Умарта (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Кыз тиз генә малларына печән ыргытыштырды, алларына кичтән
кайтарып куйган суны утыртты. Иркә баягыдан шактый хәлләнгән, әкрен генә бозавын ялаштырып ята. Боларны күрүгә, ниһаять, Нәфисәнең өзелергә җитеп тартылган кыллары бушанып киткәндәй булды – ул улактагы печәнне почмаккарак өйде дә шунда кереп, бөгәрләнеп ятты. «Үлмәсәң, яшисең инде, әгәр моны яшәү дип атап булса», диде ул үзалдына әрнеп, аннан соң
усал итеп, мыскыллы елмайды. Ә бер мизгелдән күз яшьләренә ирек бирде – эчтән калтырап, тавышсыз гына елады да елады. Күз яшьләре төпсез кое кебек упкыннан чыгадыр кебек тоелса да, бу коега җыелган күз яшьләрен мәңге елап чыгарып бетерер кебек булмаса да, күпмедер вакыт узуга аны саташулы, тәшвишле йокы алды. Үзенең йоклап китүен сизеп, сәламәт, яшь организмның үз-үзен саклау инстинктыдыр инде бу, дип уйларга өлгерде. Илнур абыйсының чемоданлап кайтарган китапларын уку бушка китмәгән икән – менә кайчан искә төшеп йөдәтә кирәгеннән артык белеме.
– Ууууух! – Бу ыңгырашу лапас иясенеке булдымы, Нәфисәнекеме? Барыбер түгелмени?
Аны хатынын күмү эшләрен бетереп, кичкә маллары барлыгын исенә төшереп, ниһаять, сыер янына кергән Мостафа уятты. Көн дәвамында әти кешенең кызына карата күңеле азмы-күпме йомшарган, аны бу хәлдә сыер улагында печән арасында күргәч, хәтта кызганып куйды. Мостафа олы сыерының исән-сау икәнен, янында имчәккә үрелергә маташкан бозавын шәйләгәч, җиңел сулап куйды. «Катырак бәрелдем бугай кызга», дип үкенгәндәй итте. Нәфисә уңайсыз итеп ятса да, йокысы тирән булгангамы,
бер дә кысанлык сизми, хәтта башындагы шәле артка шуып, ярты башы күренеп тора, калын кара чәчләре бүселеп чыккан. Йа Хода, әллә ялгыш күрә инде? Мостафа аркасы белән каплап торган лампочка яктысыннан читкәрәк китеп, текәлеп, кызының өстенә үрелеп үк карады. Кара чәчләре арасында нәкъ маңгай турысыннан сул якка бер буй ак чәчләр сузылган. Нәфисәнең җиде толым итеп үрердәй калын чәченең бер толымы көн эчендә ап-ак булган! Мостафа күзләренә ышанмыйча, балтасының сабы
кебек шома учлары белән битен сыпырып төшерде. Күзләренә ышанмыйча, тотып карарга теләп, Нәфисәнең ак толымына бармакларын батырды. Дертләп уянды кыз.
– Әни? – Нәфисәнең беренче соравы шул булды. Каршында әтисе басып торганны күргәч, чынбарлыкка кайтты. Әйе, әнисе бүген таң белән үлде бит әле аның... Кызының саташуын аңлап, Мостафа башын гына селкеп җавап бирде. Нәфисә исә шунда «мин монда нишләп ятам әле» дигәндәй, ашыгып торырга теләде. Шулчак Мостафа аның ак чәчләрен шәле астына яшерә башлады.
– Үзем, – диде Нәфисә, бернәрсә дә аңламыйча. Һәм улактан чыгып, туп- туры Иркә янына килде. – Сыерга су бирәсе бар, – диде дә тизрәк тышка чыгып китте. Бертуктаусыз үзенә мәшәкатьләр табып торса, чынбарлык бөтен дөреслеге белән чигенер кебек тоелды аңа.
Ак чәчләрен ул, эш бетереп, өйгә кергәч кенә күрде. Мостафа кызыннан күзен алмаса да, күргәч, үз-үзен тотышыннан бераз шүрләп торса да, Нәфисә бер мизгел көзгедәге сурәтенә текәлебрәк карап торды да берни булмагандай китте дә барды. Керфеге дә селкенмәде, дип уйланачак бу турыда Мостафа соңрак. Елан дип ялгышмаган, Шаһмара булган бу кыз, дип уйланачак, төннәрен йоклый алмый боргаланып ятканда. Юха елан! Ярый әле йомшак күңелле Фатыймасы кызының нинди икәнен күрмичә гүр иясе булды. Хәер, нинди соң ул? Мостафаның моңа төгәл җавабы юк иде, әмма ул хатыныннан башка кызы белән ничек яшәргә кирәклеген белми, хәтта курка, шүрли иде.
Ә ана белән кыз әллә кайчан инде – ата кеше чынбарлык белән
килешмичә, хатынының барыбер үләчәгенә ышанасы килмичә йөргәндә үк – сөйләшәсе сүзләрен сөйләшеп, бәхилләшеп куйган иде инде. Фаҗигагә ничек кенә әзер тоелса да, чынлыкта исә Фатыйманың үлеме кызының җанын чәлпәрәмә ватып ташлады. Караңгы төннәрдә йокылы-уяулы ятканда, Нәфисә үзенең җанын кыйпылчыклап тойгандай була иде. Ничек яшәр ул моннан соң? Әнисе аңа дөньяга ачылган тәрәзә иде бит әле. Менә ул да ябылды. Фатыйма үлгәннән соң, кызның әтисе белән арасыннан
ниндидер салкынлык үтте. Тышкы яктан күрер күзгә сизелми: бала ашарга пешереп, әтисенең алдына салып куя, өстәл артына дәшә, бергә утырып ашыйлар, бергәләшеп лапаска чыгып, малларны карап керәләр, нәкъ элеккечә сыерларны сава, бозауларны карый, Мостафа печән каера, малларның астын ала. Әмма икесе дә тоя: ерагая алар бер-берсеннән, һәркайсы бер кайгыны ике итеп, үз дөньясына бикләнә бара. Сөйләшер
сүзләре көнкүреш мәшәкатьләреннән ары китми, артыгын белергә теләп, бер-берсенә сүз катсалар, кирәкмәгәнне әйтеп ташларлар кебек. Әниләренең җидесенә генә кайтып җитә алган абыйларына сүз куешкандай берни дә сиздермәделәр. Кемгәдер белгерткәнче, үзләренең аңлашасы бар әле...
Һәм алар аңлаштылар да. Сүзсез генә. Гамәл белән.
Хатыны исән чагында Нәфисәсен байлыгы урынына күреп яраткан
Мостафа кинәт кенә аны кирәкмәгән авыр йөк итеп кабул итә башлады. Фатыйма исән булса, сорар иде ул аның белән нишләргә, алга таба ничек яшәргә икәнен. Бу заманда Илсур белән Илнурына да йөк кенә булачак бит бу кыз, дип фикер йөртте ул. Алай-болай Мостафа да үлеп китсә, ничек яшәр? Шушыларны уйласа, ирнең эчендә кара еланнар шуышкандай, бөтен тәнен суык ала, калтырана ук башлый, җен ачуы чыга. Кемгә ачуланырга,
кемне гаепләргә белми учы белән йөрәк турысын уа. Ә бер көнне түземе төкәнде аның. Кич ятарга әзерләнеп йөргәндә, авыр уйлардан тагын йокысыз төн көткәнен аңлап, ул йодрыгы белән стенага китереп тондырды. Болай да буыныннан чыга торган кулы үтереп сызларга тотынды. Моңа ачуы отыры көчәйде генә – мичкә терәп куйган балтасын алып, өстәлгә китереп сукты, аннан соң үзе ясаган имән урындыкларга бәрә башлады.
Әтисенең кинәт кенә дулый башлавыннан коты алынган кызы:
– Әти! – дип ачыргаланып, аның янына килеп җитте дә ике куллап
балтага ябышты. Селтәп кенә җибәрде кызын ата кеше. Нәфисә моны көтмәгән иде – дыңк итеп, мичкә барып бәрелде, берара тын да ала алмады, әмма тиз арада үзен кулга алып сикереп торды да, күзенә ак-кара күренмичә, балтасын уңлы-суллы болгаган әтисен артыннан кочаклап, идәнгә егып салды һәм йөзтүбән яткырып, кулларын артка каерып бәйләп куйды.

 – Елан! Юха елан! – дип ысылдады тегесе, шушы ябык кына, зифа буйлы кызының алып гәүдәле Мостафага җитәрлек көче барлыгына шаккатып. Ул гынамы, Нәфисә үзе дә аңламый кала: нәкъ кирәк вакытта әллә нинди көч ташый башлый аның беләкләрендә. Үз-үзен саклау көчен мулдан биргән аңа табигать.
Мостафаның тынычланганын күргәч, кыз аның кулларын чишеп
җибәрде, үзе дәшми-нитми генә өстәл, урындык ватыкларын җыярга кереште. Ир исә гарьләнеп, келәткә чыгып китте, бераздан көч-хәл белән ишек яңакларына тотына-тотына кайтып керде.
Мостафа исерек иде. Сыгылмый гына сынды Мостафа. Каты агач шулай тиз сынучан була шул.
Ул икенче көнне дә айнымады. Өченче көнне дә. Һәм Нәфисә аның
айнымаячагын Мостафаның үзенә караганда яхшырак белә иде. Ник дигәндә, Нәфисәнең үзенең дә бу турыда уйлаганы бар. Көзгегә караган, үзенең гүзәллеген күргән, җанын телгәләгән сорауларга җавап табылмаган саен аның җир йөзеннән югаласы, вакытлыча булса да, башында кайнаган уйларны сүндереп куясы килә иде. Ләкин ниндидер бер эчке тоем белән ул бу дөньяда аек, хәзер бигрәк тә аек булырга кирәген сизенә иде. Гади кеше
кебек яшәргә тумагач, гадилектән түбән төшеп үлсенмени?
Ә Мостафа чамасын югалтты. Көннән-көн исереклек баткагына
батып, дөньядан ваз кичүе генә җитмәгән, кадерләп үстергән кызына да көн күрсәтми. Нәфисә аның җикеренеп дәшүенә ияләште инде. Ияләште дип... Авызын томалап куя алмый бит инде ул әтисенең. Ә тегесе кызы каршы дәшмәгән саен отыры кызды. Элегрәк качып кына эчә иде, хәзер инде оялмыйча көмешкәсен өстәл өстенә куеп, стаканга тутырып сала да голт-голт итеп авызына коя. Аннан соң Нәфисәгә: «Җырла!» – дип
җикерә. Баштарак җырлый иде кыз. Җырласам, бәлки, күңеле йомшарыр дип өметләнә иде. Әтисенең исерек авызын кыйшайтып, мышык-мышык елаганын күреп, җырының ахырына җитә алмый, үзе дә сулкылдап бетә, яшьләренә тончыга башлый. Әтисе моны күреп: «Шыңшыма!» – дип җикерә. Кыз тагын җырлый, тамак төбе белән, сузып-сузып. Җырлаганда еламаска өйрәнде. Мостафа исә артында башын иеп утыра-утыра да
өстәл артында гына йоклап китә, кыз аны караватына илтеп салып, эчке бүлмәгә кереп ята. Үзенең хәле-әхвәле турында ул абыйларына зарланмый, авылдашларына да белгертергә ашыгып бармый. Түзә ала бит әле...
Мостафаның өендә эчеп ятуы турында хәбәр бик тиз таралып өлгерде. Бу вакытта инде исереклек гадәти хәлгә әйләнгән авылда моңа әллә ни гаҗәпләнмәделәр. Киресенчә, эшсез калып, өйдә ятарга мәҗбүр булган, хатыны үлгән, малайлары китеп олаккан, кызының кем икәне дә билгеле түгел ир өчен бердәнбер юл кебек тоелды ул авыл кешеләренә. Хәтта теләктәшлек белдерүчеләр дә табылды. Кайберләре өйгә дә ияреп кайта башлады. Нәфисә туганнан бирле бу өйдә сер яши иде – ияреп кайтучыларга
иң элек менә шушысы кызык. Ә бәлки, сернең төбенә төшеп булыр? Чибәр дип әйтәләр бит шул нәмәрсәне! Күз кырые белән генә бер күрергә иде шуны. Мостафаның да келәтендә төпсез кое бар, диярсең – кешеләрнең келәтендә бал да, ачы бал да әллә кайчан бетте инде. Моныкында бал да, көмешкә дә җитәрлек. Зоя коя белә көмешкәне, сүз дә юк! 

Көннәрдән бер көнне Мостафа кемнәрнедер – күрше авыллар булса кирәк, кайчандыр үзе өй салып биргән дусларын ияртеп кайтып керде дә үзе алданрак кереп, Нәфисәгә ияге белән генә ымлады: «Чыгып тор!» – диюе иде. Нәфисә карашын да күтәрмәде, өстенә әнисеннән калган мамык шәлне бөркәнде һәм ике телем ипи алып, аскы өйгә – кайчандыр әтисе бердәнбер кызына яратып, шаһзадәләр генә яши торган итеп салган
сарайга төшеп китте. «Син миннән бу киң дөньяны күпсендең, әниемне алдың, әтиемнең яратуыннан мәхрүм иттең. Бердәнбер шушы йортым калды – аны да күпсенмә!» – дия-дия, эченнән генә Ходайга ялына-ялына атлап керде ул үзенеке дигән өйнең бусагасын. Төпсез кое кебек иксез- чиксез караңгылыкка чумарга әзерләнгән күккә карап сорады. Августның ул төнендә әллә нинди хәвеф барлыгын сиздереп, офыкларны кызыл төскә манчып-манчып, аҗаган уйнады. Иртәнгә таба кемдер Нәфисәнең ишеген
какты.
Авыр ишекне ашыгыбрак ачып җибәрдеме: кемдер башы белән бусагага килеп бәрелде. Иртәнге кунакны күрүгә Нәфисә үзе телсез калды: баскыч идәнендә канга батып, әтисе ята иде. Бераздан Мостафа Нәфисәнең кулында җан бирде. Үләр алдыннан гафу үтенде, «Мин үзем аларны үтерә идем, кулымнан балтам төшеп китте, кулым тотмады бит, кулым», – дип өзгәләнде. «Үзеңне сакла, кызым Нәфисәм!» – диде дә тынып калды.
Нәфисә аның күзләрен генә йомдырды.
Өске өйгә менеп җиткәнче, ул теге кара шомырт күзле ак кош белән бергәләп, әтисенең кан эзеннән барды. Мостафаның бирегә төшеп җиткәнче, күпме каны аккандыр да күпме гомере шушы юлда узгандыр? Өске өйдә исә әтисен үтерүчеләр берни аңламаслык хәлдә булып, йоклап ята иде. Туып-үскән нигезендә, алай гына да түгел, шушы киң дөньяны алыштырган тар гына өйдә – Нәфисә өчен изге урында оятсыз рәвештә аунаган адәм актыкларын күрде дә сыгылып төште – юк, бу күренешне күңеленнән мәңгегә дә җуя алмаячак ул. Әле кайчан гына әнисенең үле гәүдәсе яткан караватта битен сакал баскан какча гәүдәле бер ир чалкан ята. Авызы ачык. Нечкә иреннәре аркасында ул кара чокыр булып күренә, эчкә баткан яңаклары аны тагын да тирәнәйтә кебек. Бөкреле борыны читтән караганда тагын да очлырак тоела. Маңгае маймылныкы кебек чыгып тора. Әйтерсең лә, бу адәми зат түгел, ә Әҗәлнең үзе – Мостафа кебек алып белән бил алышу авырга туры килгән дә, инә очы кадәр генә көче артыграк булып, аны җиңгәннән соң, хәлдән таеп йокларга яткан. Һәм йоклаганда, ул гүя әкрен-әкрен кеше кыяфәтен югалтып, асылына кайта
бара. Икенче ир яшьрәк булса кирәк. Ләкин эчә-эчә, анысының кыяфәте кантарлы балчыкта үскән бәрәңге кебек кыйшаеп беткән. Нәфисә кичә кич әтисе артыннан керүчеләрне өч шәүлә дип күргән иде. Боларның берсе каядыр юкка чыккан.
Өйгә сасы исләре таралган. Әле кайчан гына монда мәтрүшкәле чәй, яңа пешкән ипи белән токмачлы аш һәм бал исе чиратлашып аңкып тора иде. Хәтта Фатыйма үлгәч тә, Нәфисә ул исләрне сакларга тырышып, көн саен нәрсәдер пешерә, чистарта, юа, киптерә иде. Саклый алмады, булмады...
«Мин бит синнән үтенеп сорадым», – диде ул кем беләндер сөйләшкәндәй, хәлсез пышылдап. Өмете дә, ышанычы да, хәтта ки иманы да менә шушы мизгелдә өзелде аның. Ул сикереп торды да кешелекләрен тәмам югалтып, оятсызларча йоклап яткан бу адәм актыкларын өсләреннән бикләп, урамга чыгып йөгерде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: