Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Туган җирем шифасы (хикәя)

18 яшьлек кыз командирлары Гаязга гашыйк булды. Ачы сугыш та аларның мәхәббәтенә киртә була алмады. Яшьлек үзенекен итте... Бу мәхәббәт аларга сугыш михнәтләрен җиңеләйтергә көч бирде. Ләкин ике елга сузылган саф мәхәббәт шатлыгы кинәт бер минутта юкка чыкты...

Бу хикәя якын туганыбыз Фәрхия әби истәлегенә багышлана.

Һәр ел саен Бөек җиңү бәйрәмен дулкынланып көтеп ала Фәрхия әби. Әле менә быел да авыл җирлеге башлыгы Ильяс Харис улы күчтәнәчләр китереп, Җиңү бәйрәменә чакырып китте."9 май көнне үзем килеп алам, әзер тор", диде ул. Бармыймы соң? Бара! Аяклары  авыртса да - йөреп тора. Олы бәйрәмгә биш көн вакыт калса да, Фәрхия әби киемнәрен барларга кереште.  Башта Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен алынган медальләрен барлады. Аннары күлмәген әзерләде, хәтта аяк киеменә кадәр хәстәрләп куйды.

Күңеленә сугыш беткәч, авылга кайткан көн исенә төште. 4 ел буе сугыш кырыннан яралы солдатларны алып чыгып, аларны дәвалаган кыз, ни өчендер Җиңү бәйрәме җитә башласа, сугыш кырын түгел, ә менә нәкъ җиңеп, авылына кайткан көнне исенә төшерә. Ә бит юкса ул сугыш кырында беренче мәхәббәтен тапты. 18 яшьлек кыз командирлары Гаязга гашыйк булды. Ачы сугыш та аларның мәхәббәтенә киртә була алмады. Яшьлек үзенекен итте... Бу мәхәббәт аларга сугыш михнәтләрен җиңеләйтергә көч бирде. Ләкин ике елга сузылган саф мәхәббәт шатлыгы кинәт бер минутта юкка чыкты... Сталинград өчен барган сугышларда каты яраланган Гаязы аның кулларында вафат булды. Әйтерсең лә Фәрхияне аяз көнне яшен сукты. Саф мәхәббәтне сагынып сөйләргә генә калды. Тагын да үзен аямыйча, сугыш кырын айкады ул. Кан, үлем, ыңгырашу авазлары белән шартлау, ату авазлары астында яшәү яшь кызны үзгәртте. Кыю, куркусыз батыр кызга әверелде ул!

Ә Җиңү китергән май иртәсе... “Сугыш бетте, дошман җиңелде”, - дигән хәбәр килүгә ничек шатландылар алар! Кочаклашу, шатлык яшьләре... Бер-берсен зур Җиңү белән котлау...  Нинди шатлыклы, әйтеп бетергесез рәхәт мизгелләр! Әйе, Бөек Җиңү бит ул! Ләкин Фәрхия әби ни өчен соң бу көн якынлашканда туган авылына кайткан көнне исенә төшерә?.. Һәр ел саен шулай. Бу 18 яшьлек кызның бала-чагы, гамьсез яшьлеге узган.  Әти-әнисе яшәгән туган нигезе, туган авылы, андагы һәрбер йорт, һәрбер кешесе бик якын шул аңа. Хәтта яшел чирәмдә йөргән каз бәпкәләрен дә, Мәрьям әбинең әрсез кәҗәсенә кадәр сагынды бит ул!

Хәтерли Фәрхия әби, сугыштан кайткан ул көнне... Байсарга кайтып төште ул. Әле 5 чакрым аларның кечкенә Чиялек авылына җәяү кайтасы бар. Кайта! Ник кайтмаска?!  Бу ике авыл арасын җәяү күп таптаган кыз бит ул! Фәрхия биштәрен аркасына асып басу юлы буйлап туган авылына карап юл алды.

Язгы кояш нуры аны иркәләде, йомшак җил битләреннән сыйпады. Язгы туфрак исе, уҗым исе... Басу юлы буйлап атлады да атлады ул. Үзен зәңгәр күлмәкле, зифа буйлы гамьсез үсмер кыз итеп хис итте. Алтынсу калын  озын толымнарын үреп, күкрәгенә куеп  йөри иде ул! Үсмер чактагыча озын толымнарын артка ташларга үрелде ул. Куллары гимнастерка кигән күкрәге өстендә туктап калды... Зәңгәрсу күлмәк тә, алтынсу толымнар да юк... Кабат авыр истәлекләр яңарды. Сугыш...  Сугышка китәргә хәбәр килгән көнне ул зәңгәрсу күлмәге өстендә биешкән толымнарын кисеп атты. Яраткан күлмәген дә солдат формасына алыштырды.

4 ел... Хәзер ул 22 яшьлек кыз! 22 яшь кенә микән аңа... 4 ел сугышта узган гомер, күргән газаплар иртә олыгайтты аны. Котычкыч сугыш галәмәтен, үлгән яп-яшь солдатлар, шартлау, атыш, ыңгырашу авазлары... Боларны беркайчан, беркемгә күрергә язмасын! Кабат сугышлар булмасын!     

Фәрхия: “Ике авыл ”, - дип кабатлады. Ярты юлга җиткәч, кечкенә тауга менде һәм кабат артка борылып карады. Артта Байсар, Чишмәбаш авыллары җәйрәп ята. Сугышка Байсар авылыннан аның белән бергә тагын ике кыз Җәмилә белән Саимә дә киткән иде. Нихәлдә икән алар? Кайттылармы икән? Аларның өйләренә барып килермен дигән уй узды башыннан.

Аяклар ни өчендер бу урыннан кузгалырга теләмәде. Кара әле, дус кызы Мәдинә белән нәкъ шушы урынга чирәм  түшәп, тирә-яктагы авылларны күзәтеп ял итеп утырырга яраталар иде бит алар. Дус кызы Мәдинә ни хәлдә икән? Авылдан ике тапкыр хәбәре килде дә, кабат элемтәгә чыга алмады алар. Уйлары балачакка алып китте. Балачак дусты Мәдинә белән алар күрше булып яшәделәр. Иртә язда җир ачыла башлауга, балчык ерып кешеләрнең ындыр артларыннан түккән чынаяк ватыкларын җыялар иде. Иң матур рәсемле чынаяк ватыкларын бер-берсе белән алмашып, сатулашып та алалар иде. Җир кипкәнен көтсәң, йөрергә җайлырак булыр иде дә, ләкин башка кызлар җыеп бетергәнче өлгерегә кирәк шул! Фәрхия  әби көлемсерәп куйды.       

Фәрхия кайтырга кузгалды. Их, рәхәт соң туган якның һавасы! Мондый зәп-зәңгәр күк йөзен 4 елга беренче тапкыр күрүе иде ахры. Ак мамыктай болытлар зәңгәр күк йөзен тагын да матурайталар. Кояш елмая, күктә тургай сайрый. “Сайра тургай, сайра! Мин бит синең сайрауларыңны бик сагындым”, - дип кабатлады ул. Фәрхия аяклары арыганны тоймый атлады да, атлады.

Әнә ерактан аның туган авылы да күренә башлады. Фәрхиянең йөрәге рәхәт итеп тибә, ашкына башлады. Тизрәк-тизрәк кайтып җитәсе иде... Үзләренең Мәдинә белән җитәкләшеп Байсар мәктәбенә укырга йөргән басу юлы буйлап атлады ул! Иии, ул укыган вакытлар. Кияргә җүнле кием булмаса да, күңелле иде. Ике авыл арасындагы 5 чакрым араны сизми дә калалар иде алар. Укытучы апалары ятларга биргән шигырьләрне ятлый-ятлый кайталар иде алар! Рәхәт чаклар...

Фәрхия басу капкасына җитте. Менә ул капка!.. Шул капка төбендә кул болгап,  елый-елый озатты аны авыл халкы. Миңсылу апа: “Бигрәк яшь шул әле син, кызым”, - дип еласа, Садри абзый ”Балалыгы да чыгып бетмәгән яп-яшь кыз бала”, - дип кызганды. Бу кечкенә авылдан  сугышка киткән бердәндер кыз булгангамы, бөтен авыл халкы елады аны озатканда... Фәрхия авыр уйлардан арынырга теләде. Менә, менә бит аның туган авылы! Аны озатып калган авыл апалары, авыл агайлары, яше-карты йөгереп чыгарлар әле менә. Алар белән күрешү мизгелләрен күз алдына китереп елмаеп куйды. Әй сөенерләр, әй шатланырлар инде әти-әнисе! Ул бит аларга кайтуы хакында хәбәр дә җибәрмәде.

Аның аяклары авыл капкасын ачып алга атлады. Аны озатып калган туган авылы ничектер ятимләнеп калган кебек тоелды аңа. Элек шау-гөр килеп торган урам бушап калган, кеше әсәре күренми. Ә йортлар... Ир-ат кулы тимәгән авыш капкалар, чалшайган тәрәзәләр... Кайбер җирдә коймалар гел юк. Сүтеп, ягып бетергәннәр ахры. Күзләренә яшь килде  Фәрхиянең. Сугыш узмаса да, сугыш сөреме, сугыш ачысы аның туган авылын да таптап узган икән... Их бу сугышны...

Фәрхиянең туган йорты... Ул да боегып, ятимләнеп калган. Капкадан керүгә бакча тирәсендә кайнашкан әтисе белән әнисен күреп алды. Солдат формасыннан кайтып кергән кызга берара карап тордылар да, йөгерә-атлый Фәрхия каршысына таба атладылар. Бетерешкән әти белән әнисенә җан керде, күзләрен шатлык яшьләре каплады. Әле генә уллары Шаһиның үле хәбәрен алган ата-анага Фәрхиянең кайтып килүе дәва булды. “Исәннәрне көтәбез!”, - диде әтисе. Сугыш авырлыкларын бер дә сөйлисе килмәде аларның.

Фәрхия авылдашлары белән күрешеп чыкты. Дуслары, яшьтәшләре хакында белеште. Аны гына түгел, 40 йортлы, бер урамлы Чиялек авылының  бер генә йортын да сугыш афәте читләтеп узмаган икән... Шушы кечкенә генә авылда бөтен ир заты сугышка китеп беткән. Кемнәр кайтыр? Кемнәр юк... Авылга бик күп кара кәгазьләр дә килгән. Кайсы ирен, кайсы улын югалткан... Ирексездән күзләр яшьләнде.

Фәрхияне тагын авыр уйлар биләп алды. Аяклар ирексездән бормаланып аккан Сөн елгасына таба атлады. Гамьсез бала-чагы тагын бер кат күңеленнән узды.  Җәй буе кайтмыйча, су коенып яткан чаклар, капчык белән балык сөзеп йөрүләр... Әниләре: “Көн җылынгач, күке кычкыргач кына су коенырга ярый”, - дип кисәтсә дә, алар күкене көтеп ятмыйлар, иртән үк су буена йөгерәләр иде.  Сөн буеның бөдрә талларын да,  шул талларга кунып сайраган сандугачларны да бик сагынган Фәрхия. Елганың бу як өлешендә, карт өянке төбендә, авыл көтүе өчен туплау бар иде. Терлекләр ашап туйгач, Сөндә су эчереп, шунда ял итәргә туплыйлар иде. Әнисе тагын көтү чираты җитә дип сукранса да, эчтән генә сөенә иде Фәрхия. Чөнки ул көнгә ашауны мулдан әзерли әнисе, туйганчы ашыйсың. Бәрәңге пәрәмәче, йомыркалар... Менә алар әтисе белән сыйланып утырган урын. Тәмләп ашап алгач, ак болытларга карап ял итеп яталар иде алар! Ләкин озак ял итеп булмый. Мәрьям әбинең кәҗәләре  һич тынгы бирми иде. Бар да истә... Фәрхия елмаеп куйды. Ә Сөн елгасының  аргы ягы чиста. Чөнки анда терлек тә, кош-корт та юк. Анда кара бөрлегән күп була. Су коенып аргач, Сөн елгасының вак ташлар белән түшәлгән сай  җиреннән шунда чыгалар алар. Авызлары, куллары кара бөрлегәнгә буялып бетә. Кызлар бер-берсенә күрсәтеп көлешә-көлешә ашыйлар. Якында гына Чуракай авылының борчак басуы. Бөрлегәннән соң аңа чират җитә.Теге як ярда калган  кычыткан арасына яшеренгән киемнәрен малайлар гына табып алмасын. Юкса каз тәпие ясап куюлары бар! Чишә алмый иза чигәсең аннан соң. Иии балачак, гамьсез чак!..

Фәрхия Алкаби тавына күтәрелде дә, яшел чирәмгә утырды. Тауда кар ачылуга шунда йөгерәләр иде... Язгы кояш  нурлары тау башын тиз киптерә. Бала-чагага уйнау өчен рәхәт урын! Нинди генә уеннар уйнамадылар алар анда. Үсә төшкәч, кичләрен шунда учак яктылар. Егетләр белән кичке уеннар узды. Башка кызлар кара чәч толымнарын үреп чыкса, Фәрхиянең чәче үзенә бер төрле алтынсу-кызгылт иде. Аның кояш кебек алтынсу чәчләрен,зифа буй-сынына Закир гашыйк иде. Фәрхия өчен ул тугры дус иде.

Фәрхия Шайтан кулы аланына юнәлде. Бу аланда җир җиләге күп була. Кыш көне чана шуу өчен бик уңайлы урын ул. Авылны чыгу белән чанага утырасың да тау астындагы Шайтан кулы чокырына шуып та төшәсең. Чаналар күп түгел. Берничә генә балада булса да, барысына да җитә. Зур агач чаналарга берсе өстенә берсе кунаклап шуып төшәләр алар. Кемнәрдер ярты юлда егылып төшеп кала. Чокырга төшеп җиткәндә, күбесе коелып та бетә торган иде. Ә яз көне язгы кояш нурлары карларны эреткәч, бу чокырга әрәмәдән төрле яклап кар сулары төшә. Алар көмеш  кебек чиста булып кояш нурларында җем-җем килеп агалар. Фәрхия дус кызлары белән көянтә-чиләкләр асып, кар суы ташыйлар. Чүмеч белән  чиста суны чиләкләргә тутыралар да тал песиләренең бүрткәнен карарга дип песиле талларны эзләп китәләр. Яңадан чиләкләрен асып өйгә кайталар. “Кер юарга йомшак су алып кайткан минем кызым” ,- дип әнисе аркасыннан сөя иде. Фәрхия суын бушата да, кабат кызлар белән су алырга китә иде.

Сагынган, бик сагынган Фәрхия туган авылын, Алкаби тавын, Сөн елгасын, Шайтан кулын... Матур бала-чагы  шунда узды бит аның. Хәзер дә ул алардан, туган үскән җиреннән көч алыр. Туган җире аның яралы яшь йөрәгенә дәва бирер, яшәргә көч өстәр, газапларын җиңеләйтер, бәхеткә илтер. Ул чагында Фәрхия туган авылында төпләнеп, Гаделгә кияүгә чыгып, лачындай 3 егет тәрбияләп үстерәсен белми иде әле.

 

                              Гыйбадуллина Эльвира Әзхәт кызы,

                                                 Казан шәһәренең 182 номерлы политехник

 лицееның туган тел һәм әдәбияты укытучысы

 

Фото: pixabay

Галереядә автор үзе

Галерея

Теги: хикәя илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Очент понравилось Спасибо

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик тирән мәгънәгә ия әсәр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Чиялеккэ барып кайткан сыман булдым,бэлэкэй туткэйне бик ярата идек,без керсэк баздан тимер савытта май белэн Кызыл эремчек алып чыга иде,тэмлэп чай эчэ идек. Рэхмэт,Эльвира. Искэ тошерден.