Штурман язмалары (дәвамы)
Безнең полкта, яңа төр самолётларны сынаганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Сынауларны һәрчак яхшы уздырган экипаж төшеп утыру полосасына юнәлгәч, күз алдында ялгышлык җибәрде, шассилары нарат агачларына бәрелеп, самолёт әллә-кайларга мәтәлеп төште. «ТУ-4»нең ватылып-яньчелеп беткән төп корпусы бер урында, канатлары икенче җирдә, ә койрыгы тагын читтә ята иде...
Әсәрне башыннан монда басып укыгыз.
Яңа урында
Тормыш бер урында туктап тормый, гел алга бара. Хәрби хезмәтем Ерак Көнчыгышның кырыс табигать шартларында дәвам итте. Салкын озын кышларны кыска һәм юеш язлар, ә язларны кояшлы көннәргә саран, сүрән җәйләр алыштырды. Җәйләрдән соң капылт кына көзләр килде, аның үкчәсенә басып ашыккан кышның утрауда һәм Тын океан киңлекләрендә тантана итүен сизми дә каласың. Шул рәвешле, башлы-күзле булганнан соң, Шахтёрскида яшәвебезнең биш елы үтеп тә киткән. 1954 елның карлы-яңгырлы октябрендә мине – полк штурманының урынбасарын алыштырырга Чиләбедәге курсташым Борис Лепилов килде. Мин үз чиратымда аның урынына Белоруссиянең Минск өлкәсенә урнашкан «Слуцк» авиаполкына күченергә тиеш идем. Ул елларда мондый ысул еш кулланыла һәм нормаль хәл санала иде. Ун елдан артык күрешми торган арада Борис нык үзгәргән: иңбашлары калынаеп, йөз-кыяфәтенә акыл утырткан чын ир-егет чалымнары кергән. Майор погоннары аңа олпатлык өстәп, килеш-килбәтен тагын да күркәмрәк иткән. Мин бу хакта сабакташыма әйтергә теләп, авызымны ачкан идем, өлгермәдем, ул алданрак: «Сиңа майор мундиры бик килешә», – дип, комплимент белдерде. Борисны торагыбызга чәйгә дәштем. Штурманнар мәктәбендә безне укыткан офицерларны, курсташ дусларны, уртак танышларны искә төшереп, озак кына сөйләшеп утырдык, сугыш гарасатында һәркем үз башыннан кичергән һәм аеруча истә калган эпизодларны телгә алды. Лепиловның үтенече буенча аны бу якларның табигать үзенчәлекләренә бәйле хезмәт итү тәртибе, экстремаль шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге белән таныштырдым (алдан белеп торуы хәерле). Бик җылы хушлашып аерылыштык.
Яңа урында мине Чиләбедәге курсташларым – эскадрилья штурманнары капитан Григорий Шубин һәм капитан Николай Срыбник каршылады. Алар мине гаиләм белән тимер юл вокзалыннан ук килеп алды. Ни әйтсәң дә, чит- ят җирләрдә элеккеге таныш-сабакташлар якын туганнар кебек тоела икән. Икенче көнне полкташлар белән танышканда да, курсташларым янымда иделәр, һәм аларның булуы субординация таләп иткән рәсми корылыкны күптәнге танышлар арасында гына була торган эчкерсез гадилек белән алыштырды. Полк командиры минем документларымны күздән кичереп һәм түшемә таккан орден-медальләргә ишарәләп: «Күрәм, иптәш майор, сез – сугышта катнашып, казна ипиен юкка гына ашап ятмагансыз. Төньякның кырыс табигать шартларында героизмга тиң очышларны да күп ясагансыз. Бу турыда хәрби бүләкләрегез һәм командованиегез тарафыннан бирелгән характеристикагыз әйтеп тора. Безнең лачыннар белән тәҗрибәгезне уртаклашырсыз дип ышанам! – дигән сүзләр белән кулымны кысканнан соң янәшәсендәге офицерларга күз йөртеп чыкты һәм, – шулай бит, иптәш офицерлар?! – дип нәтиҗәсен чыгарып та куйды. «Бер әмерне ике мәртәбә кабатлый торганнардан түгел, ахры», – дигән уй чагылып узды башымнан. Уемда ялгышмавыма соңыннан күп тапкырлар инандым: подполковник Морозов таләпчән һәм кырыс табигатьле, шул ук вакытта гадел кеше булып чыкты, аның кул астындагы «Слуцк» полкын еш кына дивизия, ә кайчакларда һава армиясе күләмендә үрнәк итеп куялар иде. Шулай да адәм баласы хатадан хали түгел шул, тормыш чынбарлыгында бөтенесе ал да гөл булып бетә алмый.
Һәлакәт
Безнең полкта, яңа төр самолётларны сынаганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Мин инде бу вакытта «Слуцк»та өченче елымны хезмәт итә идем.
1956 елның көзендә полкыбыз белән яңа реактив «ТУ-4» самолётының төзелешен теоретик яктан өйрәнә башладык, бер үк вакытта анда кемнәрдер сынау очышы да ясарга тиеш. Ошбу җаваплы эшкә Гричук һәм Горбунов экипажы алынды, аларны ирексезләүче юк, әлбәттә, бөтенесе ихтыяри тәртиптә. Моңа кадәр әллә ничә төр машинаны уңышлы «иярләгән», сынауларны һәрчак яхшы уздырган экипаж төшеп утыру полосасына юнәлгәч, күз алдында ялгышлык җибәрде, шассилары нарат агачларына бәрелеп, самолёт әллә-кайларга мәтәлеп төште. «ТУ-4»нең ватылып-яньчелеп беткән төп корпусы бер урында, канатлары икенче җирдә, ә койрыгы тагын читтә ята иде. Ярый шартлау булмады, югыйсә коллегаларыбызның гәүдә фрагментлары янып юкка чыгар иде, болай исә, чәчелгән-таралганын бергә җыйнап җир куенына иңдердек. Күмү мәрәсиме мондый очракка хас йола буларак, командирлар тарафыннан әйтелергә тиешле чыгышлар һәм утлы коралдан һавага залп бирүләр белән башкарылды.
Тикшерү комиссиясе сыналу үтүче яңа төр машинаның техник торышында хилафлык тапмады, авиакатастрофа очучы персоналның ялгышлыгы аркасында булган дигән нәтиҗә чыгарды. Нишлисең бит, югалтулар сугыш кырларында гына түгел, тыныч тормышта да була тора, андыйлары бигрәк авыр кичерелә икән.
Слуцкидагы аэродром үзенең мөмкинлекләре буенча зур параметрлы «ТУ-4»ләргә техник хезмәт күрсәтерлек булмаганлыктан, полкыбызны Витебскидагы «Северный»га күчерделәр, төп базабыз хәзер шунда. Мин монда отставкага чыкканчы хезмәт иттем.
Өйрәнүләр
«Северный» аэродромы да төзелеп бетмәгән булып чыкты. Шунлыктан безне, практик өйрәнүләрне дәвам итәр өчен Молдавиянең «Воронцово» аэродромына җибәрделәр. Ул Рыбинскидан ерак түгел. Эссе җәй иде, кызуга түзәр чама юк. Моңа карап кына өйрәнүләрне туктатмадылар, иртә таңнан алып, кичке эңгергә кадәр күнегүләрдә – звенолап та, эскадрилья белән дә, тулы полк составында да очабыз. «ТУ-4» самолётында ерак араларга бергә тезелеп очу әле СССР тарихында тәүге мәртәбә башкарыла һәм бу уникаль күренеш иде. Алты ай дигәндә, командование полкыбызның әзерлеген тиешле дәрәҗәгә җитте дип тапты булса кирәк, 1957 елның август ахырында полкыбыз тулы строй белән Полоцкидан көньяктарак урнашкан «Бецкое» аэродромына килеп төште. Яшәү урыныбыз Витебскида, «Бецкое» аэродромы аннан 100 чакрым ераклыкта. Көн саен иртә таңнан торып, шулкадәр араны вахта методы белән йөреп эшләргә туры килә. Полктагы личный составның күпчелеге сугыш юлларын үткән, еш кына үлем белән күзгә-күз очрашкан кешеләр, мондый гына авырлыклар безнең өчен әллә ни катлаулы булып тоелмады.
Адаптация чорын үттек бугай, осталыгыбыз көннән-көн ныграк чарлана. «Югарыдагылар»дан рәхмәт сүзләре дә ишетәбез. Шулай, җае белән алдыбызга куелган бурычны үтәп килгәндә, яңа әмер ирештерделәр: 1958 елның башыннан полкыбыз авиатехник алгарышның иң заманчаларыннан саналган «АН-12» тибындагы самолётларны өйрәнү-үзләштерү этабына күчәчәк икән. Ни сәбәпледер, частебызны элекке командирыбыз подполковник Морозов түгел, ә «ТУ-4» самолётларын сынауда югары нәтиҗәләргә ирешкән полковник Сомов җитәкләячәк. Хәер, аңа кадәр дә «Слуцк» авиаполкының составы нык үзгәрде. Хәрби-транспорт авиациясенең соңгы казанышлары нигезендә серияләп җитештерелә башлаячак ошбу төр очкычларның катлаулылыгын исәпкә алып, анда очучы персоналны да медкомиссиянең җиз иләгеннән үткәрәчәкләр икән дигән хәбәр дөрескә чыкты – медицина комиссиясе бик күпләрне «АН-12»дә очар өчен яраксыз дип тапты (төшереп калдырмагайлары дип курыккан идем, минем үземне андый «афәт» читләтеп узды). Нәтиҗәдә полкны башка частьлардан китерелгән һәм яңа гына авиаучилище тәмамлаган очучылар белән тулыландырдылар.
«ТУ-4» машинасын теоретик һәм практик күнекмәләрдә өйрәнүләребез «АН-12»ләрне «үзләштергәндә» бик тә ярап куйды. Миңа очучыларны, аеруча штурманнар составын укыту-өйрәтүне тәгаенләп йөкләделәр. Моның өчен күп белергә, авиациягә кагылышлы махсус әдәбиятны укып (эштән буш сәгатьләрдә инде), аннары шуны башкаларга җиткерергә кирәк иде. Әйтик, искиткеч катлаулы радиолокатор прицеллы «Кобальт» приборы бар, махсус күнекмәләрсез аның белән берничек эш итешле түгел. Бомба ыргыту өчен яраклаштырылган индуктив дистанцияле компас белән дә шул ук хәл, өстәвенә, әле ул күптән түгел генә уйлап табылган һәм гамәлгә кереп килүче автопилот белән дә бәйләнгән. Болар янәшәсендә астрокомпас дип аталганы һәм тагын әллә ничә исемдәгеләре бар, тиз генә санап, очына да чыгарлык түгел.
Бөтен бер полк берьюлы теоретик курслар үтә алмый. Мөмкин түгел, шуның өчен әлеге эш этаплап башкарылды һәм ул 1958 елның апреленнән август ахырына кадәр сузылды. Әүвәл полкның офицер-техниклар составы «АН-12» очкычларын җитештерүче заводка барып, самолётның үзен һәм җиһаз-приборларын җентекләп өйрәнде, ә практик күнекмәләрне күпчелек офицерлар Мәскәү тирәсендәге Чкаловский аэродромына барып үттеләр.
27 сентябрь көнне алдан билгеләнгән маршрут буенча подполковник Дрожанников белән миңа контроль очыш ясау бурычы куелды. Очыш гадәти генә түгел, бортка десант та алып. Десантны картада күрсәтелгән ноктада төгәл төшерергә кирәк... Имтиханны уңышлы уздык, шуннан соң безгә автоном очарга рөхсәт иткән таныклык тапшырдылар. Бу зур сөенеч иде. Яңа төр самолётларда беренчеләрдән булып очу өчен бик күп полклар арасыннан нәкъ безнекен сайлап алулары – тагын да зур сөенеч.
Өйрәнүләр, контроль очулар, рөхсәт алулар – бер нәрсә, ә заводтан яңа чыккан, буяу исе аңкып торган машиналарны һавага күтәреп, әүвәл сынау очышлары ясау (моны авиаторлар телендә «облет-обкатка» диләр), аннары аларны берничә мең чакрым ара узып, үзебезнең база аэродромына кайтару – бөтенләй башка. Ниһаять, шулай хәттин ашкан мәшәкатьләр белән тыз- быз килеп йөри торгач, 1958 елның 1 октябре дә җитте. Бу көнне без өч этаптан торган очышка кузгалырга тиеш.
Әмер алынуга, техник состав бер-бер артлы биниһая зур «АН-12»ләрнең моторларын кабызу хәстәренә кереште. Тирә-юньне куәтле гүелдәү, тоташ үкерү авазлары күмде. Бу вакытта полк һәм эскадрилья экипажлары һәркайсы күптән инде үз урынында, һәркем баштанаяк очыш барышында үзе башкарачак эш процессын күз алдыннан кичерә.
Һава лайнерларының дүрт двигателе дә нормада каралган температурага җиткәч, кирәкле куәт белән, автомат режимга күчте. Бу инде – старт полосасына чыгарга мөмкин дигән сүз. Әүвәл майор Карлинов идарә иткән самолёт бетон полосадан салмак башланган хәрәкәтен кызулатып барды- барды да, шактый ерак тарафта җирдән аерылды... Берничә минутлык интервал белән – икенче, аннары звеноны «түгәрәкләүче» өченче «АН-12» (звено 3 самолёттан тора) нәкъ шуны ук кабатлады. Барлык эскадрильялар, тиешле биеклеккә күтәрелгәннән соң, авиаполк зур өчпочмак рәвешендә Омскига курс алды. Шөкер, очышыбызның беренче этабы уңышлы тәмамланды, барлык машиналарны исән-имин Омск аэродромына төшереп утырттык. Шулай да, һәрнәрсә майлап куйган кебек кенә бармый торгандыр инде ул. Планлаштырылган очышның икенче көнендә, Омск аэродромында, майор Карлинов экипажы лайнерының дүртенче двигателе «кәҗәләнде». Алар андагы «уналтынчы винтны» куша алмыйча сәгать ярым җәфаландылар, ә бу төр очкычларның кайсыдыр җирендә кимчелек булса, автомат режим эшләп китми, шуңа бәйле – двигательнең көче бетә. Шуңа күрә графиктан шактый соңардык.
Алгарак китеп шунысын да әйтик: нәкъ шундый ук хәл, 1970 елның 13 июле көнне «АН-12»дә Мәскәү – Лима халыкара һава линиясен ачканда булды. Ул чагында Колумбиянең Богота аэропортында, очкычыбызның дүртенче двигателендәге уналтынчы винт (шул ук винтның туры килүен кара син!) эшләп китмичә азаплады. Өлкән борттехник Мариничев белән инженер Колодий винтны тиз генә көйли алмыйча шыбыр тиргә баттылар. Җитмәсә, яннарында нервланып, экипаж командиры генерал Николай Зайцев йөренә. Аэропорт перронына «ватык» совет самолётын карарга дип, һаман саен күбрәк халык җыела башлады. Техник хезмәт бүлегеннән килеп, ярдәм кирәкмиме, дип кызыксындылар. Генерал: «Юк!» – дип җавап бирде. Ниһаять, техникларыбыз винтның «көен» тапты һәм моторлар дүртесе тиң автомат режимда эшләп китте. Көйсезлекләрнең туып торуы, күрәсең, күп төрле факторларга бәйле. Монда техник эшләнешнең югары дәрәҗәдә булмавы төп сәбәптер. Рельефның диңгез өсте тигезлегеннән 2000 метр биеклектә икәнлеген дә исәпләргә кирәк...
1958 ел вакыйгаларына әйләнеп кайтсак, 2 октябрь көнне маршрутның калган өлешен артык маҗараларсыз гына үттек. Мактану кебек кабул ителмәсен, очыш барышында техник җитешсезлекләр килеп чыкса да, штурманлык итү буенча безнең хезмәт «иң яхшы»га бәяләнде.
Яңа маршрутлар
«АН-12» самолётларын күп яклап сынап, серияләп җитештерә башлаганнан соң да, аларны үзгәртү эше дәвам итте. Төрле лайнерларда көндез һәм төннәрен ерак араларга очарга ияләнеп җиттек.
Берсендә Анадырьдан Витебскига кайту юлында, Иркутск тирәләрендә фронталь яшенле тыгыз болытлар полосасына юлыктык. Элек, мондый очракларда, яшенле урыннарны әйләнеп узарга тырыша идек. «АН-12»нең бортындагы радиолокаторлы прицел андый бәладән ышанычлы саклый икән, автомат режимда идарә ителүче һава корабы, берничә мәртәбә яшен ташының «шаярып» орынуын санамаганда, куркыныч зонаны турыдан гына исән-имин узды. Без җиңелчә курку белән генә котылдык.
Ниһаять, безгә ерак араларга очу, хәтта чит мәмләкәтләргә һава маршрутлары ачу бурычы куелды. Беренчеләрдән булып, 1962 елның 4-14 апрель көннәрендә, Пекинда тукталыш ясап, Вьетнам Демократик Республикасының Хайфон аэродромына очтык. Маршрут «ЧП»ларсыз, гадәти режимда үтте. Шул елның июнендә берьюлы ике лайнер белән, Индонезия башкаласы Джакартага барып кайттык.
Махсус йөкләмә
Безнең полкның аерым экипажларын ерак илләргә җибәрү даими төс алды. Еш кына андый экипажлар составына штурман итеп мине билгеләделәр. 1962 елның 6 декабреннән 1963 елның 24 апреленә кадәр фиргавеннәр пирамидасы белән дан казанган Мисыр иленә, һәм аннан торып Йәмән Халык Республикасына очышлар ясавыбыз истә калган. Дөресрәге, без бу гарәп илләренә озакка сузылган командировкага җибәрелдек. Йәмәнгә «АН-12» белән махсус йөкләр ташыганда, эш тә, җаваплылык та бермә-бер артты. Өстәвенә, Йәмәндә хәлләр бер дә тыныч түгел, кораллы төркемнәр арасында туктаусыз диярлек бәрелешләр бара. Асуан аэродромында бакларны ягулык белән тутырганнан соң (йөкләр бу вакытта инде күптән төялгән), төн урталарында күккә күтәреләбез. Моны Йәмән башкаласы Санага кояш чыкканчы ук килеп җитәр өчен эшлибез. Болай куркынычсызрак. Әле шундый саклык чаралары күреп тә, кайчагында хөкүмәткә каршы төркемнәрнең артиллерия утына эләгәбез. Ни кызганыч, югалтулар да булгалый. Йәмәнгә төнлә очу бер катлаулылык тудырса, Сары диңгез өстеннән үткәндә, Эфиопия һәм Согыд Гарәбстанының чикләрен бозмау зарурлыгы икенче катлаулылык тудыра. Ярый әле заманча «АН- 12»ләрнең идарә итү системасы камил эшләнгән. Тәҗрибәле экипажның очышны уңышлы башкаруына хәтта Сана аэродромының биек таулары да, элемтәнең примитив радиостанциясе дә киртә була алмады.
Гарәп илләрендә биш айга якын сузылган командировкадагы хезмәтләребез өчен югары командование күпләребезне хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итте. Полковник Николай Серов, подполковниклар Михаил Афанасьев, Иван Велигадский – Ленин орденына, подполковник Михаил Куваев, майор Гололобов һәм мин фәкыйрегезне Сугышчан Кызыл Байрак орденына лаек дип таптылар.
Хәрби-транспорт авиациясе өчен тәгаенләп җитештерелсә дә, «АН-12»нең куәте зур габаритлы йөкләр ташуда алыштыргысыз иде. Шуңа күрә дә алар 1966 елда, өлешчә, Усть-Балык-Омск нефтьүткәргечен салуда файдаланылды.
«Торба» операциясендә катнашып, төзелеш идарәсенең очучылар отряды командиры майор Фёдор Сидоренко белән берлектә, Омскидан Нефтеюганск һәм Сургут аэродромнарына ашыгыч рәвештә торбалар ташу хәстәренә керештек. Тырышуларыбызның нәтиҗәсе бушка китмәгәндер дип беләм, һәрхәлдә, грандиоз төзелеш срогыннан алда төгәлләнде.
1967 елның язында Израиль Мисыр мәмләкәтенә һөҗүм итте. Мисыр ягы Советлар иленә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Безнең дәүләт күп кенә «өченче дөнья» илләренә икътисади һәм хәрби ярдәм күрсәтеп килә иде, бу юлы да ул үзенең гарәп ярымутравында иң якын союзникларыннан саналган Мисырны язмыш кочагына ташламады – техника һәм сугыш кирәк-ярагы белән тәэмин итте, хәрби киңәшчеләрен җибәрде.
Миңа командование кушуы буенча, тиешле йөк бортка төялгәннән соң, подполковник Щетник экипажында штурманлык итәргә туры килде. Ике атна дәвамында үзебезгә йөкләнгән миссияне башкарганнан соң, 23 июньдә кабаттан туган илебезгә әйләнеп кайттык.
Чехословакия фетнәсендә...*
Варшава Договорына керүче илләрдә социализмның тулы җиңүенә ирешүне максат итеп куйган Советлар Союзы, социалистик лагерьда марксистик-ленинчыл принциплардан тайпылучылар күренсә, аларга «яхшы» сабак бирүне үзенең хакыйкый хокукы санаган. Андый сабак, иң беренчеләрдән булып, 1956 елның көзендә, яшәп килүче режимнан риза булмыйча, зур халык чуалышлары башлангач Венгриягә бирелгән. Ул чагында СССР һәм Варшава Договорындагы кайбер дәүләтләрнең дистәләгән танк һәм мотодивизияләре, искәрмәстән, Будапешт һәм башкала тирәсендәге районнарга бәреп кереп, баш күтәрүчеләрне корал ярдәмендә рәхимсез бастырган (корбаннар ике яктан да күп). Соңыннан восстание лидерларының күпчелеге җәзага тартылган, кайберәүләре хәтта атып үтерелгән. Бу гамәл белән социализм (соңыннан коммунизм) төзү идеологлары дөнья җәмәгатьчелеге алдында үзләренең көчсезлекләрен генә күрсәтеп калмаган, ә демократик яңарышка, фикер төрлелегенә юл куймаячакларын фаш иткәннәр.
Венгрия вакыйгаларыннан соң 12 ел үткәч, социалистик системаның аннан-моннан сипләп куелган фундаменты кабат чатный – бу юлы Чехословакиядә. Беренче карашка бар да яхшы кебек: 1938 елдагы Мюнхен килешүе нигезендә, Гитлер җитәкләгән нацистлар Германиясе итеге астында калган Чехословакия халкы 1945 елның маенда совет танкларының аларны килеп коткаруын беркайчан онытмыйлар.
* Бу бүлек автор өстәмәләре белән бирелә.
Ул чагында юл кырыйлап тезелеп баскан халык кызыл флаглы танклар өстенә чәчәкләр сибә, коткаручыларны кочакларына ала. Әмма шул ук вакытта, совет кешеләрен хөрмәт иткән хәлдә, үзләренчә эшләргә ирек бирүләрен сорыйлар, хәтта ялваралар. Җитәкчеләре совет иленә болай дип белдерә: «Һәр адымда үзегезнең «өлкән туган» икәнлегегезне күрсәтеп, безне түбәнсетмәгез. Без кечкенә ил, бигрәк тә сезнең белән чагыштырганда. Әмма безнең меңъеллык тарихыбыз бар, исән калу өчен халкыбыз туктаусыз көрәшергә мәҗбүр. Безнең кебек күпне кичергән халык дөньяда булса да, сирәктер. Без Гитлер Германиясен беләбез, әмма безнең Ян Гус, Ян Жижка, Гомаш Масарик һ.б. көрәшчеләребез булды. Үтенәбез, безнең белән санлашсагыз икән!»
1968 елның яз һәм җәй айларында, Кремль даирәсендәгеләр, Брежневны Чехословакия мәсьәләсендә төрле яклап тарткалыйлар, чехлар белән сентиментальләнеп тормаска, «акылга утыртырга» кирәк дип ышандырырга тырышалар, Брежнев карикатурасы төшерелгән чех газеталарын алып кереп күрсәтәләр; вазгыятькә аеграк караучылар да була, мисалга, Прагадагы илче Червоненко тупас көч куллануның хәерлегә илтмәячәген, болай эшләүнең кан коелуга китерәчәген әйтә. Чехословакиягә барып, андагы хәлләрне якыннан өйрәнгән, КПСС ҮКының консультанты Александр Бован да ике арадагы мөнәсәбәтләрне катлауландырмаска өнди. Академик Арбатов Брежнев һәм КГБның ул чактагы башлыгы Андропов белән ачыктан-ачык сөйләшеп карый, тик файдасыз – СССР лидеры туры җаваптан кача, ә баш кэгэбешник: «Әгәр бу азынулар кораллы баш күтәрүгә китерсә?!» – дип кырт кисә.
Замандашлары язуынча, Леонид Ильич йомшак характерлы, үз-үзенә бик үк ышанып җитмәгән шәхес булган. Верховный башкомандующий буларак ул әле һаман икеләнә һәм бик нык хәтере калып, 16 август көнне Дубчекка Кригель, Цисарж, Пеликанны властьтан алуын таләп итеп хат юллый. Әмма Дубчек буйсынырга теләми. Бу нәрсә, күрәсең, үпкәчел Брежневка социализмга мифик янауларга караганда да ныграк тәэсир итә – ул Политбюроның Чехословакиягә гаскәр кертү турындагы карарына ризалыгын биреп, кул куя...
Илчелек резиденциясенә махсус элемтә линиясе аша Белградтан хәбәр килә: гаскәрләр Прага юлында!
КПСС ҮКы Политбюросы утырышларында Чехословакиягә гаскәр кертү турында сүз чыкканда, бу мәсьәләне күтәрүчеләр 2-3 дивизия җибәрү кирәклеге турында әйтсәләр, Леонид Брежнев СССР Оборона министры Гречко белән икәүдән-икәү генә сөйләшкәндә: «Бер пар дивизия юллауны без Политбюрода хәл итәрбез, ә син күпме кирәк булса, шулкадәр әзерлә!» дип күрсәтмәсен бирә. Нәтиҗәдә Гречко соцлагерьдагы иң ышанычлылардан саналган илгә 30 дивизия җибәрә. Гомумән алганда, ошбу кечкенә дәүләт территориясенә Варшава Договорына керүче илләрнең СССР Кораллы Көчләренең коры җир гаскәрләре командующие, армия генералы Павловский җитәкләгән 500 000ле гаскәре һәм 5000 танк һәм БТРдан торган тимер ташкыны басып керә.
Экипаж №1
1968 елның җәй урталары иде. Личный состав арасында Чехословакиянең ниндидер сәяси буталышларга керүе, әгәр вакыйгалар куеруын дәвам итсә, анда безнекеләрнең гаскәр кертү ихтималы турында сүзләр булып алды. Мин моңа чын күңелемнән кайгырдым. Чех партизаннарына ярдәм йөзеннән андагы таулар арасына очуларыбыз, десант төркемнәре төшерүләребез (кайчагында вакытлыча аэродромнарга тукталып), парашюттан сугыш кирәк-ярагы, азык-төлек ташлауларыбыз хәтеремдә. Чех һәм словакларның ачык йөзле, шат күңелле булулары һаман күз алдымнан китми. Һәм шулар социалистик системадан риза булмыйча ниндидер фетнә кузгатып ятсыннар әле. Юк, моңа һич ышана торган түгел! Әгәр шулай икән, фетнәне тамырында корыту сорала, черек капитализмның йогышлы вируслары социализм төзүче башка тугандаш дәүләтләргә күчкәнче вакытны сузмаска кирәк.
20 август көнне авиаберләшмә штабына чакырдылар. Монда мине берләшмә командиры генерал Николай Зайцев үзе каршы алды. Аның беренче соравы: «Нәрсә, лачын, минем экипажда штурманлык вазифасын башкаруга ничек карыйсың?» – булды. Хәлнең бик җитдилеген, Чехословакиягә алгы эшелонда ашыгыч төстә десант ташламасак, НАТО хәрби көчләренең басып керү ихтималы артканнан-артуын аңлатты. «Кая кушасыз, кичекмәстән шунда барырга әзермен!» – дип, кыска һәм ачык җавап бирдем. Генерал кадәр генералның үз экипажына дистәләгән лаеклылар арасыннан нәкъ менә мине сайлавы зур мәртәбә кебек иде, әлбәттә. Дулкынланудан тыным кысылды. Сораулар бирүне артыкка санадым, бары: «Кайчан очабыз?» – дип, һавага күтәрелү вакытын ачыкларга теләдем. «Төн уртасы авышкач» – булды җавап.
Инде бар да әзер. Безнең «АН-12» бортына күчереп йөртелә торган һәм командный радиостанцияләр төялгән, беренче төркем – 73 десантчы тиз арада Брно аэродромын кулга төшерергә һәм аны үз контроленә алырга тиеш. Төнге 2 сәгать 33 минутта һавага күтәрелдек. Бездән соң 1,5 минутлык интервал белән майор Бородич экипажы оча (штурманы – Кожевников). Күңелдә борчылу хисе, чөнки алда безне ни көткәнен тәгаен беркем белми. Моңа кадәр анда очканыбыз да, маршрут картасында беркайчан билгеләгәнебез дә булмады. Гадәттә, тәүлекнең бу вакытында эфирда радиоэлемтә чаралары эшләүдән туктап кала. Шунлыктан, колакка кигән наушниклар аша, куәтле «АН-12»нең монотон үкерүен санамаганда, башка ят тавышлар ишетелми. Чирек гасыр чамасы берсеннән-берсе катлаулы очу тәҗрибәм булса да, куркыта. Җаваплы мизгелдә югалып калмаммы, Брно аэродромына һава корабын төшереп утырту уңышлы барып чыгармы, радиостанцияләрне урнаштырып, вакытында эшләтеп җибәрә алырбызмы – башта йөз төрле сорау, җавап табып бетерә торган түгел. Безнең арттан һәркайсы билгеле бер интервал белән, авиаберләшмәнең барлык полклары күтәрелергә тиеш (планда каралгач, анысы бәхәссез, чөнки әмерне тикшермиләр, аны үтиләр генә). Тыныч тормыш корган бер заманда дистәләгән авыр һава корабының төнге күк йөзен каплап, дәррәү очуы җир өстендәгеләргә ничек тәэсир итә торгандыр – күз алдына китерүе дә кыен.
Һәрхәлдә, әгәр уяу булсалар, куркынып, берни шәйләнмәгән (сигнал ут- билгеләрсез генә очарга күрсәтмә бирелгән) биеклеккә төбәлеп, коточкыч дөбердәүнең ни-нәрсәдән икәнлеген төшенергә азапланалардыр; йоклап, тәмле төш күреп ятучылар сискәнеп торып утырадыр, бәлки, кайберләре чыгып ук йөгерәдер. «Менә тагын чит уйларга ирек бирәсең, ярамый, иптәш Гәрәев, килешми болай, син бит җебегән барышня түгел, ә интернациональ бурыч үтәргә җибәрелгән совет очучысы», – дип, үз-үземне битәрләдем. Вакытны күрсәтүче приборга күз салдым: без инде бер сәгать унбиш минут очышта, Брно аэродромына кадәр араның төгәл яртысы үтелгән булырга тиеш. Хайваннардан аермалы буларак, баш кешегә уйлау, фикер йөртү өчен бирелгән, адәм баласы ми күзәнәкләрен эшкә җикмичә бер минут та тора алмый торгандыр – тагын зиһенемдә пошынулы уйлар баш калкытуын тотып алдым. Алар чехословак дусларга бәйле: нәрсә җитми инде үзләренә, безнең ил фашист коллыгыннан азат итеп яулашкан ирекләренә куанып, төзешеп биргән социалистик система казанышларында рәхәтләнеп яшәп кенә ятасы югыйсә, юк шул, чит пропаганда йогынтысына биреләләр, марксистик-ленинчыл сәясәт курсыннан читкә тайпылалар. «Эт симерсә, иясен тешли», диюләре шушыдыр инде. Безнең хөкүмәт башлыкларының гаскәр кертүләре бик вакытлы дип уйларга нигез бар.
Үзебездән һавага күтәрелеп, Брно аэродромына төшеп туктаганчы 2 сәгать 36 минут вакыт үтте. Штабчылар тарафыннан бөтенесе алдан уйланылган, исәпләп куелган. Шуңа күрә самолёт шассилары бетон полосага орынып чыжылдап барган уңайга, туктарга өлгерер-өлгермәс үк (һәрхәлдә шундый тәэсир кала), десант ротасы күз ачып йомганчы җиргә коелды. Автоматларын алга сузган килеш әллә ни арада алар бөтен аэропорт территориясе буйлап чәчелделәр. Зур бер төркемнең сызылып килгән таң яктылыгында (яктырткыч лампа-прожекторлар да әле сүндерелмәгән) төп бинага таба йөгерүләре күренде. Бөтенесе искәрмәстән һәм тиз арада эшләнгәнлектән, аэропорт җитәкчелеге, сакчылар хезмәте ни дә булса аңышырга да өлгермәде бугай, безнекеләр вазгыятьне тулысынча үз контрольләренә алдылар. Элемтә буенча җаваплы белгечләр күчереп йөртешле һәм командный радиостанцияләрне бушатып, аларны эшләрлек хәлгә китерделәр. Авиаполклар билгеле интервал белән менә-менә бер-бер артлы килеп җитәргә тиешләр. Инде тәмам яктырган иде. Һавада беренче эскадрильялар күренде. Радиоэфир алар адресына күрсәтмәләр белән тулды. Биниһая зур мәйданны биләгән аэродромга звенолап-звенолап куәтле «АН-12»ләр төшеп куна башлады. Аларның саллы «корсаклары» артындагы алагаем дәү люклары ачылып, аннан хәрби техника (БМПлар, төрле маркадагы җиңел һәм йөк автомобильләре) ашыгып, тышка үрмәләде; җир астыннан калыккан кебек пәйда булган кораллы солдатлар (чынлыкта шул ук очкычларда килгән) тиз-тиз генә БМП һәм машиналарга төялеп, шәһәр ягына җилдерде.
Двигательләрен сүндермичә эшләтеп торган самолётлар йөкләреннән бушануга тоткарланмыйча һавага күтәрелә. Звенолар һәм эскадрильялар күктә биеклек алып күздән югалырга өлгермиләр, алар урынын башкалары алыштыра һәм нәкъ шундый ук операцияне башкара. Иртәнге сәгать тугыз тулганда инде, авиаберләшмәнең барлык полклары алларына куелган бурычны үтәп, Брно аэродромын ташлап киткән иде. Бу, мөгаен, безнең Хәрби Һава Көчләрендә соңгы елларда иң уңышлы башкарылган операцияләрнең берсе булгандыр.
Безнең гаскәрләрнең әле беренче төркемнәре Брно урамнарына кереп, үзәктә урнашкан хакимият бинасын, почта-телеграф, банкны кулга төшерүгә үк, 2-3 тән сакчысы озатуында җиңел машинасында шәһәр башлыгы яныбызга килеп җитте. Йөзе кәгазь кебек агарынган, дулкынланудан юньләп сүзен дә әйтә алмый. Кала хакиме белән тылмач ярдәмендә генерал Зайцев үзе сөйләште. Чехның самолётларга һәм алар янында тыз да быз килгән хәрбиләргә, техникага ишарәләп: «Бу нәрсәне аңлата?» дигән соравына тыныч кына: «Сезгә тәртип урнаштыруда ярдәм итәргә килдек», – дип җавап бирде. Җавап аны канәгатьләндергәндерме- юкмы – анысы безгә караңгы, тик ул берникадәр дәшми торганнан соң сүзсез генә машинасына утырып, кабат Брносына кайтып китте.
Соңыннан «Прага язы» дип исемләнгән, Чехословакиядәге чуалышларны бастыруда катнашкан бик күп хәрбиләрне орден-медальләр белән бүләкләделәр, шул исәптән чехословакларныкы белән дә. Минем үземә Чехословакиянең II дәрәҗә «Коралдашлар арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен» медале тапшырылды.
Хезмәт дәвам итә
Мин – очучы-штурман Вәгыйз Гәрәев – көндәлек язмаларымны дәвам итеп, хезмәт юлымда 1969 елның сентябрендә Варашава Договорына кергән илләрнең Польшада оештырылган хәрби өйрәнүләрендә катнашуымны әйтеп китәргә тиешмен. Ул өйрәнүләр «Одра-Кейса» исеме астында үткәрелде. Чехословакия фетнәсен бастыруга Брно аэродромына авиаберләшмә командиры генерал Зайцев Н.Ф. белән бер экипажда очкан идек – монысына да аның белән бергә туры килдек. Командир, гадәттәгечә, колоннаның башында әйдәп очарга, алдан ук ирештерелгән бурыч буенча картада билгеләнгән ноктага десантчыларны һәм аларның хәрби техникасын төгәл төшерүне үрнәк төстә башкарырга тиешле. Болар һәммәсе, чыннан да, куелган таләпләргә туры китереп, нәкъ вакытында, тел-теш тидермәслек башкарылды. Югары командованиенең бу вакыйгага карата аерым әмере ирештерелде.
1970 елда да генерал Зайцев экипажында зур әһәмияткә ия ике бурыч йөкләнүе аерым тасвирлауга лаек. Беренчесе аның Җир шарының аргы ягындагы Латин Америкасы континентының Перу башкаласы Лимага ясалган очыш. Ошбу дәүләттә көчле җир тетрәү булган һәм күп кенә торак пунктлар җимерелгән, халык зыян күргән. Илебез хөкүмәте карары белән, Перу халкына ярдәм йөзеннән, тормыш өчен иң кирәкле көнкүреш әйберләре, медикаментлар, азык-төлек һәм госпиталь җиһазлары җибәрү кирәк иде. Бер уңайдан монда очуны даими маршрутка әверелдерәселәр икән. Ә хәзергә «техник рейс» дип аталучы тәүге очышны без ясаячакбыз, һәм юл «салынганнан» соң, авиаберләшмәнең кайбер башка полклары шушы маршрут буенча йөкләр китерергә тиешләр.
Перуга очу өчен маршрутларның ике варианты тәкъдим ителде. Аның беренчесе – Будапешт, Алжир, Гана, Бразилия, Колумбия, Эквадор аша. Икенчесе – Швеция, Норвегия, Исландия, Канада, Куба, Колумбия, Эквадордан Лимага очу. Әзерлек барышында вариантларның беренчесенә (төп вариант) тукталырга күрсәтмә бирделәр. Һәм мин бу юнәлештә очу өчен комплекслы план төзедем, маршрут картасын эшләгәндә, иң вак детальләрне дә төшереп калдырмаска тырыштым.
7 июльдә Витебскидан Мәскәүгә килгәч, кайбер консультацияләр алганнан соң нинди критерийлардан чыгыптыр, безгә көньяк маршрутның кире кагылуын һәм төньяк маршрут буенча очарга туры киләчәген әйтеп, өнне алдылар. Шулай итеп күпме хезмәт, тырышлыклар җилгә очты. Тик нишлисең, әмер бирелгән, аны үтәмичә чара юк. Вакыт бик аз калган иде, нибары тәүлек ярым чамасы, шушы «аралыкка» сыешырга туры килә. Йокы-ял күрмичә диярлек өр-яңа юнәлеш өстендә эшләдек. Билгеләнгән срокка, 9 июльдә Мәскәү вакыты белән иртәнге 6 сәгать 03 минутта һавага күтәрелдек. Беренче тукталышны Рига аэродромында ясадык, икенчесен – Кефлавикта (Исландия), ә өченче тукталышыбыз Канаданың Гандер аэродромында булды. Анда төн кундык. 10 июль көнне шул ук мәмләкәтнең Галифакс аэродромында беренче тукталышыбызны ясадык. Ул көнне аннан күтәрелеп китәргә насыйп булмады, һава торышы гаять начарланды, маршрут буенча яшенле яңгырлар башланды. Төнне Галифакста үткәрергә туры килде. Унберендә, бәхетебезгә, һавалар ачылып китте, һәм экипажыбызга хәвеф-хәтәрсез Куба башкаласы Гавана аэродромына төшеп кунарга мөмкинлек туды. Төн пәрдәсе сыегаеп, яңа көн тууга, кабат һавага күтәрелдек, чираттагы тукталышыбыз Колумбиянең Богота аэродромында булды. Ә инде 13 июль көнне Эквадор территориясе аша үтүче экваторны кисеп, очыш маршрутының соңгы ноктасы саналган Лима аэродромына төшеп тукталдык. Шулай итеп, безнең экипаж, беренчеләрдән булып Көньяк Америка континентында. Безне, бездән битәр китергән йөгебезне зарыгып көткәннәр – кочак җәеп каршы алдылар.
Яңа ачылган маршрутка кагылышлы мәгълүматлар Хәрби Һава Көчләренең баш штабында бик аз булып чыкты. Шунлыктан, һәр тукталган аэродромда бу дәүләттәге илчелек вәкилләре аша, Мәскәү белән бәйләнешкә кереп, төгәл координатларны, аэродромнарның техник яктан тәэмин ителеш дәрәҗәсен, нинди метеорологик катлаулылыклар тууын һәрдаим хәбәр итеп торырга туры килде.
Дүрт көнлек очыш барышында 14681 чакрым ара үтелде – шуның 9170е су өстеннән, калганы – коры җирдән. Мәскәүдән Лимага кадәр һава юлы 29 сәгатьлек. Ә диңгез-океаннар өстеннән очу вакыты – 18 сәгать).
Бер-бер артлы авиаберләшмә полкларының экипажлары килә башлады. Безгә (генерал Зайцев җитәкчелегендә) аларны кабул итәргә һәм йөкләрен бушаттырганнан соң кире өйгә кайту ягына әзерләргә кушылган, турыдан- туры шушы мәшәкатьләргә чумдык. Полклардагы очкычларның күпчелеге хәзер «АН-22» (халык телендәге аталышы – «АНтей»), алар элеккеге «АН- 12»ләрдән техник параметрлары буенча заманчарак, йөкне дә күбрәк алалар. Лимадагы командировкабыз 2 атнага сузылды. Көньяк ярымшарда елның бу фасылында кыш хакимлек итә. Хәер, кыш дигәч тә, кая инде ул бездәге чатнама суыклы рус кышлары белән чагыштыру – һава температурасы +12° - +14° арасында тибрәлә. Көннәр «елак», бөтен күк йөзен каплаган болытлар нибары 200-300 метр биеклектә агыла.
Хезмәттән бушаган вакытларда бераз шәһәр белән танышу мөмкинлеге дә туды. Нәкъ шул көннәрдә безнең Мәскәү циркы биредә гастрольләрдә икән, еш кына артистлар янына кереп, алар белән сөйләшеп утырдык. Бигрәк тә атаклы клоуныбыз Олег Попов белән әңгәмә кору рәхәт, күңелләргә җиңеллек һәм ял бирә иде.
Кай арада ике атна үтеп тә киткән. Инде өйгә кайтырга вакыт. 26 июньдә һавага күтәрелдек һәм шул көннең кичендә без инде Гаванада идек. Биредә «Азатлык көне»н зур бәйрәм итеп уздыруга тулы әзерлек бара. Кубалыларның әлеге чарасын тамаша кылырга күңел җилкенсә дә, насыйп булмады, очыш графигын бозарга ярамый иде – икенче көннең иртәсендә һавага күтәрелеп, Канаданың Галифакс аэродромына курс алдык. Ә инде 28е көнне Исландиянең Кефлавик каласына төшеп тукталдык.
Бу урында безнең авиаберләшмә полкларының Лимага очышы вакытында бер һава корабының һәлакәткә юлыгуын әйтеп китмичә булмый. «АН-22» Атлантик океан өстендә шартлагач, аның калдыкларын җыеп алалар. Безнең бортка, табылган калдыклар белән бергә, броняланган махсус корпуска урнаштырылган магнитофон ленталарын да төяделәр. Мәскәүдә кайтып җитүебезне түземсезлек белән көткәннәр. 29 июнь көнне кич соң гына кайтуыбызга карамастан, герметик тартманы дәүләт комиссиясе килеп алды һәм сөйләшү язмаларын тыңлау өчен алып китте. Кызганыч, соңыннан белүебезчә, авиакатастрофаның сәбәбен барыбер ачыклый алмаганнар. Нишлисең, техник алгарышның соңгы сүзе буенча ясалган очкычлар да йөз процент төзеклекне гарантияли алмыйлар шул, югалтулар сугышта гына түгел, тыныч шартларда да еш очрый.
Гомумән алганда, безнең берләшмә авиаполкларының Көньяк Америка континентына ясаган бөек очышын (мин бу сүзне җитди итеп һәм зур горурлык белән әйтәм, чөнки СССР авиациясе тарихында әлеге хәл беренчеләрдән башкарылды) югары командование уңышлы дип бәяләде
һәм ул авиация тарихына алтын хәрефләр белән язылды.
1970 елда Варшава Договорына кергән илләрнең барлык төр гаскәрләре катнашында үткәрелгән хәрби өйрәнүләре турында да әйтеп китәргә тиешмен. «Корал буенча тугандашлык» исеме белән уздырылган бу операциядә безнең авиаберләшмәнең барлык полклары катнашты. Полклар һәркайсы планда күрсәтелгән вакытта үзләренең аэродромнарыннан бортларына десантчыларны һәм хәрби техника алып күтәрелделәр. Литва башкаласы Вильнюс өстендә – нәкъ картада билгеләнгән «нокта»га килеп, һәркайсы үзенә тиешле урынын алды, зур колонна хасил итеп, экипажлар берәр минутлык интервал белән ГДР ягына курска очты. Озын колоннаның башында генерал Зайцев җитәкчелегендә безнең экипаж. Десантчыларны ташлау мәйданы итеп, Берлиннан көнбатыштарак урын сайланган. Алмания чигенә җиткәнче безне чиратлаштырып, аязлы-болытлы һава полосалары озата барды. Беренче булып, безнең борт десант төшерде, аннары калганнары... Десант төшергәннән соң, Темплин каласына таба курс алдык. Табигать шартлары гаять катлаулы иде: куе болытлар җир өстеннән нибары 50-70 метрда гына. Ә алдагы күз күреме 800-1000 метрга да тулмый иде. Соңгы һава корабы җиргә төшеп беткәнче башкаларга рация аша күрсәтмәләр биреп тордык.
Күпьеллык нәтиҗәле хәрби хезмәтемне, бигрәк тә ул заман өчен яңалык саналган «АН-12» самолётын сынау һәм үзләштерүдәге тырышлыкларымны исәпкә алып, 1971 елда җитәкчелек мине Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләде. Орденны тантаналы шартларда хәрби-транспорт авиациясе командующие генерал Бакилев үзе тапшырды.
Ирешелгәннәр
1972 елның мартында 51 яшемне тутырырга 3 ай калып барганда, очучы состав өчен ел саен үткәрелә торган медкомиссиядә сәламәтлегемнең шактый ук какшый төшкәнлеге беленде. Миңа инде «үзем теләп» һәм сәламәтлегем буенча отставкага чыгарга вакыт җиткән иде. Ни әйтсәң дә, 19 яшемнән Армиягә алынып, әүвәл Ерак Көнчыгышта хезмәт итү, аннары Чиләбе авиация мәктәбендә уку, фашистлар Германиясе һәм япон милитаристларына каршы сугышта катнашу, салкын Котып шартларына тиң ерак Сахалин утравында хезмәт итүләр, Белоруссиягә күченгәч, яңа төр самолётларны исәпсез күп мәртәбә сынаулар (серияләп җитештерелә башлаганчы), ерак араларга оча торган яңадан-яңа маршрут ачуларда катнашулар һәм тагын әллә күпме очулар – болар барысы бер кеше йөрәге, ахыр килеп сәламәтлеге өчен авыр йөк булып чыкты. Юк, мин боларны кыланчыкланып мактану, «мин булдырам» дип дәрәҗәмне күтәрү өчен әйтмим, ничек бар – шулай! Утыз бер ел Ватанга тугрылыклы хезмәт иттем, шуның 30 елы очу эшенә бәйле (Верховный башкомандующий И.В.Сталин әмере нигезендә Сахалинда хезмәт итүнең 1 елы ел ярымга исәпләнә, шунлыктан, минем 1945-1954 елларда Тын океандагы ошбу утрауда хезмәт итүем генә дә 13 ел ярым дигән сүз; җәмгысе бергә 36 ел.
Запаска чыккач, буш вакыт арта икән. Еш кына үткәннәрне барлап, хәтер иләге аша үткәрәм, тормыштагы кайбер эпизодларны, онытмас өчен махсус дәфтәргә теркәп куям. СССР Кораллы Көчләрендәге хезмәтем өчен командование тарафыннан тапшырылган орден-медальләремне барлыйм. Алар барысы бергә 16га җыелган: 7 орден һәм 9 медаль. Кайсыбер бүләкләрнең кайчан, нәрсә өчен бирелгәнен әйтеп үтим әле, зинһар, масаю дип кабул итмәгез!
– 1944 елда немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены;
– 1945 елда Япон милитаристларына каршы сугышта куелган бурычларны төгәл һәм вакытында башкарган өчен – II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (икенче мәртәбә);
– 1945 елда немец-фашист илбасарларын һәм япон милитаристларын тар-мар иткән өчен: «Германияне җиңгән өчен» һәм «Японияне җиңгән өчен» медальләре;
– 1947 елда – «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале;
– 1951 елда – Кызыл Йолдыз ордены;
– 1952 елда – Кызыл Йолдыз ордены;
– 1953 елда – Сугышчан Кызыл Байрак ордены (югарыда саналган бер медаль һәм өч орден Сахалин утравындагы экстремаль шартларда хезмәт итү вакытына туры килә, анда миңа 1945 елдан 1954 елга кадәр хезмәт итәргә туры килде);
– 1963 елда хөкүмәтнең махсус күрсәтмәсен үтәп, Йәмән Халык Республикасына очышлар ясаган һәм башка экипажларның йөкләр ташу буенча очышларын оештырган, алар белән идарә итүне уңышлы башкарган өчен – Сугышчан Кызыл Байрак ордены;
– 1968 елда ЧССРга интернациональ ярдәм күрсәтеп, Брно аэродромына самолётларның уңышлы төшүен (21 августта) тәэмин иткән өчен Чехословакиянең II дәрәҗә «Коралдашлар арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән өлеше» медале;
– 1971 елда «АН-12» самолётын сынаудагы уңышлары һәм аны үзләштерүгә керткән өлеш өчен Кызыл Йолдыз ордены...
Күренә ки, гомеремнең иң актив, энергияле һәм бәрәкәтле еллары авиациягә, аны, хәл кадәри үстерү – модернизацияләүгә багышланган. Монда минем арка терәгем – хатыным Мансураның да өлеше аз түгел. Әгәр ул мине тәүлекнең теләсә кайсы вакытында елмаеп, эшкә озатып калмаса, кайчагында атналар буе ерак командировкаларда йөреп, арып-талчыгып кайтканда кайнар, тәмле ризык, якты чырай белән каршы алмаса, иманым камил, мин бу уңышларның яртысына да ирешә алмас идем, мөгаен. Ике кыз һәм бер малай үстерүебез тулысынча аның өстендә булды дисәм дә, арттыру булмас... (Кызларның өлкәне – Зөһрә. Бүгенге көндә Ижау каласында, ә кечесе – Тәскирә – әнисе белән Витебскида яши, Рәшит Гәрәев кадровый офицер булган, «әфган» сугышында катнашкан, кызганычка, майор Гәрәев бүген безнең арабызда юк инде, 49 яшендә каты авырып вафат булган – Автор иск.). Мин штурманлык вазифасына керешкәндә, кече лейтенант идем һәм хәрби хезмәт карьерамны подполковник дәрәҗәсендә төгәлләдем. Һавада булган очыш вакытымны исәпләп карыйм да үземә- үзем «шулкадәр үк җыелды микәнни?» дигән сорау бирәм! «Чиста» очыш кына да 5000 сәгатьтән артык, ә бу исә 280 тәүлектән (9,5 айдан) артып китә. Аны һавадагы чакрымнар чылбырына салсаң – 2 миллион километр чамасы юл үтелгән, ягъни экватор буенча Җир шарын 50 мәртәбә әйләнеп чыгарлык дигән сүз.
Әгәр тылсымлы көч ярдәмендә кабат яшьлегемә кайтарып, миннән алдагы тормышымда нинди һөнәр сайларга теләвем турында сорасалар, мин һич икеләнмичә: «Очучы-штурман булырга телим», дип җавап бирер идем. Чөнки мондый һөнәр чын ир-егетләргә генә бирелә. Ватанга тугрылыгым, һөнәремә ихлас бирелгәнлегем белән мин бу исемне тулысынча акладым дип беләм. Тарих, киләчәк буыннар, вакыты җиткәч, моңа үз бәясен бирер әле...
"КУ" 11, 2020
Фото: pixabay
Теги: илең турында уйла
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев