Ятимнәр илендә... (хикәя)

Кичә болытларның ярсый-ярсый түккән күз яшьләре әле җиргә сеңеп бетмәгән: юлдагы арба эзләрендә яңгыр суы җыелып тора, яшел үлән инде кипшергән. Әлфиянең көн дә яткан яшел түшәге, әллә кабарыбрак торганга, коры кебек тоелды. Җирдән җылы бәреп торса да, ята-ята, өшетә башлады. Инде караңгы төште, әнисе һаман урактан кайтып  җитми.

Әбисе үлгәннән соң, Әлфия өйгә керергә курка башлады, бигрәк тә караңгы төшкәч. Өй түрендәге сәкедә каз мамыганнан ясалган йомшак түшәк өстендә чирләп  яткан әбисе ташлап китте шул аларны. Бәлки әле яшәгән дә булыр иде,  тик сугышның беренче көненнән фронтка  китеп, мәңгегә шунда ятып калган бердәнбер улының “Хәбәрсез югалды” хаты Тимер Фатыйманы аяктан екты. 3 ел урын өстендә ятса да, Әлфиягә әбисе янында рәхәт, тыныч иде. Йомшак түшәктә әбисенең аяк очында гына ятса да...

Көндез, әнисе уракта чакта, күрше-күлән әбисенең хәлен белеп китә. “Тереләсең, аллабирса, Фатыйма, син дә терелмәгәч”, - дигән апалар урамга чыгуга: “Ходай иманы белән җанын алсын инде, озак тормас”, - диләр. Алардан ишетеп, беркөнне Әлфия дә әбисенә: “Әби, ходай иманы белән җаныңны алсын”, - дип әйтте. Әнисенең каш астыннан усал итеп каравын аңлый алмады кыз. Тышка алып чыгып баласын акылга утыртып керде Зәйтүнә, эш узган иде шул, әйтәсе әйтелгән. Ә бүген әбисе юк, ходай иманы белән җанын алды.

Кечкенә гәүдәле Зәйтүнә, яшьли әнисез калгангамы, кайнанасын яратты, дус, тату яшәделәр. Фатыйма кайнанасы чирләгәч, үзенең чыкмаган җаны гына калса да, сиздермәде, тузан бөртеге дә төшермичә карады, тәрбияләде, атнага икешәр мунча ягып кертте. Ир ягы нәселе таза, нык гәүдәле “дастин” кешеләр иде, кызы да шуларга охшаган. Эче эчкә ябышса да, эре сөякле. Урын өстендә яткан кешене күтәреп торгызулар, юындырулар авыр шул. Бүген кайнанасын күтәргәндә, аның бавыр туры, балта чапкандай, шартлап өзелгән кебек булды, бер тын сулыш та алалмый торды ул. Карт сөяк авыр шул!

Зәйтүнә,  18 яшьтә кияүгә чыгып, өч ел ир белән яшәп калган хатын, яуда ятып калган ире хакына, сөеклесеннән “өзелеп төшкән” зәп-зәңгәр күзле кызчыгы хакына барысына да түзде. Кайнанасын соңгы юлга озатты, өчесен, җидесен, кырыгын укытты. Ялгызлыкка өйрәнде инде ул, җан ярасы гына көннән-көн тирәнәйде. Хәбәрсез югалган әле үлгән дигән сүз түгел, әнә бит сөйләп торалар, үлгән хәбәре килгәннәр дә исән кайталар. Хәмәтҗан абый контузия алып кайткан, колагы ишетми, исән бит. Вәли абзый да кайтты, аның аягы яраланган, таякка таянып, аксап йөри. Йөри бит, исән. Тагы Шиябетдин абзый, әнә, кулы яраланган, үзе исән, кул төзәлер. Аның да Миннешәехы кайтыр, Аллаһының кодрәте зур! Җиләктәй хатыны,  бердәнбер кызы көтеп торганда, нигә кайтмасын, кайтыр.

Берән-сәрән авылдашлар фронттан кайта башлады. Аларны бөтен авыл халкы каршы ала, сугыш хәлләрен сораша. Үз балаларын, ирләрен белешәләр. Шундый зур сугыш казанында кайнаганда, кем кемне күрсен дә, нәрсә ишетсен соң! Тагын, өметләнеп,  үз өйләренә таралышалар. Шатлык өй борынча йөри алмый, кайгы гына берсен дә читләтеп үтми. 

Бары  өмет, хыял яшәтте ул елларда халыкны. Ачлы-туклы тормыш, ятимлек, авыр эш белән уйланырга да вакыт калмый иде.  Вакыт-вакыт Зәйтүнә ирен ничек итеп сугыштан каршы алачагы, Шәехы бер дә күрмәгән кызын көчле кулларына алып, үчти-үчти күкләргә чөеп яратачагы турында уйлады. Шөкер, кайнанасы фатихасын алып калды ул, гаиләсен дә саклады. Шактый искерсә дә, ихатасы да тора. Иң мөһиме - иренең нәсел дәвамчысы - кызы исән-сау. Әлфиясе нәкъ әтисе инде, күз тимәсен, атлап йөрүләренә кадәр шул. Аларны бер дә күрмичә калырга, хәбәрсез югалырга мөмкинме соң! Кайтыр, аллабирса, аның Миннешәехы, кайтыр.

Шулай көтә-көтә  дүрт ел вакыт узып та китте, Җиңү көнен дә бәйрәм иттеләр, сугыштан  ветераннар да кайта башлады.  Кайсы аксак, кайсы чукрак - бер сау җирләре дә юк үзләренең.  Алар исән! Дөньядагы иң кадерле байлык – исәнлек! Исән булсаң, бар да була. Яралар да төзәлер, дөньялар да яхшырыр. Тик сугышта гомере өзелгән геройларның гаиләләре гомерлеккә ятим калыр, аларны искә дә алучы булмас!

Ут чәчеп торган алгы сызыкта исән калучылар булдымы икән соң? Әнә, күрше абый пешекче булып эшләгән, тамагы тук, үзе җылыда. Әле сугыштан да гаиләсенә өс-баш киемнәре алып кайткан. Ә медальләре түше тутырук. Юк-юк, Зәйтүнәгә киеме дә, медальләр дә кирәк түгел, ире генә исән кайтсын иде. Нинди хәлдә булса да, исән генә булсын. Туйганчы яшәп тә кала алмадылар бит, авыр эш, ачлы-туклы тормыш, бүрәнәләре эчереп, искереп беткән салкын өй бик бетерде аны.  Сугыш башланганчы,  үз йортларын салып, өй тутырып бала-чага үстерергә хыяллана иделәр бит. Булмады, каһәр суккан сугыш бар тормышларын җимерде. Алар гынамы, Югары очтан һәр өй саен барлык ир затлары сугышка, мәңге кайтмаска киткәннәр иде. Урамнары гына түгел, авыллары, илләре белән ятим калдырды  сугыш. Ә яшәргә кирәк, тормыш дәвам итә. Гомер буе көтеп яшәргә!

Кичә төне буе чиләкләп койган яңгыр тагын бөтен өйне чылатты, хәтта әйберләрне өеп куяр коры җир дә калмады. Салам түбәдән су теге айда гына чыбыклар тыгып сылап, акшарлап куйган стеналар буенча акты да акты. Кызыл балчык, чыбыгы-ние белән бергә убылып кына төште. Бүрәнә ярыкларыннан яңгырдан соң чыга торган саф ис һәм җилле салкынча һава кереп тулды.

Кызарып таң ата, басуга бүген соңрак төшелер. Ул арада өйне тәртипкә китерергә кирәк. Көне эссе булыр, эштән кайтуга өе дә җилләр, кием- салымнарны да бауга чыгарып эләргә кирәк. Тагын йокысыз төннәр үткәрәсе булыр инде: суытып җибәрсә, өйдә җил куышлы уйный башлар. Аңынчы Хәсем чокырыннан кызыл балчыгын алып кайтырга, ат тизәге дә караштырырга кирәк. Бүрәнәләр кипшерүгә, балчык изеп, өйне сылап-агартып куясы булыр. Шәехы кайтканчы  өлгерергә кирәк.

Кайнанасы үлгәннән соң, баласына күз-колак булучы да юк. Ярый инде урам ятимнәре көне буе бергәләшеп уйныйлар, әниләре әзерләп киткән сепарат сөте белән алабута ипие ашап тукланалар. Җәй көне шомыртын, песи борчагын кабып куйсаң да хәл. Кәҗә сакылы тапсаң, аннан да зур бәхет юк инде, тамагың ялгана.

Таң атканда уракка китеп, кояш батып, караңгы төшкәч кенә кайтыла. Зәйтүнәнең ярты җаны үзе белән булса, яртысын баласы янында калдыра. Бүген дә соңга калынды, әнә кызы, зәңгәр төймәсе, капка төбендәге үлән түшәгендә йоклый. Бөгәрләнеп беткән, йомгак кебек кенә калган. Беркөнне Әлфиясен югалтты, кайтуына, капка төбендә дә, өйдә дә юк. Урамнарны йөреп чыкты Зәйтүнә,  эзләмәгән җире калмады – кызын таба алмады. Бу төндә аның ниләр кичергәнен бер Аллаһ кына белде. Таң атуга, күршеләре ачуланып атты аны: "Ичмасам, эчеңдә җаның да юк икән синең, балаң бездә кунды, эзләп тә кермәдең”, - диләр. Соң, бала түгел, үзе дә керәлми бит ул аларга, ишек төбенә бәйләп куйган этләре кеше түгел, чыпчыкны да ишегалдыннан очырмый. Хайван да шулкадәр хуҗасына охшар икән!

Зәйтүнә, тере йомгагын уятмаска теләп, җай гына күтәреп алды, күкрәгенә кысты. Аллага шөкер, исән-сау торган, сарыкларны да кертеп япкан, кош-корт та үз урынында, сыер да тыныч кына күшәп тора. Хуҗасын күрүгә, мине оныттыңмыни дигәндәй, җилененнән сөтен агыза да башлады.  Зәйтүнә бер чүмеч сөтне тиз генә савып алды да, чиләк төбенә салып, кызына тоттырды. Әлфия сепаратка чират алырга йөгерде. Шулай итмәсәң, хәзер таң ата, ә сөт аертырга бөтен авыл халкы җыела.  Таң атканчы бераз башыңны төртеп алалмасаң, эшләрлек хәл калмый. Көнне төнгә ялгап дөнья көтә ятимнәр.  5-6 чакрым ераклыктагы Байлар буенда басулары. Анда барып җиткәнче, үләннәр чык суында коенып туйган, игеннәр дә кипкән була. Килүгә,  эшкә тотыналар: урак уру җиңел  түгел, тезләнеп эшләп булмый. Сакланып кына урмасаң, берәр түмгәккә килеп төртелүе бар. Азмы саксызлык аркасында бармагын кискән, урак очы төртелеп, күзләре аккан хатын-кызлар.  Талчыбыктай зифа гәүдәләр көне буе бөкрәеп бетеп иген уралар, ай ул тураеп басуларның кыенлыгы. Шушы хатыннардан сорарга кирәк инде ул билнең кайда икәнлеген.  Гомумән, бу дөньяга матурлык, мәхәббәт өчен яратылган гүзәл затлар нәфислекнең нәрсә икәнен дә күптән оныттылар. Күзләрендә нур сүнде, гәүдәләре тупасланды, куллары да, аккош тәпие кебек, кытыршыланып бетте. Ни рәхәт күрде соң алар? Асраган малларының әҗеренме, сауган сөтләрен эчә алдылармы, сарык, кәҗә асрап, итле аш ашадылармы? Тавык күкәенә кадәр нәрәткә дип чүпләп тордылар. Мал асрамасаң, заемнар, башка төрле нәрәтләр чыгып кына торды. Барысын да костырып алдылар ач-ялангач халыктан. Соңгы самоварларына чаклы алып киттеләр. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” булдымы икән? Ә мең газап  белән салам урлап мал асраган хатын-кызлар, карт-корылар, сабыйлар фронт өчен тырышмадылармы?  Бир дә бир! Тыл хезмәтчәннәрен уйлап торучы да булмады, савым сыердай, саудылар да саудылар. Ярый әле Тәкермән халкы чабата үрә белә. Өч чакрым ераклыктагы урманнан юкә ташып (каравылчыга эләксәң, беттең:  юкәң дә юк, балтаңны да алып кала),  мичтәге утлы күмергә салып кайрысын кубарулар, шуннан чабаталар үреп сатулар белән яшәде халык. Тәүлегенә 24 сәгать, елына 365 көн эшләп алган таяклар кая китте икән соң? Кайда ул таяклар?

Сугыш тәмам бетерде халыкны, Зәйтүнә дә соңгы арада көчкә йөри башлады. Вакыт-вакыт бавыр туры өзелепләр төшкәндәй, кисепләр алгандай сызлый. Бүген дә баскан җирендә  тораташтай катып калды. Әзрәк кенә җибәргәндәй булгач, Аллаһыдан исәнлек, сәламәтлек сорады. Җәйге челләләрдә дә уразасын, намазын калдырмады. Авыз кырлары шартлап ярылгач, тамагы кибүгә чыдый алмаган вакытларда кар базына төшеп утырган чаклары да булды, ләкин ирененә су да тигермәде. Аллаһтан башка аның тыяныр кешесе дә, ярдәмчесе дә юк иде. Ул үлеп китсә, Әлфиясе дөм ятим калачак. Юк, ничек тә яшәргә, көрәшергә кирәк.

Җәйләре эш белән тиз үтеп китә, ә алда салкын көзе, кышы, язы бар. Шулары үзәкләргә үтә.  Сугышы да бетте, кайтасылар кайтты, калганнар хәбәрсез югалды. Аңа карап кына авылдашларының тормышы җиңеләймәде. Быел Зәйтүнәне чире көннән-көн ныграк басты: тәненә сары коелды, күз алмасына кадәр саргайды. Хәле бетте, бертуктаусыз күңеле болгана, укшыта башлады. Анда сары чире иде. Икесе өчен дә караңгы көннәр башланды: ягарга утын, ашарга ризык юк. Күршеләре кергәләп тормаса, тәмам беткән иде алар.

Беркөнне Әлфия, мәктәпкә бармыйча, чүплеккә йомычка эзләргә төшеп китте. Баздагы бәрәңгене пешерергә була,  казан астына ягарга утын юк. Әнисе урын өстендә ыңгырашып ята. Күпме генә актарынса да, ягар әйбер тапмады, аяклары үзеннән-үзе өч чакрым ераклыктагы урманга атлады. Урманны Әлфия әбисенә ияреп йөреп күптән белеп бетерде. Кайда нинди чикләвек куагы, шомырт, балан үсә, кайдан чишмә ага. Таныш сукмаклар аны урманга җиткерде җиткерүен, чыбык-чабыктан гаере утын тапмады ул. Уфалла арбасына төяп, мунчала белән бәйләп куйды да, кайтырга чыкты. Арба җиде яшьлек кыз тартыр өчен ясалмаган, ул кайтып җиткәндә, иптәшләре урамда уйнап йөриләр иде инде. Көчкә өенә кайтып егылды Әлфия.

Дәрестә үзенең яраткан тырыш укучысын күрмәгәч, Мөҗәллия апасының кәефе кырылды, башыннан Әлфия һәм аның авыру әнисе Зәйтүнә апа чыкмады. Бер-бер хәл булгандыр дисәң, ул-бу ишетелмәде. Авылда яңалыклар тиз тарала бит. Шулай да, дәресләре бетеп, укучыларны өйләренә озаткач, ул туп-туры Әлфияләргә китте.

Ул барып кергәндә, Әлфия тар сәке башында бәрәңге әрчергә маташып утыра, әнисе башын да күтәрә алмый ята иде. Өй суык, казан астына чыбык-чабык салынган. Мөҗәллиянең күзеннән яшь ага башлады, Әлфияне кулларына алып сөйде дә, каяндыр утын алып кереп мичкә төртеп җибәрде. Казан астындагы чыбыклар мизгел эчендә янып беттеләр, матур тавышлар чыгарып, шарт-шорт килеп биш утын кисәгенә дә ут капты. Ул утынның янганын күпме генә күзәтсәң дә, карап туймаслык иде. Аннан чыккан җылыны әйтеп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Яшәү дәрте, өмет китерде аларга беренче укытучы апасы. Өйләрен җыештырып, быгыр-быгыр кайнап пешкән итсез бәрәңге шулпасына туңмай сызгырып, әнисен дә, Әлфияне дә сыйлап китте. Мондый тәмле бәрәңге шулпасын аның күптән, әнисе урынга егылганнан бирле ашаганы юк иде.

Икенче көнне, Әлфия мәктәптән кайтуга, ишегалдында бер ат арбасы утын тәгәрәп ята иде, күршеләр аны ярып, өеп тә куйдылар. Бер арба утын белән Әлфияләр өенә бер арба бәхет тә килде.  Зәйтүнәгә дә бераз төс керә, тәненнән сары чыга башлады. Тәненнән чыкты, ләкин өзлегеп калды, шушы бавыр чире аның белән гомер буе яшәде,  үлеме дә шуннан булды. Өч ай үлем түшәгендә ятып, бавыры череп таркалып беткәч, чистарынып, күзләрен мәңгелеккә йомды. Авыр, газаплы үлем бирде аңа Тәңре, ләкин гомерне  дә кызганмады. Әлфиясен укытып, оныкларын да аякка бастырып китте Зәйтүнә.

Бавыр турысын җәен дә кышын да бәйләп кенә йөрде ул. Үз хәлен үзе белгәндер, Минзәлә бүлнисенә баргач, врач дарулар рецепты язды. Бер сәдәф дару терелтә дисәләр дә, Зәйтүнәнең акчасы юк иде. Артыннан медсестрасы чыгып: “Апа, саклан, авыр күтәрмәскә тырыш, һәрвакыт бавыр турыңны бәйләп йөр. Сиңа бер дару да ярдәм итмәс. Саклансаң - яшәрсең. Исән бул, апа”, - диде. Шул яшь кенә кызга гомер буе рәхмәтле булып яшәде Зәйтүнә, аның сүзләреннән соң үзенә ышанычы артты.

Кызы үсә торды, бик акыллы, башлы баласының  белемгә омтылышы чиксез иде. Зәйтүнә көне-төне чабата үрде, чана тартып семенага йөрде.  Ярый әле Хуҗәмәт базары якын, анда чабаталарны сатып, кызына күлмәклек ситсы алырга була. Бөтен авылны киендереп торучы Маһнуй апасы аларга да бик матур күлмәк тегеп бирер. Язлы-көзле укырга йөрүләре читен: күтәртмәле чабатага  су тула, аяклар чебиләп бетә, сызлый башлый. Әле ярый зуррак малайларның кайберсендә аталарының кирза итекләре бар. Амбар янындагы язгы  ташудан  алар бала-чаганы  аркаларына кочып чыгаралар. Ул төштә ташу көчле, бөтен басу кары эреп, шунда агып төшә, ерым ясалып беткән. Бер юлын алгач, ел да шуннан ага.

Әйе, Әлфиянең көннәре укуда, кичләрен әнисе белән салам урларга, урманга утынга йөреп үтте. Әтиле балалар җылы өйләрендә тәмле төшләр күреп йоклап ятканда, ятимнәр дөнья көтте. Икесенең дә чанасы да, уфалла арбасы да бар. Кышкы салкыннарда, бураннарда кар ера-ера, бата-чума төнлә утынга йөрүләр үзәкләренә үтте, тик башка чара юк. Яшәргә кирәк! Урман каравылчысы гына очрамасын.

Беркөнне авыру әнисенең кайтканда тәмам хәле бетте, аяклары тотмас булып, карга егылды. Әлфиянең куркудан йөрәге калтырый башлады, күзеннән кайнар яшьләр акты. Башта үзенең чанасын алга илтеп куя, аннан әнисен шул чанага кадәр арка кочып алып бара, чанасын алып килгәнче, әнисе тагын карга егылган була. Әлфия елый-елый сорый: “Мин килгәнче, әнәй, зинһарлар өчен чанага сөялеп тор, син җирдә яткач, мин куркам бит. Түз инде, әнәй, ерак калмады”.  Хәле булсамы, үзе атлар иде Зәйтүнә, шуыша булса да торыр иде. Ә басу уртасында үлеп калса, кызы нишләр. Аңа бит әле ун яшь тә юк. Зәйтүнәнең телен әйләндереп сүз әйтер хәле булмаса да, кызына  эндәшергә, исәнлеген белдерергә тырышты.  Ком базына җиттеләр шикелле, аннан авылга ерак түгел. Ындыр капкага кадәр килеп җитә алсалар, Хәбибҗамалтәйләргә булса да кереп кунарлар. Иртән ничек тә өйләренә төшәрләр әле. Тик Аллаһы тагәлә Әлфиягә әллә каян көчен бирде, ике чананы да, әнисен дә өйгә алып кайтканда инде таң атып килә иде. Бу юлы да исән калды Зәйтүнә, бавыр чиренә өстәлеп, йөрәк өянәге дә кузгалган иде...

Алда аны тагын да зуррак сынаулар көтте. Беркөнне күршесе Рәйхана белән урман буендагы салам эскерте төбеннән башакка мәкинә алырга киттеләр. Саламын көндез фермага алып кайтканнар иде. Айлы төн, яп-якты. Буран да юк, җил дә. Гыйнвар үзенекен итә, суыклары үзәккә үтә. Юллары уңса, ике-өч сәгатьтән әйләнеп тә кайтырлар, боерган булса. Сыерлары да башакка тиенер. Кайнар су белән пешекләгәндә чыккан салам исләренең тәмлелеге, бер уч он да салып җибәрсәң! Һәркем үз уен уйлап, тиз-тиз атлап барырга тырышты. Иртән ат үткән юл бик батмый, ләкин суыгы битләрне чеметә.  Эскерт төбендәге мәкинәне кардан аралап, капчыкларына тутырып чаналарына салдылар, әйбәтләп бәйләделәр. Гәүдәләрен турайтканда, аларны өч яктан өч бүре саклап утыра иде инде. “Я, аллам, үлемебез шунда икән”, - дигән уй башларыннан мизгел эчендә очып үтте, күз аллары караңгыланды. Төнге айлы басуда ике хатын, өч бүре торып калды. Кем кемне җиңәр. Билгеле, Зәйтүнә белән Рәйханәнең мәкинә төялгән чанадан башка бернәрсәләре дә юк. Ичмаса, таяк та алырга уйламадылар. Хатыннар Аллаһыдан ярдәм сорадылар, бөтен белгәннәрен укыдылар. Бүреләр генә ашыкмады, һаман утыра бирделәр. Бу ике хатынның ирләре сугышта үлеп калганы да, өйләрендә кечкенә балалары булуы да бүреләрне кызыксындырмады. Үз хәлләре хәл. Мондый табышны ычкындырырга ярыймы соң! 

Тораташтай каткан ике хатынның эченә салкын үткән, тешләре-тешкә тиеп калтырата башлаган иде инде.  Башкача түзеп торырлык түгел, я басу үртасында бүреләргә азык булалар, я кайту ягын карыйлар. Зәйтүнә телгә килде. “Бүреләр, зинһар безгә тимәгез! Кечкенә балаларыбыз хакына, яуда ятып калган ирләребез хакына. Үз юлыгызга китегез. Тимәгез безгә, тимәгез! Һайт, һайт, китегез!”

Әллә бүреләрдә дә кеше акыллары бар идеме, берсе әкрен генә  урыныннан кузгалды да урманга кереп китте, калган икесе, ихтыярың, дигәндәй, аңа иярде. Мондый хәлгә хәтта күктәге чекерәешеп торган йолдызлар да ышанмас иде, үзләре күрмәсә.

Тагын бер үлемнән исән калды Зәйтүнә.

Алда аны тагын зур сынау көтә иде. Әйбәт кенә мәктәптә укып йөргән кызы күзгә карап үзгәрде: хәле китте, аякларын көчкә сөйрәп йөри, өстәл янында да утырып тора алмый башлады.  Уку кайгысы калмады. Менә ул инде урын өстендә. Ни хәл бу! Үзе көчкә терелеп килә, хәзер аның зәңгәр төймәсе чирләде. Әлфия авызына ризык капмас булды. Беркөнне әнисе өстенә каплап киткән юрганы идәнгә шуып төште. Никадәр азапланса да, аның  кулын да кымшатыр хәле юк иде.

“Ичмасам, балам чирләгәнче, үзем чирләсәм соң! Бу кадәр авыр булмас иде. Ходаем, бер кызымны үзеңә алдың, монысын да югалтсам, ничек яшәрмен мин”, - дигән уйлар Зәйтүнәнең башыннан чыкмады. Миннешәех белән көткән мәхәббәт җимешләре- беренче кызлары Әлфия 5 айлык чагында эче китеп үлгән иде. Инде икенче кызы урын өстендә. Әйткәннәр иде аны, яңа туган балага үлгән кардәшенең исемен кушарга ярамый дип. Үзгәртеп кушты бит, Миннәлфия бит бусы, Аллаһым! Шул чирле баланы карап өйдә дә калырга ярамый. Эш-эш дип теңкәгә тияләр. Шулай, колхозчы кеше түгел. Аның паспорты да, хезмәт хакы да юк. Бары таяклар һәм бетмәс-төкәнмәс налоглары, заемнары гына.

Зәйтүнәгә  Чаллыдан кайткан күршеләре бер адрес бирде. Баласының киемен күтәреп, ул күрәзәчегә барды. “Балагызны җир тогы суккан, җир суыгы җелегенә төшкән. Челләдә дә җир өстенә әйбер салмый ятарга ярамый. Коры җирдә күп йоклаган", - дигән ул. Шулай булмый, капка төбендәге яшел түшәгендә йоклый иде кызы, әнисен эштән көтә иде. Шул харап иткән кызын. Кемнәр белгән соң аны!

Әнисе эштә чакта Әлфиянең хәлен дә белүче юк. Ул ялгыз, идәнгә шуып төшкән юрганны да алып ябынырлык хәле юк. Ашамагач та, хәрәкәт тә итмәгәч, тәнгә каз йоны чыга, калтырау ала, тешләр-тешкә тия. Әлфиянең бәхете бар икән, беркөнне аның хәлен белергә Нина апасы килде. Каян килеп чыккандыр, авыл халкы өчен врач булды ул. Әлфияне игътибар белән карады, чирен генә тапмады. Шулай булса да, көн саен килеп хәлен белде, әнисе әзерләп калдырган ризыкны җылытып, кызны калаклап ашатты. Ниндидер үләннәр кайнатып эчерде. Кыйнап ташлагандай сызлаган гәүдәсен каз мае белән сылады, акрынлап аягына бастыра башлады, яңадан йөрергә өйрәнделәр. 3 айдан артык вакыт үтеп киткән, инде дөньяга яз исе таралган иде. Тулаем бер чирекне укымый калган Әлфиягә яз белән чиренә дәва да керде, әкренләп ул тагын яшьтәшләре белән укырга йөри башлады. Зәйтүнәнең эченә кергән шомы тарала, күңеле тынычлана башлады. Нина аның кызын аякка бастырды.

Еллар үтә торды, Әлфия 7 классны бетерде, өскә кияр киеме булмады, чөнки колхозда һаман таякка эшләтәләр. Авылларга ул вакытта читкә барып эшләү планы килә иде. 16 яшьлек ике кыз, олы апаларга ияреп, Ярославская областька Пищалкино станциясе Макиевка бистәсенә торф чыгарырга  киттеләр. Ярты ел эчендә кышкы пәлтә һәм бер ситсы күлмәклек акча эшләп кайттылар. Кайтканның икенче көнендә Әлфия сарык фермасына эшкә керде. 15 яшьлек кызның берүзен авыл башындагы фермага төнге каравылга җибәргәндә, әнисе ниләр уйлап калды икән. Сукыр лампа тотып, сарыклар бәрәнләтеп йөргән кызда ат йөрәге булгандыр. Хәзер искә төшерергә дә куркыныч.

5 ел сарык карап, вакытның үткәнен сизми дә калды Әлфия. Укытучы булу теләге көчле булгангамы, кулыннан китап төшмәде. 20 яшьлек кызның карары нык иде, атлап-юллап сүгенгән җитәкчесе инде аны туктатып кала алмады.  Әлфия Минзәлә педучилищесын, аннан Казан пединститутын тәмамлады. Хыяллары чынга ашты: 78 яшьлек Әлфия 43 ел хезмәт (37 елы укытучы) стажы белән бүген лаеклы ялда, балалары аның юлын дәвам итә. Быел ул Җиңүнең 75 еллыгын каршылар. Аның һәм миллионнарның исеме тыл ветераннары, хәтта сугыш ятимнәре исемлегендә дә булмас. Алар Бөек илебездә бер тузан бөртеге генә. Гомерләрен Җиңү өчен биргән әтиләре кебек, алар да хәбәрсез югалачак. Сугыш ятимнәре...

Лилия Әмирова. Яр Чаллы шәһәре

 

Фото: pixabay

Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: