Хәтер юлында чикләр юк (дәвамы)

Әсәрнең башын монда басып укыгыз.

Шулай да сәбәп табып йөреп кайтырга кирәк.
Почта әрҗәсенә бер кочак хат салып киткәннәр әнә...
Халык бер-берсе белән аралашуны инде күптән каләм-кәгазьсезгә, телефон-интернет аша гына көйләсә дә, бу әрҗәләр һаман бар бит әле. Бер дә буш тормыйлар: «бүксә»ләре затлы, шома кәгазьгә басылган төрле реклама белән шыплап тулган, чәйнәп кенә өлгер. Ул бәйләнчек, әрсез рекламадан беркайда да котылу юк хәзер, бөтен җирдә җил кебек артыңнан ияреп йөри. Башыңа, күңелеңә хуҗа булу өчен мең төрле юл эзли.
Кеше күзе төшәрлек һәр җирдә йорт идарәсенең белдерүе эленгән: «Беркемгә, бернинди ташлама юк! Без эшлибез – сез түлисез!» Ләкин эшләгәннәре күзгә күренә торган түгел, бик яшерен алып барыла, күрәсең... Боларга түләнгән акчага шәһәрне өр-яңадан төзеп булыр иде, мөгаен.
Коммуналь хезмәтләр өчен өйдән торып, интернет аша да түләп була, әмма Рухия почтага барасы итте. Юри озын, әйләнгеч юлны сайлады. Алай-болай каршына полиция-фәлән килеп чыкса дип, җавапларын алдан төенләп куйды. Әгәр монда туктатсалар, аптекага чыгам, дияр. Икенче урында юлын бүлсәләр – «Магнит» кибетенә генә баруым, дияр. Һәр бәланең үз чарасы бар дигәндәй, һәркем үзенчә җайлаша инде.
Төнге яңгырдан соң һава сафланып, балланып киткән, урамда яшеллек арткан. Аяк астында былтыргы төссез, кипкән үләннәрне ерып, сабыйларның ефәк чәчедәй яңа чирәм борын төртеп маташа. Көз куеныннан назлы яз ярала, яшьлек белән картлык янәшә... Яз күңелләр канатланган, өметләр яңарган вакыт. Гаҗәеп матур иртә! Яшә, сөен дә бит, менә ничек килеп чыкты...
Почта ишеге төбендә җиде-сигез кеше таптанып тора иде. «Биклеме әллә?» – дип сорады Рухия ярты йөзен үзе теккән чүпрәк битлек белән каплаган карчыктан. Карчык аңа куркынып карады, бер-ике адым артка чигенде. Аннары, авыз тирәсен кулы белән каплап, ишектәге язуга ымлады. Рухия белдерүне якынрак килеп укымакчы иде, шул тирәдә басып торучылар, төрлесе-төрле якка таралып, аңа юл бирделәр. Өлкән буын кешеләре бер-берсеннән дә курка-шикләнә башлаган, чөнки бу авыру иң беренче чиратта карт-коры өчен куркыныч дип, бертуктамый кисәтеп торалар. Почтага берьюлы ике генә кешене кертәләр икән, шуңа калганнар урамда көтә. Рухия кергәндә, касса янында кәтүк буйлы, бик «борынгы» карчык, бер кочак квитанциясен сузып, ут-су-газ һәм тагы әллә ниләр өчен түләп маташа иде. Кассир хатын аның «бәхет хатларын» әүвәл өстәленә тезеп салды. Аннары касса аппаратыннан шуып чыккан һәр чекны шуларга ябыштыра барды. Ниһаять, башын күтәреп, түлисе сумманы әйтте. Карчык аның алдына, шапылдатып ике биш меңлек чыгарып салды. Кассир сдача бирде, ләкин әби аны алмады... Үзе берни әйтми, тик басып тора. Тегесе сорый:
– Ник сдачаны алмыйсыз?
– Дөрес бирмәдең, шуңа алмыйм, – диде карчык тыныч кына.
Югыйсә санау түгел, акчага кагылмады да! Кассирның хәтере калды, хаклыгын исбатларга теләп, ярсып-кабаланып кабат санарга кереште.
Саннарны бастырып-бастырып әйтә. Тик соңыннан төртелеп калды... Ике йөз сумга ялгышкан булып чыкты.
– Менә хәзер дөрес, – диде карчык. Башка сүз үрчетмәде, акчаларын сыдырып алды да чыгып китте...
Бар бит зирәк, сабыр кешеләр, дип сокланып калды Рухия. Һәр кеше үзенең хаклыгын, хокукын яклап яшәсә, илдә шулкадәр тәртипсезлек тә булмас иде. Ләкин күбесе курка, дәшми үткәрә шул.
Кайтып барганда, юлында бер теләнче карт очрады. Боларга сүз әйтүче юк, менә кемнәр ирекле хәзер! «Ашыйсым килә, бер сум булса да бирегез!» – дип ялваргач, Рухия:
– Сез пенсия алмыйсызмыни? – дип сорады.
Алдашыр дигән иде, дөресен әйтте үзе, алам, диде.
– Җитмиме?
– Мин бу шәһәрнеке түгел, монда беркемем юк. Врачларга күренергә дип кенә килгән идем. Урамда инсульт белән егылдым. Шунда акча- документларымны урлаганнар. Хәзер беркая китә алмыйм, автобуслар да йөрми. Булдыра алганча ярдәм итегез, зинһар, бик ашыйсым килә, – диде карт, чем-кара күзләрен мөлдерәтеп.
Бәлагә юлыккан бу бичараны чын күңелдән кызганып, Рухия аңа иллелек сузды. Үзе читкә китеп, сиздерми генә бераз күзәтеп торды. Ач кеше акчасын йомарлап, кибеткә чабар дигән иде, әмма агай урыныннан кузгалмады. Һаман теләнеп басып тора.
– Ашыйсым килә, дидегез бит, ник ипи-сөт булса да алмыйсыз? – дип сорады Рухия, кабат аның каршына килеп.
– Ашадым инде мин. Әле яңа гына ашап чыктым, – дип алдашты абзый. Кеше хисабына яшәр өчен нинди генә әкият уйлап чыгармый болар! Ярар, хәерле булсын инде, чыгасы акча булгандыр дип, Рухия сүз куертып тормады.
Башка вакытта күрмәмешкә салышып үтәр...
Менә шундыйлар аркасында чынлап торып мохтаҗ булганнарга да ышанмый кеше. Ике баласы белән урамга чыгып баскан хатын өстенә нинди генә гаепләр яумады әнә. Бу хакта видеоязма инстагарм челтәрендә куелган иде. Кемдер ышанды, кемдер юк... Юкса күренеп тора, йөзе суырылган, күзләре генә утырып калган. Ике нәние ике яктан килеп ябышкан, алар да боек. Күз яшьләренә буылып сөйләде:
– Мин әрәмтамак түгел, эшлим! Базарда үз точкам бар иде. Ике баланы ялгызым үстерәм. Моңарчы эшләгәнем җитеп барды. Ләкин бу изоляция аркасында хәзер өйдә утырам. Бөтен запасыбыз бетте, тамчы ризык калмады. Аптыраганнан чыгып бастым. Балаларым ач...
Чит илләрдә эшсез, акчасыз калучыларга дәүләт ярдәм күрсәтә икән, ләкин Рәсәйдә кайчан кешечә булганы бар. Бу хөкүмәт үз халкын баетмас өчен җан тырмаша диярсең. Мескен, мохтаҗ кеше күндәм була бит ул, каршы сүз әйтми, тамак хакына бар эшкә дә ризалаша. Кредитка чумган халык алай- болай ныгып китеп, баш күтәрмәсен өчен, әледән-әле кризис хикмәтләрен оештырып торалар. Кешелек дөньясы белән ниндидер бер яшерен, шикле төркем идарә итә кебек... Аларның максатлары бер дә изге түгел кебек... Ләкин кеше күңелендәге матур гөлләрне корытып, алар урынына чүп тутырулары хак. Көн туды исә, бәндәләр өстенә яманнан яман хәбәр, көлтә-көлтә кайгы-хәсрәт коела башлый: кайдадыр су баскан, тау ишелгән, урман яна... Әле җирдә, әле күктә һәлакәтләр... Кемдер кемнедер талаган, көчләгән, үтергән... Олау-олау 
кайгыны бер күңелгә ничек сыйдырырга?! Әле дә түзә инде адәм баласы, үзенең дә казаны буш түгел бит.
Курыккан кеше ихтыярсызга әйләнә, аек акыл белән фикер йөртә алмый башлый. Кешене буйсындыру өчен нинди генә чаралар юк! Бервакыт Рухия кулына «Как управлять толпой?» дигән китап килеп эләккән иде. Укыгач, чәчләре үрә торды. Барысы да алдан уйлап эшләнә икән... Кайда ялган, кайда дөреслек – аңлап-аерып бетерә торган түгел. Ялганның йөзе якты, теле татлы, ләкин тәме ачы шул. Хакыйкать йомгагының очы бик ерак яшерелгән, энҗе- мәрҗәннәр кебек диңгез төбендә ята...
***
...Көзге көн караңгы. Төнне әйтәсе дә юк. Җитмәсә карлы яңгыр ява, аяк асты пычрак. Бер-бер артлы тезелеп, җиргә сеңеп диярлек атлыйлар. Сөйләшмиләр. Дошман күрмәсен, сизмәсен. Аяк астында кар-яңгыр белән кушылып, балчыкка әйләнгән җир генә баскан саен үзенчә ыңгырашып куя. Шул тавыш та еракка яңгырый кебек. Аларның дошман тылына разведкага барулары. Кинәт якында гына снаряд шартлый. Рухия куян җитезлеге белән җиргә сузылып ята, берничә минут эчендә өсте манма су була. Аягында коточкыч авырту, әллә яраландымы? Башын сак кына күтәреп, пышылдап диярлек сорый: «Егетләр, сез исәнме?» Дәшүче юк. Кыз күңеленә шом үрмәли, заданиене ялгызы ничек үтәр? Аларга бит «тел» алып кайтырга кушылган иде. Рухия шуышып, үзе янындарак яткан солдат янына килә, әмма ул хәрәкәтсез. Шулчак тавыш ишетелә: «Кузгалма, ят, көт!» Бераздан тавыш иясе үзе аның янына үрмәләп килә. Үкенеч хисләре белән авыр көрсенеп: «Без икәү генә исән калганбыз, өч иптәшебез вафат...» – ди.
– Безгә бу урыннан тизрәк китәргә, куаклыклар арасына сыенырга кирәк. Дошманның эзләп килүе бар.
Саз ера-ера, шул якка юнәләләр. Аларның тавышын ишетепме, немецлар кабат ата башлый. Иптәше Рухиягә: «Син әлегә шунда кал, мин урау юлны карап киләм. Бәлки, аннан үтеп булыр», – ди дә, иелә-бөгелә, төн эченә кереп югала. Тик яңадан әйләнеп килми. Рухия пошаманга төшә, инде нишләргә? Озакламый яктыра башлый, монда калырга ярамый. Яралы аягын көчкә сөйрәп, ул үзләре ягына шуыша, баштанаяк ләмгә чума, хәле бетә. Бераз тын алырга туктап, йөзен күккә төбәп ята да күзләрен йома. Шулчак аңа кемдер китереп төртә. Рухия сискәнеп, күзләрен ача. Каршында каскасын маңгаена батырып кигән озын буйлы бер солдат басып тора. Немец?! Әйе, кыяфәте нәкъ киноларда күрсәткәнчә. «Моңардан котылу юк. Мин хәзер үләм... Кешеләр дөньяга бер юлдан килә, ләкин киткәндә һәркемнең үзенеке», – дип уйлый Рухия. Колагын яңгыратып, бөтен тәнен яндырып, ату тавышы яңгырый...
Икенче мизгелдә ул кояш нуры тулган бүлмәдә ята, ак халатлы таныш түгел бер ир-ат, аның өстенә иелеп, әкрен генә сөйли иде:
– Үзегезне артык киеренке тотасыз, таш кебек каткансыз. Коточкыч газаплыдыр сезнең тормыш. Бу хәлдә ничек яшәмәк кирәк? Бөтен көчегез үзегезне саклауга китә, гүя ерткыч тулы карурман эченнән барасыз. Рухи халәтегез физик тәнгә чир булып күчә. Өмет, ышаныч үлгән сезнең. Кем куркытты шул дәрәҗәдә? Сөйләгез, ни булды? Әгәр куркудан котылмасагыз, авырулар китмәячәк. Шуны аңлыйсызмы?
Ир бер кулын Рухиянең баш очына, икенчесен күкрәк турысына куеп, нидер исәпләп-фикерләп торгач, башын чайкап:
– Ләкин куркып яшәргә ярамый. Сез болай да яралы, – ди.
Аның тавышы мамык кебек йомшак, шундый назлы, тыңларга рәхәт. Ләкин шул ягымлы кеше аны үзе үк куркыта да:
– Менә хәзер аягыңны кисәбез, башка чара юк. Чери бит аягың, гангрена башланган.
Рухия торып утыра, куллары белән аякларын капшап:
– Юк, юк, кисмәгез. Зинһар, кисмәгез! – дип кычкыра...
– Өйдә калыгыз! Cамоизоляция шартларын бозмагыз! Үзегезне саклагыз!
– ди ир.
Тавыш бик кырыс яңгырый...
***
...Бу тавыш урамнан килә иде. Рухия шул тавышка уянды. Төнгә, җылы булгач, тәрәзәләрне гел ачык калдыра. Бүген ни хикмәт – этләр өрмәде, башка җирдә өерелеп йөриләрдер. Ә болар машинага утырып, көчәйткечләр аша халыкны кисәтеп йөрүчеләр, эшләрен иртә таңнан башлый. Тасмага яздырган сүзләрне бар көчкә акыртып, караңгы төнгә кадәр урамнарны әллә ничә кат әйләнәләр. Башта бу бик сәер тоелган иде, аннары гадәти хәлгә әйләнде. Кеше дигәнең барысына да күнә икән. Аларның бу кыланмышы никтер сугыш турындагы киноларны хәтерләтә. «Ахтунг! Ахтунг!» дигән сүзләр балачактан колакка кереп калган. Немецлар оккупациядә калган халыкка шул рәвештә төрле боерык биргән, янаган, куркыткан...
Әтисе фронтовик булгангамы, әллә мәктәп тәрбиясеме, Рухия сугыш турында китаплар күп укыды, бер киноны калдырмады. Сугыш каһарманнары аның өчен үрнәк иде. Ул да алар кебек кыю, батыр булырга хыялланды. Малайлардан уздырып сугыша, биек-биек агачларның иң соңгы ботагына хәтле үрмәләп менә, караңгы төндә зиратлыкка керә, дус кызларын ата каздан, усал эттән яклый... Әгәр сугыш-фәлән чыкса, ике дә уйламый фронтка китәр, ватан өчен гомерен дә бирер иде. Шул кадәр көчле иде туган илгә мәхәббәте, үзенең СССР гражданы булуы белән горурлану хисе биниһая зур иде. Аннары нидер булды, алсу пәрдәләр ачыла, изге булып тоелган төшенчәләр әкрен-әкрен генә югала башлады...
Егерме ике яшендә очрашты Рухия гаделсезлек белән. Декрет ялына чыккач кына, аның кулына повестка китереп тоттырдылар. Моңарчы саулыгы аркасында хәрби хезмәткә яраксыз саналган ире кинәт яраклы булып куйды. Менә-менә көтеп алган беренче сабыебызны алып кайтабыз, дип торганда, мондый борылыш һич тә күңелле түгел иде. Ике елга бит! Хәлебезгә керерләр, чакыруны ярты елга булса да кичектереп торырлар, дигән өмет белән ирле- хатынлы икәүләп хәрби комиссариатка юнәлде. Әмма кистереп: «Юк!» – диделәр. Хәзерге вакытта армиягә аның ире кебек белгечләр ашыгыч рәвештә бик тә кирәк икән! Хезмәтне һич кичектереп булмый. Ә бала өчен борчылмагыз, дәүләт булышыр, имеш. Нишлисең, моңа да күнәргә туры килде. Ирен армиягә озатты да, ике көннән бәби табу йортына кереп ятты Рухия. Сабыен күтәреп чыкканда, аны каенанасы гына каршы алды. Ә дәүләтнең ярдәм дигәне унбиш тәңкә икән... Ярый ла, әти-әнисе, туганнары ярдәм итте. Беркеме булмаган ялгыз кеше бу акчага нишләр иде?!
Аннары Рухияне күкрәк баласы белән кышкы бер көндә фатирыннан куып чыгардылар. Янәсе,бу иреңә бирелгән оешма фатиры, әйдә бушат. Рухия түрәләрнең хаклыгына тамчы да шикләнми, баласын күтәреп, авылга 
кайтып китте. Әмма каенатасы бу хәл белән килешергә теләмәде: «Юк, болай калдырмыйбыз! Улым кая кайтып керер?! Ул бит шул оешма кешесе. Үзе теләп эш ташлап китмәгән, Ватан сагында торучы солдат! Судка бирергә, квартирны кире кайтарырга кирәк!» – дип, килененә сүз әйтергә дә бирмәде. Нишләсен Рухия, олы кеше сүзенә ничек каршы килсен, биш айлык сабыен күтәреп, суд юлында йөрергә кереште. Менә шунда бик яхшы күрде, аңлады инде: бу илдә гади кешене яклаучы юк икән... Бөтен хокук түрәләр кулында, ни телиләр шуны эшлиләр. «Армиягә ут белгечләре бик кирәк, шуңа күрә бернинди отсрочка бирә алмыйбыз, ирегез якында хезмәт итәр, кайтып йөрер», – дип майлаган иде хәрби комиссар. Анысы да шыр ялган булып чыкты. Ире солдат хезмәтен дөнья читендә – Камчаткада «учак ягып» үткәрде... Ә яшь бала күтәреп ялгыз калган хатынны йортыннан куып чыгарып, ике ел буе футбол тубыдай типкәләп йөрттеләр. Рухия ул көннәрне еламыйча искә дә алалмый...
Аптырап-йөдәп, суд юлында йөргән көннәрдә әтисеннән сораган иде ул: – Әти, нигә болай соң? Дөреслек минем якта бит!
– И-и кызым... – диде әтисе, ачынып. – Дөреслекне таба торган түгел хәзер.
Шәһәр түрәләре бер-берсе белән нык бәйләнгән, карга күзен карга чукымый. Җиңеп чыгасыбызга бер ышаныч юк.
Әле күп тапкыр әрнеп әйтәчәк ул сүзне Рухия: «Дөреслек минем якта бит! Нигә болай соң?!» Бер тырмага кырык тапкыр басып, бер үк түмгәккә йөз мәртәбә абынып, борынын гына түгел, йөрәген мең кат канатып әйтәчәк. Улы да шул ук сорауны бирәчәк аңа: «Әни, нигә болай соң?! Дөрес түгел бит бу!» Үзгәртеп корудан соң илдә урнашкан тәртипләрне аңлый, кабул итә алмыйча, тагы бик күпләр әйтәчәк әле ул сүзне: «Болай дөрес түгел! Бу гадел түгел!» Илдә хаклыкның юклыгына, бар да алдау-ялганга корылганга ышана алмыйча әйтәчәкләр...
Нишләттек без кадерле илкәйне?!
Ник болай килеп чыкты соң?!
«Ирек! Азатлык!» – дип, мәйданнар яулаган, зур өметләр белән каршы алган үзгәрешләр иде бит югыйсә. Елмаюлы битлек артында капитализмның ыржайган тешләрен, мәңге туймас бирән авызын күрербез дип, кем уйлаган. Торыр җирне сайлап булса да, Туган илне сайлап булмый шул...
Сугыштан соң илне җиңү яулап кайткан фронтовиклар күтәргән. Иң җаваплы постларда алар булган. Әгәр җитәкче чын фронтовик икән, анда бернинди алдашу-урлашу, хәрамлык юк. Әтисе, аның сугышчан дуслары, авылдашлары үрнәгеннән белә Рухия: халык язмышы белән яшәп, ватан дип янып йөрүче намуслы, асыл затлар иде сугыш юлларын кичеп кайткан ирләр. Чын ирләр! Илнең кан тамырын, йөрәк тибешен үзләренең көчле кулларында тоткан фронтовиклар берәм-берәм лаеклы ялга киткәч, исә башлады да инде үзгәреш җилләре. Ул җилләр кояш баткан яктан баш әйләндереч исләр алып килеп, рәхәт тормышта үскән буынның акыл-зиһенен томалады...
Җире шул ук, иле шул ук, әмма дәүләте, хуҗалары башка... Заман белән бергә кешеләр дә үзгәрә, яңа тәртипкә яраклаша. Үртәлеп, әрнеп уйлый Рухия: әгәр шул каһәр төшкән сугыш булмый калса, ил үзенең иң батыр, иң асыл улларын ут эчендә югалтмаса, бу илнең язмышы бөтенләй башкача булыр иде бит! Аны таркатырга, халык байлыгын ботарларга юл куймас иде алар! Чөнки күп булырлар иде, көчле, бердәм булырлар иде! Балаларын да көчле итеп, чын көрәшчеләр итеп тәрбияләрләр иде. Ләкин юк, кайтмадылар шул... Ә әтисез үскән буын сыеграк булды бугай.
Хәзер бу илдә яшәү куркынычка әйләнеп бара. Бу илдә һәр кеше корбан була ала. Урамда, эштә, юлда, мәктәптә... Хәтта үз өендә, хәтта хастаханәдә... Гади кеше җинаятьчедән генә түгел, тәртип саклаучының үзеннән дә курка хәзер. Тормыш сагында торырга тиешле табиблардан да курка...
Бу илдә һәркайда, һәр мизгелдә алдарга, таларга, кыйнарга, көчләргә, урларга, бер гаепсезгә төрмәгә утыртырга, эшсез, йорт-җирсез калдырырга, тотак яки кол итәргә, үтерергә мөмкиннәр. Кеше бер үк вакытта зыян күрүче, шаһит һәм гаепләнүче булырга мөмкин. Ләкин аны беркем дә якламаячак... Дөреслек күптән җиде кат җир астында ята.
Бу илдә законнар ничек тели – шулай уйный, кая кирәк – шунда борыла, кемне тели – шуны яклый. Бу илдә закон бар – тәртип юк.
Бу илдә күңел ачу бар, тик шатлык юк.
Бу ил коточкыч зур, тик анда Кешегә урын юк.
Бу ил искиткеч бай, тик анда хәерчеләр яши.
Әмма нинди булса да ул безнеке, башка Ватаныбыз юк...
Намус дигән «сөлек» Рухияләр нәселенә ныгытып ябышкан, каннарыннан комсызлык, ертлачлык, оятсызлык кебек чирләрне тамчысын да калдырмый суырып бетергән. Ә намуслы кеше башкалар өчен генә кулай, үзе исә гомер буе янып-кыйналып яши, бар тукмаклар аңа эләгә. Әминә апасы белән дә шул хакта еш сөйләшәләр. Менә тагы шалтыратты да зарын түгә башлады:
– Иркәм, нинди хәл соң бу? Каян килгән бу явыз палисайлар? Үзебезнең кешеләрме соң алар? Аналары, балалары бардыр, ник шул кадәр кыланалар икән? Кибеткә чыккан идем, күз алдында бер егетне кулларыннан каерып, эткәли-типкәли машинага утыртып алып киттеләр. Ни өчен диген, карантин бозган икән. Кемнеңдер баласы бит, әнисенә хәбәр дә итә алмый калды мескенем, телефонын тартып алдылар. Халыкны сарык урынына күрәләр. Аңлат әле, иркәм, кая барабыз без?!
Ни дисен Рухия? Тәртип сакларга тиешле кешеләрнең рәхимсезлеге, яман кыланмышлары турында видеоязмаларны интернетка да әледән-әле куеп торалар. Шуларның берсендә: «Атарга кушсалар, атарсыз дамы?» – дип сорый бер карчык. Полиция формасындагы амбал күз дә йоммый җавап бирә: «Кушсалар – атабыз!» Шул ролик астында кешеләр фикер алыша һәм барысы да диярлек: «Бер шик юк, атачаклар...» – дип ачынып яза. Хәер, моңа аптырыйсы юк. «Минем милиция мине саклый» дигән шигарь үткән гасырда, башка илдә калды бит...
***
...Төн караңгы. Баш очында ни ай, ни йолдыз балкымый, аларны күксел болытлар каплаган. Яз булса да, салкын, җитмәсә, тымызык кына яңгыр ява. Өстенә зур капюшонлы яшел плащ кигән Рухия постта басып тора. Немецлар һөҗүм итә калса, землянкадан сузылган чыбык очындагы кыңгырауны тартып, хәбәр бирергә кирәк. Кинәт офыкта ниндидер шәүләләр күренә. Рухия тизрәк тревога кузгата. Шул ук мизгелдә янына берничә солдат килеп баса.
– Ут ачмаска, якынрак килсеннәр, – дип боера берсе. Барысы да шым калып, килүчеләрне күзәтә.
Менә шәүләләр якынлаша, алар бишәү.
– Иртәгә бүген кичә булачак! – ди берсе.
Бу – пароль, имеш. Болар үзебезнекеләр икән, нейтраль зонага мина куярга барганнар.

Рухия үзен гаепле тоеп, бик уңайсызлана. Юкка гына тревога күтәргән, иптәшләрен борчыган.
– Дөрес эшләдең, синең гаебең юк, – дип тынычландыра аны командир.
Ул Рухия кырында басып тора. Чү, бу Госман түгелме соң? Әйе, ул – аның беренче мәхәббәте. Менә ничек очраштылар... Сугыш кырында, ут эчендә. Ләкин бу да чиксез бәхет. Ничә еллар күргәне юк, шул кадәр сагынган иде Госманны! Рухияне күптән онытылган назлы хисләр биләп ала, күңеленә шатлык тула. Госманның янәшәдә булуы аның өчен биниһая зур бәхет. Ул аның сөйкемле йөзенә яратып карый, минем янда озаккарак калсын иде, дип тели. Бу шомлы төндә, караңгылыкта аның һич тә ялгызы каласы килми. Госманга әйтәсе сүзләре дә күп, иркенләп туйганчы сөйләшәсе килә!
Ләкин егетләр китә. Рухия алар артыннан боегып карап кала. Госманнан аерылу гел авыр булды... Бу юлы да йөрәген бик тирән аңлаешсыз сагыш телеп ала. Ләкин озак ямансулап торырга ирек бирмиләр, дошман ягыннан пушкалар ата башлый. «Мин хәзер нишләргә тиеш? Постта калыргамы, үзләренеке янына кайтыргамы?» – дип баш вата Рухия.
Шулчак үзенә таба йөгерүче солдатларны күреп ала, алар арасында Госман да бар. Ул Рухияне иңеннән алып:
– Иди домой! Домой иди! – дип кычкыра. Сәер, Госман аны танымый. Оныткан... Шулайдыр шул, ничә ел күрешкәннәре юк бит.
Инде ул тагы ялгыз. Тирә-якта караңгы офыкка тоташкан иксез-чиксез кыр гына. Ә атышлар һаман тынмый. Яңгыр урынына яуган ядрәләр астында Рухия кай тарафка барырга белми аптырый. Куллары белән башын каплап, җиргә сузылып ята. Аның яныннан кабат солдатлар йөгереп үтә, барган саен сафлары сирәгәя, кайсы үлеп, кайсы яраланып егыла. Рухия әле берсенә, әле икенчесенә ярдәмгә ташлана. Ләкин өлгерә алмый, барысы да үлгән булып чыга. Рухия, җансыз гәүдәләргә абына-сөртенә, Госманны эзли, аның өчен ут йота. Менә атышлар тына, күк йөзе аллана. Аның каршына Госман үзе килеп чыга: «Соңгы тамчы кангача көрәшәбез! Үлгәннәрнең коралын җый!» – дип боера. Нигә шулай кырыс ул? Чынлап та танымыймы? Ләкин үпкәләп, мөнәсәбәтләр ачыклап торыр чак түгел. Соңыннан иркенләп сөйләшерләр. Госман боерганча, бер-берсеннән биш-алты адым калдырып урнашалар да, дошманга каршы торырга әзерләнәләр. «Без икәү генә, үзеңне сакла!» – дип кычкыра Госман. «Син дә үзеңне сакла, кадерлем!» – дип тели Рухия. Сөйгәне каршында сер бирәсе, булдыксыз сугышчы булып күренәсе килми, күңелдәге бар курку хисе тарала. Кыр буйлап өсләренә килгән дошманнар бер-бер артлы ава. «Мин дә кеше үтердем...» – дип ачынып уйлый Рухия. Бер мәл дөнья тынып кала. Пулемёт тавышы да ишетелми. Рухия Госман урнашкан якка таба шуыша. «Без җиңдек, котылдык!» – дип сөенә. Ләкин Госман йөзе белән пулемётка капланып, хәрәкәтсез калган. Кыз егетнең иңнәреннән алып, үзенә таба бора, тик баягы матур, ягымлы йөзне күрми. Йөз урына кан-ит боткасы гына... Бу төш кенә бит, дип үзен тынычландыра Рухия. Менә ул өзелер, бу куркыныч күренешләр югалыр. Ләкин бу уйны икенчесе алыштыра, юк, төш кенә түгел... Госман өндә дә юк, Әфган сугышыннан кайтмады бит ул...
Кинәт кыр буйлап, озын борыннарын сузып, аның өстенә фашист танклары килә башлый. Рухия башын калкытмаска тырышып, траншеяга сеңә, үзе дер-дер калтырый. «Мин куркак икән, мин әтигә охшамаган. Мин сугыштан куркам...» Бер танк, яман тавышлар чыгарып, баш очыннан ук үтеп китә. Рухия үлгәнгә салышып, тын алырга да куркып ята. Йөрәге дөп-дөп тибә.
Менә танклар ерагая, күздән югала. Димәк, Рухия чолганышта калган. Танклар артыннан килүче немец солдатлары аны йә атачак, йә әсир итеп алачак... Рухия гасабиланып, кузгалырга куркып ята. Ул тагы япа-ялгыз калды. Дус та юк, дошман да. Күк йөзе шундый чиста, бер болыт әсәре күренми! Бәлки, сугыш беткәндер? Шулчак баш очында бер самолёт пәйда була. Канатларында ап- ачык булып кара тәре шәйләнә... Бу бит дошман самолёты, бомба ташламакчы була, дип уйлый Рухия. Сугышның нинди генә коралы юк, барысы да кеше үтерергә көйләнгән... Самолёт кинәт дөрләп яна башлый, аннан аерылып күктә бер парашют ачыла. Өстенә үк төшмәсә дә, Рухиядән ерак түгел генә төшеп утыра. Никтер кешесе күренми, кузгалмыйча парашюты астында ята да ята. Үлгәнме, яралымы? Рухия аңа таба бармакчы була, тик күңеле шикләнә: үзләренекен күреп, немецлар йөгереп килсә? Бу шикне башка уй алыштыра, бәлки, ул гади солдат кына түгелдер, кулында бик кирәкле документлардыр? Ник әле куян кебек калтырап куркып утыра, коралы бар лабаса!
Автоматын тотып, һәр мизгелдә ут ачарга әзер булып, Рухия сак кына парашютның күбек кебек каурыйларын араларга керешә. Каршында кара киемле кеше пәйда була. Ул кыймылдый да алмыйча, йөзе белән өскә карап ята. Рухияне күргәч, мескен генә елмая. «Үтермәгез!» – дигәндәй баш чайкый, карашы белән янында яткан планшетка ымлый. Рухия планшетны ала, әмма яралы очучыга атмый. Ярдәм дә итми... Аның язмышын күкләр хөкеменә тапшырып, кояш чыккан якка атлый...
***
Рухия уянганда, кояш каршы йорт түбәсеннән күтәрелеп маташа иде. Диварга әүвәл сызык кына булып яктылык куна. Аннары ул киңәя, зурая... Күзгә күренеп үсә, унбиш-егерме минут дигәндә, бүлмә таң нурлары белән тула. Кояш һәр өйдә бик кадерле, гел көтелгән кунак, яңа көнне аның назлы нурларына күмелеп каршы алу үзе бәхет.
Тыныч яшәүгә ни җитә! Җир йөзендә үз акылында булган бер генә кеше дә киләчәген сугыш белән бәйләмидер. Тормыш һәм сугыш – алар мәңгелек каршылык. Әлегә кадәр Рухиянең беркемнән дә, беркайчан да: «Иң бәхетле чагым сугыш елларына туры килде», – дигән сүзне ишеткәне булмады. Ишетергә дә язмасын! Бервакыт, телевизордан яшьлеген сагынып моңланучы җырчыны тыңлап утырганда, Рухия әтисеннән: «Әти, син дә яшьлегеңне сагынасыңмы?» – дип сораган иде. «Юк!» – дип кистереп җавап бирде әтисе. Чынлап та, сугыш уты яндырып, көл иткән яшьлекне ничек сагынасың? Юк бит ул...
Ә бит нинди матур башланган җәй була: «Ул көнне район Сабан туе көне иде. Без, 18 яшьлек егетләр, пар атлар җигеп, дугага кыңгыраулар тагып, җырлый-җырлый, Сабан туена бардык. Никтер бәйрәмне озак башламадылар, сәбәбен белмәдек. Көндезге унберләр тирәсендә рупор аша Герман сугыш башлаганын әйттеләр. Халык кайгы белән таралды. Бер атна эчендә авылдан иллеләп кешене сугышка озаттык. 20 июнь көнне безнең күрше кызы Сәгыйдә кияүгә чыккан иде, ире белән нибары бер атна торып калды. Сентябрь аенда тагы бер төркем яу кырына чыгып китте. Хатыннары, балалары елап калды. Бер йорттан өч-дүрт кеше фронтка алынды. Безнең гаиләдән әти, абый, мин, энем сугышта катнаштык. Кешеләрне генә түгел, атларны да алдылар.
Мине колхозның бригадиры итеп куйдылар. Көне-төне, ял күрми эшләдек. Ирләр, атлар булмагач, урып-җыю эшләре кышка кадәр сузылды. Көндез 

бригадир, ә төнлә молотилкада икмәк суктыра идем. Колхозның иң авыр эшләре үсмерләргә, хатын-кыз өстенә төште.
Көзен-кышын сугыштан яралылар кайта башлады. Үлем хәбәрләре дә күп килде. 1942 елның мартында әтине сугышка озаттык. Ай башында гына абыйның сугышчан дустыннан «Махмут пропал» дигән хәбәр килгән иде. Апрель ахырында миңа да чакыру килде... Авылдан өчәү киттек, безне бөтен авыл озатып калды. Ул көнне колхоз җыелышы иде, шунда кереп саубуллашу җырын җырладык:
Без китәбез иртәгә, Шинель салып җилкәгә. Китмәс идек иртәгә, Дошман тия теңкәгә. Сау бул, туган авылым, Биек тауларың белән. Сау бул, йөргән урамым, Сөйгән ярларың белән...
Озатканда, әни бик елаган иде. Арба артыннан ияреп бераз барды да егылып калды... Аңа ул чакта нибары кырык биш яшь булган.
Райүзәккә килгәч, безне сафка тезеп бастырып барладылар да Чистайга алып киттеләр. Районнан 250 кеше идек. Озата барган атларны кире авылга борып кайтардылар, чөнки чәчү вакыты, атлар анда кирәк. Чистайга кадәр ике көн җәяү бардык. Яз ул елны соң килде, кайбер урыннарда кар эреп тә бетмәгән иде. Чистай пристаненда алты көн тордык. Анда төрле районнардан җыелганнар иде. Шул чакта китүчеләр арасында бик каты бәрелеш булып алды. Берсе кемнеңдер ипиен урлаган, шуның өчен үзара сугыша башлаганнар. Эш милициягә кадәр барып җитте...
Аннары безне пароходка төяп, Сарапулга алып киттеләр. Калган юлны Ижевскига кадәр җәяү бардык. Барып җиткәндә, азык-төлек запасы беткән иде инде. Хәрби лагерьлар урман эчендә урнашкан. Баракларда ике катлы сәкеләр, алар киртә җәеп эшләнгән. Шинель ябынып шунда йоклый идек. Көн саен уникешәр сәгать дәресләр. Ашау бик начар иде. Күбебез ачлыктан шешенә башлады, җитмәсә корчаңгы чире чыкты. Дезинфекциягә алып барып, тәнгә кара мазь сылыйлар иде.
Июль башында безнең полкның бер өлешен Юрьев-Польскига күчерделәр. Монда ачлыкка артык интекмәдек, чөнки кырдан борчак җыеп ашый идек. Өйрәнүләр үткәндә безгә Сталин приказын аңлаттылар: «Ни шагу назад!» Әгәр сугыштан качсаң яки ирекле рәвештә әсир төшсәң, хәрби серне сатсаң, сине хәрби трибунал көтә: үзеңне аталар, ә гаиләңне Себергә озаталар...
Бер айдан соң көнбатышка юл тоттык, Можайск шәһәре кырына килеп урнаштык. Монда инде сугыш якын, снаряд, бомба тавышлары ишетелә. Сугышка кергәнче үк өч дезертирны аттылар... Октябрь аеның урталары булгандыр, безнең эшелон Останкино дигән станциягә тукталган иде. «Тревога! Немцы бомбят!» – дигән тавышка вагоннан сикереп төшеп, җиргә яттык. Биш минут та үтмәде, немец самолётлары эшелонны тетеп китте, дивизиянең яртысы сафтан чыкты... Үлгәннәрне җирләп, яралыларны тылга озаттык та, коралларны алып, юлны җәяү дәвам иттек. Безнең миномёт 82 ммлы, 60 кило авырлыкта, өч кисәккә бүленә: ствол, лафот, упорная плита. Бер кешегә егерме кило тирәсе туры килә. Ике йөзләп чакрымны шулай үттек. Юл пычрак, һәр көнне яңгыр ява, атлар бара алмый. Гел төнлә генә бардык, көндез немец самолётлары күреп, бомбага тотуы бар. Көчле яңгырдан манма су булдык, ә киптерергә мөмкинлек юк, ут яксаң, дошман күрә. Барлыгы сигез тәүлек шулай бардык.
20 октябрьдә минем туган көнем иде, котлап, 400 гр. ипи бирделәр. Бу минем өчен бик зур шатлык булды.
Урынга килеп җиткәч, окоп, землянкалар казып, оборона ясадык. Алмаш- тилмәш, көн дими, төн дими, күз дә йоммый, һәркайсыбыз өч сәгать уяу тора. Аннан соң мине һәм тагы унтугыз сугышчыны унбиш чакрым ераклыктан снаряд ташырга билгеләделәр. Туктаусыз койган яңгырдан юллар сазлыкка әйләнгән, атлар йөрешле түгел. Ә без ач, өстә нәзек кием, шуның өстенә бет тә өстәлде. Мунча турында сөйлисе дә түгел, кешечә яшәр өчен бер шарт юк. Шулай да бервакыт мунча сыман нәрсә оештырдылар. Балаган корып, шунда барчабызны юындырдылар. Киемнәрне дезинфекцияләделәр. Алданрак чыксаң, киемеңне көтеп, туңып басып торасың, соңга калсаң, аннан җилләр исүе бар...
Артык ачка интеккәч, безне чиратлап, тылга хәер сорашырга җибәрәләр иде. Читтә йөргән булгач, мин русча ярыйсы сукалый идем. Авылда калган халык та безнең хәлдә, тик барыбер кызганып, бәрәңге, сөт, кәбестә бирәләр иде. Кешесез калган ташландык авыллардан ни дә булса табып кайта идек...»
Калганын укый алмады Рухия, дәфтәрне ябып куйды. Ватанны сакларга дип, ут эченә киткән совет солдатын шундый мескен хәлдә күрәсе килми, бу хакыйкатьне таныйсы, кабул итәсе килми... Күңелгә авыр, бик авыр!!! Сугыш турында күпме фильм карады Рухия, ләкин берсендә дә сугышчыларның ачлыкка интегеп, хәер сорашып йөрүләрен күрсәтмәделәр... Әтисе дә исән чакта бу хакта берни сөйләмәде. Ләкин язмый булдыра алмаган менә. Ә туган көненә бирелгән 400 грамм икмәк аның күңеленә иң кыйммәтле, иң кадерле бүләк булып уелып калган. Мәңге онытылмаслык шатлыклы, зур вакыйга булып...
***
Рухия гомере буе әтисенә сокланып, аны үзенә үрнәк итеп, аңа охшарга тырышып яшәде. Хәер, әллә ни тырышырга да кирәк түгел иде. Чөнки йөз- кыяфәте, холкы, йөрешләре, бар булмышы белән әтисенә охшаган ул. Әнисе дә бу хакта еш искәртеп торды:
– Әтиең кебек син дә артык беркатлы шул... Артык туры шул...
Артык юмарт шул...
Артык дөрес шул...
Әтиең кебек... Бу сүзләр Рухия өчен горурлык иде.
Әти...
Ул аны дөньяга туып аваз салгач та күргән, танышкан, «кызым» дип кулына алган. Ул үз баласын туган мизгеленнән үк хәтерли. Ә Рухиянең үзе белеп, хәтерләп калган әтисе белән очрашкан беренче мизгеле кышкы төн иде. Өйдә эңгер-меңгер. Электр уты юк, җиделе лампа яктысы гына. Чөнки утны төнге унбергә хәтле генә бирәләр. Кечкенә генә бүлмә. Шунда алар, өч бала һәм әнисе. Менә ишек ачыла. Иң башта ургылып, әрсезләнеп кышкы суык килеп керә. Ак болыт – суык парлары эчендә әтисенең олы гәүдәсе пәйда була. Аның өстендә озын толып, башында бүре тиресеннән тегелгән мул бүрек. Йорт бәләкәй, ә толып кигән әтисе шундый зур! Ул Кыш бабай кыяфәтендә истә 
калган. Битләре суыктан кызарган, ә кулында капчык. Әтисе керә-керешкә капчыкны әйләндереп каплый, аннан уенчыклар, китаплар коела... «Бу сезгә!» – ди әтисе. Үзе көлә, шундый шат, бәхетле.
Зур гәүдәле матур кеше иде ул. Шаян, шук, тапкыр сүзле. Зәңгәр күзләре гел көлеп тора. Дөньяда иң акыллы кеше – Әти! Иң көчле кеше – Әти! Әтисен беренче тапкыр хәтерләп калган мизгелдә Рухиягә өч яшьләр тирәсе булгандыр. Шуннан соң гомер киштәсенә аның турында матур истәлекләр өстәлә барды. Алай да башта өзек-өзек әле. Район үзәгенә яки башкалага барса, ул һәрчак кочак тутырып күчтәнәчләр, уенчыклар алып кайта иде. Үзе әйткәнчә, куян күчтәнәче. Әтисе шулай дия иде: «Килегез әле, балалар, менә куян сезгә ниләр җибәрде». Ә балалар аның бу сүзләренә берсүзсез ышана, шундый тәмле әйберләр җибәрүче юмарт куянны бер тапкыр булса да, күрәселәре килә.
Бала җанлы, киң күңелле, тыныч холыклы кеше иде әтисе. Ул аларны җилкәсендә утыртып йөртә, аягында таган атындыра, гармунда бию көйләре уйнап, биетә... «Вәт маладис!» – дип мактап, күңелне үстерә.
Һәр иртәдә барысын тезеп бастыра да, физзарядка ясата. Вакыты булганда, алар белән качыш-качыш, сукыр тәкә уйный. Шаян хикмәтләр күрсәтеп гаҗәпләндерә: әле баш бармагын югалтып таба, әле борын-колак тишегеннән борчак чыгара... Яттан такмаклар сөйләп көлдерә. Аларны хәзер дә хәтерли Рухия: «Килә арба, төягән ярма. Ауды арба, түгелде ярма. Җыелды карга, чүплиләр бар да...»
Әтисе аларга карата бик йомшак, кече күңелле булды. Ваткан-җимергән, югалткан әйберләр өчен беркайчан тиргәмәде. Кайчакта әнисе, сүз тыңламасагыз, әтиегезгә әйтәм, дип яный, тик моңа беркемнең исе китми. Чөнки яхшы беләләр, әнисе зарланса да, әтиләре: «Шулаймыни? Әниегезне тыңлагыз», – дигән сүз белән генә чикләнә.
Фронтовик балалары икәннәрен кечкенәдән аңлап үсте алар. Әтисенең муенында ядрә кыйпылчыгыннан калган йодрык сыешлы уентык бар иде. Аягындагы ярасы да гел сызлап җәфалый, әнисе аңа ниндидер дарулар сөртеп тора. Көндезләрен шат кәеф белән йөргән әтисе төннәрен илереп кычкыра: «Танклар! Немецлар!» Шул вакытта бик газапланып ыңгыраша, бәргәләнә, әнисе аны тизрәк уятып, төш кенә бу, саташасың, дип тынычландыра. Әтисе гармунда уйнап җырларга ярата иде, күбесе сугыштан отып кайткан: «Тёмная ночь», «В землянке», «Эх дороги...» Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә аңа төрле яктан хатлар, котлау открыткалары килә, алар хәтта почта әрҗәсенә сыймый. Әтисе сугышчан дуслары белән гел элемтәдә торды, аны тантаналы чараларга, очрашуларга еш чакыралар иде. Бәйрәм көнне, һава торышы нинди булуга карамастан, сугыштан кайтмый калган авылдашлары хөрмәтенә куелган обелиск янында тантаналы митинг үтә. Ул көнне рәхмәт сүзләре, изге теләкләр күп әйтелә, туган ил, җиңү турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Сугыш ветераннарына кадер-хөрмәт зурдан, урыннары гел түрдә. Мәктәп укучылары аларга үз куллары белән ясаган алсу чәчәкләр тапшыра...
Елдан-ел гел бертөрле үтә торган шул тыйнак бәйрәмнәр күңелгә күпме гүзәл хисләр салган икән!
Әлегә хәтер бар, аны сугыш кичкәннәрнең балалары, оныклары саклый. Ә 21 гасыр балалары сугыш турында боевиклардан карап кына белә. Ул кинолар ниндидер уенны, уйдырма әкиятне хәтерләтә. Мәңгелек ут янында тәмәке тартып, хәмер эчеп, шунда бозыклык кылучылар өчен мәхәббәт, хөрмәт, горурлык кебек изге хисләр таныш түгел. Алар өчен үткәннәр дә, киләчәк тә юк. Күбесенең тормыш кагыйдәсе: «Бүген яшә!» Тормыш тигезлекне ярата. Аласың икән, бирергә дә кирәк! Ләкин бирергә теләүчеләр кимегәннән-кими бара... Алучылыр, кулланучылар заманы бу.
***
Әтисенең төенләп куелган документлары, фоторәсемнәре арасында аңа атап язылган бер ачык хат та саклана. Район гына түгел, республиканың дәрәҗәле басмасында урын алган әлеге хат 2011 елның көзендә алар кулына килеп иреште. Исеме үк уйландыра торган: «Соңарып булса да, гафу үтенәм». Ничә еллар буена күңелендә авыр таш булып яткан гаеп хисеннән котыласы килеп язылган хат иде ул. Хатта бу кешенең вөҗдан газабына әйләнгән бик күптәнге бер вакыйга тасвирлана. Сиксәненче еллар... Әфган сугышы, Олимпиада, буш киштәләр, су буе чиратлар, талоннар... Күзләре сүнгән, тавышы утырган, көч- куәте сыегайган дәүләт башлыгы...
Ил бусагасына ялган һәм мәкер аяк баскан еллар...
Хатның кыскача эчтәлеге болай:
«Февральдә үткән сайлаулардан соң райкомның киңәшмәләр залына яңа сайланган халык депутатларын җыйдылар. Киңәшмә тәмамлангач, оештыру бүлеге мөдире мине кабинетына чакырды. Кабинетта икәү генә идек. Ишекне шап иттереп япты да эчтән бикләп куйды. Мине каршысына утыртып, сүз башлады. Райкомның беренче секретаре әмере буенча, мин К. авыл советының бик абруйлы рәисен эшеннән алып, аның урынына башка кешене тәкъдим итәргә тиеш икән. Партия әгъзасы буларак, боерыкны үтәмәү мөмкин түгел иде...
Авыл советына сайланган депутатлар бик тиз җыйналды. Райком тәкъдимен җиткергәч, алар арасында ыгы-зыгы башланды. Рәисне эшеннән азат итәргә каршы булуларын ачык итеп әйттеләр. Аның оештыру сәләте көчле, чын акыл иясе булуына басым ясадылар. Җыелыш төнгә кадәр дәвам итте. Шулай да, бик кыенлык белән булса да, райком башлыгы фикере белән килешүләренә ирешә алдым...
Ике ай чамасы вакыт узгач, район үзәгенә башкаладан комиссия килеп төште. Х. ага, авыл советы рәислегеннән азат ителгәч, эшсез калган икән. Аптырагач, гаделлек эзләп, ул республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән...
Ул әле дә шушы районда яши, дип беләм. Аңа сәламәтлек, озын гомер телим. Китергән уңайсызлыклар өчен, соңарып булса да, гафу үтенәм...»
Әлеге хатны язган кешегә ихластан сокланган иде Рухия, күңеле тулып күзләре яшьләнгән иде. Чөнки бар халык алдында гаебеңне танып, гафу үтенү өчен зур кыюлык, батырлык кирәк. Аны һәркем булдыра алмый. Бу вакыйгадан соң да инде ун еллап вакыт үткән, әтисе ул чакта урын өстендә ята, күзләре бик начар күрә иде. Шуңа хатны Рухия укыды. Әтисе аны уйга калып, сабыр гына тыңлады. Гаҗәпләнде. Аннары һәрвакыттагыча тыныч кына: «Әллә кайчан булган хәл бит бу. Мин аны оныттым инде, беркемгә бернинди үпкә сакламыйм. Бу кеше борчылып яшәмәсен, шалтыратып әйтегез, зинһар», – диде...
Күңеле киң иде шул әтисенең, кичә генә үзенә авыр сүз әйткән кешегә икенче көнне елмаеп кул сузар иде. Бер гаепсез килеш кимсетелеп, эшсез- акчасыз калгач та, сер бирмәде, горур яшәде ул. Ә вазифасыннан шул рәвешле азат ителүгә, түрәләр кубызына биемичә, гаделлек, дөреслек ягында булуы сәбәп иде. Әйе, намуслы булып яшәү җиңел түгел, вөҗданына тугры калу өчен кешегә хөр күңел, көчле рух кирәк шул!

Ил таркалып, коммунистлар партиясе тәхеттән төшерелгәч тә, антына тугры калды әтисе. Ут эчендә алган билетына хыянәт итмичә, аны гел күкрәк кесәсендә йөртте. Кремль өстендә җилфердәгән кызыл байрак урынына империя флагы менеп кунаклап, ике башлы бөркет, яңа кыйбла эзли-эзли, төрле якка күз уйната башлагач, халык арасында ыгы-зыгы купты. Китте шундый агым, һәркем диярлек, тамырында аксөяк канын эзләп, нәселен актарды, ике кешенең берсе морза яки мулла баласы-оныгы булып чыкты. Рухия дә үзләренең нәселе турында күбрәк белү нияте белән әтисеннән әби-бабайлары турында җентекләп сорашкан иде.
– Кызым, безнең нәселдә морзалар да, муллалар да юк! Әти-бабайлар урта хәлле крестьян, игенче булган, – диде әтисе.
Аннары горурлык белән өстәп куйды:
– Эшләп ашаучылар без! Сорыкортлар түгел!
Ә теге хат бик вакытлы килгән булып чыкты. Шул елның декабрь аенда, якты дөнья белән хушлашып, әтисе мәңгелек йортка, әнисе янына китеп барды...
***
...Шундый җир дә булыр икән... Ни туфрак, ни балчык түгел. Тоташ көл. Офыклар ап-ачык булса да, һавага төтен исе сеңгән. Күңелне укшыта торган бик яман ис. Кайчандыр тормыш кайнаган урында тырпаеп торган морҗалар да, җиргә сибелгән шул көл-күмер өеме генә калган. Бер җан әсәре күренми. Хәтта чебен-черки дә очмый.
– Халыкны Германиягә куганнардыр, – ди Рухия янында басып торучы солдат.
– Алай гына булса... Сизмисеңмени, янган ит исе. Яндырганнар... – ди икенчесе.
Бу фашист үткән җир. Чигенгәндә, канлы эзләрен яшереп, шәһәрләрне җимереп, авылларны яндырып, җир-суларны агулап китәләр... Рухия боларны яхшы белә. Җан ачысы, хәсрәт сеңгән бу урыннан тизрәк китәсе килә. Эчендә нәфрәт уты дөрли. Үч, үч, үч! Барысы өчен дә үч алырга, җирдә фашизмның эзен дә калдырмаска!
Шулчак каяндыр бала елаган тавыш килә. Тоела гынамы? Монда нинди җан иясе булырга мөмкин?
Рухия тавыш килгән якка атлый. Тик беркемне күрми. Аяк астында кирпеч ватыклары да көл генә. Әллә соң ишетелә генәме? Корбаннарның җан ачысы белән кычкырган тавышлары һавага сеңеп калганмы? Ләкин тавыш югалмый, көчәйгәннән-көчәя. Чү, ул бит җир астыннан килә. Рухия көрәген алып, җирне актара башлый. Бу баз икән. Шунда бер-берсенә сыенып, өч сабый утыра. Битләре пычранган, өс-башлары ертылган, хәлсез, йончыган балалар. Иң олы дигәненә дә алты-җиде яшь чамасы. Бу авылдан шул өч җан гына исән калган. Алар яшәячәк, бу көннәрнең утлы сулышын, канлы җилләрен йөрәкләренә салып, киләчәккә илтәчәк. Һәр җинаятьнең үз шаһиты бар...
Солдатларның берсе базга төшеп, балаларны берәм-берәм Рухия кулына тапшыра. Яктыда йөзләрен күргәч, Рухия гаҗәпләнеп кычкыра:
– Болар бит детдом балалары! Мин беләм аларны! Балакайлар, сез ничек монда килеп эләктегез?
Аны танып алып, шатланып, сабыйлар Рухиягә килеп елыша.
– Безне монда әни калдырды... Беркая китмәгез, шунда гына утырыгыз, диде. Үзе һаман юк... – дип еламсырап җавап бирә арада иң олысы Алинә.
Җилбәзәк әниләре фронтка берәр хәрбигә тагылып килгән, күрәсең... Ә бу 
бичараларны ут эченә ник иярткән? Ул оятсыз анага бер ышаныч юк, балаларын яңа гаиләгә бирәбез, дигәч, күз дә йоммый:
– Бирегез! Орлыгы үзебездә, тагы табармын. Сез дә эшсез калмассыз! – дигән иде...
Ә бу беркатлы сабыйлар, миһербансыз анага ышанып, шундый хәерсез, хәтәр юлга чыкканнар. Ярый ла, фашист кулына эләгеп, харап булмаганнар. – Безнең ашыйсыбыз килә... – дип ялвара Алинә. – Бер генә кисәк ипи бирегезче!
– Бу балаларны тылга син озатырсың. Менә, юлда ашатырсың, – дип, командир Рухиягә төенчек суза.
Аларны өсте ябулы бер машинага утырталар. Аннары юл... Бик озын юл. Кая барганнарын да белми караңгыда баралар да баралар... Кинәт машина туктап кала. Ни булды? Тагы немецлармы? Алай дисәң, ату тавышлары ишетелми. Тып-тын. Рухия, балаларны калдырып, машина әрҗәсеннән төшә. Яп-якты көн икән. Тирә-якта яшел болыннар. Зәңгәр күктә кояш алтын нурларын сибә. Шундый яктылык, искитмәле матурлык та булыр икән! Юл уртасында ник туктаганнарын, ни булганын белешер өчен, Рухия кабина ягына юнәлә. Ләкин ул буш, анда беркем юк! Шофёр кайда соң? Ничек алар шофёрсыз шул кадәр озын юл үтә алды? Димәк, бердәнбер өмет үзендә, рульгә үзе утырырга тиеш. Моңарчы машина йөрткәне юк иде. Ләкин, ни хикмәт, булдыра икән бит. Менә бит ничек ыспай кузгалып китте. Ә юл тип-тигез, шоп-шома. Бигрәк рәхәт икән машина йөртү. Рухиянең күңеле шат, аңа шундый рәхәт! Менә бу балаларны тиешле урынга илтеп урнаштырыр да кабат фронтка китәр. Машина белән үз иптәшләрен бик тиз куып җитәр...
Шул урында бу төш өзелә. Аңа башкасы ялгана. Имеш, ул поездда бара. Анда аның кебек хәрбиләр күп, арада яралылар да бар. Алар ялгыз түгел, яннарында сөйгән ярлары кайгыртып, көйләп бара. Бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәтләре, назлы хисләре чит кешегә дә сизелеп тора.
Рухия кыр уртасында төшеп кала. Кичке эңмер-меңгер вакыт, имеш. Таныш җир кебек үзе, туган авылына илтүче юл икән. Рухиянең күңеленә шатлык тула, ашыга-ашыга, шул якка атлый. Икенче мизгелдә ул инде ниндидер елга буенда басып тора. Бу елганы ничек кичим икән, дип аптырап торганда, аның янына бер көймә йөзеп килә. Яшь кенә егет ярга сикереп төшә дә: «Абый!» дип аны кочаклап ала...
Уянгач, Рухия җиңел сулап куйды: «Менә мин дә сугыштан кайттым...» Гаҗәп бит, төшендә үзен әтисе итеп тойды, аның яшь чагын күрде. Җиңү көнен каршылыйсы төндә!
«9 май көнне иртәнге уннарда мин Бөгелмә вокзалында идем. Төнлә поезддан төшеп йоклап ятам. Бервакыт хатын-кызлар мине уятып, чөя башладылар. Үзләре: «Победа! Победа!» – дип кычкыра. Шул чакта аяктагы ярам ачылды, аны медпунктка кереп бәйләттем. Анда мине чәй дә эчерделәр, бәйрәм төсле булды. Төнге унбердә поезд белән Шынталыга киттем. Иртән төштем. Шул кадәр өйгә кайтасы килә, ләкин транспорт юк. Елховойдан берәү үгез җигеп, керосин алырга килгән иде, ул мине чатка кадәр алып кайтты. Аңа бер пачка махорка бирдем. Калган юлны җәяү үтәргә туры килде. Кичке сәгать җиделәр тирәсендә генә Чирмешән елгасы буена килеп җиттем. Шинелем бик тузган, ямьсез иде, аны салып култык астына кыстырдым. Салмасаң, күкрәктәге орден-медальләр дә күренми бит. Туган авылга батыр солдат булып кайтасы килә!
Теге ярда кер чайкаучы хатын-кызлар мине күреп алып: «Солдат кайта! Солдат кайта!» – дип кычкырдылар. Ара ерак булгач, мине танымыйлар, һәркем үзенеке дип уйлый. Әле бер, әле икенче исемне атыйлар... Әни белән энекәш тә күренде. Алар мине шундук танып алды. Шуннан соң энем мине көймә белән авылга алып чыкты...
Сугыштан кайткан бәхетле көне турында әтисе шулай язып калдырган. Ул чакта аңа нибары 21 яшь була...
***
Ә быел Җиңү көне парадсыз үтәчәк... «Үлемсез полк» хәрәкәтен дә онлайн режимда гына уздырырга исәплиләр. Моңа аптырыйсы юк, хәзер күп нәрсә шуңа көйләнгән. Җырчылар концертларын, укытучылар дәресләрен ерактан торып үткәрә. Пациентлары белән экран аша гына аралашып дәвалаучы табиблар да бар икән.
Бу көннәрдә шәһәр урамнары тынып калды, парклар ял итте, машиналар агымы туктагач, һава сафланды. Тагы... бер көтү халыкны җыеп, кадерле вакытны гына түгел, акчаны да җилгә очырган төрле чаралар, семинар- форумнар туктатылды. Иң зур түрәләр дә экран аша гына аралаша. Бер көйләп җибәрсәләр, бәлки, киләчәктә дә шулай дәвам итәр, юк йомышны бар итеп, анда-монда машина куулар бетәр. Уйлап карасаң, әгәр өйдә торып та эшләп була икән, ни дип патша сараедай алагаем зур биналар тотарга? Күпме акча янга калыр иде!
Тормыш үзе дә әкрен генә чынбарлыктан виртуаль дөньяга күчеп бара бугай. Адәм балалары дөнья челтәренең пәрәвезенә уралып беткән кебек. Күпчелек халык өйдә утыргангамы, соңгы вакытта интернет киңлекләрендә җанлылык артты. Һәр иртә хәерле теләкләр, матур-матур рәсемнәр, кәефне күтәрә торган җырлар белән башлана. Бер-берсен белмәгән, күзгә-күз очрашмаган кешеләр дә бер гаиләдәй дуслашып, якынаеп китте. Аларны уртак үткәннәр, бер үк борчулар, өметләр берләштерә булып чыкты. Барысы бер дулкында тирбәлгәндәй тоелды. Олы буын яшьлеген, туган ягын сагынып моңланса, яшьләр көндәлек тормыштан күзәтүләр, кызыклы фото-видеорепортажлар оештыра, фикер алыша. Тукай бәйрәме шигырь укып-тыңлап үтте, китапханәләр туры эфирда кызыклы очрашулар оештырды, җырчылыр онлайн концертлар күрсәтте...
Май аена керү белән Җиңү темасы алга чыкты. Интернет битләрен Бөек Ватан сугышы еллары, анда катнашкан әти-бабайлар турында истәлекләр биләп алды. Бу агымга мәктәп балалары да кушылып китте, ерак бабайлары турында горурланып яздылар, сөйләделәр. Гаилә альбомнарыннан саргаеп беткән кадерле фотолар чыкты. Җиңүгә өлеш керткән әти-бабайларның тыйнаклык, сабырлык бөркелгән җылы карашлы йөзләрен күрү, аларның данлы язмышына кагылу якты хатирәләрне уята торган дулкынландыргыч күренеш иде. Сугыш каһарманнарын быелгы кебек шулай ихластан зурлау, искә алу соңгы елларда булдымы икән әле? Бу бит өстән боерып түгел, күңел таләбе белән, йөрәк кушуы буенча эшләнде! Бөек Җиңүнең уртаклыгын тою, рух бердәмлеге җанга шатлык, өмет бирә иде.
«Үлемсез полк» хәрәкәтендә үлгәннәрнең сурәтен күтәреп, урам иңләп йөрүе баштарак сәер тоелган иде Рухиягә. Бу гамәл татар кешесенә килешеп тә бетми сыман. Мөселманнар ни авыр кайгыны да эчкә йотып, сабыр итеп үткәрергә өйрәнгән өммәт бит. Киткәннәргә дога гына кирәк дип, үлгән кешенең рәсемен кабер ташына да куймый, түргә дә элми. Татар кешесе мәңгелеккә киткән газиз кешесен тантаналар оештырмый гына искә ала, кешеләрдән качып аулакта, ялгызлыкта яшь түгә. Мәңгелеккә киткәннәр күңелдә яши...
Быел онлайн режимда үтәсе булгач, Рухия дә бу чарада катнашырга булды. Әтисе турында язып, сугышта төшкән рәсемен куеп, анкета тутырып җибәрде. Тарихка кереп калсын әле! Интернет бит ул шундый нәрсә, анда сүз түгел, өтер-нокта да югалмый...
Хәтер яшәргә тиеш!
Хәтер юлында чикләр дә, киртәләр дә юк. Хәтер юлында Вакыт адаша...
Хәтер юлында Мәңгелек тантана итә!
***
9 май иртәсе кояш белән туды. Бик якты, җылы һәм тыныч иде.
Әллә бүген гади көн түгеллеген алар да сизәме, ни хикмәт, этләр дә өрмәде. Җанга тансык тынлык!
Халык изоляциядә булса да, бәйрәм рухы сизелә үзе. Каршы йортның тәрәзәләрен ак кәгазьдән кисеп ясалган мәңгелек ут, йолдыз, торна, күгәрчен фигуралары бизи, балкон култыксаларына тасмалар, төрле төстәге шарлар эленгән. Их, кызыл байрак та булса! Элек уйланылмаган бит, кибетләрдә урак- чүкеч чиккән кызыл байраклар, флаг-вымпеллар тулып ята иде. Хәзер исә аларны эзләп табышлы түгел, музейларда гына калды. СССР дигән Ил-йорт сүтелгәч, яңа хуҗалар барча символларны алыштырып куйды. Гимн, герб, байрак – барысы да үзгәрде... Әйтерсең, шулай гына тарихтан, үткәннәрдән баш тартып була?!
Ә дошман оясы – Рейхстаг өстенә кадалган Җиңү байрагы бер генә, кан төсендә ул. Совет солдаты кулына кызыл байрак күтәреп һөҗүмгә күтәрелгән, аны күз карасыдай саклаган, шул байрак өчен башын салган, шул байрак белән Берлинны алган!
Байрак булмаса булмас, аның каравы, комач кызыл төстә ефәк шарфы бар Рухиянең. Иртүк шуны балконына чыгарып элеп куйды. Көне буе күңеленә юаныч, шатлык биреп, алсу байрактай җилфердәп торды ул. Әтисе дә аны күреп торадыр, сөенәдер кебек. Караңгы төшкәч, халык балконнарга чыгып, телефон утларын кабызды, аны баш очында яулыктай болгый-болгый, бергәләп «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Менә шул шау-шуларсыз гына үткән тыныч, тыйнак бәйрәм күңелне никтер артык та хисләндерә, дулкынландыра, күзгә яшьләр китерә иде.
Өйдә бикләнеп, балконга чыгып каршылаган Җиңү көне кешеләрне ныграк берләштереп, бәйрәмгә туганлык хисе өстәгәндәй тоелды Рухиягә. Алай гына да түгел, горур басып, урам тутырып, рәт-рәт атлаучы җиңүчеләрне дә күргәндәй булды ул. Хыялында булса да...
Алар хәзер бергә бит инде. Яу кырында ятып калганнар да, туган җиргә кайтып, гомер буе илгә, халыкка хезмәт иткәннәр дә бер сафта атлый.
Мәңгелек солдатларның исәннәргә әйтәсе сүзе, васыяте дә бер генә: – Тынычлыкны яклагыз! Ватанны саклагыз!

"КУ" 9, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: