Илең турында уйла тег белән яңалыклар
-
30 апреля 2025 - 13:00
Җиңүгә керткән өлеш (хикәя)
«Улым белән кызымны бик сагынырмын инде. Син елама, Хәдичә. Сугыш озак бармас ул, 3-4 айдан бетәр, мөгаен. Балаларны һәм үзеңне сакла». Бу Кәримнең соңгы сүзләре булды. Нәрсә булды бу дөньяга? Матур гына барган тормыш үзгәрде дә куйды... -
24 апреля 2025 - 10:00
Җиңү таңы
Яу кырында ятып калган һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашлар истәлегенә багышлана... -
22 апреля 2025 - 10:00
Җиңү яулаучыларга дан
Әбиемә калган аның солдат хатлары... -
16 апреля 2025 - 13:00
Бер туйганчы ашар идем... (хикәя)
Хатлар эчендә ниләр язылганын почтальон белеп тора, шуңа күрә кемнәргәдер шатланып бара, ә икенчеләренә — аяклары атламас булган хәлдә... Өчпочмак итеп бөкләнгән кәгазьләрдә йә сагыну хатлары, йә «похоронка» була. Урам аша күршеләре Зәкиянең капкасыннан килеп чыккан хат ташучыны күреп калган Нуриянең йөрәге «жуу» итеп китте: «Зәйтүнә безгә таба килә түгелме соң? Әллә...» -
17 марта 2025 - 13:00
Мин кайттым (хикәя)
Мәрзиянең тормышы бүлмә белән чикләнгән шул хәзер. Урын өстенә калуына да ел чамасы булыр. Аның өчен тормышның яме бетте. Яшисе дә килмәгән вакытлары еш була... -
23 февраля 2025 - 10:00
Ил солдаты
Рәхмәт, улым, батырым син! -
5 января 2025 - 13:00
Акчәчкә (хикәя)
«Яшәсә, бер ел яшәр» дигән сүзләре искә төшеп, чарасызлыктан күзләремне яшь томалый... Гариф та көннәренең санаулы икәнен аңлый иде... -
26 декабря 2024 - 13:00
Әткәй сугышны сөйли (хикәя)
– Немец, дигәч тә, аның да әтисе, әнисе, туганнары бар. Әнисе аны сабый бала вакытында төннәрен йокы күрмичә, бишектә кадерләп, тирбәтеп, күкрәк сөте биреп үстергән. Бары тик бәхет, озын гомер теләгән. Ничек инде кешене үтерергә мөмкин?.. -
6 декабря 2024 - 13:00
Туган җирем шифасы (хикәя)
18 яшьлек кыз командирлары Гаязга гашыйк булды. Ачы сугыш та аларның мәхәббәтенә киртә була алмады. Яшьлек үзенекен итте... Бу мәхәббәт аларга сугыш михнәтләрен җиңеләйтергә көч бирде. Ләкин ике елга сузылган саф мәхәббәт шатлыгы кинәт бер минутта юкка чыкты... -
3 декабря 2024 - 16:00
Онытырга юк бит хакыбыз!
Курку белмәс батыр солдатларны, тынлык белән искә алыгыз... -
15 ноября 2024 - 13:00
Җиде нарат (хикәя)
Муса әтисен Совет Армиясе хезмәтеннән бүленеп, соңгы юлга озата. Шул ук елның көзендә әнисе Минсрурны да кайтып җирли ул. Көз көне сеңлесе Ләлә дә фаҗигале төстә вафат була. Озак та үтми Мәхмүтнең олы малае Харис та дөнья куя. Шулай итеп, җиде кешелек гаиләдән Мәхмүтнең төпчеге 20 яшьлек Муса әти-әнисен һәм бөтен туганнарын җирләп бетереп, бакча башындагы җиде нарат агачы янәшәсендә берүзе торып кала... -
10 ноября 2024 - 13:00
Ятимнәр илендә... (хикәя)
Зәйтүнә, 18 яшьтә кияүгә чыгып, өч ел ир белән яшәп калган хатын, яуда ятып калган ире хакына, сөеклесеннән «өзелеп төшкән» зәп-зәңгәр күзле кызчыгы хакына барысына да түзде. Ялгызлыкка өйрәнде инде ул, җан ярасы гына көннән-көн тирәнәйде... -
23 октября 2024 - 13:00
Язмышлар ярында (хикәя)
Әй, язмыш... Ир куенында кинәнеп яши дә алмый калды шул... Алыптай зур гәүдәле, зәңгәр күзле, бар кеше белән дә тыныч мөгамәләдә иде Мансуры. Елмаеп җибәрсә, күзләре дә кушылып көлә иде аның. Авыр сүз әйтмәде, какмады-сукмады. Алай да беренче күргәч, яратмаган иде аны Кәримә... -
17 октября 2024 - 13:00
Ана догасы (хикәя)
Җылы мич янындагы сәкедә сугыштан яраланып кайткан егет ята. Әни карчык ястү намазын укый. Укып тәмам итә дә сорый: – Габдрахманым, Гомәрем кайсы якта? – Әнә, көнбатышта, – ди егет. Ана улы күрсәткән якка борыла да озын-озак итеп дога кыла. – Әмирем кайда? – Япониядә ул, әни, көнчыгышта. Карчык инде шул якка карап укый. Төннәр буена шулай, таңнар беленгәнче... -
17 октября 2024 - 12:00
Кыр казлары хушлашмый китте
Алар кайтты, син генә юк, әти, Сабый йөрәк өзелеп көтте.