Умарта (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып
китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде. Ни гаҗәп, аңа әтисе белән әнисе дә, хәтта абыйсы да каршы килмәде. Алай гына да түгел, Илнур аңа чаңгыларын бүләк итте. Нәфисә бигрәк тә бураннардан соң чыгып, йөреп кайтырга гадәтләнде. Ерак китми үзе: буранлы озын
төннең иртәсе җитүгә аның күңеле тыелгысыз рәвештә шул аклыкка ташлана. Авыл тирәли чаңгы эзләре сала-сала, көрт ера-ера йөргәндә, аның шулай ук бураннан соң эзләнергә, иснәнергә чыккан куян, төлке ише җәнлекләргә юлыкканы булды. Андый вакытта туктап, карашып торалар да, берни булмагандай юлларын дәвам иттерә алар. Еш кына Нәфисәне песнәк, чыпчык, саескан һәм карабүрек кебек кошлар озатып бара. Үлеп ярата кыз шушындый көннәрне. Фатыйма белән Мостафа төпчек кызлары
шулай юанып йөргән арада ут йотып, берсе – тәрәзәдән, икенчесе капкадан күзен алмаса да, аны-моны сиздермәделәр. Бәхеткә, артык озакламый иде Нәфисә, алай-болай көттерә калса, абыйсы теләсә кайсы мизгелдә сеңлесе калдырган чаңгы эзенә басарга әзер тора.
Ә бураннар күп булды ул елны Каракүлдә. Хәтта март башында да үтәли җилләре белән кар себереп уйнады кыш. Китмәскә килгән кебек тоелса да, календарьда көннәр язга таба авышкан саен чигенде үзе. Аның каравы язы да дөбердәп, дулап килде.
Төрле яктан камап алган ташу күперләрне дә ишеп китеп, Каракүлне олы дөньядан аерып куйды ул язны. Ташу көннәрендә авыл халкының колагы да, йөрәге дә үтә дә сизгер була: алар шаулап, кар эрегәнне, кар суларының бергә җыелып тулышканын, ташу булып төшкәнен күреп-ишетеп кенә калмый, ә гүя үз тәннәре аша үткәрә. Салкын, йөгерек кар суы бөтен тәнгә тарала, йокымсырап яткан канны әйдәкләп куа башлый. Яз шаукымын
тойган беренче күзәнәк уянуга, Каракүлдә туып-үскән кеше һичшиксез урамга ашыга. Бераздан ул күзәнәкләр бихисап булып берләшә дә бер җан, бер тән булып укмашкан хәлдә ташу карарга китә. Ихатадагы атларга кадәр колакларын шомрайтып, ташу төшкәнне тыңлый Каракүлдә. Атларга да кинәт килә ул өн. Хайванкай җирдә яткан саламны элеп кабарга иелгән
җиреннән башын кинәт чөеп җибәрә дә башка айгырлар, алашалар, бияләр һәм колыннар ишетерлек итеп кешнәп, аваз сала. «Озакламый безнең юеш иреннәребез яшел үләнгә кагылачак, озакламый безнең танауларыбызны яңа гына тишелеп чыккан үлән исе иркәләячәк», – дип хәбәр итә ул җирне күкрәтеп, ташу төшүен ишетүгә. Каракүлдә яз әнә шулай иң элек җирдән
килгән өн булып аваз сала иде.
Бакча артында Нәфисәгә дигән йортына ишек куеп ята иде Мостафа. Колагына тонык кына булып килеп кергән гүләү тавышын шунда ук таныды. Таныды да аны-моны уйлап өлгергәнче, ике атлап бер сикерә-сикерә, урамга чыгып йөгерде. «Фатыйма, ташу төшә!» – дип кычкырды ул үтеп барышлый
гына. Үзе белән көрәк тә эләктерде. Инеш ярларыннан чыкмасын өчен кар ерырга кирәк булуы бар. Фатыйма да өстенә юка пәлтәсен кия-кия, аягына галушларын гына элеп, ире артыннан йөгерде. Авылның өч урамыннан да инешкә таба көрәк-сәнәк тоткан кешеләр йөгерешә иде. Һәркемнең күңеле шат, ташу – алар өчен чын мәгънәсендә яңа ел, яңа тормыш башлануны аңлата иде. Яңа ел башланганда, бергәләшеп, ташу төшкәнне күзәтү, ташып
аккан суга карап, теләкләр теләү – каракүллеләрнең элеккедән калган һәм беркайчан да үзгәрми торган гадәте иде. Ирләр көрәкләре белән ерганаклар ерганда, хатыннар ташуга карап, эчтән генә теләк тели.
«Нәфисә...» дип уйлады Фатыйма. «Илсур, Илнур...» – диде соңыннан. «Камил...» – диде Энҗебикә. «Сәламәтлек...» – диде Хәләфнең хатыны. «Иминлек...» – диде Зәкинеке. Бу сүзләргә аларның аналарча кайгыртулары да, изге теләкләре дә сыеп беткән иде. Ләйлинур түткәй учларын кушырып, дога кылырга керешкәч, хатыннар да аңа иярде. Аты өстеннән төшмичә
генә Зарифә дә амин, дип битләрен сыпырды.
Коръәндә дә, колхоз уставына да язылмаган, беркем тарафыннан
өйрәтелмәгән әлеге гап-гади йола Каракүл халкының еллык сәгатен киләсе ташуга кадәр көйләп куя иде. Бары тик Каракүлнеке генә булгангамы, бернинди кагыйдә, тәртип һәм мәҗбүрият белән чикләнмәгәнгәме, ул һәркемгә рәхәтлек, җиңеллек кенә китерә иде. Аны хәтта авыз тутырып йола дип атау да дөрес түгел, ул бары тик шулай гадәткә кергән. Ташуның нинди булуына карап, Каракүл халкы елның ничек киләчәген дә чамаларга өйрәнгән иде. Шуны күзәтеп, үзләренчә юрый гына башлаганнар иде, авылның теге башыннан гадәттәгечә чалбар балакларын оегына кыстырган,
Миңнегали картның килгәне күренде. Бер кулы белән атын җитәкләгән, икенчесе белән сыер куамы шунда... тукта, тукта, чатлы-чатлы мөгезле поши түгелме соң?
Иртә язда авыл уртасына поши каян, ничек килеп керә алган?
Ташу карарга җыелган халык дәррәү Миңнегали картка таба борылды.
– Менә, менә, – диде ул килеп җитүгә, сулуы кабып. – Күрше авыллар куып әлсерәткән, үзләре тота алмаганнар, күрәсең, бу мәхлук кая барырга белмичә, безнең авыл урамына килеп кергән. Атканнар аңа, суярга кирәк тизрәк! Иткәччәйләр бит, иткәччәйләр, – диде ул, пошиның арт санына шап-шоп итеп. Пошиның атлаган саен хәле бетеп бара иде, ул халык басып торган урынга килеп җиткәнче егерме-утыз адым кала туктады да, бераз
селкенеп торгач, гөрселдәп җиргә ауды.
– Әни! – дип кычкырып җибәрде шунда бер бала. Халык кычкыручыны эзләп тавышка борылды. Карасалар, күлмәкчән генә Нәфисә басып тора. Әле ташу, әле поши белән мавыгып, алар кызның кайчан килгәнен күрми дә калганнар. Күрүләре булды, бөтенесе тиң авызларына су капкандай телсез калды. Ул арада Нәфисә поши янына килеп аны муеныннан кочаклап алды.
«Җаным-җаным, үлә күрмә, хәзер-хәзер», – дип сыртыннан сөя үзе. Ләкин поши соңгы сулышларын алып ята иде инде, кызга бер тутырып карады да җан бирде. Аның ачык күзләрендә Нәфисә сурәте генә чагылып калды. Кызчык пошиның күзләреннән тәгәрәп чыккан яшьләрне сөртеп, кешеләр
арасыннан әтисе белән әнисен эзләп, кычкырып җибәрде:
– Әни, үлде бит! Әти!
Фатыйма шунда гына хәрәкәткә килде.
– Кызым! – Фатыйма тиз генә пәлтәсен салып, ялан өс чыккан кызының иңнәренә элде дә аны күтәреп алып өенә йөгерде. Бәләкәй кыз: «Җибәр мине, әни, кайтмыйм!» – дип еласа да, әни кеше баласын юата-юата, үгетли- үгетли барыбер алып кайтып китте. Авыл халкы тиз арада телгә килде һәм Нәфисәне күрмәгәндәй, пошины нишләтергә икәнен хәл итә башлады.
Каракүл халкы урам уртасына кереп үлгән поши гәүдәсен зират янына күмәргә булды.
– Үләксә базына гына илтергә кирәк! – дип кычкырды аксак Хәләф.
– Илтә аласыңмы соң? Үзең илт! – диде, алмачуарын биетеп Зарифә.
Үләксә базы авылдан шактый читтә урнашкан, язгы ташулар үтмичә торып, анда юл төшәчәк түгел – моны һәркем белә.
– Зират артына гына күмсәк, сез ни диярсез? – диде Миңнегали карт, һәрвакыттагыча зирәклек күрсәтеп. Зират авылга терәлеп торганга, пошины аның артына алып чыгып күмү кыенлыклар тудырмаячак иде, шуңа да тиз ризалаштылар. Эшен дә тиз тоттылар, ташу уңае белән җыелышкан ирләр берочтан пошины да күмеп кайттылар. Алар көрәк-балталарын җыйнап, поши кабере яныннан кузгалуга Ләйлинур әби оныгы Әхмәтне ияртеп
кабер өстендә дога кылып киттеләр.
– Әбей, – дип сорады Әхмәт, – поши кеше түгел бит, ни өчен дога
кылырга кирәк?
– Мәхлук булса да, җан иясе ул, балам. Җаны рәнҗеп китмәсен, димен.
– Хайваннар рәнҗи беләме? – Әхмәт Каракүлдәге һәммә бала кебек үк төрле җан ияләрен күреп үскән. Атлар белән дә, этләр белән дә дус күреп аралаша. Муйнак кушаматлы эте бар аның, кечкенәдән бергә инде алар. Әхмәт кая барса, артыннан калмый ияреп йөри иде, ул да картайды инде хәзер. Койрыгын көчкә сөйрәр хәлдә, шуңа да бик иярми, салам түшәлгән оясыннан бик чыкмый да инде. Әхмәт аның сабыйларча шатланганына,
игътибар итмичәрәк торса, юри үпкәләгәнен җаны-тәне белән тоеп тора. Муйнакны һичбервакыт кыерсытканы булмады, рәнҗетүдән курка иде. Ә менә симертеп суйган бозауларга, бәтиләргә, каз-үрдәкләргә ничек карарга? Этләрне – кешенең дусты, диләр. Иң тугры җан иясе, диләр. Кадерләп үстереп, суеп ашамаганга, тугрылык саклыймы икән ул? Ә тегеләрен хәвеф- хәтәрдән саклап, ашатып торганнан соң, суй да аша инде? Рәнҗемимени инде, шулай булгач? Боларны уйласа, Әхмәт ит ашамас дәрәҗәгә җитеп
пошына башлый.
Әхмәтнең соравы җавапсыз кала, чөнки аның Ләйлинур әбисе хайваннар белән генә түгел, хәтта ки табагачы белән дә тиң күреп сөйләшә. Олыгайган саен аның бу дөньяда «рәнҗеп калмасын» дигән җан ияләре генә түгел, ә әйберләре дә күбәя бара. Ул күптән инде ит ашамый, кәҗәсеннән бер стакан сөт савып алса, тавыгы күкәй салса, аларга кат-кат рәхмәтләрен укый. Шуннан соң «биргәнеңә мең шөкер», дип Аллаһка һәм аның рәсүле Мөхәммәд с.г.с. гә салават әйтә. Әхмәтнең әбекәе догалардан кала
да нәрсәдер белә кебек, ул көннән көн азрак сөйләшә, уйчанлана бара. Көннән-көн аның хәрәкәтләре җиңеләя. Дөнья кумый, киресенчә, артык әйберләреннән арына бара.
Ләйлинур карчык оныгының бу соравына нәрсә дип җавап бирергә дә белми. Гомер узган саен аның бу фани дөньяда кунак кына булуына инануы арта. Туганыннан алып шушы көнгәчә Каракүленнән бер дә чыкмаса да, ул бу дөньяның һәммә җирдә бертөрле булуын, бөтен Җир шарына бер генә кояш, бер генә ай булуын белеп яши иде. Шуңа да бу җирдә байлык дип, дан дип яшәүнең мәгънәсен күрми. «Тегендә» алып китеп булмаган
әйберләргә тора-бара бөтенләй истәлек-ядкарь итеп кенә карый башлады. Ә менә тегендә яңа гына җир куенына тапшырган поши җаны белән кайчан да булса очрашачагына иманы камил иде аның. Берүк кешеләргә рәнҗеп китмәсен, дип борчылды ул. Догасында да күбрәк пошиның җанына мөрәҗәгать итеп дәште. Әмма теге яктан җавапка охшашлы бер генә билге дә булмады. Билге соңрак килде.
Язында ук сәерлекләре бар иде инде. Аңа Ләйлинур әби игътибар
итте дә, Миңнегали карт кына пошынды. Каракүлнең бал кортлары оясы белән кышны бик хәлсезләнеп чыкты ул елны. Кешеләре башта үзләренең умарталары гына шулай кышлаганмы әллә дип амшанникларында күзгә күренердәй сәбәп эзләде. Тапмагач, күршенеке белән кызыксындылар. Үзара зарланышканда, һәркайсының йөзенә аптырау билгеләре дә чыкты: умарталарга ни булган соң? Мондый хәлнең булганы юк иде әле, нишләргә,
диештеләр. Миңнегали карт иренмәде, ихатадан-ихатага йөреп, кортларны сәгатьләр буе күзәтеп йөрде. Алардагы хәлсезлекне йөрәге белән тойды ул. Алай да үзләре карлар эреп бетеп, төннәрен салкын төшми башлагач, бакчаларга чыгарылгач, шәбәеп киткән кебек булды анысы. Юкка хәвефләндек бугай, була торган хәл дип, тынычланып калды Каракүл халкы.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: