Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Булмасын сугыш!

Батырларга баш иябез аяз көннәр өчен!

Безгә җиңү китергән яз

Бик еракта калган

Тик бабайлар батырлыгы

Хәтерләрдә һаман.

 

Күпме әтиләр, абыйлар

Шул сугышта калган.

Ватан өчен гомерен биреп,

Яуда башын салган.

 

Без рәхмәтле, онытмабыз

Газиз бабаларның

Безгә җиңү бүләк иткән

Бөек батырлыгын.

 

Батырларга баш иябез

Аяз көннәр өчен,

Бәхетле балачагыбыз,

Айлы төннәр өчен.

 

Тыныч, имин тормыш телим

Туган илебезгә.

Булмасын сугыш, канкоеш

Туган җиребездә!

 

Хәйруллин Камил,

Казан шәһәренең 186 лицее укучысы

Фото: авторныкы

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев