Логотип Казан Утлары
Шигърият

Әйтер идем...

«Мин – күләгәң синең», – дигән идең. Хактыр, ахры... Төннәремдә эреп югалгансың…

Әйтер идем: «Рәхмәт хатларыңа!
(Әле һаман көтәм яңаларын...)
Күңел җылың сеңгән сүзләр белән
Дәваладың күпме яраларым!»
Әйтер идем: «Башка ташлап китмә!
Мәхрүм итмә назлы карашыңнан.
Синсез калсам, кабат адашырмын
Чытырманнар, чатлар арасында...»
Әйтер идем: «Син фәрештәм минем!
Яшәү көче, илһам бирүчем син!
Дәртләндереп үргә, җиңүләргә,
Көннәремне нурга күмүчем син!»
Әйтер идем: «Зинһар, кичер мине,
Күрмәгәнем өчен яшьләреңне!
Миннән хәбәр, ярдәм көткән чакта,
Гамьсез калып, берни дәшмәвемне...»
Әйтер идем... тагы бик күп сүзләр...
Тик аларны кая юлларга соң?!
«Мин – күләгәң синең», – дигән идең.
Хактыр, ахры...
Төннәремдә эреп югалгансың…

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев