Фирдәвес Хуҗин

  • 15 май 2020 - 09:00
    Сугыш күләгәсендә (ахыры)
    Элекке фронтовикның кинәт күзләре томаланып, дөнья караңгылыкка чумды. Колакларында әче сызгыру барлыкка килде. Әллә нинди сәер халәттә сизде ул үзен. Намазлык өстендә утырган җиреннән, җаны гәүдәсен калдырып чыга кебек...
    1114
    0
    4
  • 14 май 2020 - 13:00
    Сугыш күләгәсендә (дәвамы)
    Кашшаф Борисның бармагы төртеп күрсәткән тарафка күз салды – анда чыбык-чабык арасыннан кеше аяк бармаклары тырпаеп күренә түгелме соң? Өем астында ниндидер шәрә аяк шәйләнә. Сержант кушуы буенча, чыбыкларны як-якка араладылар. Күз алдына килеп баскан күренештән чәчләр үрә торырлык...
    551
    0
    1
  • 13 май 2020 - 11:00
    Сугыш күләгәсендә (дәвамы)
    Иртәнге барлауда батальонның өченче ротасыннан ике солдатның юкка чыгуы билгеле булды...
    912
    0
    4
  • 12 май 2020 - 11:00
    Сугыш күләгәсендә (дәвамы)
    Харис Зөлфирә белән Маһруйбикәне ияртеп, ерак Суслонгерга сәфәр чыгар. Дүртенче тәүлек дигәндә, урман арасында юлларына угрылар аркылы төшәр. Чанага төялгән азык-төлекне «яхшылык» белән бирмәгәч, өч юлбасарның берсе йодрык сугышында үзләренә көчле каршылык күрсәткән картка арттан пычак белән кадар...
    898
    0
    1
  • 11 май 2020 - 14:00
    Сугыш күләгәсендә (дәвамы)
    Суслонгерда ничә ай тотасылары билгесез, көчне сакларга кирәк. Дошман илнең үзәгенә ыргыла, Совинформбюро хәбәрләренә караганда, фронтларда хәлләр бер дә куанырлык түгел. Ә монда атарга өйрәтү түгел, кулга винтовка да тоттырганнары юк...
    856
    0
    3
  • 10 май 2020 - 13:00
    Сугыш күләгәсендә (повесть)
    Салкын окопларда ятып, өсләренә дошман «Тигр»лары сытып үтерергә омтылып килгәндә, маңгайга бәреп чыккан тирне дә сөртмичә, сулышын кысып, «ПТР»ның тәтесенә баскан чаклар, Суслонгердагы ачтан үлмәс өчен җан тартышулар белән чагыштырганда, пүчтәк кенә булган кебек...
    996
    0
    2
  • 9 май 2020 - 17:00
    Без белмәгән сугыш (ахыры)
    Мирзәхмәт Муллахмәт улы Муллахмәтов үзенең үткән озын тормыш юлында ачлы-туклы балачак михнәтләрен дә, өрлек кебек егет чагына туры килгән каһәрләнгән сугышның әйтеп бетергесез газапларын да артыгы белән татыган...
    805
    0
    1
  • 8 май 2020 - 14:00
    Без белмәгән сугыш (дәвамы)
    Бармаклары белән дүрт баласы барлыгын күрсәтеп, исән калдыруларын тәгәри-тәгәри ялварып сораган немецны теге бәндә, иптәшләре каршы килүенә карамастан, барыбер аткан...
    438
    0
    1
  • 7 май 2020 - 17:00
    Без белмәгән сугыш (документаль бәян)
    Исәпсез-сансыз бәрелешләрнең берсендә Мирзәхмәт янында гына мина ярылудан нык контузия ала. Колаклар берни ишетми башлый. Аңа медсанбатка яки госпитальгә, һич югы лазаретка барырга кирәк. Ә кайда соң алар?
    843
    0
    1
Реклама