Умарта (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

***

Миңнегали картның үлеме Каракүлне бер шаккатырса, аның «Нәфисә» дип сүз әйтә башлап, әйтеп бетерә алмыйча китеп баруы авыл халкының кызга кагылышлы хәтер сандыгына кирәк чакта алып әйләндереп карар өчен бер ядкарь булып кереп калды. Сугыш ветераны булгангамы, башкасымы, Миңнегали картның үлемен үз үлеме түгелдер, дип санап, мәетен районга алып китеп, ярып карадылар. Йөрәге ташка әйләнгән, дип кайтардылар. Мәрхүмне җирләп, урнаштырганнан соң, Габит мулла янә гармунын тартып, урамга чыкты. Гадәттәгечә, «Кыммарикааааа», дип сузмады, гармунының бакасын гына акыртып торды да «ыхым-ыхым» дип тамак кыргалап торгач, үзенең урынсызга чыгуын аңлап, кереп китте. Миңнегали
җыясын җыеп, сулыйсын сулап, яшисен яшәп китсә дә, аның үлемен мулла итеп сайлап куйганнан алып, Шәригатьне өйрәнергә тырышып та, укыган саен зиһене дин фәлсәфәсенә таба каерган Габит мулла гына түгел, бөтен Каракүл ниндидер бер хәвеф белән кабул итте. Хәвеф чыганагының каян икәнен уйлап-төшенеп тә, сизеп-тоемлап та бетерә алмагач, ул көнне кич җиткәнен дә абайламый калдылар – кояш баеп, эшләр бетергәч, урам
башына җыелып, дөнья хәлләрен сөйләшергә гадәтләнгән ирләрнең берсе дә күренмәде.
Бу хәлләрдән соң, Фатыйма янә вакытын күбрәк кызы янында уздыра башлады. Сабые, нарасые Нәфисәсенең ялгызлыгын уртаклашмый чарасы юк икәненә ул Миңнегали картның үлеменнән соң янә бер кат инанды. Алла сакласын, Нәфисәгә кырын карап, күңелләрендә ачу саклаулары да бар. Ярый ла теге вакытта Мостафаның төпчегенә кагылышлы хәлләр җәягә
куелган кереш кебек киеренкеләнә башлап, авылны капыл урталай аерып куйганда, Миңнегали бабай үзе хәлиткеч сүзен әйтеп, аларны яклап алып калган иде. Бу юлы исә үлем түшәгендә нидер әйтергә талпынып, әйтә алмыйча үтүе күпмедер хәвефләнергә дә урын калдыра шул. Әллә гаепләве, әллә әманәте итеп әйткән ул соңгы сүзен – кем белә? Шөкер, балага якын
килә алганнары юк, аның үз-үзен саклый торган үзенчәлекле бер сәләте бар. Ичмасам, Илсур да кайтып китми – хәрби киемнән урамнарны бер әйләнсә генә дә, артык сүз әйткәнче, кат-кат уйларлар иде. Юк, авылдашларына һич кенә дә кинә саклап фикер йөртүе түгел Фатыйманың, тьфү-тьфү, моңа кадәр тел-теш тидермәделәр, үзләренеке итеп хөрмәтләп яшәделәр. Заманалар кешеләре белән бергә үзгәрә икән бит аның. Әнә, бер көнне
телевизордан П.Чайковскийның «Аккош күле» балетын күрсәткәннең иртәгесендә исәр Зиннур дипломатын тотып, шәһәргә чыгып киткән, диделәр. Көпә-көндез «Аккош күле»н берәү дә карап утырмый, билгеле, авылда. Зиннур үзе күргән. Киткәндә, «эшләр харап», дигән.
Балет белән Зиннурның фараз-гоманнары вә дә кыланмышлары
арасындагы бәйләнешне аңларга Фатыйманың гына башы җитәрлек түгел иде. Ул ана күңеле белән генә балаларын, ирен бер нигезгә җыярга кирәклеген тоемлый, ләкин ничек? Янәшәсендә Нәфисәсеннән кала берсе дә юк. Кайту турында уйламыйлар да бит әнә газизләре. Тыныч тормыш шуның белән бетте микәнни? Ирләр өйдән чыгып китә, дөньяны алып бару хатын-кыз җилкәсенә кала башлагач, Фатыйманың әллә кайсы тамырларыннан аккан кан хәтере хәвеф тойгыларын уятып җибәрде. Ул хәзер түземсезлек белән Мостафасын көтә, телевизордан яңалыклар карый, ул-бу хәл килеп чыга калса дип, бакчада үскән бер генә яшелчә, җиләк- җимешне әрәм-шәрәм итмичә, тозлап, киптереп бара башлады. Кичләрен әллә кайчаннан бирле түрдә генә торган Китапны алып, шуны укый, белер- белмәс көенә догалар кабатлаган була.
Ә дөньялар, чыннан да, үзгәрде. Үзгәрде генәме соң? Асты өскә килде. Каракүл халкы моңа ышанмас та, игътибар да итмәс иде, бәлкем, әлегә кадәр дөньялар ничек кенә әйләнеп тулганганда да, алар үз көйләренчә күмәкләшеп яши бирделәр. Хәзер исә әнә һәркем үзенчә, үзе өчен генә яши башлады. Телевизор сөйләгәнгә, кайткан-киткәннәрнең имеш-мимешләренә ияреп, кемдер болай яшәүне «азатлык», кемдер «мөстәкыйльлек», кайсы берсе «демократия», хәтта «либерализм» дип тә атадылар.
Соңгы атаманы, билгеле инде, Зиннур алып кайтты. Киткәннән
соң, шактый озак вакытлар йөреп, арып-таушалып кайтып егылды ул Каракүленә. Бер атна өеннән чыкмады, бары тик иртәләрен Зарифә апасының кәҗә сөтен эчеп, кичкә аның җәй буе кычыткан турап, сөттә ипи җебетеп ясаган тугым белән иркәләп кенә үстергән бройлер чебешләреннән шулпа пешереп ашап, бераз хәл җыйганнан соң гына капканың бу ягында күренә башлады. «Ышанмагыз сез телевизор сөйләгәнгә!» – диде ул, гадәттәгечә, кызык эзләп аның тирәсенә җыелган агай-энегә акыл сатып.
– Демократияләренең ахыры ни белән тәмамланасын белгән кеше юк, сез менә либерализм дигәненә ышаныгыз. Анысы сезне кеше итәр ичмасам!» Бу юлы Зиннурга бөтенләй ышанмадылар, аны тәмам акылдан язып кайткан дип, кул гына селтәделәр.
Иллә мәгәр колхоз дигәннәре таралып, фермаларда маллар калмагач, Зарифәнең каравыл торуының кирәге дә юк иде. Шуны гына белгәндәй, аның карт алаша алмачуар аты да аякларына баса алмас булып чирләп ятты да бер атнадан аякларын сузды. Зарифәттәй үзе дә әллә картайды, әллә үзенең хатын-кыз икәнен исенә төшерде, көннәрдән бер көнне сандык төбеннән кияүгә чыкканда ук алып килгән күлмәклеген алып, күлмәк тектереп алды да шуны киде, башына чөеп яулык бәйләп куйды. Ире яшьләй янып үлгәч үк кигән һәм шуннан бирле салмаган сырмалы
ыштанының ат өстендә йөри-йөри каешланып беткәнен әле генә күргәндәй әйләндереп карады-карады да бөгәрләп, мунча миченә илтеп якты. Икенче көнне иртән үк кибеткә китте. Дөрес, гомер буе ат өстендә йөреп кәкрәйгән аякларын әвеш-тәвеш китереп, бер яктан икенче якка айкала-тулгана атлавы читенрәк иде дә, ләкин Зарифәттәйнең үзгәрергә дигән иманы нык иде. Авыл кибетенең товар сату урыны гына түгел, бер очтан информ-бюро икәнен белми түгел – юри күрсеннәр әле дигәндәй, нәкъ шул вакытны туры китереп барып керде ул анда. Патша заманыннан калган складны үзгәртеп ясалган райпо кибетенең бу дөньяда тотрыклы нәрсәләр дә бар әле, дигәнне раслап, вакыт узган саен катылана барган имән ишеген каты кулы белән киереп ачып килеп керүгә үк андагы кырмыска оясы кебек гөжләп торган халык шым булды.
– Нәрсә карап каттыгыз? Зарифәгә күлмәк кияргә ярамый дип белдегезме әллә? Менә, кидем әле, мин кемнән ким? – диде ул, кыяфәте белән алмаштырып куйгандай күренсә дә, холкының тамчы да үзгәрмәгәнен раслап.
– Ярый-ярый, бик хуш, – диде сатучы Гөлчәчәк, кибетендәге
киеренкелекне тизрәк йомшартырга теләп. – Килешеп тора үзеңә, әллә кайчан шулай итәсең калган.
– Моннан соң үзем өчен яши башлыйм. Үзең өчен яшәргә кирәк, бу
дөньяга бер генә киләбез! – диде ул, кистереп.
Кибеткә җыелган халык Зиннурның сүзләренең мәгънәсен шунда гына аңлады: менә нинди була икән ул либерализм! Бу хакыйкатьләренә апалы- энеле икәү аерым-аерым ирешкәнме, апасы энесенең нотыкларын күңеленә сеңдереп, үзенчә шәрехләгән идеме – кибет халкы һичшиксез боларны үзенчә аңлап, үзенчә нәтиҗә ясады: кара, бу апалы-энеле икәүнең сүзендә, валлаһи, хакыйкать орлыгы бар бит!
Әнә шулай Зарифәттәй үзе мисалында күргәзмә әсбаб булып аңлаткач, яңа тормышның да ни икәне шәйләнә башлады кебек: «Үзең өчен яшәргә кирәк!» белән «Бу дөньяга бер генә киләбез!» дигән гыйбарәләр канатлы сүзләр булып, авыл өстенә очты.
Аларны умарталар да ишетте булса кирәк. Җыйган балларын һич
кенә дә үзләреннән арттырасы килмичә, елдан-ел хәлсезләнә бардылар. Каракүллеләрнең келәт түрендәге бал мичкәләре елдан-ел саекты, авылны әйләндереп алган юкәлек элегрәк җәйге челлә вакытларында бал кортларының бердәм безелдәвеннән җанлы әйбер кебек дулкынланып тора иде – хәзер анда да умарта кортлары берән-сәрән, кунакка кергәндәй генә ял иткәләп йөри. Әллә нәрсә булды, әллә нәрсә булды шунда Каракүлгә!
Көннәрдән бер көнне инде тәмам картаеп, күзләре сукырайган, йоннары теткәләнгән карт мәче Бохар урманга китеп барды да шул китүеннән кайтмады. Ярар инде, дип фикер йөртте Энҗебикә, акыллы мәче үлемен кеше кавеменә күрсәтмәс. Барысын да алдан хәзерләгән иде песи, кеше акыллары бар, диярсең. Улы Камил киткәч, ялгызы өзгәләнгәнен, мәчесе дә үлсә, тагын да кыен булачагын җан иясе хуҗабикәсенең үзеннән дә яхшырак
тоемлаган, күрәсең, Бохар нәкъ үз токымыннан булган мәче баласы ияртеп кайтты да танавы белән эткәләп-төрткәләп диярлек, Энҗебикә алдына китереп салды. Алдында яткан шушы йомшак йомгакның бергә гомер иткән мәчесеннән соңгы әманәт икәнен чамалады акыллы хатын – кунакны шундук үз итте, кушамат та такмый торды. Бохар үзе шуннан соң бер атна
узгач китеп югалды, Энҗебикә яңа өйдәшенә аның кушаматы белән дәшәр булып китте. Яшь Бохар тиз ияләште, әмма бер сәер гадәте бар: ул карт Бохар эзеннән урманга китеп, йөреп кайта торган иде. Инде бер-берсе белән аралашу, күрешеп, болай гына хәл-әхвәл белешү, бер-береңә кич утырмага керешү гадәтен сирәгәйтә башлаган Каракүл халкы Энҗебикәнең ихатасында карт мәчесенең яшь нөсхәсен күреп шикләнеп калды. Ялгыз хатынның беркая чыгып-нитеп йөргәне юк, янына килгән-киткән кеше
дә күренмәде, малаеның кайтмаганына да ярты еллап узгандыр – кемдер эшли-эшли укый, дигән хәбәр тараткан иде. Камиле дә булмагач, саварга ферма сыерлары да калмагач, Энҗебикә болай да кеше арасында сирәк кенә күренештерә иде. Ә менә Бохарның яшәрүе үтә дә сәер тоелды авыл халкына. Ниндидер хикмәт бар монда, диеште алар, каян килсен аңа яшь мәче! Энҗебикә әллә сихер-михер белән шөгыльләнәме? Әлеге дә баягы Хәләф утка күмер өстәде:
– Фиргавеннәр затыннан булгандыр ул мәче, фиргавеннәр шулай яңадан туа торган булганнар, – дип, учын учка ышкый-ышкый көлде.
– Кит аннан, чынмы? – диеште кыз-хатыннар. Шуның ише юк-барга ышанырга гына торалар инде. Шуны гына көткәндәй, әй китте хатирәләрне яңартып, Энҗебикәнең сихерчелегенә дәлилләр эзләү шаукымы:
– Һы, булыр-булыр, без ун сыер сауганчы, ул унбишне сава торган иде, гомер буе алдынгы савымчы булып эшләде – җеннәре булышкан инде аңа!
– Җеннәре булышмаса, кырыгар литрлы флягаларны җилтерәтеп кенә йөртә алыр идеме?
– Без сыер савып кайтабыз да билне турайтып тормыйча да шул килеш бәрәңге бакчасына чыгып китәбез, ә ул кичтән эшен бетереп куйган була инде. Менә-менә, төннәр буе ни өчен йокламаганы аңлашыла инде хәзер!
– И, ире Хәбир мескен дә булган икән, үлеп кенә котылган....
– Соң, Камиле кемгә охшаган алайса? Гел әнкәсе инде!..
Энҗебикәгә «Сихерче» кушаматының мәңгелеккә тагылачагын менә шушы соңгы дәлил билгеләде. Дөнья арбасын ялгызы гына тартып барырга күнеккән Энҗебикәнең бу кушаматка әллә ни исе китмәде: ире үлгәннән бирле аңа нинди генә гөнаһ эләргә маташып карамадылар инде. Кеше ирләрен аздыручы себерке дә, ирле хатыннардан көнләшүче гайбәтче бичә дә булды, ләкин дөреслеккә туры килмәгәч, берсе дә йокмады, монысы да мәче койрыгына таккан консерва калае кебек шалтырап алыр да тора- бара төшеп калыр әле, дип уйлады Энҗебикә, яшәгән саен андый имеш-
мимешләргә карата тиресе калыная барганлыгын тоеп. Хәләфен дә әйтер иде инде! Үзен белсен, әнә! Хәер, Энҗебикәнең сихерчелеген тәмләп чәйнәргә мөмкинлек калмады – Хәләф үзе авылның яңалыклар үзәгенә әйләнде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: