Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Онытырга юк бит хакыбыз!

Курку белмәс батыр солдатларны, тынлык белән искә алыгыз...

Сугыш, ачлык, күпме авырлыклар

Үз өстенә алган халкыбыз.

Ватан өчен хәтта җанын биргән,

Онытырга юк бит хакыбыз!

 

Туган иле, туган җире калган,

Газизләре калган елашып...

Чит илләрдә башын салганнарның,

Йөри микән җаны адашып?!

 

Сугыш ачыларын үзе татып,

Авырлыклар күргән халкыбыз.

Курку белмәс батыр солдатларны,

Тынлык белән искә алыгыз.

...Онытырга юк бит хакыбыз!

 

Гиниятуллина Азалия,

Казан шәһәре, Яңа Савин районы 177 нче лицейның 8 "Г" сыйныфы укучысы

Җитәкчесе - Хәмитова Рамилә Равил кызы

Фото: авторныкы

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев