Умарта (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

...Ул җәйдә безнең авыл олыгаеп китте. Моңа Ләйлинур әбинең
үлеме сәбәп булгандырмы, әллә җәйнең бөтен ямен алган корылык
сагышландырган идеме, әмма авыл өстенә күзгә күренмәс, әмма күңелгә сизелерлек бер төрле сарылык ягылып калган кебек булган иде. Ул елны Илсур абыем хәрби хезмәтен тагын да Ерак Көнчыгышта дәвам иттерәчәге турында хат язып, әти белән әнине хафага салды. «Бер дә кайтып китәргә җыенмый бу бала, ике ел бит инде күзгә күренгәне юк», – дип өзелеп елады әни сагынуына түзә алмыйча. Әти гадәттәгечә дәшмәде. Илнур абыем мәктәпне тәмамлап, алтыннан койган сап-сары медален кесәсенә салгач, башкала тарафларына карап юл тотты. «Табиб булам», – дип китте. Киткәндә, миңа тырышып укырга кушты. «Укый тор, мин барыбер синең арттан кайтачакмын», – диде. Әни аның беләгенә асылынып: «Җибәрмим, китәрсең дә кайтмассың кебек», – дип еласа да, абыйның китми кала алмасын да яхшы аңлый, әмма үз-үзен белештерми бәргәләнә иде. Әти моңа озак түзеп тора алмады: «Үләргә җынмыйсыңдыр бит, тукта хәзер үк, күз яшьләре белән озата торган җиргә китми ул», – дип каты гына әйткәч,
әни дә үз-үзен кулга алып, тавышсыз гына үксергә кереште. Әллә әнине кызганудан, әллә абый белән аерылышу сагышыннан мин дә еладым. Әти абыйны район үзәгенә кадәр автобуска илтергә дип «Жигули»ен кабызып, әни аларны озатырга чыгып китүгә, мин арт капкадан чишмәгә йөгердем.
Абый белән Камил абый да китте. Алар икесе бергәләп, имештер,
медицина институтында укып, зур гыйлемнәргә ия булачаклар да Каракүл авылындагы бер кызга ярдәмгә кайтачаклар иде... – Чишмәгә түкми-чәчми шушыларны сөйләп бирдем. Ә аның үз хәле хәл: тавышсыз гына агуын белә. Элекке кебек йөгерек челтерәве булса, бәлки, мине тыңлагандыр, ишеткәндер, дияр идем. Ә болай ул миңа битараф кебек тоелды. Нишләтим соң мин сине, чишмә? Син дә мине ташларсыңмыни?
Әни мине әллә ничек... дорфа каршы алды.
– Кайда йөрисең син, кызый? – диде ул миңа карамый гына. – Кырык эш кырык җирдә кырылып ята, булышыйм, дияр идең бераз... – Әни ишегалдын тутырып йөргән каз-үрдәк чебешләренә җим сала. Хәрәкәтләре элекке кебек сыгылмалы түгел, гүя терсәк очлары белән һавада сынык-сынык эзләр калдыра. Әнинең миңа болай кырыс итеп дәшкәнен моңа кадәр бер дә ишеткәнем юк иде. Куркып түгел, аптырап калдым. Ялгыш әйтә, дип уйладым.
– Чишмәгә төшкән идем, – дидем.
– Нәрсә калган анда? Су алып кайтыр идең, ичмасам, төшкәч-төшкәч.
Йөрисең, юкны бушка аударып.
– ...Әни, булышыйммы?
– Юк! Бар, өйгә кер, өстәлне җый! Табак-савыт юарга да ярамыйсың.
Бу безнең әни түгел иде. Әмма бусы минем генә әни иде. Абыйлар
белмәгән, алар танымаган.
Өйгә кереп, Илнур абыйны озатыр алдыннан әзерләгән табынны җыярга керештем. Тырышып, һәр тәлинкәне, һәр йомрыны, һәр кашыкны чиста булсын дип юдым, чиста су алып чайкадым, йомшак тастымал белән сөртеп, урыннарына тезеп куйдым. Менә әни керер дә күрер, «Нәфисә кызым зур үскән, кул арасына керә башлаган», дип гадәттәгечә алдына алып яратыр дип тырыштым. Мин инде эшләрне бетереп, диванга утырдым да карашымны ишеккә төбәп, күз дә йоммый әнине көтәм. Ә ул юк та юк. Бер-бер хәл булдымы икән әллә, дип тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп карап
чыктым – күренми. Чыгар идем, анда ул һаман терсәкләре белән һаваны ярып-ярып, каты-каты басып, кош-кортка җим салып йөридер кебек тоелды.
Мин һаман диванда утырам. Мине янә теге ак таплы ялгызлык били башлый. Мин янә тапка әйләнәм кебек: тезләремне кочаклап утырам, аннары шулай ук итеп кырын ятам. Күзләремне йомам. Дөнья каядыр билгесезлеккә таба чигенә башлый. «Әни, син кайда?» дигән сорау гына кала...
Әтинең машина тавышына уянып китәм. Бераздан алар әни белән
сөйләшә-сөйләшә өйгә килеп керәләр. Мин сикереп торып, аларга таба йөгерәм. Әни ашыгып кына янымнан узып китә, аның каравы мин шул мизгелдә әти кочагында калам.
– Нәфисәбез үзебезгә генә хәзер! – ди әти колак артыма борынын
терәп тирән итеп чәчләремне исни. Әтинең сүзләре минем көндезге куркуларымны сөртеп алгандай итә, ялт кына борылып әнигә карыйм. Тик ул әтине ишетмәгән бугай, җавапсыз кала. Минем өстәл җыештырып куюыма да игътибар итмәде бугай. Суыткычтан ашны алып, газ плитәсенә җылытырга куеп маташа.
Әтинең кочагыннан ычкынгач, әни янына йөгереп барам:
– Әни, чиста булганмы?
Ул дәшми генә миңа тәрәзә төбендә юылмый калган салат савытын күрсәтә. Күзләренә карыйм: салкын.
– Икенче юлы юармын.
– Ярар, үзем юам. Аша да ятарсың. Кадер кичәсе түгел, – ди ул. Юк, бу чыннан да минем әни түгел. Юк, минем ашыйсы да килми, йоклыйсы да килми, миңа әнинең элеккечә җылы карашы гына кирәк. Бәлки, бүген абый киткәнгә борчылып, үз-үзен җиңә алмыйдыр, иртәгә барысы да элеккечә булыр, дип йокым килмәсә дә, урынга менеп ятам. Аңа кадәр әнине ачуландырмас өчен ул салганны сүзсез генә ашап куям.
Әни бераз йомшарса да, элеккечә үк мин дип өзелеп тормаска әйләнде. Абыйны илтә киткән җиреннән, әти яңа эш табып кайткан, ул балта- чүкечләрен җыйнаштырып, иртәгесен үк юлга кузгалды. «Атна-ун көнсез кайтып булмас», – диде киткәндә. Үзе көзләр җиткәндә генә уч тутырып акча эшләп кайтты: берәүдә балта эше бетүгә икенчеләре көтеп кенә торган икән.
Без әни белән икәү генә калдык. Мин хәзер кул арасына керә торган зур кыз, әнинең терәге булып киттем. Ә ул кышка малларга азмы-күпме ризык булыр, дип иртәдән кичкә кадәр болында печән чаба. Киткәндә, әти печән эшләп торма быел, сатып кына алырбыз, дисә дә, әни үзенең җәйләрен печән эшләми генә үткәрүне күз алдына да китерә алмый иде бугай. Беркөнне дә капка аша гына Кәримәттәйгә: «И-и, ничек печән эшләми каласың, ди инде, аннан башка җәй буламыни?» – дип әйтеп тора иде. Мин исә җәйнең озын көне буена чишмә тирәсеннән кычыткан алып кайтып төям, кош-кортларга җим бутап бирәм, көндезләрен бакчада чүп утыйм, кичен түтәлләргә су сибәм. Ишегалды чүбен себереп түгәм, җиләс һава эзләп, эссе кояштан качып әрле-бирле сугылып йөргән тавыклар көн саен баскыч төбенә килеп тиякли – алар артыннан юып алырга кирәк. Әти белән абыйлар өйдә булмагач, әни бәлеш тә, пәрәмәч тә пешерми. Икебез генә ашаганнан калган савыт-саба күп түгел: аларны җәһәт кенә юып куярга күнектем. Һәр көн шундый мәшәкатьләр белән үтә.
Кайбер көнне чишмә янына төшкәч, аның белән сөйләшергә,
умарталарымны әйләнергә дә вакытым кала. Миңа инде чишмә белән сөйләшүләр, өянке куышында утырулар гына җитми башлады. Мин хәзер чыннан да зур үстем, дип, чишмә аша сикерәм дә басу яклап урманга таба йөгерәм. Битне җилгә куеп, яңаклар яна башлаганчы йөгерәм андый вакытта. Аяклар мамык кебек йомшарганчы. Ул якта кешеләр сирәк йөри, гадәттә.
Шулай берсендә иртәнге эшләр тәмамлануга урманыма барып кайтырга дип чыктым. Еракта ук атлар утлап йөри. Бер аягына аксабрак булса да, тиз-тиз атлап, Миңнегали бабай китеп бара. Аны еш кына шулай ерактан күрәм. Ул көн саен авылны берничә тапкыр урап чыга. Кайчак ул да мине күрә, күргәндә, ерактан ук кул болгый. Бу юлы күрмәде. Мин аны туктап, озак итеп күзәтеп торам. Башкалар кебек булсам, гел аңа ияреп йөрер, куса да, китмәс идем, дип кызыгам. Әнә, бер түгел, алар икәү бара имеш:
Миңнегали карт белән Нәфисә бала. Икәүне күзәтүчегә дә күңеллерәк булыр иде. Миңнегали бабайга да, миңа да. Туктаусыз сөйләшер идек, ул сугышта күргәннәрен сөйләр иде.
Тукта, ни булды: Миңнегали бабай бераз барды да кинәт чайпалып китте. Алпан-тилпән бер-ике адым атларга маташты һәм тотынырга нидер эзләгәндәй кулларын бутап алды да җиргә ауды. Үлән арасыннан күренерлек тә түгел, офыкта тере затлардан атлар гына калды. Үлде микәнни? Бу турыда
тиз генә кайтып әнигә җиткерергә кирәк иде: ул авылдан ярдәм җыйнап алып килер иде. Ә бәлки үлмәгәндер дә әле? Шушы уй аякларымны җилдәй җитез итеп Миңнегали бабай янына алып китә. Ни булса, шул!
Килеп җиткәндә, бабайның куллары суынган иде инде, суламый да бугай. Аның каравы минем йөрәк чыгардай булып тибә. Чит кешене болай якыннан беренче күрүем. Миңнегали бабайның сынын гына танып беләм. Тоташ җыерчыклардан торган кара тут йөзле икән ул. Калын куе кашлы, зур борынлы булган. Сакал урынында сирәк кенә ак төкләр.
Минем йөрәк күкрәк читлегендә дөп-дөп тибә, Миңнегали бабайныкы да шул тирәдәдер, дип кулымны күкрәгенә куеп тыңлап карыйм – сизелми. Колагымны куям – ишетелми. Шулчак баш очында ак канатлы кош пәйда була. Бер-ике әйләнеш ясап очкач, якын ук килеп куна да чем кара күзләре белән миңа карап тора башлый. Таныш кошны күрүемә сөенеп куям.
Килдеңме?
Кош миңа тоттырмый, бабай яныннан да китми. Минем аяклар янә таш белән бастырып куйган кебек бер адым да атламас була. Миңнегали бабай, зинһар, алай итмә, дип эчтән генә ялварам. Күзләргә яшь тула. Нинди кеше соң мин? Кем мин? Бөтен дөньяга ачуым чыга, җанымны рәнҗеш-нәфрәт баса. Бөтен көчем белән Миңнегали бабайның күкрәгенә басам, аның күкрәген ачып, йөрәген аласым килә. Алышыр идем йөрәгемне аныкы белән: нигә кирәк миңа бу йөрәк? Илнур абый, йөрәк туктаса, кеше үлә,
дигән иде. Менә Миңнегали бабайның да йөрәге туктаган – җансыз ул. Бир, бир миңа җансыз йөрәгеңне, дип елый-елый мәрхүмнең күкрәген төям икән мин. Ә Миңнегали бабай күзләрен ачкан да миңа карап тора. Дәшми, дәшә алмый, билгеле. Кинәт кулларымны артыма яшерәм, шым булам, еларга да куркам. Үлмәгән бит, үлмәгән икән ул! Шулай дия-дия өйгә йөгерәм. Әмма
кайтып җитәрәк тынычланам. Әнигә сөйләргә өлгерми калам – ни гаҗәп, өйдә юк ул. Кая барып, кемгә әйтим, дип аптырап калам – янә Миңнегали бабай янына чыгып йөгерәм. Ни булса, шул!
Чишмәне узып, авылдан чыгып җитүгә, Миңнегали бабайның атына атланып, берни булмагандай кайтып килүен күрәм. Яңа гына минем белән булган хәлләр, әйтерсең лә, төштә генә узган. Тукта, чынлап та төш күрмәдемме соң мин?
Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?» Шунда аңа төшемнеме, әллә өнемнеме сөйләп бирергә дип ачкан авызымны ябарга туры килә. Үлгән иде, суламый иде,
суынган иде, теге ак төстәге кош килгән иде, мин аны төя-төя еладым да ул терелде, дисәм, ышанмаса? Ачуланса? Әмма тагын кем белән бүлешә алам мин күргәннәремне?
– Әни, мин күрдем аны. Яланда... ул үлгән иде...
Әнинең күз каралары зураеп китте. Баярак кына Миңнегали бабай белән булган хәлне әнигә бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Шуннан соң әни мине каршына бастырды да күземә туп-туры карап болай диде:
– Бу турыда берәүгә дә сөйлисе булма. Хәтта әтиеңә дә. Абыйларыңа да. Ишеттеңме? Һәм моннан соң еракка китеп, чыгып йөрисе булма.
Әнинең бу сүзләреннән соң минем бер куркуны икенчесе алыштырды. Мин бит Миңнегали бабайга яманлык кылмадым, киресенчә, аңа ярдәм итәргә теләгән идем!
– Әни нигә? Нигә берәүгә дә сөйләргә ярамый?
– Кызым, Нәфисә, син гаепле түгел, ләкин кешеләр төрлечә уйларга мөмкин. Алар синнән курка, кызым...
Ул көнне әнигә тагын бер сорау бирдем:
– Әни, мин кем?
Әни җавап бирмәде. Шул көннән соң ул янә «безнең әни»гә әйләнде.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: