Сугыш күләгәсендә (повесть)
Элекке фронтовикның кинәт күзләре томаланып, дөнья караңгылыкка чумды. Колакларында әче сызгыру барлыкка килде. Әллә нинди сәер халәттә сизде ул үзен. Намазлык өстендә утырган җиреннән, җаны гәүдәсен калдырып чыга кебек...
Кереш
Дөньяга яманаты таралган Суслонгер лагере 1941 елның июлендә оешып, 1943 елның ноябренә кадәр Кызыл Армия өчен пулемётчылар, артиллеристлар, танкка каршы ата торган мылтыкчылар (ПТР) әзерләү белән шөгыльләнә. Бары тик урыс булмаган халыклардан (татар, башкорт, чуваш, мари һ.б.) гына тупланган – укчы 31 һәм 46нчы номерлы запас, 47нче номерлы өйрәнү дивизиясе, 102 һәм 105нче гаубица-артиллерия бригадалары солдатлары өйрәтүләрдән соң нинди сугышчылар булып чыкканнардыр, әйтүе кыен. Еш кына, юньләп хәрби кием-салым белән дә тәэмин ителмәгән, ач-ялангач курсантлар төрле авырулардан, ачлыктан күпләп кырылалар.
Сугыш ветераны Муллахмәтов Мизәхмәт Муллахмәт улының сөйләвенә караганда, Салавычның сугышка кадәр колхоз рәисе булып эшләгән Габделбәр Нургалиев атлы кешесе, июль аенда ук мобилизациягә эләгеп, Суслонгер лагерена озатыла һәм кырык беренче елның салкын декабрендә шунда ачлыктан һәм суыклардан вафат була. Кайберләре коточкыч шартларга түзә алмыйча качып китә һәм хәбәрсез югала, кемнәрнедер качканда тоталар һәм алып кайтып строй алдында гыйбрәт өченгә атып үтерәләр. Командный состав, офицерларның кылануына чик-чама юк – алар балда-майда йөзә. Бары тик 1943 елның октябрендә генә мондагы хәлләр турында легендар нарком Климент Ворошиловка хәбәр килеп ирешә. Шул ай ахырында Мәскәүдән аның җитәкчелегендә югары комиссия килеп төшә. Үз күзләре белән кеше ышанмаслык күренешләрне күргән маршал, пистолетын чыгарып, строй алдында лагерь начальнигы белән берничә офицерны атып үтерә. Ноябрь ае башында лагерьны ябалар. Кызганыч ки, лагерь турында дөреслек пәрдәсе һаман ачылмаган. Бу язмам Суслонгерда күп җәфалар чиккән авылдашларым Шәйхулла, Котдус, Сәмигулла (лагерьда вафат) агайлар, күрше Ядегәр авылы кешеләре (Ядегәр – әниемнең авылы) Кашшаф, Камил, Вәгыйз, Гыйльмулла абзыйлар рухына бер дога булып барып ирешсен. Якынча мәгълүматлар буенча, лагерь корбаннарының саны ун мең кешегә җитә, диләр.
Сугышка повестка
Җиңүнең җитмеш еллыгы якынлашкан көннәр иде. Туксан ике яшен тутырып килүче Кашшаф карт һәрчак бу бәйрәмне зур дулкынлану белән каршылый. Кырык икенче елның сентябреннән сугышка алынып, төрле фронтларда кан койган, атыш-кырылышлар тәмамлангач та, ике ел хәрби хезмәттә калдырылган карт солдат ерак үткәннәрнең һәр елын һәм аен гына түгел, һәр көнен диярлек хәтерли. Зиһененә бигрәк тә яманаты дөньяга таралган Суслонгер өйрәнү лагерьларындагы мәхшәргә тиң күренешләр бөтен ваклыклары белән сеңеп калган. Салкын окопларда ятып, өсләренә дошман «Тигр»лары сытып үтерергә омтылып килгәндә, маңгайга бәреп чыккан тирне дә сөртмичә, сулышын кысып, «ПТР»ның тәтесенә баскан чаклар, Суслонгердагы ачтан үлмәс өчен җан тартышулар белән чагыштырганда, пүчтәк кенә булган кебек. Һай, ул чаклар. Менә хәзер дә исенә төшкәндә, тәннәре чемерди, арада җитмеш елдан артык гомер озынлыгы ятса да, төшләренә кереп җәфалый. Күпме якташлары, авылдашлары иза чикте аның белән, кайберләре шунда соңгы сулышын алды. Инде тынычланырга кирәк, тормышының ахырын намазлыкта, күптән түгел гүр иясе булган хатыны Сабира рухына һәм җиде баласы белән ике дистәдән артык онык һәм оныкчыклары исәнлегенә дога кылып уздырырга дип исәпләп торганда, беркөнне оныгы Камилнең:
– Арча һәм Әтнә районы энтузиастлары Суслонгерга барып истәлек ташы һәм чардуган урнаштырганнар, – диюе кабат төн йокыларын качырды. Шушы яшенә җитеп, ниндидер ике йөз илле чакрымдагы Мари иленең Звенигов районына барып чыга алмады тәки! Ничә тапкыр талпынды югыйсә. Тик нәрсәдер тотты, күңел эчкәресендәге үзенә дә аңлашылмаган тойгы рухын богаулап, бөреләнеп килүче уй-ниятен юкка чыгара килде. Үткәннәр белән йөзгә-йөз очрашудан, аларны хәтерендә кабат яңартудан курыкты бугай. Моны үз-үзенә танырга гына теләмәде. Оныгы ирештергән хәбәр бөтен икеләнүләренә нокта куйды. Якты дөньялардан киткәнче, ничек тә ул урыннарны әйләнеп кайтырга, аз-маз өйрәнә башлаган Коръән сүрәләрен укып, шунда мәңгелек сыену урыны тапкан бәхетсезләрнең җаннарын тынычландырырга кирәк. Бәлки, үзенең дә күңеле бушаныр, бакыйлыкка да тынычланып китәр. Шул көннән соң Камилне:
– Суслонгерга алып бар! – дип тинтерәтергә кереште.
Тегесе:
– Ярар, дәү әти, җай туу белән, сәфәр чыгарбыз, – дип ышандырса да, җай
дигәннәре тиз генә чыкмады. Ул арада Җиңү бәйрәмнәре генә түгел, җәй дә үтеп, сентябрь ае керде. Саргылт төскә манылган көяз каеннар, ут яфраклы усак агачлары гүзәллекләреннән теләр-теләмәс аерыла башлаган чак. Әнә шундый мәлдә авылдашлар Вәгыйз һәм Котдус абыйлары белән сугышка алганнары Кашшаф картның бүгенгедәй күз алдында. Оныгы Камил янәшәсендә җайлап урнашкач, асфальт юлдан җилдерүче машина тәгәрмәчләренең җиңелчә гүелдәве астында элекке фронтовик хатирәләренә чумды...
Колхозда эш кайный, кызу урак өсте. Басудан көнозын атлар белән иген ташыган егетләр кичке уңайда район үзәгенә илтергә олаулар әзерли. Бу инде гадәткә кергән: тәүлекнең якты вакытында – басуга, кичке мәлдә – район үзәгенә. Күбесе малай-шалайлыктан да чыгып җитмәгән үсмерләр һәм алар арасында бүген-иртәгә сугышка алынырга тиешле Кашшаф яшендәге ике-өч егет, ашлык кабул итү пунктында йөкләрен бушатып, әниләре хәстәрләгән ипи кисәге һәм берничә салкын бәрәңге белән тамак ялгап алганнан соң, юньләп ял итәргә дә өлгермиләр, төн пәрдәсе сыегайганчы кайтырга кузгалалар. Кайтып, атларга һәм үзләренә чак кына ял биргәч, янә – басуга. Бөркөнне авыл советыннан хәбәр китерделәр: «Хәкимов, иртәгә таң белән, кирәк-яракларыңны җыйнап, хәрби комиссариатка барасы». Әнисе улының биштәренә алдан ук киптерелгән сохарилар, бәйләгән җылы оекбашлар белән йон бияләйләрен тыкты. Телогрейка бирергә дә онытмады. Кашшафның:
– Әни, син бигрәк инде, бу вакыттан кем шундый әйберләр кия, – диюенә:
– Алай димә, балам, җылы – сөякне сындырмый ул, кирәге чыга аның, – дип җавап бирде.
Ай ярым да үтмәде, Кашшаф әнисенең мең мәртәбә хаклы булуын кабат- кабат рәхмәт хисләре белән исенә төшерде. Суслонгерда аяк-куллары өшүдән әнисенең алдан күрүчәнлеге коткарып калды. Ә хәзергә аның ике авылдашы белән ат арбасына утырып, әче таң белән район үзәгенә кузгалуы. Аларны, сугышның беренче елындагыча, хатын-кызлар һәм бала-чага чыр-чуы, кемнеңдер моңланып җыр сузуы да озатып калмый. Туганнар, якыннарның саубуллашканда тыенкы гына әйткән сүзләре, исәнлек теләкләре колакка чалына. Җыр кайгысы димени. Фашист мәлгунь Идел ярына ук чыккан, «Корычкала»ны алырга ыргыла ди анда. Авылда атна саен кемгә дә булса кара пичәтле кәгазь килмичә калмый. Кашшафларны да Сталинград юнәлешенә ташларлар, мөгаен, хәерлегә булсын.
Лагерьда
Аларны Казаннан Сталинградка түгел, күршедәге Мари Республикасының Суслонгер лагерена җибәрделәр. Тупчы, пулемётчы, танкка каршы ата торган мылтыкчыларны әзерли торган курсларга. Әүвәл мал вагоннарына төяп, Звенигов районы тимер юл станциясенә китерделәр. Әле бу юлның ахыр ноктасы булмаган, янә ун чакрым чамасы урман эчләп укыту-өйрәтү үзәге урнашкан тарафка җәяүләп атладылар. Мондагы урманнарга шаккатмалы, тирә-як тоташ тоннель хасил иткән чытырманлыклардан тора шикелле, баш түбәсендә кояш кына күк йөзе буенча озатып бара. Анда-санда күзгә землянкалар, агач бараклар чалына башлады. Кайберләре янында ниндидер кешеләр шәйләнә. Аларның килеш-килбәтләре ничектер сәер тоела, күбесенең өс-башлары теткәләнгән, йөзләрен сакал-мыек баскан. «Монда яшәүчеләр шулкадәр хәерче микәнни?» – дип уйлады Кашшаф, исе-акылы китеп. Ул әле киләчәктә үзләрен дә шундый язмыш көткәнен башына да китерми иде.
Беренче землянкалар күренгән урыннан акрынлап ачыла башлаган «коридор» торган саен киңәя барды. Инде буе ике чакрым чамасы, иңгә дә хәйран киң аланлыкка чыктылар. Хәрби лагерь дигәннәре шушыдыр инде, дип уйлады Кашшаф, биниһая дәү йомран өннәренә охшап тезелеп киткән землянкаларга карап. Моның өннәр түгеллеген араларында агач бүрәнәләрдән аннан-моннан юнып ясалган котсыз агач баракларның сураеп торуы, җир астыннан һәм шул корылмалардан күләгәләрне хәтерләткән кешеләрнең кереп-чыгып йөрүләре раслый. Тукталырга әмер яңгырады. Ике йөз кешелек төркемне станциядән лагерьга озата килгән лейтенант аларны каршылаган майорга үрә катып «честь» биргәч, шартын китереп, рапорт ясады. Тегесе ярар дигән мәгънәдә кул селтәп, аякларын аерып басты да, сөзәргә җыенган үгездәй, кайсы әле малайлыктан гына чыгып килүче, кайсы инде ир уртасы курсантларга текәлде. Күп эчүдән йөзе шешенгән, күзләре ачулы елтырый иде аның.
– Здесь порядки жёсткие. Забудьте о мирной жизни. С утра до восхода – занятия. Валка леса, заготовка дров, отопление землянок и бараков тоже вменяются в ваши обязанности. Вас обучаем на артиллериста, «ПТР»чика и пулемётчика. Не выдержав испытаний, некоторые убегают. Их по-любому поймаем и расстреливаем перед строем. Так что заранее предупреждаю: выкиньте из головы дурную мысль. Теперь расходитесь по землянкам, после обеда пойдёте на валку леса!
Майор, сүзе беткәнен аңлатып, аркан борылды. Кашшафларның батальон командиры икән. Ул авылдашлары Вәгыйз һәм Котдус абыйлар белән бер ротага һәм хәтта бер взводка туры килде. Монысы бәхет иде, кыен чакта барыбер алар бер-берсенә терәк.
Унбиш кешегә исәпләп казылган землянкага егерме биш кешелек взводны сыйдырганнар, ә тулы бер ротаны агач баракка дыңгычлап тутырганнар. Ул кадәр халык кысан куышка сыймас та иде, шуңадыр, ятак хезмәтен үтәүче нарларны ике катлы иткәннәр. Баш астындагы мендәр урынына такта, ә матрас итеп чыршы һәм нарат ылысы җәйгәннәр. Арып кайтып, урынына ауган курсант авыр йокыга чума. Иртән хәлсезләнеп уяна. Бердән, ачлык җәфаласа, моңа начар ис, һава җитмәү өстәлә. Еш кына блиндаж дип аталучы землянкалардан, агач бараклардан төнлә җан тәслим кылган берәр бичараны күтәреп чыгалар. Бу турыда Кашшафлар лагерьга килгән көнне, алардан алда хезмәт итә башлаучылардан ишетеп белделәр. Соңыннан үзләре әлеге коточкыч күренешнең шаһиты булып тетрәнделәр. Билгеләнгән землянкага кереп урын алганчы, төшке ашка кайтып килүче зур гына төркем кешеләр якынлашканы күренде. Аларның ач яңаклы йөзләрен сакал баскан, өсләрендәге таушалган киемнәре карачкыга элгән шикелле эленеп тора. Боларның хәрбиләрме, әллә хәерчеләрме икәнен дә аерышлы түгел: кемнеңдер өстендә уңып беткән гимнастёркасы, кемдәдер гражданскидан киеп килгән өс-баш. Күбесенең үзара аралашуы татарча икән, арада чувашча һәм чирмешчә сөйләшүчеләр дә бар. Тагын нинди телдәдер, аларын Кашшаф аңламады. Командирлар урысча гына сөйләшә бугай, дип уйлады егет. Ул әле Суслонгер лагерена өйрәтүләргә урыс булмаган халыкларны гына җыюларын белми иде. Төркем яңа китерелгәннәр янына җиткәч, адымнарын акрынайтты, кайберәүләр туктап ук калды. Кызыксынып күздән кичерергә керештеләр. Аларның карашлары күбрәк яңа килгәннәрне түгел, аларның иңнәрендәге биштәрләрен капшыйлар кебек тоелды.
– Кайсы районнан буласыз? – дип сорады кырык яшьләр тирәсендәге берсе. Районның исемен ишеткәч, – ә-әә, алай икән, – дип куйды. Аннары төкерекләрен йотып: – Теш арасына кыстырырга берәр нәрсәгез юкмы соң, үтереп ашыйсы килә, – диде, кипкән иреннәрен ялмаштырып. Кыяфәте шулкадәр мескен иде бу вакытта, Кашшафның аны кызганудан йөрәге кысылды. Яшьлек диген: ике дә уйламыйча, иңендәге юл капчыгын аягы астына куеп авызын чиште һәм өстә яткан сохариларны учына сыйган кадәр алып, тартып чыгарды.
– Мә, абзый, ал, – диде ул, ихлас елмаеп. Ач яңак, каян килгән җитезлектер, шыр сөяк озын бармакларын тырпайтып, ике куллап сохариларны эләктерде һәм, шундук йөзе белән ризыкка капланып, шатыр-шотыр чәйнәргә дә кереште. Бу хәлгә аптыраган егет һәм иптәшләре исләренә килергә өлгермәделәр, әллә ничә тактадай юка, нечкә беләк өлеш сорап Кашшаф капчыгына үрелде. Авыл малае артык гади шул, «кара көн»гә дип әнисе туплаган запасын уңга-сулга таратты. Ярый әле шулчак Котдус абыйсы килеп иңеннән тотты:
– Нишләвең бу? Күрмисеңмени мондагыларны ачтан интектергәннәрен, киләчәктә безгә дә шулар язмышы яный бит, – диде күпкә өлкән авылдашы, өметсезлек тулы аваз белән. Кашшаф айнып киткәндәй булды, капчыгына текәлеп карады, ул инде яртылаш бушап өлгергән.
– Җитте! – диде егет, сораучылардан чак аерылып.
Землянка эченә керделәр. Монда ярымкараңгылык хөкем сөрә. Яктылык, сүрән булып, бер кырыйда мунча тәрәзәсе зурлыгында уелган шакмактан гына керә, кирәк чагында чыра яндыралар. Төшке ашка барасылары юк, батальон ашханәсеннән аларга иртәгедән башлап кына баланда җибәрәчәкләр. Хәзинәдә бары белән канәгатьләнергә туры килде. Төштән соң инде яңа алынганнар белән «бабайларны» бергәләп ерактагы урман делянкасына куаладылар. Төннәрен, салкыннар башлангач, землянка һәм баракларда махсус көйләнгән «буржуйкаларны» (бигрәк тә кышларын) ягып җылытышлы. Утынны үзләре әзерлисе. Аяк астына калын кар ятканчы ашыктыралар. Әллә ничә чакрымнан биш-алты кеше чи бүрәнәне иңнәренә күтәреп лагерь ягына таба атлаганда, Кашшафның әлеге гайре табигый күренешне аңлый алмыйча, башы катты. «Нинди мәгънәсезлек бу, янәшәдә үк урман югыйсә?» – дип уйлады ул, үрсәләнеп. Ач, хәлсез курсантларның йөк күтәрмичә дә атлауларының рәте юк, бүрәнәләрен лагерь биләмәләренә кайтарып җиткергәнче, кырыкмаса-кырык мәртәбә привал ясарга туры килә. Аларны эткәләп-төрткәләп ашыктыручы кече командирлар һәм ниндидер шикле кыяфәтле, тук чырайлы елгыр адәмнәр («чыбыксыз телефон» бу затларның аерым баракта, уңай шартларда яшәп ятучы начальство куштаннары булуын кайтып җиткәнче үк белдерде) привалларны гына мөмкин кадәр кыскартырга тырышалар, һай-һулап:
– Лентяи, двигайтесь давай, – дип акырыналар. Куштаннарның күбесенең урысчасы ташка үлчим – алары вата-сындыра, бигрәк киртәгә сыймый. Шундыйлардан берсе:
– Трудна в учении, легка в баю, – дип, күп белдеклеләнеп теленә салына. Урман ешкынлыгыннан атлар кешнәвенә охшаш хырылдау булып көлү кайтавазы яңгырый.
Баланда
Туклану урыны ачык һавада икән. Иртән тревога буенча уятылган курсантлар, землянкаларыннан чыгып, сафка тезелергә ашыкты.
– Кайда соң монда юынгычлар? – дип сорады Кашшаф янәшәсендәге иптәштән, беркемнең дә юынырга бармавын күреп:
– Юынгыч? – дип, сорауга каршы сорау бирде күршесе, шулай да ачыклык кертте, – туйганчы эчәрлек су эләксә, рәхмәт әйтерсең, юыныр өчен болганчык инеш суын ерактан махсус чаннарда ике-өч көнгә бер генә китерәләр.
Командирлар аннан-моннан барлау уздыргач, таралырга рөхсәт бирде. Һәр взвод аерым урында өстәлләр рәвешендә укмаштырылган урынга җыела. Иртәнге ашка бер кружка ком катыш кое суы белән шырпы кабыннан чак кына зуррак чиле-пешле ипи кисәге икән. Аны кабып йотканнан соң, сугыш «уены» серләренә өйрәнү башлана. Рота саен кырык биш миллиметрлы өч туп билгеләнгән. Аны җиде-сигез кеше төрле яклап эләктерәләр дә ярты сәгать дәвамында ары-бире йөгерәләр. Взвод командирлары вакыт интервалын сәгать буенча күзәтә. Телләрен аркылы тешләрдәй булып арыган-йончыган курсантлар, «тукталырга!» дигән әмер яңгырауга, кырыйга чыгып, бушрак урынга ава, аларны икенче төркем алыштыра.
Ярты сәгать ял иткәннән соң, беренче төркемне строевойда атлап йөрергә куалыйлар. «Пичәтле» адымнар белән гадәти йөрү генә түгел, ике кешегә бер ПТР (танкка каршы ата торган мылтык) тоттыралар. Аны иңнәргә салган килеш ярты сәгать дәвамында җиңелчә генә йөгерергә кирәк. Болай да көчсез, ач курсантларның хәлсезлектән тез буыннары калтырый. Чираттагы ялга тукталганда, кайберәүләр инде җайлап утырудан узган – билгеләнгән җиргә килеп ава. Алай гына хәл керсә икән ул, ни арада узган диген ял дигәннәре – баш очында «Подъём!» боерыгы яңгырый. Тагын «кырык бишле»не ары-бире эткәләп йөрүләр башлана. Кашшаф әлеге төр процедураларның һәркайсын төшке ашка кадәр өч мәртәбә үтүләрен санады. Ул – гәүдәле, таза егет, колхозда эшләгәндә, биш потлы капчыкларны да бер ыргымда җирдән җиңел генә җилкәсенә алып салганлыктан, үзендә нык талчыгу сизмәде. Ә менә гаиләле, икешәр бала атасы Котдус һәм Вәгыйз абыйлары, сулышлары кысылып, еш- еш сулый:
– Болай дәвам итсә, бер-ике айга да түзеп булмас, – диләр, кызганыч елмаеп. Хәер, елмаюга түгел, еламсырауга охшаган иде аларның кыяфәте.
Төшке ашка бер сәгать бирелә икән. Взводтан ике курсантка (курсант димәсәң, хәтере калыр: ике хәрбинең берсе өстендә өеннән киеп килгән кием) олы тас белән ярты чакрым чамасы арырак урнашкан батальон ашханәсеннән аш алып кайтырга куштылар. Берсенә Кашшаф алынды. Кулдашы да аның яшьләрендә. Алар савытларын күтәреп барып җиткәндә, башка роталардан да хәтсез генә аш-суга килүче җыелган, кечкенә чират хасил булган. Ике пар, күрәсең, нәкъ бер вакытта чиратка баскан – араларында тарткалаш та булып алды. Аларны тиз сүрелдерделәр, аш бүлеп торучыларның лейтенант погоннары такканы (хәер, аш бүлми, тәртип ягын гына күзәтә бугай), кухня ягы белән коридор арасындагы такта стена уемыннан башын тыгып:
– Хватит вам, гололобые, а то сейчас как врежу по морде! – дип бер генә акырды, «без алдарак, сез арттарак», дип чират бүлешүчеләр дәррәү тынып калды. Кашшаф ашханә хезмәткәрләренең, гади курсантлардан аермалы буларак, тук чырайлы, чиртсәң каны чыгарлык, бурлаттай кызарынган булуларына игътибар итте. Ризык әзерләү блогына ит исе дә таралган. Тик ул «учлаг» (учебный лагерь) курсантларына эләкми торгандыр, эләксә, элеп киптергән балык кебек булмаслар иде. Күрәсең, командный состав өчен аерым пешерәләр, бер уңайдан пешекчеләр дә шул ук казаннан туена булыр. Кашшаф лагерьдагы батальон һәм полкларга дип, тылдагылар авызыннан өзеп җибәрелгән төрле азык-төлек һәм итләрнең, курсантлар өстәленә куелмыйча, күбесен якындагы Мочалище авылына һәм Суслонгер базарына илтеп сатканнарын белми иде әле. Ул хәзергә иптәше белән алып килгән дәү тасларына баланда салып биргәннәрен көтә. Көл төсендәге сыекчада сыңар бәрәңге кисәкчеге дә йөзеп йөрмәгәнен күргәч, аның гаҗәпләнүенә чик-чама юк.
– Кайда соң моның ите, ярмасы? – дип сорады ул, аптырап.
– Ә син ничек уйлыйсың? – дип сорауга сорау белән җавап бирде кулдашы. – Учлаг ристаннары (әйе, ул нәкъ шулай диде) белән ашханә күселәре арасындагы аерманы күрмисеңмени?
Кашшафка гаҗизләнеп башын селкүдән башка чара калмады. Взводтагы солдатлар аларның кайтуын түземсезләнеп көткән. Һәркайсы кулына кашыгын тоткан. Олы бер түшкә сарыкны пешереп алларына куйсаң, пычак белән кискәләп тормаслар, «ә» дигәнче, шул килеш умырырлар иде, мөгаен. Янә алтышар кешегә тәгаенләнгән табак сыман савытлар бар икән. Олы таста алып кайткан баланданы шул табакларга бүлделәр. Беравык калакларның табакка шакы-шокы бәрелеп, курсантларның кысыр шулпа чөмергәннәре генә ишетелеп торды.
– Фу, авызга алышлы түгел ич моны, – диде Кашшаф, беренче кашыгын кабу белән чыраен сытып. – Әллә әрем салып пешергәннәр тагын? – Арада хәрби хезмәткә алданрак чакырылганнар да бар. Шулардан берсе:
– Әрем түгел ул, энекәем, бәрәңге кабыгының әчесе. Тәм кертү өчен чак кына сохари оны кушалар, ул күбесенчә күгәргән була. Әнә шуларның тәме күңел кайтаргыч булып тоела да инде. Ачлыктан интекмәгән кеше боларны берничек ашый алмый. «Голод – не тётка», – ди урыс. Җан тәслим кыласың килмәсә, чөмерәсең инде.
Төшкелеккә бирелгән икмәк ике шырпы кабы зурлыгында иде. Ләчтек массаны хәтерләткән ул хикмәтне өч каптылар, ике йоттылар бугай – тиз арада бетеп тә китте.
Бәла
– Подъём! На валку леса! – Взвод командирлары, талчыккан тәннәргә рәт кергәнче, әллә җир астыннан калкып чыктылар тагын, акыра-бакыра үз буйсынуындагыларны утырган урыннарыннан эткәләп-төрткәләп торгыза башладылар. Курсантларның буйсынмый чарасы юк, сугыш вакыты законнары буенча трибуналга бирүләре бар, физик каршылык күрсәтте, дигән сылтау белән атып үтерүләре дә ихтимал. Андый очраклар бар, диләр. Төштән соң кабат ерактагы делянкага «аркылы пычкы» белән ябалдашларын күккә терәгән агачларны аударырга киттеләр. Кемнәрдер чыршы-наратларны төптән кисеп аударса, кемнәрдер аларны ботакларыннан балта уйнатып арындыра. Алардан соң озын буйны биш-алты метрлы бүрәнәләргә тураклаучы өченче партия эшкә керешә. Кирәк кадәр запас тупланганнан соң, бераз ялга тукталалар. Аннары – кайтыр юлга. Моннан да җәфалы, бәгырьләрне суыра торган дөньяда тагын нинди шөгыль бар икән? Биредәге контингентның күпчелеге авылдан чыгып, урысчалары такы-токы булса да, алган белемнәре өч-дүрт (сирәк кенә – җиде) сыйныф белән чикләнүгә карамастан, алар бу кабахәт гамәлләрнең адәм балаларын мыскыллауга, ничек тә түбәнсетергә юнәлтелгәнлеген аңларлык хәлдә түгел иде. Лагерьга терәлеп диярлек шундый ук чыршы һәм наратлар, каен һәм имәннәр шаулап үсә. Аларга кагылдырмыйлар да. Әнә шул нәрсә җаннарны изә, чарасызлык акылдан шаштырыр чиккә җиткерә. Кырык беренче елны бу лагерьга эләккәннәргә тагын да кыенрак булган, диләр. Биш- алты чакрымнан иңнәрендә агач ташып кына калмаганнар, төннәрен аларны бүрәнәләр юнып, йорт-бараклар төзергә мәҗбүр иткәннәр, землянкалар казытканнар. Кайчагында, командирларның кәефенә карап, икенче көнне кәкре бүрәнәләрне, төзелеш өчен яраксыз, дип, кире элекке делянкаларына илттергәннәр. Кәкре булса да, утынга ярый югыйсә.
Кашшафлар арып-талып землянкаларына кайтып кергәндә, эңгер төшкән иде инде. Аларны алда зур бәла көткән икән – Вәгыйз абыйның биштәре юкка чыккан. Күпме генә эзләмәсеннәр, авылдашларының юл капчыгын тапмадылар. Сораштыруларның да файдасы тимәде. Элеккерәк килгәннәрдән берәү әйтеп куйды шунда. Мондый хәл сирәк күренеш түгел, әледән-әле булгалап тора икән. Ачлыкка чыдый алмыйча, бәндә дигәнең урлаша, теләсә нинди адымга бара ди. Дус дигәнең дә сине авыр хәлдә калдырырга мөмкин. Вәгыйз агай:
– Сораган булсалар, сохариларымны үзем дә бирер идем, калагым белән калай кружкамны гына кайтарсыннар, – дип такмаклап елады. Алар калак һәм кружкасыз калуның мондагы шартларда ач үлемгә тиң икәнен инде аңлаганнар иде. Чөнки беркемгә аш өчен аерым тәлинкәләр каралмаган – алты кешегә бер табак. Ә кружка белән калакны өйдән алып килергә повесткада әйтелгән иде. Кашшаф якташ абыйсына ярдәм итә алмаудан өзгәләнде.
– Вәгыйз абый, бик бетерешмә син, ничек тә җаена чыгарбыз, – диде аннары, әлегә ничек җаена чыгасын күз алдына китерә алмыйча. Йокылары йокы булмады, өстәвенә бет талап җәфа чиктерә. Иртәнге подъёмга тиешенчә ял итмәүдән башлары чуен кебек. Тезелергә чыкканда, Вәгыйз абыйсы Кашшафка эндәште:
– Энем, хәлләр болай булса, хөрти бит әле, – диде ул, күзләрен сәер елтыратып. Егетнең «кабатлап әйтмәсәң дә беләм ич», дигән мәгънәдә каравын искәреп, – юк, мин биштәремне урлауларыннан гына әйтмим, – дип акланырга ашыкты. – Төнлә аз гына онытылып торган чагымда төш күрдем. Имештер, мин авылга кайтканмын. Өйгә кермәкче булам, өйалды эчтән бикле. Тартам, тартам, эндәшеп тә карыйм, һичкем чыгып ачмый. Аптырагач, абзар ягындагы тәрәзәгә барып капландым. Эчкә күз салсам, әти карт сукыр лампа яктысында итеккә олтан салып утыра. «Әти», дип кычкырам, бөтенләй ишетми, эшләвен белә. Тәки өебезгә керә алмыйча, караңгы япан кырга чыгып киттем. Шуннан салкын тиргә батып уяндым. Юньлегә түгел бу, Кашшаф энем, һай юньлегә түгел. Кашшаф мондый хорафатларга ышанмый иде, шулай да ишеткәннәреннән эченә салкын йөгерде.
– Куй әле, Вәгыйз абый, төш кенә ич бу, – дип, авылдашын тынычландырырга тырышты. – Шайтан белсен, һәр юк-барга игътибар итеп төшенкелеккә бирелсәң, тиз аягыңны сузарсың монда! – Вазгыятьне аз булса да уңай якка үзгәртергә көчсезлегеннән үзенә ачуы чыкты. Иртәнге бер кружка су һәм шырпы кисәге зурлыгындагы ипи кисәген алырга барганда, взвод командирыннан Вәгыйз абыйсы өчен кружка белән калак сорап карарга дигән уйга килде. Халыкта: «Уйланган эш – беткән эш», дисәләр дә, еш кына ул чынбарлыкка ярашмый. Кашшаф авылдашын кайгыртып калагын да, кружкасын да сорады анысы, тик взводныйдан ишеткән җавап кына артына утырырлык булды.
– Ты, чаплашка, что о себе возомнил? – дип җикерде лейтенант погоннары таккан кемсә. – Здесь вам не детский сад, а «у-ч-л-а-г!» – дип, һәр хәрефенә аерым басым ясап, каршысына ук килеп басты. Әнә күзләре белән ашардай булып Кашшафка текәлгән, ул аннан бер башка тәбәнәгрәк, астан өскә карый. Кулларын йодрыклап инде кизәнергә дә итенә бугай. «Сугып кына карасын, хөкемгә тартсалар тартырлар, берне чыраена манчыйм түлке, дип уйлады колхоз хезмәтендә чыныгып үскән егет. Аның урысчасы ярыйсы, юкка гына җиде ел укып йөрмәгән.
– А ты зачем орёшь? Ложку ведь только просил, – диде ул, явызны тынычландырырга теләп.
Әллә Кашшафның ишкәк зурлыгындагы кулларыннан шикләнде, әллә башка сәбәп, соңгы мизгелдә лейтенант, йодрыкка төйнәлгән бармакларын язып, читкәрәк китте һәм егеткә ярымборылган хәлдә:
– Сегодня вместо сна в землянке, ночью пойдёшь на наряд вне очереди, – дию белән чикләнде.
Көн артык вакыйгаларсыз: иртәдән төшкә кадәр туп сөйрәп, өйләдән соң ерак делянкага барып агач кисү һәм алып кайту белән үтте. Төшке баландага да Кашшаф, өлкәнрәк яшьтәгеләрне кызганып, бер иптәше белән үзе китте. «Әлегә кружкасы булмаса да берни түгел, ничек итеп Вәгыйз абыйны калаклы итәргә соң әле?» – дип баш ватты ул, ашханәгә барышлый. Ахырда пешекчеләрдән сорап карарга дигән фикергә килде. Безнең шикелле үк адәм балалары ич, ярдәм кулы сузмыйча калмаслар, дип тынычланырга тырышты. Мондагылардан юньле сүз ишетмәде егет, карап торышка ипле генә күренгән яшьрәгеннән ник соравына үкенде.
– Уйди отсюда, салага, и без тебя тошно. Дам я тебе сейчас ложку, врежу вот этим черпаком по лбу! – дип, кулындагы чүмечне уйнатып, яшелле-зәңгәрле тавыш белән ысылдады.
– А если я этим кулаком тебе по морде дам, – дип, йодрыгын сузарга өлгермәде, маңгае турысыннан выжылдап узган чүмечтән чак читкә тайпылып калды. Монда сүз озайтып торуның файдасыз икәнен төшенде ул, кухня ягында тыз-быз килгән унлап кешенең ике-өчләбе, эшләреннән бүленеп, аларны күзәтә башлады. Үзара бер-берсенә дә мәгънәле караш ташлап алдылар бугай. Болар җыйнаулап чыгып тәпәләп ташларга да күп сорамас. Ник болай таркау соң безнең халык, авыр чакта ярдәмгә килүне дә белмибез, дип ачынды Кашшаф. Шунда чиратта аның артында торганнардан берәү:
– Энекәш, баландаңны ал да, тизрәк моннан китү ягын кара, үзләренә аз гына каршы әйткәнне дә өнәмиләр алар, көтүләре белән чыгып «гаепле»не төя. Андый очраклар бер генә булмады инде.
Бәхете бар икән әле: Кашшафны ямьсез сүзләр белән күмеп ташлаган мәлгуньне шулчак начальниклары – кече лейтенант – ниндидер йомыш белән чакырып алды; бүре карашлы, халат җиңнәрен сызгана башлаган иптәшләре дә, ничектер, тукталып каласы итте. Шулай да арадагы берсе, таска баланда бүлгәндә:
– Мы это ещё тебе припомним, – дип, теш арасыннан сыгып чыгарды.
Вәгыйз абыйсына тиешле порция ипи кисәге куелган булса да, калагы юк. Димәк, ул баланда чөмерүдән мәхрүм калачак.
Кашшаф аңа үзенең калагын тоттырды.
– Вәгыйз абый, ал минем калакны, ал, никтер ашыйсым килми. Әче суны ашказаным да күтәрми бугай, – дигән булды, хәйләгә керешеп. Авылдашы моны гына аңламаслык түгел, карышып маташты. Шулай да бик кыстагач, ризалашты тагын. Үзара тарткалашып утырсалар, башкалар көтеп тормый – ашыга-ашыга авызларына калак арты калак озатуларын белә. Чиратлашып бер калак белән ашадылар инде. «Тамак тәмугка кертә», – дип әүвәлгеләр белмичә әйтмәгән шул, лагерьда адәм балалары тыныч тормыштагы миһербанлык, кешелеклелек сыйфатларын җуеп бетерә язганнар иде. Шулай булмаса, алар үзара киңәшеп, коточкыч бәлагә тарыган иптәшләренә ярдәм кулы сузар, аңа өлеш калдырыр иде. Кызганыч, мондый нәрсәнең эзе дә юк. Делянкага баргач, Кашшаф командирлардан һәм сакчылардан яшереп, авылдашы өчен агач кашык әмәлләргә булды. Тупас чыкса да, рәвешен китерде тәки. Нәфисрәк итәргә мөмкин иде, взвод командирларының, кайчагында ротныйның, йөренеп торулары комачаулый. Алар якынлашканны күрү белән, янәшәсендәге кулдашы тамак кыргалый һәм Кашшаф, кашык юнудан аерылып, ботак чабарга керешә.
Җәза
Сентябрь ахырының кояшы урман артына тәгәрәүгә, землянкаларына кайтып җиттеләр. Тик Кашшафка, эчкәре үтеп, нардагы урынына сузылып ятарга язмаган булып чыкты, аны кулына винтовка тоткан солдат каршы алды.
– Тебя велено сопроводить на внеочередной наряд, – диде ул, ачусыз тавыш белән. Күрәсең, моның ише шөгыльне беренче генә башкаруы түгел. Тагын нидер әйтмәкче иде, яннарына взвод командиры лейтенант Иванов килеп басканны күреп, шып туктады.
– Пошли! – диде лейтенант, төксе генә. – Поработаешь малость на досуге, есть там такие же строптивые, как ты. Мигом собьём спесь.
Кашшафның буйсынмыйча чарасы юк. Лагерь аланлыгы янәшәсендәге тар ешкынлыкны үтеп, кечерәк аланлыкка чыктылар. Бер читтә ай яктысында кешеләр басып торганы шәйләнә. Аның кебек үк ниндидер гаепләре табылып, чираттан тыш нарядка эләгүчеләр икән. Кашшаф хезмәт иткән батальоннан гына түгел, башка батальоннардан да курсантлар бар булып чыкты. Моны алар бер-берсеннән кайсы частьтан икәнлекләрен сорашып белделәр.
– Разговорчики! – дип кычкырды капитан чинындагы офицер, – вас сюда привели камни таскать, а не болтать между собой.
Бу капитан кечерәк чиндагы берничә офицер белән бергәләп «киртәдән чыкканнар»ны җәзага тартуны үтәтү белән җитәкчелек итә икән. Башкалардан аермалы буларак, тавышында тимер чыңы сизелми – хәтта йомшак дип әйтерлек. Офицерлар арасында да төрле кеше бар, күрәсең, дип уйлады Кашшаф. Күп тә үтмәс, егет ялгышканын аңлар әле. Ә хәзергә алар өеп куелган уртача зурлыктагы ташлар таучыгына килеп орынды. Һәркайсы берәр таш күтәреп, бер-бер артлы күрсәтелгән тарафка юнәлделәр. Бер лейтенант озата бара, икенче читтән кораллы сакчы атлый. Ерак та түгел, йөз илле метрлар үтүгә, тиешле урынга килеп тә җиттеләр. Җәзага тартылучыларның беркадәр кәефләре күтәрелеп китте, болай булса, озакка китмәс, ташларны ташып бетерәбез дип шатланды алар. Тик бер нәрсә сәерсендерде – каршыларына алар шикелле үк ташлар күтәреп, нәкъ алар санындагыча алты кеше очрады. Аларны да бер офицер һәм кораллы сакчы озата бара. Кирегә буш кул белән барышлы түгел икән,читтәрәк яткан өемнән янә таш күтәреп илтешле. Аны ниндидер өченче өемгә алып барып салгач, иң беренче башлаган өем янына китерделәр. Гаҗәп хәл, ул никтер бер дә кимемәгән шикелле тоелды. Алты курсант алты таш күтәреп әүвәлге маршрутны кабатладылар – күтәргән йөкләрен аланның каршы ягындагы өемгә чыгарып салдылар. Өченче өемнән таш алгач – кабат кире маршрут, дүртенче өемне тулыландыру. Әйләнчек сарык хәрәкәтләренә охшаган шундый берничә ары-бире тугланудан соң, Кашшаф үзләре белән «җүләр» уены уйнауларын инде төшенгән иде. Җүләрләр йортында да шулай икән дип кемнәндер ишеткәне бар, аларны да, тик тотмас өчен, бер урыннан икенчесенә таш ташыталар ди. Аерма бары шунда: тегесе – бичара җаннарның дәвалану урыны, монда – курсантларны укыту-өйрәтү үзәге. Коточкыч хәл бит бу, югары командование белми микәнни соң? Иптәш Сталиннан да яшерәләрдер инде. Башкалар да эшнең нидә икәнен сизенде, күрәсең, арада чыш-пыш китте.
– Отставить! Пятнадцать минут привал, – дип әмер ирештерде һаман әле беренче өем янында басып торган капитан, тәмәке кабызып. – Уловили, голубчики, – җәзачылар башлыгы «голубчики»ны йомшак итеп әйтсә дә, бу сүзгә мыскыллы мәгънә салган иде, – каждого, кто оказывает мало-мальское неповиновение командирам-инструкторам, ждёт суровое наказание. А теперь за работу!
Кашшаф хөр рухлы булып үсте. Кемнең кем булуына карамастан, әйтәсе сүзен кистереп алдында әйтә, кеше артыннан сөйләп йөрми. Монда, бәлки, әтисенең дә алар кечкенә чакта зимагурлыкта йөреп, шахтёр булып эшләве, авылына кайткач, балаларына тулы ирек бирүенең дә файдасы тигәндер. Менә хәзер ризасызлыгын белдерергә талпынып авызын ачты, шулай да соңгы мәлдә тыелып калды. Ахыры хәерле бетмәсен чамалады.
Аларны юкны бушка аударудан төнге икеләр тулып киткәч кенә туктаттылар. Иртәнге подъёмга башкалар белән бергә торырга тиешлекләрен искәртеп, землянкаларына һәм баракларына таралырга куштылар. Вәгыйз һәм Котдус абыйлары аның кайтуын әллә йокламыйча көткәннәр, урынына кереп ятуга, сораулар белән күмеп ташладылар. Җәелеп ачыласы килмәсә дә, өзек-төтек җавап бирде егет. Өлкәннәрне санламау була югыйсә.
– Энем, берүк сак була күр. Мондагы мәлгуньнәр башыңа җитәргә дә күп сорамас, – диде Вәгыйз абыйсы, чын күңелдән кайгырып. Авыр чакта үзенә ярдәм кулы сузган өчен аеруча якын итә ул аны хәзер. Киләчәктә Кашшафтан башка лагерь шартларында исән калуның икеле булуын авылдашлар яхшы чамалыйлар. Котдус абыйсы да үгет-нәсихәтен бирде. Әңгәмәгә шул урында янәшә нарда ятучы чуваш егете нокта куйды:
– Зиттеме инде цезгә, иртәгә тан былан торасы пар пит, йокларга пирмисез, – диде ул, татарчалатып. Кашшаф караңгыда үзалдына елмаеп куйды. Ул күп кенә чуваш һәм мариларның аның ана телендә сөйләшкәнен белә һәм акцент белән кәмәлен китереп сүз катуларына күңеле хушлана иде. Менә бу юлы да сизелерлек кырылган кәефе ачылып китте. Уң ягына борылып ятты да, бет дигән кечкенә хәшәрәтләрнең талавына карамастан, яшьлектә генә була торган тирән йокыга талды.
Өч-дүрт сәгать йоклау җитте, иртәнге тревога ишетелүгә, гәүдәсендә бернинди авырлык сизмичә сикереп торды.
Лейтенант каныгуы
Тиешле порция икмәкне кабып куеп, бер кружка суны икегә бүлгәч, Вәгыйз абыйсыннан кичә ясап биргән кашыкның исәнме-түгелме икәнлеге белән кызыксынды.
– Үзең белән ал син аны, – диде ул. Хәзер алар калакларын землянкада калдырмыйлар иде. Запаслары кими башласа да, әлегә бар һәм аны ара-тирә капкалап куйгач, хәл кереп киткәндәй була. Үткән төндә «йокларга пирмисез пит», дип тузынып алган чуваш егете, «кырык бишле» тупны этәргә җыенганда, Кашшаф яныннан ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Алтынны-артынны карап йөр, взводный полай гына калтырмас, – дип кисәтеп узды. Соңыннан ишетүенчә, ротада гына түгел, батальонда иң кешелексез взвод командирларының берсе икән ул. Аның каныгуына чыдый алмыйча, берничә курсант үзенә кул салган, кемнәрдер качып киткән һәм юкка чыккан. Лагерь җитәкчелеге үлем-китем күрсәткечләре буенча бу батальондагы взводның барсыннан уздыруына мөнәсәбәтле бернинди нәтиҗә ясамый микәнни соң, дип уйлады Кашшаф. Үзе чыгарган нәтиҗәдән аңа эсселе-суыклы булып китте: димәк, адәм баласын һәм физик, һәм психик юкка чыгаруга юнәлтелгән әлеге төр алымнар биредә хуплана. Кичәге «җүләр» уены шуның бер чагылышы түгелмени? Бүген дә тупны эткәләп йөрүләр «ПТР» күтәреп йөгерүләр белән чиратлашты, өйлә туры җитте. Баланда алып кайтырга бүген бармаска булыр, буыннарга азрак ял бирергә кирәк», – дип уйлады Кашшаф, землянка янәшәсендә җайлап урнашкач күзләрен йомып. Минут та үтмәгәндер, баш түбәсендә лейтенант Ивановның тавышы ишетелде:
– За супом идти нет желания? – дия әнә.
– Нет. Сегодня пускай другие пойдут, – дип җавап бирде егет. – «Я один что ли?» – дигән сорау өстәмәкче иде, тагын тирәнгә китмәгәе дигән уйдан тыелып калды. Баландага чират буенча баралар икән, тиешле кешеләр үзләре китте. Ә болай, теләге булганнарны тыючы юк, хет көн саен ташы. Суслонгерда ничә ай тотасылары билгесез, көчне сакларга кирәк. Яңа килгәннәрдән генә түгел, элгәрерәк хәрби хезмәткә чакырылганнардан присяга алырга ашыкмаулары аңлашылмый иде. Дошман илнең үзәгенә ыргыла, Совинформбюро хәбәрләренә караганда, фронтларда хәлләр бер дә куанырлык түгел. Ә монда атарга өйрәтү түгел, кулга винтовка да тоттырганнары юк. ПТР бирәләр, ансы да патронсыз, мишень-макетлар да күзгә чалынмый. Иңнәргә таш төясәң ни дә, танкка каршы мылтык күтәреп йөгерсәң ни – аерма нуль.
Тупчылар әзерлибез диюләре нәрсә инде? Аны ары-бире эткәләп йөрүдән берни үзгәрми. Бер ай алданрак бирегә эләккәннәр дә, атып карарга туры килгәне юк, диләр. Коралны сүтеп-җыю, чистарту һәм майлау эшләренә өйрәтәләр ансы, түземлегең генә җитсен, дип фикер йөртте Кашшаф, эче пошып. Баланданы кайтарып җиткерделәр. Курсантлар дәррәү ияләнгән урыннарына утырыштылар. Һәркем калагын алып, түземсезлек белән алларына куелган савытларга өлеш салуларын көтә. Котдус, Вәгыйз, Кашшаф, чуваш егете һәм ике курсант бер өстәл артында. Вәгыйз кулында дәү агач кашык. Менә инде биш калак һәм бер кашык җамаяк белән алты авыз арасында кызу- кызу йөри башлады.
– Такое недопустимо! – дигән оран Вәгыйз агай кулындагы кашыкның читкә атылуы белән бер вакытка туры килде. Тагын шул Иванов! – Ложку не следовало потерять, теперь перебивайся как хочешь. Агач кашыктан да мәхрүм ителгән ир уртасы берни дәшмичә башын аска иде. Лейтенантның йөзендәге бер мускулы селкенми. Ул, кашыкны Вәгыйз кулыннан бәреп төшерсә дә, Кашшафка текәлгән, аның ризасызлык белдерүен көтә. «Түзәргә, ничек тә түзәргә!» – дип кабатлый эченнән Кашшаф. Ни ач булсалар да, башкалар да баланда чөмерүдән туктап, вакыйганың нинди юнәлеш алуын көтә, сагаеп әле взводныйга, әле үзсүзле татар егетенә карыйлар. Әүвәл күршедә тәгам җыючы «алтылык», аннары взводның башка курсантлары ашау темпын акрынайтты. Инде кашыкларның калай савытка бәрелеп шакылдаулары тынып ук калды бугай. Нидер булачак! Взвод командиры һәрвакыттагыча җиңүче булып калачакмы, әллә Кашшаф, кабат үзешчәнлек күрсәтеп, бу юлы катырак җәзага тартылачакмы?
– Вәгыйз абый, исең китмәсен, икебезгә бер калак җитәр, – диде Кашшаф, берни булмагандай. Лейтенантның үҗәт егетне ничек тә каршы әйттерергә теләп үрсәләнүен барсы да аңлый. Тик әлегә ул киртәгә сыймаслык бер сүз әйтмәде, ике кешегә бер калактан ашауны беркем тыя алмый. Иванов бу очракта ни кылыр икән – взвод һаман көтә.
– Говорите понятным языком, хватит каля-баля, – диде ахырда бәйләнчек командир. Аңа ачуыннан иреннәрен чәйнәп читкә китүдән башка чара калмады. Барсы да җиңел сулап куйды. Авылдашы рәхмәт тулы карашы белән Кашшафка карый, күзеннән яше дә сытылып чыккан әнә. Башкалар да, хуплауларны белдереп, җиңелчә гүелдәшеп алды. Кемдер: «молодец, егет!» дип куйды, янәшәдә утыручы кайсыдыр якын итеп иңенә кагылды. Рәхәт булып китте Кашшафка, егермедән артык кеше арасында коллективта чак кына булса да җылылык атмосферасы тудыра алуы өчен. Һәркем ачтан үлмичә, җанын саклап калырга дип тырышкан кара урманнар арасындагы каһәрле урында золымга каршы бары бергәләп көрәшкәндә генә кеше булып калырга мөмкиндер, югыйсә аерым-аерым таптыйлар. Кечкенә өмет-сөенечләрне яралгы хәлендә үк юкка чыгарырга сәләтле лейтенант Ивановның тере өрәге торуын һәрдаим истә тотарга тиеш алар. Баланданы өч авылдаш – Кашшаф, Вәгыйз, Котдус – ике калак белән чиратлап ашадылар.
Балык башы
Якшәмбе көнне, гадәти көннәрдән үзгә буларак, ашау рационын чак кына баеталар икән. Хәер, баету дип әйтергә ярыйдырмы – төшкелектә бирелә торган баландага, өстәп, кылчыгы-ние белән тозлы балык һәм балык башлары салалар. Ул балыкларның итен кем ашый торгандыр (анысын чамаларга мөмкин: командный состав һәм аларның куштаннары булыр), анысын курсантлар төпченеп тормый, тизрәк үз өлешен алып калырга ашыга. Тозлы суны хәтерләткән баланданы чөмереп, кылчыгын суыргалап утырганнан соң, һәркем биштәрдәге кадерле ризыгын шатырдатып чәйнәргә керешә. Гражданкада чагында эткә-мәчегә ыргытыла торган «деликатес»тан да тәмлерәк нәрсә юк бу чагында. Ләззәтләнүдән күзләр йомылган, хәтта шушы вакыт аралыгында гына булса да әйләнә-тирәдәге коточкыч чынбарлык та онытылган. Билгеле инде, балык башының ашарга яраклы җире аз. «Ач тамакка – барсы да мач», дигәндәй, курсантлар, чәйни торгач, аның яртысыннан артыгын барыбер кабып йоталар. Тозлы аштан соң үтереп тамак кибә. Шөкер, башка чагында үлчәп кенә бирелә торган кое суын бу көнне чикләү юк. Хәер, алай ук түгел икән: торымнан-торымга казылган коелар янына курсантлар чиратка тезелеп баскан, һәркемгә бер-ике кружка эчәргә рөхсәт. Чират бер кат үткәннән соң, теләгәннәр икенче әйләнешкә тезелә. Еш кына коеның төбендәге запасы төкәнеп, аннан инде ком катыш сыекча ала башлыйлар.
Якшәмбе, төштән соң, урман кисәргә йөрүләр дә юк. Һәркемгә ял бирәләр, моны икенче төрле «шәхси вакыт», диләр. Теләгән кеше өенә, туганнарына һәм якыннарына хат яза; теләгәне биштәреннән көзге кисәге һәм кайчысын (үзендә булмаса, кешедән алып) чыгарып, сакал-мыегын кыра һәм чәчен төзәтергә керешә. Бу төр хезмәтне взводтагы курсантларның берәр остарагы башкара ала, билгеле инде, нинди дә булса ризык бирү хисабына. Кемдер өстендәге киемен салып, шатыр-шотыр бет сытарга керешә. Ул хәшәрәтләрне чүпләп кенә бетерешле димени?! Учак тергезеп, кайчагында күпмедер вакыт «буржуйка» өстендә тотып, аларның чертләп коелуларын күзәтүчеләр бар. Арада хәлсез һәм хасталар күп, андыйлар землянкадагы урыннарына кереп сузылу ягын карый.
Кашшаф өйдәгеләргә хат язып салырга ниятләде. Уч төбеннән чак кына зуррак кәгазь кисәге һәм каләм юнәтеп, үзенең ике авылдашы белән Суслонгер лагерена өйрәтүләргә билгеләнүен белгертәсе килде. Аларга укыту-өйрәтү үзәгенә китерелгән көнне үк биредәге тәртипләрнең катгыйлыгын читкә чыгармаска дигән кисәтү ясалган иде. Командирлар моны дәүләт сере дип аңлаттылар. Ә дәүләт серен чишү җинаять буларак бәяләнә. Хатларның цензура аша узып, ачып укылу ихтималы булуын әйттеләр. Моның ише өркетүләргә тамчы исе китмәде егетнең. Шулай да авыр шартлар турында җәелеп язуны башына да кертеп чыгармады. Әти- әнисен хафага саласы килмәде. Хатының зур өлешен авылдагы яңалыклар, өйдәгеләрнең хәл-әхвәлен сораштыруга багышлады, өстән-өстән генә лагерь хәлләренә тукталды: «Кадерле әтием, газиз әнием! Өйдән чыгып китүемә ике атнадан артса да, менә бүген генә – октябрь аена кергәч – сезгә беренче хатымны язып салам. Тазалыкларыгыз ничек, авырмыйсызмы? Абыйның фронттан хәбәре килмәдеме? Мин авылда чагында ук аннан хат алмаганга өч айдан арткан иде бит. Әгәр үзгәреш булса, кичекмәстән миңа белгертегез. Сеңелкәш мәктәптә укуын дәвам итәме? Өлгереше ничек? Кара аны, сеңлем, укуыңны ташлама!
Киләчәк – белемлеләр кулында. Читкә китеп, кешеләр белән тыгызрак аралаша башлагач, моның шулай икәнлеген яхшырак аңлыйсың икән. «Бөрлегән» бозауладымы инде? Бозауласа, ничәне китерде? Бүксәсе бигрәк дәү иде. Аны искә төшергәч, әнинең угыздан пешергән коймагын ашыйсы килеп китте никтер. Безне ач тоталар дип уйламагыз тагын, кунак сыенда яшәтмәсәләр дә, түзәрлек. Көннәр хәрби өйрәнүләрдә, үзебезнең хәстәрне кайгыртып уза. Командирларның: «Здесь нет мам, научись жить сам», дигән гыйбарәсенә инде күнегеп киләбез. Читкә киткәч, уллар әниләренең, ирләр хатыннарының ярдәменә мохтаҗ икәнлеге яхшырак аңлашыла икән. Сәдәф төшсә, аны тагасың; кием ертылса, ертыкны ямыйсың. Бусы – хатын-кыз вазифасы, бусы – ирләрнеке дип тору юк, барсына өйрәнергә туры килә. Хәер, әни, абый белән мине син инде кечкенәдән энә-җеп тотуның ир балалар өчен дә оят түгеллеген өйрәтеп үстердең. Моның өчен рәхмәт сиңа. Әти безгә: «Үзе егылган еламас», – дип әйтә иде һәрчак. Мондый тәрбия шулай ук дөрес булган. Әле дә хәтеремдә: сигез-тугыз яшьлек чагым иде бугай, өйгә елап кайтып кердем. Авыз-борын кан гына.
– Нәрсә булды, дөнья куптарып үкерәсең? – дип сорадың.
Шунда Түбән оч урамының миннән өч яшькә өлкәнрәк шадра Шакир малае Әхсән белән тәпәләшүемне, аның иптәш малайлар алдында сине «зимагур» дип атавы чыгырымнан чыгарды, дидем. Бу адымымны хупларсың, хәтта мине яклап Шакир абыйларга юнәлерсең, һич югы «молодец» дип аркамнан кагарсың, дип көткән идем. Ә син: «Дөрес әйткән, минем кебек читкә китеп йөрүчеләрне шулай атыйлар, – дидең. – Кыерсытучыңны бер сугуда аяктан егарлыгыңа ышансаң гына ташлан. Үзе егылган еламас, диләр, шыңшыма. Ну-ка, борыныңны сөрт!» – дип, миңа аркан борылдың. Ул чагында хәтерем калган иде. Үсә төшкәч, синең хак булуыңны аңладым. Һәрчак дөреслекне яклап яшәдең. Хәкимовларның маркасы элек-электән югары саналган, дия идең, горурланып. Әлеге хисне без – улларыңа сеңдерергә тырышуың бушка китмәде, дип әйтергә була торгандыр, әти. Һәрхәлдә, йөзеңә кызыллык китермәбез. Хуш, сау булыгыз, кадерлеләрем.
Фашист мәлгуньне оясында дөмектергәч, җиңү белән кайтып очрашканга кадәр. Улыгыз Кашшаф.
2.10.1942 ел».
Яртысы – командирларга
Хатларны атнага бер мәртәбә Суслонгерга алып китәләр, аннан – күрсәтелгән адресатлар буенча җибәрәләр икән. Бирегә элегрәк эләккәннәр җавап хатының якынча бер айдан килүен әйттеләр. Алай булса, ноябрь җитә әле.
Көн саен лагерьдагы курсантлар янына кем дә булса килмичә калмый. Кайсының әтисе, әнисе, улының монда икәнлеген белгәч, бәрәңгесен, сохариен хәстәрләп юл капчыгына тутырган да тәпи-тәпи дистәләгән чакрымнар үткән. Кемнеңдер әби-бабасы. Соңгылары күбрәк тә, чөнки хезмәт яшендәгеләрне колхоз эшеннән бик җибәрмиләр. Гадәттә, авылдашлар мондый ерак юлга берничә кеше бергәләп чыга икән. Сугыш вакыты шул, юл тулы угры-карак. Талап, соңгы әйбереңне алып калырга да күп сорамаслар. Андый очраклар бар, диләр. «Юл газабы – гүр газабы» дип белмичә әйтмәгәннәрдер. Җылы вакытта, чана юлы төшкәнче, сәфәр чыгуның уңай ягы көн озынлыгында булса да, Суслонгерга кадәр күтәренеп ерак ара үтүләре һай ла авыр, иңде күпме генә ризык алып барырга мөмкин соң? Кышкылыкта юл чыгучылар кул чанасыннан файдалана. Анда, өйдәге чамага карап, азык-төлекне мулрак төяү мөмкинлеге бар. Бер яхшының бер яманы дигәндәй, тәүлекнең якты вакыты саплам җептәй кыска булганлыктан, караңгы төшү белән, юлдагы авылларның берәрсенә тукталып, «кундырып чыгармыйсызмы?» дип йорт тәрәзәләрен чиртергә туры килә. Ара ераклыгына карап, Суслонгерга килеп җиткәнче, берничә тәүлек үтәргә мөмкин. Шуның кадәр кайтасы да бар әле.
Беркөнне, землянкалары артыннан ук башланган урман эченә кереп карарга дигән фикергә килде Кашшаф. Кыргый табигать кочагында балан, миләш, гөлҗимеш куаклары үсми калмас әле, юк чагында чәйнәр өчен аларның җимешләре дә ярап торыр. Төшке аш вакыты. Дежурныйлар батальон ашханәсеннән шулпа дип аталучы сыеклыкны кайтарып җиткергәнне көткән арада, җитешергә теләп, биш-алты сикерүдә өн-торакларының янына килеп басты. Тагын берничә адым атласа, аргы якта булачак. Шулчак колагына ниндидер ят авазлар ишетелгәндәй тоелды. Әллә тоелды гынамы? Игътибарын туплап тыңлап торды. Юк, кемнәрдер чыннан да сөйләшә. Тавышларның берсе лейтенант Ивановныкы ич. Аны уннарча кеше арасыннан да таныр иде Кашшаф. Нидер бүлешәләр кебек. Кайсыдыр ярым-йорты урысчасы белән:
– Тагда прасили сала. Ват привезли, – ди вата-сындыра.
– А почему так мало? – Бусы Иванов инде, ризасызлык белдерә торгандыр, аңа хас сыйфат. Кызыксынуы көчле иде, кемнәр икәнлеген белергә теләп, саклык белән, бәхәс барган якка үрелеп карады. Ике хәрби һәм ике граждански киемендәге кеше аяк асларына ниләрдер таратып салганнар да базарда сатучы белән сатып алучы арасындагы сатулашуны хәтерләткән бәхәскә керешкәннәр. Икенче офицер – Кашшафларның рота командиры өлкән лейтенант Алексеев түгелме соң? Шул ич. Белүенчә, алай ук холыксыз түгел. Һәрхәлдә Иванов шикелле ерткычланмый. Курсантларга кизәнгәнен, ямьсезләнеп акырынганын да ишеткәне юк.
– Да ладно тебе, Иванов. Пожалей стариков, ты просил сало, они достали. Скажи спасибо, – дип, ротный Алексеев картларны яклап телгә килде.
– Товарищ старший лейтенант, не мы, а они должны сказать спасибо нам за то, что каждый месяц им разрешаем посещать своих внуков, – дип тасма телләнә лейтенант. Ротный урынында булсам, күрсәтер идем мин бу эткә! дип нәфрәтләнде егет. Мари картлары, ахрысы – киемнәре, сөйләшү рәвешләре шуларныкына охшаган. Әйе, нәкъ шулай. Алар взводындагы ике чирмеш малаеның бабалары булырга тиеш болар. Ай саен киләләр ди. Әйтәм аны, чирмеш егетләренең өс-башлары башкаларныкыннан чиста-пөхтәлеге белән аерылып тора, яңаклары да суырылып кермәгән. Димәк, алар ачлыктан ул кадәр интекми, тик запаслары белән дә бүлешмиләр үзләре...
Кашшаф, офицерлар күзенә чалынганчы, тизрәк төшке аш бүленә торган урынга ашыкты.
Җитмеш өч елдан соң
Кашшаф карт, хатирәләренә чумып бара торгач, йокыга оеган. Уңайлы «джип» тигез асфальттан урын юлга чыгып селкетә башлагач, күзен ачты.
– Дәү әти, уяндыңмы? – дип эндәште оныгы. – Без инде Суслонгерны уздык, хәзер кайчандыр лагерь булган җиргә якынлашабыз.
Камил, бабасының йөзенә чыккан борчылуны күреп:
– Дәү әти, аптырама бер дә, тоткан юнәлешебез дөрес. Әнә, навигатор бөтенесен күрсәтә, хәтта лагерьга ничә километр калганына кадәр билгеле. – Онык шулай дип, шофёр алдындагы панельгә урнаштырылган приборга ишарәләде. Гадәттә, алгы утыргычта йөрүне хуп күргән Камил бу юлы бабасы янәшәсендә баруны сайлады. Ул аның сәламәтлеге өчен борчыла, дулкынланулардан сакларга тырыша. Үзләре белән тынычландыргыч даруларны да мулдан алды. «Әллә шәфкать туташы ияртергәме?» – дип тә уйлаган иде дә, соңгы мизгелдә әлеге ниятеннән баш тартты – бабасының хәтерен калдырасы килмәде.
Карт фронтовик машина тәрәзәсе аша моннан җиде дистә ел элек колонна белән үткән юлларын танырга тырышып карап бара. Таныш та кебек, юк та. Баш түбәсендәге кояшны каплап үскән агачлар һаман шулар микән? Алар мине – ул чагында унсигезе генә тулып киткән малайны таныйлармы? Хәер, тешләре төшеп, чәчләре коелган, йөзен җыерчыклар каплаган картны ничек танысыннар ди. Ул агачлар киселмәсәләр дә, йөзьяшәр чиген узарлар иде. Монда яңалары үсеп чыккандыр. Кешелек дөньясы буыннарда алышынса, үсемлекләр дә яңарып тора ич. Бары хәтер генә кала. Хәтер сакланырга тиеш. Әгәр ул сакланмый икән, җирдә тереклек итүнең мәгънәсе юк.
Элек лагерь урнашкан урынны танымады Кашшаф Хәкимов. Биредә кайчандыр агач бараклар булгандыр дип уйларлык та түгел, ул корылмаларның эзләре генә шәйләнә. Землянкалардан балчык өемнәре генә калган. Терәү баганалары, түбә урынына җәелгән бүрәнәләр черек тузанына әйләнеп, туфрак астында басылганнар. Биниһая дәү мәйданны биләгән ачыклыкны төрле яклап үскән эреле-ваклы агачлар кысрыклаган. Әгәр энтузиастлар, монда сукмакны өзмичә, кирпечтән тыйнак кына һәйкәл күтәрмәсәләр һәм аның өстенә тимер каска урнаштырмасалар, бәлки, халык телендә үлем лагере дип аталучы урынны табып та булмас иде. Рәсми дәрәҗәдә Суслонгер «даны» һаман танылмады, аның күпмеңләгән корбаннарының да зур өлеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның җаннары моңа кадәр үзләренә сыену урыны таба алмыйча интегеп йөргәннәрдер дә менә хәзер шушы һәйкәл һәм аның янәшәсенә урнаштырылган гранит ташка килеп елышканнардыр кебек тоелды карт фронтовикка. Ташка «Суслонгерда 1941-1943 елларда ачлыктан һәм төрле авырулардан үлгәннәргә: якташлардан» дигән язулы калай беркетелгән. И-их, ул чаклар!
Оныгы Камил машина йөртүчесе белән, комачауламаска теләптер, читкәрәк киткән. Кашшаф карт хатирәләре белән япа-ялгыз. Зиһененең ерак почмагында моңа кадәр йокымсырап яткан лагерьга бәйле истәлекләре уй-хисләр дәрьясына яңа көч белән ташып чыкты.
Ивановның этлеге
Никадәр генә саклап тотмасыннар, беркөнне Кашшаф юл капчыгыннан сохариларының соңгысын алды. Аны икегә бүлеп, зуррак өлешен Вәгыйз абыйсына тоттырды. Моңа кадәр ачыгалар иде, моннан соң ачка интегерләр, мөгаен. Бигрәк тә Вәгыйзгә кыенга килер. «Иртә уңмаган кич уңмас» дигән шикелле, Кашшафның землянкалар артындагы ешкынлыктан җыеп кергән миләш һәм баланнарын да ашый алмый. Югыйсә, октябрь кырауларыннан җиңелчә туңган җимешләр чак кына балланганнар. Кашшаф һәм Котдус, чырайларын сытып булса да, беркадәр уртлыйлар, ә Вәгыйз – юк. Бик кыстагач, бер-икене капкан иде, «булмый» дип кире төкерде. Нык ачыны организмы кабул итми икән.
Төшке аштан соң урман кисәргә барасылар. Кашшаф күреп тора: Вәгыйз абыйсының, барса да, бүрәнә күтәреп кайтырлык рәте юк. «Нишләргә соң әле?» – дип уйга калды. Ахырда Котдус абыйсына ярдәм сорап эндәшүдән башка юлын тапмады:
– Котдус абый, без синең белән миләш ашап та күпмедер түзәрбез, Вәгыйз агайны күрче, күз алдында сулып килә бит. Аз булса да, запасыңнан өлеш чыгар инде шуңа.
Котдус, кыргый табигать җимешләрен аның белән саранланмыйча бүлешкән егеткә рәхмәт йөзеннәндерме, дәшми-тынмый биштәрен ачып, ике кисәк сохари алды. Бер телемен Кашшафка, берсен Вәгыйзгә бирмәкче.
– Юк-юк, икесен дә әнә Вәгыйз абыйга бир, азрак хәл керсен.
Ир заты авылдашларына рәхмәтле иде. Елмаерга итенде. Тик йөзенә елмаю түгел, еламсырауга охшаш чалым чыкты. Урман кисүне делянканың лагерьдан өч чакрым ераклыктагысына күчерсәләр дә, барыбер ерак. Күпчелеге хәлсезлектән чак атлаган курсантлар өчен, урман кискәч, авыр бүрәнәләр күтәреп кайтуы – мең газап. Взводныйлар һәм ротныйлар кызгануны белми, өзми-куймый һаман каулый, аларның «шестёрка»лары да хуҗаларыннан калышмый. Кайту юлында әллә ничә мәртәбә ялга туктасалар да, алай гына көчләре артмый шул. Чираттагы тукталыштан соң, инде лагерьга ике-өч йөз адымнар калып барганда, Кашшаф үзеннән алда атлаучы Вәгыйзнең сөртенгәләп китүенә игътибар итте.
– Түз, чак кына түз инде, – дип эндәште ул авылдашына. – Артык көчәнмә, күтәргән атлы кылан гына. Егет иң артта, болай да бүрәнәнең юан башыннан күтәргән, Вәгыйз абыйсына биргән киңәшеннән соң, авырлыкның тагын да артуын сизде. Ярый, үзе ничек тә түзәр, башкалар гына тавыш чыгармасын.
Тавышны лейтенант Иванов чыгарды. Аларны күзәтеп баргандырмы, йөгереп килеп:
– Шире шаг! – дип, Вәгыйзгә китереп типте. Курсант аягында басып кала алмады, мәтәлеп китте.
– Ты что, мразь, косишь! – инде Иванов авыл агаена котырынып типкәләде. Кашшаф бер гаепсез кешене изгәннәрен тыныч кына күзәтсенме – юк, монысына юл куймас. Аның ымы белән кулдашлары иңнәрендәге йөкне җиргә ташлады. Егет үзе бер сикерүдә лейтенантка барып җитеп, аны якасыннан эләктерде. Нык итеп үзенә тартты. Взводныйның гаҗәпләнүдән күзләре акайган, мондыйны башына да китермәгән, күрәсең. Ык-мык килеп, авызыннан сүз чыгара алмыйча интекте.
– В чём его вина? – сорауны Кашшаф бирде.
Тегесе дәшми генә кобурасына үрелде. Пистолетын тартып чыгарды әнә. Атачак хәзер. Үлсә дә, Хәкимов бугазлашып үләчәк. Фронттан качып, ерак тылдагы өйрәтү үзәген курсантларны җәзалауга әйләндергән урында бер ерткычка кимрәк булыр.
– Отставить! – кайсыныңдыр әмере Иванов кулындагы пистолетка көпшәсеннән ут бөркергә ирек бирмәде. Кашшаф коралны бәреп төшерергә өлгермәде. Өлкән лейтенант Алексеев икән.
– Я всё видел, лейтенант. Ты не прав. В конце концов, оставь в покое этих деревенских мужиков, – дип, ротный ары китте. Фаҗига булмый калды. Тик күпмегә? Бу юлы үчен ала алмаса да, Иванов болай гына калдырмаячак, уңайлы форсат туу белән, котырган эттәй тешен батырачак. Кашшаф моны гына аңламаслык түгел.
Көтелмәгән кунаклар
Взводный шул көннән соң күпмегәдер тынычланып калды. Ул хәтта көтмәгәндә генә авылдан хәл белергә килгән Кашшафның бабасы белән Котдус, Вәгыйз абыйларның хатыннарына да сер бирмәде, гүяки, аларга бер катышы да юк. Кул арбасына төяп китергән әйберләрен карамады да хәтта. Гайре табигый хәл, күрәсең, ротный Алексеев, сөйләнә-сөйләнә, азык-төлек арасында актарынганда:
– Такое совсем на него не похоже, – дип гаҗәпләнүен белдерде. Ул, авылдашларның тозлап киптерелгән (бусы – Кашшаф бабасыныкы) казын һәм бәрәңгеләренең бер өлешен алу белән чикләнде. – Остальное передайте своим, – диде. «Бүләк»кә каз эләгү аның кәефен күтәргән иде.
Кашшафның октябрь башында язып салган хатын алу белән, өйдәгеләр Суслонгерга җыена башлаган. Аның нинди урын икәнлеген инде авылда белүчеләр бар икән. Егетнең әти-әнисенә колхоздан китәргә рөхсәт юк, ялынып сорагач, Котдус белән Вәгыйз абыйның хатыннарына ризалык биргәннәр тагын. Ике йөз илле чакрым араны үтәргә биш тәүлек вакыт киткән. Иртән таң сызыла башлауга, юлга кузгалалар, ялга сирәк кенә тукталып, күз бәйләнгәнче тәпили торгач, хәйранга җыела, ди. Шөкер, төн кунып чыгар өчен сугылган авылда йортына кертергә ризалашкан рәхимле бәндәләр табылып торган. Берсендә генә, эзләп-эзләп тә уңай җавап ишетмәгәч, кайсыныңдыр бакча башындагы печән чүмәләсен куышлап кереп, шунда төн уздырганнар.
Кашшаф язган хатында үзенекеләргә лагерьда аш калагының бик кадерле нәрсә икәнен сүз арасында бәян иткән иде. Харис бабасы яраткан оныгы өчен запас калак кына түгел, кружка да алып килгән. Авылдаш киленнәр дә ирләренә калак китергән – баедылар болай булгач!
– Мин патша армиясендә хезмәт иткәндә, бөтен әсбап казна исәбеннән иде: өс-башка тәгаенләнгән гимнастёрка, шинель ише киемнәрне, аяктагы кирза итекне инде әйтмим дә. Чучканы хәрәмгә санаганлыктан, мөселман өммәтендәге солдатлар өчен аерым казанда хәләл иттән аш хәстәрләү дә сирәк күренеш булмады. Урыс-улак попларының кулын килеп үпсә, безне походка полковой мулла дога кылып, хәер-фатыйхасын биреп озатты, – дип сөйләнде тәкъва карт, мондагы хәлләргә шаккатып. Учлагтагы курсантларның чуардан- чуар өс-башы, йончыган-таушалган килеш-килбәте аның ушын алган иде.
– Иң главный командирыгызга барам, – дип тузынды ул. Кашшаф белән авылдаш абзыйлар аны чак тынычландырды.
– Хәлне генә катлауландырасың, аннан бер файда юк, зыян булырга мөмкин, – дип ышандырырга тырыштылар.
– Якын арада унлап курсантны өр-яңа обмундирование белән тәэмин итәргә тиешләр, дигәнен ротный авызыннан ишеттем, – дип ялганларга мәҗбүр булды Кашшаф, үзләре өчен түгел, бабасының иминлеге өчен кайгыра башлап.
– Чынлап сөйлисеңме, балам? – дип, ихлас карашын кетер-кетер сохари кимерүче оныгына төбәде Харис карт, – теге, без китергән әйберләрне барлаган әфисәрегез турында әйтәсеңме? – Кашшаф, хәйләсе фаш ителүдән куркып, бабасына туры карамаска тырышты. Теш арасына сохари кисәге кысылган атлы кыланып, баш бармагы белән теш казнасын чистарткандай итенде. Ярый әле шулчак Котдус абыйсы ярдәмгә килде:
– Андый сүз минем колакка да чалынган иде шул, көнлек паёкны да арттырасылар икән, – диде, дөнья хәйләсен күбрәк үзләштергән агай бөтенләй арттырды. Картны ышандырдылар тәки, кирәкмәгән бәладән котылып калдылар.
Ирләр ирләр инде. Яшь ягы җитмешнең өске ягына чыкканы да, әле егермесен тутырмаган егет-җиләне дә эчке кичерешләрен тышка чыгарып селкеми, күпчелек күңел сандыгында бикләп тота. Хатын-кызның холык үзенчәлеге бөтенләй башка, аларның хисләр буасы ерылган, йөрәк ялкынын басар өчен, күзләреннән тибеп чыккан яшь тамчылары яңакларыннан тәгәри. Ир канатларын үзләреннән һәм балаларыннан аерып, кара урманнар арасына ташлаган каһәрләнгән сугышка, учлагтагы ристаннар кебек тотылучы кешелексез шартларга нәфрәтләнүдәнме, әллә инде тормыш иткән парларының тулыр-тулмас бер ай эчендә сулып-ябыгып калуларын күрүдәнме (хәер, болар бары бергәдер), Кашшафның авылдаш җиңгәчәйләре өнсез калган. Татар хатын-кызларына хас тыенкылык белән елаганда, ара-тирә «и-их» дип сулкылдап куюлары ирләренә ярдәм итә алмаудан гаҗизләнеп, тирән җан газабы кичерүләрен күрсәтә. Ирләр хатыннарын ничек юатырга белмичә аптырый.
Вәгыйз хатыны Маһруйбикәнең:
– И, җаным, нишләттеләр сине, чыкмаган җаның гына калган бит, – дип, яңагыннан сыйпавы, аның ашказаны авыруына дәва итеп кәҗә сөте эчерүләрен искә төшерүе уртакка әйләнгән хәсрәтне тагын да авырайта. Хасталык сарылыгы йөзенә типкән Вәгыйз түзмәде:
– Җә, ярар инде, насыйп итсә, монда озак тоткарламаслар, бәлки фронтка җибәрерләр әле, – дигән өн чыгарды. Монысы тагын да хәтәррәк түгелме? Фронтны, мизгел саен үлем сагалаган сугыш кырын адәм баласының котылу урынына тиңләве коточкыч хәл бит. Үзәгенә үтмәгән кеше болай беркайчан әйтмәс. Әле ишеткәннәреннән авылдашларга куркыныч булып китте. Вәгыйз ялгыш ычкындыруын үзе дә сизгән, тик инде эш узган, берничек тә кире кайтарып алып булмый. Ялганга дәвам ялгавын ачык аңласа да, ир заты хатасын төзәтер өчен:
– Әнә ич, көнлек паёкны арттырасылар, дип тә сөйлиләр, болай булгач, яшибез әле.
– Бик канә, Аллаһ рәхмәте белән шулай була күрсен берүк, – дип сөйләнде кыз-хатыннар, ышанырга да, ышанмаска да белмичә. Күңел эчкәресендәге иң яшерен тоем аларга моның чынга ашмас теләк кенә икәнен искәртә, шулай да ышанмастайга ышанасылары килү көчлерәк. Әнә шул нәрсә яшәргә көч бирә дә инде, тәмам сынудан саклый, янәшәдә генә Зөлфирә белән Маһруйбикәнең хәләлләренә караганда да кайтышрак кыяфәтле, тере өрәккә охшашлы дистәрчә-йөзләрчә ир заты тора, көчле җил чыкса, аларны очыртып алып китәрдер төсле. Димәк, тамак кытлыгы монда күптәннән килә, вазгыятьнең уңай якка үзгәрүен гөманлау суга сәнәк белән язылган кебек, әлегә газизләре авызыннан гына ишетелә. Хәерле булсын.
Ирләр – хатыннарыннан, тегеләре – ирләреннән зур авырлык белән аерылды.
– Минем өчен дә балаларны кочаклап үп! – дип, хисләр иркенә бирелде Вәгыйз, соңгы чиктә, күз яшьләрен тыя алмыйча. Җебекләнүеннән оялыптырмы, Маһруйбикәсенең иңнәренә салынган да йөзен аның шәлъяулыгына терәгән. Бу хәл озаккарак та китте бугай, татарда моны артык нәзберекләнү дип, еш кына гаепкә саныйлар. Тик Суслонгерга мондый билгеләмә кагылмый торгандыр. Ир белән хатынның озаклап кочаклашып торуларының чын сәбәбен Кашшаф белән Вәгыйзнең үзеннән башка беркем белми. «И-их, абзыкай, нигә төшеңдә күргәннәргә шулкадәр ышанасың микән?» – дип уйлап өзгәләнде егет. Тыныч тормышта төпле һәм олпат күренгән агайның чүпрәкләнүе аны аптырашта калдырган иде. «Ашказаны да авырта икән шул, күңел йомшаклыгы өстенә әлеге чир-сырхавы өстәлү хәлне тагын да катлауландыра инде», – дип авылдашын акларга тырышты. Хәер, Вәгыйз инде тынычланган, күзендәге яшь тамчылары да кипкән, хатынына елмая төшеп соңгы киңәшләрен бирә. Тегесе «әйе, әйе» дигән мәгънәдә башын селки, аның да талчыккан йөзенә елмаю кунган. Тик ир белән хатынның елмаюлары арасындагы аерманы Кашшафтан башка беркем сизмәде. Беренчесенеке газап белән өретелгән иде. Хәер, һәркемнең хәле хәл. Берничә минуттан ике хатын һәм бер карт ялыктыргыч озын юлга кузгалачак, бу төнне Суслонгерда кунганнан соң (кайда туры килсә, шунда), биш тәүлек туган авылларына кадәр кайтасылары бар. Ат юлы төшкәч, кул чанасына кирәк-ярак төяп, кабат килергә ниятләре бар икән.
– Аңа кадәр ничек тә түзегез инде, оланнар, – диде җитмешен тутырса да һаман әле җиргә нык басып йөрүче Харис карт. Оныгына карап эндәшсә дә, бөтенесенә карата әйтүе.
– Бабай, безнең өчен хафаланма. Ничек тә түзәрбез, – диде яңаклары сизелерлек суырылса да, яшәү дәртен җуймаган Кашшаф, күтәренке тавыш белән. Бабасы оныгын җылы карашы белән иркәләде, ул аңа үзенең яшь чагын хәтерләтә иде. Ул да шулай беркайчан күңел төшенкелеген белмәде, дошманнарына баш биргәне булмады.
Ай ярым чамасы вакыт үтәр, Харис янә Зөлфирә белән Маһруйбикәне ияртеп, ерак Суслонгерга сәфәр чыгар. Дүртенче тәүлек дигәндә, инде караңгыда (кышкы көн кыска шул), урман арасында юлларына угрылар аркылы төшәр. Чанага төялгән азык-төлекне «яхшылык» белән бирмәгәч, өч юлбасарның берсе йодрык сугышында үзләренә көчле каршылык күрсәткән картка арттан пычак белән кадар. Явызлар ашыгалар, куркышып бер-берсенә сыенган ике хатынның җанын кыеп тормыйлар, кулларына төшкән байлыкны өстерәп, урман ешлыгына кереп югалалар...
– И-их, Харис абзый, тамакларына тыгылсын иде, бирәсең калган ризыкларны, – дип елаша хатыннар, авыз-борыныннан ургылып кан бәреп чыккан, җан биреп ятучы баһадир гәүдәле карт янына тезләнеп. Кашшаф бу хәлне сугыштан әйләнеп кайткач кына белде. Өйдәгеләр, хафага саласылары килмәгәндер инде, хатларында язмадылар. Зөлфирә белән Маһруйбикәне дә авылда югалталар. Милиция аркылы белешә торгач, ерак райондагы НКВД бүлегенең тикшерү изоляторыннан кеше үтерүдә шикләнелүче мескен хатыннарны көчкә эзләп табалар.
Хәер, аңа хәтле вакыт үтәсе бар әле. Харис бабайның ерак юлдан арган- талчыккан хатыннарны җылы сүзләре белән канатландырырга тырышып, тизрәк кайтып җитәргә ашыктырасы бар. Кайткач та, ипкә килә алмыйча җәфаланган киленнәргә булышу йөзеннән, авыр колхоз эшенә чыгып, алмаш-тилмәш аларны алыштырасы бар. Ә хәзергә алар өчәүләп лагерь биләмәләреннән ераклаша. Хатыннар әледән-әле артларына борылып карый. Кашшафның бабасы гына борылып артына күз салмый, ул моны яхшы фалга санамый. «Хуш, сау бул, бабакай», дип саубуллаша егет әүлиягә тиң бабасы белән күңеленнән. Мәңгелеккә аерылышуны күз алдына да китерми, әлбәттә. Белсәме?! Белсә?.. Гади адәм баласына алдан күрүчәнлек сәләте бирелмәгән шул. Бирелсә, тормышның кызыгы булмас иде.
Өйрәнүләр
Бөек Октябрь революциясенең егерме биш еллыгы якынлашкан көннәрдә курсантлар арасында лагерьдагы Н-нчы укыту-өйрәтү дивизиясенең бер җыелма полкын якын арада фронтка озатасылар. Аңа кадәр присяга кабул итмәгәннәргә хәрби ант бирдерәчәкләр ди. Һаман гражданский киемнән йөрүчеләргә ашыгыч төстә гимнастёрка-чалбар, аякларына кирза итекләр бирделәр, шинель тараттылар. Обмундирование яңа түгел иде, шулай да ярап тора. Аңа кадәр махсус җиһазландырылган аерым зур баракта мунча – юыну урыны хәстәрләп, тәүлек әйләнәсе диярлек роталап-роталап юынып чыгарга мөмкинлек тудырдылар. Авылдан киткән көннәреннән бирле мунча әсәре күрмәгән Кашшаф һәм авылдашлары чистарган тәннәренең рәхәт изрәвен тоеп, беренче тапкыр тирән йокыга талды. Мунчадан кайтуларына, землянкалардагы ятакларны әйбәтләп дезинфекцияләгәннәр, төнозын талаучы кечкенә хәшәрәтләр юкка чыккан. Бу арада ерак урман эшенә дә куаламыйлар, хәтта ашау рационын яхшырттылар: икмәк күләме ике мәртәбәгә артты, күпкә сыйфатлырак та; баландада кабыгы гына түгел, бәрәңге кисәкләре дә күренә башлады, ара-тирә кечерәк ит кисәкләре йөзгәли. Болай булгач, хәлләр үзгәрә бит, ачтан үлмәбез, шәт, дип сөенде халык. Лагерь бер төркем генералның комиссия белән киләсен көтә, ди, имеш – шуннан куркалар, янәсе. Ләкин курсантлар моны чынга алмады.
Көннәр өйрәнүләрдә уза. Күбрәк стройда пичәтле адымнар белән йөриләр. Пушкага ябышып әрле-бирле эткәләүләр, БТР күтәреп җиңелчә йөгерүләр тукталды диярлек. Лагерьга килгәннән бирле нибары ике тапкыр күзенә чалынган батальон командиры беркөнне, Кашшафлар ротасында пәйда булып, полк полигонына мишеньгә атарга барырга, дигән әмер ирештерде. Күпләр гаҗәпкә калды – ике ай хезмәттә булучыларның да мондыйны беренче ишетүе, имеш. Рота һәм взводлардагы һәр өч кешегә берәр винтовка өләштеләр, һәр курсантка – өчәр патрон. Тир-полигонда ата торган позициядән йөз илле метр ераклыкта дошман солдаты килбәтендә фанердан ясалган мишень әмәлләгәннәр. Уңайлап яткан курсант аның акрынлык белән басканын көтә. Механик ысул белән хәрәкәткә китерелгән «дошман» бөтен буена торып басуга, бер минут эчендә бер-бер артлы өч ядрәне «күкрәк» турысындагы түгәрәкләргә туры китерүчеләр сирәк булды. Кашшафның ике атканы «сөт»кә китте, соңгы ядрәсе шулай да «сигезле» түгәрәкне тиште. «Котырган» кушаматлы комбатның үзен тыныч тотуына аны якыннан белүчеләр аптырады. Холыксызланган, нишләгәнен белештермәгән комбат (кырык беренче елда лагерьдан качкан ике дезертирны строй алдында пистолеттан атып үтергән, диләр) үзеннән түбәнрәк чиндагыларны кыйнап-имгәтеп ташларга да күп сорамый иде. Аның аек чагын сирәк күрәләр. Бүген салмаганга охшый: даими аракы чөмерүдән кызарып торган шешенке йөзе күксел-саргылт төскә кергән. Курсантларның «икеле»гә бәяләрлек ату күнекмәләрен чыраен сытып күзәткәннән соң, ротный Алексеевны янына чакырып китерде. Тегесе, әнә, честь биргәннән соң үрә катып тора.
– Вы продолжайте, старший лейтенант. Я, пожалуй, пойду. Надо подготовиться к приезду высоких гостей, – дип, әллә ротныена, әллә үз-үзенә сөйләнде.
Алексеев:
– Есть, так точно, есть, – дип, ярарга тырышып кабатлавын белә. Ниһаять, майор китеп барды. Мәскәү комиссиясен каршыларга әзерләнү өчен түгел, баш төзәтергә. Командирларның мөгамәләсе уңай якка үзгәрүе, ашауның яхшыруы әнә нәрсәгә бәйләнгән икән. Димәк, таралган чыш-пыш дөрескә чыга. Хәер, офицерлар инде моны яшереп тә тормый, курсантлар алдында ачык текст белән сөйләшәләр.
Комиссия дигәннәре килсә генә ярар иде, дип, чын күңеленнән теләде Кашшаф, бу турыда ишеткәч. Ничек тә берәр югары чин янына үтеп, биредәге хәлләрне сөйләр: «Ышанмагыз боларга, монда барысы да ялган!» – дип кычкырыр иде. Комиссияне көтүнең җитди сәбәбе бар – егет үзен утлы күмер өстендә йөргәндәй хис итә, комиссия әгъзаларына лагерьдагы хәлләрне аңлаткач (ул алар белән очрашып сөйләшәчәгенә тамчы да шикләнми), үзен фронтка җибәрүләрен гозерләп сорар – каршы килмәсләр әле, ял йортына түгел, сугышка ашкына ич.
Полигоннан арып кайтып, нардагы урынына сузылып яткач, Кашшаф үзендә канәгатьлек сизде. Бу – хәрби хезмәткә чакырылганнан бирле, күңелендә туган беренче зур канәгатьлек. Йокыга оеп барганда, баш миендә соңгы уе сызылып узды – лагерь оешканнан бирле, елдан артык вакыт эчендә үзәктән бер тикшерүченең килеп карамавы гаҗәп хәл... Аннары тагын ниндидер уй калкырга талпынды, тик туып өлгерә алмады, йокы кочагында эреп, төшләр дөньясына кереп адашты ул.
Алтынчы ноябрь таңында, йокыдан торып, көндәлек процедураларны үткәннән соң (соңгы атнада ашатуны яхшырту белән беррәттән, ике-өч көнгә бер юынгычта юынуны көн саенга әйләндергәннәр иде), стройда барлау уздырганда, рота командиры курсантларга плацта полк күләмендә тезелү булачагын, анда хәрби ант кабул иттерәчәкләрен әйтте. Ант бирүчеләр Ватанга һәм бөек Сталинга тугрылыкларын полк командиры подполковник Дьяченко белән лагерь начальнигы полковник Чистоплюев каршында белдерәчәк. Курсантлар, аптырап, бер-берсенә карашты, җиңелчә гүелдәшү йөгереп узды.
– Разговорчики, – диде ротный Алексеев, каты кычкырмаса да, нык тавыш белән. – Есть курсанты, находящиеся здесь по три месяца и более, их срочно отправляем в составе сводного полка на фронт. Вопросы будут?
Сорау бирүчеләр юк иде. Кәефләр кырылган. Ничек була соң әле бу, офицерлар авызыннан: Мәскәү кешесе килә дигән сүз чыккач, шуңа өметләнгәннәр иде. Югары нәчәлство бернинди киртәгә сыймаслык тәртипсезлекләрне ачыклап, гаеплеләрне җавапка тартыр, шартлар яхшырыр, дип өметләнгәннәр иде. Берсе дә булмас микәнни? Курсантлар арасында лагерь башлыгы һәм полк командирлары гына түгел, комбатларга кадәр балда-майда йөзәләр, дигән сүзләр йөри. Учлагтагылар өчен җибәрелгән өр-яңа шинель һәм гимнастёркаларны (хәтта кайры туннар) ниндидер шикле адәмнәрнең Мочалище, Суслонгер базарларында сатып торуларын еш күрәләр, ди. Хәтта полковник Чистоплюев яхшы токымлы этенә каймаклы беленгә кадәр ашата, имеш. Әлегә имеш-мимеш булып таралган сүзләр чыннан да дөрескә чыгачак. Кремльгә кадәр барып ишетелгәч, маршал Климент Ворошилов үзе, пистолетын чыгарып, строй алдында берничә зур чиндагы офицерны атып үтерәчәк. Шул хәлләрдән соң ике атна үтәр-үтмәс, Суслонгер лагере яшәүдән туктаячак. Хәер, болар хакында Кашшаф Хәкимов һәм исән калган учлаг «ристаннары» бик соңлап беләчәк. Ә хәзергә чиләнүләр дәвам итә.
Кабат элекке тәртипләр
Ике көн эчендә дивизиядәге полкларның һәркайсында полковниклар, подполковниклар хәрби ант кабул иттереп бетерде. Батальоннардан тиз арада сайлап алып, җыелма полк тупладылар һәм Суслонгерның үзенә озаттылар. Аннан – Сталинград юнәлешенә. Идел буендагы башбирмәс бу кала астына фашистларның фельдмаршал Паулюс җитәкчелегендәге гаять зур группировкасы чолганышта калган, ди, совет гаскәрләре менә-менә һөҗүмгә күчәчәк. Моның өчен җанлы көчләр катастрофик рәвештә җитешми икән. Аннан-моннан өйрәтелгән, ачлыктан чак җан тәслим кылмыйча калган кичәге курсантлардан нинди сугышчылар чыгар, анысы комсоставны кызыксындырмый. Сугыш дигән утлы аждаһаның туймас тамагы һаман җаннар сорый, миллионлаган җаннар.
Кашшафлар взводындагы егерме биш кешедән ай ярым чамасы вакыт эчендә өч курсант ачлыктан һәм төрле авырулардан вафат булды, тагын дүртесен (шулар арасында алдарак телгә алынган ике мари егете дә бар) җыелма полк составына керттеләр. Землянкада, яңа положение килгәнче, аларның саны хәзер унсигез. Урын иркенәйгәч, сулар һава арткан кебек. Тик мондый иркенлек озакка бармастыр.
Урын тарлыгына ияләнергә мөмкин, ачлыкка ияләнеп булмый. Учлагта ашау-эчүне тиешле нормада бирсәләр дә, полкны фронтка озату белән, бар да элекке эзенә төште: иртәнге ашка кечкенә ләчтек икмәк кисәге белән бер кружка су, төшкелеккә баланда, кичке якта янә такы-токы. Моның белән ерак китә алмассың. Саклап тотканга гына авылдан китергән запаслары бар. Анысы төкәнгәч, ни хәл итәрләр? Авылдашларга артык кашык булып, чуваш егете дә өстәлде. Элегрәк бертуган апасы хәл белергә килеп ризык запасы калдырса да, инде озак вакыт янында беркем күренми. Ачыга мескен. Өч авылдаш кичкелектә «буржуйка» өстендә ике бәрәңгене урталай бүлеп пешергәннән соң, ашарга әзерләнгәндә, Кашшаф Борисның (чувашның исеме шулай) йотлыгып карап торуын искәрде. Ачыгучылар күп, аңа инде ияләнделәр. Кашшаф шулай да үз өлешен тыныч кына кабып куя алмаслыгын аңлады.
– Абзыйлар, бу кисәкне Бориска бирикче, – диде ул, тегеләрнең ризалашуына ышанып җитмичә. Авылдашлар беравык карашып торганнан соң, ярар инде, сиңа «юк» дип әйтү барыбер файдасыз, дигән мәгънәдә кул селтәделәр. Борисның күзләре яшьләнде:
– Татарлар, чувашлар – пез пер тамырдан пит, түркиләр, – дип сөйләнде, – авыр чакта терәк пулыйк. – Ярдәм итүләре өчен, үзенә ризык китергәч, һичшиксез, өч авылдаш белән бүлешәчәгенә ышандырырга тырышып сөйләнде.
– Күп лыгырдама, ашавыңны бел, әйдә, анысын өеңнән ризык китергәч, бүлешерсең, – дип, Котдус абыйлары Борисның кулына ярты бәрәңгегә өстәп бер кисәк сохари тоттырды.
Мәскәү комиссиясенең килмәве билгеле булу белән, офицерларның башбаштаклыгы тагын башланды. Акыру-бакыруларына түзәр идең, беркөнне Алексеев белән Иванов ротадагы өйрәнүләрнең вакытлыча туктатылуын, бүген-иртәгә кыш башлануы көтелгәнлектән, курсантлар батальонлап, полклап утын әзерләргә җәлеп ителәсен әйттеләр. Болай да кырылган кәефләре тагын да төште. Көненә бер мәртәбә иңнәргә бүрәнә күтәреп кайтуы үзәккә үткәнче, көнозын урман кисеп һәм ташып ничек түзәрбез, дип уфтанды курсантлар.
Якындагы делянкадан булса да, урман егып ташуның авырлыгын шахтада көнозын кәйлә белән күмер чабучыныкы белән генә чагыштырырга буладыр. Татар кешесе элек-электән иң авыр эшләргә тартылган: читкә китеп, лашманчылыкка ялланган, забойга төшеп күмер чапкан. Хезмәтнең һәр икесе куркыныч. Лашманчылыкта өстеңә агач төшеп үтерү куркынычы янаса, җир асты тирәнлегендә терәү баганаларының сынуы яки метан газы шартлавы күпләрне харап иткән. Кашшафның әтисе үзенең шахтада, штрек ишелеп, ташкүмер кантарлары астында калуын сөйләгәне бар. Инде исән калуга өмете өзелгәндә, ярый әле коткаручылар табып алган. Бер аягы гомерлеккә чатан калса да, башы исән. Алар бәхетенәдер инде. «Бер яманның – бер яхшысы» дигәндәй, гарип аягы аны сугышка алынудан коткарды. Югыйсә, ике улы кебек ул да ут эченә озатылыр иде. Урман кисәргә барганда, Кашшаф шуларны искә төшерде.
Урман эче пычкы, балта тавышларыннан шау-гөр, чаж-чож килә, боларга агачны егар алдыннан кулларына пычкы тотканнарның «бойся!» дип кычкыруы һәм куе ябалдашлы озын агачларның гөрселдәп авуы өстәлә. «Бойся!» – янәшәдәгеләрнең, искәрмичә, кинәт агач астында калып сытылмавы өчен кирәк. Агачларны тиешле озынлыкта кискәләп, лагерь биләмәләренә ташу бер чакрымнан артмаса да, курсантлар көненә арлы-бирле өч кенә хут ясарга өлгерә. Баланданың егәре шуннан артыкка (хәер, нинди егәр турында сүз булырга мөмкин) җитми. Командирларның һәм «шестёрка»ларның эткәләп- төрткәләп акырынулары да ярдәм итми. Ноябрь көне ярый әле кыска, кеше дигәнең техника түгел – аның җаны бар.
Биш көн кышка утын запасы әзерләп чиләнгәннән соң, алтынчы көнне курсантларның күбесе тәмам хәлсезләнеп, иңнәрендә бүрәнә күтәреп кайта алмас чиккә җитте. Яшьләр әлегә түзә, өлкәннәрнең хәле хөрти: атлап барган җирдән сөртенеп, егылып китүчеләр бар. «Ач рацион»га (курсантлар лагерь рационын ачы шаяртып шулай атый) запасыңда булган бер кисәк сохари һәм бәрәңгене өстәп кенә (кайберләрдә анысы да юк) әлләни хәл керми шул. Командирлар батальон һәм роталарда бер көн булса да ял бирмичә, вазгыятьне җайлап булмасын аңлады бугай. Алтынчы көнне көч-хәл белән ике хут ясаганнан соң, иртәгесенгә ял игълан иттеләр. Моңа төшке аштан соң «яңа» курсантлар килүе дә сәбәп булды. Аларны урнаштыру байтак вакытны алды. Бу көнне стройга тезеп кичке барлау да уздырмадылар. Иртәнге барлауда батальонның өченче ротасыннан ике солдатның юкка чыгуы билгеле булды. Плацка аерым роталап кына тезмичә, бөтен батальонны бастырдылар. Дулкынланудан бите тимгелләнеп чыккан, калтыранган куллары белән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, әледән-әле тирләгән йөзен сөрткәләүче комбат строй каршында туктаусыз йөренә. Тавышы гасаби:
– Дезертиров всё равно поймаем, приведём сюда и я самолично с ними расправлюсь! – дип кычкыра ул. – Чтоб впредь остальным было неповадно.
Качучыларны табып кайтарганчы, плацтан таралырга беркемгә рөхсәт юк. Рота һәм взвод командирларыннан, «шестёрка»лардан тупланган зур гына төркем, берничәгә бүленеп, төрле якка таралышты. «Шестёрка»ларны әнә нәрсә өчен файдаланалар икән. Этләр дә иярткәннәр. Дезертирларны эзләү өчен монда махсус этләр дә тотыла, дип сөйләгәннәр иде, шул дөрескә чыкты. Менә хәзер Кашшаф үз күзләре белән күрде. «Ял иттек, болай булгач, – дип уйлады ул. – Плацтан таралырга рөхсәт бирмичә торулары качып китүчеләргә карата тирән нәфрәт хисе тудырыр өчен эшләнә булыр».
Күзәтчелек итәргә калдырылган кайбер взводныйларның һәм рота командирының башта эткәләп, аннары типкәләп йөртүенә карамастан, кайбер хәлсезрәкләр җиргә утыра башлады. Андыйлар артканнан артты. Командирларның сукранудан тамаклары карлыкты. Ахырда, файдасызлыгын күреп, кулларын селтәделәр. Кар катыш яңгыр ява башлады. Кешеләр туңа, эчләренә суык үтте. Бер-берсенә елышып, җылынырга телиләр. Моның файдасы аз, чыланган өс-баш белән җылынырсың, бар.
Каядыр еракта, артыннан эз калдырып, күккә ракета чөелде. Шуннан соң бер сәгать вакыт үткәндерме, эзләүче төркемнәр плацка җыелды. Комбат туңган-өшәнгән гавам алдында кыска гына нотык тотты:
– Дезертиры при задержании оказали сопротивление и, во избежание жертв, были уничтожены, – дип аңлатты. Майорның тавышы ышанычсыз чыкты. Әллә алдаша. Мөгаен, шулайдыр. Дөресен сөйләсә, тавышы чыңлап торыр, үзен җиңүче кыяфәтендә тотар иде. Аннары качып китүчеләргә каян корал килсен ди? Эзәрлекләүчеләргә күсәк белән каршылык күрсәтсәләр генә инде. Ышандырмый. Этләр иярткән кораллы таза бәндәләргә хәлсез ике качкынны зарарсызландыру берни тормый. Кашшаф күңеленең бер почмагында үзенә дә аңлашылмаган сәер тойгы уянуын сизде. Бу тойгы качу белән бәйле. «Карале, – ди шайтан котыртыгы, – бик яманга китсә, андый вариант та бар икән (соңгы вакытта занятиеләрдә, урман кискән чагында еш кына кемнеңдер карашы белән үзен бораулавын тоеп, сискәнеп борыла. Лейтенант Ивановның ашыгып читкә каравын искәреп өлгерә – ниндидер этлек уйлый булыр). Юк, юк, миргә язмаганны. Хәкимовлар нәселенә андый түбәнлек төс түгел. Искәрмәгәндә һөҗүм ясамаса, аңа гына бирешмәслек рәте бар аның. Авылдашларын ташлап калдырыруны да егетлек дип булмый, аларның киләчәк язмышы нинди юнәлеш алыр?» Лагерьга килгән иң беренче көннәре исенә төште. Ул чагында өч курсантның качу очрагы турында сөйләгәннәр иде, аларны да каршылык күрсәткәнгә атканнар, имеш. Андый хәлләр кабатланып тора, ди. Эзәрлекләүчеләр дезертирлар эзенә төшәдерме-юкмы, анысы караңгы. Атып үтерүләре дә алар намусында калсын.
– Разойтись по своим жилищам! – ораны яңгырады. Майорның әмере Кашшафны чынбарлыкка кайтарды. – После обеда объявляется активный отдых.
Яңа килгәннәр төшкелеккә алып кайткан баланданы ашаудан баш тартты.
– Фу-у, авызга алышлы түгел ич моны, – диде арадан берсе, мишәрчәләп. Взводның элекке составыннан кайберәүләр елмаешып баш чайкады. Котдус агай, биштәрләреннән үзләре белән алып килгән өй сыен бөкләп утыручы егетләргә карап, киңәшен бирде:
– Егетләр, запасларыгызны саграк тотыгыз. Сез мондагы шартларны белмисез. Ачыгасыларыгыз алда әле. Әче баланданы тавык шулпасыннан ким күрмәссез.
Туклыклылыгы булмаса да, җылы баланданы күбрәк чөмергәч (ашамаганнар өлеше дә тия ич), тәннәренә җылы йөгерде. Һавалар бозылганнан бирле, землянкада тукланалар. Эчтә кеше күплектән, тынчу. Шулай да бәрәңге пешерергә, кием киптерергә буржуйкага ягып җибәрделәр. Тагын да тынчурак булып китте – вентиляция хезмәтен үтәүче бердәнбер төннек кенә һаваны җилләтеп бетерә алмый. Төшке аштан соң, өлкәнрәкләр генә түгел, Кашшаф яшендәгеләр дә, атна дәвамында эшләп ватылган гәүдәләренә ял бирергә теләп, нарларына сузылып ятты. Яңа килгәннәр әлегә ачлыктан интекмәгән, энергияләре ташып тора.
– Цез ял итегез, – дип, мишәр малае иптәшләрен ияртеп землянкадан чыкты.
Иванов һөҗүме
Соңгы атнада ташыган бүрәнәләрне ике көн дәвамында роталарында кисү һәм яру белән шөгыльләнделәр (элек ташыган агачлар кисеп-ярылып күптән әрдәнәләргә өелгән). Монысына гына түзәрлек, чи бүрәнәне иңнәрдә чакрымнардан ташу түгел инде. Лашманчылыкка башка кумаслар, кышка җитәрлек запас туплангандыр дип уйлаганнар иде, алай булып чыкмады. Полк командирларының әмере – батальоннарда, комбатларныкы роталарда курсантларга ирештерелде. Аның әйтүенчә, тагын өч көн буена урман кисүдә алны-ялны белмичә эшләргә тиешләр икән. Югыйсә, кыш узган елгы шикелле зәмһәрир килсә, ягулык запасы җитмәс дип шикләнәләр. Бу хәбәр күпләрнең котын алды – ничек чыдарлар? Болай да аякларын чак сөйрәп йөриләр. Өстәвенә, соңгы көннәрдә, төбе тишелгәндәй, яңгыр катыш кар бөтен күк йөзен иңләп ява. Тора-бара ул бозга әйләнде. Аяк асты тайгакланды. Юньле хуҗа этен урамга чыгармаслык, дип тормадылар, курсантларны якындагы делянкага куаладылар. Эшләгәннәре эш булмады, командирлары каһәрләве астында көч- хәл белән лагерьга ике хут ясый алдылар: берсен – төшкә кадәр, икенчесен – төштән соң. Икенче көнне урман егу турында уйларлык та түгел, кая ул – бүрәнә күтәреп кайту. Суытып җибәргәнлектән, җир өсте бозланган, җитмәсә хәйран гына кар да төшкән. Саклык белән генә атламасаң, егылып имгәнүең дә ерак йөрмәс. Командование моны гына аңламаслык түгел. Тик тотмас өчен, кичә ташыганны түмәркәләргә тураттылар. Түмәркәләр пүләннәргә әйләндерелде.
Һавалар ачылу белән, курсантларны кабат ике-өч көнгә урман егарга җәлеп итәселәрен белдереп, ротныйлар һәм взвод командирлары яңадан өйрәнүләрне башлап җибәрде. Бу юлы өйрәнүләр картада алган аз-маз теоретик күнекмәләрне практикада гамәлгә ашыруга кайтып кала: ротадан һәр взвод аерым отделениеләргә бүленеп, лагерьдан чама белән өч чакрымнар ераклыктагы Н ноктасын эзләп табарга тиеш. Кайсы отделение билгеләнгән объектка алданрак чыга – шул җиңүче. Кулларга корал тоттыру юк. Отделение командирларына гына берәр компас өләшенгән. Шуның ярдәмендә сержантлардан юнәлешне дөрес билгеләп, үз кул астындагыларны мөмкин кадәр тизрәк хәрәкәт иттерү сорала. Сержантлар да курсант паёгында, аларның да көч-егәре чамалы. Нинди тиз хәрәкәт итү турында сүз булырга мөмкин?!
Землянкадан чыгып, ачыклыкны үткәч, взвод өчкә аерылып, урман ешлыгына таралды. Капитаннар отделениесе сул флангка туры килде. Хәрәкәтләнү акрынлык белән бара. Ашыгудан файда юк, саксызлык күрсәтеп, берәр агачка орыну җитә, өсләренә шундук мул булып йомшак кар коела, шунлыктан эзгә-эз диярлек басып атлыйлар. Кулына компас тотып алда барган сержантка чыгышлары белән Брянски якларыннан булган ике мордва егете ияргән, алардан соң мари, авылдашлар Котдус белән Вәгыйз уртада, алар артында – Кашшаф һәм төркем ахырын Борис төгәлли. Дүрт-биш минут үтмәгәндер, отделение командирының сукранулы авазы ишетелде:
– Ватык компас биргән бит җә, хайвани зат, – дип, лейтенант Ивановны татарчалап-урысчалап төрләндерде.
– Хәзер кирәкле юнәлешне ничек билгелибез инде? – ди әнә, аптырап, – кире кайтудан да мәгънә юк. Ничек туры китерәсең аны, күптән без чыгарга тиешле Н ноктасына китеп баргандыр. – Сержант чын-чынлап пошаманда. Аны аңларга була, төркем өчен ул җаваплы. Карурманда адашып йөрүләре дә бар. Курсантлар бер-берсенә карашып тик тора. Төпле киңәш бирүче күренми. Кашшафның башында кинәт бер уй сызылып үтте: «Иванов компасның ватыклыгын белеп биргәнме, әллә белмичәме? Башкалар бу хакта уйлап та карамый анысы. Ә менә аның өчен бу бик мөһим – төбендә берәр төрле этлек ятуы мөмкин. Ә нигә, дошманыңа һөҗүм оештырыр өчен, моннан да уңай вакытны кайда туры китерәсең тагын? Җиң-итәкләрне җыештырып йөрергә кирәк», – дип фикер йөртте ул.
Бүтәннәргә шик-шөбһәләрен белдерү көлке тоелыр иде, шунлыктан күңелдәгесен авылдашларына да әйтмәде. Аңласа, Борис кына аңлар. Аңа гына ишетелерлек итеп ни-нәрсә уйлавын чиште. Чуваш егетендә мантыйкый фикерләү җитәрлек. Тегесен-монысын хәтер иләге аша уздыруы булгандырмы, азиатларныкына тартым күзләрен кыса төшеп, беравык дәшми торгач:
– Беләсеңме, азер турырга кирәк. Ивановтан барсын кутарга була, – дигән нәтиҗә ясады.
Котдус белән Вәгыйзнең сугышка кадәр урман эшләрендә йөрүләре ярап куйды, алар арада иң өлкәне дә. Кайбер билгеләргә карап, юнәлешне якынча ачыклый алалар икән. Әйтик, агачның төньякка караган ягы мүкләнеп- яшелләнеп тора, ди. Карта буенча табылырга тиешле объект төньяк- көнчыгышта. Чамалап, шул тарафка барып карарга дигән фикергә килделәр. Сержант ике агайга да үзе янына күчеп басарга кушты. Билгеләргә карый-карый озак барды алар. Инде вакыт буенча исәпләгәндә, күптән билгеләнгән объектка барып җитәргә тиешләр, тик менә таба гына алмыйлар. Адаштылар микәнни? Бу турыда әлегә авыз ачып сорау бирүче юк. Ансыз да аңлашыла: ул күпләрнең карашына язылган. Арыганнар иде. Отделение командиры биш минутлык ял белдерде. Бераз утырып хәл җыяр өчен, колач җитмәслек агач төбендә өелеп торган чыбык-чабык өемен сайладылар. Өстендәге карын каккалап төшергәч, тезелешеп утырырлык булды тагын.
– Җә, нишлибез инде, – ди командир. Аның югалып калуы йөзенә чыккан. Барысына да оят иде. Взводның башка сугышчылары, ротадагы бүтән взводлар алдында оят. Һәркемгә: «Ватык компас биргәннәр, шуңа күрә куелган бурычны үти алмадык», – дип аңлатып йөреп булмый ич. Хәзер инде табарга тиешле ноктаны эзләүнең кирәге бармы икән? Бәлки, килгән юлдан лагерьга кире кайту дөресрәктер? Сержант шундый карар кабул иткән булып чыкты. Аның «кайтабыз!» дигән әмере яңгырады. Кашшаф иптәшләренең арган-талчыккан кыяфәтенә күз салды. Иреннәр ачулы кысылган. Мөгаен, лейтенант Ивановка ачулыдыр алар бу минутта. Тик торуны белмәс Борис, әллә эчке кичерешләр тәэсиренә бирелеп, куллары белән «шарт та шорт» китереп, чыбык сындыргалый. Ул кинәт пружинадай атылып аягына торып басты.
– Нарса пу? – ди, әле генә җайлап утырган урынына карап. Аның кыяфәте сәер, еш-еш сулыш ала. Башкалар да, ни булганын белергә теләп, урыныннан купты. Чуваш егете тирәсенә җыелыштылар. – Ана, курасызмы? Ана! – ди ул, никтер һаман нәрсә турында сүз алып баруына ачыклык кертмичә.
Кашшаф Борисның бармагы төртеп күрсәткән тарафка күз салды – анда чыбык-чабык арасыннан кеше аяк бармаклары тырпаеп күренә түгелме соң? Әллә ялгышамы? Күзләрен уч төбе белән угалап янә карады. Инде шиге калмады: өем астында ниндидер шәрә аяк шәйләнә. Сержант кушуы буенча, чыбыкларны як-якка араладылар. Күз алдына килеп баскан күренештән чәчләр үрә торырлык: анадан тума чишендерелгән ике мәет, йөзләрендә үлем ачысы катып калган. Аларның үз үлеме белән үлмәүләре аермачык. Ниндидер тупас предмет белән сугудан, баш капкачлары ярылып, эчкә таба изелеп кергән, кырыйдан миләре күренә.
Бәхетсезләр берничә көн элек өченче ротадан качучылар булырга мөмкин. Аларны танучы булмагач, анык әйтүе кыен. Кем булсалар да, бичараларны кызганудан күзләргә яшь тыгыла. Кемдер күңеле болганып укшырга кереште, кайсыдыр йөрәгенә чыдый алмыйча, катлы-катлы сүгенеп тынычланырга тырышты. Боларның, лагерь шартларына түзмичә, дезертирлыкка китүчеләр икәненә шик юк. Бәс, шулай икән, командирларга бу турыда кайтып әйтүнең аңлау табуына өметләнү беркатлылык булыр иде. Ә менә үзләренә зыяны тиюе бар. «Куелган бурычны үтәмичә, нишләп тиешсез урында иснәнеп йөрисез?» – дип бәйләнүләре бик мөмкин. Кашшаф комбатның «при задержании оказали сопротивление» дигән сүзләрен искә төшерде. Боларның өченче рота курсантлары булуына тамчы да шикләнми ул. Әгәр башка рота һәм батальоннардан кичәле- бүгенле генә качучылар булса, ишетелми калмас иде. Мәетләрне үз күзләре белән күргәч, егет эзәрлекләү төркеменең кешелексез гамәл кылуына тагын бер кат инанды – бичараларны лагерьга алып кайтып мәшәкатьләнмәгәннәр, куып тоткан урыннарында бәреп үтергәннәр. Анадан тума шәрә калдырулары нигә хаҗәттер? Танымасыннар өчен тырышканнар, күрәсең.
Төркем башлыгы үлекләрне, башка вакытта килгән очракта, эзләп табарга ансат булсын дип, якын-тирәдәге куак вә яшь туйраларны сындыргалап капларга кушты.
– Кешечә җир куенына иңдерергә кирәктер ич аларны, ерткыч-җәнлекләр өзгәләп бетермәсен, – ди.
Аның күрсәтмәсен үтәр өчен, курсантлар хәрәкәткә килде. Нәкъ шул мизгелдә ату тавышы яңгырады. Кашшаф борылган уңайга чигәсе яныннан гына нәрсәнеңдер «выжт» итеп узып китүен абайлады. Моның ни аңлатканына төшенгәнче, бая гына төбенә утырып хәл җыйган колач җитмәслек агачка «тык-к» итеп кадалган тавыш ишетелде. Кайсыдыр аларга ут ачканмы? Әнә, анда баскан урынында катып калган сержантның чырае көлдәй агарган, ядрә аның борын төбендә генә кәүсәне тишеп кергән. Кашшафның үзенә дә үлемнән чак калуы хәзер генә барып җитте, әгәр ул урыныннан чак кына кузгалган булса, кургаш агачка түгел, аның чигәсенә тишеп керер иде.
– Ложись! – дип кычкырды Борис, икенче мизгелдә җиргә сузылып ятып, ул үзе белән Кашшафны да, җиңеннән тартып, аска сөйрәде. Ярый өлгерде, икенче мәртәбә аттылар. – Я его заметил, вот он – совсем рядом! – дип, чуваш егете шәрран ярды. Ешкынлыктан ут ачучыны башкалар да абайлап алды. Алар шулай ук сузылып ятты, тик әлегә беркем аягына басып, ул якка ташланмый, күрәләтә кемнең үлемгә барасы килсен? Кашшаф белән Борис бер-берсенә карашып баш кактылар һәм кинәт аякларына калкынып, мәкерле дошман ягына ыргылдылар. Такы-токы ашап, ярты көн урманда адашып йөргән егетләрнең әлләни кызулар чамасы юк. Кашшаф хәлсезлектән һәм нерв киеренкелегеннән тез буыннарының калтырануын сизде. Әллә инде аякларын тагып куйганнар, башка чаклардагыча, бөгелгәндә, пружинадай киерелеп гәүдәне алга этмиләр, киресенчә, гәүдә аякларны өстери бугай. Ул иң алда, аннан ике-өч адым арттарак Борис йөгерә. Кашшаф үзләренә һөҗүм оештыручының ешкынлыктан чыгып, аңа пистолеттан төзәвен күрде. Бу – лейтенант Иванов иде. Аның шикләнүе дөрескә чыкты, мәкерле зат уңайлы форсат тууын көткән. Хәзер ул атачак. Бу юлы, һичшиксез, тидерер, чөнки аларның арасы биш-алты метрдан артмый. Кашшафның лейтенант тәтегә баскан мизгелдә, кинәт аска ташланып, ядрәдән котылу ихтималы юк түгел анысы. Тик андый очракта аңа тәгаенләнгән үлем «күчтәнәче» бер гаепсез Борисны харап итәчәк. Нишләп әле чуваш егете Иванов белән Кашшаф арасындагы «разборка» өчен гомере белән түләргә тиеш, ди. «Сау бул, якты дөнья, хушыгыз, әти-әни, туганнар!» булды Кашшафның соңгы уе. Егет тәненең бөтен күзәнәкләре белән Ивановның тәтегә басканын тойды кебек. «Чык» иткән тавыш ишетелде – ату авазы яңгырамады, пистолет осечка биргән иде. «Аучы»ның югалып калуы йөзенә чыккан, ул янә тәтегә басты. Тик файдасыз, корал тагын атмады. Менә Иванов, борылып, инде качарга маташа. Ике кешегә каршы тора алмаячагын чамалый торгандыр. Моңа юл куярга ярамый иде. Әгәр явызны ычкындырсаң, соңыннан берничек аның һөҗүм оештыруын дәлилләп булмаячак. Шушы уй Кашшафка көч өстәде, ул күкрәгеннән чыккан җан авазы белән «ах» орып, дошманының өстенә сикерде. Качучы, бәлки, тайпылып өлгергән булыр иде, аны әллә кыргый кычкыру каушатты – сөртенеп алды. Һәм бу аның алдагы язмышын хәл итте, ул өермәдәй ябырылган масса авырлыгына түзмичә, аяк астына тәгәрәде. Инде Кашшафның кочагыннан ычкынырга теләп чәбәләнә. Борис ярдәмгә өлгерде, икәүләп явызның кулларын боргычладылар. Отделение сугышчылары белән сержант та килеп җитте.
– Вы? – дип гаҗәпләнде кече командир, Ивановны күргәч. – По инструкции вы должны встретить нас в точке Н. Вместо этого, нас преследуете, более того – устраиваете вооружённое нападение. Как это понимать? Впрочем, вроде становится ясно, почему всучил сломанный компас.
Сорау бирелгән, сержант җавап көтә. Бүре карашы белән үзен чорнап алган сугышчыларны күздән кичергәч, взводный нидер аңлатуны үзе өчен түбәнлек санады булса кирәк.
Вәгыйзнең үлеме
Рота командиры өлкән лейтенант Алексеев взводныйны якламады. Батальондагы бүтән роталардан нәкъ менә Ивановның үзешчәнлеге аркасында артка калулары аның ачуын чыгарган иде булса кирәк.
Курсантлар арасында йөргән сүзләргә караганда, һәр ротада комбатның үз стукачлары бар, Алексеев ротасында ул – Иванов. Алексеев аны өнәп бетерми, кодрәтеннән килсә, бер көн тотмас иде, ләкин түзмичә кая барасың...
Шулай да Кашшафларның взвод командирын алыштырдылар. Сидоренко фамилияле лейтенантны куйдылар. «Башкалардан яхшылыгы белән аерылып тора», дип мактарлыгы булмаса да, Иванов кебек миһербансыз да түгел бугай. Ә Ивановны комбат батальон ашханәсенә мөдир итеп күчергән икән, икенче көнне взводтан төшкелеккә баланда алып кайтырга барган дежурныйлар лейтенантның аш-су блогында үз тәртипләрен урнаштырып, акырынуын ишеткәннәр.
Кашшаф, Ивановны кулга алгач, зур бәладән котылдым, дип сөенгән иде – явызны хөкемгә тартмадылар, һаман иректә. Алай гына да түгел, солдатлар өлешен рәхәтләнеп талардай урында ул хәзер. Хәер, андагыларның берсе дә намуслылык белән аерылып тормый. Югыйсә, курсантларны ачка интектермәсләр иде. Монысы инде башка тема. Шунысы бәхәссез: әлегә Кашшафның гомеренә турыдан-туры куркыныч янамый.
Ноябрь ахыры җитте. Ай ярым элек Кашшафның бабасы һәм авылдаш хатыннар китергән запасларның соңгысын кабып куйганга да атна үткәндер. Чана юлы күптәннән төште, авылдан хәл белергә килүчеләр генә күренми. Җае чыкмыйдыр инде, колхоз бит, теләсә кайчан чыгып китә алмыйсың. Кашшаф, Котдус һәм Вәгыйзнең үзара сүзләре күбрәк шул турыда. Алар, бүген килерләр, бүген булмаса, иртәгә, кул чанасы тарткан килеш талчыккан йөзләрендә елмаю балкытып каршыларында пәйда булырлар, дип гөман кылдылар. Көн арты көн үтсә дә, уйлаганнары чынга ашмады. Моңа кадәр, аз-маз запаслары барында, түзәрлек булган икән. Ачыгалар хәзер. Беркемнән бернинди ярдәм көтәр чама юк. Борисның апасына өметләнгәннәр иде, ул да никтер күренми. Чуваш егете, сезнең алда миңа уңайсыз, дип аклана үзе, тик аннан ни файда. Исәпләделәр: әгәр апасы азык-төлек китерсә, бер өлешен командирларга биргәннән соң, дүрт кеше өчен ун көнгә җиткерерлек рәт булачак. Бу – ун көн буена ачтан үлмичә җан асрый алачаклар дигән сүз! Аннары берәр җай чыгар әле. Бәлки, фронтка озатырлар. Ротаның кайбер взводларында ачтан үлүчеләр бар инде: икенче взводтагы бер удмурт егете әүвәл тәмам ябыгып, бетәште, аннары гөбедәй шешенеп, йөри алмас хәлгә килде. Ике айдан артык учлагта хезмәт итү вакытында янына беркемнең хәл белергә килгәнен күрмәделәр. Гаеп түгел, биш йөз чакрымдагы авылларыннан килсәләр дә, ун көннән артык атлый торгач, алган ризыкларының бер өлеше юлда ашалып бетәр, калган өлешенең яртысын комсостав тартып алса, бирергә ни калыр иде соң? Кайтасы да бар, ул якка да азык кирәк – тамакны алдап булмый. Нәтиҗәдә, андый ераклыктан ары-бире туглануның мәгънәсе калмый. Дүртенче взводтагы мордва егете дә ачтан шешенеп үлде. Кашшафның октябрь аенда ук урманга берничә хут ясап миләш, балан (ярый әле өлгерде – соңыннан якын-тирәдә аларның берсе дә калмады) җыюлары ярап куйды, менә хәзер шуларны аз- маз уртлап, ачлыктан боручы буш корсакларын алдарга тырышалар. Әчегә саруы кайнагач, Вәгыйзнең хәле катлаулырак, миләш белән баланны авызына якын да китерә алмый. Күз алдында сулып бара бичара. Кашшаф, аптырагач, буржуйка өстендә кар эретеп, аның суында төрле агач кайрылары кайнатып эчерә үзенә. Файдасы юк диярлек. Лагерьда полк лазаретлары бар. Аларның исеме генә. Чынлыкта хасталарны дәвалау белән аларда беркем шөгыльләнми. Авырулар, дистрофиклар анда акрын үлемгә дучар ителгән. Кайсыбер көннәрне икешәр-өчәр мәет чыгарып, күмү командасының учлаг зиратындагы алдан казып куелган чокырларга илтеп күмүләренең шаһите булалар. Шуңа күрә Кашшаф Котдус абыйсы һәм Борис белән киңәшеп, «лазаретка җибәрә торган авыруларыгыз бармы?» дип землянкаларына кергән санинструкторны «юк», дип чыгарды. Авырулар юк икән, урында ятучылар да булырга тиеш түгел (андыйларны кичекмәстән лазаретка озаталар). Иртәнге һәм кичке барлауда катнашу, стройда «пичәтле» адымнар белән йөрү, занятиеләрне калдырмау – бер-ике көннән Вәгыйз боларның берсен дә башкара алмаячак. Аннары инде сорап тормаячаклар, авылдашларын яшәү белән үлем арасындагы соңгы пункт ролен үтәүче урынга алып китәчәкләр. Нишләргә соң әле, дип баш ватты Кашшаф. Тик бер төпле фикергә килә алмады.
Икенче көнне Вәгыйз абыйсы стройга иртәнге барлауга чыга алмады. Бусы инде куркыныч иде, авылдашның язмышы хәл ителгән дип санарга була. Әллә вакытны сузу өчен, взвод командиры лейтенант Сидоренко белән сөйләшеп карарга микән? Абзыкайны лазаретка озатуны бер-ике көнгә кичектерергә ризалатып булмасмы? Моның өчен Кашшаф алдашуга барды; авылдашлар юлда инде, бүген-иртәгә килеп җитәргә тиешләр, дип, взводныйны ышандырды. Башка чарасы юк иде аның. Бәлки, ул арада бабасы җиңгәчәйләр белән алар хозурына килеп басар. Һәрхәлдә, егет моңа бик өметләнә. Лейтенантка, хәлләренә керсә, күчтәнәчләрне мулдан бирергә вәгъдә итте.
Бер көн үтте. Икенче көннең киче якынлашып килә. Вәгыйзнең хәле тагын да авырайды. Ул инде, Кашшаф ничек кенә кыстамасын, көндезге баландасын ашарга да тормады. Иртәгә иртә белән санитарлар аны лазаретка күчерәчәкләр. Лейтенант Сидоренко вакланмады, Кашшафка «алдадың», дип тә бәйләнмәде. Бәлки, ул егетнең якташын коткару өчен шундый адымга баруын аңлагандыр.
Тышта декабрь салкыны. Землянкада, «буржуйка» янып торганлыктан, җылы. «Бүтән утын өстәмәскәдер», дип уйлады взвод буенча кизү торучы Кашшаф. Ул, аның чираты булмаса да, кизүлек итүне үзенә сорап алды. Барыбер йоклый алмый, Вәгыйз абыйсын коткара алмавына өзгәләнә. Өченче аен биредә хезмәттә саналса да, лагерьда тудырылган шартларның адәм балаларына карата шулкадәр кешелексез булуын һаман акылы сыйдырып бетерә алмый, моның төбендә нинди сер ята икән, дип уйлана. Рядовой составка урыс булмаган халыкларны гына алалар. Фронтка җибәргәнче, урыс теленә өйрәтү өчен, дисәләр дә, чынлыкта, командирларның үзара урысча сөйләшегез, дигән әреннән башка бернинди өйрәтү юк... Егетнең уйларын Вәгыйз абыйсының ыңгырашып саташуы бүлде. Бүген ул ешрак бутала. Авылны, хатыны белән балаларын телгә ала, әтисенең исемен әйтеп: «ишекне ач»! дип кычкырды. Әнә, бу юлы ниндидер ризык сорый, «ит», диюе бугай. И-их, болай азапланырлар идемени алар кешечә тукландырсалар! Котдус абыйсы да йокламаган икән, акрын гына эндәште:
– Энем, безне шулай берәм-берәм ачтан үтереп бетерерләр микәнни?
Нәрсә әйтсен соң моңа каршы Кашшаф. Ул да башка камырдан түгел, авылдан чыккан. Аңа да артыгы мәгълүм түгел. Әмма шунсы бәхәссез: моның төбендә аңлашылмый торган иблис мәкере ята. Алар буыны өчен ул ачылмаган сер булып калырга мөмкин. Килер вакыт, сер пәрдәсе алыныр, бәлки, без капчыкта ятмый, диләр бит. Анысы инде киләчәк эше. Ә хәзер? Хәзергә Котдус абыйсы аннан җавап көтә. Яшь булса да, җиде сыйныф белеме өчен укымышлыга саный ул аны.
– Котдус абый, алай гына үтереп бетерә алмаслар. Күп ич без. Беребез китсә, аның урынына икенчебез, өченчебез килә, – дип сөйли башлады Кашшаф. Аннары аның башына: нишләп мин кызыл коммунист шикелле сөйләнәм соң әле, мондый җавап көтәмени ул, дигән уй килде. – Мондагы хәлләр турында Мәскәүдә белмиләрдер, дип уйлыйм мин. Әгәр белсәләр, килеп тәртип урнаштырырлар иде. «Сүз иясе белән йөрми», диләр. Иртәме-соңмы, барыбер тиешле җиренә барып ирешер, шуннан соң җаваплы кешеләре җәзасын да алыр. Миңа калса, башкача була да алмый торгандыр.
– Рәхмәт, туганай! Сүзләрең күңелемә май булып ятты. Югыйсә мондагы башбаштаклыкны күреп йөрәк елый. Кызык та, кызганыч та булган бер нәрсә сөйлим әле, – диде Котдус агай, җанланып. – Син өченче ротадан безнең районның күрше авылдан Хәмит атлы ир затын белә идең микән? Безнең елгылар тирәсе. – Кашшафның «әйе», диюен ишеткәч, Котдус дәвам итте. – Шул Хәмит, Суслонгерга эләккәч, дүрт айдан артык фронтка китә алмыйча җәфаланган, буй кыска тегенең, метр ярымнан чак кына артык. Җитмәсә, болай да ябык нәрсәкәй, ачлыктан гел үсмер бала кебек кенә калган. Без килгәнче, сентябрь башында оештырып фронтка озатылган җыелма полкка эләгәсе булган, стройга тезелгән җирдән полк командиры «буең кыска», дип, ошатмыйча калдырткан моны. Икенче мәртәбә – инде без монда чагында – оештырылган фронтка озатуда тагын калдырырлар дип куркып, буйчанрак күренер өчен, аягы астына түмәркә кисәге куеп баскан. Үткән шулай стройда икенче рәткә басып. Соңыннан «пичәтле» адымнар белән плац аша барганда, полкны кабул иткән югары чиндагы офицерлар иң арттан атлаучы кечкенә буйлы сугышчыны күреп бик гаҗәпләнгәннәр. Полк командиры калдырмакчы да булган, соңгы мәлдә Хәмитнең нинди хәйләгә баруын белгәннән соң көлгән дә: «Ладно, возьмём уж его, будет служить при штабе», дигән.
Әңгәмәгә Борис кушылды. Аны да йокы алмый, күрәсең. Вәгыйзнең үлем хәленә килеп җитүендә күпмедер дәрәҗәдә үзен гаепле саный ул – «килми бит!» дип, апасының лагерьга һаман килмәвенә өзгәләнеп сөйләнүен Кашшаф соңгы көннәрдә еш ишетә. Авылдашлар өлешенә керүе өчен вөҗдан газабы кичерә булыр. Борисның:
– Ашханада Иванов килганнан бирлы часто эчү оештыралар икан, – диюе игътибарын җәлеп итмәгән иде. – Мәҗлес барышында сөяк-санак, азык калдыкларын тышка тәрәзәне ачып кына ыргыталар, – дип дәвам итүенә сагаеп колак салды. Ыргыткан калдыклардан ач курсантларның кайчагында ит кисәкләренә кадәр табып алуларын ишеткәч, күңелендә ниндидер өмет чаткысы кабынуын тойды. «Бәхет елмаеп, берәр юньле ризык юнәтә алсак, шуның ярдәмендә Вәгыйз абыйны тернәкләндереп җибәрә алмабызмы әле?» дигән хыялый уй туды башында. Ул – табиб түгел. Авылдашына хәзер беркем ярдәм итә алмаячагын, аңарда инде кире кайтара алмаслык процесслар башлануын белми иде шул. Аңа хәзергесе кадерле. Борисның:
– Буген кайсынындыр туган кунын байрам италар бугай, – диюен ишетүгә, Кашшаф аягына ук торып басты.
– Нишләп монда ятабыз соң әле без, әйдә киттек! – диде ул, кайнарланып. Борис никтер урыныннан кузгалырга ашыкмады. Ятуын белә. Башка чагында бер әйтү белән ярдәм итәргә ашыга иде, ни булган моңа, дип уйлады Кашшаф, сәерсенеп.
– Син ашыгасын. Уйларга кирак, – ди әнә чуваш. – Калдыкларны ташлагач, исырыклар тышкы якка чыга. Тамакы да тарта инды. Ансы быр хал, алар бит чылбырдан этларны ычкындыра. Этлардан талата курсантларны. Шулай кызык таба. Бер кеше да качып котыла алмый. Шуна анда баручы хазыр аз, – дип ачыклык кертте Борис, ашыкмавының сәбәбен аңлатып. Барам дигән җиреңнән бармассың. Сөйләнүдән нинди мәгънә соң, дигән шикелле Кашшаф кулын селтәде.
– Этларга каршы быр юлын былам да инды, – диде шулчак Борис, икеләнүле тавыш белән.
– Нинди юл ул, әйт, сузма! – Кашшафның сабырсызлануы тавышына чыкты.
– Уска бушлат или телогрейка киясын, кулга чолгау урыйсын. Шунда ук дау кадак урнаштырасын. Эт уска ташлангач, кулны алга суз – ул аны кабачак. Авызга кадак кадалган эт башка тешлами, чинап кача.
Әнә ничек. Усал этләргә каршы торуның әллә нинди юлларын белә бу. Сынап карарга ярыйдыр моны. Авылдан алып килгән телогрейкасы исән әле, кадактан күп нәрсә юк. Портянка-чолгау проблема түгел. Барырга, дигән уйга килделәр.
Караңгылыкка чумган землянка һәм бараклардан аермалы буларак, батальон ашханәсенең тәрәзәләре электр уты яктысыннан гөлт иткән. Яктылыкны ашханәләр һәм полк штаблары өчен махсус көйләнгән танк моторларын эшләтеп алалар. Командный состав яши белә, дип уйлап куйды Кашшаф, күңел эчкәресендә баш калкыткан ачу хисен басарга тырышып. Офицерлар өчен торакларда да шундый ук ысул белән ильич лампалары кабызыла.
Әллә киләсе кеше инде килеп киткән, әллә Борис әйткәнчә, этләрдән талатудан куркалар – ашханә тирәсендә җан әсәре күренми. Эчтән җыр сузганнары ишетелә, ул әледән-әле кемнәрнеңдер кычкырып куюы, сүгенү авазлары белән аралаша. Кашшаф ярымкараңгыда сөяк-санак табып булыр микән, дип юкка борчылган. Юллары уңар кебек: ачылмалы зур тәрәзәдән төшкән саран яктылыкта шул турыда ук кар өстендә чәчелеп яткан ниндидер әйберләр шәйләнә. Егетләр килгән шәпкә шунда ташланды. Исерекләр ыргыткан калдыклар икәнлегенә шик юк: ике-өч кенә кабып куелган ипи телемнәре, ярып пешерелгән бәрәңге яркалары, тозлы кыяр калдыклары, аннан- моннан гына кимерелгән берничә сөяк кисәге, хәтта итен каезлап алганнан калган каз түшкәсенең скелетына кадәр бар иде монда.
– Кара, нәрсә таптым, – диде Кашшаф акрын тавыш белән, табылдыгын Бориска күрсәтеп. Алар үзләре белән биштәр алганнар иде, тапкан бер нәрсәләрен шунда җыялар. Кашшаф түзмәде, каз скелетының батынкы урыннарында калган ит кисәкләрен куптарып ала башлады. – Мә, син дә сыйлан, – диде, иптәшенең, авызына бер-бер артлы ике кисәк озатты. Юньләп ит ризыгы күрмәгәннәренә тиздән өч ай тула шул инде. Онытылып барган тәмнең рәхәтләндергеч ләззәтен озаклап сузарга чама юк, теләсә кайсы мизгелдә «хуҗалар»ның килеп чыгу куркынычы бар. Курсантлар тыелып кала алмады, каз «түшкәсен» икесе ике яктан тотып урталай сындырдылар. Һәркайсы үз өлешенә тешләрен батырды. Яшь, таза тешләр өчен нәрсә соң ул йорт кошының юка һәм йомшак сөяге – аз-маз калган ите белән алары да тураклана. Бермәл кышкы һавада егетләрнең шатыр-шотыр китереп чәйнәүләре генә ишетелеп торды. Алар бу шөгыльләренә шулкадәр нык бирелгән иде, хәтта ике хәрбинең яннарына килеп басканнарын искәрмәделәр.
– Ба-а, тут оказывается не только мы гостим, – дип эндәшүгә сискәнеп киттеләр. Комбат ич бу! Димәк, эчтә сыйланучыларның берсе шул. Егетләр аптырашта. Үзләрен ничек тотарга белмиләр. Карак хәлендәме алар хәзер, әллә чүплектә азык эзләп казынучы саилчеләрме?
– Иванов, – дип кычкырды яхшы ук кызмачаланып өлгергән майор, ачык калдырылган ишек ягына борылып. – Поди-ка сюда. Егетләр ниндидер күңелсезлек килеп чыгасын сизенде, тизрәк моннан таю ягын карарга кирәк. Тик ничек? Комбат болай гына җибәрергә охшамаган. Кашшафның дошманы лейтенант Ивановны чакырмас иде. Ивановка ул арада кем әйткәндер – чыгып та җитте. Кул фонаре тоткан.
– Ты что говорил тогда про собак, на любителей халявной еды натравливаешь? – дип сорады аннан майор.
Тегесенең «Так точно!» дигән җавабын ишеткәч:
– Ну что ж, давай посмотрим, – дип, көндәлек тормыш ыгы-зыгысы турында сүз баргандай гына әйтеп куйды.
Фонарь белән яктыртып, Иванов, калдыклар эзләп килүчеләрнең элек үз буйсынуындагы взвод сугышчылары икәнлеген таныгач, ифрат сөенде. Шатлануын яшереп тормады:
– На этот раз от меня не уйдешь! – диде Кашшафка, теш арасыннан сыгып чыгарып.
– Эттан талаталар хазыр, качарга кирак, – бусы дустына гына ишетелерлек итеп Борисның әйтүе.
«Бер, ике, өч», дип санадылар да икесе берьюлы землянкалары урнашкан якка ташландылар. Артта әче итеп сызгыру ишетелде. «Фас!» дип кычкырдылар. Этләрнең усал ырылдап үзләре артыннан ыргылуын сизде Кашшаф. Эшләр харап, болай булгач. Йөгергән уңайга алдан әзерләнгән чолгауны кесәсеннән тартып чыгарды. Икенче кулы буш түгел, анысында азык калдыклары салынган биштәр. Ташлап калдырырга кызганды, ул әле һаман андагы калдык-постык белән Вәгыйз абыйсын аягына бастырырга өметләнә иде. Шул харап итте дә, чолгаулы кулы белән телогрейкасының түшеннән кадакны тартып алырга өлгермәде, кисәк тукталып, өстенә сикергән овчаркага таба борылуына, дәү гәүдәле җанвар бөтен авырлыгы белән аңа килеп бәрелде. Дөресрәге – кулындагы биштәренә. Кашшаф та, эт тә бер масса булып кар өстенә тәгәрәделәр. Каяндыр укыганы бар: эт талаганда битне каплап йөзтүбән ятарга кушалар. Овчарканың юл капчыгына туры килүе аны берничә секундка булса да коткарып калды. Күз кырые белән генә Бориска ташланган этнең чолгау уралган кулдан кабып алуын күреп өлгерде, икенче мизгелдә колагына чинау авазы чалынды. Дустының алдан сөйләшенеп куйган планы барып чыкты, димәк. Этләр икәү генә булган ахры, башкалары күренми.
– Бар, син, кач! – дип кычкырды Кашшаф. – Землянкадан иптәшләрне алып килергә тырыш!
Борисның иптәшен калдырып китәргә исәбе юк иде бугай. Шулай да тыңлады, берничек ярдәм итә алмаячагын аңлагандыр, күрәсең. Моңа ашханә янында гына торып калмыйча, фонарь утын аларга юнәлткән төркем якынлашуы да сәбәп булгандыр. Кемне-кемне, Кашшаф Хәкимовны эт тырнагыннан коткаруга Иванов юл куймаячак. Комбат, ашханә мөдире, тагын берничә мәҗлестәш күңелле гөрелдәшеп кар өстендә адәм баласы белән шул адәм баласының күп меңләгән еллардан бирле дүрт аяклы дусты саналган җан иясе әүмәкләшкән урынга якынлаштылар. Тик бу – кеше белән этнең өйрәнү өчен үзара дус, тату әүмәкләшә торган очрагы түгел, монда аларның бугазга- бугаз килеп алыша торган урыны. Бериш явыз бәндәләр, шәхси рәхәтлекләрен канәгатьләндерер өчен, икенче берәүләрне коточкыч шартларга куйганнар һәм менә хәзер ерткыч хәленә китереп, борынгы заманнардагы кыргый инстинктын кузгаткан эт-бүрене, ачлыкка чыдый алмыйча, яннарына килгән шул мескенгә өстергәннәр. Кайсы өстен чыгар?
– Ну ты даёшь, Иванов, – дип сөйләнде майор, кәефләнүдән кулларын угалап. – Наслышан о твоих проказах, но не подумал, что дойдёт до такой степени.
Бу чагында инде эт биштәрне туздырып-умыргалап ташлаган һәм Кашшаф өстенә сикереп, аның беләге турысыннан телогрейкасын капкан, чалкан әйләндерергә теләп ары-бире тарткалый иде. Егет моны яхшы аңлый, әгәр җанвар аркан әйләндерсә, беттең – бугазыңнан бер генә кабачак. Ничек кенә иптәшләре килеп җиткәнче сакланырга соң?! Фонарьдан төшкән яктылык тасмасы, тегендә-монда уйнаклап, овчарканы тагын да ярсыта бугай, ул ачулы ырылдап җиңне умыра. Күрәсең, Иванов этләрне ничек котыртырга икәнен яхшы белә.
– Товарищ майор, у меня с этим курсантом особые счёты. Пускай собака загрызёт до смерти? – диюен Кашшаф ишетте дә бугай, ишетмәде дә. Ул барлык акыл һәм ихтыярын эткә бирешмәүгә туплаган.
Бу чагында котырынган эт аны аркасына әйләндерде. Тик бугазыннан кабарга өлгермәде, кайсыныңдыр саллы күсәге сыртына килеп төште. Эт чиный-чиный читкә ыргылды.
– Кто такие? – бусы майор тавышы.
Нәрсә булуын әлегә аңышып өлгермәгән Кашшаф йөзеннән кулларын алды. Ниндидер кешеләр басып тора. Ивановның кул фонаре инде аларны яктырта. Алар взводының курсантлары. Кай арада килеп җиткәннәр әле болар, Борис землянкаларына кайтып җитәрлек вакыт та узмады ич. Аны шатлык биләп алды. Ярый өлгерделәр. Берничә секундка соңарсалар да, ул исән калмас иде. Иң алдан Борис белән мишәр егете Газиз басып тора. Алар янәшәсендә Котдус абыйсы, аннан соң мордвалылар һәм башкорт Мортаза, арттарак удмурт Сергей да күзгә чалынды кебек. Бөтенесе уннан артадыр. Нужа дилбегәсен бергә җигелеп тартканлыктан, барыбер авырлык килгәндә ташламыйлар, рәхмәт инде. Кашшафның күзләре яшьләнде. Ул яткан җиреннән торып утырды, шулай да аягына басарга ашыкмый. Сорау бирелгән. Комбат һәм аның яраннары җавап көтә. Тынлык озаккарак сузылды. Арада Газиз кыюрак булып чыкты (моны Кашшаф бер генә искәрмәде), телгә килде:
– Мы, товарищ майор, бойцы из взвода лейтенанта Сидоренко и пришли выручить своего товарища от неминуемой гибели, – дип, беркадәр мишәрчәрәк акцент белән шартлатып җавап бирде.
– Откуда взял, что твой товарищ погибает? – диде комбат, чын-чынлап гаҗәпләнеп.
– У нас в землянке от голода его односельчанин умирает, и мы знали, что он со своим другом отправился в поисках остатков пищи в сторону столовой. Всему батальону известно как издевается лейтенант Иванов над курсантами пришедшими к помойной яме в надежде найти что-нибудь съедобное, натравливает собак на них.
Комбат мондый ук тапкыр һәм тәвәккәл җавапны көтмәгән иде булса кирәк. Беравык ни әйтергә белмичә торды. Аннары ниндидер катгый карарга килде. Тавышына боеру тоны иңдереп:
– Заберите своего товарища и возвращайтесь в свою землянку! – дигән әмер ирештерде. Үзенекеләргә: – Пошли за мной! – өне чыгарып, ашханә ягына атлады. Иванов нәрсәдер исенә төшерергә теләп авызын ачкан иде, – отстань! – дип кул гына селтәде.
Кашшафны иптәшләре күтәреп торгызды. Котдус абыйсы, Борис, Газиз, Мортаза һәм башка хезмәттәшләре бер-бер артлы килеп кочакладылар. Сөйләүләренчә, землянкага кемнеңдер кайтуын көтеп тормаганнар, бәла буласын алдан сизенеп, ярдәмгә ашыкканнар. Газиз, Котдус абыйларына төртеп күрсәтеп:
– Әнә, аңа әйт рәхмәтеңне. Сез цыгып китүгә үк: «Әйдә, артларыннан барыйк», дип безне тыкырдата башлады, – диде.
Землянкаларына кайткач, «буржуйкага» кабат утын өстәделәр. Алган тәэсирләрдән күпләрне йокы алмады. Кашшаф төнозын саташып яткан Вәгыйз абыйсының баш очыннан китмәде. Таң алдыннан авылдашы аның кулларында соңгы сулышын алды...
Мәңгелеккә күчү
Кашшаф карт, авыр уйларыннан арынырга теләп, башын чайкады. Вәгыйз агайның үлеменә җитмеш өч елдан артык вакыт узса да, үзләре өч ай чамасы иза чиккән землянкалары янында (урынын ялгыштырмаса – шул) аның уй- кичерешләре кабат яңарды. Авылдашлары артыннан ачтан үләргә үзләренә дә чират җиткән иде, ярый инде соңгы чиктә Борисның апасы ризык төяп килеп җитте. Аны өч кешегә өч атнага җиткерделәр. Декабрь ае ахырында өчесе дә фронтка озатылучы җыелма полкка эләкте. Әнә шул үлүдән коткарды. Җиңү язы җитеп, янә бер елдан туган авылына кайткач, Кашшаф Котдус абыйсының сугыштан әйләнеп кайтмаганын белде. Тугрылыклы чуваш дусты Борисның аннан соңгы язмышы аңа билгесез. Котдус абыйсы һәм Борис белән, яраланып госпитальгә эләккәч, юллары аерылды. Хат алышмадылар. Хәер, андый буталчыкта кая ди инде хатлар алышу. Кызганыч, әлбәттә. Кирәк иде. Менә хәзер, гомер кышы капка какканда гына, элекке фронтовик моны аңлагандай булды. Бу тормышта бер генә яшибез ләбаса. «Дөньяда без кунак кына», дип юкка әйтмиләрдер. Кашшаф Хәкимов Борисны беркайчан да эзләтеп карамавына чын-чынлап үкенү хисе кичерде. Авылларына әйләнеп кайту белән, оныгына элекке дустының аннан соңгы язмышын теләсә ничек ачыкларга кушачагын күңеленә беркетте. Ул соңгы елларда яшәү мәгънәсе турында еш уйлана. Унынчы дистәсен ваклап килә. Сугыштан кайткач, төпкә җигелеп колхоз йөген тартты. Әүвәл кырчылык бригадасын җитәкләде, читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Авылдашлар, ышаныч күрсәтеп, күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп сайладылар. Утыз ел рәислек итү дәверендә аны арттагылар рәтеннән районда алдынгылыкка чыгарды. Пенсия яшенә җиткәч тә, биш ел эшләде әле. Буталыш заманы башланып, илнең асты- өскә килгәч, ул һәм аның кебекләр көнне төнгә ялгап дистә еллар дәвамында тир түгеп тудырганны елгыр адәмнәр кыска вакыт эчендә уңга-сулга таратып бетерде. Күпчелек гавам ярык тагарак янында калды. Мондый оятсызлык югары пост биләүчеләрнең дәшми-тынмый (әллә хуплаулары?) күзәтүе астында дәвам иткән буталыш чарасыз итте. Шуның өчен кан койдымыни алар, шуның өчен коммунизм таңы аттырабыз дип тырыштымы? Соңгысының чынга ашмас хыял гына икәнлегенә Кашшаф Хәкимов күптән төшенгән иде. Тик СССР дип аталучы гаять зур илнең ничек тиз арада таралып бетүен аңлый алмыйча башы катты. Соңыннан ул озак вакытлар, кыйбласын югалткан кеше кебек, үз-үзен кая куярга белмичә йөрде. Хатыны Сабира мәчеткә барып карарга киңәш итте, урыны оҗмахта булсын. Ни гаҗәп, дин йортында Кашшаф агай күңеленә ниндидер рәхәтлек таралып, тынычланып калуын сизде. «Күптән монда киләсе калган», – дип уйлады, үкенү хисе кичереп. Өйлә намазларына нибары өч-дүрт, ә җомганыкына, күп дигәндә, ун-унике кеше җыела икән. Алары да өлкән яшьтәгеләр. Арада иң карты – туксанны узганы – ул. Җитмеш, сиксән яшьлекләр бар. Иң яшь дигәне дә алтмышны тутырган инде. Димәк, дингә аз тартыла халык. Күбрәк тормыш артыннан куа. Ә тормышның узгынчы гына, «ә» дигәнче үтеп киткәнлеген аңлар өчен, нәкъ менә монда килергә кирәк икән. Хәзер хәтере юк инде, аять-сүрәләрне дә исендә калдыра алмый. Ике еллап йөрү дәверендә нибары өч сүрә ятлый алды. Мәчет имамы:
– Бер дә аптырамагыз, Кашшаф абзый, ниятләвегез дөрес булсын. Җитешеп намазга бастыгыз ич. Аллаһ кабул кылыр, иншалла, – дип юаткан була. Бәлки, шулайдыр да. Карт фронтовик Суслонгерда ачлыктан һәм авырулардан вафат булганнар рухына намаз уку уе белән дә килгән иде. Шуңа, әзерлеген алдан күрде. Ислам йоласы кушканча, үзе белән алып килгән комганына суын салып, тәһарәт алганнан соң, кыйбла ягына карап намазлыгын җәйде һәм догасын башлау хәстәренә кереште. Шофёры белән оныгы Камил аның шул чагына туры килде. Бер-берсенә карашкач, «комачауламыйк», дип, тагын кире борылдылар. Берничә минуттан соң нәрсә буласын белсәләр, борылып китү түгел, аларны моннан куптарып алып та булмас иде дә бит. Күрәчәккә шулай язылгандыр инде. Хәер, бар да Аллаһ кулында!
Кашшаф агай намазын:
– Илаһи ният кылдым, – дип башлады һәм кемнәргә багышлавын күз алдына китергәннән соң, «Фатиха» сүрәсен укырга кереште. – Әгуузү билләәһи минәш- шәйтанир-раҗим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. – Хәтерендә шулчак яңарган Котдус абыйсының йөз чалымы догасының сүзләрен оныттырды.
«И-их, – дип өзгәләнде карт, – хәзрәт тә, намаз укыганда, башыгызга чит фикер кертмәгез, дип әйтә. Нишләп игътибарымны башкага юнәлтәм соң әле мин», һәм ул, тагын фикерен бер ноктага туплап, зиһенен эшкә җигәргә тырышты. – Әл-хәмдүлилләһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәә-нир-рахиим. – Янә онытты. Кашшаф агайның үз-үзенә ачуы килде. Элегрәк дингә киләсем калган, яшьрәк чакта өйрәнгәннәр онытылмый ул. Менә бит, намаз укырга ният иттем, ә үзем хыял диңгезендә йөзәм, дип пошынды. Күз алдына кабат Вәгыйзнең сурәте килеп басты. «Чү, ул исән түгелме соң? Әнә ич, землянка ишегеннән чыгып килә. Нидер әйтә дә бугай. Юк, сөйләшми икән, кулын изәп, үзе артыннан иярергә чакыра. Бармыйча булмый инде, берәр төрле ярдәм кирәктер». Элекке фронтовикның кинәт күзләре томаланып, дөнья караңгылыкка чумды. Колакларында әче сызгыру барлыкка килде. Әллә нинди сәер халәттә сизде ул үзен. Намазлык өстендә утырган җиреннән, җаны гәүдәсен калдырып чыга кебек. Никтер ул бернинди курку хисе кичермәде. Сызгыру дәвам итте, көчәйгәннән көчәеп, соңгы ноктасына җитте дигәндә, өзелеп, тып-тын булып калды. Алда нурлар чәчеп торган иксез-чиксез иркенлек ачылды. Кашшаф картның тәненнән аерылган җаны шул чиксезлеккә омтылды.
Камил шофёры белән әйләнеп килгәндә, бабасының сәҗдәгә оеган җиреннән тынсыз калган гәүдәсен күреп, тораташтай катып калды. Болай булыр дип башына да китермәгән иде ул. Адәм баласының соңгы сулышын кайда һәм кайчан аласын Аллаһтан башка беркем белми шул. Фанилыктагы ахыргы тукталышына ашкынган икән бахыр.
Авылына алып кайткач, икенче көнне, Кашшаф агайның җәсәден сугыш ветераннарына тиешле хөрмәтләүләр белән зиратта хатыны Сабира янәшәсенә җирләделәр.
"КУ" 5, 2018
Фото: pixabay
Теги: повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Хаттә укырга куркыныч.Бу хәлләрне күрергә язмасын.
0
0