Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Тынычлык булсын җирдә!

Киләчәктә җиргә кешеләр бәхет белән генә туса иде...

Без яшәгән җир, күк, галәм -

Яшәп кенә туймас дөнья ул.

Ә никтер әле төссез коралларга

Күтәрелә икән кайчак кул.

 

Булды инде, җирдә бар да булды

Тетрәндергеч кансыз сугышы...

Калды инде, күңелләрдә калды

Югалтуы, әрнү-сагышы.

 

Яшәп буладыр бит сугышларсыз,

Нигә кирәк, кемгә, ни өчен?

Озакмы әле бу җавапсыз сорау

Саклап калыр микән үз көчен.

 

Бер карасаң, аз гына да җитә

Яшәр өчен җирдә кешегә.

Тынса да әле сугыш авазлары,

Адәм җаны нигә күшегә?!

 

Аңлашылмый кайчак, ни җитми соң,

Адәм баласына ни кирәк?!

Яшәү рәхәт, рәхмәт сүзен

Әйтәбез соң ник бик сирәк?

 

Килмиме соң бер хәсрәтсез генә

Дөнья буйлап атлап барасы...

Кемнең әле кемнең килмәсен

Тынычлыкны тоеп карыйсы...

 

Киләчәктә җиргә кешеләр

Бәхет белән генә туса иде.

Бар көченә галәм яңгыратып

"Яратамын дөньяны!" дисә иде... 

 

Ханнанова Рәлинә,

Яр Чаллы шәһәре 60 нчы мәктәбенең 9 сыйныф укучысы

Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбият укытучысы Фатихова Зөһрә Мәвләви кызы

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев