Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Васыять (хикәя)

1942 нче елның март аенда гаиләгә кара пичәтле кәгазь килеп төште. «Сезнең ирегез Гобәйдуллин Мөхәммәтгали 1942 елның 16 мартында Юхново шәһәрен дошманнардан азат иткән вакытта батырларча һәлак булды», – диелгән иде анда. Әйе, тырышты ялгыз ана. Балаларын аякка бастырды, хуҗалыкны таркалтмады, тормышын да кешеләрдән ким алып бармады. Тик Мөхәммәтгалинең генә аерылганда әйткән соңгы сүзләре тормышка ашмыйча кала бирде...

Көндезге намазын тәмамлаганннан соң, Равия абыстай ашыкмыйча гына, бүлмәсен тәртипкә китерә башлады. Иң беренче эш итеп намазлыгын караватының бер почмагына җыеп куйды. Гөлләргә су сибеп чыкты. Өстәлдә таралып яткан китапларны  пөхтәләп кенә шүрлеккә  урнаштырды. Барын да бер кат күздән кичергәннән соң, канәгать калып, аш әзерләү бүлмәсенә юнәлде. Исәбе, эштән кайтучы балаларына өчпочмаклар пешереп, табын әзерләп кую иде. Күп еллар буе пешекче булып эшләгәнгәме, кухняда кайнашу хәзер дә әле аңа зур канәгатьләнү хисе бирә, шунда кергәч, булган сырхаулары да юкка чыккандай була. Өлкән яшьтә булуына карамастан, зиһене дә, куллары да яхшы эшли әле. Һәр көнне ниндидер яңа рецепт уйлап чыгара. Чын күңелен биреп эшләгәч, пешергән ризыгы да тәмле һәм туклыклы булып чыга.

Кулларын юып, эшкә тотынам дип кенә торганда өйдә звонок тавышы яңгырады. Шулай инде, алар ишегенең беркайчан да озакка ябылып торганы юк. Гаделлеге, туры сүзле булуы, дин юлында да хилафсызлыгы белән танылган абыстайны шәһәрнең иң ерак почмакларыннан да эзләп килүчләр булгалый. Бүген дә, вакытсыз  чылтыраучы  кыңгырауга  Равия абыстай бер дә гаҗәпләнмәде. Кулларын тиз генә корытты да ишекне ачты. Ә анда иңенә саллы гына сумка аскан почтальон басып тора иде. Ул абыстайга кабарып торган конверт тапшырды. Алганлыкка кул куйдырып, хатның военкоматтан булуын искәртте дә тиз генә китеп тә барды.   Күптәннән көтелгән хат иде бу. Еллар узган саен атасының васыятен тулысынча үтәп бетерә алмыйча бакый дөньяга китеп барырмын дип төннәр буе йоклый алмыйча җаны бәргәләнеп чыккан чаклар да аз  булмады. Ашарга пешерергә йөргәнен дә онытып, конвертны учында кысып тоткан килеш, үз бүлмәсенә таба атлады. Караватка утырып, дулкынлана башлаган йөрәген тынычландырырга теләп, хәл җыеп алды, аннан соң гына калтыранган куллары белән конвертны ачты.

Уважаемая Равия Мухаметгалиевна!

Райвоенкомат Советского района города Казани сообщает Вам, что на Ваш запрос получен ответ.

Ваш отец Губайдуллин Мухамметгали Губайдуллович 1901 года рождения похоронен в братской могиле на 207 километре от города Москвы у Варшавского шоссе в городе Юхнове.

В 2019 году на мемориальной плите данного воинского захоронения было высечено 95 человеком имя вашего отца, героически погибшего за освобождение станции «Чернушка».

В праздник Победы 9 мая приглашаем Вас и вашу семью в гости в наш город. Все материальные расходы готов понести наш райвоенкомат и Совет ветеранов города Юхнова.

С уважением начальник отдела военного комиссариата Калужеской области по Юхновскому району С.Попков.

 

Хатны укып чыкканнан соң, Равия абыстай, гаиләнең иң кадерле ядкарьләре саклана торган тартманы кулына алды. Еллар узу белән саргаеп, таушалып беткән кәгазьләрне инде мең дә беренче мәртәбә барлый, актара башлады.

Әтисе фронтка киткәндә 6-7 яшь кенә булса да, яхшы хәтерли әле ул чорларны Равия. Әтисе дә, әнисе дә Дөбьяз районы (хәзер Биектауга керә) Юртыш авылы кешеләре иде. Авылда тырыш, булдыклы гаиләләрдән саналдылар. (Кушаматны да кырмыска дип тикмәгә генә такмаганнардыр инде авылдашлары) Әнисе Өммегөлсем колхозда төрле эшләрдә эшләде. Әтисе Мөхәммәтгали – артык зур гәүдәле булмаса да, нык бәдәнле, киң җилкәле, көчле ир-ат иде. Хуҗалыкның күз кашы булып саналган бердәнбер механик молотилкасында моторист эшен башкарды. Техниканы яхшы белә. Еш кына трактор яки комбайн ватылса да аны чакыралар. Колхоз өчен дә, авылдашлары өчен дә көчен-киңәшен җәлләмәде. Һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле булды. Нәселләре белән танылган умартачылар иде алар. Башкаларны гаҗәпләндереп, бакчаларына да карабодай белән клевер чәчә иде Мөхәммәтгали. Бәрәңгене  аз утыртты. Елларның шактый авыр булуына карамастан, зур йорт бетереп чыктылар. Юан, таза бүрәнәләрдән мунча бурасы калыкты, чутлап  күтәрәсе генә калды. Тагын шунысы бик нык хәтеренә уелып калган Равиянең: 40нчы елның көзендә зур кызыл флаглар белән бизәлгән машина алар капкасы янына килеп туктады. Гармуннар белән, җырлап-биеп, беренче мәртәбә колхоз шулай зурлап, алдыңгыларга икмәк өләште. Шатлыкның иге-чиге булмады ул вакытта.

Кызганычка каршы, моный бәхетле көннәрне сагынып сөйләргә генә калды шул.

1941 елның 22 июнендә  фашист илбасарлары туган илебезгә бәреп керде. Тыныч тормыш шулай бозылды. Сугыш авыл халкын зур хафага  салды. Яшь ир-егетләргә район үзәгеннән чакыру кәгазьләре килә башлады. Чират Мөхәммәтгалигә дә җитте. Беркөнне ул кулына повестка тотып кайтып керде. 1941 елның 5 июле иде ул. 7се көнне китәселәре икән. Үзләре белән бер көнлек азык, калак, кружка, кырыну әсбаплары кебек кирәк-яраклар алып, сәгать иртәнге 6 га авыл советы каршына килергә кушылган. Аның белән авылдашлары Гыйләҗетдин, Әхмәтша һәм тагын берничә кеше чакыру кәгазе алган.

Моторист Мөхәммәтгали монда да хатынына артык ах-зар кылырга ирек бирмәде.

 – Син артык борчылма. Келәттә икмәк шактый әле, кысыбрак тотсаң, безнен гаиләгә  берничә елга җитәр дип уйлыйм.Тик менә яңа салган йортта гына бергәләп яшәргә язмаган икән... Күңелем сизә: сугыш озакка сузылыр сыман. Бер ялгызыңа бу йортны тарту авыр булыр. Шуңа күрә яңа мунчаны өлгертергә кирәк. Җайсызга китсә, шунда яшәп торырсыз. Хәзер мул итеп ашарга әзерлә. Мин бер-ике егет алып кайтам, киткәнче мунчаны оештырып куярбыз. Сузендә торды Мөхәммәтгали. Бер көн, бер төн дигәндә мунча чутланган, мүкләнгән, түбәсе ябылган иде. Калган вак-төякләрен Өммегөлсем үзе эшләп бетерде. Озак вакытлар иренең зирәклегенә, алдан күрүчәнлегенә сокланып йөрде ул.

Менә  китәсе көннең таңы  да атты. Ике кызын җитәкләгән ир, куенына имчәк баласын кутәргән Өммегөлсем, гаилә башлыгын озатырга дип, урамның аргы очына атладылар.

Авыл советы кәнсәләре янында шактый гына халык җыйналган. Мәйданнан читтәрәк җигүле ат тора. Һәр гаилә үзенең озатылучы  кадерлесен чолгап алган да акрын гына сөйләшәләр, серләшәләр. Саубулашуның соңгы мизгелләре иде бу.

Менә атларга утырырга фәрман бирелде. Мөхәммәтгали, ярым-чүгәләп,  көчле куллары белән балаларын кочып алды. Кытыршы каты йөзен

кызларының йомшак битләренә терәде.

- Ярабби, бер Аллам, ярабби, бер Аллам, соңгы очрашулар  гына булмаса ярар иде, - дия-дия эчтән теләкләр теләде. Балаларның башыннан тагын бер тапкыр йомшак кына сыпырып алгач, хатыны белән саубулашты да, күз яшьләрен курсәтмәскә тырышып, ат артыннан кузгалды.

Бер айдан артыграк бернинди хәбәр-хәтер булмады. Билгесезлек белән үткән көннәр тоташ газапка әйләнде. Балалары биргән сорауларга тыныч кына җавап бирергә тырышса да, эчтән янды, көйде яшь хатын. Ниһаять, Казанга сату белән барган авылдашы аша аңа хәбәр җиткерделәр. Мөхәммәтгалине кемдер мари ягындагы хәрби лагерьда күргән имеш. Ул Суслонгер дип атала икән. Хатынның күңеленә җылы  йөгерде. Димәк, ире исән. Әле сугышка да җибәрелмәгән. Мари ягында гына булгач, ерак та түгел инде. Үлем куркынычы да юк. (Ул вакытта әле бу лагерьның үлем лагере белән бер булуын белүче сирәк була шул.)

Беркадәр вакыттан соң, кешеләр аша Өммегөлсем кулына Мөхәммәтгалидән өчпочмаклы хат килеп иреште.

Ире узенең исән-сау булуын хәбәр иткән. Суслонгер лагеренда хәрби өйрәнүләр үтүен язган. Хатының ахырында монда килергә мөмкинлек булуын, әгәр килә калса, ашарга-эчәргә алып килүен сораган.

Бармыймы соң инде Өммегөлсем, бик шатланып бара. Ире турында беренче хәбәрне ишеткәч үк, җанында ире янына бару теләге кузгалган иде, тик Мөхәммәтгалинең хәрби лагерьда булуын төгәл генә әйтүче кеше булмаганга, үзен тыя килде. Бер көн дигәндә, ризыклар әзерләп, киндер капчыгына салды да юлга кузгалды. Кешеләрдән сораша-сораша, тәүлек ярым дигәндә, тимер юлдан бер 10-15 чакрым читтә, куе урман эчендә урнашкан хәрби лагерьга килеп җитте ул. Юлда аның шикелле сумка, капчык күтәргән хатын-кызлар шактый булып чыкты. Тик берсе дә артык ачылып сөйләшергә ашыкмады. Кайсының ире янына, кайсының абыйсын күрергә, кемнеңдер улы белән очрашырга баруын гына белә алды ул. Лагерь эченә кертмәделәр. Капка алдында басып торган кораллы сакчы алга таба барырга ярамаганлыгын, алып килгән азык-төлекне каршыда торган казарманың күтәрмәле тәрәзәсеннән биреп калдырырга мөмкин булуын төшендерде. Шуннан алып калып солдатларга өләшәләр, ди. Бер-ике сәгать көтсә, иреннән записка да чыгарга мөмкин икән. Ә лагерьга керергә берәүгә дә рөхсәт юк...

Кем инде мылтыкка каршы бара алсын, ди. Сакчының әйткәннәрен төгәл үтәде  хатын. Аннан, иреннән җавап хаты көтү өчен, юлдан бераз читкәрәк китеп, коры урын табып барып утырды. Үзе өмет тулы күзләре белән лагерь ягына карап, Мөхәммәтгалине көтте, ара-тирә узып киткән солдатлар арасыннан да үзенең кадерлесен эзләде. Ләкин юкка, Мөхәммәтгали беркайда да күренмәде. Тагын шунысы сәер иде: үтеп йөрүче солдатларның никтер йөзләре  боек, күбесенең  яңак сөякләре беленеп тора, күзләрендә салкын бушлык сизелә. Командирлары дәртләндерергә тырышса да, атлауларында да сүлпәнлек чагыла, әйтерсең лә ашамый-эчми атналар буе таш кисеп ятканнар.

Соңа калып кына, иреннән өчпочмаклап бөкләнгән хат тапшырдылар. Гарәп хәрефләре белән язылган кечкенә генә кәгазь кисәгеннән түбәндәгеләр аңлашылды: бу лагерьда Мөхәммәтгали кебек солдатларны сугышка керү өчен әзерлиләр икән. Ләкин шунысы бар: ашау ягы кысанрак, ди. Айга бер тапкыр булса да,  килеп йөрсәң әйбәт булыр иде, - дигән. Гади ризыклар алып килергә тырыш. Бәрәңге, йомырка, кара ипи булса бик яхшы. Ит-фәлән, барыбер безгә эләкми. Сөт өсте алып килсәң, өстенә катык салып җибәр. Өммегөлсем боларның кайберләрен аңлап та бетерә алмады. Ничек инде сугышка җибәреләсе солдатларны начар ашатырга мөмкиннәр? Фашист мәльгуннарын җиңәргә көчле, таза кешеләр кирәк түгел микәнни? Мөхәммәтгали юк-барга гына зарлана торган кеше түгел, ул да шулай ашарга китерүне сорагач, эшләр бик шәптән түгелдер ахры монда.

Шундый каршылыклы уйлар белән Өммегөлсем кайтыр юлга кузгалды. Бары ире янына биш-алты тапкыр барып кайтып, аның белән күзгә-күз карап, очрашып сөйләшкәч кенә күп нәрсәгә төшенде ул. Лагерьда солдатларны фронтка җибәрү өчен түгел, үлемгә озату өчен тырышалар икән ләбаса...

Шулай алты айдан артык вакыт үтеп китте. Өммегөлсем, ай саен диярлек, иренә азык-төлек ташыды. Көзгә кергәч, эчке җылы киемнәр, бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр дә алып барды.

Ноябрь ахырлары иде. Кичкә кырын сак кына тәрәз шакыдылар. Болдыр ишеген ачып җибәрсә, каршында Мөхәммәтгали басып тора. Тиз генә җылы өйгә керделәр. Әтиләре тавышын ишетеп, мич башыннан Зәкия белән Равия сикереп төште. Алар, чыр-чу килеп, әтиләре кочагына ташландылар. Өйдәге тавышка чыбылдык эчендә ятучы Солтан да хәбәр бирде. Чәй табыны әзерләнде. Бәйрәмнәрдә генә кабызыла торган лампага ут эленде. Шунда Өммегөлсем иренең кыяфәтен күреп егылып китә язды. Элеккеге Мөхәммәтгалинең яртысы гына иде бу. Шактый таушалган хәрби гимнастерка гәүдәдән салынып, асылынып тора. Кайчандыр киң, таза, бик килешле булган  җилкәләр очлаеп, сураеп калганнар. Йөзе, күз карашлары да бик ник үзгәргән, авызында берничә теше дә юк, ахрысы. Беләкләрендә кан тамырлары бүртеп, өскә калкып чыканнар. Атлаганда да бер аягына авырдан баса.

Кызлары да әтиләрен ут яктысында күргәч, бераз сәерсенеп карап куйдылар. Ләкин бала-чага аның сәбәпләрен аңлыймыни? Бер минуттан инде алар барысын онытып, бер-берсен бүлә-бүлә, әтиләре югында булган кызыклы хәлләрне сөйләп, шатлыклары белән уртаклаша иделәр. Өммегөлсем генә, иренең шушы кыска гына вакыт эчендә, картаеп, сулыгып калган йөзенә карап, аны кызганып, сызланып утырды. Шулай да балалары алдында артык сораулар бирергә кыймады ул. Мөхәммәтгали төн уртасына кадәр балалары белән шаярды, уйнады, көлде. Солтан әтисе кулында изелеп йоклап киткәч кенә, Өммегөлсем кызларын үз урыннарына куып менгерә алды.

Ире, хатыны белән ялгызы гына калгач, бераз ачылып китте. Районнан киткәннән соң, аларны берничә көн Казанда тотканнар, аннары, вагоннарга төяп, Мари ягындагы Суслонгер лагерена җибәргәннәр. Лагерьда курсантларны пулеметтан, автоматтан атарга өйрәтергә тиеш булганнар. Рус булмаганнарны русчага өйрәтү бурычы да куелган. Шунысы гаҗәп, бу өлкәдә бер дә эзлекле эш оештырылмаган. Булачак солдатларны бернинди мәгънәсез “муштра” белән интектергәннәр. Яшәү өчен казармаларны да үзләре төзегәннәр. Лагерьны урман чолгап алган булса да, агачларны өч-дүрт чакрым ераклыктан ташырга туры килгән. Бу эшләр барысы да кул көче белән башкарылган. Салкыннар башлангач та, җылы киемнәр бирелмәгән, казармалар тиешенчә җылытылмаган. Ләкин иң үзәккә үткәне - ачлык була. Көнгә җан башына 200 грамм сыйфатсыз икмәк бирелә. Аш дигәнең  бераз гына ярма салынган коры шулпадан тора. Аны да алты-җиде кешегә бер савытка салып бирәләр. Өлгерәсең икән – ашап каласың, булмаса – ач каласың. Командирларга сорау бирергә ярамый, канәгатьсезлек күрсәтергә ярамый. Әз генә ризасызлык белдерәсең икән, хәзер салкын гаупвахтага утырталар. Иптәшләреннән берничә кеше Мөхәммәтгалинең күз алдында ачлыктан, салкыннан якты дөнья белән саубуллашкан. Бу хәлләрне Өммегөлсем тыны кысылып тыңлады.

─ Шундый көннәрнең берсендә, – дип дәвам итте ир, – миңа лагерь больницасына утын ташырга туры килде. Анда хирург Иван Васильевич белән танышып киттек. Уй-фикерләр туры килгәнгәме, шактый якынаеп ук өлгердек.

─ Я вижу, что ты умный татарин, – ди бу, кабат бер очрашканда. Наверняка понимаешь, что здесь происходит. Болай яшәсәк барыбыз да подохнем. Әгәр риза булсаң, сине Казанга озата алам. Ләкин, мин кушканнарны  үтәргә кирәк булачак. Хирург кыска гына итеп барысын да аңлатып бирде, мин риза булдым. Бер көнне, аягымны авырттырган булып, больницада калдым. Иван Васильевич, хирург энәсе белән, кылдай нечкә итеп теленгән мунчала җебен балтырдагы тире белән ит арасына кертте. Ул әйткәнчә, аяк төне буе сызлап чыкты, иртән гөбе булып зәңгәрләнеп шеште. Йогышлы авыру диеп, ике солдат кул астында, Казан госпиталенә озаттылар. Операциягә ятар алдыннан врачларга Иван Васильевичның күн итек олтаны астына тегеп калдырган запискасын тапшырыга тиеш идем. Хирургның амәнәте үтәлде.

Миңа өч көн элек операция ясадылар. Палатага чыкканда, саклап торучы солдатны алган иделәр инде. Бер генә көнгә авылга кайтып килергә рөхсәт бирделәр. Иртәгә Казанда булырга тиешмен. Иван Васильевичның “почтасы” югарыдагыларга барып җитәрме-юкмы, белмим. Моңа күңелем бик ышанып җитә алмый. Шуңа күрә язган хатларымны юк итә күр. Бүген сөйләгәннәр турында да бер кешегә дә ләм-мим. Мине дә, сине дә нахак бәла тагып харап итәрләр. Балаларны да, үзеңне дә сакларга тырыш.

(Хатларны икенче көнне Өммегөлсем утка яга, мич башында йокламыйча күп нәрсәне ишетеп яткан Равия бер хатны яшереп саклап кала)

Икенче көнне Мөхәммәтгали үзенең больницасына чыгып китте. Китәр алдынна балаларын кочаклап, иреннәре белән кызларының муеннарын, колакларын кытыклап, чырык-чырык көлдереп алды. Равилен кулына алып, озак кына күкрәгенә кысып торганнан соң, Өммегөлсемгә, балаларына карап:

─ Кайда гына үлеп калсам да, каберемне булса да эзләп табыгыз. Каберемә сибәргә туган җир туфрагы алып килергә дә онытмасагыз иде. Шул вакытта җаным тыныч булыр, исән-сау торыгыз, – дип бәхилләшеп китеп барды.

Үзе сизенде микән, Суслонгер хәлләре аның өметен чатнаткандырмы, бу сүзләр, чынлап та, аның гаиләсенә әйткән соңгы сүзләре булып чыктылар.

Озак та үтми Мөхәммәтгалинең фронтка озатылуы билгеле булды. Юлда барганда бер хат язып салды. Икенче хаты Мәскәүдән ерак булмаган җирләрдә сугышка керүе турында иде. Өченче хатында ул Калуга өлкәсенең Юхново шәһәрен азат итү өчен барган авыр сугыш операциясе турында хәбәр итте.

1942 нче елның март аенда гаиләгә кара пичәтле кәгазь килеп төште.

“Сезнең ирегез Гобәйдуллин Мөхәммәтгали 1942 елның 16 мартында Юхново шәһәрен дошманнардан азат иткән вакытта батырларча һәлак булды”, – диелгән иде анда.

Өммегөлсемнең җанын кара кайгы сарды. Хат алганның беренче айларында аңсызланып, җүләр кеше кебек саташкалап йөрде. Дөньяның кызыгы калмаган иде аңа.

Ярый күршеләре, туганнары, авылдашлары кыен вакытта ташламадылар, юаттылар да, ачуландылар да. Балалары барлыгын, алар өчен яшәргә тиешлеген исенә төшерделәр. Бер сиңа гына түгел, бөтен илгә килгән афәт бит дип тынычландырырга тырыштылар.

Көн артыннан көн, ел артыннан еллар уза торды. Күңелләрне бер шатландырып, бер елатып, Җиңү көне килде. Авылда гимнастеркаларын калын солдат каешлары белән кысып буган ир-атлар саны артты. Аталарының кызыл йолдызлы пилоткаларын кигән авыл малайлары, горурланып, урамнардан тузан туздырып чабып йөрделәр.

Шундый көннәрнең берсендә, амбарда симәнә орлыгы чистартып ятканда, алар ихатасына бер ир кеше кереп китүен әйттеләр. Бригадирны гына кисәтте дә, өенә очты Өммегөлсем.

Чүрчил авылы кешесе Гарәпша абый булып чыкты ул юлаучы. Мөхәммәтгали белән бер полкта хезмәт иткәннәр икән. Берничә тапкыр очрашып, якташларча сөйләшеп утырганнар. Кайсы да булса исән кайткан очракта, гаиләләренә хәбәр бирергә вәгъдәләшкәннәр.

– Бик тә акыллы һәм батыр егет иде Мөхәммәтгали. Моны мин чын ихластан әйтәм, – дип дәвам итте сүзен Гарәпша. Иң авыр чакларда да күңелен төшермичә, җиңүгә ышанып, сезне сагынып яшәде. Дөрес, ул һәлак булган сугыш операциясендә мин катнаша алмадым, госпитальдә идем.  Аның батырлыгы турында миңа соңрак расчет командиры сөйләде.

Чернушка станциясе өчен каты сугышлар бара. Дошман, совет сугышчыларын юк итәргә тырышып, җирдән дә, күктән дә һөҗүм оештыра. Мөхәммәтгали взводы артиллеристларга ярдәм итә. Якында гына бомба төшеп ярыла. Берничә кеше шунда ук һәлак була. Мөхәммәтгалинең дә бер аягын бомба ярчыгы тиеп, өзеп диярлек чыгара. Командиры егеткә, снаряд чокырына төшеп санитарлар килгәнен көтәргә куша. Сержант Гобәйдуллин, авыр хәлдә булуына карамастан, артиллеристларга снаряд ящиклары ташуын дәвам итә. Күп кан югалту нәтиҗәсендә, сугыш кырында батырларча соңгы сулышын ала татар егете. Иптәшләре аны хөрмәтләп туганнар каберлегенә күмәләр.

─ Менә шулай наным, җаныңа авыр алма, мин боларны авыр булса да сөйләргә тиеш идем. Балалар да әтиләренең кем икәнен белеп, горурланып үссеннәр, – дип тәмамлады Гарәпша үзенең сүзен.

Бу очрашудан соң бераз гына басыла башлаган күңел яралары кабат кузгалып, җан тынычлыгын алдылар. Тагын ныгырга, яшәр өчен көч табарга, ачы булып тамган күз яшьләрен тыеп, балалар хакына, киләчәк тормыш хакына түзәргә кирәк иде аңа.

Әйе, тырышты ялгыз ана. Балаларын аякка бастырды, хуҗалыкны таркалтмады, тормышын да кешеләрдән ким алып бармады.

Тик Мөхәммәтгалинең генә аерылганда әйткән соңгы сүзләре тормышка ашмыйча кала бирде.

1977 елның язы якынлашты. Кече кызы Равия бу вакытта, башлы-күзле булып Казанда яши иде инде. Март башлары иде бугай, Равиянең төшенә әтисе керде. Аның йөзе күңелсез, сагышлы иде. Кечкенә вакытта бер тапкыр да ачуланмаган Мөхәммәтгали, ничектер үпкәләп, шелтәләп караган кебек тоелды. Төш берничә тапкыр кабатлангач, фикерләрен әнисе белән дә уртаклашасы итте Равия.

- Әтиеңнең үлгән көннәре бит кызым, шуңа керә инде ул, - дип, - тынычландырырга тырышты кызын Өммегөлсем.

- Юк, әни, алай гына түгел ул, без бит әтинең васыятен үтәмәдек, шуңа безгә үпкәләп ятадыр. Алла боерса, җәй җитүгә үзем эзләп табам әтинең каберен, шул вакытта гына җаным тынычланачак минем, - диде ул.

Равия сүзендә торды.

Июнь башында директорга кереп отпуск өчен гариза язды да, бер көн эчендә җыенып, юлга да чыгып китте. Кулында бердәнбер документ- әтисенең 1942 нче елда һәлак булуын хәбәр итүче хат иде. Мәскәүдә аны якын дусты Вера Петровна каршы алды. Ул Равиянең хәлен аңлап, Смоленскига кадәр билет та алып куйган булып чыкты. Бергәләп Белоруссия вокзалына төштеләр. Алып килгән күчтәнәчләре белән чәй эчеп алгач, Вера ханым дустын вагонга кертеп урнаштырды.

Берничә  сәгатьтән скорый поезд Мөхәммәтгали сугышып кан койган җирләргә якынлашып килә иде инде. Равия Смоленскийга төнге уникедә килеп җитте. Әле моннан да Чернушкага кадәр бер сәгатьлек юл бар икән. Ләкин бер генә кассада да бу станциягә  кадәр билет сатмаулары беленде. Гади генә киенгән татар  апасының бер кассадан икенче кассага чабып, борчылып йөрүен күреп торган, бер яшь кенә офицер аңа ярдәмгә килде. Эшнең ни икәнен белгәннән соң, вакыт соң булуга карамастан, станция  начальнигын эзләп тапты. Равияне иртәнгә кадәр, җыйнак кына бер бүлмәгә урнаштырдылар. Икенче көнне билет табып юлга озатып җибәрделәр.

Менә, ниһаять, күптән көтелгән станция. Башкалардан әллә ни аералып та тормый кебек. Гадәти генә яшелгә буялган вокзал бинасы. Аның каршындагы артык зур булмаган мәйданда үз юллары белән каядыр ашыгучы шул ук пассажирлар, юлаучыларга җиләк-җимешләрен тәкъдим итүче җирле әрсез халык кайнаша.

Ул эзләп килгән туганнар каберлеге дә вокзалдан ерак түгел икән. Йөзгә якын сугышчы күмелгән бу изге урын зур булмаган бер калкулыкта урнашкан. Үзәктә Совет солдатына бронзадан һәйкәл куелган. Тирә-юнь кып-кызыл чәчәкләр диңгезендә утыра. Сугышчының як-ягында шулай ук кызгылт-калын мәрмәр плитәләр куелган. Анда 1942 нче елгы авыр сугышлар вакытында станцияне саклап, башларын салган ватандашларыбызның исемнәре язылган. Равия,дулкынлануын тыярга тырышып, мәрмәр баскычтан югарыга таба атлады.

─ Әтием, исәнме! Мин сине эзләп таптым. Соңга калып булса да, эзләп таптым. Мин сиңа туган як туфрагын, Юртыш туфрагын, алып килдем. Туган җиреңнән, туганнарыңнан сәлам алып килдем, – дип пышылдый иде аның иреннәре. Равия килүчеләр өчен хәл алырга куелган эскәмиягә утырып, озаклап дога кылды, монда күмелгән барлык әрвахларга бакый иман, мәңгелек оҗмах теләде.

Күңеле бераз тынычлангач, мәрмәр плитәдәге исемнәр белән таныша башлады ул. Дистәләгән милләт вәкилләре ята икән бу каберлектә. Калуга туфрагы барысын да үз кочагына сыйдырган, сыендырган. Калкулык рус, татар, башкорт егетләре өчен мәңгелек йортка әйләнгән. Һәрбер исемне җентекләп, игътибар белән укып чыкты Равия. Ни гаҗәп, Гобәйдуллин фамилияле кеше юк иде бу исемлектә. Үз күзләренә ышанмыйча, тагын бер кат исемнәрне барлады ул. Юк, Мөхәммәтгалинең исеме дә, фамилиясе дә күренмәде.

Шулай аптырап, гаҗиз калып басып торганда, кәрҗин тулы чәчәкләр күтәргән рус карчыгы аңа эндәште:

– Кемне эзлисең, акыллым, ярдәм кирәк түгелме?  Минем сезне монда беренче күрүем, безнең як кешесенә ошамагансыз.

Бу йомшак тавышлы рус карчыгының сүзләре Равияне тынычландырып җибәрде. Алар сөйләшеп, танышып киттеләр. Маруся әбинең бердәнбер абыйсы монда ята икән. Үзе күршедәге Касыймово авылыннан (Сөйләве буенча, авыл исеме сугыш вакытында дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган татар егете Касыйм исеме белән бәйле булырга тиеш). Атна саен монда була, чәчәкләр китерә, каберлекне тәртиптә тотарга ярдәм итә. Станция кешеләре аны барысы да беләләр икән.

Равия үзенең тарихын сөйләп бирде. Маруся түти, артык озак уйлап тормыйча, татар хатынын җитәкләп диярлек автобус тукталышына алып килде. Берничә минуттан инде алар Юхново шәһәренә таба кузгалып та киттеләр. Әбинең уйлавынча, бу мәсьәләгә ачыклыкны Юхновода урнашкан военкомат кертә алырга тиеш.

Маруся, үз яшенә караганда, күпкә җитез һәм тәвәккәл карчык булып чыкты. Военкоматта кизү торучы офицерга Равия кулындагы 1942 елда килгән извещениене күрсәтеп, вакыйганы аңлатып биргәч, аларны тиз арада икенче этажга, архив белән эш итүче белгеч янына чакырдылар. Ярты сәгатьтән соң капитан, Мөхәммәтгалинең каны белән буялган шәхси документларны алар каршына өстәлгә китереп куйды. Равия, күз яшьләрен чак-чак кына тыйган хәлдә, әтисенең кызылармеец книжкасын кулга алды. Мөхәммәтгалинең үлеме белән бәйле булган сугышчан операциягә карата командирлары биргән аңлатма язуын укып чыкты. Күпме генә  бирешмәскә тырышса да, кайнар күз яшьләре еллар үтеп саргайган кәгазь өсләренә тамдылар.

Артык сораулар бирергә туры килмәде, вакыйгага төшенгән военком, үзе кереп, Мөхәммәтгалинең исемлеккә кертелмичә калуы өчен гафу үтенде. Мондый хәлләрнең бик еш булмаса да, очрап торуын искәртеп үтте. Ялгышны шушы араларда төзәтәчәкләренә ышандырып калды.

Күңеле бушап, җаны тынычланып калган Равия Маруся түти белән иң якын туганыннан аерылгандай, бик җылы саубуллашып, туган якларына юл алды. Вәгьдә ителгәнчә, мәрмәр ташта әтисенең исеме дә чокып язылгач, яңадан бер туганнар каберлегенә зыярат кылачакмын дип, йөрәгенә сүз беркетте. Аның уйлавынча, шул вакытта гына әтисенең васыяте тулысынча тормышка ашырылды дип санарга мөмкин булачак иде.

Көткән өметләр тиз генә акланмады шул. Гади генә тоелган эшне башкаруны чиновниклар дистә елларга суза килделәр. Битарафлык идеме бу, җавапсызлык булдымы икән – Равия биргән запросларга күңелне юатырлык җавап алынмады.

Менә, ниһаять, 40 елдан артык үткәннән соң почтальон аңа шатлыклы хәбәр алып килгән.

Аллага тапшырдык, хәерлегә булсын. Май аена да күп калмады инде.

Тугызынчы  дистәне ваклап килүче абыстайның йөзе кояштай балкый, күзләренә шатлык яше тибеп чыккан иде.

 

Айдар Гарипов. Саба районы Олы Шыңар авылы

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ,синем. энием. дэ. Юртыш. авылыннан. Сослангерда. урман. кискэн