Язмышлар ярында (хикәя)

Әллә нидән сискәнеп уянып китте ул. Карашы чәчрәп торган караңгылыкка терәлгәч, үзенең зират коймасына сөялеп йоклап киткәнен исенә төшерде Кәримә. Йөрәге күкрәк читлеген ярып чыгардай булып тибәргә тотынды, сулышы капты, телен әйләндереп төкерек йотарлык хәле дә калмаган кебек тоелды аңа. Кабаланып, кыр читендә ялгыз янган утны эзли башлады хатын. “Ярый бу якка әйләнеп чыгарга өлгермәгән икән, минем черем итеп алуым гына булган икән бит бу”, - дип, өстенә салган юка бишмәтен рәтләп куйды, башындагы чуклы яулыгын җайлап бәйләде. Әле ныклап җылынып та өлгермәгән язгы җирдә утырып, гәүдәсенә салкын йөгергән иде аның. Аякларын язгалады, кулларын угалап, әледән-әле җылы сулышын өргәләде. Җитмәсә калынрак өс-баш юллый торган   да түгел, ачлы-туклы хәсрәтле замана шул. Җылынырга теләпме, үзен-үзе кулга аласы килепме, зират коймасына аркасы белән ныграк сыенды да язгы кыр өстенә текәлде.

Әй, язмыш... Ир куенында кинәнеп яши дә алмый калды шул... Алыптай зур гәүдәле, зәңгәр күзле, бар кеше белән дә  тыныч мөгамәләдә иде Мансуры. Елмаеп җибәрсә,  күзләре дә кушылып көлә иде аның. Авыр сүз әйтмәде, какмады-сукмады. Алай да беренче күргәч, яратмаган иде аны Кәримә. Кайдан яратасын, ди, инде. Үз алдына елмаеп куйды хатын.  Абыйлары  күрше авылга кияүгә биреп җибәргәндә, бик яшь, әле яңа 20сен генә тутырган иде. Газиз әти-әнисе кочагында тагын бераз иркәләнеп яшәп каласы килгән иде дә бит. Шушы яшенә җитеп яшьләр арасына бик чыгып йөрмәде. Егетләр белән үзе алдан сүз катып сөйләшү турында сүз дә юк инде анысы. Күбрәк кырыс абыйлары тәрбиясе астында үскән кыз сабыр холыклы, оялчан, итагатьле һәм күндәм иде. Гөл чәчәгеннән күренә дигәндәй, төс-кыяфәте әнисенеке кебек, килеш-килбәте ир-ат күңеленә хуш килерлек. Гәүдәгә әллә ни зур булмаса да, аяклары озын, биле нәзек, килештереп кигән гади күлмәгеннән түгәрәк калку күкрәкләре күңелне җилкендереп торырлык.

Тыныч кышкы төн. Авыл йоклый. Иренеп, теләр-теләмәс кенә төшкән кар бөртекләре Кәримәләр капка төбендәге чана җигелгән җирән атның пар күтәрелеп торган аркасына тияргә дә өлгерми эри тора. Җигүле ат кузгалырга әмер көтеп торгандай әледән-әле аякларын алыштыргалап куя. Хуҗасы кызуланып кереп киткән вак бизәкле капкага карап пошкыргалап  ала.

Ул көнне Кәримәнең абыйлары, ишеккә кемдер килеп кагылуга, сеңелләренә, булган кирәк-яракларын җыештырырга кушып, өй алдына чыгып китте. Аларның ниндидер ир-ат белән басынкы гына сөйләшеп торуларын ишетте Кәримә. Кулына я бер әйберен, я икенчесен тотып карады. Аннары чыбылдыкның бер башын күтәрә төшеп, өй алдындагы ир-атның тавышын аерасы килепме, ни турында сөйләшкәннәрен беләсе килепме, каты киеренкелек белән, ишек артына колак салды. Ул да түгел, тактадан бүленгән бүлмә артында ваемсыз йоклап яткан әти-әнисенең сулыш алган тавышын ишетеп, Кәримә мышкылдап елап җибәрде. Газим абыйсы аны кияүгә алучы бар дигән иде бер мәлне. “Мөгаен шушы кешедер. Юкка әйбер җыярга кушмыйдыр болар, - дип уйлады Кәримә.- Мине төнгә каршы кая җибәрәләр? Әни белән әтине күрми, газизләремнең хәер-фатихасын да алмый китәмме инде? Мине урлап китүләре түгелме сон бу?”

Ике авыл арасы ерак түгел-түгелен. Алай да 9-10 чакрым булыр. Ул ара  чанада толып ябынып утырган Кәримәгә мәңгелек булып тоелды. Мансур әледән-әле сүз катып караса да, Кәримә аңа оялып, тартынып кына кыска җаваплар кайтаргач, атын ипләп кенә әйдәкләп барган ир-ат тынып калды. Җылы толып астында Кәримә бераз  изрәп китеп, үз уйларына бирелде. Киләчәк бераз шөбһәле дә, көтелмәгәнчә якты, матур, дулкынландыргыч та, билгесез дә иде. “Нинди кеше аның Мансуры? Аның әти-әнисенә ярап булырмы?” дигән сораулардан алып, моңа кадәр бер күрмәгән ир-ат белән оялмыйча ничек йокларга ятармын дигән сорауга кадәр башыннан үтте Кәримәнең. Ул тагын үз алдына елмаеп алды. Ул төнне дә, тагын киләсе төннәрне дә тимәде аңа Мансур. Бик җайлы, ипле, акыл утырткан кеше иде шул.  Кәримәдән 5 яшькә олырак та иде бит. Әти-әниләре дә кәләшне  тиешенчә каршылады. Бик карт кына мулла шаҺитлар алдында яшьләрнең никахлашырга ризалыгын алып, Коръәндәге ”Ән-Ниса” һәм “Ән-Нур” сүрәләреннән ир-белән хатын никахына аять әйткәч кенә, ирле-хатынлы   гомер кичерә башлады алар. Алгы көпчәк кая тәгәрәсә, арткысы да шуннан барыр дип тәвәкәлләп, ваемсыз яшьлеген калдырып, олы тормышка аяк басты Кәримә.

Кәримәнең уйларын трактор тавышы бүлде. Хатын җитез генә торып басты да кулында тегеләй-болай әвәләгән ак яулыгын күтәреп селкергә кереште. “Күрәме икән?” - дигән уй белән, биегрәк булырга теләгәндәй, аяк очларына күтәрелде. Яулыгын җайлабрак тотып, кызурак болгады ул. Тракторның төнге карангылыкны ертып күренгән тонык утлары зур шатлыгы, зур өмете, киләчәге иде аның.

Трактор гөрелдәве тынгач, һавада яңадан сөйләп аңлата алмаслык сихри тынлык урнашты, җил дә исми кебек. Агачлар әле яшел шәлен ябынырга өлгермәгән, шауламый. Ялгызы гына үсеп утырган карт каен Кәримә кебек   гәүдәсен турайткалап ыңгырашып алды сыман.

Трактор әйләнеп килгәнче, оеган саннарын язып, бераз йөреп килсә дә ярар. Аның тавышын ишетүгә, яңадан сакка басар Кәримә... Ул зират коймасы буйлап атлады. Бераз яктыра да башлады. Кабер ташлары һөҗүмгә әзерләнгән солдатлар кебек сафка баскан. Яңадан куркуын басарга тырышып, ашыгып үткәнен яңартырга кереште Кәримә. Аның узган сукмагына карап, тормышында булган иң истәлекле хатирәләре белән күңел күген яктыртасы килде. Әмма уйлары аны кабат-кабат йөрәгендә сакланган әрнүләренә кайтарды. Мансуры белән җиде ел гына яшәп калды шул. Ярты ел дигәндә Кәримәдә үз иренә булган сөю хисе ярларыннан күбекләнеп ташып тора иде. Ниндидер уртак рухи бәйләнеш бар иде алар арасында. Кәримә шул хисләргә бирелеп, борын төбеннән генә салмак җыр сузып җибәрде.  

Тау буенда челтер-челтер ага бит ул салкын су,

Син булмагач яннарымда бигрәкләр дә ямансу.

Аннары сирәк кенә башын төртә башлаган үлән астында йоклап яткан әрвахларның рухын куркытмыйм тагын дигәндәй, кинәт туктады да, уйлары Мансурга әйләнеп кайтты. Укый-язарлык белеме булганга, аны авыл советы башлыгы итеп куйдылар. Җир җимертеп эшли белгән Мансурны районга алырга торалар иде. Иренең хезмәт кенәгәсендә бары тик шушы бер язма бар. Бу  аяусыз сугыш бөтен хыялларын пыран-заран китерде, көле дә калмады, җилгә очты алар. Кичә генә дөнья көлә иде, кичә генә дөньяның бар ягы түгәрәк иде.

Фашист гаскәрләренә каршы барган дәһшәтле сугышның беренче айларында үк диярлек, утыз дүрт яшен тутырган Мансурны күршедәге ике яшьтәше белән сугышка алдылар. Кулында вактан-вак, чуктин-чук өч баласын тотып калды Кәримә. Олы улы кырыс сугыш башланган елны укырга керде. “Әни, мин әти дошманны җинеп кайтсын өчен тырышып укыйм,яме”, – дияр иде улы Җәмил. Сүзенә тугры торды, көн дә яхшы билгеләр генә алып кайта иде. Кәримә аны һәр көн:  ”Улым, бүген билгеңне кемгә бирәсең?” -дип кәефләнеп каршылады. “Сиңа”, “әтигә” яки “сеңлем Тәслимәгә”, кайсы көнне билгеләре ике яшьлек энесе Мөсәвиргә дә  эләгә иде.

Мансур артыннан ук Кәримәнең ике абыйсы да сугышка китте. Алар өчен дә җаны өзелә, алар турында уйлары күңел читен тырмап тора иде Кәримәнең. Алай да, исән-имин кайтырлар, дигән өмет белән яшәде ул.

Биш ай дигәндә ире Мансурның Ленинград өчен барган сугышта хәбәрсез югалуы турында хат алды Кәримә. Күрше авылдан аның белән бергә яуга киткән, терсәктән сул кулын сугышта югалтып кайткан ир-ат: “Алар артобстрел вакытында окопка сикереп төшеп кенә үлделәр”,- дигән хәбәр белән кайтты. Сыкранды авыр ярадан Кәримә, күкрәге белән ут йотып, төннәрен дә, көннәрен дә каһәр суккан сугышны каргады. Аямады ул мәрхәмәтсез аның Мансурын, Кәримәне дә аямады, аның нәниләрен дә кызганмады. Ул көннәрдә күңелендәге кара болытны ертып беркайчан да  якты кояш чыкмас кебек тоелды аңа. Күпме югалтулар алып килде илгә мәлгунь сугыш. Әнә күрше бичаракай Махибанәт түтинең ире һәм олы улы сугышта һәлак булды. Шушы көннәрдә кече улын да хәрби комиссариатка чакыртканнар икән, диделәр. “Син бүген аның хәлен кара,  түзә бит, Аллаһ берәүгә дә адәм   күтәрмәслек сынау бирмәс”,- дип, үз-үзен тынычландырды  ул. Елап та, нәфрәтләнеп тә утырып булмый. Өч баланы тәрбияләргә кирәк.   Матчага кыстырылган хатлар гына белә иде аның хәлен, алар гына төннәрен койган күз яшьләренең шаһиты иде.  Мансурдан килгән хатларны кат-кат укып, яттан өйрәнеп бетергән иде Кәримә. Язмышына буйсынды ул. Синең хакка балаларыбызны исән-имин үстерермен дип, күңеленнән Мансурына   ант бирде хатын. Үзе кебек тол калган хатыннар белән ат җигеп урман эшенә йөрде,кырда урак урды...

Сугышның өченче елы бара иде. Йорт саен - тол, йорт саен - ятим. Әледән-әле яраланып аксак-туксак, гарип-гораба калган, чулак-чукрак булган, я тагын башка сәбәп белән сугышка яраксыз ир-атлар кайта башлады туган төбәккә. Алар өйдә тик ятмады, хатыннар белән колхоз эшенә чыгып йөри башлады. Күпләрен җитәкче итеп куйдылар. Газим абыйсы бер кулын яу кырында калдырып кайтты. Контузиядән соң башы авыртып җәфалады, мескенкәем. Гата абыйсы да исән-сау, немецны Көнбатышка куып бара иде. Энесе Гариф унсигезен тутырып килә, ватаны өчен яуга барырга аның да чираты җитте.

    Кеше бәхетен тар-мар итеп талаучы ачы язмыш ул елны Кәримәнең капкасын тагын килеп какты!Салкын көз уртасында төн буе, питләләре бушып кыйгая төшкән капканы, ниндидер шомлы хәбәр китергәндәй, җил ачып-ябып йөрде. “Әни, башым авырта”,- дип уянды аның Мөсәвире. Кәримә, ут янган улын кулына алып, маңгаена юеш чүпрәк куеп карады, догалар укып, тирбәтеп утырды. Хәлсез бала әнисе куенына башын төртеп йокыга талды. Әмма икенче көнне дә, өченче көнне дә башы авыртуга зарланды. Табиблар да   сәбәбен таба алмады, төрле дарулар биреп карадылар. Баланың хәле яхшырмады. Җиденче көн дигәндә, ана кулында җан бирде кече улы,төпчеге, йөрәк парәсе. Әле ирен югалту хәсрәте дә сүнмәгән-сүрелмәгән иде. Бәгыре таш булып катты Кәримәнең!

 Трактор тавышы ишетелде. Кәримә уйларыннан бүгенге халәтенә кайтты. Күз нурларын сирпеп, тавыш килгән якка карады. Бу трактор тавышы аның яшәү моңын җырлый иде. Ул, кызу-кызу атлап, кизү торган урынына ашыкты. Кулында әрле-бирле әйләндергән ак яулыгы төн буена инде ничәнче мәртәбә маяк булып хезмәт итте аңа.

Трактор уты, якыная барып, әлҗе-мөлҗе килә. Карашын аерып, йокысыз төннән арыган, дымлы, ялкынсу күзләрен яктырып барган күккә күтәрде Кәримә. Җидегән йолдыз баткан инде. Аның урынына таң йолдызы - Чулпан калыккан. Авылдагы сирәк-мирәк йортның торбаларыннан күксел боҗра булып төтен пошкый. Кем ипи сала, кем иртәнге аш пешерергә әзерләнә торгандыр. Балаларын, газизләрен, туйганчы ашатып, матурдан-матур өс киемнәре алып кинәндерә алмаса да, тормыш көннән-көн җайга салынып килә бит.

“Хатын-кызның бәхете - ирдән. Ирле хатыннарның балалары тук, кигән киемнәре мулданрак инде, ни дисәң дә, бер кеше тапкан мал, ике кеше тапкан булмас”, - дип уйга чумды Кәримә. Ир кулы тигән каралты-кура, ихата төзек, җыйнак, ыспай була. Кагасы, ямыйсы булса да,  кешегә сорап керәсе юк, бәхетле хатынның бар да үзендә. Баласына мәктәп кирәк-ярагы дисеңме, агачтан чана-чаңгы дисеңме, итек-читек дисеңме... Ата иңен тоеп яшәгән бала канатлы була, зур биеклеккә күтәрелергә пар канаты - әти-әнисе  булганнар бәхетле. Сыңар канат ни талпынса да, җирдән ерак китә алмый шул. Аннары үзенең дә сөеп-сөелер чагы. Егерме сигез яшендә тол  калган хатын, ир тәмен белеп кенә өлгергән иде әле. Үзенең яшерен теләкләреннән үзе дә ояла иде Кәримә. Иркәләп, назлап карый торган күзләр, тәме бетми, җаннан китми торган, җылы, өмет бирердәй, юатырдай сүзләр кирәк иде аңа! Дөрес, ялгыз хатынга кайбер әрсезләре төнлә бер генә ишек какмады. Андыйларны бусагага якын да китермәде Кәримә.

Карап туймаслык матур иде ул. Сугыштан соң авыл тирәсендә, тирә-юньдә ир-атлар күбәя төште. Сау-сәламәт кайткан ир-егетләр йорт барлады, гаилә корырга кереште. Кияүгә сорап килүчеләр дә булмады түгел, булды. Күрше авылдан калку гына гәүдәле, тотлыгыбрак сөйләшә торган бер ир-ат килгән иде, аны бер күрүдә үк ошатмады Кәримә. Ул ике йорт аша яшәүче, баласыз тол хатынны кияүгә алды. Авылдашы Мәүлет ничә тапкыр ярәшергә дип килде янына: “Балаларыңа ата булырмын, сине кимсетмәм”,- диде. Кәримә, яратудан да түгел, мохтаҗлыктан, ялгызлыктан, бу тол язмыштан туеп: “Әллә, тәвәкәлләп, Мәүлет белән уртак тормыш корып җибәримме?”  дигән икеле-микеле уйлар белән йөри башлаган иде. Улы Җәмил   каршы төште әнисенең ниятенә. Матчадагы саргаеп беткән хатларны алып итәгенә атты. Ул хатларны кабат-кабат укыды ул төнне Кәримә, кабат-кабат, кабат-кабат... Үзен дә, Мансурны да, балаларын кызганып елады. Шушы хатлар аңа иренә тугры калырга ярдәм итте ул чакта. Аннары, бар авырлыкны  Аллаһ сынавы дип, җанга түзем сорап, сабыр гына яши бирде Кәримә.

Улы Җәмил куандырып торды. Әтисез калган ир бала тормыш камчысын иртә татый. Аны да ятимлек ачысы тиз олыгайтты. Йорт тирәсендәге эшкә кулы ятып тора. Ризыгын хәләл көч белән, тир тамызып табарга кирәклеген белә иде ул. Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя, дигәндәй, булдыра алырдаен үзе, җайлый алмаганын кешедән сорап, әкренләп олы тормышка кереп китте яшүсмер егет.

Ул елны кызы Тәслимәгә унбер яшь тулды, ә Җәмил җиде классны тәмамлап, Яр Чаллы шәһәрендәге фабрика һәм заводлар ученичествосына укырга керде. Балалары үсеп, кул арасына керә башлады дигәндә дә ялгызлыкның, толлыкның михнәтен, җәбер-золымын татыды Кәримә. Мыек калкыткан улын  башкалар арасында ким-хур итәсе килмәде аның. Җан өшеткеч кыш айларында ике мәртәбә чана тартып улына ризык илтәр өчен, илле чакрым җир барды. Ат чанасы ярган  юлдан бару уңайлы түгел шул. Чанага салынган бәрәңге капчыгы, төенчекләп бәйләгән башка кирәк-яракны сөйрәп, әйләнә дә төшә, әйләнә дә төшә. Җитмәсә, җигүле атларны юлдан читкә чыгып үткәреп җибәрергә кирәк. Кайсы сүгә, кайсы кызгана...

 “Кайда туган - шунда уңган”, диләрме?  Улы укуын тәмамлауга, колхозга механизатор булып урнашты. Сабый бала сыман ихлас куанды Кәримә! “Кем улы дигәндә, минем улым ул!”- дип горурланды хатын. Ялгыз булгач, аны кимсетүчеләр дә табылып торды бит. Әмма үзенә  башкалардан сүз әйттермәскә тырышты, кеше арасында  ким-хур буласы килми иде аның.

Бүген төнлә Җәмилне зират очындагы басуга җир сукаларга куйганнар иде. Кичтән эштән арып кайткан әнисенә улы тартынып, оялып кына зираттан бик курыкканын әйтте. Кәримә, үзен олылырча тотарга теләп тә, әле балалыктан чыкмаган, унбишен дә тутырмаган улын бик яхшы аңлады. “Улым, үлгәннәрдән курыкма, исәннәрдән курык,- диде тыныч кына. - Каршы килмәсәң, мин дә синең белән барам”.

  Ашап-эчкәннән соң, Тәслимәгә ишекләрне яхшылап бикләп ятарга кушып, кырга чыгып киттеләр. Бала хакына ни эшләмисең? Кәримә трактор кабинасында басуны берничә  әйләнде. Җәмил белән икесенә монда урын бик тар иде. Ул да түгел, Кәримәнең көн дәвамында колхозда авыр эш эшләп ватылган тәннәре трактор селкеткәннән тагын да авырта төште. Колагы томаланды.   Кәримә   улын зират  янында көтәргә булды.   Улына  ак яулыгын болгап торырга вәгъдә биреп, трактордан  төшеп калды. Тимер ат кузгалып киткәч, бик куркып кына, зират коймасына таба атлады. Күкрәгенә сөт төшкән яшь хатын кебек, әле күптән түгел генә суы тулып аккан каенга тотынып, кара ташларга озак кына карап, өнсез басып торды. Тирә-юньдә бер тавыш та килми, тыныч иде. Монда аның йөрәк парәсе, Мөсәвире ята. Хатын күз яшьләрен түгеп арыган иде. “Улым, бүген мин синең  янәшәңдә”,- дип уйлады ул. Куркуы бетеп киткән кебек булды. Аякларын да юньләп тоймаган Кәримә зират коймасына терәлеп утырды. Ул бераздан оеп йоклап киткәнен сизми дә калган иде.

    Таң атты. “Кара әле улының трактор тавышы  хәйраннан   бирле ишетелми. Әйләнеп килер вакыты җиткән иде бит”,- дип айнып киткәндәй  булды  ул. Җәмилнең “Әни-и-и!” -  дип кычкырганына, тавыш килгән якка башын борды. Кыр читендә улы әнисен үзенә   чакырып, кулын болгап тора иде. Кәримә,   ярым йөгереп, ярым атлап, улы янына кузгалды. Җәмил әнисе килеп җиткәнче үк: “Без Сабир белән кырның теге башында алышындык. Мин аякларым язылсын дип, такыр җирдән җәяү килдем”, - дип елмаеп каршылады аны Җәмил. Әнисе улын аркасыннан сөйде. “Әни, син минем зираттан курыкканны кешегә сөйләмә яме”, – дип читенсенеп өстәде улы. Әнисе аңа ягымлы итеп елмайды да баш какты.

Ике чандыр, тәбәнәк гәүдә, бераз бөкрәя төшеп, кояш нурларыннан үрелгән сукмакка атлады. Алда аларны матур тормыш  көтә иде. Әмма Кәримә, калган ике баласыннан да узып, ялгызы гына бик озак гомер итәсен белми иде әле. 

Фирдәүсә Бикмәтова

Фото: pixabay

Галереядә автор үзе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: