Логотип Казан Утлары
Шигърият

Иртәгә

Ә иртәнгә ул Иртәгә Койрык болгап узачак. Төн үтүгә, чөнки ул да Шул ук Бүген булачак...

Иртәгә... Әйе, иртәгә!

Яхшырак булыр күпкә.

Җил-давыллар тынып калыр,

Гел кояш балкыр күктә!

Иртәгә... Әйе, иртәгә!

Ямьле булыр тормыш та.

Шатлык көләр, бәхет килер,

Юл ачылыр уңышка!

Иртәгә... Әйе, иртәгә!!!

Алга ашкына күңел.

Кадеремне белмисез, дип,

Үртәлеп кала Бүген...

Ә иртәнгә ул Иртәгә

Койрык болгап узачак.

Төн үтүгә, чөнки ул да

Шул ук Бүген булачак...

 

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев