Бер туйганчы ашар идем... (хикәя)

1942 нче ел. Авылның хезмәткә яраклы атлары һәм ир-егетләре — бар да фронтта. Яу барган яклардан берсеннән-берсе куркынычрак хәбәрләр килә. Коткы таратучылар күбәйде. Ышанучылар да бар. Имеш, немец гаскәрләре Мәскәүне көньяктан уратып узарга маташа икән. Тиздән Уралга да килеп җитәчәкләр, ди... Халыкны үзләренә кол итәчәкләр, Германиягә озатачаклар...

Шундый хәбәрләр белән тулган авылда, кемнеңдер капкасыннан хат ташучы чыкканны күреп калган күрше-күлән, шул йортка җыелыр булды.

Хатлар эчендә ниләр язылганын почтальон белеп тора, шуңа күрә кемнәргәдер шатланып бара, ә икенчеләренә — аяклары атламас булган хәлдә дә...

Өчпочмак итеп бөкләнгән кәгазьләрдә йә сагыну хатлары, йә “похоронка” була. Соңгысында язу бик кыска, ә беренчеләрендә — искиткеч сагыш һәм яшәү көче... Андый хат битләре, язу белән тулы булып, солдатның сугышка карата уйларын һәм шәхси кичерешләрен чагылдыра. Хатны ачып укып чыккач, үз туганнарыннан хат килмәгән хатын-кызлар тагын кат-кат укыттыралар... Үзләре укый белмәгәннәре — белгәннәрдән укытырга йөриләр.

Якыннары турында “үлем хәбәре” алганнар бу хатларга ышанмый да башладылар. “Күрше авылда үлгән дип йөргән фронтовик кайтып төшкән, ди” кебек хәбәрләр таралып китте...

Урам аша күршеләре Зәкиянең капкасыннан килеп чыккан хат ташучыны күреп калган Нуриянең йөрәге “жуу” итеп китте: “Зәйтүнә безгә таба килә түгелме соң? Әллә...”

Ишектән елмаеп килеп кергән яшь кызның яхшы хәбәр китерүен аңлап алды. Өчпочмак-хатта Баян абыйсының матур язуын күреп, Нурия кызны кочаклап алды. Шатлык китерде бит ул бу өйгә!

Кадерле инәкәем, апаем, дип башланган иде хат. Сезне сагынып хат язучы Баян дип укып үтәрсез. Минем хәлләргә килгәндә, бар да яхшы, әле Тоцкий лагеренда хәрби әзерлек узабыз. Кайчан сугышка керүебез билгесез. Безнең часть “гвардейский”. Күрше частьта безнең авылдан да барлар. Кием бирделәр. Ашау-эчү ягы гына әйбәт түгел... Булдырсагыз, берәр 200 сум акча салыгыз. Бер туйганчы ашар идем...”

Кинәт Нуриянең күзенә яшь тулды, хатны азагына чаклы укып бетерә алмады: абыйсыннан өелеп калган бодай ашлыгы исенә төште. Сугыш чыгар алдыннан игеннәр уңды, Баян да комбайнда эшләгәне өчен тонналап ашлык алды.

“Нигә соң аңа үзенә ашарга насыйп булмады, нигә?” — Нурияне, хатны инәсенә укыганда да, шушындый сораулар борчыды.

Икенче хат озак көттермәде. Монысы да, шундый ук сагышлы сәлам юллары белән башланып, шул ук Оренбург (Чкаловская область) ягыннан иде. Алга таба шигъри юллар язылган булып чыкты:

Бакчабызда үскән нарат

Әл дә шулай икеме?

Хатка язып сорамыйча,

Кайтып күрү икеле...

Елый-елый укыды абыйсының бу хатын. Бер исән булуы өчен сөенде, берчә шомланып та куйды.

Әле менә тагын шул хатны кулына алды Нурия. Абыйсының шагыйрь булырга сәләте булган бит! Бәлки, сугыш беткәч, укырга керер әле...

Без китәрбез иртәгә,

Зур-зур сулар аркылы.

Өстемдәге ак күлмәгем

Кәфен булыр ахыры...

Ә нигә соң мондый төшенке уйлар белән яза ул? Чынлап та, сугышка кереп киткәннәр кире чыкмый микән ни?.. Абый! Әле сиңа ул ак күлмәкләрне кидереп, туй ясыйсы бар бит!..

Җиде-Түбә башларында

Күрдем арыш серкәсен.

Киткән чакта “сау бул” дидем,

Калган бәхилләшәсем...

Бу куплеты инде бөтенләй артык! Бәхилләшү — ул үлгәннәр белән генә була түгелме соң? Фронтка озатканда: “Безне көтегез! Җиңеп кайтырбыз!” — диеп киттеләр бит...

Бервакыт, фронтта яраланып, Тоцкий хәрби әзерлек лагерында Баяннардан өч чакрым гына ераклыкта ятып, бераздан сугышка киткән дусты Галимҗан кайтып керде.

—Баянны күреп кенә калдым, сөйләшеп булмады, — диде капка алдына очып диярлек килеп чыккан Нуриягә Галимҗан дусты. — Аларның командирлары тегеләргә сатылган кеше, диделәр. Ач яттылар...

—Ничек инде ул — сатылган? — Нурия, моны ишеткәч, аптыравыннан телсез калды.

— Андый хәлләр дә була икән шул, сугышка керү алдыннан. Хәлсезләндереп, яу кырына ташлыйлар, ди. Бәлки, кулак балаларын гына җәфалаганнардыр? — элекке дуслары, шулай диде дә, бераз аксабрак, түбән-очка атлады. — Иртәгә Яңавылга военкоматка барам, яңадан учётка басарга. Хәзер инде “запасной” булып...

Бу хәл кызга тынгы бирмәде. Мәктәптә ана теле укыткан Корбанбикә апасыннан сорады.

—Болай булуы мөмкин түгел! Ничек инде сугышка керергә тиешле солдатларны ач тотарга?!.

—Сугыш хәлләре төрлечә булырга мөмкин, ләкин уңышлар да, җиңелү дә — командирларның һәрбер сугыш операциясенә булган шәхси карашына бәйләнгән... — диде карт укытучы. — Шпионнар, диверсантлар юк дисеңме әллә? Аларны махсус әзерлиләр. Бу якларга немецлар килүен көтеп, аларга “көчләреннән килгәнчә ярдәм” күрсәтүчеләр дә бар, дигән сүзләр йөри...

Үзе белән абыйсының хатларын да алган иде Нурия. Укытучыга хат төрелгән кулъяулыкны сузды.

Татар теле мөгаллимәсенең сәнгатьле итеп укуыннан соң, абыйсының шигырьләре бөтенләй икенче мәгънә алдылар. Аларда булган өметсезлек авазлары хәзер җиңүгә ышаныч булып яңгырый иде. Нинди көчле сүзләр кулланган бит абыкае! Ләкин барыбер күңелсез һәм ямансу иде...

Нурия абыйсының ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлады. Сугышка озаткандагы агарган йөзе тагын күз алдына килеп басты.

Биш айдан соң хатлар килү тукталды. Баян абыйсының, китәр алдыннан күргән төшен раска юрап, башта хат, аннан үзе кайтырын 18 көн, 18 ай көттеләр. Кайтмады... Соңрак, 18 ел да көтеп карадылар... Кайдадыр югалып йөргән “Без вести пропал” дип язылган кәгазьгә дә ышанмадылар. Киткәннәрнең кайчандыр бер кайтырына ышаныч белән яшәүче бер Нурия генә түгел иде!

Максим авылына да сугышка киткән һәр өч кешенең икесе әйләнеп кайтмады. Үлгән ирләренә тугъры булып калган хатыннар яңадан ана булу бәхетеннән мәхрүм иделде. Су сөлегедәй асыл егетләр, каһәрле сугыш нәтиҗәсендә нәселләрен дәвам иттерүчеләр булудан туктатылганга, күпме сабыйлар тумый калды! Илебезнең бер гаепсезгә һәлак ителгән унлаган миллион эшче ир-атларын яшәү картасына якын елларда кире кайтару мөмкин түгел иде...

Әнис Шәймәрданов

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: