Илең турында уйла тег белән яңалыклар
-
22 сентябрь 2025 - 13:00
Көтеп алган бүләк (хикәя)
“Кызым, мин бүген үләм. Син кайтып китәргә ашыкма инде, янымда була күр”, – диде ул миңа. “Син нәрсә, әни, күзең ачылуга үлем турында сөйлисең. Тәрәзәгә кара, нинди матур, аяз, кояшлы иртә”, – дип әнигә шелтә белдердем... -
29 июль 2025 - 13:00
Васыять (хикәя)
1942 нче елның март аенда гаиләгә кара пичәтле кәгазь килеп төште. «Сезнең ирегез Гобәйдуллин Мөхәммәтгали 1942 елның 16 мартында Юхново шәһәрен дошманнардан азат иткән вакытта батырларча һәлак булды», – диелгән иде анда. Әйе, тырышты ялгыз ана. Балаларын аякка бастырды, хуҗалыкны таркалтмады, тормышын да кешеләрдән ким алып бармады. Тик Мөхәммәтгалинең генә аерылганда әйткән соңгы сүзләре тормышка ашмыйча кала бирде... -
20 июль 2025 - 09:00
Алман мордары (бәян)
Аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде. Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр... -
20 июнь 2025 - 10:00
Тынычлык булсын җирдә!
Киләчәктә җиргә кешеләр бәхет белән генә туса иде... -
12 июнь 2025 - 13:00
Самавыр (хикәя)
– Кулларым исән булса, атар идем мин ул врачны! Нигә шулай яшәргә калдырган ул мине?! Пычагың кулыңда бит, җан тамырына сыз да җибәр! Йә укол яса! Һәм юк син, юк! Болай кеше күзенә карап яшәгәнче!.. -
22 апрель 2025 - 10:00
Җиңү яулаучыларга дан
Әбиемә калган аның солдат хатлары... -
16 апрель 2025 - 13:00
Бер туйганчы ашар идем... (хикәя)
Хатлар эчендә ниләр язылганын почтальон белеп тора, шуңа күрә кемнәргәдер шатланып бара, ә икенчеләренә — аяклары атламас булган хәлдә... Өчпочмак итеп бөкләнгән кәгазьләрдә йә сагыну хатлары, йә «похоронка» була. Урам аша күршеләре Зәкиянең капкасыннан килеп чыккан хат ташучыны күреп калган Нуриянең йөрәге «жуу» итеп китте: «Зәйтүнә безгә таба килә түгелме соң? Әллә...» -
23 февраль 2025 - 10:00
Ил солдаты
Рәхмәт, улым, батырым син! -
3 декабрь 2024 - 16:00
Онытырга юк бит хакыбыз!
Курку белмәс батыр солдатларны, тынлык белән искә алыгыз... -
25 февраль 2024 - 09:00
Хәтер юлында чикләр юк (дәвамы)
Ике баласы белән урамга чыгып баскан хатын өстенә нинди генә гаепләр яумады. Кемдер ышанды, кемдер юк... Юкса күренеп тора, йөзе суырылган, күзләре генә утырып калган. Ике нәние ике яктан килеп ябышкан, алар да боек. – Мин әрәмтамак түгел, эшлим! Базарда үз точкам бар иде. Ике баланы ялгызым үстерәм. -
24 февраль 2024 - 09:00
Хәтер юлында чикләр юк (повесть)
Үлем исен сизенгәндәй куркынып, Рухия артка борылып карады. Аның каршына, өстенә ташланырга әзер булып, үткен тешләрен ыржайтып кап-кара эт йөгерә иде... -
13 декабрь 2023 - 09:00
Штурман язмалары (дәвамы)
Безнең полкта, яңа төр самолётларны сынаганда, бәхетсезлек очрагы килеп чыкты. Сынауларны һәрчак яхшы уздырган экипаж төшеп утыру полосасына юнәлгәч, күз алдында ялгышлык җибәрде, шассилары нарат агачларына бәрелеп, самолёт әллә-кайларга мәтәлеп төште. «ТУ-4»нең ватылып-яньчелеп беткән төп корпусы бер урында, канатлары икенче җирдә, ә койрыгы тагын читтә ята иде... -
12 декабрь 2023 - 09:00
Штурман язмалары (повесть)
Күрше егете җыйнак, зифа буена килешеп торган ак күлмәкле яшь кенә кызга төртеп күрсәтеп, аны танцыга чакырырга кыстарга кереште. Дөресен әйтим, мин аңарга, кичә оештырылган җәйге мәйданчыкка аяк басуга ук игътибар иткән идем. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шулдыр инде... -
17 июль 2023 - 11:00
Шәрифулла
Җиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла... -
3 май 2023 - 13:00
Игелек җирдә ятмый (хикәя)
Ул көнне бабам, көндәгечә, иртүк урманга китә. Кич җитә, ә бабай юк. Әби борчыла башлый, урман яныннан йөз әйләнсә дә, эчкә керергә курка, кире өенә борыла. Шулай әйләнеп кайтып, капкасын ачып җибәрсә, бусагасында бүре утырып тора. Ул, күзләрен тутырып, ниндидер мөһим әйбер аңлатырга теләгәндәй, әбигә карап тора да, кисәк кенә борылып, урманга таба юнәлә. Әби куркуыннан өнсез кала, әмма, ниндидер көч табып, бүре артыннан ияреп китә...