Безнең гомер
Кайтулар юк. Бары китү генә. Тузаннарга эзләр күмелә... Сулар ага, болганыплар ага, Ниләр калыр елга төбендә?!
Җаннар охшаш, уйлар уртак безнең,
Күпме юлны бергә үткәнбез.
Бер үк җырлар тыңлап үскәнбез дә
Бер үк ялкыннарны кичкәнбез.
Безнең өчен Ватан Ана иде,
Тоеп үстек җылы сулышын.
Кадере бар иде һәр кешенең,
Шатлыгы бар иде тормышның!
Ятлар сызган юлдан киткәннәрне
Җилдә адаштыру бик җиңел.
Үз халкының җанын сатканнарга
Кул чабучы, шөкер, без түгел!
Безнең гомер ачык китап сыман.
Керсез, тыйнак иде серләр дә.
Бик кайтасы килә үткәннәргә –
Киләчәккә
Өмет белән баккан көннәргә...
Кайтулар юк. Бары китү генә.
Тузаннарга эзләр күмелә...
Сулар ага, болганыплар ага,
Ниләр калыр елга төбендә?!
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев