Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Җиңү яулаучыларга дан

Әбиемә калган аның солдат хатлары...

Урамнан бара бер бабай,

Бик күп аның ордены.

Тик үкенеч – ул бабайның

Юк икән бит бер кулы.

 

Бабай явыз сугышларда

Күп батырлык эшләгән.

“Яшьләр яхшы яшәсен”, - дип,

Тормышын жәлләмәгән.

 

“Бер кайтырмын”, диеп, олы юлдан

Киткән минем газиз бабам да.

Әмма кабат шушы олы юлдан,

Язмаган бит кайту бабама.

 

“Әле кайтыр”, дигән өмет белән

Көткән аны туган яклары.

Кайтмаган шул – бары әбиемә

Калган аның солдат хатлары.

 

Явыз, начар сугыш кырларында

Күпме солдат

Батырларча һәлак булганнар.

Ә без, яшьләр, сезгә башны иеп:

- Дан! - дибез, - дан!

Безнең өлкән апа-абыйлар!

 

 

Илвина Хәбибуллина,

Сарман районы, Җәлил бистәсе 1 нче мәктәбе укучысы

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Булдыргансын, ИЛВИНА

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик мэгънэле шигырь.Молодец!