Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Шундый мизгел була... (хикәя)

«Әни, син мине югалткансыңдыр инде... Кыш иде әле. Алты кеше төнге разведкага киттек. Өчәр кешедән ике группага бүленеп, немецларның туплары, танклары кайда икәнен карап йөрдек. Көндез карга күмелеп яттык та, икенче төнне кайтырга чыктык. Нейтраль полосага җиткәндә таң атып килә иде инде. Берзаман ике ут эчендә калдык: немецлар да ата, үзебезнекеләр дә...»

Бу бөтенләй башка сугыш иде.

Солдатларның соңгы кешегә кадәр окопта

калуы белән безнең әле очрашканыбыз булмады.

Немец офицеры истәлекләреннән.

Бүген тагын йоклап булмас ахры. Күз алдында һаман көндезге күренешләр: мина ярчыклары, төбе тишек котелок, теткәләнеп беткән солдат каскасы һәм сөякләр, сөякләр... Кеше сөякләре...

Бүгенге көннең күңел түрен айкаган табышы – адресатына барып җитмәгән өчпочмаклы хат. Ул инде череп таркалган диярлек: кем язган, кемгә язган, билгесез. Учакка якынрак килеп, танып булырдай урынын укыйм: “Әни, син мине югалткансыңдыр инде... Кыш иде әле. Алты кеше төнге разведкага киттек. Өчәр кешедән ике группага бүленеп, немецларның туплары, танклары кайда икәнен карап йөрдек. Көндез карга күмелеп яттык та, икенче төнне кайтырга чыктык. Нейтраль полосага җиткәндә таң атып килә иде инде. Берзаман ике ут эчендә калдык: немецлар да ата, үзебезнекеләр дә. Командирның аягын мина ярчыгы өзде, бер иптәшебез үлде... Чыксак, безнең часть башка урынга күчкән. Безне монда белүче дә юк, кесәдә документ та юк. Ярый әле яралы командирны алып чыкканбыз, шул гына коткарды. Яңа частьта калдык. Разведкага барасыңмы, дип сораган булалар. Бармый нишлисең, барасың инде. Үзең теләп...”

Тукта, Локман бабай шушы фронтта булган бит. Ул да разведкага йөргән. Белеп булмый... Кая әле, шалтыратып алыйм үзенә.

Гадәттәгечә, телефонны хатыны алды. Мин, көр тавыш белән:

– Исәнмесез, Миләүшә апа! Локман бабай кирәк иде...

Теге башта ниндидер кыштырдау, көрсенеп куйгандай аваз. Шуннан соң әкрен генә:

– Син белми калдыңмыни, энем? Үткән атнада китеп барды бит ул.

Күкрәк читлегендә нәрсәдер өзелде. Локман бабай минем соңгы фронтовигым иде. Аларның һәрберсе белән сөйләшеп-аралашып торсам да, барысын бергә җыярга дигән хыялым тормышка ашмый калды. Гомерләр мәңге түгел дигәннәре дөрес икән шул.

Телефон тоткан кулым, хәлсезләнеп, тезләрем өстенә төште. Башымны иеп, уйга калдым. Әтием, аның абыйсы һәм энесе дә шушы сугышта катнашкан кешеләр иде бит. Ничек алар бу дәһшәтле еллар сынавын сынмыйча үткән, ничек әлеге җәһәннәм эчендә дә кеше булып кала алган? Сораулар...

Ниндидер караш сизеп, башымны күтәрдем... Локман бабай каршымда утыра икән бит! Әнә Гыйләҗ бабай, әнә Нәгыйм бабай... Менә бит алар, минем өлкән дусларым, барысы да монда икән... Учакның дерелдек яктысында күләгәләр селкенә... Минем сорауларым йөземә үк чыккан ахры...

Нәрсә ул сугыш, дисеңме? – дип башлады сүзен уң ягымда утыручы Шәмсетдин бабай. – Тузан, төтен дөньяны баскан. Ядрә, мина ярчыклары чебен урынына оча. Кемнәрдер каядыр йөгерә, командирлар кычкыра. Кем нәрсә эшләгәнен белми. Мәхшәр! Анда, их, әрәм булган кешеләр! Их, әрәм булган җаннар!.. Шулай булды бит башта. Шуңа күрә мин әле булса аңламыйм: ничек җиңеп чыкты икән ул безнең Советлар Союзы бу сугышта?..

– Ай ул сугышны-ы, – дип, Гыйләҗ бабай сүзгә кушыла. – Сөйләгән булалар, язган булалар. Үз күзләре белән күрмәгән кешегә аны сөйләп кенә аңлатып булмый. Немец,  чигенә икән, мотоцикл белән берничә кешесен калдыра да, пехотасы чигенгәнче автоматтан атып тора. Шуннан мотоциклга утыра да китә. Шулай үзенекен саклап чигенде. Ә безнеке... Дивизия, дивизия килеп тора, ут астына кереп тора. Корткычлык булды инде, кешене кырдырды. Аны төнлә китереп булмыймыни?

Учак аръягыннан Хөсәен бабай тавышы ишетелде:

– Беренче тапкыр атакага барганда дошманның нәкъ менә сиңа төбәп атуына ышанмыйсың. Әйтерсең хәрби күнегүләр бара. “Ура-а!” кычкырып, ниндидер ташкын эчендә йөгерәсең. Ләкин, нигәдер, әле бер иптәшең егылып кала, әле икенчесен мина өзгәләп ташлый. Бераздан үлгән немецлар күзгә чалына башлый. Шунда гына аңлыйсың: ә-ә, күнегүләр түгел икән бу, монда чынлап үтерәләр...

Гыйльметдин бабай үзенекен өстәп куя:

– Күзеңнән яшь ага, ә барыбер атасың, үтерәсең. Чөнки син шундый шартларга куелган. Атакага барасың икән, син инде аннан исән чыгармын димә: йә сине үтерәләр, йә яралыйлар, икенең берсе...

– Әйе, үләсеңме-каласыңмы, белеп булмый, – ди Шәмсетдин бабай. – Ләкин берәү дә, мин барам да үләм, дип бармый. Сугышка җиңү дәрте белән барасың. Җиңәсеңме, җиңеләсеңме   анысы икенче.

– Фронт госпиталендә һушыма килсәм, янымда бәләкәй генә ут яна, – дип сүзен дәвам итте Гыйльметдин бабай. – Теге дөньядамы мин, бу дөньядамы? Ул ут шәм икән. Сестра килде: “Будете жить долго!” – ди кыз. “А что, я умирал?” – дим. “С того света вытащили”, – ди.

Шулай, сугышта күп вакыт очраклы гына исән каласың, – ди Анна әби: – Бервакыт шулай елга аръягындагы плацдармга снарядлар алып чыгарга кирәк булды. Бу эшне минем дустым Оляга тапшырдылар. Мин әйтәм, рөхсәт итегез миңа, анда минем ирем. Юк, Оля бара, дип кырт кисте командир. Дустым өчен бу соңгы задание булып чыкты... Икенче бер очрак. Арбада барабыз. Бервакыт юл кырыена снаряд төшеп шартлады. Шул ук секундта атның арткы аягы юк. Ә мин иң алда утыра идем. Үлем ярты адымнан үтеп китте.

1943 елның җәе. Курск өлкәсе. Матур чак, җиләк пешкән вакыт, – дип искә ала Сәләх бабай үз сугышын. – Без алгы сызыктан туксан чакрым арттарак бер лагерьда ятабыз. Унбишенче июньдә безне җыеп сафка бастырдылар. “Бүген походка чыгабыз, төнлә барабыз, көндез яшеренеп ятабыз", – диделәр. Төн. Барабыз. Барысы да авыл малайлары бит инде: бахырлар, йоклый-йоклый, бер-берсенә терәлә-терәлә баралар. Өч көннән Прохоровка янына җитеп туктадык. Танкка кадәр безне һөҗүмгә җибәрделәр. 367 кешедән 21 кеше исән чыктык. Полк ко­мандиры төнлә утырып елады. Рота командиры аның приказын ялгыш аңлаган.

Анда бернинди дә геройлык булмады. Сугышасың, бетте китте, дошманны кырасың. Анда барысы да герой иде, – диде Гавриил бабай шәүләсе. – Орден һәм медальләр күбрәк очраклы гына бирелде. Ул гарасатта кем кемне күрә? Батырлыгын берәү дә күрмәгән күпмеләр ятып калды! Анда берәү дә аермады: героймы син, герой түгелме, сугыш. Мәсәлән, шундый хәл. Белоруссия, Березина елгасы. Теге ярга чыгарга кирәк. Ә анда немец доты, чыгармый. Дотны шартлатырга приказ булды. Төнлә шартлаткыч ташып куйдык та, иртән шартлаттык. Һәм ары киттек. Нинди батырлык монда? Безнең эшебез шул иде. Ләкин бүләкләр күңелне күтәрә иде.

“Ничек геройлык булмасын инде, – дип уйлап куйдым. – Куркак кеше атып торган пулемётка каршы бара аламы?”

Нәгыйм бабай шунда ук минем уйларымны укып алгандай, җавабын ташка басты:

– Йомшак кәнәфидә телевизор карап утырган кеше моны беркайчан да аңламаячак. Ләкин анда... Шундый мизгел була – бернәрсәдән дә курыкмый торган. Дошманны җиңәм дип, илне азат итәм дип керәсең сугышка. Башка бер уй да калмый.

Лётчикларның тизләтелгән курсында укып чыктым да, оча да башладым. Ил-2 штурмовигында Мәскәү күген сакладык, – диде Армен бабай әңгәмәне дәвам итеп. – Бер һава сугышында самолётыбызга ут капты. Пуля минем күкрәгемне тишеп үтте. Экипаж командиры капитан Миронов мине, утыргычымнан тартып алып, самолёттан төртеп төшерде. Мин аның: “Бар, котыл! Яшә!” – дигән сүзләрен генә ишетеп калдым. Ә үзе чыгып өлгермәде, самолёт белән бергә янып үлде.

Мин инде рядовой солдат, ниндидер зур батырлыклар эшләмәдем, – ди Степан бабай. – Менә бер эпизод. 1943 ел, Харьков янында торабыз. Торбасы гына тырпаеп калган өйнең базыннан бер карчык чыкты. “Их, балалар! – ди, уфтанып. – Ярый сез килдегез әле. Немецлар монда нәрсә генә кыланмады. Юлга кәнфит сибәләр дә, балалар йөгереп килгәч, автоматтан аталар”.

Еш кабатлана торган: “Матурлык дөньяны коткарыр”, дигән сүзләр исемә төшә.

Сафсата ул! – дип, минем уйларымны бүлә десантчы Валентин бабай. – Сугыш тәүлекнең иң матур, гүзәл мәлендә башланды. Елгалар өстендә томан, үләндә чык ялтырый иде. Кешеләр генә түгел, кошлар да төш күрә иде әле. Табигать, тын калып, яңа көн тууын көтә иде. Явызлык аерым бер ләззәт белән нәкъ менә матурлыкны җимерә, юк итә бит ул.

Ничек минем кунакларым нинди сорау бирәчәгемне белә? Мәсәбих бабайга күз төшерүем булды, әйтелмәгән соравыма җавап итеп, сөйли дә башлады:

Ялгышкан чакларым булгандыр инде, булмый калмас. Ләкин усаллык, әшәкелек булмады. Кеше рәнҗетмәдем, кешегә кадалмадым. Менә бер ялгышым. Сугыш бетәсе генә көннәр. Берлин янындагы алан. Яшь кенә немец солдаты китеп бара. Мине күрде дә, йөгерде бу. Куып җитеп, якасыннан эләктердем моны. Аркасында капчык. Аның да өенә кайтасы килгәндер инде, әйбер җыйган. Бездә тәмәкегә кытлык чак. Капчыгында өч кап тәмәке тегенең. Шуларны алдым да, тимәдем үзенә, бар, дидем дә җибәрдем. Хәзер  жәлләп куям үзен – ике кабын гына алырга да, берсен аңа калдырырга иде бит.

– Ничек яшәлсә дә, ул минем тормыш. Шулай килеп чыкты, шундый заманга эләктек, – диде сул ягымда утыручы ябык кына озын буйлы Локман бабай. – Бәлки алай яшәргә кирәк булмагандыр. Әмма тормышымны яңадан башларга туры килсә, шул ук юлны узар идем кебек. “Сугышта катнашуыгыз белән горурланасызмы?” дип сорыйлар очрашуларда. Горурланыр нәрсә юк монда. Сугыш – үтереш ул. Орденнарны миңа кеше үтергән өчен бирделәр. Немецлармы ул, япуннармы, алар да бит кеше, аларның да гаиләләре бар, алар да кемнедер ярата. Андый батырлыкның булганнан булмавы хәерлерәк инде.

Иван бабайның да дөньяга үз карашы, үз биеклекләре, үз ачынулары икән:

Диңгез десанты белән Шикотан утравын алуда катнаштым мин. Бөек рәссам булырмын дигән өмет бар иде. Суриков институтына юллама биргәннәр иде, нигәдер, бармадым. Ахмаклык инде, язмышым бөтенләй башка юлдан китәр иде бит. Хәер, пединститутның худграфы да начар булмады дип уйлыйм. Иҗат белән шөгыльләнә башлауга табибә Венера Гыйльфанова этәрде. “Нәрсә өчен яшәгәнеңне белсәң генә, тормышка ашырырга тиешле максатың булса гына яшисең. Шул вакытта гына чирләр кача, сәламәтлек килә. Миең эшли икән, ул бөтен организмны эшкә җигә”, диде ул. Үзеңне, үз юлыңны тап, бәхетнең сере шунда. Кем син? Синең яшәвеңнән нинди файда? Мин бу сорауларга җавап бирә алдым дип уйлыйм.

Габбас бабай сүзләре барысын да шаккатырды:

Фронттагы кебек бәхет миңа инде башка беркайчан да тәтемәде. Сәер тоеладыр: ничек инде газап, үлем арасында бәхет булсын. Моның сере шундадыр: фронтта мин ялгыз түгел идем. Янымда дусларым – шундый ук взвод командирлары. Без яшь идек, барыбызның да бер максат, бер омтылыш. Бәхет өчен тагын нәрсә кирәк!

– Ул ягы да бардыр, ләкин менә бу ягын нәрсә эшләтергә? – диде аңа каршы Вәгыйз бабай. – Бервакыт Көнчыгыш Пруссиядә бер өйгә барып кердем. Яшь кенә немка караватта баласын имезеп утыра. Кораллы солдатны күрү белән, ап-ак булды. Ишарәләр белән, эчәргә су сорыйм. Карт немец чәй ясап бирде, шикәр китерде. Башта үзең эч, дидем. Эчте, мин дә эчә башладым. Чыгып китәргә җыенгач, хатынга әйтәм: “Курыкма. Балаңны тәрбияләп, әйбәт кеше итеп үстер”. Аларга да сугыш кирәкми бит, кемгә сугыш кирәк. Сугышырга язмасын инде, туган. Әйбәт нәрсә түгел ул сугыш.

Азат бабай, үз уйларын җиткерергә теләп:

Җиңел тормышка ышанмыйм мин, – дип куйды. – Дөреслек, гаделлек юлы һәрвакыт авыр. Сугышта да бу шулай булды, тыныч тормышта да шулай.

Башымда бер сорау әйләнә. Менә сугыш иде, һәм ул бетте. Кеше нәрсә кичерә шул мизгелдә? Бу сорауга Галстян бабайның җавап бирергә теләвен сизепме, нигәдер, карашым аңа төбәлә.

– Күз алдына китер, – ди ул, – снарядлар шартлый, пулялар сызгыра, туплар гөрселди, кешеләр кычкыра. Болар сине тәмам саңгыраулата. Һәм кинәт барысы да туктап кала. Актарылып ташланган җир, канга баткан гәүдәләр, көйгән үлән исе... Һәм тынлык... – Ветеранның күзләре чылана: – Бу тынлыкны күтәрү авыр. Сугыштан соң да шулай булды: ниндидер миңгерәүлек, баш миендә шау... Ә инде ун елдан соң ул вакыйгаларны тарих кебек кенә кабул итәсең. Әйтерсең болар синең белән булмаган, әйтерсең экранда кемнеңдер тормышы. Искә төшерәсең дә, уйлап куясың: бу мин идемме, түгелме?.. Тынычлык зур нәрсә ул. Без тыныч тормышка лаек. Агачлар утыртыйк, йортлар төзик, балалар үстерик...

– Безнең частьта бер якут бар иде, – дип, Рәшид бабай да хәтер төбенә төшеп чыкты. – Кайда барса да, нәрсә күрсә дә, блокнотын ала да язып куя иде. “Нәрсә язасың?” дисәм, “Менә, кирәк булыр”, ди иде... Безнең баштан үткәннәрнең барысын да язсаң, ничә китап булыр иде икән?

Нәгыйм бабайның сүзләре кайтаваз булып яңгырый: “Шундый мизгел була – бернәрсәдән дә курыкмый торган. Дошманны җиңәм дип, илне азат итәм дип керәсең сугышка...”

Фото: pixabay

 

 

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев