Шәрифулла (хикәя)

1
...Кояш нурын сеңдергән туфрак кайнар иде. Ул аны учлап битенә тидерде.  Күр син, күр, ипи исе килә! Җир күптән  өлгергән: кайчан мине сукалап бөртек саласыз инде дип  сулкылдап елап ята. Әпекәй иң әүвәл иген басуында  "пешә"! Кайда соң халык, ә? Исәнме алар? Исән икән, ни оятлары  белән җирне буш калдыралар?!

Шәрифулла әлеге соравына җавап эзләгәндәй авыл ягына карап алды. Авыл дәшмәде... Ул тузанлы юлда дыранчасын кабызырга маташып дыр-дыр  кәкре тоткыч әйләндергән егеткә:
- Калхузга кайтарылган беренче машина,  эчәге юкаргандыр инде аның,  - диде. - Ни атлы әле син? Хәтер начарайды. Кантузия миндә. Колак яман шаулый.
 - Нәҗип мин, солдат абый.
- Тучны, Нәҗип. Гайфетдин малае. Мин сугышка киткәндә бот буе гына  идең син. Биш елда бер сөямнән ун сөямгә үскәнсең, машалла. Ә без кыскардык, без ярты гына кисәк.  Дыранчаңны  кабызыр гына идем юкса.  Ир-ат кулы  кирәк, синең беләгең ныгымаган, җегет.  Их! Давай, эшләтергә тырыш, Нәҗип! Кылчык булып кеше күзенә  кадалганчы мине янәдән  стансага илтеп ташларсың. Ыспурлашма, яме? Шәрифулла абыеңны  очратмадың,яме? Ту-ту, җегет!
- Кирпеч бушата-бушата бер-ике сәгать узар бит, персидәтел абый.
- Персидәтел дисеңме? Исеңдә икән, маладис, җегет. Ничава,бер сәгать кенә көтәм, җир түшәк төсле йомшак, бераз черем  итәрбез.

Төчкергән-пошкырган дыранча ниһаять җанланды һәм  Шәрифулланың йөзенә тузан очыртып басу капкасына табан "үрмәләде". Ирнең дә җаны  машина тәгәрмәченә сыланып авылга "очты". Тик  анда аңа юл киселгән  иде шул. Үзе кисте. Кат-кат уйлап-үлчәп. Аның бу карары  тимер кебек  нык иде.  Күңелдә тамчы да үкенү юк, тик бер почмакка посып бәгырьне  телем-телем  телгән әрнү  генә  үсеп-зураеп   бөтен вөҗүден биләгәндә дөньясы  кара пәрдә белән каплана иде. "Ут эчендә кайнасам да, исән-сау кайтам!" - дип күңелеңә беркет тә, инде кайта алмаячагыңны  аңлагач, ир башың белән үксепләр ела, әйдә!

Йомшак май җиле арган-талчыккан  гәүдәсен изрәтә башлады.  Гәүдә! Менә кызык итеп әйтте! Аңарда нинди гәүдә ди!
Шәрифулла ухылдап  аркан ауды. Сулаган саен  борын  тишегенә кыр һавасы  тулып үпкәсен җилсендерә, ир кисәк кенә  шар төсле кабарып  бер генә  мизгелгә, әйе нибарысы бер генә  мизгелгә  болытлар биеклегенә күтәрелер дә, йортлары турысында эленеп, өй  җәмәгатенә багар иде.  Ишегалдында  балалары  йөгереп уйныймы икән? Хәләле – Мәдинәсе нишли икән? "Карамөһерле кәгазь"не ачып укыган  саен бөгелеп-сыгылып сыктыймы  икән, бичара тол хатын? Хатка  ичмасам эре-эре  хәрефләр белән: "Сержант Фәезханов Шәрифулла батырларча һәлак булды", - дип язсалар ярый ла.  Киләчәктә  ул-кызлары горурланып: "Безнең әти герой", - диярләр һич югы. Аның өчен йөзләре кызармас.  Чү, ник болай күңел нечкәрә соң? Йомшарма, Шәрифулла! Күзеңнән сытылган  бөртекләр сатлык яшьләре генә ул. 
Ир теле белән яшьтән чыланган иренен ялады. Чын мәгәр, ипи тәме бар... Теш арасында шыгырдаган балчыкны төкереге белән юешләтеп  йоткач  кулын  баш астына  куйды. Колакның  шаулавы басыла төшкәндәй  тоелды, әмма  изрәгән тәнен калтыратып, аста җир гүләргә  тотынды.  Бу зәхмәт сугыш авазлары  гомер буе  җәфалармы икәнни?! Йә, ул аждаһага тагын ни кирәк?! Тап-таза Шәрифулланың ярты гәүдәсен корбанга алуы гына җитмиме?!
Ул йодрыгы белән бер  гөнаһсыз җирнең күкрәгенә төйде. Югыйсә хикмәт  башында иде бит, башында... Ничек шуны кысып чыгарырга икән, ә? Вакыты белән чыгар билгеле. Ләкин барыбер хәтерен уятып көн саен  даң-доң, даң-доң чаң сугар...

2
Буй мәсьәләсендә табигать аны әллә ни  очындырмады. Биш баладан соң  төпчекне  калдык-постыктан гына әвәләде ахрысы. Әмма  табигать, бу өлешендә  саранланса, икенче өлешендә юмартланып  бәләкәй Шәрифулладан акыл-зиһенен кызганмады. Беренче сыйныфта  ук укуда  алдырткан малайны  җәйге урак чорында  колхоз рәисе "читауыт"  итеп эшкә чакырды. Кулда шакмаклы дәфтәр белән карандаш. Менә Шәрифулла йөгереп  барып кырдагы  көлтәләрне саный, менә ул  түмгәккә менеп баскан, амбарга  ничә олау  ашлык кайта? - җентекләп терки. "Читауыт"ның кәнсәләрдә дә эш муеннан: счет төймәсен шалт-шолт тартып  халыкка  тиясе  икмәкнең бәясен саный. Авылда аның абруе зур иде. "Чыпчык Хәмәтшаның төпчеге бигрәк башлы", - дип мактар иде картлар. Аңа була алар гаиләсе ипигә туенды, бер-бер артлы кияүгә чыккан апалары да аңа була  бирнә  сандыгы тутырды.  Ләкин акыл көнләп-айлап үссә дә, буй, көчәнә-көчәнә таш тишкән зәгыйфь үләнмени, бик әкрен калыкты. Яштәшләренең кичке уеннардан ничек кызлар озатканын ул көнләшеп, койма  ярыгыннан гына  күзәтер, яштәшләре  туйлар туйлаганда  кимсенүдән тамагына төер  тыгылыр иде.  Ул агачтан юынмаган, аңарда да  җан-күбәләк талпына! Йөрәк, гәүдәм кечкенә дими, дәртләндерә-хисләндерә, кызлар кулын тотып карыйсы иде дигән теләк төн йоклатмый. Ә Шәрифуллада гүзәлкәйләрнеңгаме юк. Төкерәләр синең акылыңа, алар озын буйлы егетләргә кызыга.
Өйдәгеләр үзенә пошынды. Әнкәсенең: "И-и, Аллаһым, акыл биргәнче, буйбирсәңче шушы балага", - дип сыкранганын ишетү фаҗигасен  тагын да тирәнәйтә иде. Беркөнне Шәрифуллаларга  Сарабикә әби керде. Җүнлегә кеше капкасына орынмас, ниндидер астыртын  уй белән йөрер иде бу димче карчык. Күбрәк аның "тырышлыгы"  нәтиҗәсендә авылдагы "авыр аяклы" егет-кызлар парлашып, урамнарда  бала-чага күбәя  иде. Ә Шәрифулланың  "аягы" икеләтә авыр: кыз-кыркын янына  сөйрәп барырлык түгел. Корыган куакка кунып, телендә сандугач сайраткан шушы "карга" тиктомалдан гына Мәдинәне мактарга кереште. Әйтерсең илләрендә  бер асыл зат! Үзе уңган, үзе сабыр, үзе сөйкемле имеш.  Шәрифуллагыздан дүрт-биш елга  алданрак туган, димәк ки акыл утырткан имеш.
Карчыкның  буаны кем файдасына  ерып җибәргәне  өйдәгеләргә  аңлашылды: Мәдинәне  унсигез яшьлек  төпчеккә димли кортка! Галәм хәтле галәмгә сыймаслык хурлык!
- И Аллаһым, - диде, малай өйләндерү  кебек  татлы хыял  белән яшәгән әнкәсе.  - И Аллаһым, рәхмәт яугыры  Сарабикә әби, ниятең изге  икән дә... Гатиятләрнең  кызы тәүфыйклы да анысы... Ни бит инде...
- Нәрсә, нәрсә, Зәмзәмия? - Димче дулады - ...бит инде дигәнеңә соңгы сүзеңне  
ябештер, җә? Судан пакъ, кардан ак баланың нинди кимчелеген атамак син? Кул тимәгән саф кыз.
- И Аллаһым, анысыннан шикләнмим, Сарабикә әби.  Гатиятләр эре нәсел, кушаматлары да -  Алаша.  Мәдинәләре гәүдәгә үтә дә котсыз, утырса - урындык сындыра. Син Шәрифуллабызга  үз ишен тап, зинһар, - дип инәлгән әнкәсенә карчык ямьсез итеп акайды:
- Әл-ләл-лә! Әүвәле сиңа  патша кызын ярәшерлек малай үстерергә ие Зәмзәмия! Синең кәтүгеңнең кочагына  керәбез дип  турыгызга кыз-кыркын  тезелсәләр бер хәер! Сырланыргамы соң сезгә! Майлымы, майсызмы, ни каптырсалар, шуның белән ризыкланыгыз, туганкайларым.
Әнкәсе юаш иде, бәхәсләшмәде:
- Гатиятләр ни дияр тагы, Сарабикә әби.
- Аларның да очынырлыгы юк. Алаша хәтле кызыбызга  кияү хутланды дип сөенерләр генә. Тимерне кызуында  сугалар, иртәгә үк кыз сорарга барасыз!
Шәрифулла белән Мәдинәнең өйләнешүенә  авыл шаккатмады. Чиләгенә күрә -  капкачы диделәр бугай. Урманнан коры-сары ташырга ат  сорагач ферма мөдире Әхсән генә:
- Сиңа ат ниемә, өеңдә алашаң кешни, шуны җик тә кит! - дип ыржайды һәм... авызындагы ике тешен югалтты.
Тормыш үз эзеннән акты. Язмышы белән килеште Шәрифулла. Хуҗалыкта хатыны "синеке, минеке" дип бүлми, ир-ат эшен дә ялт иттерә. Тиресен түгә, бакчасын  казый, капчык-капчык бәрәңгене эһ тә димичә күтәреп ташый. Тик  йортта бала-чага чыр-чуы гына  ишетелми иде. Ун ел кысыр Мәдинә оланга тилмертте. Ә аннары... аның итәге бушамады, хатын ел саен бер такырбаш тудырды. Әллә сабыйлар артыннан "куды", әллә табигать мәрхәмәте килеп, ялгышын төзәтте, бәләкәй чандыр Шәрифулла кисәк кенә буйга үсте. Могҗизага тиң нәрсә иде бу, менә монысына  инде авыл гаҗәпләнеп туймады. Буй белән акыл тигезләшкәч утызын ваклаган иргә колхоз рәисе камытын кигезделәр. Мә, җегет, тарт! Тартты Шәрифулла, иң авыр елларда  да күмәк хуҗалыкны бөтәштермәде: чәчте-урды, крәстиәннең соңгы   кабымлыгын тешсез авызы белән чәйнәргә әзер хөкүмәткә олау-олау икмәген тапшыргач, үзенекеләрне дә матур гына бәхилләтте. Кыскасы, авылның тамагы тук иде.
Нәгъләт төшкән сугыш кына  бәхет савытын чәлпәрәмә ватты. "Мине дә фронтка җибәрегез!" - дип районның беренче секретаре  белән озак  тартышты Шәрифулла. "Синең сугыш биредә - тылда, Фәезханов!" - дип  җикеренгән түрәне ул барыбер җиңде һәм хатынын, балаларын, газиз авылын елатып илбасарларга  каршы көрәшергә китте.
Ат арбасына сикереп менгәндә ир артына борылып  өч кенә сүз кычкырды:
- Колхозны таркатмагыз, җәмәгать!

3
Чынлыкта җир гүелдәми, ул нибарысы  сугышның ерак кайтавазы гына иде. Ирексезләп баш миенә оялаган әлеге уйдан арынырга кирәк! Әнә бит, тирә-юньдә тып-тыныч. Туплар гөрселдәми, яралылар ыңгырашмый. Иркенләп, үпкәңне күпертеп сула.  Оныт, барысын да оныт. Хәлеңнән килсә. Килмәс шул. Кырык өчнең дөм караңгы  август төне  бәгыренә очлы без  белән  чокылган ахрысы. Шәрифулла  үлем чокырының нәкъ төбенә эләкте. Аның отделениесендә әле борыны да кипмәгән ун япь-яшь балалар,  сержант Фәезханов аларга  ата да, ана да иде. Днепр өчен  көрәшкә әзерләнгәндә дивизия командиры: "Боз каткач кына елгадан кичәбез", - дигән иде, утыз-кырык  минуттан приказ үзгәрде: "Днепрны  хәзер үк кичәбез!" Көймә ясап  торыр вакытмени! Солдатларның бер ише хаталарның капка-ишекләрен каерды, бер ише  тактага  такта бәйләп  "йөзгеч" әтмәлләде.  Кем нәрсә уйлаптапты, шуңарда "йөзде". Ярга  метр ярым чамасы калгандыр, мина шартлап  Шәрифуллаларның понтоны  әйләнеп капланды.  Мәхшәр кубып  кеше кешене абайламыйча  ташбакалар сыман күч-күч  ярдан шуышты.  Судагы мина  Шәрифулланы  сагайткан  иде инде.  Димәк,  аяк астында  үлем. Дөм караңгыда икеләтә куркыныч. Рота командиры - өлкән лейтенант Сидоров:
- Җәтрәк кыймылдагыз, Фәезханов, - дип акыра.
- Иптәш командир, рөхсәт итегез, мин ике сапер белән алдан тикшереп барыйм, - диде Шәрифулла.
- Солдатлар арасында паника  кузгатма, Фәезханов! - Командир аның тәкъдимен буйсынырга теләмәү дип бәяләде.
- Яр бите миналанган ахрысы, иптәш командир.
- Чуртым да миналанмаган! Отделение алга! Яшәсен иптәш Сталин! Ә син куркак Фәезханов  егетләр артына  посып кына  атла! Приказны  үтәмәсәң - сиңа трибунал!
Чүп кенә гаебең өчен дә хөкемгә  тарту  кайбер әтәч  командирлар  өчен гадәти нәрсә иде. Трибуналга  ук җиткермәсләр анысы. Әмма  башыңнан да сыйпамаслар. Зерә кимсетәсең, Сидоров, татар куркак түгел! Тукта, кызлар исе  урынына дары исе  иснәгән бу яшь егетләрне  күрәләтә утка тыкма әле син!
Шәрифулла  яшен  тизлеге белән  алга ыргылды.  Кинәт  дөньясы урталай  шартлады да актарылган чирәм катыш  балчык  күккә атылып  киредән  аска коелды.  Кош  булып күтәрелгән ике аягын ул инде  күрмәде, газраил  тырнагын бугазына батырган иде.
4
Тәмугтамы ул, җәннәттәме? Йа, аны кайсысына китереп керттеләр икән? Җәннәткә эләгер өчен  нинди изге гамәлләр кылды соң  колхоз рәисе Шәрифулла? Авыл халкын ачтан үтермәде, әз-мәз печәнен-саламын, бодаен-арышын өләште, кеше хакын ашамады, табыны ризыктан сыгылмады, көнозын хуҗалыкта  йөреп  кич кайтса - хатыны мичтәге чуенда  пешергән тавык бәрәңгесе  белән "сыйланды". Күрше авылдагы персидәтелләр урак чорында  кесәсенә ярты  уч бөртек  яшергән хатыннарның  аркасын камчы белән телсә, ул "карак" апа-сеңелләрне күрмәмешкә салышты.  Кайчакта  бурлар үзләре  Шәрифулланың йортына кача иде. Берсендә шулай , ирле-хатынлы  Әхтәм белән Мәсәния төнлә ахылдап-ухылдап аларның бусагасына килеп егылды. Мәдинә тиз генә сукыр лампага  ут кабызды. Әхтәм абзыйның кулында чирек капчык бодай иде.
- Чәчүлек орлык  урладык, балакайлар! Безне шайтан гына котыртты, - дип  елап җибәрде Мәсәния апа. Әхтәм абзый үзенә акланды:
- Амбар ишегенең йозагын  ватмадык без, энем. Бүре кебек түбәне генә тиштек. Начар эшләгәнебезне  соңрак кына аңладык. Милитсә  өебезне  тентесә беттек бит без,  беттек. Биш бала ятим кала бит, Шәрифулла энем.
Ул орышмады-тиргәмәде, тыныч кына:
- Барыгыз, кире төшеп  бодайны  салыгыз да, тишекне томалагыз, - диде.
А-а, тәнен тоташ  ут чолмаган. Нинди җәннәт ди! Ул тәмугта, аны яндыралар! Сарабикә карчык та, әнә, учакка пүлән ыргыта. Үч ала, янәсе. Кортка ашыктырып Мәдинә белән бәйләмәсә, Шәрифулла яраткан кешесенә өйләнер иде. Сыйныфташы чибәр  Гөлсем (элек борынын чөя иде!) әнисе урынына  фермага сыер  саварга килгәч икесенең дә күңел күгендә исәпсез-хисапсыз йолдызлар чәчрәп кабынды.  Гөлсем: "Алашаңнан аерыл!" - дип кочаклап-кочаклап елады хәтта. Ләкин хата  төзәтерлек түгел, сиртмәле бишектә  инде өченче бала тирбәлә иде... Чарасызлыктан маңгаен  ташка орыр дәрәҗәгә җиткән иргә Сарабикә карчык  урамда очрамаса, бу мәхәббәт  чәчәгенең бөресе  шул килеш  йомылыр һәм Шәрифулла язмышы белән килешеп  гомер төкәнер иде, ә ул бөтен ачу-нәфрәтен йодрыгына төнәп кортканың борын төбендә "уйнатты":
- Мин сине бәреп үтерәм!
Сау-сәламәт  димче тиянадан гына үлде. Куркудан йөрәге ярылдымы икәнни? Әйе, үчләшә мәрхүмә. Тәмуг учагына калын-калын  пүләннәрне  көлә-көлә  ничек томыра! Ир авыртудан өзек-өзек ыңгырашты.
- Исән, мескенкәем, - диде кемдер. Аның  тавышы  бик-бик тонык иде. Авылдагы  кар базында  сөйләшәләр бугай. Шәрифулла март аенда таптап-таптап кар тутыра да, Мәдинәсе анда җәй  буе сөт-каймак саклый  иде. Базда  салкын булырга тиеш. Әллә  ул да шундамы? Ә ник өшетми, ник эссе? Сүндерегез әле учакны, сүндерегез! Тартып алыгыз әле явыз  Сарабикә карчыкның пүләнен!
- Доктор, ул һушына килде, доктор!
Баягы тавыш куәтләнеп колак төбендә үк яңгырады.

5
- Пока бәйләвечләрен чишмәгез!  Аягы эшкәртелгән. Кан саркыса, ничего, катлаулы операциядән соң яра  шулай  җеби. Таня, авыртуны баса торган укол када! Өч сәгать саен! Тиз! Кичкә  ике доза пенициллин! Кабаттан аңын җуйса, чакырырсың!
Баягыдан  үзгәрәк тавыш:  калын һәм тупас иде. Аның өчен  җәннәт ишеге дә, тәмуг ишеге дә ябык, алда әрнү-сыкранулардан гына гыйбарәт чынбарлык иде.
- Ми-ин... ка-ай-да? - Җилем сылаганнармени, иреннәре берегеп  ябышкан иде.
- Бездә син, дивизия медпунтында, сары маем. Синең исән калуың могҗиза, валлаһи, - диде Гөлсем, җиңелчә генә аның битенә  бармагын тидереп. "Алашаңнан аерыл!" - дигән каты бәгырьле  кызкайның  кулы йомшак иде. Май гына  сарыланган менә, элгәре ул йөрәк маем дип эндәшер иде.
- Гөл... сем, - диде Шәрифулла, аның исемен иҗекләргә бүлә-бүлә. -  Гөл... сем..
- Мин - медсестра Таня-Тәнзилә, сары маем. Сызланасыңмы? Хәзер уколлар хәлеңне җиңеләйтер, түз, сары маем.
Чынлап та, сөякләрне чатнаткан авырту кимегән кебек иде. Аңын томалаган соры пәрдә дә агара-агара, күз аллары  яктыра башлады. Ә  инде кашык  белән су эчергәч иренендәге җилем дә купты.  Аңа табан иелгән ак косынкалы  кызга ул елмаеп рәхмәтен белдермәкче иде, әмма басылган төсле тоелган әрнү  кабат көчәеп, йөзе газап белән җыерылды.
Төшләнә генә бит ул, ике аягы да исән... Кайчакта  алданудан да рәхәт нәрсә юк! Шәрифулла өмет белән сорады:
- Кай төшем яраланган, Тәнзилә? Бил турысымы әллә? Чукындырган икән!
Тәнзилә кырысланды:
- Күп  сөйләшмә, көчеңне сакла!
Күкрәк турысыннан ук сырмага чорналган ир кулын аска шудырмакчы иде, кыз беләгеннән кысып тотты:
- Селкенмә, ярамый! Сине үлекләр арасыннан табып алдык без. Каһәр суккан сугыш  безгә дөресен әйтергә өйрәтте. Сиңа да әйтәм...
- Әйтмә! Үзем дә беләм, - диде Шәрифулла.
Әгәр шәфкать туташы "сары маем" дип юатса, ул үкерергә әзер иде. Ләкин  Тәнзилә юатмады, ул тагын да усалланды гына:
- Синең  белән ләчтит сатарга вакытым юк, монда яралылар күп!
Ә үзенең керфек очына яшь тамчысы эленгән иде.

6
Җиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла. Шундый сыкранулы көннәрнең берсендә рота командиры Сидоров медпунктка сугылды. Күзгә туры карамыйча, башын аска иеп кенә сөйләште. Аның ни гаебе, ул – командир, ул – приказ колы. Тик менә... куркак дип кимсетүе генә гарьләндерде.
– Малайларны сакла, Сидоров, – диде Шәрифулла, аның өчен өлкән лейтенант «иптәш командир» түгел иде инде.
– Сакларбыз, Фәезханов. Син дәвалан. Мине каһәрләмә, кичер. Гаиләңә «һәлак булды» дип хат җибәреп ашыктык. Үлгәннәр исемлегендә идең. Хатамны төзәттерәм.
– Төзәттермә! Үлгән икән, үлгән!
– Ничек алай, Фәезханов?
– Миңа шулай җайлырак, Сидоров!
Аларның инәгә җебе сапланмаган «әңгәмә»сен читтән генә тыңлап торган
Тәнзилә чебен куамыни, кулын болгый-болгый:
– Ничек үлгән, ди?! Син исән лә, сары маем! Өч-дүрт атнадан без сине күчмә кыр госпиталенә озатабыз. Аннан тылга күчерәчәкләр. Синең өчен сугыш тәмамланды. Өеңә хәбәр сал, сары маем! – диде.
– Карале, өстемдә кагынма әле, кызый! Җилең тияр. – Ул персидәтел чагында да чәпчегән хатын-кызларны яратмады, сыер савучылар тәктән дә пырылдаса, кызу-кызу китеп барыр иде. Ә монда ир язмышның йөз егермеле кадагы белән урынына кадаклангандай кымшанмыйча ятарга мәҗбүр. Шуңа күрә тел белән генә көрәшергә туры килә.
– Син нәрсә бытылдыйсың, кызый! Авылда бишәү минем. Биш тамак! Алтынчыга өстәлеп, кайсысының кашыгын тартып алыйм, җә? Аларга хөкүмәт ятимнәр дип, хет әзме-күпме пенсиясен тамызыр, ачтан үтермәс. Ә миннән ни он суы, ни тоз суы! Имгәк мин, кызый, имгәк!
Тәнзилә аның сырмасын рәтләп япты:
– Ай сары маем, бер дә дөрес сөйләмисең! Бу әшәке уеңны күңелеңнән сызып бәр! Һы, сызып бәр, имеш. Кәгазьдәге язумыни ул сиңа? Хәзер «ярты гәүдә»
гомеренең беренче өлешендәге (аяклы әле!) хатирәләр белән генә юаныр, ә киләчәген бернинди алсу төсләр белән бизәмәс, үзенең имгәк икәнен таныган хәлдә җан гына асрар. Тик кайда асралыр ул җан дигәнең? Вокзаллардамы, чүплектәме яисә илем дип, утка ташланган гарип солдатлар өчен приютлар ачылып, шунда тереклек итәрме Шәрифулла?
Нинди генә чебен тешләде икән, моңарчы ярасына йомшак кына кагылган мамык кебек йомшак куллы Тәнзилә тупасланды, «түз, түз, сары маем», дими, шатыр-шотыр бәйләвечләрне алыштыра. Ул үзе дә авырту йөрәкне тырмап, кан тамырларын куырганда, ыңгырашмас өчен иренен тешли иде. Әһә, кызыкай аның үлгәннәр исемлегендә калуына үпкәли! Беркөнне Тәнзилә мендәрчек астына иске шинель тыгып, Шәрифулланың башын күтәрткәч, алдына өеме белән бөгәрләнгән бинтлар ташлады.
– Юып киптерелгән болар. Бармакларың язылыр, таслап, йомгакка чорна, сиңа эш, иптәш Фәезханов!
Инде дә инде! Иптәшмени без хәзер? Күрше ятактагы уң яңагын ядрә чәрдәкләгән Иваныч көлгән рәвеш ясап, каш сикертте. Янәсе, кызыкай сиңа гашыйк! Янәсе, фронт мәхәббәтеннән саклан син! И аңгыра Иван малае: ике татар баласы очрашса, якын туганнарга әверелә. Бары шул гына.
Кара исәп белән санасаң, Шәрифулла көн саен икешәр чакрым бинт урый иде. Кемнәрнең генә ярасына бәйләнмәгәндер бу саргайган чүпрәк кисәкләре һәм әле алда тагын кемнәрнең генә аяк-кулына яисә, әнә, Иваныч кебекләрнең башына чорналыр икән? «Эш», билгеле, авыртуын басмады, ул инде колагына «киртләде«: ярасы элпә белән капланса да, гомере буе янәшәсеннән «теркелдәгән» әрнү белән яшәячәк.
Күчмә кыр госпиталенә күчергәндә, Тәнзилә:
– Син, киребеткән, авылыңа кайтмасаң, безгә – Ульянга кайт. Әтиләргә яздым, алар сине үзләренә чакыра. Әти тегү цехында мастер, бездә эшләр, дигән. Кием- салымнар тегәрсең, – диде һәм аның кулына бөкләнгән дәфтәр бите сонды. – Вот адрес. – Кызның коңгырт күзендә мөлдерәгән яшь иде. – Минем... минем өч абыем да кырык бердә Мәскәү астында һәлак булды. Әтиләр сине үз уллары кебек көтә. Әгәр мин дә кайтмасам... Әй, сары маем, күп сөйләтмә, зинһар!
7
...Түш кесәсендәге дәфтәр бите таушалды. Ульян адресын ятлаган иде инде. Госпитальләрдә ауный-ауный ике ел су кебек комга сеңде. Җиңү көнен Мәскәүдә каршылады Шәрифулла. Тимер юл вокзалында. Аны йөк ташучы татар абзыйлары култыклап, поезд вагонына кертеп урнаштырды. Балачакта урам малайлары «каң-каң» уены уйный, икәү култыктан тотып «йөгертә», и рәхәт, тез бөгелгән, аяк җирдән аерылган, гәүдә җип-җиңел! «Каң-каң» иттереп кенә проводниклар аны вагоннан төшереп, перрондагы агач эскәмиягә илтеп куйды. Ульянга поезд төнлә генә китә иде. Әгәр монда тукталыш, дисәләр, әгәр... Бу бит алар авылыннан кырык чакрымдагы Сәләнгеш стансасы иде.
Колхоз рәисе Шәрифулла моннан күпме орлык ташыды! Колхоз рәисе Шәрифулла моннан сугышка да китте! Язмышның үртәвеме икән, ярты кеше булып, шушында ук кайтып та утырды!
Ир аркасындагы биштәреннән тәмәкесен алды. Төпчеге дә, үзе төсле ярты гына. Дөньясы гына бербөтен!
Перронда халык ыгы-зыгы килде. Аның яныннан битараф кына үтмәделәр: эскәмиядә ипи телеме, кабыклы бәрәңге өелде. Күбесе: «Рәхмәт, солдат!» – дип узды. Нәрсә өчен рәхмәт соң?! Әйе, рәхмәт, ул да аягын биреп, җиңү көненә өлеш кертте.
Баядан бирле бер егет (карак, ахрысы): «Нәрсәсен урлыйм икән?» – дигәндәй, аңа чекрәйгән иде. Менә ул борынын мышкылдатып:
– Әтәчкенәм, Шәрифулла абый, синме соң? – диде. – Тучны син! Исәнме, солдат абый?! Мин Нәҗип, аргы оч Гайфетдин малае.
Таракан кебек ярыкка гына чумасы иде! Танымасаң ни инде, хәерсез малай! – Үлгән дигән хәбәрең юри генә идеме соң, солдат абый?
Шәрифулла төпчеген учында изә-сыта коры гына:
– Нишлисең вокзалда? – диде.
– Вокзал нәчәлниге безнең Карасу кияве бит. Калдык-постык кирпечләрне алыгыз, ди. Мәктәпнең миче ишелде, шуны яматтырасы, ди директор.
– Алай икән. Бар, йомышыңда бул, җегет.
Күренеп тора, баздагы бәрәңге сабагы сыман ап-ак чырайлы ябык авылдашының күзе ач иде, Шәрифулла эскәмиядәге күчтәнәчләргә ымлады:
– Аша туйганчы. Аша да, телеңне тешлә. Мин монда юк!
Бәрәңгегә төелгән егет йөткерә-йөткерә:
– Ничек юк, солдат абый? – диде.
– Төшләнәсең, җегет. Авылдашыгыз Шәрифулла Фәезханов батырларча
һәлак булды!
Егет мондый «яңалык»ка аптырады:
– Тучны син бит инде, солдат абый! Аякларың гына кисек, үзең таза-сау ич!
Күтәрәм дә илтәм хәзер машинага. Ул вокзал алдында гына. Апкайтам авылга! – Ычкын әле моннан, малай кисәге! – Шәрифулла ярсыды. – Ычкын, диләр! «Малай кисәге» үҗәт икән, ике сәгатьтән багана төсле Шәрифулланың каршысында калыкты.
– Кирпечләрне төядем, солдат абый.
Кырык чакрымда гына туган авылы... Сагынудан бәгырь өзелә... Басуда
иген тишелгәндер... Ямь-яшелдер кырлар.
– Тукта, саубуллашма, җегет, – диде ул, бу уй кинәт кенә башына сукты.
– Сиңа үтенечем бар иде. Үзем аерата яратып чәчкән-урган Раушан басуына төшерерсең әле. Түлке кире стансага илтештән, җегет. Авылга ләм-мим! Колагыңа киртләдеңме?
– Киртләдем, солдат абый. – Вәгъдә – иманмы, җегет? – Иман, солдат абый!
8
Озак кайнаша Гайфетдин төпчеге, озак. Моңарчы өч олау кирпеч бушатыр кеше. Хәер, машинасы кабынмыйдыр. Әнә басу капкасыннан җәяү генә элдертә. Стансага күтәреп илтмәкчеме икән? Юк ла, бер дә ир-ат атлавына охшамаган. Шәрифулла күз кабагын уды. Ниндидер җан иясе итәкләрен җилфердәтеп, дуфкымга аңа табан турылап чаба иде. Чапкан уңайга сөрлегеп- сөрлегеп куя. Кыз-катын! Вәт сукыр, Мәдинәсе бит бу!
Шәрифулла тынсыз калды. Саткан җүнсез егет, саткан. Их, сезне, вәгъдәсез яшь-җилкенчәк!
Гыж-гыж сулаган хатын гырдага абынып, тезе белән җиргә «кадалды». Икесенең арасы егерме-утыз сөям генә иде. Чынлыкта исә арада төп-төгәл дүрт ел да ун ай! Тутырган тавык кебек таза Мәдинә ябыккан, чыра да чыра, ул да чыра. Хәзер аңардан ике генә нәрсә көтәргә мөмкин. Мәдинә: «Нишләп өйгә кайтмыйча каядыр барасың?!» – дип, яңакка берне кундырыр, йә муеннан кочаклап елар. Хәер, кочакламас, «ярты гәүдә»дән чирканыр.
– Исән... Аллага шөкер. – Хатын тезен «атлатып», аңа якынайды. – Исән...

Аръякта мүк йолкый идем. Мунча ярыгын томалыйсы... Рәхмәт яугыры, Нәҗип эзләп тапты. Безгә нинди имгәк, ди, син, Шәрифулла! – Мәдинәнең сулкылдавына гүя җир тетрәве кушылды. – Берни эшләмә, балалар тәртипсезләнсә, утырган төшеңнән йодрык кына күрсәт!
Кара син, Шәрифулланың өзгәләнгән хатынга җавап итеп әйтерлек бер генә сүзе дә юк. «Саумы яки исәнме», – дисә дә, хуп бит инде. Әйтерсең, аягы белән бергә теле дә киселгән!
– Уң беләгең нишләп өрелеп шешкән, Мәдинә? – Ниһаять, көчкә генә сыңар җөмлә оешты.
Хатын беләген сыпырды:
– Уфалла арбасы белән Кондырчадан чәчүлек ашлык ташыдык. Синең... Гөлсемең гүпчим дә тарталмый, арбага тотынып кына бара. Мин ныграк җигелдем. Шул кулны кабартты, ахры.
Гөлсем исеме колак яфрагын гына чеметте. Аның каруы җөмләләргә «баеды» ул, үзеннән-үзе йомры-йомры сүзләр тел очыннан «тәгәрәште»:
– Фәләнегезне... орлыкка тиенгәч, ник һаман чәчмисез, фәләнегезне...
– Бодай бүрсегән, киптерәбез, атасы. Быел җирнең өстен генә тырмалап чәчәрбез, ди, Әхтәм абзый.
– Һы, ул закун чыгарамыни хәзер?
– Аны персидәтелгә күндердек. Тагын кемгә таянасың? Авыл гүпчим ир затына корыды. Йорт саен матча ярыгында кара мөһерле кәгазь...
Шәрифулла мәрткә чумгандай, беркавым дәшмәде.
– Балалар ничек?
– Әле бишесе дә мәктәптә. И шатланырлар сине күргәч, сабыйлар.
– Нәрсә ашатасың?
– Әхтәм абзый он бирештерә. Синең теге чактагы яхшылыгыңа күрә.
Черек бәрәңгедән көлчә пешерә идем. Аш төрләндерергә алабутасын удым, кычытканын пешекләдем.
Кызыксыну арткан саен арта иде.
– Кемнәр сугыштан кайтты соң?
– Гел гарип-горабә. Мыек Сәмигының сул күзен ядрә актарган. Болай да холыксыз иде. Сугыш отыры боздырган. Эчсә – сәдәфләрен чәчрәтеп, күлмәк изүен умыра, «Без кем өчен кан койдык?» – дип, читәнгә менеп акыра. Ысталинны яманлаган өчен апкитеп төрмәгә япмасалар тагы. Теге тәбәнәк Мөнирнең хәлләре аннан да хужырак. Клубта собранжәдә сөйләде. Атакага ташлангач, аю хәтле нимеч каршыма чыкты, ди. Атмады, ике кулымны шатырдатып сындырып, окопка ыргытты, ди. Биш тәүлек аңсыз ятканмын, ди. Ике кулының сөяге терсәк тиңентен өскә каерылып ялганган. Бармаклары укмашып каткан. Хатыны кашыктан ашата. И-и, фырт иде бит егет вакытында ук. Сине Чистайда ат ярышында кирза итек белән бүләкләгәннәр иде бит. Үтерде шуны сорап. Без мәрхүм Шәрифулла белән бер үлчәм аяк киеме киябез, ди.
– Соң... алыш-биреш ясарбыз, ул миңа биш бармаклы йон бияләен бирер, – дип шаяртты ир. Бу яраланганнан бирле тәүге тапкыр күңелнең кинәнүе иде. – Син, дим, фермадан ат җигеп кил инде, әнкәсе.
– Әй, җигәрлек аты булса аның! Аптырама, синең алашаң – мин бар ла. Хатын сикереп торып, аны күтәреп алды да, биштәр кебек аркасына асты. – Кайтыйк, Шәрифулла, кайтыйк...

"КУ" 7, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: