Логотип Казан Утлары
Хикәя

Кышлары салкын булса да... (хикәя)

Җир өстендә дә җылыга туймаган ире кырык яше дә тулмаган килеш салкын кабергә кереп ятты. Инде аңа акча да, зур йорт та кирәкми иде... Ләкин Альмирага, ике балага яшәргә кирәк!

Бигрәк озын кыш булды бу. Беркайда җылы табып булмый.
Урамда салкын, эштә салкын.
Өйдә дә салкын...
«Спартак» фабрикасының мәңге тузмас күн итеген киез итеккә алыштырып, Альмира түргә үтте. Гадәттәгечә, иң беренче эш итеп, чуен батарейларны капшап карады. Бүген генә нинди могҗиза булсын, юк шул, юк! Бу җылы «чуен гармун»ның үзен җылытырга да җитми. Ник шулкадәр кызганып бирәләрдер. Юкса акчаны умырып алалар. Теге айда гына шул «салкын җылы» өчен ярты хезмәт хакын чыгарып салды. Хан сарае түгел ләбаса, ике бүлмәле кысан бер фатир. Кухнясына берең кереп басса, икенчеңә урын да калмый.
Хатын, үртәлеп, диванга килеп утырды. Быррр... Тән җылысын сеңдергән калын пәлтәне саласы да килми. Ләкин төн буе тунга төренеп утырып булмас, хәрәкәтләнергә, өйгә җан кертергә кирәк. Альмира плитәнең дүрт конфоркасын да кабызып куйды. Әле дә ярый газ бар, күпме кирәк, шул кадәр яндыр! Кислородны ашый инде бу, ләкин башка чара юк. Бар җылыны кочагына җыярга теләгәндәй, хатын плитә янына килеп басты...
Җылыга тиенер көне булырмы икән?! Ә бит кулына ордер тоттыргач, ничек сөенгән иде! Шатлыгы эчкә сыймады, беренче көннәрдә очып кына йөрде. Ни дисәң дә – үз ояң! Уртак бәдрәф бүлешеп, күршеләр белән әрепләшеп, тулай торакның тынчу бүлмәсендә җан асрау түгел. Беренче кат дигәч, бер танышы йөзен чытып әйткән иде шул чакта: «Әй тиле, ник ризалаштың? Гомер буе интегәчәксең бит! Ни сата, ни алыштыра алмыйсың ул фатирны! Мәңгелек сөрген ул беренче кат!» Тик бу сүзләр Альмираның кәефен кыра алмады. Ул чакта яшь иде шул, каны кайнар иде. Йортның урыны яхшы, урам тыныч, ишегалды яшеллеккә чумган, ярты гомерләре шунда үткән күршеләр бер-берсен яхшы белә. Халык телендә «хрущёвка» дип йөртелгән әлеге йортлар, шәһәр төзелә башлагач та, иң беренче калкып чыгып, посёлоктагы иске баракларны алыштырган икән. Әгәр бу якларда нефть табылмаса, шәһәре дә булмас иде. Яхшы түлиләр, фатир бирәләр, дип, авыл халкы әкрен генә нефтьчеләр сафына баскан, калага күченгән.
Альмира да шулар арасында булды. Аның күңелен дә шәһәр тартты. Шунда 
Әмире белән танышты, ике сабыеның таныклыгында да туган урыннары дип шул кала күрсәтелгән. Фатирны яшь белгеч буларак үзе алган иде, соңыннан гына белде, бюджет оешмасында эшләүчеләргә гел шундый калдык-постык, подвал өсте дә, түбә асты эләгә икән.
Шәһәр үзәгендәге дүрт катлы бу йортка алар җәен күчте. Әмир белән бергәләп кулдан килгәнчә ремонт ясагандай иттеләр. Балалар сөенә-сөенә алар янында бөтерелде. Әни, кара, урамга авылдагы кебек тәрәзәдән дә чыгып була, диешеп, ике арада чабып йөрделәр. Тәрәзәдән сикереп чыгалар да ишектән килеп керәләр. Менә кызык булды бала-чагага! Кечкенә иделәр әле ул чакта, Динәсе укырга да кермәгән иде.
Кыш җиткәч, шатлыклары сүрелде. Салкын булуы гына җитмәгән, идәнне ап-ак бәс каплады. Шул елны дүрт пар киез итек сатып алды Альмира. Шуннан бирле кышлар өйдә дә киез итек киеп үтте. Кунакка килүчеләрне дә кисәтә, җылы оекбаш яки калын башмак тота килегез. Бу фатирның шултиклем салкынлыгы, дымлылыгы беренче катта булганга гына түгел, берничә ел элек подвалында бик көчле янгын чыгып, астагы плитәләрне ут ялаган икән. Әмир, өйне җылыту нияте белән, идән такталарын каерып, бозланып каткан почмакка ике капчык керамзит салган иде, тегеләр шундук шыбыр-шыбыр аска коелып юк булды...
Һәр кыш гаиләләре белән салкын тидереп яттылар, бөтенесенә юеш ютәл ябышты. Кызларның кечкенәсе бигрәк тә биреште. Врачлар, иммунитеты түбән, дигәч, Альмира аны туган ягына, әнисе янына алып китте. Алсуы авылда үсте, шунда укырга керде. Баштарак бик сагынса да, соңрак, киресенчә, җәйге каникулларда кунакка килгәч тә, әбисен юксынды, авылны якынрак күрде. Бөтенләй бизеп беткәнче, аны үз яннарына кайтарырга кирәк иде. Моның өчен исә бу караңгы, салкын фатирдан ничек тә котылырга кирәк! Ир белән хатын, башка көтәр җир юк, бөтен өмет үзебездә, дип, йорт алырга ниятләде.
Ә күп акчаны Себердә, кара алтын тирәсендә йөрүчеләргә генә түлиләр. Әмир, биштәрен төенләп, шул якка юл тотты... Бер ел буе ни хаты, ни хәбәре булмады. Ярый әле ул чакта торак өчен түләү хәзерге сыман бүртмәгән иде. Альмира бер хезмәт хакын, тартып-сузып булса да, ике җанга җиткерә алды, әнисенең ярдәме дә ярап куйды. Әтиебез безне онытты, ташлады, дип ут йотып йөргәндә, Әмир кайтып төште. Хатыны кулына, зур бер горурлык белән, сберкнижкасын тоттырды да:
– Яхшы фатир эзлә! Йорт алырга җитми, ичмасам алыштырып карыйк! – диде.
Ләкин җүләр башлар юк, кем иркен, җылы фатирын салкын базга алыштыра? Бу ниятләре дә барып чыкмады. Әмир тагы Себергә чыгып китте... Ә Альмира йорт эзләргә кереште. Тапты. Аласылар да иде. Ләкин өлгерми калдылар. Замана алышынды, «дәүләт кесәсе»нә ышанып салып куйган акчалары һавада эреп юкка чыкты... Өметләр сүнде, башлар иелде, күңел үртәлеп елады. Шул борчулар ярамагандыр инде, бер иртәдә ул Әмирен җансыз килеш тапты...
Озатырга килгән бер дусты әйтте шулчак:
– Тегендә, кырыс Себердә, ничә үлемнән калды Әмир. Бервакыт буранда, линиядән читкә чыгып, машинасы белән баштанаяк кар астына чумган иде. Андагы бураннар бездәге ише генә түгел. Адашып, эзсез югалучылар булды. Җәен сазлыклар үзәккә үтә. Ярый машинаның түбәсе ачык калган, шуны күреп, кар астыннан казып чыгардык. Аз гына соңарсак, туңып үләсе иде. Ә монда үз өендә, җылыда, корыда... Тапканының рәхәтен күрергә насыйп булмаган икән Әмиргә... – дип уфтанды.
Шулай... Җир өстендә дә җылыга туймаган ире кырык яше дә тулмаган килеш салкын кабергә кереп ятты. Инде аңа акча да, зур йорт та кирәкми иде...
Ләкин Альмирага, ике балага яшәргә кирәк!
Олы кызы мәктәпне тәмамлады да Казанга юл алды. Ярый, яхшы укыды, түләүсез 
бүлеккә эләгә алды. Әмма тулай торак юк. Андагы бүлмәләрне Кавказдан, Азиядән килгән халыкка сатып бетергәннәр, хәерче студентларга урын калмаган. Ә кеше өстендә тору мең бәягә төшә. Бер бүлмә өчен дусты белән ай саен ике мең түләп тора кызы. Үзебез монда ничек тә инде, дип, Альмира хезмәт хакының яртысын Казанга юллый... Аны саран дип гаеплиләр. Бик юмарт буласы иде дә бит, кесәдә җилләр улый. Тормыш Альмираны сак яшәргә өйрәтте. Азны ничек күпкә җиткерергә, дип баш ватучыларга ул бик файдалы, бик акыллы киңәшләр бирә ала хәзер. Ике балалы ялгыз хатынның язмышы көнләшерлек түгел. Әмма шыңшып, зарланып йөрүдән файда юк.
***
Альмира мәктәптә немец теле укыта. Соңгы елларда бу телгә сан бетте, бар халык егыла-бетә инглиз теле өйрәнә. Беләләр – затлы Ауропага да, бай Америкага да юлны шул тел ача, чөнки Җир шарына Сэм агайлар хуҗа. Чамалыйлар, туган илдә гади халык аңламаслык сәер үзгәрешләр бара. Тимер пәрдәләр күтәрелүгә, Рәсәйгә ят фамилияле затлар кереп тулды да, Ельцин агайның хәер-фатыйхасы белән, ил байлыгын бүлешергә кереште. Бөтен халык туплаган хәзинә күз ачып йомган арада әллә кемнәр кесәсенә керде дә утырды. Бу кадәр оятсызлыкны көтмәгән халык авыз ачып калды... Ушлылар тиз арада йорт-җирләрен сатып, бәхет эзләп, чит илләргә юнәлде. Альмираның күршесе Белла Самойловна да шулар арасында иде. Дөресе, башта улы, шәһәрнең танылган иң шәп хирургы, Израильгә күчеп китте. Анда эшле дә, йортлы да булып куйгач, гаиләсен үз янына алды, аннары әнисенә дә чакыру җибәрде. Шул чакта Альмира өченче катта яшәүче күршесенә баш иеп кергән иде, фатирын алыштырмасмы, янәсе. Аңа барыбер сатасы, хак аермасын банктан кредит алып булса да түләр иде. Тик үз дәрәҗәсен бик белеп яшәгән, башын һәрчак горур тоткан Белла Самойловна аны ярты сүздән бүлдерде:
– Юк, җаным! Синең фатир мәңге сатыласы түгел! Ел буе аны саклап, катып утыра алмыйм. Минекен алучылар бар инде!
Аннары һәрвакыттагыча бастырып, сеңдереп акыл сатарга кереште:
– Аллочка, милая моя! – диде ул. – Үткәннәргә кайту юк, ә киләчәк – өметсез. Бу илне хаос, анархия көтә. Син немец телен яхшы беләсең. Германиягә китүчеләр беркайда эшләмичә, дәүләт биргән пособиега да гөрләтеп яшиләр. Торырга урын бирәләр. Сиңа эш булачак. Эшле кеше кайда да югалмый. Калма монда, кит! Балаларыңның киләчәген уйла!
Германиядәге тормышны күреп булмаса да, ишетеп белә Альмира. Институтта бергә укыган дус кызы шунда яши. Зәкия немец телен су урынына эчә иде. Ул мәктәптә укыганда ук ГДРда яшәүче бер кыз белән хат алышкан. Бер-берсенә кунакка бару, очрашу турында хыялланганнар. Заманалар үзгәреп, чикләр ачылгач, тәвәккәлләп китте дә барды шунда Зәкия. Хат язышкан дусты эшмәкәрлеккә керешкән икән. Зәкиянең авыр хәлдә калуын белеп, аны үз янына чакырган. Бер ай эчендә мондагы еллык акчаны алдым, дип сөйләгән иде Зәкия. Шунда немец егете белән танышып, кияүгә дә чыкты. Инде икәүләп үз эшләрен башлап җибәргәннәр, ресторан тоталар икән.
Анда да оҗмах түгелдер анысы, ләкин һәркайда тәртип, законнар шәп эшли, дәүләт һәр кешесе турында кайгырта, дип сөйләде Зәкия. Ә Рәсәйдә дөреслекне эзләп таба торган түгел. Кем кулында власть, акча – шул гына хаклы. Авыр тормыштан бигрәк менә шул гаделсезлек әрнетә җанны. «Ичмасам, кешечә яшәрсең! Монда мәңге рәхәт күрәсең юк», – дип, Зәкия дә үгетләгән иде китәргә. Әгәр шул чакта аңа ияргән булса, кем белә, бәлки, Альмира да, тузган йортның караңгы фатирында салкыннан бөрешеп, тиеннәр санап утырмас, белеме, тырышлыгы белән уңышка, рәхәт тормышка ирешер иде... Әмма Ватанны сайлап алмыйлар. Альмира шушы 
җирдә туган, әти-бабасы да шунда гомер кичергән. Гел яхшыга өметләнеп яшәгәннәр. Эшлик, тырышыйк, дигәннәр, балаларыбыз-оныкларыбыз яхшы, җитеш тормыш күрсен, дигәннәр. Бу илдә һәр буын шулай этләнә һәм матур киләчәккә өметләнә. Һәр буын алданып, үкенеч, әрнү хисләре белән җирдән китеп бара... Ник шулай соң, дөньяның иң бай, иң зур илендә халык бәхеткә тиенә алмый, нужа куудан башы чыкмый?! Чит җирләрдә тормышлар бик рәхәттер, бәлки, ләкин Альмираның җан тамыры шул җиргә береккән, әби-бабасының, әтисенең мәңгелек йорты да шунда. Ни йөз белән аларны ташлап китсен? Җиде-ят җирдә кочак җәеп, бәлеш пешереп көтүче бармы? Туган җирне барыбер сагынасыңдыр ул.
Зәкиядән дә сораган иде Альмира:
– Сагынасыңмы?
– Илне түгел, телне сагынам, – дигән иде Зәкия. – Үз телемдә рәхәтләнеп сөйләшәсе килә.
Тел илдән газизрәк була аламы? Моны читкә китүчеләр генә аңлый, күрәсең...
Ерактан яхшырак күренә, диләр.
***
Шәһәрдә немец теле белгечләрен бармак белән генә санарлык. Альмира – төрле конкурсларда җиңеп, бүләк, мактаулар алган дәрәҗәле укытучы. Шуңа күрә тәрҗемәче кирәк булганда, иң беренче аңа йөгереп киләләр. Кайчакта бу эштән шактый гына акча да керә. Иш янына куш яхшы, дип, Альмира беркайчан да өстәмә эштән баш тартмый. Менә бүген дә музейга чакырдылар. Мюнхеннан ниндидер делегация килә икән. Сынатмаска кирәк, киен-ясан, чын леди кыяфәтенә кер, телевидение була, диделәр. Альмира таныш парикмахерына чапты, чәч ясатты, тырнак буятты, каш-керфек төзәтте. Базарда сату итүче ахирәтеннән бер көнгә затлы костюм-күлмәк алып торды... Бик кирәк булганда, гел шулай итә, бер генә кия дә, җилләтеп, этикеткаларын кабат беркетеп, кире сатуга илтеп тапшыра. Хәйләсез дөнья файдасыз. Мюнхен кунаклары килер дә китәр, дөньяда Альмираның барлыгын да онытыр. Иң мөһиме – аларны озатып йөрүче хуҗаларга ярау кирәк. Бер-бер йомыш төшеп, каршыларына барырга туры килсә, «Син кем?» дип сорамасыннар.
Нефть музеенда беренче экскурсиясе түгел, чыгышын яттан белә. Һәрвакыттагыча, сөйкемле елмаеп, бу якларда кара алтын табылу тарихын сөйләде, музей байлыгы белән мактанды, стендлар, экспонатлар белән таныштырды. Нефтьчеләрнең бүгенге уңышларын, җиңүләрен телгә алды. Шулай шома гына сөйләп торганда, кунакларның берсе:
– Нефть табылу бу як халкына нинди файда бирде? – дип сорап куйды. Сорау бирүче озын буйлы, какча гәүдәле илле яшьләр тирәсендәге ир иде. Аның озынча ябык йөзе, шул йөзгә кунган кылыч борыны, сынаулы кырыс карашы, сыек зәңгәр күзләре Альмирага киноларда йөз кат күргән дошман образын хәтерләтеп куйды. Болар хәзер безнең дуслар бит инде, ике арадагы бетон дивар җимерелгән. Җиңелүчеләр җиңүчеләргә ярдәм күрсәтә хәзер...
Альмира тамчы да каушамады, җавабы култык астында иде:
– Шөгер төбәгендә нефть табылгач, республикабызның көнчыгышында Әлмәт, Лениногорск, Азнакай кебек зур калалар үсеп чыкты. Авыллар төзекләндерелде, асфальт юллар салынды. Һәр өйгә газ керде. Республика икътисады нык алга китте, яңа завод-фабрикалар ачылып, җитештерү тармагы үсте. Бик күп яшьләргә эш булды, торак булды. Яңа уку йортлары, заманча сәламәтләндерү үзәкләре ачылды, спорт сарайлары, мәдәният учаклары төзелде. Барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Халыкның тормыш шартлары күзгә күренеп яхшыра...
Бу сүзләр зур-зур җыелышларда мең дә бер тапкыр әйтелгән, газеталарга 
язылган, радио-телевидениедан яңгыраган, ятланган, канга сеңгән, һәм аларның хаклыгына моңарчы беркем дә шикләнми иде. Әмма Мюнхен кунагы шикләнде... – Фрау, без сезнең авылларны үттек. Тузган йортларны, җимерек юлларны, сазга баткан урамнарны да күрдек, – диде ул. – Тормыш ярлы сездә, кешеләр боек. Өч миллиард тонна нефть чыгарган республика алтында коенырга, халкыгыз
пулатларда яшәргә тиеш ләбаса! Гарәп Әмирлекләрендә...
Хакимияттән һәм нефтьчеләр идарәсеннән килгән ике ыспай ир, кунакның кинаяле карашыннан, Альмираның тынгысыз күзләреннән ике арада ниндидер киеренкелек тууын чамалап, сагаеп калдылар. Ә немецның сыек зәңгәр күзләре акны кара итеп күрергә көйләп куелган иде булса кирәк.
– Мин сезне аңладым. Гарәп Әмирлекләрендәге тормыштан без дә хәбәрдар, – диде Альмира, сабыр гына елмаеп. – Акционерлар оешмасы һәр табыштан акционерларга дивидендлар күчерә. Җир байлыгына халык үзе хуҗа. Татарстан – әле яшь республика. Киләчәктә бездә дә Гарәп Әмирлекләреннән ким булмаячак.
Әмма ир төпченүен дәвам итте:
– Ә сезгә, шәхсән нәкъ менә сезгә, җирегездә шундый зур хәзинә табылу ни бирде? Альмира тагы елмайды, немецның кышкы иртәнең зәңгәр карын хәтерләткән
салкын күзләренә туп-туры карап:
– Өр-яңа йорттан иркен фатир бирде. Җылы бирде! Җитеш тормыш бирде!
Бездә барысы да халык өчен эшләнә.
– Гут, гут... – диде кунак. Мыскыллы тавышында, ярый, синеңчә булсын, ә без үз фикеребездә калабыз, дигәнрәк киная сизелде...
Экскурсия тәмамланып, кунаклар гардеробка юнәлгәч, җирле түрәнең берсе Альмира янында тоткарланды:
– Ни диде сиңа ул нимыс? Күзе төшмәгәндер бит?
Альмира елмайды:
– Дөрес аңлагансыз, Рубис Нурисламович. Чакырсам, минем белән китәсеңме, дөнья буйлап сәяхәт итәрбез, диде. – Ә син?
– Миңа монда да бик яхшы, дидем!
– Дөрес әйткәнсең! Безгә монда да яхшы! – дип хуплады идарә кешесе. – Әйе, Рубис Нурисламович! Шундый шигырь дә бар бит:
 Ямьледер сездә, җылыдыр, Кышлар озын түгелдер. Кешеләр дә ягымлыдыр, Яшәүләр дә җиңелдер...
Ләкин миңа монда ошый, Кадерле үз Ватаным! Кышлары салкын булса да, Илемне яратамын!
– Шәп! Чын патриот икәнсең! – диде идарә вәкиле, Альмираны иңнәреннән дусларча кагып. – Булганнан бар да була! Иртәгә премияңне кереп ал.
...Кичен кызы шалтыратты. Еламый гына:
– Әни, безне фатирдан чыгаралар! Иртәгә үк бүлмәне бушатыгыз, ди. Хуҗасы фатирын сата икән. Хәзер тагы эзләргә, риелторга түләргә... Әни, нишлим?
Эче тулы ут булса да, кызын юатырга көч тапты Альмира:
– Иртәгә Казанга барам. Бергәләп хәл итәрбез. Борчылма, акча бар.
Булмаса, табар... Кырыкка ярылып чабар, егылса, кабат сикереп торыр, кирәк
җирдә елмаер, үрмәләр, тезләнер, борыны белән җир сөрер... Кызлары гына укысын, кеше булсын. Бәлки, аларның тормышы башкачарак булыр.
Яктырак... Җылырак...

 

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хикәяне укыганда, күңелем елады минем, чөнки мин дә шул заманнар кешесе бит!