Көтеп алган бүләк (хикәя)

"Кеше гомере сулы чиләктәй – тулуга чайпалып түгелеп кенә китә", –  бу мәкальнең дөреслегенә  әнием мәңгелек йортына китеп баргач төшендем. Гомеркәйләрне агымсуга тиңләү дә хактыр. Язгы ташкыннарга ияреп агып киткәндәй юк булды ул. Интегеп озаклап урынга калып ятмады. Якшәмбе иртән уянып күзләрен ачуга: “Кызым, мин бүген үләм. Син  кайтып китәргә ашыкма  инде, янымда була күр”, – диде ул миңа. “Син нәрсә, әни, күзең ачылуга үлем турында сөйлисең. Тәрәзәгә кара, нинди матур, аяз, кояшлы иртә”, – дип әнигә шелтә белдердем.

“Үләм дип тора салып әйтүем түгел. Әбиеңнең  китәр  алдыннан күргән төше   бүген миңа керде. Күр дә тор, бүгеннән калмыйм”, – дип әни үз сүзендә булды.

“Нинди төш инде ул, сер булмаса?”-дип кызыксындым да, урындык алып әнигә якын килеп утырдым. Сөялле кулларын учыма алдым. Әнием соңгы вакытта кечерәеп, ябыгып китте. Ризыкны кабып кына куя,  аппетиты юкка зарлана. Атна-ун көн булыр, аякның хәле юк дип ятыбрак тора.

“Сер түгел, сөйлим”, – дип, әни, ачылып, төшен сөйләде. “Кара җир өстеннән каз куып барам икән. Җир өстендә ник бер үлән бөртеге булсын. Менә  шундый кыска гына...”

“Әби дә шул төшне күргәнме? – дип сорамый булдыра алмадым.

“Әйе, әбиеңә дә үләсе көнне шул төш кергән. Имеш, алар күрше Анна карчык белән кара җир өстеннән ике каз куганнар. Иртән төшен сөйләде, кичкә юк иде инде. Икесе бергә шул көнне китеп тә бардылар” – диде әни, хәтерен яңартып. 

Әнием үлемнән курыкмый. Бу турыда ул гел әйтә килде. Менә бит ничек гади итеп кабул иткән. Поезд көтеп ята диярсең, үлемен каршы алырга әзерләнгән. Юк-юк, ялгыша, үлми, яши әле әниебез!

“Ярый, әни, оныт бу төшеңне. Төшне ничек юрасаң шул була диләр. Яхшыга юрыйк әле. Коймак пешереп алыйм булмаса, камырым әзер. Әтинең дә  тамагы ачкандыр. Иртәнге чәен дә эчмәде бит әле”, – дидем әнигә.

“Бар, кызым, бүген ял көн, өйгә таба исе дә чыгар”, – дип шатланып кабул итте әнием бу уемны.

Мин аш бүлмәсенә чыгып  коймак пешерәм. Чәй куеп җибәрдем. Күңелемә әнинең сүзләре  тынгы  бирми. Әниебез дөреслегенә ышанган сүзне генә сөйли иде. Гомер буе күрше түтиләр аңа киңәшкә керделәр. Әти белән дә бик матур, тату  гомер иттеләр. Әнием  тыл хезмәткәре. “Авылда фронттан ким түгел иде. Колхозда иң авыр, җелекне суыра торган эшләрне башкардык. Бозау, сарык, сыер көтүләрен көттем. Аннары фермада сыер саудым”, – дип еш искә ала әнием. Тормышның ачысын күп татырга туры килә аңа. Алар әтием Бөек Ватан сугышыннан кайткач өйләнешәләр. Әти сугыштан кайтканда утыз дүрт яшен тутырган була. Әниебез дүрт яшькә яшьрәк. Гаиләдә без ике бала үстек. Энем өйләнеп Ташкент якларына китеп яши. Мин туган авылымнан ун чакырымда урнашкан район үзәгендә. Ирем белән ике бала тәрбияләп үстердек. Әти белән әни туган нигез җылысын саклап авылда көн күрәләр. Ял көннәрендә без кайтып йөрибез, кулдан килгәнчә булышабыз. Үлмәсен иде әнием, пар канатта озаграк яшәсеннәр иде әти белән дип Ходайдан сорамаган көнем юктыр. Үз көннәрен үзләре күрәләр, күпләрне сокландырып, матур яшиләр бит әле. Әти, олы яшьтә булса да,  җиңел гәүдәле, оптимист холыклы, тормышны ярата. Бергәләп тавык-чеби, каз-үрдәк үстерәләр дигәндәй. Олыгайган көннәрендә мул  тормышта яшиләр – бар да үз тырышлыклары. Әнием бик оста пешекче иде. Авыл ашханәсендә  совхоз эшчеләрен ашатты.Урып-җыюларда әнине өйдә күрәм димә. Комбайнчыларның   тамакларын кырга йөреп туйдыра иде ул. “И, Татый,  “кулың” тәмле дә инде, син пешергән ризык безгә җегәр бирә, рәхмәт,” – дия торган булалар. Өйдә дә пешеренүдән туймый иде әниебез. Ул аның яраткан шөгыле иде. Әни пешергән тәмледән-тәмле ризык кына ашап үскән балалар без.

Әти белән әни якты дөньядагы гомерләренең һәр минутыннан тәм-ләззәт табып, тормыш рәхәтен күреп гомер кичерәләр.

Уйларга бирелеп киткәнмен, коймакларым әзер – кояштай кызарып хуш ис таратып табын түренә урнашты. Кайнар чәй янына шәһәр күчтәнәчләрен тездем дә әнием янына ашыктым. Әнием юк иде шул инде. Күзләрен мәңге ачмаска йомган. Елмаеп, җиңел генә китүеннән, канәгать булып ята кебек тоелды ул  миңа.Фани дөньда байтак яшәсәм дә, үлем белән очрашканым, якыннан күргәнем  юк иде. Куркасы юк икән аннан, әнием бәхетле, бик җиңел китте. Үлемне дә, яшәү кебек, Ходайдан бирелгән игелек дип кабул итәргә кирәктер. “Коймакларга  алданып күрми калдым, җаны чыкканда ирененә су да тидерә алмадым, кулымда җан бирмәде”, – дип яшь койдым.

Юк, әнием, үзе шулай теләде булса кирәк. Мескенләнергә яратмый, авыр  чакта гел ялгыз калырга тели иде. “Бар, кызым, коймак пешер”, - дип миннән җиңел генә котыласы итте түгелме? 

Дөньядагы иң газиз, иң якын кешемне югалттым. Әтигә тагын да авыррак булды.Ул ялгызлыктан иза чикте, үзенә урын таба алмады. Ярый минем янымда балаларым, ирем бар. Алар мине юата да, кирәкле сүзләрне дә ишеттерә.Улым, иңнәремнән кочып: 

Елама, әни, Катя белән безгә, бабайга  җиңел дисеңме, барыбызга да авыр, түзәбез бит.Син дә түземле бул, – диде.

Әни безне “кешеләргә шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булыгыз”,-дип үстерде. Бу турыда энем белән, әнине сагынып, елашып искә алдык.Ул әнине җирләргә кайтып өлгерә алмады, тугызына гына кайтты.

Төчеләнеп чут-чут үбешәләр булмаса да, әнинең назын, мәхәббәтен татып үстек. Аналы бала ятим булмый диләр. Менә ятим калдым. Ана ничә яшьтә дә кирәк....

Аннары үкенүләр күп булды. Кан басымы югары булгандыр, хәле начар булгандыр. Тора салып бүген үләм димәгән  бит инде. Нигә врач чакырмадым? Бәлки алып калырлар иде, дип ярсып беттем. Әни бәхетле булдымы икән?  Мин аңа тиешенчә хөрмәт күрсәтә алдыммы соң? Тагын бик күп сораулар, үкенечләр... Күңелемдә үкенү хисләрем иң югары ноктасына ашкандыр.  

Әтиебез, бичара, йортта ялгыз, сыңар канат торып калды. Сабыйлардай яшь яңгыры түкте. “Татый үлгәнче үзем үлгән булсам!” – дип тилмерде мескен карт. Әни аны бала  карагандай карый, тәрбияли иде.Әти беркайчан әнидән башка берни дә хәл итми, гел әни белән киңәшә иде. ”Өченче балам урынына калдың  Метерей, утлар-сулар кичеп,  Газраилны җиңеп кайткан батыр икәнеңне онытма,” – ди иде әни.

“Онытмыйм да бит, картлык басты, карчык,” – дип елмая иде ул.

Бүгенге көндә авылда сугыштан исән-сау кайтучылар бармак белән генә санарлык, бик аз калдылар шул. Утлар-сулар кичкән сугыш ветераннарының күбесе бакыйлыкта. Миллионлаган халкым белән беррәттән, авылыбызның ике йөз сиксәннән артык ир-егете Бөек Ватан сугышына күтәрелә. Йөзе генә туган җиргә әйләнеп кайта.

“Без бәхетлеләр”, – дип әйтми калган көне булды микән әтиләренең. Юктыр. Кайвакыт хатирәләргә бирелеп утыра да, “никадәр үлем сагалап торган мәхшәрләр аша исән-сау үтеп чыктым бит. Туачак балаларым хакына исән кайттым. Улым белән кызымның гомере хакына Ходай мине саклап йөрткәндер”, – дип куя.  

Әтиебез сугышчан дуслары, батыр разведчиклар белән берлектә бик күп дәһшәтле хәлләрдән исән-имин чыккан. Разведчиклар отделенисе командиры булган! Батыр ул, батыр булмаса  орден-медальләр бирмәсләр иде. “Батырлык өчен” медале, өченче дәрәҗә Дан ордены,  икенче дәрәҗә  Дан ордены, Кызыл  Йолдыз ордены аның батырлыгын тану һәм хөрмәт итү ул. Батыр әтиебезнең күкрәген “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңү өчен” медальләре бизи.

Батыр кеше кайда да батыр булып кала ул. Сугышта батырлыгын күрсәткән әтиебез тыныч тормышта да сынатмый. Гомер буе туган авылында, терлекчелектә эшләде. “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булды. Әни белән пар күгәрченнәрдәй, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр...

Тик Ходай барыбызны да Җиргә вакытлыча гына китергән шул. Безнеңчә түгел, Ходай язганча булды – әнием мәңгелеккә китеп барды.

Кеше Ходай тарафыннан шулай яратылган, киткән артыннан китеп булмый. Үзеңә бирелгән гомер юлын, сынауларны үтәргә кирәк.Әти янына гел кайтып йөрдек. Өй шыксыз, салкын кебек тоелса да әтигә бу турыда сүз кузгатмадык. Аңладым: туган йортыбыздан шатлык качкан иде.Ана җылысы – Кояш җылысы дип бик белеп әйткән борынгылар.

Барыбыз өчен дә авыр килгән, әнисез елны  әти үз көенә, сыкранмый  гына үздырды. Без гел кайтып-китеп йөрдек. Әнинең еллыгы җиткәндә әти кинәт бик каты авырып китте. Инде әти дә китә генә күрмәсен дип бик борчылдык.

Аны өйдә ялгыз калдырып булмасын яхшы аңлый идек. Ирем дә өзми дә куймый дигәндәй: “Бабайны калдырмыйбыз, үзебезгә алып китәбез ”, – диде.

Бу турыда сүз кузгаткач әти теләп риза булды.

Ярар, әзрәк сездә торыйм булмаса. Терелгәч тә үз өемә кайтарырсыз. Бераз шәһәр егете булып яшәп алыйм әле, – дип елмайды.

 Гомер буе телендә  уен-көлке, шаяру иде. Авыру хәлдә дә шулай шаярган булды. Әтигә алмаш киемнәр алдык та, юлга җыендык.

Йортыма үз аякларым белән кайтып керергә язсын, Ходай, – дип теләде әти машинага чыгып утырганда. Машина кузгалып киткәндә каерылып  йортына  карады. Ниләр уйлады икән ул шул минутларда?...

1995 елның ямьле, тыныч язы килде. Җиңү көненә дә ерак калмаган. Әти өчен иң олы бәйрәм якынлаша. Аның хәле бераз гына җиңеләйгән кебек булды. Тик ул көннәрен урын өстендә үткәрә әле. Алай да аш бүлмәсенә,  йомышына, аякларын идәннән шудырып, булса да, үзе  чыга. Алдагы елны авыл советыннан ветераннарга күчтәнәч биреп бик  олыладылар.  Анда колбаса, бер кап чәй, сыек май, бераз тәм-томнар, хәтта утлы су да бар иде. Әти көн саен шул турыда сүз кузгатты.

– Кызым, миңа былтыр сәвитләр  бәйрәм алдыннан пакет китергәннәр иде. Быел да бардыр инде ул. Авыл сәвитенә  шалтыратып белеш син аны. Ишек бикле булгач күчтәнәчне кая куярга  да белмәсләр. Шәһәргә китереп йөриселәре килмәсә, үзең кайтып алырсың. Кайчан килергә була дип тә белеш, – ди әти.

– Ел да китерә иделәрме?

- Юк, былтыр беренче тапкыр, – диде әти, сүзне кыска тотып.

Өзми дә куймый, борчулары  йөзендә, көн дә күчтәнәч турында сүз кузгата. 

Әтинең сүзен аяк астына салып булмый. Ул бит утлар-сулар кичкән  Бөек Ватан сугышы ветераны, минем газиз әтием. Авыл советының телефон номерын белештем дә шалтыратасы иттем. Сәвиттәгеләргә кем кызы булуымны, гомумән, хәлне төшендердем дә, сорау бирдем:

- Әтине, авыру сәбәпле, шәһәргә алып киттек. Ветераннарга тиешле күчтәнәчне, үзегез китерәсезме, барып алыйкмы? – дидем.  Әтинең шул күчтәнәчне теленнән дә төшермәвен әйтми калмадым инде.

Чыбыкның теге башында, трубканы алучы сәркәтип кыз, мине тыныч кына тыңлады. Җавабы күптән әзер иде ахры. Уйланып, тотлыгып тормады, шартлатып җавабын бирде:

– Нинди бүләк турында сөйлисез? Ул бездән киткән бит инде. Без шәһәрләргә бүләк таратмыйбыз. Өйдә юк икәнен белеп, без аны спискка да кертмәдек, – дип шарран ярды кыз.

– Әти көтә бит, аңа нәрсә әйтим инде? – дидем,  көч хәл белән телем әйләндереп.

- Ничек бар шулай әйтегез, аңлар, – диде дә трубкасын куйды сәркәтип.

Кичке якта мин эштән кайтып керүгә, ветераным тагын шул турыда кызыксынды:

– Хәбәр итә алмадыңмы, кызым?

- Әти, белештем, шалтыраттым. Метерей дәдәй борчылып ятмасын, бүләген  илтеп, кулына тапшырабыз, – диделәр.

Әтиемнең йөзләре яктырып китте. Мин кичке аш әзерлим, әти дә яныма чыгып утырган иде.

– Шулай әйтерләр дип уйлаган идем инде, кызым, рәхмәт төшкереләр. Онытмыйлар алар мине. Берәүне дә онытмыйлар, игътибар зур безгә, – дип бик канәгать калды.

– Сезне дә онытсалар, нәрсә була инде, әти?! Сез бит илне дошманнан азат итүчеләр, – дип, әтигә  кичке аш бүлеп бирдем.

- Дөрес әйтәсең, кызым, – диде әти. Соңгы вакытта сүзне кыска тота, озаклап сөйләшми. Әни белән сөйләшеп сүзе бетми иде дип уйлап куйдым. Әй чөкердәшәләр иде дә бит...

Җиңү көне килеп терәлгән, соңга калмый күчтәнәчләр җыярга кирәк! 

Кибетләр ярлы булса да, пакет бик мулдан булды. Ни генә юк иде анда: акмай, ул яратып ашый торган казылык, үсемлек мае, төрледән-төрле кабымлыклар, җимешнең ниндие генә юк. Кара уылдыкка кадәр бар пакетымда. Проблеманы хәл итүчем азык-төлек кибетендә эшләүче дустым булды.      

– Әтине сау-сәламәт дип булмый. Аның хәле көнгә карап үзгәрә. Бүген болай, иртәгә тегеләй дигәндәй. Дөресен әйткәндә картларча инде. Врачка  баруга әти   теше-тырнагы белән каршы булды.

– Бөтенесе яхшы, бер җирем дә авыртмый, җегәрем генә юк. Дөресен әйтим, кызым, мин инде анагыз ягына гына карап торам, – диде әти, башын күтәрә төшеп. 

Ирем белән киңәшеп, бүләкләрне шул көнне, кичке якта тапшырырга булдык.

- Әти, сиңа күчтәнәчләр китерделәр. Менә шушы пакетта. Үзең ачып кара  инде, – дидем, бүлмәсенә кереп.

- Әйдә, кызым, кухняга чыгабыз, – диде әти урыннан торып. Әкрен генә, кыштырдап, аш бүлмәсенә үтте.

– Кызым, нигә мине уятмадыгыз? Рәхмәт тә әйтеп кала алмадым үзләренә, – дип шелтәләде  әти. Йөзләре кара болыттай, канәгать түгел.

- Әти, дарулар эчеп, йоклап кына киткән идең.

Кунаклар үзләре дә:

– Борчый күрмәгез Дмитрий Ивановичны, – дип  бик үтенде.

– И кызым, чәй дә эчертмәдеңме? – диде әти, күңелсезләнеп.

– Машинабыз көтеп тора, ашыгабыз, – диделәр.

- Ярый инде алай булгач, – дип килеште ул.

Куллары калтырап,  пакетны ача алмагач, ярдәм итүемне үтенде.    

– Рәхмәт төшкереләр, ни генә юк монда... Бик бай күренә бүләкләре!

– Әти, быел бит Бөек Җиңүнең илле еллыгы, юбилей елы. Бүләкләр дә юбилейга туры килә.

– Әйтәсең бармы, кызым! Сыра яратканымны каян белгәннәр, карале, мин ярата торганы, – дип, авызын ерды әти.

– Алар белә инде, – дигән булдым.

– И ярма бөртеге дә кабар  җирем юк, куанычлы ризык булсын, сез сыйланыгыз, – диде ветераным, елмаеп.

Ни әйтергә белми торгач:

– Сырадан булса да авыз ит инде, әти, – дидем.

- Хәзер түгел, кызым, соңрак, – дип сыраны этеп куйды ул.

Төнлә йоклап китә алмый интекте. Авырлык белән  әле бер, әле икенче ягына әйләнде. Кычкырып-кычкырып кемнәр беләндер гапләште. Мин аның бүлмәсендәге буш диванга урын салдым.

– Әти, хәлең авыр ахры, ашыгыч ярдәм чакырам, – дидем, чарасызлыктан  чыгу юлын табуыма сөенеп.

– Хәлем начар дип кайсы бабаң әйтте? – дип шаярды әти. – Миңа ярдәм кирәкми.Үзем ярдәмгә барам әле мин, – дип тынып калды ул.

Ләкин озакка түгел, йокы аралаш саташуын дәвам итте.

- Татый-Татый, ник һаман килмисең, – дип әнине чакырды. 

Күчтәнәчләре өчен сәвитләргә озаклап рәхмәтләр укыды. Өстәл артына да утырмый китүләре  өчен шелтәләп тә алды. 

Мин таң алдыннан гына йоклап китә алдым. Шундый тирән йокы да булыр икән! Әтием иртәнге якта мәңгелеккә  китеп барган. Маңгаена, борчактай эре, кайнар тир бәреп чыккан. Бөек Җиңүнең илле еллыгын каршы алырга ике генә көн калган иде...

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: