Хәтер юлында чикләр юк (повесть)

Көзге томан куе була. Куе була, шомлы була... Ялан кыр өстендә җәелеп ятса да, юлдан яздыруы бар. Төнге караңгылыкны кояш түгел, шул томан йота кебек. Гүя бар дөнья аертылган сөт эчендә калган. Зыңлап торган тынлык. Бу тынлык шикләндерә, сагайта. Беренче килүләре түгел югыйсә. Бәрәңгеләр кул тоярлык, учка алырлык булгач та, сукмак салганнар иде бирегә.
Дошман табаны астында калган, авылдан еракта, урманга ук килеп тоташкан бу кырга бәрәңге утыртулары сәер иде. Партизаннар өчен бик кулай булды, әлбәттә. Беренче мәлләрдә бирегә күпне күргән, шомарган агайлар йөрсә, куркыныч юклыгын чамалап алгач, елгыр малай-шалайны гына җибәрә башладылар. Башта зур батырлык булып саналган гамәл көндәлек эштәй гадәтигә әйләнде.
Бу юлы ике үсмерне ияртеп, Рухия килде. Юлдашларын яхшы белә, тыныч заманда аларның тәрбиячесе иде. Илшат бик акыллы, башлы малай, еракта калган тыныч заманда да сугыш турында күп укый, тарих белән кызыксына иде. Ә Руслан шәп спортчы, хоккей уенында аңа тиңнәр юк. Курку белмәс, кыю малайлар. Ләкин никадәр кыю, алыптай баһадир булсаң да, дошман белән алышта, көч кенә түгел, акыл һәм хәйлә белән дә эш итәргә кирәк. Томан эчендә ни булмас, куенына бик күп серләр яшерә ул...
Ә урманда бернинди томан юк иде. Урман да куе, ләкин адаштырмый. Анда һәр сукмак, һәр агач таныш дигәндәй, ә монда томан менә. Шулчак ни хикмәт, көн кинәт яктырып китте, томан мизгел эчендә таралып юк булды. Кыр ачылды. Ул ялангач иде, учтагы кебек җәелеп ята. Юлдан шактый эчтә, йөз адымнар тирәсе ераклыкта, бер зур чүмәлә шәйләнә. Димәк, бәрәңгене казып алганнар да шунда өйгәннәр, өстен сабаклары белән каплап куйганнар. Их, белмәделәр, өчәү генә түгел, отряд белән киләсе булган! Шул кадәр байлык җиңел генә кулга керер, кыш буе ашар ризык булыр иде. Рухия качып яткан агач ышыгыннан чыгып, кырга йөгерәсе иде, малайларның берсе җиңеннән тартты:
– Ашыкмыйк әле. Монда ниндидер мәкер бар. Бер олау бәрәңгене юкка гына кыр уртасында калдырмаслар.
– Алып китәргә өлгермәгәннәр, шул гына, – диде Рухия.

 – Әгәр миналар булса?
– Булмас, бәрәңге үзләренә дә кирәк. Юкка утыртканнармы?
– Тозак бу. Тикмәгә түгел, – дип шикләнде Илшат.
– Тизрәк барыйк та алыйк! – диде Рухия. – Югыйсә немецлар килеп җитәр. Ләкин өлгермәделәр... Каяндыр машина тавышлары ишетелде. Аннары
үзләре дә күренде. Әйе, бу немецлар иде. Алда, артта – мотоцикл, уртада йөк машинасы. Аннан солдатлар коелды. Бик кәефле, шат иделәр. Берничәсе урман ягына карап, йомышларын үтәргә дә өлгерде. Алар тыныч, үз өйләрендәге кебек ваемсыз иде. Рухия чирканып, йөзен борды. Немец солдатлары үзләренчә нидер сөйләнеп, көлешеп, чүмәләгә таба юнәлде. Бәрәңгене төяп алып китәргә бу юлы никтер үзләре килгән, гадәттә бөтен эшкә җирле халыкны куалар иде.
Их, өлгермәделәр! Буш кул белән кайтачаклар. Болай буласын белсәләр, иртәрәк кузгалган булырлар иде. Төя дә кит иде бит, никадәр байлык кулдан ычкына...
– Атабыз, – диде Руслан. – Шанс бар, алар аста, безне күрми. Икенчедән, куллары буш түгел. Автоматларын кулга алганчы, без җитешәбез. Патроннарны әрәм итмәскә! Төзәп атабыз. Бер атуда егарлык булсын. Мин уртанчы позициядә. Ә сез уң һәм сул яклап һөҗүм итәсез. Боларны кырып салсак, техника да, бәрәңге дә безнеке.
Рухия егеткә сокланып карап куйды. Ул тәрбияләгән бала бит! Яшь булса да, нинди башлы. Әйе, алар дошманга карый күпкә җайлы позициядә. Агачлар чишенмәгән әле, чуар күлмәкләре, чуклы шәлләре үз куенына яшерә ала. Урман, урман! Күпме кеше өчен таяныч, өмет, туган йорт булды ул!
Менә солдатлар, бәрәңге төягән капчыкларны кайсы җилкәсенә салып, кайсы култык астына кыстырып, машинага таба килә башлады. Һәркайсы уч төбендәге кебек. Боларны юк итеп, трофейларын кулга төшерү өчен моннан да кулайрак җай булмас. Үзенең зур батырлык кылырга әзер булуына Рухия эчтән генә горурланып куйды, киек аулаучы мәргәндәй, корбаннарын барларга кереште. Бәрәңге төягән машина белән отрядка кайтып керүләрен, иптәшләренең шатлануын күз алдына китереп, эченә канәгатьлек хисе тулды. Ләкин... Шулчак артта этләр өргән тавыш ишетелде. Бик яман өрә иде алар. Дошман күзеннән агачлар, куе булып үскән үләннәр ышыгына яшеренеп була, әмма сизгер борынлы явыз этләрдән юк, алар сине җир астыннан да эзләп таба. Үлем исен сизенгәндәй куркынып, Рухия артка борылып карады. Аның каршына, өстенә ташланырга әзер булып, үткен тешләрен ыржайтып кап-кара эт йөгерә иде...
***
Рухия эт өргән тавышка сискәнеп уянды. Тугыз катлы таш йортлар уртасында утрау булып калган тар, кысан ишегалдында тавыш коедагы сыман яңгырап, әллә ничә кайтаваз булып көчәеп ишетелә. Өреп тә куя бу сукбайлар! Урамга этләр хуҗа шул хәзер. Тәмам аздылар. Җитмәсә, соңгы елларда халыкны саташтырып, вакытны да бутап куйдылар, җәен дә кышкы вакыт белән яшиләр. Төн уртасында таң ата, көн үтмәс борын караңгы төшә...
Рухия урыныннан кузгалып, тәрәзә каршына килде, ишегалдына күз салды. Әнә алар, эреле-ваклы җиде-сигез эт, балалар өчен бүленгән мәйданчыкка киерелеп басканнар да, бер-берсен йотардай булып, сикерә-сикерә өрәләр, нидер бүләләрме соң. Араларында низаг чыккан, күрәсең. Бу этләрдән башка да шыксыз иде ишегаллары. Кайчандыр хуш исле юкәләр үсеп утырган, яшел 
келәм җәелгән хозурлы урынга, барысын кисеп-ботарлап, тагы бер тугыз катлы, биш подъездлы иләмсез йорт бастырып куйдылар. Рухияләр тәрәзәсенә кунасы таң юлын шул бүлә хәзер, кояш нурларын иң башта ул кочагына җыя. Таң атуны, көн тууны күзәтә алмый Рухия, карашы шул йортның соры стеналарына килеп төртелә...
Бу тирәдә яшәүче халык әлеге төзелешкә теше-тырнагы белән каршы килгән иде югыйсә. Шул кечкенә генә җирнең азатлыгы өчен җаннарын бирердәй булып көрәштеләр. Ләкин кем аларны тыңлый-ишетә? Көчленеке замана. Бер учта кырмыска күчедәй утыралар инде хәзер. Мондый проектны «казан» дип әйтәләр бугай. Нәкъ үзе инде! Ишегалды тыгызланды, болай да тар юл-сукмакларга машина өстенә машина өелде, ял итү урыны, балалар мәйданчыгы кысылганнан-кысыла бара.
Һава суларга чыккан халык өчен һәр подъезд төбенә ыспай гына эскәмияләр куелган үзе. Тик алар гадәттә буш тора. Чөнки фатирлардан чыккан чүп-чар, калдык-постык өеме дә шунда гына, аяк астында «хуш исләр» аңкытып ята. Саф һава сулыйм дип, агуланып керүең бар. Җыелышларда күпме сүз булды бу хакта, күпме зар булды, йорт идарәсе вәкилләре баш кага-кага, тыныч кына тыңлыйлар, бик эшлекле кыяфәттә дәфтәрләренә теркәп куялар һәм... шуның белән әссәлам-вәссәлам, эш тәмам, беркемгә берни кирәкми. Ә балалар мәйданчыгы эт йөрер урынга әйләнде. Соңгы вакытта аны кара тасма белән уратып алдылар. Балаларга анда керергә, уйнарга ярамый. Алар хәзер әти-әниләре белән өйдә бикләнеп ята. Ә этләргә ярый. Хуҗалылары да, сукбайлары да шунда әвәрә килә. Урамга этләр хуҗа шул хәзер...
***
Рухия өзелгән төше турында уйланды. Сәер инде ул төшләр. Гел икенче дөньяда йөри. Ап-ачык булып керә бит. Әйтерсең, чынлап та шунда булып кайтты. Бәрәңге, имеш... Алырсың аны шулай ансат кына дошман кулыннан. Урманда партизан барын белмиме, бернинди сак куймый, иркенләп ялан кырда йөри, димени, немец?! Аның да башы бар ласа. Ә Рухия партизан икән, үзе шундый яшь. Гүя ул да түгел, башка бер кыз. Илшат белән Руслан тагы... Балалар йортында эшләгән еллар, андагы балалар гел күңелдән китми инде, менә төшкә дә килеп керделәр. Ул малайлар өчен Ватан сугышы бик еракта калган тарих, алар тыныч заман ятимнәре. Күбесенең әти-әнисе исән, бары «хәбәрсез югалган»... Дөресе, үзләре теләп үзләрен югалткан хәерсез бәндәләр.
Ә Рухия туганда, сугыш беткәнгә унбиш кенә ел булган әле. Кан белән күчәдер инде бу хәтер. Үзен белә башлаганнан бирле төшләрендә сугыш күрүе юкка түгелдер. Төшендә әллә ничә тапкыр аттылар аңа, яраладылар, үтерделәр. Бу вакытта берни белми йоклап ятса да, өндәге кебек сискәнә, хафалана, йөрәге ярсып тибә. Кайчакта төн уртасында куркудан бастырылып уяна. Бик авыр халәт икән ул төштә үлү. Уянгач, исән икәнлегеңә ышана алмый ятасың. Төшкә кергән сугыш шул кадәр куркыныч та, аны өндә кичергәннәр ничек түзгән?
«Бернинди бөек максат та сугышны, кан коюны аклый алмый!» – дия иде әтисе. Ул гына түгел, сугыш юлларын кичеп кайткан һәр ветеран шул сүзне кабатлый. Әтисе өч ел ут астында йөргән, үлем белән бер генә тапкыр очрашмаган. Исән чакта берни сөйләмәсә дә, гомеренең ул дәһшәтле еллары, газаплы юллары турында дәфтәр тутырып язып калдырган үзе. Онытмасыннар, дигәндер. Әтисенең истәлекләрен укыганда, Рухиянең күзләреннән өзлексез яшь акты. Җир астында яткан әтисенә елый-елый эндәште: «Ничек исән калдыгыз да, бу хәлләрне күргәннән соң ничек яшәдегез, кайлардан көч, сабырлыклар алдыгыз соң сез?!»
Җиңү көнендә кулларына кызыл канәфер чәчәкләре тотып, сабыр гына елмаеп утырган чал чәчле ветераннарның күңел төбендә канлы төер булып күпме әрнү яткан икән... Тән яралары төзәлә, җан ярасы мәңгелек дип, юкка әйтмиләрдер.
Мәктәптә укыган чакта Рухия әтисенә багышлап, «Юатасым килә әтиемне» дигән нәсер язган иде. Ул язманы район газетында бастырдылар. Әтисе аны укыды, ләкин берни әйтмәде, башын гына чайкады. Аннары гына белде Рухия: «Бу кыз минем кичерешләрне ничек сизгән?» – дип, әнисеннән сораган...
Җиңү көне алар өчен изге бәйрәм иде. Хәзер дә ул көн якынлашкан саен күңелгә аңлаешсыз сагыш кереп тула, күзләр яшьләнә. Телевизорда сугыш турында тапшырулар, кинолар ешая, яу кырында туган, җанга уелган моңсу җырлар яңгырый. Күкрәкләренә орден-медаль таккан, кайчандыр дошман өнендә ут уйнаткан сугыш ветераннары хатирәләре белән уртаклаша... Бөтен ил үткәннәр белән яши башлый, тормыш океанының биек, олы бер дулкыны булып халык хәтере, югалту әрнүләре, шул ук вакытта Җиңү алып кайткан ата-бабалар өчен горурлык хисләре күтәрелә... Бу бит үткәннәрне, яшьлекне сагыну гына түгел. Бу бит Ватанның көчле, бөек, ирекле чагын сагыну да. Үз Ватаныңны, торган түгел, синең өчен үз анаңдай газиз булган туган илне сагыну бу...
***
Эт өрү белән башланган озын көн бернинди яңалык китермәде. Көннәр дә, төннәр дә бертөсле үтә хәзер. Төшләр генә төрле. Сәер, төшләрдә тормыш өндәгедән күпкә җанлырак. Соңгы арада Рухия үзен чынбарлыкта түгел, кино эчендә яшәгән сыман хис итә. Әйтерсең, вакыт туктаган да, бар халык Стивен Кингның «Лангольеры» әсәрендәге кебек шомлы билгесезлек әсирендә калган. Болай уйлаучы ул гына түгел икән. Интернетта бер психолог та, без бернинди гамәлсез, хәрәкәтсез бер мизгелдә туктап калганбыз, дип язып чыкты. 21 гасырның хикмәтләре артыкка китте бугай. Илдә сугыш юк, заман тыныч сыман, ләкин ул тыныч та түгел шул. Аяк астында, кайдадыр тирәндә, әлегә туфрак астында кемнәрдер яман ният белән яккан учаклар яна, ялкыны күренми, әмма төтене инде һаваны агулый кебек...
Иртә торса да, ул төнне тиз генә йоклап китә алмады Рухия. Тынычсызланырга аерым сәбәп тә юк шикелле, тик күңелгә ниндидер билгесез шом кергән дә утырган. Инде ничә ай улын күргәне юк. Ул әллә кайда, Кытай чигендә урман-таулар арасында эшләп ята. Быелгы зәхмәтнең туган-үрчегән урыны да шул якта... Алай-болай чир йоктырсалар, Аллам сакласын, ятып үләргә генә кала. Шәһәр ерак, эш урыннарында ни табиб, ни шәфкать туташы юк. Менә шуңа ут йота, күңеле тыныч түгел Рухиянең. Монда эш таба алмагач, аптыраганнан шул якларга чыгып киткән иде улы. Бик тырыш бала булды Айраты, ике югары белем алды. Әмма туган каласында үзенә лаеклы эш таба алмады. Кечкенә шәһәрләрдә «җайлы-майлы» урыннар әллә кайчан үз кешеләр арасында бүленеп беткән. Нәсел җебең берәр зур түрәнекенә барып тоташмаса, «зарядка, питание» юк, энергия «бәтәрәең» бик тиз саннан чыга. Бу илдә үзең теләгәнчә яшәр өчен белем дә, сәләт тә ул кадәр мөһим түгел. Уңышның нигезе – елгырлык, ертлачлык һәм оятсызлык. Әмма бар кеше дә алай булдыра алмый шул.
Бик яхшы хәтерли Рухия: улы, университетны тәмамлап кайткач, ак 
күлмәген, затлы костюмын киеп, галстук тагып, бик күтәренке, шат кәеф белән шәһәрдәге зур бер оешмага эшкә урнашырга дип чыгып киткән иде. Рухия аны сөенеп, горурланып озатып калды. Шөкер, улы югары белем алды! Җиңел булмады аңа уку, көндез дәрестә утырса, төннәрен эшләде. Тырыш, белемле кеше һәркайда кирәк дип, эшкә урнашуына тамчы да шикләнмәгән иде Рухия. Әмма канатланып чыгып киткән улы, башын иеп кайтып керде. «Ни булды?» – дип борчылып сорады Рухия. Улы дәшмәде, ул көнне уйга батып, боегып йөрде. Соңыннан гына сөйләде, аны әлеге оешманың бусагасыннан да үткәрмәгәннәр... Белдерү буенча эшкә урнашырга килдем, дигәч, ишек төбендә сакта торучы мыскыллы елмаеп: «Энем, бу белдерү буенча килә торган урын түгел, эшкә атаң янына бар!» – дип озаткан. Кимсенү – гомергә онытылмый торган авыр хис. Совет чорында белем алган, тәрбияләнгән, ил-йортның таш-кирпечләрен бер-берсенә беркетеп торган цементтай нык, какшамас буын киткәч, уалчык комга таянып калган бу йортның ишелеп төшүе дә бар бит... Адым саен гаделсезлек, тигезсезлек күреп үскән яшьләр үзләре өчен үги анадай булган бу ил өчен, ай-һай, утка-суга керерме икән? Матур, купшы сүзләр сөйләгән, кулга чәчәк тоттырган беләнмени?!
Ә кан хәтере аның улына да күчкән, ахры... Фронтовик оныгы бит.
1994 елның декабре иде ул. Айратка әле җиде генә яшь. Бергәләп мәктәптән кайтып керделәр. Ире өйдә, телевизордан яңалыклар карап утыра иде. Әле барысын да ачыктан-ачык күрсәтә, ничек бар шулай сөйли торган «демократия, гласность» заманы. Журналистлар үткен, кыю, чәчрәп торалар. Шуларның берсе, сугышчылар белән бергә танк өстенә утырып, Чечнядан репортаж алып бара. Каның катарлык күренешләр: шартлау, атыш, үтереш, канга баткан мәетләр... Карарга куркыныч.
Ул сугышның мәгънәсезлеге күпләрнең үзәгенә үтте. Ватанны саклап түгел, мал бүлешеп, ут чыгардылар бит. Күпме егет бер кирәксезгә кан койды, күпме ана яшь түкте...
– Зинһар, карама шуны, сүндер йә башка каналга күчер, – диде Рухия. Ире ишетмәмешкә салышты.
– Әйдә, улым, кухняга, – дип Рухия улына борылган иде, тетрәнеп китте. Айраты күзләрен зур ачып, экранга төбәлгән, йөзе агарынып каткан. Карашындагы куркуны аңлатып бетерә торган түгел. Ул кинәт кычкырып елап җибәрде: «Минем сугышка барасым килми! Минем үләсем килми! Мин сугыштан куркам!»
Бөтен тәне белән калтыранган улын кочагына алып, озак юатты Рухия. Малай-шалай, гадәттә, батыр булып кылана, сугыш-сугыш уйнарга ярата, уйнап булса да, бер-берсен үтерә. Ә аның улы курка... Кайсы гына ана мондый чакта: «Сугыштан курыкма, балам, батыр бул!» – дип акыл сатар икән?! Сугыштан курку табигый хәлдер, аннан куркырга кирәктер... Йөрәктән өзелеп төшкән баланың ни кадәрле газиз икәнен ил агалары да аңласа, сугыш уеннары белән мавыкмаслар, яшәргә дә өлгермәгән япь-яшь егетләрне бу кадәр җиңеллек белән ут эченә илтеп тыкмаслар иде. Хәер, үз балаларын күз карасыдай саклый бит алар, кешенеке генә кадерсез. Тәхет тирәсендә чуалучы җирән чәчле бер бәндә: «Рәсәйдә хатыннар күп! Ещё нарожают!» – дип көлгән иде. Аның бу мыскыллы сүзләрен аналар мәңге онытмас...
Шулай уйлана-уйлана, йокымсырап кына киткән иде Рухия, илереп кычкырган тавыш сискәнеп уянырга мәҗбүр итте. Әй Аллам, әллә тагы берәрсен кыйныйлар инде? Ничә тапкыр куркыттылар шулай. Хатын, утны кабызып тормый гына, тәрәзәгә күз салды. Урамның теге ягында агач-куаклар арасында шәүләләр йөгерешә, дулашып-акырышып, бер-берсенә ташлана. Көчләрен кая куярга белми инде болар. Эштән арып кайткан булсалар, урамда котырып йөрергә теләкләре дә, хәлләре дә калмас иде. Көне буе йоклыйлар да, төнлә йодрык уйнатырга чыгып китәләр. Бу сугыш чукмарларына беркем сүз әйтә алмый, араларына килеп кысылсаң, бетте баш, котырган эт сыман үзеңә ябырылачаклар. Булды инде андый хәлләр дә... Ә полиция мондый вак-төяк белән булышмый, аларның эше кызу хәзер: изоляция режимын бозучыларга ау оештырып, штраф җыю планын үтәү белән мәшгульләр. Бу бернинди законга да туры килми, кеше хокукларын бозу дип, интернетта күпме шауладылар югыйсә. Әмма кем ишетә? Хокуклар, имеш... Яшь аралаш көләргә генә калды инде, бармы соң ул хәзер бу илдә хокуклар?!.
Бөтен урамны яңгыраткан күләгәләр, шаулаша-улаша, ерагайды. Килештеләр, ахры. Артык калган көчләрен бушатыр өчендерме, юл кырында торган машиналарга бәреп-типкәләп уздылар. Хулиганнарның иләмсез тавышына сирена сызгыруы кушылды. Әйтерсең, тимер машиналар да авыртудан ыңгыраша иде...
Ә Рухиянең күңелендә әллә кайчангы бер сорау кабат баш калкытты: ни өчен ир затлары ватарга, туздырырга, җимерергә ярата икән?! Туып, аягына басу белән кулына таш, таяк, пәке ала? Чәчәк таптый, агач ботарлый, кош үтерә, мәче җәфалый? Ник?!
***
...Урман эчендәге аланда халык күп иде. Учак ягып, төркем-төркем булып, шул учаклар янына тезелешкәннәр. Күбесе хатын-кызлар, бала-чага. Ул балалар шукланып чапмый, әниләренә сыенып, тын гына утыралар. Чөнки теләсә кайсы мизгелдә күктән ут ява башларга мөмкин. Андый чакта әнидән ерак китмичә, тизрәк җиргә сыенырга кирәк. Рухия учакларның берсе янына килеп утырды. Янәшәсендә институтта үзе белән бер төркемдә укыган Илсөярне күреп гаҗәпләнде:
– Син дә мондамыни? Ничек?! – дип сорады.
– Без юлдан кире борылдык, поездны бомбага тоттылар. Күбесе үлде, ә без урманга йөгердек, – диде курсташы.
Рухия яшьлек дустына кызгану, үкенеч хисләре белән карап торды. Әле кайчан гына интернетта хәерле иртәләр теләшеп, матур рәсемнәр куешып, чөкердәшеп яталар иде. Илсөяр әле Сочида, әле Төркиядә сәяхәт итеп йөргән фотолары белән уртаклашты, диңгез буеннан кояшлы сәламнәр юллады... Инде менә бернәрсәсез калып, боек йөзен тезләренә салып, урман эчендә утыра. Ярый ла, дошман арасына түгел, партизаннар янына килеп чыкканнар. Шулчак артта тавыш ишетелде:
– Рухия, яралылар бар. Синең ярдәм кирәк.
– Син медсестрамыни? – дип гаҗәпләнеп сорады Илсөяр. – Бер дә әйтмәдең бу турыда.
Шулай икән шул. Үзе дә белми иде моңарчы. Бу сугыш кайчан чыккан да, кай арада санитарка булырга өлгергәндер... Илсөяргә җавап биреп тормыйча, Рухия үзен чакырган кыз артыннан иярде.
– Аны тылга озатмакчы булалар. Ярасы тирән, – диде кыз. – Ә ул киреләнә, беркая китмим, синең янда калам, ди. Зинһар, аңлатыгыз, күндерегез аны.

Ризалашсын. Төнге уникедә авыр яралыларны алып китәргә самолёт килергә тиеш.
– Ярар, – дип килеште Рухия.
Яралы үз аңында иде. Сул аягыннан шаулап кан ага, шуны куллары белән каплап туктатмакчы. Рухия башыннан яулыгын салып, солдатның бот башыннан кысып бәйләп куйды.
– Сиңа китәргә кирәк. Юкса аяксыз каласың.
– Верасыз китмим. Аны калдырмыйм! – дип киреләнде егет.
– Ярар, бергә китәрсез, – дип алдашты Рухия. Үзе яралыга йоклата торган укол кадады. Сизми дә калырсың очканыңны, дип уйлап куйды. Аннары...
Никтер арыш басуы эчендә басып тора иде ул. Ялгызы түгел. Янында таныш түгел бер солдат та бар. Ул Рухиянең итәгеннән тартып: «Ят!» – дип кычкырды. Немецлар! Рухия җиргә сеңде. Колагына шап-шоп баскан аяк тавышлары ишетелде. Этләр генә булмасын! Шөкер, үттеләр. Әмма башны күтәреп карарга куркыта. Бәлки, һаман күзәтәләрдер. Караңгы төшкәнне көтәбез, диде солдат. Рухия пышылдап кына сорады: «Кая барабыз соң без?» Ләкин солдат дәшмәде. Бераздан кузгалдылар. «Син заданиене тыңламадыңмыни?» – дип сорады юлдашы. «Бу бит төш, шуңа хәтерләмим», – диде Рухия. «Сезгә төш, безгә чын сугыш. Мин моннан исән кайта алмаячакмын, үтерәләр мине», – диде солдат моңсу гына. Рухия аңа кызганып, игътибарлап карады. Шундый чибәр, япь-яшь егетнең гомере ни өчен шулай иртә өзелергә тиеш?! Үз язмышын каян белә? Ул үлгәч, мин дә үләмдер инде, дип шомланып уйлады Рухия.
– Яу кырында рота командиры югалган, табып кайтырга, үлгән булса, документларын алып чыгарга кирәк, – диде солдат. – Ә ул урын хәзер дошман кулында калды. Аңладыңмы?
Кайчан, кем бирде әлеге боерыкны, Рухия, әлбәттә, хәтерләми. Кай арада урман аланыннан арыш басуына килеп чыктылар, анысын да белми. Учаклар янында утырган бер көтү халыкны кая урнаштырдылар икән? Аларны берничек тә отрядта калдырып булмый, дошман ягына да китә алмыйлар. Фронт сызыгы аша үзебезнең якка озатырга кирәк. Юлда дошман тозагына очрамаслар дип тә ышандырып булмый... Хәер, анысын Рухиядән башка да хәл итәрләр. Аның өчен командирлар бар. Ә хәзерге минутта, артык уйлар белән баш ватмыйча, кушылган боерыкны үтәргә кирәк!
Төн булса да, дошман бертуктаусыз атып тора. Бервакыт алда, авыллар ягыннан янгын күтәрелде, бөтен җир яктырып китте. Шунда күреп алдылар: алардан биш-алты адымда гына өч дошман солдаты шәйләнә. Үз яралыларын барларга килгәннәрме, әллә безнекеләрне юк итәргәме? Рухиянең юлдашы, кай арада алып өлгергәндер, шул якка граната ташлады. Немецларның икесе шундук егылды, өченчесе айкала-чайкала арыш басуына юнәлде. Безнең солдат тиз арада аны куып җитеп, өстенә ташланды, кулыннан коралын тартып алды. Рухиягә: «Бәйлә, тизрәк бәйлә!» – дип кычкырды. Ыңгырашып яткан немецның аяк-кулын бәйләп, авызына яулык тутырып, басуда калдырдылар. Үзләре шуыша-шуыша яу кырыннан командирны эзләргә кереште. Кыр тулы мәет иде. Аларга абына-сөртенә, үрмәли торгач, яралы командирны, һәм тагы бер исән сугышчыны таба алдылар. Рухия икесенең дә ярасын бәйләде. Командир зур, авыр гәүдәле ир иде, аны аркага салып, алмаш-тилмәш өстерәделәр. Ә солдат, авырлык белән булса да, үзе үрмәләде. Бая бәйләп калдырган немец үз аңында, һаман ыңгырашып ята иде. Дошман булса да, кызганыч булып китте, атмадылар, әсир итеп алырга булдылар. Яралыларны өстерәп, көч-хәл белән атлаганда, кайдандыр этләр өргәне ишетелде. Үзләре генәме? Әллә фашистлармы? Рухия куркынып, тирә-якка карады, тик караңгыда берни күрмәде. Аның шикләрен аңлагандай юлдашы тынычландырды:
– Ул этләр яу кырында, мәетләрне ботарлыйлар. Аларга азык җитәрлек. Күрдең бит, кыр тулы...
Күрде... Ләкин күпме күрсә дә, бу фаҗига белән килешә алмый. Кемнәрнеңдер газиз уллары, әтиләре, ирләре бит алар, эт азыгы булыр өчен туганнармы җиргә?!
Ә этләр өрә дә өрә...
***
Рухия күзләрен ачты. Бер мәл аңышмыйча аңгы-миңге хәлдә торды. Төш, тагы сугыш... Әтисенең истәлекләре йоклаганда да тынгылык бирми. Бу көннәрдә гел шул уйлар, кичерешләр белән яши шул. Этләр өрә инде, һәр яңа көн шул явызларның тавышы белән башлана. Хатын урам ягына караган балконга чыкты. Моннан офыклар киңрәк күренә, күкләр дә якыная кебек. Адәм баласы җирдә туа, дүрт аякланып җирдә үрмәли. Ике аягына ныгытып баскач кына күкне күрә һәм сихерләнгәндәй гел югарыга, биеклеккә ашкына башлый, канатлы булырга хыяллана... Ә күктә ни бар? Ни тарта күңелне? Бар гүзәллек, тән һәм җан азыгы җирдә бит югыйсә. Әнә кошлар да һавада әрле- бирле очып йөри дә, тамак ялгарга җиргә төшә барыбер. Соңгы елларда монда бер гаҗәп хәл күзәтелә: аларның ишегалдында акчарлаклар оча! Диңгез, зур елгалар янында гына була торган матур, горур кошлар тугыз-ун катлы таш йортлар арасында бәргәләнә, яңгыр суларыннан җыелган күлләвеккә төшеп сусавын бастыра. Килешми инде, гел дә килешми, бик сәер тоела бу күренеш. Кайдан килгәннәр дә, ник монда төпләнеп калган бу кошлар, аңлый торган түгел... Андый пычрак күлләвек тирәсендә чыпчык-песнәк кенә буталырга тиеш кебек.
Һавада җилпенүче акчарлакларны күзәтеп торганда, якында гына очкыч гөрелдәгән тавыш ишетелде. Самолёт дисәң, алар гадәттә бик югары оча, тавышлары җирдән ишетелми иде. Якын-тирәдә аэропорт юк, аяз күктә үтә күренмәле каурый болытлар гына йөзә, ул-бу күренми. Ләкин тавыш бар. Әнә бит ул! Фырылдый-пырылдый вертолёт оча икән. Юлның теге ягындагы тугыз катлы йортлар артыннан килеп чыкты. Иртә таңнан эш белән йөрүе түгелдер, берәр «текә» затның күңел ачудан кайтып килешедер, мөгаен. Менә китте замана, шәхси очкычларына кадәр бар байларның. Җирдә генә түгел, күктә дә хуҗа булып маташалар. Аларның бөтенләй башка тормыш шул, гүя икенче планетада яшиләр. Шулай... бу дөньяда һәркемнең үз урыны: кем күктә оча, кем җирдә үрмәли, ә кем сазлыкта тыпырчына...
Әллә соң теге хәбәр дөресме? Имеш, кешеләр йоклаганда, шәһәр өстенә вирусны юк итүчеме, әллә киресенчә чир таратучымы ниндидер сыекча сиптерәләр, имеш... Төнлә урамга чыкмагыз, тәрәзәләрне ныгытып ябыгыз, вентиляция тишекләрен томалагыз, дип киңәш бирүчеләр дә бар. Дөрес, нидер сибәләр сибүен, кибет, подъезд ишекләрендә, лифтта буй-буй ак эзләр инде ничә атна ярылып ята. Ләкин күктән яудырырга ул агу-дарулар күпме кирәк тә, очкычлары да мең бәягә төшәчәк. Аннары зур кешеләр үзләре дә шул шәһәрдә яши ләбаса, кемнең үләсе килсен? Ул хәбәр, заман теле белән әйткәндә, «фейк» инде.

«Фейк» – менә бит, шаккатырсың, алтмышка җиткән Рухия дә әллә нинди ят сүзләр белә хәзер. Уйлап карасаң, соңгы елларда тормышка күпме яңа сүз килеп керде. Дөресен әйткәндә, сүз диярлеге дә юк инде, җыен чүп-чар. Телеңне сындырырлык, койрыксыз әтәч кебек ул йолкыш сүзләр туган телнең йомшак, тәмле сүзләрен читкә этә тора. Нинди бай хисле, мең бизәкле рус теле дә ярлыланды, балга дегет салып бутадылармыни. Бер калак кына түгел, чиләге белән. Яшьләрне, гомумән, аңлый торган түгел, култык астына сүзлек кыстырып йөрсәң генә. Беркөнне күзенә бер блогерның шул турыда язмасы чалынган иде. Әнекәй генәм анда: хайп, лайф, лайк, фейк, жиза, пранк, токсик, флекс, мем... Гашыйк булу аларча «краш», оятка калу «кринж», шаяру «рофл», ләззәт «ауф» икән. Эшләр болай барса, озакламый сүзсез, бармаклар белән генә аңлаша башларлар инде. Һәр ишарәгә, мимикага мәгънә салынган. Сүз урынына стикер-смайликлар, тыныш билгеләре кую гадәткә керде, моның өчен тел байлыгы да, белем дә кирәкми. Шулай әкрен генә халыкның өр- яңадан борынгы заманга кайтып төшүе дә бар. Үткән гасырда ук «Кин-дза- дза» фильмын төшерүчеләр даһи булган икән. Әйтерсең, бу хәлләрне алдан күреп-белеп торганнар. Бәлки, төшләренә кергәндер. Төшләр гаҗәп нәрсә бит алар, кем үткәндә, кем киләчәктә йөри...
Менә Рухия дә кыска гына төн эчендә нинди озын төш күреп өлгерде. Әтисе йөргән юлларны узды. Укыганнары күңелгә нык сеңеп калган, кан хәтере дә үзенекен итәдер. Ут-төтенгә уралган яу кыры, кан-туфракка укмашып, төрле кыяфәттә катып калган солдатлар ап-ачык булып күз алдында тора. Бик куркыныч, йөрәк әрнеткеч күренеш. Төш дисәң дә, чынлыкта да шулай булган бит. Әтисе дә язган әнә, һәлак булганнарны ташып бетерерлек түгел, барысын бергә җыеп, туганнар каберенә җирли идек, дигән. «Март башларында безне, биш кешене, яу кырында ятып калганнарны җирләргә җибәрделәр. Ике җигүле ат бирделәр, җир казу коралларын алдык. Сугыш булган урын 50-60 чакрым ераклыкта калган, бәрелештән соң ике ай вакыт үткән иде. Үлекләр кар астында ята, карны капшап, җиргә ябышып туңган гәүдәләрен лом белән куптарып, чанага төяп кайта идек. Чишендереп күмәргә боерык бирелгән иде, ләкин күбесен шул килеш җирләдек. Чөнки чишендереп булмый, гәүдә каткан. Документ-язуларын җыеп алып штабка тапшырдык. Кайберләрендә берни юк иде, билгесез булып калдылар. Тагы шунысы бик куркыныч күренеш: ярым- йорты гәүдәләр күп иде. Кайда кул, кайда аяк, кайда баш кына... Барлыгы ике чокырга биш йөзләп кешене җирләдек. Төрле милләт кешеләре иде...» – шулай дип язган әтисе.
Менә шундый дәһшәтне кичергән кеше бу җирдә тыныч күңел белән яши аламы икән?! Юктыр шул... Бу куркыныч күренешләрне, адәм күтәрә алмаслык хәсрәтләрне хәтердән юып төшереп тә, кемгәдер сөйләп тә бушанып булмыйдыр. Йөрәкне әрнетеп, күңелне сыкратып ята да ятадыр ул авыр юшкыннар, мәңге төзәлмәс яралар. Сугышның канлы чыраен үз күзе белән күргәнгәдер, әтисе беркайчан батырлыгы, орден-медальләре белән мактанып- масаеп йөрмәде, артык тыйнак яшәде, үзенә берни сорамады, дәгъваламады, кибетләрдә чиратсыз әйбер алмады. Ут эченнән исән чыгуына, илгә кайтып, балалар үстереп, кешечә яши алуына чиксез бәхетле иде ул.
Ә бит күпме җан хәбәрсез югалган... Әле һаман билгесез солдат каберләре табылып тора. Рухиянең бер танышы, эзли торгач, әтисенең каберен Смоленск ягында табып, былтыр гына балалары белән шунда барып кайтты. Шул хакта елый-елый сөйләгән иде. Ә туган тиешле Әминә апасының әтисе бәрелештә бик нык яраланган була. Ашыгып чигенүче иптәшләре, ярасын бәйләп, аны урманда, агач ышыгында калдырып китәләр. Бу хакта әтисенең иптәше хәбәр итә. Әллә шунда күп кан югалтудан үлгән ул, әллә әсиргә эләккән, әллә ерткычлар ботарлаган – билгесез...
Әминә апасы сугыш башланган елны, июль башында туган. Ул туып бер атна үткәч тә, әтисе фронтка китә. Истәлеккә бер фотосы гына калган.
– Мин бит әтиемне бөтенләй хәтерләмим... Сугышка китте дә югалды. Әниебез караңгыдан караңгыга колхозда эшләде. Мескенкәем, йөгереп кайтыр иде дә, бакчадан үләннәр җыеп, аш пешерер иде. Аңа инде аш дисәң хәтере калыр, суга бер кашык он бутап сала иде. Бәрәңге җәйгә калмый, кышта ук ашалып бетә, чәчәргә җитсә ярый... Әй, ул ипигә туймаулар, гел хәтердән чыкмый. Ишегалдындагы утын әрдәнәсе янында басып торырга ярата идем мин. Ышанасыңмы, иркәм, ул утыннардан икмәк исе килә иде бит! Чын әгәр, яңа пешкән икмәк исе... Кайчан гына туйганчы ашарбыз, дип хыяллана идем, – дип, елый-елый искә ала Әминә апасы сагышлы балачагын. Аннары өстәп куя:
– Аллаһының рәхмәте, хәзер ипине авыз тутырып ашыйбыз. Ә үзебез һаман зарланабыз. Менә мин дә зарланам...
Әминә апаның хөкүмәткә дәгъва-үпкәсе бар: «Исән кайткан ветераннарга күпме хөрмәт күрсәтәләр, ә яу кырында ятып калганнарның гаиләсенә бернинди игътибар булмады. Без бит, әти кайгыртуын күрмичә, ятим үстек. Инде үләр вакытыбыз җитте. Ярый ла, сәвит власте бушка квартир бирде. Ә яңа хөкүмәт шул квартир өчен ярты пенсияне түләтә. Шуннан калган тиеннәргә ай буе ничек яшәргә?! Ник сугыш ятимнәренә бернинди ярдәм юк? Ничә тапкыр өстәгеләргә шул хакта мөрәҗәгать иттем, бер җавап килмәде. Ишетергә дә теләмиләр!»
Ятимлек ачысы Әминә апасының үзәгенә үткән, шалтырткан саен шул хакта сүз кузгатмый калмый. Рухия бик яхшы аңлый аны, хаклыгын да таный. Ләкин бит аңларга тиешле кешеләр аңламый! Ил азатлыгы өчен гомерен корбан иткән солдат баласы шундый мескен хәлдә калырга тиешме соң?! Чынлап та, ни дип ул ут, су, газ хакын елдан ел арттыралар икән?! Ата-бабалары, каннарын- җаннарын биреп азат иткән, төзегән-корган, баеткан туган илнең җир-суларын бу халыкка тагы күпме, ничә кат сатарга була?!
Хакыйкатьнең йөрәгенә бүген салынган яра киләчәктә мең кат әрниячәк әле...
***
Башын мендәргә салып, йоклап кына киткән иде, сиреналар тавышына сискәнеп торып утырды. Караңгы тәрәзәдә зәңгәр утлар җемелди. Ни булыр, берәрсенә «Ашыгыч ярдәм» килгәнме? Соңгы вакытта еш күренә алар. Рухия тәрәзәдән үрелеп аска карады, куркудан эченә боз тулды. Янгын! Алар йортында янгын!!! Подъездлары каршына «Ашыгыч ярдәм» һәм янгын сүндерү машинасы килеп туктаган. Шланг-җиңсәләрен өстерәп, янгынчылар чабыша. Нишләргә?! Уттан курку Рухиянең җанына-канына сеңгән, ике тапкыр янгын кичергән кеше ул. Өченчесе кан хәтере... 1933 елның кышында, әле әтисе бала гына чакта, колхоз дошманнары аларның йортына, ишек-тәрәзәләрне тышкы яктан беркем дә чыгалмаслык итеп томалап, ут төртә. Бу хәл төн уртасында, берни сизми йоклап яткан вакытта була. Ярый күршеләре күреп ала. Үзләрен коткаралар, әмма йорт-сарайлар, мал-туарлары белән бергә
Бу төн дә тыныч булмады...

тулаем янып бетә. Җиде кешелек гаилә, ир-хатын, биш бала, кышны кеше өстендә яшәп үткәрә... Рухия кечкенә вакытта да янган иде йортлары. Төнлә, барысы да йоклап ятканда. Күршеләре килеп уятмаса, ни булып бетәр иде... Киң күңелле авылдашлары ярдәмнән ташламады, алар да кышны кеше өстендә чыкты. Хәтерли әле Рухия, сабакташларында чиратлап куна иде. Еллар үтеп, инде гаилә корып яшәгәндә, үз йорты да янды. Төнлә. Һәм тагы күршеләре коткарып калды... Ә йорт янып көл булды. Буыннан-буынга күчеп кабатлана торган, әйтерсең лә, нәселләренә төшкән бер каргыш бу янгын.
Инде тагынмы?! Кайсы катта яна икән? Урамга чыгып өлгереп булырмы? Җиденче каттан сикереп тә котыла торган түгел... Нишләргә? Баш эшләми, уйлау сәләте тулаем югалган. Рухия нәрсәгә барып тотынырга белми, агуланган чебендәй әрле-бирле йөренде дә тагы тәрәзә каршына килеп басты. Ут күренми бит, ә төтен бар... Кайда яна соң? Янгынчыларның җиңсәләрне җыя башлавын күреп, ул бераз тынычланды. Димәк, сүндергәннәр. Аллаһыга мең шөкер! Рухия җиңел сулап куйды, әмма йөрәге һаман калтырый иде.
Янгын сүндерүчеләр, машиналарына утырып, китәргә кузгалды. Бар көчләренә сигнал кычкырталар. Чөнки китәр юлларын тротуар буена тезелгән машиналар бүлә. Совет заманында төзелгән йортларның ишегалды бу хәтле транспортка исәпләнмәгән шул. Чирәмлекләрне, җәяүле сукмакларын колорадо коңгызыдай яулап алдылар, аяк басар урын калмады. Сигнал тавышын ишетеп, берәм-берәм машина хуҗалары чыкты, бәхәсләшә-акырыша, мең бәла белән юлны бушаттылар.
Үз өеңдәге хәлне күршедән сора, диләр. Әлеге дә баягы интернеттан укып белде Рухия, дүртенче катта яшәүче ялгыз ирнең фатиры янган икән. Эчкән булган, имеш. Ярый, исән калган, хастаханәгә алып киткәннәр. Шул ук төндә башка урамда бер ир сигезенче каттан сикереп үлгән. Ир-ат халкы өйдә эшсез бикләнеп утыруны күпкә авыр кичерә шул, кайсы эчүгә сабыша, кайсы көчен кая куярга белмичә, хатынын кыйный, кемдер үзенә кул сала. Гади халык кына түгел, байлар, түрәләр дә карантинда утыра, ләкин шартлар төрле бит! Урман эчендә, елга, диңгез буенда, сауна, бассейны, әйләнеп чыкмаслык ишегалды, бакчасы булган әллә ничә катлы, кыр хәтле йортта утыру белән дүрт-биш кешенең мунча хәтле бүлмәдә җан асравы бер түгел. Көне-төне шул читлектә бәргәләнеп акылдан язуың бар. Соңгы айда җинаятьләр саны юкка гына артмагандыр. Кемдер хәер теләнергә чыгып баса, икенчеләре кеше талап көн күрә. Әлеге дә баягы көчсез, яклаусыз халыкны, ялгыз әби-чәбине талыйлар. Берсе дә затлы сарайда яшәүче бай-түрә йортына бәреп керми...
Ул төн тәки йокысыз үтте. Гамьсез, ваемсыз яшь чак түгел, бер уянгач, кабат йоклап китү авыр. Рухия аптыраганнан телевизорны кабызып, каналдан-каналга сикерә-сикерә, күңеленә ятышлы тапшыру эзләде. Яхшы әйберне гадәттә төнен күрсәтәләр, көндез экран чүп-чар белән тулган. Эзләнә торгач, «Ахиллесова пята» дигән бер яхшы кинога юлыкты. Психологизм белән сугарылган бик тирән эчтәлекле кино булып чыкты ул. Геройларны дус-дошманга аеру юк, бары бер-берсенә дошман булырга мәҗбүр ителгән бәхетсез кешеләр генә. Акны ак, караны кара итеп күрсәткән бу фильм ничек экраннарга чыга алды икән?!
Әлеге кино Рухиягә нык тәэсир итте. Болай да уйлы башына яңалары кереп тулды, йокысы качты. Шулай итеп, төн таңга кушылды...
Иртә тору авыл кешесе өчен генә әйбәт. Әнисе дә шулай дип әйтә иде, көтү куганнан соң бакчада эшләргә яратам, тыныч, рәхәт, һава тәмле була, дия иде. Ә Рухия нишләсен, бөтен уңайлыклары булган фатирда япа-ялгызы яши, беркемне көйлисе юк. Юасы юган, җыясы җыйган дигәндәй. Менә бит нинди вакыт килде, ике кулына эш тапмый аптырый... Эшсезлек бик яман нәрсә икән ул. Беркөнне өендә, кем әйтмешли, «генерал уборкасы» үткәрәсе итте, кирәкмәс әйберләрне чыгарып ату иде исәбе. Әмма да ләкин, һәрвакыттагыча театрдагы кебек килеп чыкты. Бусы да кан хәтередер инде, ташларга дип аерасың да, кабат аулак почмакка төртеп куясың. Бәлки, кирәге чыгар, имеш. Хәерчелек дә, кысмырлык та түгел бу, ә өметсезлек. Чөнки иртәгәге көнгә ышаныч юк, буш капчык тотып калуың бар. Хәтерли әле, алама җыеп ятасың дип, кайчандыр әнисен гаепләгәннәр иде. Ул авырып, хастаханәдә ятканда, сеңлесе белән кирәкмәс сыман тоелган әйберләрне кайсын чүплеккә ташлап, кайсын яндырып, өйне җыеп-юып чыгардылар. Әниләре кайткан җиргә ялт иткән булсын, имеш. Ләкин мактыйсы урынга ачуланды әнисе. Монда бер әйбер дә артык түгел, барысы да кирәк, диде. Аны аңлап була, балачагы сугыш елларына туры килгән. Ачлык-ялангачлык кичергән кешенең күңелендә курку хисе гомерлеккә кала икән. Әнисенең ул хәсрәтле еллар турында әрнеп сөйләгәннәре һич онытылмый. Кышкы бер кичтә аларга әниле-кызлы ике теләнче килеп керә, бик ялварып ашарга сорыйлар. Әбисе, башка берни юк бит дип, болар алдына бер миски катык китереп куя. Биштәрләреннән ап-ак күмәч чыгарып, катыкны ялт иттерә теләнчеләр. «Шул күмәчне күргәч, авыздан сулар килде. Бер генә булса да кабып карарга бирмәсләрме икән дип, кызыгып карап тордым»,– дигән иде әнисе. Алар буыны ипи кадерен бик яхшы белә. Әле дә хәтерли Рухия, бер сабакташы дәрес вакытында икенчесенә каткан ипи кисәге белән аткач, укытучылары Сабира апа сөйләвеннән туктап калды, йөзе агарынып китте. Аннары идәнгә килеп төшкән ипи кисәген кадерләп кулына алды да, алар каршында утырып елады. Әйе, йөзен куллары белән каплады да, сулкылдап елады. Аның да күңелендә үзәк өзгеч хатирәләр саклангандыр, күрәсең... «Ипи бит бу! Белмисез шул сез! Аңламыйсыз!!!» – дип, дәресне бүлеп, класстан чыгып киткән иде.
Ә күршесе Лена апа? Көнбагыш сабагыдай нечкә муенлы, шырпы аяклы, кесәгә салып йөртешле үтә күренмәле карчык... Күпме ашасам да туймыйм, тәнемә ит кунмый, дип зарлана иде. Гомере буе ялгыз яшәгән шул әби дөнья куйгач, аның фатирына моңарчы күзгә-башка күренмәгән туганнары килеп утырды. Очраган бер кешегә: «Өендә басар сукмак юк, алама белән шыплап тулган!» – дип зарлана-зарлана, чүплеккә карчык фатирыннан капчык-капчык, тартма-тартма нидер ташыдылар. Алама дигәннәре сабын, шырпы, киптергән ипи, тоз булып чыкты... Тирә-күрше бу хәлгә шаккатты:
– Кара син аны, өе тулы мал булган, ә үзе гомер буе зарланды, мескенләнде... Шунда берсе әйтеп куйды:
– Ленаны гаепләмәгез! Ленинград блокадасын кичергән кеше ул...
Ә Рухияне үтә дә сакчыл булырга билгесезлеге белән җанны өткән
туксанынчы еллар өйрәтеп калдырды. Бу тотрыксыз илдә гел уяу булу кирәк шул. Иртәгә кояшның кайсы яктан чыгасын белә торган түгел.
Күпне күргән, әллә ничә кат сират күпере аша чыккан Рәсәй халкының шуңа борыны үтә сизгер, бик тиз үзгәрүчән һава торышын алдан ук тоялар. Әле шомлы хәбәрләр килеп тә җитмәгән була, әле исе генә шәйләнә, ә халык инде дәррәү кубып, кибет-базарга йөгерә, биштәренә еллык запас җыя башлый. Алтын-көмеш түгел, он-ярма, тоз, шырпы ташый... Быел бу исемлеккә ни өчендер бәдрәф кәгазе дә өстәлде. Кеше куян куа, юкка түгелдер, дип кенә башланып киткән бу дулкын үзе бер «пандемия»гә әйләнде...

Авыр заманда адәм баласын ачлыктан җир коткара. Хәер, гел шулай, үсемлек-агачларны ничек туендырса, кешегә дә суын-ризыгын, яшәү көчен бирә. Аяк басарлык та җире булмаган кеше тамырсыз агач кебектер ул. Гүя көчсез тамырлары белән бушлыкка таянып, җир белән күк арасында эленеп тора...
Рухия авылда туды, бар булмышы белән авыл баласы булып калды. Ул үзен әле дә туган авылының бер күзәнәге итеп тоя, аның белән бергә сулый, яши. Шуңа да җәй көннәрендә күңеленә урын тапмый, үзен гаепле кеше сыман хис итә. Булса иде шунда ашъяулык кадәр генә булса да җирең! Рәхәтләнеп чәчәк, яшелчә үстерер иде. Озын-озын, яп-якты көннәрне ничек үткәрергә, ни белән тутырырга соң? Ялга чыккач, чит тел өйрәнә башлыйм, сәяхәт итәм, дип хыялланган иде Рухия. Чит тел хәзер ниемә кирәк, бу пенсияң белән ишегалдыннан ары беркая китә алмыйсың. Сәяхәтнең маршруты да билгеләнгән, үз йортыңнан йөз адым, уңга-сулга, алга-артка йөре рәхәтләнеп. Шуннан ары китәсең икән, «бинават» – штраф түлә!
Үз үзеңне чикләү... Сәер яңгырый инде бу сүз. Кем инде ирекле көннән тора салып үзен дүрт стена арасына ябып куйсын?! Икенче яктан караганда, бу чикләү бүгенге заман кешесе өчен әллә ни куркыныч та түгел. Хәзер болай да күп кеше үз эченә бикләнгән, аралашуга әллә ни ихтыяҗ да юк кебек. Ялгызлык авырсындырмый. Сөйләшеп, хәл белешеп тору өчен һәркемнең кулында телефон бар. Күңел ачасың килсә – телевизорыңны кабыз да кино кара, концерт тыңла. Алары ошамаса, интернеттан җаның теләгән әйбер тап. Үзләре теләп кешеләрдән, җәмгыятьтән качучылар да аз түгел. Интровертлар, татарча әйтсәң, кыргыйлар буладыр инде. Хәер, бу илдә җәмгыять, коллектив дигән нәрсә калмады да бугай. Һәркем болганчык тормыш күлендә бары тик үз көченә ышанып, үз күләгәсенә таянып, ялгызы тыпырчына...
***
Кичен Рухия әтисенең көндәлеген кабат кулга алды.
«Ул төнне карлы яңгыр ява, бик пычрак иде. Немец траншеясына барып җитәргә 20-30 метрлап ара калгач, безне сизеп алдылар һәм ут ачтылар. Якында гына бер снаряд шартлап, барыбыз да сафтан чыктык. Өч иптәшебез шунда ук үлгән, берсе җиңелчә яраланган иде, ул үзебезнең якка чапкан. Бер авыр яралы белән мин ятып калдым. Минем аяк яраланган иде. Алай да иптәшне дә бераз өстерәп бардым. Ул, ярасы нык әрнегәнгәдер инде, бик каты акырды. Аның тавышын ишетеп немецлар ата, төн караңгы булгач, күрмичә генә аталар. Бераздан иптәшем җан бирде, мин ялгыз калдым. Байтак шуыштым, өшеп, пычранып беттем. Бәхетемә бер ат очрады, хуҗасы кайда булгандыр, бәлки, куркып качкандыр. Көч-хәл белән шул атка атландым да үзебезнең якка киттем. Тик ат дулап китте, мин егылып калдым. Шунда аңымны югалтканмын.
Мине башка часть солдатлары коткарган, санчастькә алып килеп, ярамны бәйләп, тылга озатканнар. Латвиядәге Крустпилс шәһәре госпиталендә операция ясап, осколокны алдылар. Ул, сул аякның тездән түбән балтыр сөяген тишеп, эчтә калган булган. Аннан соң мине поезд белән Себер ягына Усолье шәһәренә китерделәр. Анда яраны чистартып, гипс салдылар. Бераздан аяк шешә башлады, аны кисәргә уйладылар. Мин моңа бик борчылдым. Бәхетемә, бер яхшы профессор яңадан операция ясады. Бусы наркоз белән ясалган дүртенче операция булды.
Яралануым турында өйдәгеләргә язмаган идем. Берни хәбәр итмәдем.

Аякны киссәләр, авылга кайтырга исәп юк иде. Шөкер, операция уңышлы булды, аяк төзәлә башлады. Шуннан соң гына өйгә язарга булдым. Ә аннан гаҗәеп хат килеп төште. Өйгә полк командирыннан мактау хаты һәм штабтан «Батырларча һәлак булды» дигән кайгылы хәбәр килгән икән. Чөнки иптәшебез безнең хакта: «Барысы да һәлак булды», – дип хәбәр иткән.
Әниләр минем белән хушлашып, рухыма багышлап Коръән ашы үткәргән. Исән булуыма әле һаман ышанып бетә алмыйлар икән. «Үз күзебез белән күрәсе килә, рәсемеңне булса да җибәр», – дип сорап язган иде әни. Бу хатны укыгач, үзем дә еладым. Обходка врач кергәч, шул хакта сөйләдем. Ул фотога төшерүчене чакырды. Шунда берничә яралы һәм шәфкать туташы белән рәсемгә төштек, аны авылга җибәрдем.
Шулай итеп, өйдәгеләр өчен мин үлеп терелгән булып чыктым. Ярам әкрен генә төзәлде, култык таяклары белән йөри башладым. Бер көнне татарча җыр ишетеп аптырап калдым, «Сарман» көе иде ул. Бер медсестра җырлый иде. Аны яныма чакырып китердем, үзе дә Сарман кызы икән, исеме әллә Вәсимә, әллә Вәсия иде. Татар кызы булгач, бик якын булып китте. Безнең госпитальгә заводта эшләүче кызлар шефлык итә иде. Алар атна саен концерт күрсәтә, бүләк тә алып килә. Шулар арасында да ике татар кызы бар иде. Берсе Сарманнан, икенчесе Алабугадан, исемнәре Әкълимә һәм Наҗия иде...»
Рухия интернеттан карап белде, әтисе дәваланып яткан ул Усолье каласы Иркутск өлкәсенә карый икән. Татар кешесе булмаган җир юктыр бу илдә, бәлки, әле дөньясында ук юктыр. Ул кызлар исәнме икән хәзер? Исән булсалар да, бик картлардыр инде. Мең рәхмәт аларга, барча табибларга рәхмәт.
Бу көннәрдә дә ак халатлы затлар алгы сафта. Яман вирус белән көрәштә күпме шәфкать иясе авырды, ә күпмесе вафат булды... Аларның саклагыч костюмнар, күзлек-битлекләр киеп төшкән рәсемнәре интернет битләрендә еш күренә. Арыган, талчыккан йөзләр. Чарасызлык чагылган боек карашлар... Атналар буе үз гаиләләрен, бала-оныкларын күрмичә, куна-түнә, кеше гомере өчен көрәшәләр. Һәркайсы: «Үзегезне саклагыз!» – дип кисәтә. Грипп кына түгел, ниндидер үләт чире бугай бу. Табибларның космонавтлар сыман скафандр киеп, хастаханәләрдә бикләнеп ятканнарын, вафат булган кешеләрне кара капчыкларга салып җирләгәннәрен моңарчы күргәннәре булдымы?! Туганнары кешечә хушлаша да алмый кала. Грипп дигәне ел саен килеп тора лабаса, әмма мондый хикмәтләр булганы юк, бер-ике атна авырыйлар да тереләләр иде. Ә бу кизү, үткен чалгысы белән уңга-сулга кизәнеп, әзмәвердәй таза, япь-яшь кешеләрнең гомерен өзә. Хәтта табиблар үзләрен дә коткара алмый... Чынлап та, сугыш кырындагы кебек, өстән бомбалар гына яумый.
Әйе, бу зәхмәтнең масаерга хакы бар, бөтен игътибар аңа хәзер. Таҗлы башы телевизор экраныннан, газет битләреннән төшми. Көн шул сүз белән башлана, шул сүз белән тәмамлана... Ничә кеше авырып, ничә кеше үлгәне турында һәр көнне хисап биреп торалар. Аны белгәннән ни үзгәрә, күңелгә шом салудан ни файда?!
Ялгызы тыныч урамнар, шәһәр аллеялары буйлап йөрергә ярата иде Рухия. Инде яз килде, юллар-сукмаклар ачылды, дөньялар яктырып, бар җиргә сагынылган, тансык исләр таралды дигәндә генә, ирекне чикләп куйдылар. Бу тыюлар кыш көне болай ук читен тоелмас иде. Иң гүзәл вакытта тәрәзәдән карап утыр, үз илеңдә, туган җиреңдә бер-бер гаепле кеше сыман йөр инде. Әнә берәү язган бит, оккупациядә кебек хис итәм үземне, «аусвайс» кына аласы калды дип. Анысы да бар инде, исеме генә башкача. Берәр кая бару 
өчен телефоннан үзең, юнәлешең, максатың турында хәбәр җибәреп, пропуск- рөхсәт алырга кирәк. Сәер инде, рөхсәт белән йөрсәң, чир иярмиме икән? Әллә инде заман вируслары власть белән санлаша, ниндидер кодлар, парольләр аңа пәрдә булып торамы?!

Дәвамы бар.

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: