26 сентябрь 2026 яңалыклары
-
26 сентябрь 2026 - 17:00
Чүлмәктән чыккан пәри
Гариф абый Ахунов Язучылар берлегенең рәисе булып торганда миңа биш ел дәвамында (1975-1981) аның кул астында эшләргә туры килде. Башта әдәби консультант булып, аннары – «Идел» альманахы редакторы вазифасында. Нинди генә эшләр майтармадык без ул чагында яшьләр белән! -
26 сентябрь 2026 - 15:00
Озын көй
Кыр казлары кебек моңлы җырлар! Кайтып җитә илгә бик азы. -
26 сентябрь 2026 - 13:00
КАШКАРЫЙЛАР ОЗЫН ГОМЕРЛЕ
...«Ялкын»ның легендар редакторы Роза апа Хафизованы мин аның яраткан чәчәкләренә – кашкарыйларга тиңлим. Иҗатын, китапларын «Кашкарыйлар озын гомерле» әсәре белән тәңгәлләштерәм. Ул үзе дә шул чәчәкләр төсле чыдам, нәфис, кырауларга, салкыннарга бирешми торган матур кеше иде бит. -
26 сентябрь 2026 - 11:00
Кыр казлары хушлашмый китте
Алар кайтты, син генә юк, әти, Сабый йөрәк өзелеп көтте. -
26 сентябрь 2026 - 09:00
И, карак... (бәян)
- Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде...