Җиңүгә керткән өлеш (хикәя)

Кичә яңгыр алдыннан булган көчле җил шактый зыян китергән икән. Урамда өй, абзар түбәләреннән йолкынган салам кисәкләре ята. Менә Хәйруллалар йорты. Аларның сарайлары суга төшкән тавык кебек шәлперәеп калган. Кем төзетер аны? Хәйрулла үзе бер ай инде фронтта. Хатыны 3 бала белән калды. Авылда повестка беренче иң оста гармунчы Хәйруллага килде. Аягы җиңел булды аның. Көн саен авыл советына 6-7 чакыру хәбәре килеп кенә тора. Сәркатип булып эшләгәч аларны Кәрим тапшырырга тиеш. Повестка алуга: “Без китәбез, ә үзеңне кайчан алалар соң?” дип сорарлар кебек. Ниһаять, бүген үзенә дә чакыру кәгазе килде. Кәрим башта сөенеп тә куйды. Менә ул әкрен генә, беренче кабат күргән кебек, тирә-ягына каранып эштән кайта. Бакчаларда бәрәңге өлгереп килә, әле печән әзерләп бетермәгән, кырда иген урыр чак җитте. Ә ирләр һаман китә. Кемнәр генә эшләр икән бу эшләрне? Шундый уйлар белән Кәрим өенә кайтып җитте.

Читән койманың өч казыгы сынган, алыштырасы булыр. Мич өйгә төтен чыгара, бүген үк балчык табып сыларга кирәк. Бакча ишеге ачылып китә, келәсе төшеп бетми. Кәрим сугышка киткәч, хатыны хуҗалыкны ничек алып барыр? Бер яшьлек игезәк балалар кулын бәйли бит әле. Уйлар, уйлар... Кәрим шуларны уйлый-уйлый эшләде. Иренең китү хәбәрен ишеткәч, Хәдичә тын гына озак елады. Аннары ипи пешерер өчен камыр куйды, савытларны алып керде. Сөйләшеп утырасы иде дә бит, утырып тормыш бармый шул. Төнлә сөйләшерләр, ярый төн бар әле. Кәрим белеп тора, барыбер күзгә йокы кермәячәк.

Җәйге көннәр бигрәк кыска була икән. Сызылып таң да атты, ә сөйләшер сүзләр бетмәде. Сугыштан кайткач, яңа сарай, келәт, яңа киртә кору турында да хыялландылар. «Улым белән кызымны бик сагынырмын инде. Син елама, Хәдичә. Сугыш озак бармас ул, 3-4 айдан бетәр, мөгаен. Балаларны һәм үзеңне сакла». Бу Кәримнең соңгы сүзләре булды.

Нәрсә булды бу дөньяга? Матур гына барган тормыш үзгәрде дә куйды. Сугыш дигән афәт бернәрсәне дә аямый шул. Дөньядагы вәзгыятьтә һич гамьнәре булмыйча, тыныч кына йоклаган сабыйларны үпте дә, хатынын кысып кочаклап, берникадәр вакыт торганнан соң биштәрен асып тиз-тиз чыгып китте. Саубул, туган нигез, хатын, балалар, имин яшәгез, күрешергә насыйп булсын! Кәрим эчтән генә белгән догаларын укыды.

Станция якын булса да, сугышка китүчеләрне ат белән илттеләр. Күренеп тора, берсе дә йокламаган, күзләре шешенгән иде. Юлда барганда берсе дә сөйләшмәде, бер-берсенең татлы хыялларын җимерәсе, уйларын бүлдерәсе килмәде аларның.

Кәримнәр ике атна хәрби өйрәнүләр уздылар. Арада төрле кеше бар иде. Кайсы винтовкадан ата алмый җәфалана, кайсының физик әзерлеге начар. Кәрим иң оста атучыга әйләнде. Аны башкалар да хөрмәт итә башладылар. Күбесе хәреф тә танымый икән, Кәрим аларга хат язып бирде. Авылга ике хат язды, җавап юк әле.

Хәрби өйрәнүләрдән соң солдатларны вагонга төяделәр. Кая барасын белмиләр. Менә өч көн инде алар юлда. Кемдер: “Болай озак баргач, туры фронтка барабыздыр”, – ди. Кәрим үзе дә шулай уйлый. Инде җырланмаган җырлар, сөйләнмәгән мәзәк калмады. Бер-берсенең тормыш юлын белеп бетерделәр, ә состав һаман алга чаба. Вакыт барында, тагын бер хат языйм әле дип Кәрим биштәрен кулына алды. Шулвакыт немец бомбордировщиклары тавышы ишетелде. Көтмәгәндә көчле шартлау булды. Кәрим каядыр очты. Үлдем, ахры, дигән уй мизгел эчендә сызылып китте. Кәрим үлмәгән икән. Аңына килгәч ул чокырлырак җирдә ятканын күрде. Аягын селкетә алмый. Куллар хәрәкәтләнә, әмма сулы тотмый икән. Тәтегә басарга уңы эшли, монысы әйбәт әле. Ә винтовка кая соң? Кул сузымы җирдә генә икән. Якын гына булса да, мылтыкны алу гүр газабы булды. Үрелеп карый – тәненә мең энә кадаган кебек. Авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен, Кәрим өске иреннәрен тешләп ыңгырашты. Бик озак азаплангач, ниһаять, алды һәм аңын югалтты...

Аңына килгәндә күз бәйләнә башлаган иде. Еракта немецча сөйләшкән тавышлар ишетелә. Кәрим винтовкасын корырга азапланды. Сул кул тотмый, терсәккә куеп уңы белән корды. Аңны югалтканчы килеп җитсен иде. Ул бер немецны үтерергә тиеш, һичшиксез, үтерергә тиеш. Җиңү таңын якынайтырга үзеннән өлеш кертсә, үлсә дә үкенмәс иде. Кәрим балаларын, хатынын күз алдына китерде. Менә алар дүртәү җитәкләшеп баралар. Балалар инде укый икән. Малае йорт эшләрендә булыша. Бергә бәрәңге утырталар.

Тавышлар якында гына ишетелде. Кәрим йоклый идеме, әллә аңын югалтканмы – үзе дә аңламады. Тавыш ишеткәч, шунда ук айнып китте. Мылтыкны атарга җайлап куйды. Ярый әле яткан урыны – чокырлы җир. Аяк тавышы якыная. Аяк тавышымы, әллә Кәримнең йөрәге шулай тибәме? Менә немец үзе дә күренде. Кичке тынлыкны бозып мылтык тавышы яңгырады. Агачта утырган каргалар дәррәү күтәрелеп очып киттеләр. Кәрим аларны күрмәде. Ул бары тик ауган немецны гына күреп өлгерде. Үзе мылтыгының приклады күкрәгенә китереп бәргәч, караңгылыкка очты.

Ату тавышына немецның иптәшләре чабып килделәр. Алар Гансны үтерүче Кәрим икәненә ышанырга теләмәделәр. Ничек инде тездән ике аягы, сул кулының чугы булмаган кеше атып йөрәккә тидерсен? Ачудан алар патроннары беткәнче Кәримгә аттылар.

Ә бу вакытта Хәдичә Кәримнән берьюлы килгән ике хатны шатлыгыннан елый-елый укый иде...

 

Фәнис Кәбиров. Яшел Үзән районы, Мулла Иле

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: