Рәмзия Габделхакова

  • 4 октябрь 2020 - 09:00
    Даладан килүче (хикәя)
    Шәһәрнең көндәлек, таныш сулышын бозып яңгыраган ят, дәһшәтле тавыш аны сискәнергә, туктарга мәҗбүр итте. Ни булганын аңларга теләп, ул як-ягына каранды. Күрде һәм катып калды: әле генә аның яныннан кузгалып киткән, дүрт бәхетле җанны үз кочагына алган чия төсендәге машина дөрләп яна, барысы да тоташ ялкын эчендә калган иде...
    792
    0
    0
  • 3 октябрь 2020 - 11:00
    Кышлары салкын булса да... (хикәя)
    Җир өстендә дә җылыга туймаган ире кырык яше дә тулмаган килеш салкын кабергә кереп ятты. Инде аңа акча да, зур йорт та кирәкми иде... Ләкин Альмирага, ике балага яшәргә кирәк!
    1632
    0
    6
  • 26 сентябрь 2020 - 17:00
    Яңгырдан соң (хикәя)
    Гаилә бозып, хатын аерып, бала ятим калдыру Саклык авылы тарихында моңа кадәр юк иде. Нургата беренчесе булды. Беркемнән яшерми, ни Ходайдан, ни бәндәдән оялмый, каладан кайткан яшь, чибәр китапханәче кыз белән чуала башлады. Дөрес, баласын ташламады Нургата... Сөяркәсен өй түренә кайтарып утыртты да Гайнияне урамга куып чыгарды...
    2622
    0
    17
  • 23 сентябрь 2020 - 13:00
    Хәтер юлында чикләр юк (дәвамы)
    Ике баласы белән урамга чыгып баскан хатын өстенә нинди генә гаепләр яумады. Кемдер ышанды, кемдер юк... Юкса күренеп тора, йөзе суырылган, күзләре генә утырып калган. Ике нәние ике яктан килеп ябышкан, алар да боек. – Мин әрәмтамак түгел, эшлим! Базарда үз точкам бар иде. Ике баланы ялгызым үстерәм.
    2192
    0
    0
  • 22 сентябрь 2020 - 16:00
    Хәтер юлында чикләр юк (повесть)
    Үлем исен сизенгәндәй куркынып, Рухия артка борылып карады. Аның каршына, өстенә ташланырга әзер булып, үткен тешләрен ыржайтып кап-кара эт йөгерә иде...
    1510
    0
    1
  • 28 август 2020 - 15:00
    Кышлар үткәч кайтырмын... (бәян)
    – И бәбкәм, әниеңне район бүлнисенә озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Ярый әле, чүпрәм беткән иде. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята...
    1334
    0
    3
  • 3 август 2020 - 14:00
    Соңгы сорау (бәян)
    Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе. — Бу — минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм!!! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! — дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания.
    4671
    0
    6
  • 2 август 2020 - 15:00
    Мөгез (хикәя)
    Кайгы аларга озакка дип килде. Бу йорттан йокы качты, тынычлык качты, яшәү яме качты. Кайгы йорт анасын чиргә сабыштырып урынга салды, атаны хәмер шешәсенә бөгәрләп тыкты, йорттагы бердәнбер ир баланы куркак җан итте. Ана көне-төне «улым» дип ыңгырашты. Ата эчеп кайтты да, каешын алып, малайны кыйнады: «Ник энеңне ташлап киттең? Ник карамадың? Ник үзең белән урманга алып бардың?»
    3835
    0
    11
  • 4 гыйнвар 2020 - 09:00
    Бик ышанган идем...
    Алга, дидем... Үзем кабат-кабат кайтып төштем канлы эзләремә...
    1089
    0
    4
  • 25 октябрь 2019 - 12:00
    Үртәмә
    Мин инде яшәп арыган яшәмәгән дә килеш...
    1050
    0
    2
Реклама