Җиде нарат (хикәя)

Тышта буран котыра, җил бөтен йортларны үзе белән алып, очырып китәрдәй итеп дулый. Бакча башындагы үсмер наратларның ябалдашлары әле бер, әле икенче тарафка иелеп сыгыла. Ә Мәхмүт үзен шушы дөньяда, галәмдә берүзе торып калгандай хис итә. Әйе, бу олы яшьләрдәге ир күзләрен түшәмгә, төгәлрәге билгесезлеккә төбәгән килеш нидер уйлана. Узган яшьлеген уйлыймы, әллә катлаулы, авыр тормыш елларын күз алдына китереп ятамы?

...Яшьлеге авыр булды Мәхмүтнең. Әтисе колхозга кермәде, шуңа күрә гаиләсенә кырын карадылар ул елларны. Авылда эш булмагач, әтисе күрше өлкәдәге урыс авылларына барып эшли торган иде. Әнисе дә эштә, ул яңа оешкан элемтә бүлегенә җыештыручы булып эшкә урнаша алды. Мәхмүт ул чакта алты яшьлек малай иде. Сеңлесе Зәйнәп белән салкын өйдә көннәр буе икесе генә калдылар, ачлы-туклы булдылар. Салкын өйдә утырулар үз эшен эшләде, сеңлесе Зәйнәп, үпкәсенә салкын тидереп, үлеп китә. Яшь малай сеңлесен кызганып, үкси-үкси елады, юксынды, ләкин сеңлесен кире кайтара алмады. Бу үлем гаиләне дә какшатты.

Шулай бервакыт, урыс авылыннан аракы сөреме белән агуланып кайткан әтисе йөкле әнисен бик каты кыйнады. Әнисе Галимә (нык кыйналган килеш ничек өйдән чыгып китә алгандыр) бу нигезгә башка әйләнеп кайтмады. Аның авыл уртасында яшәүче абыйлары бар иде, аларда яши башлады. Мәхмүтне әтисе үз янында калдыру ягын карады, әнисенә бирмәде.

Малай бик яшь булса да, җәйләрен балыкка йөрде. Җиләк җыеп, аны сатып, өс-башына берәр кием алып булмасмы  дип акча юнәтергә тырышты. Шулай бер урманнан кайтканда, дусты Хәйретдин белән Гали һәм Вәли кордонына килеп чыктылар. Бу кордонда кое бар. Көн бик эссе, арылган да, кое суын эчеп сусаганны басасы иде дә бит, ләкин урман каравылчыларына да эләгергә ярамый, рөхсәтсез җыйган өчен җиләгеңне алып калырга мөмкиннәр. Кое кырыена килеп, чиләгенә су тутырып алыйм дигәндә генә, башындагы кепкасы коега төшеп китмәсенме. Инде ни эшләргә? Шул вакыт дусты Хәйретдиннең: “Тотын чиләккә”, - дип әйтүе булды, Мәхмүт чиләккә тотынып коега сикерде, куласа тавышы бөтен дөньяларны селкеткән кебек тоелды. Кое бик үк тирән булмаса да, суы салкын иде. Малай кепкасын табып алгач, кычкырып-кычкырып караса да, өстән җавап бирүче булмады. Дусты Хәйретдин, тавышка урман каравылчылары  чыгар дип, урманга кереп качкан булган. Бу салкын коеда күпме утырасы булыр, билгесез. Салкын су күкрәк турысыннан булып бөтен тәнне калтырата иде.

Чама белән ике сәгатьләп вакыт узгач, өстә сөйләшкән тавышлар ишетелде:  

- Гали, карале бу чиләктә нинди җиләк икән? Кем монда калдырган аны? - дигән тавышка малай коедан:

- Абыйлар, тимәгез, ул минем җиләк, - дигән тавыш бирә алды.

Урман каравылчылары аны коедан тартып чыгардылар. Әти-әнисенең исемнәрен язып, чиләк белән җиләкне алып калып, малайга тимичә генә өенә кайтарып җибәрделәр. Тимәсәләр дә, малай үзенә җитәрлеген алган иде инде. Ул үпкәсе шешеп, ике ай буе үлем белән тартышты. Әтисенең бертуган апасы телсез Сәрби әби карады малайны. Яшьлеге җиңдеме, әллә Сәрби әбинең дәвалары килештеме, Мәхмүт акрынлап кына савыкты, терелде. Малай  яшь булганлыктан, әнисен бик сагына иде, ә әтисе аңа әнисе янына аяк та атларга рөхсәт итмәде.

Көзгә кергәндә, әтисе өйләнеп җибәрде. Яшь әни килгәч, бу өйдә яшәве тагын да кыенлашты, үги әни юктан да малайның гаебен таба иде. Мәхмүт әтисе йортыннан китәргә карар кылды. Әнисе яши торган Габдрәхим абыйсының печәнлегендә оя ясап, төннәрен шунда кунып яши башлады. Октябрь аеның салкын төннәре дә куркытмады малайны. Ә көндезләрен, берәрсенә барып тамак ялгау өчен, вак-төяк эшләргә яллана иде. Октябрь ахырларында шулай печәнлектән сикереп төшкәндә, каршысына Габдрахим абыйсы килеп басты. Ул соңгы вакытта кемнеңдер печәнлектә кунып яшәвен сизгән булган, шуңа сагалап торган.

- Монда нишлисең син малай актыгы? Әллә шушы печәнлектә яшисеңме? – диеп сорагач,  Мәхмүт:

- Мин әниемне сагынып шушында яшим – диеп әйтә ала, ә үзенең теше-тешкә тими. Моннан соң Габдрахим абыйсы бу салкында печәнлектә кунмаска, әнисе янында өйдә яшәргә куша.

Соңгы вакытларда ана назы күрмәгән малай, әнисен кочаклап, үксеп-үксеп елый һәм үскәч үзе исән вакытта кадерле әнисен бервакытта да ташламаска, аңа авырлык китермәскә үз-үзенә сүз бирә. Бу вакытта инде аның Сәгыйт исемле энесе туган була. Шушы көннән башлап, бәләкәй генә өйдә тугыз кеше җан асрый башлыйлар, аның өстенә, бозау да, сарык бәкәйләре дә сыя бу өйгә.

Яшь булса да малай хуҗалыкта булыша, бәләкәй энесен дә караша, шулай ук мөмкинчелек чыкканда кешеләрдә ялланып та эшли. Ә җәйләрен, акчасы булыр дип, олы егеткә әйләнгәнче заготскотта (авыллардан маллар җыйнап хөкүмәткә тапшыру оешмасы) көтү көтә. Баштарак малайлар белән сарык көтүе көтсәләр, еллар узган саен олыраклар белән сыер көтүе көтә башлый, малларны Арчага, Казанга җәяүләп куып тапшыралар.

Вакытлар  уза, Мәхмүт Габдрәхим абыйсының сүзен тыңлап,  элемтә бүлегенә монтер булып эшкә урнаша һәм читтән торып булса да Казанга элемтә техникумына укырга керү бәхетенә ирешә. Шунда, Байлар Сабасы мәктәбендә бергә укыган Ләлә исемле бик ягымлы татар кызы белән  бер-берсенә ярдәм итәләр. Әгәр сугыш башланып китмәсә, бер-берсеннән бәлки аерылмаслар да иде. Һәрхәлдә, укуларын тәмамлап, тормыш кору турында хыяллана  яшьләр. Тормышлары бик авыр булу сәбәпле, Мәхмүткә укуны туктатырга туры килә, ләкин мәхәббәт хатлары аны Ләләсе белән тоташтырып тора.

Менә йөрәкләрне өзеп Бөек Ватан сугышы башлана. Авылдагы ир-атлар сугышка китәләр. 1942 елны унсигез яшьлек Мәхмүтне дә Туган илне сакларга  сугышка алалар һәм ул, Ленинград камалышына эләгеп, Кронштадт матросы булып сугышта катнаша. Ленинградка “тормыш юлы” аша кергәндә  күпме егетләр үлеп кала. Ул вакытта үзе белән Татарстаннан киткән егетләрнең дә бик күбесе харап була.  1942 елның кышы бик салкын килә, шәһәр урамнарында кешеләр барган җирдән ачлыктан егылып үләләр, өйләрендә соңгы минутлары җиткәнлеген аңлап, ишекләрен ачык калдыра торган булалар. Исән калган күпкатлы йортларга кергәндә  мәет исенә түзәрлек булмый.  Матрослардан командалар оештырып, ачлыктан үлгәннәрне җыярга чыгаралар. Шаккаткыч хәлләр дә булгалый: үлгәннәр арасында исән хатын-кызлар да очраштыра.

Мәхмүт, командирларыннан сорап китеп, шәһәрдә әнисенең туганнан туган сеңлесе Гөлҗиһанны да табу бәхетенә ирешә. Ул ачлыктан бик ябыккан, бик еш ютәлли торган була. Егет аның янына берничә мәртәбә килеп, үзеннән арттыра алган икмәген һәм көнлек спирт паёгын да калдырып китә.

- Алма апай (ул аны шулай атап йөргән була), шәһәрдә көннән-көн яшәү шартлары начарая, ашарга да юк бит. Аннан килеп фашистларның да бомбага тотулары көчәя. Тылга, авылга кайт, көн саен юллар ябыла бара, сиңа машинага утырып китәргә булышам, - диеп  туганнары янына, Байлар Сабасына кайтырга кыстап караса да, Гөлҗиһан апасы ризалашмый.

Шәһәрне саклап сугышкан вакытта Мәхмүткә берничә тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга туры килә. Туптан дошманга ату өчен снаряд сөйрәп кайтканда ул елгада боз өстендә снаряд ярылудан  ясалган чокырга суга төшеп китә. Аның уенда ул вакытта: “Ничек кенә кире боз уемына эләгергә?”, -  дигән уй була, бәхеткә юл табыла.  Иптәшләре аны салкын судан  тартып алып, өс киемнәре боз булып каткан матросны немецларның артеллерия һәм пулялары уты астында үзләренең частена сөйрәп алып кайта, киемен кисеп кенә чишендереп, гәүдәсен спирт белән уа. Үпкәгә салкын тиеп, тән температурасы күтәрелүгә дә карамастан,  биредәге шартларда авырып ятып булмый, монда үлем белән тарткалашу, шәһәр өчен көрәш бара. Аңа батырлыгы өчен 1942 елда “За оборону Ленинграда” медален тапшыралар.

Ә икенче юлы янәшәсендә снаряд ярылып, якты дөнья белән хушлаша яза ул. Аңсыз ятуның егерме өченче көнендә күзен ачкач, шәфкать туташының:                                     - Очнулся, очнулся, - дигәне генә хәтерендә, аннан тагын каядыр чоңгылга оча егет.

Азрак терелә башлагач, еракка атучы туп янына кабаттан төзәүче итеп бастыралар аны. Терелеп бетмәү һәм үпкәсенең бик еш борчуына да карамастан, яшь егет үзенең сугышта катнашуын дәвам итә. Бик авыр шартларда сакланып кала Ленинград шәһәре. Блокаданы өзгәч тә әле тормышлар ул кадәр яхшырып китә алмый. Берсендә командирларыннан рөхсәт алып, Мәхмүт Гөлҗиһан апасы яшәгән йортка юл тота. Барса - йорт урынында хәрәбәләр генә калган. Апасы хакында сораштырырлык кеше дә табылмый.

Соңрак аңа әле Таллин, Рига өчен барган сугышларда да катнашырга туры килә. Ул күп кенә сугыш медальләренә тәкъдим ителә һәм бүләкләнә.

Салкын суларга төшүләр, яраланулар үзен сиздерә башлый һәм 1945 елның июнь аенда аңа туган ягы Саба якларына кайтып килергә 45 көнгә отпуск бирәләр. Ул отпускага кайтканчы тагын бер кат камалыштан соң җимерелгән Ленинград шәһәрендә Гөлҗиһан апасын эзләп карый, ләкин ул “хәбәрсез югалганнар” исемлегендә була. Байлар Сабасына кайтып төшкәч, газиз әнисен кочаклап аласыларын уйлап өйгә керсә, әнисенең алдагы көндә генә, җәяүләп, Арчага, ә аннан Казанга китүе ачыклана. Әнисе Галимә, гаиләне туйдырыр өчен ипи алып кайтырга дип, уфалла тартып, берничә хатын-кыз белән бергә чыгып киткән. Әнисе турында уйлау – үлем белән күзгә-күз очрашканда да Мәхмүткә үлемне җиңәргә көч-күәт биреп торды бит. Әнисен бик ярата Мәхмүт, аны күрмәгән көе китәргә теләми. Энесен карап, өйдә, хуҗалыкта булышып, көн артыннан көн уза тора, әнисе һаман да кайтмый, күренми. Егетнең китәренә ике көн кала ул үзе эшләгән элемтә бүлегенә барып, хезмәттәшләре белән саубуллашып кайтырга була. Элемтә бүлеге  корылмасына җиткәч, ерактан берничә хатын-кызның уфалла арбасы тартып кайтканнарын шәйләп ала. Алдагы арбаны аның әнисе - Галимә тартып кайта. Ул йөгерә-йөгерә барып, газиз әнисен күтәреп ала. Алар бер-берсенә бер сүз дә әйтә алмыйлар, чөнки икесенең дә күзләрендә яшь була. Ике көн бергә булсалар да сөйләшер сүзләре бетми ана белән улның. Тик яңадан аерылышу минутлары җитә.

Хезмәт итү урынына Ленинградка килгәч аның авыруы көчәеп китә. Госпитальдә табиблар үпкәсенә операция ясарга  кирәген,үпкәнең бер өлешен кисәргә туры киләчәген әйтә. Нәтиҗәдә, ул табиблар хөкеменә буйсынып, шунда дәвалана.

1947 елның башында Мәхмүт тернәкләнеп, туган ягы Байлар Сабасына кайтып төшә. Эшкә урнаша, өйдә дә булыша. Авыр күтәрергә ярамаса да энесе белән бергә бәләкәй генә өй җитештерәләр һәм өчәүләп шунда яши башлыйлар.

Мәхмүт Казанга барып, сөйгәне Ләләне күпме генә эзләп караса да, таба алмый. Энесе үсеп җитеп өйләнгәч, өй салышып, башка чыгарга булыша. Үзе Килдебәк авылы кызы Минсрурга өйләнә. Өч малай һәм бер кызлары туа. Кызына беренче мәхәббәтенең исемен куша.  Әнисе Галимәне әйткән сүзенә тугры калып, бакыйлыкка күчкәнче үз тәрбиясендә яшәтә. Ә үзенең теленгән үпкә белән яшәвен ул беркемгә дә сөйләми, хәтта әнисе белән хатыны Минсрурга да. Урманда печән чапканда гына хәле китеп, кече улы Муса әтисенең кәефсезләнүен сизеп алгач, серен чишә.

1964 елда бәрәңге бакчасының артында буш яткан урынга килеп:

- Балаларым, менә бу урынга җиде нарат агачы утыртабыз. Гаиләбезнең һәрбер кешесенә бер агач булыр, алар безнең гомеребезне, яшәешебезне күзәтеп үсәрләр – диеп, өч улы, олысы Харис, уртанчысы Сәүбән һәм кечесе Муса белән берлектә җиде нарат агачы утырта.  Авыр булса да, сәламәтлеккә туймаса да, артык озын гомер бирелмәсә дә, бәхетле тормыш кичерә Мәхмүт. Алай да беренче мәхәббәте Ләләне дә хәтереннән җуймый... Башта 1966 нчы елда әнисе Галимәне, 1968 нче елда фаҗигалы төстә үлгән уртанчы улы Сәүбәнне җирли ул. Шушы әнисенең һәм улының үлеме, күпме сугышларда катнашып та, күпме кеше үлемнәре күреп тә бирешмәгән Мәхмүтне ахыргача аяктан ега. Ул бик еш хастаханәләр юлын таптый башлый. Чәбья-Чүрчи авылы янында урнашкан үпкә диспансерында ятарга мәҗбүр була. Әлеге диспансерда авыруларны Мәскәү, Ленинград табиблары килеп дәвалый.

1976 нчы елның буранлы март иртәсендә табиблар картның җансыз гәүдәсенә тап була: күзләре түшәмгә төбәлгән, йөзендә елмаю чалымнары сакланган килеш бакыйлыкка күчкән була Мәхмүт.

Кече улы Муса әтисен Совет Армиясе хезмәтеннән бүленеп, соңгы юлга озата. Шул ук елның көзендә әнисе Минсрурны да кайтып җирли ул. Армиядән 1977нче елның язында, нихаят, хезмәтен тутырып кайта. Тик алар гаиләсендә үлем-китемнәр әле моның белән генә чикләнми. Көз көне сеңлесе Ләлә дә фаҗигале төстә вафат була. Аны Казан авыл хуҗалыгы институтының хезмәт хуҗалыгында, бәрәңге чүпләгәндә машина таптый. Озак та үтми Мәхмүтнең олы малае Харис та дөнья куя.

Шулай итеп, җиде кешелек гаиләдән Мәхмүтнең төпчеге 20 яшьлек Муса әти-әнисен һәм бөтен туганнарын җирләп бетереп, бакча башындагы җиде нарат агачы янәшәсендә берүзе торып кала. Ә наратлар исә табигать казаларына, ачы салкын җилләргә бирешмичә, зур гаиләнең төсе, истәлеге булып, шаулап үсүен дәвам итә. Алар, гүя, Мәхмүтнең төпчек улын күзәтеп, аңа тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәргә дәрт-дәрман өстәп, хәер-фатихада булып, киң ябалдашлары белән әле дә күккә, биеккә үрли.

 

Муса Абдуллин, Байлар Сабасы

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 июнь 2021 - 17:33
    Без имени
    Бөек Россия халкының,миллионлаган гаиләләрнең язмышын ачык тасвирлаган бу хикәяне төтрәнмичә укып та булмый.Гади телдә,конкрет фикерләр белән язылган.Гыйбрәтле хикәяне яшьләр дә укысыннар иде. Нинди язмышлы кешеләр булган һәм нәрсәләргә түзгәннәр?Үзләренеке белән чагыштырып карасыннар ,гыйбрәт алсыннар иде.И Раббым,хикәя геройларына,шушы мәхшәргә чыдый алып,кеше булып калганнары өчен,җәннәт насыйп ит.Безнең чыдамсыз буыннарга күрсәтмәсәң иде дигән теләк белән тәмамлыйсым килде. Гөлинә Н.