Герман җирендә мәтрүшкәләр үсми (хикәя)

Мин мәктәпкә барганда да, эштән кайтканда да төзелә торган тугыз катлы йорт яныннан үтеп йөрим. Вакыт булганда, каравылчы, сугыш ветераны бабайның хәлен белеп чыгам. Аның бер гадәте бар. Тәмләп сөйләшергә исәбе булса, тәмәке көйрәтергә ярата. Бүген аның шундый халәте иде бугай, эчке кесәсеннән тәмәке алырга дип, телогрейка төймәләрен ычкындырды. Шулчак аның түшендәге ордены ялтырап китте.
– Нихәл, улым! – дип сүз башлады ул.
– Әйбәт кенә, Миңсалих бабай, үзең саумы?
– Аллага шөкер, Гомәр энем!
– Кызыл Йолдыз ордены?! Әле сезнең мондый бүләкләрегез дә бармыни, Миңсалих бабай?
Орден турында сүз чыккач, шуны гына көтеп торгандай, ул җанланып китте, тимер тешләрен елтыратып елмайды, хәтта баскан урынында таптанып алды. – Әйе, ике көн элек кенә военкоматка чакырып бирделәр. Повестка килгәч, кай җирем кирәк булды икән, дим. Дөрес, сугыш ветераннарын онытмыйлар анысы. Бигрәк тә Җинү көне алдыннан махсус чакырып рәхмәт әйтәләр, бүләкләр бирәләр. Әле бу арада гына бернинди бәйрәм дә юк, сәйран да юк. Нигә чакырдылар икән дип баш ваттым шуңа. Кердем. Полковник үзе аяк өсте басып каршы алды. Йомшак урындыкка утыртты. Хәл-әхвәлемне сорашты. Сугышта кайда булганымны сөйләтте. Ә сугышның без инде кайнап торган казанында булдык. Башта Сталинград, аннан килеп, Курск дугасына эләктем. Сугыш кан кою инде ул, кайда да җиңел булмагандыр. Әмма Курск дугасында җир белән күкнең чиге югалды, тирә-як тоташ мәхшәргә әйләнде. Утлы дуга гына булмады, җәһәннәм дугасы булды ул немецлар өчен дә, безнең өчен дә. Ул чорда кем санаган да, кем очына чыккан: безнең югалтулар күбрәк тә булгандыр әле. Һөҗүм итеп барганда күрдек инде сафтан чыккан немец танкларына караганда, «сәҗдә»гә киткән үзебезнең танклар күбрәк очрады. Менә шундый мәхшәр көннәрнең берсендә, без өч кеше дошман тылына разведкага барырга задание алдык. Өчебезне дә рядовой итеп киендерделәр. Андый-мондый хәл булса (әсирлеккә эләгүең дә бар!), командирларын югалтып адашкан төркем генә булабыз инде, янәсе. 

Мең бәла белән фронт сызыгын үттек. Хәвеф-хәтәрсез генә урман эчендә таң аттырдык. Беренче эш итеп, безгә ничек тә немецларның штабын табарга кирәк. Әйтүе генә ансат. Көпә-көндез кукраеп йөрергә без кияү егетләре түгел. Немецлар күреп алса, өч кешелек төркемне юк итү берни дә түгел.
– Әкрам, син безнең арада иң елгыры, бар, агач башына менеп карале, авылдагы берәр йортның кыегына эленгән немец флагы күренмиме? – дип Әкрамга куштым.
Немец флагларын штаб урнашкан йортның ишек өстенә генә элгәннәр икән. Чигенгәндә суырып алырга җайлы булсын дигәннәрдер инде. Йорттан ерак түгел сарай сыман нәрсәсе дә бар. Салкыннан калтырана-калтырана төне буе керфек тә какмый чыктык, әмма берни дә майтара алмадык. Гитлерчыларның әллә берәр офицерлары килгән көн булды, әллә берәр этлек эшләргә җыеналар иде, төне буе штаб тирәсендә тыз-быз йөреп чыктылар. Задание үтәмичә, сөмсере коелган сабый кебек кайтып булмый инде.
– Егетләр, катгый бер карарга килеп, штабка үтеп, документларын кулга төшерми кайтмыйбыз! Бетте-китте! – дидем.
Урман эчендә нинди сарай булгандыр ул, шайтан белсен. Сугыш афәте, туплар зилзиләсе аны да читләтеп үтмәгән, снаряд төшеп түбәсен алып ыргыткан, стеналарын тишкәләп бетергән. Исән калган бер почмагына кереп сыендык. Ике көн йокламау шактый йончыткан, берничә минуттан солдатларым изрәп йокыга киттеләр. Мин уяу. Якындагы сазлыкта бакалар бакылдаша. Ниндидер кошлар, үзләре генә белгән телдә нәрсә турындадыр «серләшә»: чурр-чурр килә... Сугыш өчен гадәти булмаган тыныч төн. Югарыда, биектә-биектә йолдызлар җемелдәшә. Их, рәхәттер дә аларга күк йөзен иңләп-буйлап йөзүләре!..
Штаб тирәсендә тыныч кебек. Кичәге шикелле тыз-быз йөрүчеләр күренми. Шулай да ишек төбендәге баскычта муенына автомат аскан немец солдаты кукраеп басып тора. Тонык кына лампочка яктысында аның күләгәсе күңелгә шом салып үзеннән ике мәртәбә зуррак булып күренә.
Штабка керү өчен безгә ничек тә аннан котылырга кирәк. Бу хәтәр эшне тавыш-тынсыз гына башкару мәслихәт. Юкса, исән калуыбыз икеле. Бу үтә дә җаваплы бурычны егетләрнең кайсына тапшырырга? Егоргамы? Әкрамгамы? Икесе дә ут уйната торган егетләр! Әнә бит, кичә Әкрам ым кагу белән агач башына мәче кебек үрмәләде. Ни булса шул: Әкрамның колагына пышылдап кына тәвәккәлләргә әмер бирәм. Ул ялангач хәнҗәрен кулына кысып, түше белән шуыша-шуыша өй почмагына җитә язган иде инде. Берзаман сакчы баскычтан төшеп, Әкрам шуышкан почмакка килә башлады. Сизендеме әллә бу явыз дип, тын алырга да куркып торабыз. Менә ул почмакка килеп басты... Һәм Әкрам аңа һөҗүм итте.
Шыпырт кына эчкә үттек. Уртада өстәл. Анда телефон аппаратлары. Йокы үз эшен эшләгән, өстәлгә башын салып, немец офицеры гырылдый. Икебез ике ягына басып «дусларча» гына төрткәләп аны уятабыз. Уянгач, янәшәсендә таныш түгел кешеләрне күрүгә, офицерның куллары үзеннән-үзе пистолет кобурасына үрелде. Әмма берничә секундтан куллары артка каерып бәйләнгән немец чүпрәк чәйнәп, идәндә ята иде инде.
Без төргәге-төргәге белән карталар, документлар һәм өстәвенә тере немец офицерын да үзебез белән алып, тизрәк моннан шылу ягын карыйбыз.
Ниһаять, без кайтыр юлда! Караңгы, күзеңә китереп төртсәләр дә, берни күренмәслек көзге төн. Чама белән генә барабыз да барабыз. Ә яңгыр коя гына. Өс киемнәребез соңгы җебенә кадәр лычма су. Никадәр генә сакланып атларга тырышсак та, аяклар «лык!» итеп йә иңкү җиргә төшеп китә, йә түмгәккә абына. Шулай абына-сөртенә барабыз да барабыз. Бераздан шикләндерә башлады. Дөрес юлдан кайтабызмы? Уйлавыбызча, без урманга җитәргә тиеш идек инде. Ә ул һаман юк та юк.
Таң атуга, бер аяныч хәлне абайладык. Көнчыгышка барабыз дип, төнге караңгылыкта көньякка таба киткәнбез. Без әле һаман дошман басып алган җирдә, ә урман безнең сул якта калган! Ул инде еракта, офыкта гына шәйләнә. Кояш нурларын сипкәнче берничек тә барып җитәрлек түгел. Яктыда хәрәкәт итеп тә булмый. Күреп алсалар, эш харап! Ныклап яктырганчы хәвефсезрәк, аулаграк урын карап туктарга булдык. Хәвефсез дип сайлаган урыныбыз да шул ничарадан бичара гына. Уйсулыктагы түмгәкләргә, куе булып үскән камышларга ышыкланып ятабыз. Ярый әле штабтан немец офицерын гына түгел, ипи белән консервалар алырга баш җиткән. Тын. Һәркем үз уена чумган. Сизеп торам, егетләр дә борчыла. Бер тәүлектә әйләнеп кайтырга тиеш солдатлар дүртенче көнебезне дошман тылында үткәрәбез.
Әсир немецны карарга беркетелгән Әкрам кинәттән генә зарлана башлады: – Ничу бу Мәккә кяфере белән интегергә. Дөмектерергә дә китәргә. Монда үзебезнең җан кадерлерәк. Өч яшьлек сабыймыни? Аның ыштанын төшер, ыштанын күтәр...
– Мәккә кяфере түгел, Берлин кяфере бит ул. Безнең бурыч – аны исән-сау алып кайтып тапшыру, – дим.
– Ә тапшыра алмасак? Немецлар безне эләктереп алсалар, нишлибез?
– Соң, эләкмәскә тырышып ятабыз бит инде.
– Бездән алда киткән разведчиклар да эзсез югалды. Үле гәүдәләре дә табылмады, – дип, күңелгә шом сала Әкрам.
Мин берара ни әйтергә белми сүзсез калам. Шулай да бераздан фикерләремне туплап:
– Ил азатлыгы өчен барган сугышта корбаннарсыз булмый, – дип, үземчә нәтиҗә ясыйм.
– Сез теләсәгез нишләгез, немецлар чолганышында калсак, мин коралымны ташлыйм да кулымны күтәрәм, – диде кинәт Әкрам.
– Ә мин синең арт чүмечеңә пуля җибәрәм. Ватан, ул бер генә! Аңлыйсыңмы, Әкрам, Ватан, ил – ул газиз Ана кебек бер генә! Аны сатып та, сатып алып та булмый. Ярамый. Әллә син Герман җирендә безне бәлеш пешереп көтеп торалар, дисеңме? Без анда килмешәкләр генә булабыз. Ни дисәң дә, безнең бит әле кайтып, борын төртер җиребез – ата-баба яшәгән илебез бар!
Мин тагын өстәп ни әйтергә белми, Әкрам ни уйларга белми, берара икебез дә тынып калабыз.
– Миңсалих, син, ни... безнең арадагы сүзне оныт инде, яме? Ни күрсәк тә бергә күрербез.
– Ә син, Әкрам, борчылма! Боларның берсе рус, икенчесе немец. Татарча исәнләшә дә белмиләр. Безнең сөйләшкән ике арада гына калыр. Борчылма!
***
...Минем тизрәк вакыйганың ахырын ишетәсем килә.
– Ә сез, Миңсалих бабай, үзебезнекеләр ягына ничек исән-сау чыга алдыгыз соң? – дим.
– Ә-ә, әйе. Хәзер...

Ул сагызы чыгып торган нарат такталарга карап алды да будкасына кереп китте. Мин разведчик карт тагын нинди сюрприз күрсәтмәкче икән дип, уйлап алдым. Ул анда озак тормады: термос белән чәй алып чыкты.
– Картлык галәмәтедер инде, авыз кипте. Әйдә, иң әүвәл сусынны басып алыйк әле.
Һәм без хуш исле мәтрүшкә чәе эчә-эчә әңгәмәбезне дәвам иттек. Аның хуш исе борынны ярып, сулышларымны киңәйтеп җибәрде.
– Карале, Миңсалих бабай, син сугышта булган, байтак җирләрне күргән кеше. Герман җирендә мәтрүшкәләр үсәме ул?
Сугыш ветераны бер мәлгә тынып калды. Бераздан:
– Юк! Очратмадым! – диде ул, ныклы карарга килеп. – Мәтрүшкә безнең илебездә, татарлар яшәгән җирдә генә үсә ул! Герман җирендә мәтрүшкәләр үсми.
– Ә теге әсир фашист белән кайтып җитә алдыгызмы соң?
– Фронт сызыгын үтәсе генә калды. Әмма таң алдыннан көтмәгәндә, җир белән күкне бер итәрдәй мәхшәр ясап, артиллерия канонадасы башланды. Аңарга самолётлар, танклар гөрелтесе кушылды. Туплар ярылган саен, урман йөрәк өзгеч тавыш белән ахылдап куя. Барыбыз да аяк өстендә, йокы качты. Ике арада аяусыз бәрелеш башланганын сизеп торабыз. Хәлиткеч минутларда иптәшләр арасында була алмавыбыз гына үкенеч. Дошман тылында булсак та, эчкә җан керде. Хәзер инде пышылдап кына түгел, курыкмыйча, кычкырып сөйләшәбез. Үзебезнекеләргә без көн кичкә авышкач кына барып эләктек. Анда да башка частьныкыларга. Совет солдатларын күргәч, егетләрем урманнан йөгереп чыкмакчылар иде, туктаттым: – Ашыккан ашка пешкән. Араларында таныш солдатлар юк икәнен күрмисезмени? Ничек кабул итәселәрен белгән юк. Башта мин үзем генә күреним. Сез әнә теге куаклар артына яшеренеп торыгыз. Мин сигнал биргәч кенә чыгарсыз.
Чыннан да яшь кенә бер совет лейтенанты пароль сорап, теңкәмә тиде.
Мин үзебезнең парольне әйтәм:
– Дөрес түгел! Совет формасы кигән сатлыкҗандыр син! – ди. Кызулык белән мине сугып та екты.
– Самосуд ясарга хакың юк. Сезнең алдыгызда совет сержанты, разведчик Нуриев басып тора!
– Докажи! – ди лейтенант, һаман кыдрачланып.
– Сейчас докажу, мәйтәм. – Шуннан соң посып калган егетләргә сызгырдым. Куллары бәйләнгән немец офицерын күргәч, күзе маңгаена менде лейтенантның.
Кайткач, рота командирыбыз:
– Молодец, Нуриев, егет икәнсең. Сине обязательно бүләккә тәкъдим итәрбез, – дигән иде.
Шуннан соң күп тә үтмәде, сул кулым яраланып, госпитальгә кердем. Савыккач, бөтенләй икенче фронтка эләктем. Сугыша-сугыша илебезне, Варшаваны дошман яуларыннан азат иттек. Гитлерчыларның өненә дә күп калмаган иде инде. Фашист ядрәсе шул сул кулга каныкты бит. Бу юлы снаряд кыйпылчыгы аны терсәктән өзеп алып китте.
Ә безнең рота командирыбыз сөйләнеп кенә калмаган, чыннан да, бүләккә тәкъдим иткән икән. Менә, ничә дистә елдан соң булса да, китереп бирделәр... Онытмаганнар...

 

"КУ" 8, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: