Соңгы сорау (бәян)

— Кызым, син бәхетлеме? Ания сискәнеп китте. Шулхәтле урынсыз һәм вакытсыз сорау иде бу... Кыз аны җавапсыз калдырды. Чөнки бу мизгелдә әлеге сорауга җавап юк иде...

Ания

...Аны мәктәптә никтер үз итә алмадылар. Була бит шундый — көтүдән аерым ак каргалар. Аларны хәтта үз ишләре читкә этә, җай килгән саен чукып тора. Ания укырга кергәндә, мәктәпләр әле ак-карага бүленмәгән иде. Гади кеше баласы белән түрәнеке бер сукмактан йөрде, бер үк партада утырды. Һәммәсендә бертөсле форма булгач, бае-ярлысы бер чама күренә, кагыйдә-таләпләр дә тигез иде. Туксанынчы елларда, җиде юл чатында җилфердәп торган илне төрле көчләр төрле яклап йолка башлагач, шәһәр үзәгендәге мәктәпләр «зур кешеләр» кулына күчте. Аларга бай абзыйларның юмартлыгы белән шәп ремонтлар ясалды, класс-кабинетларга заманча җиһазлар кереп урнашты. Эче-тышы гөлдәй балкыган, «элитный» дип аталучы ул затлы мәктәпләргә «ситсы күлмәклеләр» ансат кына эләгә алмый иде инде.

Заман үзгәрде, вакыты салмак кына аккан Сарлан да йөзен көнбатышка борды. Аның халкына да комсызлык зәхмәте йокты, бу чир үтә дә җитез, әрсез булып чыкты. Килде бер көн — адәм баласына бәя акыл-холкына, белем-сәләтенә карап түгел, торган йортына, йөрткән машинасына, өстендәге чүпрәк-чапракка карап бирелә башлады. Затлы кием кисәң — син затлы... Кем кулында акча — шул хаклы...

Дамираларның ике катлы яңа йорты шәһәр читендә иде. Әлеге дә баягы шул туксанынчы елларда каенлык белән ике арада яткан буш җирләрне халыкка шәхси төзелешләр өчен бүлеп бирделәр. Ике-өч җәй эчендә калага терәлеп үк торган яңа посёлок үсеп чыкты. Купшы йортлар ишәя торды, урамнар зурайды. Элек ак ромашкалар хозурланып тирбәлгән болын «Байлар бистәсе»нә әйләнде. Никтер шулай булды: биредә чынлап та гел урынлы-дәрәҗәле затлар гына йорт салган булып чыкты. Ләкин берничә ел эчендә күтәрелгән әлеге яңа бистә ни купшы, бай булса да, аның кибете дә, мәктәбе дә юк иде әле, шуңа күрә Дамираның балалары үзләренә якын гына гади бер мәктәпкә йөрделәр. Югыйсә машиналары кул астында, Илдар белән Анияне үзәктәге затлы мәктәпкә дә урнаштырып булыр иде. Тик Дамира моны кирәксенмәде. Башлары булса, кайда да югалмаслар диебрәк фикер йөртте. Зур дәрәҗәгә ирешсә дә, күңеле белән ул гади авыл баласы булып калды, тәкәбберлек чире аңа йокмады.

Илдар белән Ания дә үзләрен башкалардан аерым, өстен сизмәделәр. Ләкин аларны менә шул башкалар үзләре аерды! Илдар ниндидер юллар белән иптәшләре арасына кереп китә алды әле, ә Ания — юк. Аны «начальник баласы, буржуйка» дип гел читкә эттеләр. Югыйсә кыз байлыгы белән мактанмады, мәктәпкә алар кебек үк җәяү йөрде, ләкин барыбер үз кеше була алмады. Хәтта укытучыларның кайберләре бөтен класс алдында, түрә кызы, дип тормам, беләм мин сезнең халык талап баеганыгызны, дип кимсетергә дә күп сорамый иде. Ул чакта илдә демократиянең үги улы үзенә юл салып маташа иде...

Әгәр Ания бу хакта әнисенә кайтып сөйләсә, Дамира, әлбәттә, бер-бер чарасын күреп, кызын башка мәктәпкә күчерер дә иде, ләкин кыз дәшмәде, зарланмады.

Анияне ул чакта чибәр дип булмый, ул әле өлгереп җитмәгән, үз әчесеннән үзе бөрешә торган кыргый бер җимеш иде. Классташ кызлары аның матур киемнәреннән, яхшы укуыннан, бай тормышта яшәвеннән, түрә баласы булуыннан көнләштеләр бугай. Шуңа адым саен чеметергә тырыштылар. Ания исә кимсенеп, башкалардан яхшы яшәве өчен үзен гаепле сизеп йөрде.

Аның беренче мәхәббәт тарихы да бик күңелсез тәмамланды. Классташы Максим Корниловка гашыйк иде ул. Хисләрен күпме яшерергә теләсә дә, үткен күзле үсмерләр моны бик тиз сизеп алды. Теле әйтмәсә дә, саф, самими хисләре Максимга сокланып төбәлгән карашыннан, күзләреннән түгелә иде шул. Үзе дә сизмичә шул малай йөргән тарафка онытылып төбәлә иде бит. Аның үзеннән дә яшергән йөрәк серен сизеп алган керпе телләр Анияне үртәргә, хисләреннән көләргә тотынды. Кыз моны бик авыр кичерде. Ә Максим аңа хат язды. «Аня, ты очень красивая и умная, но чужая. Я презираю буржуев», — диелгән иде анда...

Әгәр йомры башлы, үткен күзле бу малай башкалар кебек үк гади бер укучы булса, Ания әлеге сүзләргә әлләни хурланмас та иде бәлки. Ләкин Максим мәктәпнең йолдызы иде. Искиткеч акыллы, талантлы малай иде ул. Тарих белән кызыксына, үткәннәр турында әллә ниләр белә, хәтта укытучылар белән оста итеп бәхәсләшә. Максимның оста итеп баскетбол, волейбол уйнаганын кызлар тын да алмый, сокланып күзәтә, һәрберсе аңа гашыйк иде. Ләкин Аниягә бу егеткә күз салырга ярамады, түрә кызы аның өчен дә ят, чит булып чыкты.

Бу вакыйгадан соң кызның яшисе килмәде. Максимнан җавап алган көнне өйгә кайтмыйча, җанын пешереп торган шул хатны учына кысып, урамда йөрде. Яшь йөрәк өчен артык зур иде бу кайгы. Аның мәхәббәтен кире кактылар... Ул яратуга лаек түгел... Аны инде беркем яратмаячак... Үзен кызганып, бар күңеле белән елап, әрнеп-сыкрап йөрде дә юлында очраган беренче аптекага керде. Бу хурлыктан котылуның иң җиңел юлы шул булып тоелды: күп итеп йокы даруы эчәргә дә үзен кимсеткән кешеләрне ташлап мәңгелеккә китеп барырга. Ә калганнар үкенеп еласыннар. Еласыннар! Кинодагы кызлар да шулай итә, аннары аларны рәнҗетүчеләр үкенәләр, елыйлар. Ләкин инде соң була...

Шулай дип сорады да:

— Миңа йокы даруы бирегез, — диде.

Дару сатучы хатын Аниягә сынап-шикләнеп карап торды:

— Исемен әйтеп сора. Сиңа кайсы кирәк? Алар бит әллә ничә төрле. Кем өчен аласың?

— Әбиемә, — дип алдады аның хәйләсенә төшенмәгән кыз. Юраганы юш булды, шул көнне аларга әбисе белән Клара апасы килеп төште. Әбисе кызны кочагына алып сөйде: «Сөбханалла, Аниямне танырлык түгел! Бигрәк матур булып үскәнсең! Бәхетең була күрсен, кызым! Әле дә ярый сез алтыннарым бар, сагындым да соң үзегезне!» — диде.

Аниянең үзен шулай ихластан яратучы әбисен борчыйсы килми иде. Алып кайткан төймәләрен, ә алар чынлыкта йокы даруы да түгел иде, шул ук кичне унитазга агызды...

***

Әмма Максимның кимсетеп язган хатын алганнан соң, кыз нык үзгәрде. Ул үз эченә йомылды. Җир өстендә җаны тартып алынган гәүдә генә йөри иде. Ания беркем белән аралашмас, үзләренең купшы йортларын, ваемсыз, бай гаиләсен күралмас булды. Аның өйгә кайтасы килми иде. Ул бернинди максатсыз урамда йөри башлады. Атлый да атлый шулай, кая килеп чыга — аңа барыбер. Әле паркта йөри, әле Түгәрәк күл буена төшеп китә, әле берәр ишегалдындагы эскәмиягә барып утыра.

Кич җитә, караңгы төшә. Ләкин кыз кайтырга ашыкмый.

Аның болай югалып йөрүен өйдә баштарак сизмәделәр. Чөнки әтисе дә, әнисе дә эштә. Икесе дә соңарып кайта. Илдар да өйдә сирәк була. Хәер, өйдә булса да, ул үз эше белән мәшгуль, компьютерга кереп чума да дөньясын оныта.

Беркөнне Ания көтелмәгән маҗарага юлыкты. Паркның алтын яфраклар түшәлгән тар сукмагыннан салмак кына атлап барганда, куаклар арасыннан каршына баштанаяк карадан киенгән өч кыз килеп чыкты. Икесе курткадан, берсенең өстендә бәйләгән свитер гына. Кызларның колакларында иңнәренә хәтле салынып төшкән чылбыр-алкалар чыңлый, күз-керфек тирәләрен астан да, өстән дә мул итеп сөремләп куйганнар, шуңа күзләре гайре табигый түгәрәк, зур булып тоела. Болар кыяфәтләре белән үк башкалардан аерылып тора иде. Аниянең эченә шом йөгерде, ул, өрәк-кызларга юл бирергә теләп, читкә тайпылды. Ләкин тегеләр үтеп китмәде, кинәт өчесе өч яктан Анияне уратып алдылар.

— Эләктеңме? Без сине күптән эзлибез! — диде берсе.

Аниянең бу кызларны гомерендә беренче тапкыр күрүе иде. Гаҗәпләнеп:

— Сез? Мине эзлисез? Нигә? — дип сорады.

— Кара син моңа, юләр булып кылана! Оят түгелме сиңа, апаем?!

— Аңламыйм...

— Аңламаганга сабышасыңмы? Хәйләкәр елан! Өстеңдә кеше курткасы икәнен оныттың, да? Кайтар куртканы! Бу — минем куртка!!! — дип кычкырды чем-кара чәчләрен баш түбәсенә фонтан сыман таратып куйган кыз.

— Юк, — дип акланып маташты әлеге хәлдән югалып-куркып калган Ания.

— Бу минем куртка... Минем кеше әйберсенә тигәнем юк...

— Кызлар, әйтегез, бу кемнең курткасы? — дип сорады «фонтан».

— Синеке, әлбәттә, синеке! — диеште калган ике кыз. — Ә син, кисуля, нигә кеше әйберсенә тиясең? Таня аны эскәмиядә онытып калдырган иде. Синнән башка аннан беркем үтмәде. Син алдың, син урладың! Куртканы кайтармасаң, милиция чакырабыз. Сиңа түгел, безгә, өч шаһитка ышаначаклар. Даның бөтен шәһәргә таралачак! — диеште кызлар, бер-берсен бүлә-бүлдерә чинашып, Аниягә ябырылдылар.

— Мин урламадым... Бу минем куртка, үземнеке...

Әмма аның мескен тавышын тыңлап торучы булмады. Кай арада килеп тә ябыштылар, өчәүләп курткасын салдырып алып күздән дә югалдылар...

Ания тораташтай басып калды. Юк, аңа, гәрчә кыйбатлы, затлы булса да, курткасы кызганыч түгел иде, Ания беркайчан киемгә аптырамады. Ләкин бу кадәр гаделсезлек, оятсызлык, күзгә карап алдау аны тәмам аптырашта калдырган иде. Ул бу минутта урамның да тыныч түгелен, дөньяның кырыс һәм рәхимсез икәнен аңлап алды. Үзенең көчсезлегеннән, яклаучысы булмаганнан йөрәге әрнеде. Аңа яшәү бик куркыныч булып тоелды.

Ания үзенең йомшаклыгына, кыюсызлыгына хурланды, аның да теге кызлар кебек оятсыз, батыр, усал буласы килде. Усаллардан куркалар һәм хөрмәт итәләр. «Йомшаклык — көчсезләр холкы», дип уйлады ул.

***

Ләкин ни генә булмасын, шул серле, караңгы, билгесезлек томанына төрелгән яңа тормышы белән урам аны барыбер үзенә тарта иде. Ания үз йортларыннан, үзләренеке кебек үк катлы-катлы затлы хан сарайлары тезелгән байлар урамыннан ераграк йөрергә тырышты. Йөргән саен язмышына яңа маҗаралар өстәлә торды. Берсендә аны чал чәчле, сары йөзле бер агай кафега алып кереп сыйлады. Ания аңа үзен ятим дип, балалар йортында яшим дип алдаган иде. Агай кызмача иде, шул сүз җитә калды, күзенә яшь бәреп чыкты. Анияне кафега алып керде дә алдына төрледән-төрле сый тезде.

— Менә, кызым, аша, рәхәтләнеп сыйлан. Мин дә синең кебек ятим бит, балам. Детдомның ни икәнен беләм, аның сыек боткасын шактый ашадым. Тамагыма аркылы килә иде. Казна ашыннан гарык! Шул чакта, их, бер генә тапкыр булса да күңел тарткан ризык ашыйсы иде, дип хыяллана идем. Беләсеңме, урлаштык бит без. Хәер дә теләндек. Кызганалар, бирәләр иде. Безнең халык йомшак ул, ятим бала дисәң, соңгысын чыгарып бирә... Шул акчаларга кибеткә кереп ризык сайлый идек. Аша, балам, ни телисең, шуны аша. Курыкма, бусы урлаган акча түгел, үзем эшләп алган...

Ярый әле агай сөйләшергә ярата торган зат булды, Аниядән берни сорашмады, үз балачагына өр-яңадан кайтып төшеп, сөйләде дә сөйләде... Аннары аркасыннан сөеп, кызганып карап калды...

Ялгыз йөрүче үсмерне бозык-азгын кызлар белән бутап машинага утыртырга теләүчеләр дә булды. Берсе, Аниянең каршылыгына да карамыйча, күтәреп үк китмәкче иде, ярый әле шул чакта яхшы кешеләр очрады. Аннары ул кабат теге алдакчы, угры кызларга юлыкты. Алар утырган эскәмия яныннан бер гамьсез үтеп бара иде:

— Ээ-й, детка, чё скучаешь?! Айда к нам!!! — дип үзләре чакырып алдылар.

Ания ялт итеп алар тарафына карады, бераз икеләнеп басып торды да төркем янына килде. Анда «таныш» кызлардан башка тагы өч ят егет бар иде. Аниянең курткасын минеке дип дәгъвалап тартып алган «фонтан» Таня гына күренмәде.

— Тебя обидели что ли, вечно на улице шляешься? Али из дома выгнали? — дип сорады кызларның берсе.

Ания аның соравына туры җавап бирә алмады, чөнки күңел халәтен аңлатырлык хәлдә түгел иде. Юк, аны өйдән кумадылар... Үпкәләтмәделәр дә, рәнҗетмәделәр дә... Бары үтерделәр генә...

— Если от скуки маешься, с нами не пропадёшь, да, братцы-кролики?! — диде керпе чәчле, кара күзлекле бер егет. Аннары:

— Мә, авыз ит, кәефең күтәрелер, — дип Аниягә шешәсе белән сыра сузды.

Аниянең сер бирәсе килмәде, әчкелтем эчемлекне тегеләр сыман шешә авызыннан берничә йотым капкан булды. Тартасыңмы, дип сигарет та сузмакчылар иде, анысына баш чайкады, башка кыстаучы булмады.

— Бу куртканы кайдан чәлдердең? — дип сорады берсе.

— Чәлдермәдем, минем кеше әйберсенә тигәнем юк, — диде Ания.

— Ладно, не обижайся. Ә син клёвая, теге чакта беркемгә әләкләмәдең, милициягә чапмадың. Безгә шундый дуслар ошый. Әйдә безнең белән дискотекага. А то Виктор скучает, Танькасы бүген дурдом изоляторын саклый.

— Дурдом?! — дип гаҗәпләнде Ания. — Бездә ул бармыни?

Аның бу сүзеннән бик тупас хихылдашып алдылар, әмма җавап бирмәделәр.

— Виктор, күрен, яңа кәләшең белән таныш.

Башлыгын күзенә хәтле төшереп кигән, нечкә иренле, очлы иякле бер егет муенын сузып баш какты, берни әйтмәде, сагызын чәйни-чәйни, Аниягә маңгай астыннан сөзеп-сынап карап торды.

— Исемең ничек? — дип сорады кара күзлекле егет.

— Ания.

— Значит, Аня булырсың.

Бергәләп яшьләр бинасына юнәлделәр. Анияне ике яктан ике кыз җитәкләп алды. Исемнәрен әйттеләр. Рита белән Катя икән.

Аниягә Виктор да, яңа дуслары да ошамады. Ләкин барыбер аларга иярде. Чөнки ул болар кебек усал, оятсыз, кыю булырга тели иде.

Аның бу бинага әле беренче тапкыр гына аяк басуы. Дискотекадагы халык боткасын күреп шаккатты. Биредә ярымкараңгы, тынчу, кысан, баш очында тәмәке төтененнән хасил булган зәңгәр болытлар йөзә. Кызлар-егетләр шул төтенгә уралып, ифрат көчле яңгыраган тупас музыкага кушылып сикерәләр, боргаланалар. Виктор кич буе Ания янында бөтерелде, тәненә артык якын килде, сыра-тәмәке исләре бөркеп, сыланды-ышкынды. Бу хәлгә көчкә түзсә дә, Ания сер бирмәде, йөзенә шат кыяфәт чыгарып, елмайган булды. Виктор аны озата кайтты. Тик Ания эзне бутап, үзләре яшәгән урамга түгел, бөтенләй башка тарафка атлады. Биш катлы бер йортның ишек төбенә туктады да, мин шунда яшим, диде.

— Кайсы катта? — дип сорады Виктор.

— Өчтә.

— Әйдә озатып куям.

— Кирәкми, әниләр күрер.

— Син шундый куркакмы? Күрсәләр ни була? Мин нормаль кеше, розысктагы бандит түгел! Паспортымны күрсәтимме?

— Кирәкми. Мин сине бандит димәдем.

— Ну ладно, проехали. Иртәгә киләсеңме?

— Кая?

— Шул урынга. Без гел шунда очрашабыз.

— Белмим, — диде Ания.

Ул Викторның тизрәк китүен тели, бу аз сүзле, кырыс карашлы егет күңелендә курку хисе уята иде. Шуңа тизрәк хушлашырга ашыкты, йөгереп диярлек таныш түгел йортның өченче катына менеп китте. Шунда биш-ун минут таптанып торды да кабат урамга чыкты. Чыгуга аның каршында кабат Виктор пәйда булды, мыскыллы елмаеп, кызны беләгеннән кысып тотты:

— Әйдә, үз хоромнарыңа кайтыйк, принцесса. Монда сиңа делать нечего!

***

Шуннан башланды инде. Бер йодрык булып укмашкан авыр язмышлы үсмерләр арасына урамны туган йортыннан артыграк күрүче Ания дә килеп эләкте... Яңа дуслары училищеда укыган булып санала, шуның торагында көн күрә, әмма уку турында да, эш турында да сөйләшкән кеше юк, очрашкан саен иң беренче сүз: каян акча табарга да кайда күңел ачарга? Ания бу дөньяда үзе кебек үк күктәге кояшны күрми адашып йөргәннәр арбасына утырды да аларның котсыз җырына кушылды. Аның көннәренә дә кара төннәрнең күләгәсе иярде. Бу яңа, серле тормыш кайчак ошап та куя, кайчакта ул тукталып уйга кала, үз-үзенә аптырый: минме соң бу?! Ә тегеләр аңа озак икеләнергә вакыт бирми: «Әйдә, яшь чакта күңел ачып, яшәп кал, безнең заман!» — дип үгетли-күндерә үзләренә ияртеп китәләр, әллә нинди шикле сукмакларда йөртәләр... Бергә чакта әтәчләнгән, ә чынлыкта һәркайсы ялгыз булган бу үсмерләр бүгенге көн белән генә яши, күңелләренә бәхетле-шат кешеләрдән көнләшү, киләчәктән, картлыктан курку, өметсезлек кереп тулган. Аларны язмышлары шулай әвәләгән, бар дөньяга ачулы, үчле иде алар, һәркайсы үзенчә бәхетсез иде.

Ания дә хәзер, йөзен чытмыйча, шешәдән сыра эчә, ютәлли-ютәлли булса да сигарет көйрәтә, караңгы почмакларда ялгыз, көчсез кешеләрне талый...

Әйе, шундый каршылыклы, авыр холыклы, үзе ни теләгәнне үзе дә белми торган сәер кыз иде Ания. Ләкин бу холкы аның үзенә ошамый, ул якыннарын борчылырга мәҗбүр иткәне өчен кайчакта җан газаплары кичерә, төзәлергә, дөрес юлга басарга сүз бирә, ләкин булдыра алмый. Бүген беркая бармыйм, өйдә генә утырам дип яхшы ниятләр кора да, кич җитү белән, аяклары үзеннән-үзе паркка таба атлый. Әйтерсең, аны ниндидер шайтан изге ниятләренең гел киресен эшләргә котырта, яманлык эшләргә өндәп тора.

Көннәрдән бер көнне алар төркеме милиция кулына эләкте. Анияләр күршесендәге йортны басканнар иде. Йортны күрсәтүче, шайканы анда озатып куючы Ания үзе булды. Башта хуҗалар кайчан өйдә була, кайчан йорт буш — шуны белешеп торды. Аулак вакытта тәрәзә аша кереп, вак-төяген урлап чыктылар. Кызлар үзләренә алтын-көмеш әйберләре, затлырак кием-салым эләктерде, егетләр магнитофон, коньяк-хәмер тота чыкты.

Угрыларны озак эзләп интегәсе булмады, чөнки хуҗалар күзәтү камералары куйган булган. Әй шул чакта Аниягә эләкте дә соң!!! Мәктәпкә дә җибәрми, гаражда бикләп тоттылар. Әнисе, аны суд каршына китереп бастырмас өчен, байтак бусага таптады.

Аниянең әшнәләрен колониягә озаттылар...

Ирекле урам тормышы шулай тәмамланды.

Урам Анияне алдашырга, сүгенергә, сыра эчәргә, ямьсез итеп көләргә, оятсызлыкка, дорфалыкка өйрәтте. Ләкин ялгызлык, курку хисеннән аралый алмады...

Дима

Әйе, ул чакта аны яман дуслардан, урамнан аралап алдылар, тик алмашка берни бирә алмадылар. Ания, беркайда үзенә ямь-юаныч таба алмыйча, агым уңаена акты. Укырга кирәк иде — укыды. Өйдә булырга куштылар — ул үз бүлмәсендә бикләнеп утырды. Дөресен әйткәндә, ул урамга чыгарга курка да иде. Чөнки анда Дима бар.

Дима — Анияне көчләгән егет...

Яз көне иде ул. Катяның туган көне иде. Анияне тулай торакка кунакка чакырдылар. Егетләр юк иде, өчәүләп бәйрәм иттеләр. Ания күчтәнәчкә шәраб тотып килгән иде, шуны салып куйдылар. Кәефләр күтәрелеп китте. Күңел түрендә яшеренеп яткан серләр түгелә башлады. Рита балалар йортында яшәгән чакта, үзен зур кызлар ияртеп ниндидер фатирга алып барулары, шунда кыстый-кыстый аракы эчереп, иптәш егетләре астына салулары турында елый-елый сөйли башлады.

— Алар мине сатты... Миңа шундый авыр булды... Кычкырдым, тик беркем ишетмәде, ярдәмгә килмәде. Анда бөтен кызларны шулай итәләр... Миңа унөч кенә яшь иде. Өчәүләп көчләделәр.

— Ә мине лагерьда чакта, агачлар арасына алып кереп... — диде Катя.

— Мин кычкырмадым, карышмадым. Чөнки ярата идем. Шуннан соң ул мине ташлады...

— Юрамы?

— Юк, Лёша. Ул чакта Юра юк иде. Лёша хәзер төрмәдә утыра. Хат та язмый. Миннән соң да булды инде аның... Рита, хәтерлисеңме, Зәйдән килгән Наташа бар иде. Ул бит Лёшадан малай тапты. Малае да детдомда хәзер... Наташа рәхәтләнеп типтерә, атна саен ир алыштыра. Ә бит әйтә иде: «Мин үз баламны никогда, ни за что ташламыйм!» Ташлаган менә... Барысы да ташлый. Беркем кешечә яши алмый. Ник шулай ул, Рита?! Нас бросили, и мы бросаем... Каргалган без, башкача яши алмыйбыз. Неужели без дә шундый булырбыз?! Ирина авырлы йөри, корсагындагы баласын кыйный. Кирәкми ул аңа, Артёмга да кирәкми. Егетләр бүген синең белән, иртәгә башканы таптый... Ирина үзе дә шундый, беркемгә отказ бирми. Аларга бала кирәкми. Кирәкмәгәч, ник табарга, аборт кына ясыйсы бит. Мин инде дүрт тапкыр аборт ясаттым...

— Мин бер генә бардым. Хәзер сакланам. Минем бала табасым килә, — диде Рита.

— Ә син, Ания, ничәне төшердең?

Бу көтелмәгән сораудан Ания бермәл каушап калды, шәрабтан соң болай да алсуланган йөзе тагы да кызарып китте.

— Мин бит кыз әле... Юк... Беркем белән йоклаганым юк... — диде.

— Син — кыз?! Баа!!! 16 яшьтә кыз! Әкият сөйләмә, кем ышансын моңа? — дип аптыраудан күзләрен шарландырды Катя.

— Бәхетле син... — дип моңсу гына әйтеп куйды Рита.

— Минем сафлыгымны туйга кадәр саклыйсым килә. Үз иремә, — диде Ания.

Бәлки аңа бу сүзләрне әйтергә кирәкмәгәндер...

Катя белән Рита бер-берсенә кинаяле карашып алдылар да тартырга чыгып киттеләр.

Аннары ул килеп керде. Есенинга охшаган сары көдрә чәчле, алсу йөзле бик чибәр егет. Ания, аның шулай кинәт пәйда булуына гаҗәпләнеп:

— Сезгә ни кирәк? — дип сорады.

— Син! — диде егет һәм Анияне кочагына җыеп алды...

...Ания карышып, көрәшеп карады... Кычкырырга азапланды, ләкин егет аның авызын зур учы белән томалаган иде...

Егет үз эшен бетерде дә канәгать елмаеп сорады:

— Теләсәң, тагы очрашабыз.

Ания сүз әйтерлек хәлдә түгел иде, дәшмәде.

— Киявеңә сәлам әйт, аңа эш калмады, — дип ыржайды чибәр егет, хуҗаларча дөп-дөп басып чыгып китте.

Аннары кызлар керде. Хурлыгыннан мендәргә капланып үкси-үкси елаган кызны:

— Менә хәзер син дә безнең кебек. Ничава, барысы да шул юлны үтә, — дип юаттылар...

— Безгә рәхмәт әйт, егетнең шәбен бүләк иттек. Дима турында хыялланмаган кыз юк. Ул бу эштә остарып беткән. Шатланасы урынга елап ятасың, — дип гаепләделәр дә.

Шуннан соң Дима аны сагалый башлады. Берничә тапкыр урамда очратып, стенага кысты. «Син миңа ошыйсың, бергә булыйк», — дип бәйләнде. Ләкин Ания аннан качты, сөйләшергә теләмәде. Ул Димадан курка, чиркана, шул сары чәчле егеттән үзен мыскыл иттергәне өчен бик нык хурлана иде.

***

Саф, чиста мәхәббәт турында хыялланган иде ул. Әмма хыялын көтеп җиткерә алмады, язмышы сукмагында сукыр юлчы сыман адашып йөрде дә сазлыкка кереп батты. Тәне генә түгел, җаны да пычранды. Ул пычракны инде бернинди сулар белән дә юып төшереп булмый. Калган гомерне шул кер белән үтәсе.

Хыяллары җимерелгәч, Ания өчен дөнья тагы да караңгыланып калды. Мәхәббәтен кире кагып, үзен кимсетеп язылган теге хатны алгач та яшисе килмәгән иде. Анысы искитәрлек кайгы да булмаган икән, яңа фаҗига белән чагыштырганда чүп кенә. Юкка гына ул чакта шулай янды-газапланды, үз-үзен ашады, юкка гына тормыш белән бәхилләшергә теләде. Ул чакта бәхетле булган, чөнки тәне дә, җаны да саф иде, Максим күзенә туры карап, горур үтә ала иде. Ә бу хәлдән соң, шундый мыскыллаулардан соң ничек яшәмәк кирәк?!

Ания беркемгә берни әйтмәде, бу адымының ният-сәбәпләрен язып-аңлатып тормады. Теләсә ни уйласыннар. Ул көнне аларда чираттагы мәҗлес иде. Өй тулы кунак. Көләләр, гөр килеп сөйләшәләр. Аларга кызык...

Аниянең чыгып китүен беркем абайламый калды. Ул туп-туры мунчага юнәлде, башта әйбәтләп юынды, аннары идәнгә сузылып ятты да чак кына бүртеп торган зәңгәрсу кан тамырына үткен лезвие белән сызып җибәрде. Бернинди авырту тоймады. Сызылган җирдән кан саркып чыкты. Ап-ак беләктә кып-кызыл кан. Ания бу күренештән үзе үк куркып, йөзен стенага борды. Тәненнән тормыш китә башлавын тоеп-сизеп ятты. Ләкин тормыш бик үҗәт нәрсә икән, ансат кына сүнәргә теләмәде... Аны коткардылар. Шул вакытта мунчага әтисе килеп кергән... Үзе генә түгел, кунак хатыны белән. Башкалардан качып, бер-берсен иркәләргә аулак урын эзләп килгәннәр. Бу хакта, әлбәттә, беркем белми калды, берсенең хатыны, икенчесенең ире бар, шуңа телләрен тешләделәр. Канга батып яткан кызны күрүгә, чит ир назы, яңа хисләр тансыклаган хатын чырыйлап чыгып качты, Марс ашыгыч ярдәм чакырды...

Анияне хастаханәгә салдылар. Анда ул биниһая ябык, үтә күренмәле диярлек бер чирле кыз белән танышты. Төссез ак чырайлы, карап торышка ун-унбер яшьлек бу балага әнисе мескен-кызганыч тавыш белән «бәбекәем» дип дәшә иде. Ул һәр көнне килә. Әмма әтисе күренми. Ул, бәлки, юктыр да. Гөлнараның дуслары да юк бугай, чөнки ул алар белән уйный алмый, гел өйдә утыра икән. Авыру кешеләр янында күңелсез, алар яныннан тизрәк китәргә ашыгалар. Олылар икейөзләнеп маташса да, балалар хәтер саклап тормый. Алар көчле, шат күңелле дусларны гына ярата.

Ания дә шат күңелле түгел. Аның янына да бары әнисе генә килә. Ул гел ашыга-кабалана, алып килгән әйберләрен тиз генә кызына тапшыра да эшенә йөгерә. Аның әле киңәшмә, әле тикшерү, әле отчёт, әле командировка... Ни өчен кыз бу гамәлне кылды — беркем сорамый, кызыксынмый, бары дәвалыйлар гына. Ания үзе дә сөйләшергә атлыгып тормый. Кайчакта аның әнисе күкрәгенә капланып елый-елый күңелен бушатасы, җанын каезлап торган кайгыларын түгәсе килә. Шулай итсә җиңелрәк булыр кебек. Берни үзгәрмәячәк, әлбәттә. Сафлык акчага сатыла торган әйбер түгел, бер югалткач, аны кайтарып булмый. Сәер, аның барлыгы турында элек Ания уйламый да иде. Югалткач кына бик кадерле, кыйммәтле булуы аңлашылды. Шул сафлыгы аңа калкан булган, фәрештәсе кебек саклагандыр кебек тоела. Инде саклаучысы калмаячак. Бу тән шакшы куллар өчен ачык... Пычрак савыт эчендә яралы җан бәргәләнә... Шуның белән яшисе...

Ания үзенчә, Гөлнара үзенчә боек. Берсенең тәне, икенчесенең җаны авыру. Көннәр буе урында сызланып ятса да, Гөлнара аңардан бәхетлерәк, чөнки җаны тыныч. Саф әле аның җаны. Ул рәсем ясарга ярата. Кичкә таба тумбочка өстендә шактый рәсем җыела. Әнисе килгәч, аларны җыеп алып китә.

Аниянең ул рәсемнәрне күрәсе килә. Ни ясый икән ул? Мөгаен, кояштыр. Бала чакта Ания дә гел кояш ясый иде. Яшел чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр, ак мендәр болытлар йөзгән күк һәм алтын нурлар чәчүче түгәрәк кояш... Тагы кешеләр ясый иде. Әнисе, әтисе, уртада — ул үзе. Аниянең бер кулыннан әнисе, икенчесеннән әтисе тоткан. Ләкин бу күренеш рәсемдә генә калды... Чынлыкта алар беркайчан да янәшә атламадылар. Әнисе бер якка, әтисе икенче якка йөгерде. Кояшлы аланда ул берүзе басып калды. Хәер, кояш та юк инде ул аланда... Болытлар каралган, яңгыр ява, салкын җил исә, чәчәкләр тапталган... Ә бу кызчык ни ясый икән? Аны әнисе бик ярата бит, гел иркәләп-назлап тора. Бер дә китәргә ашыкмый, баласы янында озаклап кайнаша. Әнисе яраткач, Гөлнараның дөньясы кояшлыдыр...

Беркөнне Ания кызның рәсемнәрен сорап алды. Ялгышмаган, Гөлнара да чәчәккә күмелгән кояшлы аланнар ясый икән...

— Минем тереләсем, урамда йөгерәсем, болынга чыгып чәчәкләр җыясым килә. Мин кышны да яратам, ап-ак карларның тирбәлә-тирбәлә җиргә төшүен тәрәзәдән гел күзәтәм. Минем дә кар бабай ясыйсым, чана шуасым килә... Тагы әниемә булышасым килә. Ул шундый арый. Аңа бик авыр. Кызганам мин аны. Тик ярдәм итә алмыйм, минем аякларым авырта. Мин беркайчан терелмәм инде... Мөгаен үләрмен... — диде беркөн аңа кыз. — Ә минем шундый яшисем килә!!! Үлем бигрәк куркыныч, кап-кара, мин куркам аннан. Анда берни юк, кояш та, чәчәкләр дә... Караңгылык кына... Ания, син шундый бәхетле, чөнки рәхәтләнеп йөрисең. Бик зур бәхеттер ул... үзең теләгән җиргә... үзең теләгән вакытта... үз аягың белән бару... әйе бит?

— Әйе, — диде Ания. — Үзең теләгән җиргә үз аягың белән бару зур бәхет...

Һәм шунда уйлап куйды: «Менә мин дә бардым... Һәм килеп җиттем...»

Хастаханәдән чыккач, әнисе аны җилтерәтеп Казанга алып китте. Карадылар, тикшерделәр. Үзенә берни әйтмәделәр. Гинеколог яныннан әнисе кара коелып чыкты. Сүзе генә түгел, нәфрәт тулы карашы, тавышы белән үк Анияне сытарлык, җир йөзеннән юк итәрлек итеп әйтте:

— Син мине үтерер өчен тугансың икән! Бөтен Татарстанга мәсхәрә иттең!!!

Әнисе Аниянең хәл-халәте өчен түгел, үз абруе өчен борчыла иде. Кызның моңа бик хәтере калды, яшенә буылып:

— Тапмаска иде! Мин сорамадым!!! — дип кычкырды.

***

Дима мәктәп капкасы төбендә аның чыкканын көтеп тора иде. Ания һәрвакыттагыча аны күрмәмешкә салышып үтәргә теләде. Тик шул чакта артта Максим тавышын ишетеп, борылып карады. Әйе, аның артыннан көлешә-көлешә Максим һәм аның очрашып йөргән кызы Зөлфия атлый иде. Ания, уеннан кире кайтып, Дима каршына килеп басты:

— Сәлам! Тыңлыйм сине...

— Сәлам! Ания, мине армиягә алалар. Саубуллашырга килдем.

Ания күз кырые белән генә яннарыннан үтеп баручы парга карап алды. Максим да, Зөлфия дә кызыксынып алар ягына төбәлгән иде. Ания Диманы култыклап алды да теге пар яныннан ыспай гына үтеп китте.

— Мин гел синең хакта уйлыйм, Ания. Ә син? Мин бит синең беренче егетең, неужели бер дә мине уйламыйсың? Син бит дусларың кебек азгын, бозык түгел... Син бит чиста. Белгән булсам, мин кагылмый идем. Мин татар кызларын хөрмәт итәм. Минем әти дә татар, шулай булгач, мин дә татар. Әбием миңа Дамир, ди. Теләсәң, син дә шулай дәш. Әйдә, бергә булыйк, Ания. Озатырга кил, яме. Хат яз. Мин синең хат язуыңны телим. Язарсыңмы?

Аниягә никтер бу егет кызганыч булып китте. Чынлап та, кемнән ким ул? Буй-сыны менә дигән, үзе чибәр. Әйттеләр бит теге чакта, бөтен кызларның хыялы  дип. Башкалар хыяллана, ут йота, ә Дима Анияне саклый, аның өчен өзгәләнә.

— Ания, син миннән бала табар идеңме? Әйдә, язылышабыз. Менә хәзер керәбез дә язылышабыз, ә?! Безнекеләр каршы булмас. Син ризамы? Ризамы? Юк, әлбәттә, юк! Ләкин бу сүзләрне Димага ничек әйтергә? Күңеле төшәчәк бит. Матур итеп аерылашасы иде.

— Минем әле укыйсым бар. Мин сиңа хат язармын... Язармын.

— Син мине гафу иттеңме? Мин бит ул чакта айнык түгел идем. Айнык булсам, кагылмый идем, валлаһи, кагылмый идем. Мин бит үзләре теләгәннәрне генә... Үзләре арттан чаба бит. Сине дә шундый дип уйладым. Дусларың шундый булгач. Син бүтән икән, мин бит белмәдем. Син булсаң, миңа башка беркем кирәкми. Ышанасыңмы миңа? Ышанасыңмы? Мин сине күтәреп кенә йөртәчәкмен! Син бит минеке генә. Көтәрсеңме мине, көтәрсеңме?

Ике ел бит... Ике ел эчендә ни булмас... Ничек вәгъдә итәсе? Вәгъдә биргәч үтәргә кирәк. Шуңа Ания икеләнеп кенә:

— Белмим... — диде.

— Озатырга килерсеңме?

Бу сорауга да анык итеп җавап бирә алмады.

— Белмим...

— Сәер син. Шундый сәер... Ә мин сине яратам!

Шулай диде дә, урам уртасында Анияне кочагына җыеп, кайнарланып үбә дә башлады. Кыз шул арада күз кырые белән сукмакка карап алырга өлгерде. Максим белән Зөлфия әкрен генә атлап алар артыннан килә иде. Аларны күргәч, Ания карышмады, Димага сарылды...

Күрегез, аны да яраталар!!!

Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр.

Нәфрәт белән мәхәббәт арасы артык кыска бугай...

...Кайчандыр үзен кимсетеп, хисләрен таптап үткән классташына үч итеп кенә сарылган иде ул Димага. Ләкин егеттән аерылгач та, Аниянең уйлары никтер гел аның тирәсендә бөтерелде, бергә үткәргән шул кыска мизгелләр кат-кат исенә төште. Диманың яратып, якын итеп кочып алуы, кайнар итеп үбүе, серле итеп: «Син минеке...» дип назлы-сузып пышылдавы...

Ул аның белән очрашыр, чакыруын кире какмастыр, мөгаен...

Әйе, шулай... Әле бер ай элек кенә үзен кан елатып мыскыл иткән егет белән Ания кабат очрашырга каршы түгел.

***

Ләкин Дима Ания уйлаганча гади егет түгел иде. Ул артык тыйнак, юк белән бар арасында эленеп торган мохтаҗ гаиләдә үсте. Әнисе үтә дә саран, кысмыр, һәр тиен өчен дер калтырап торучы бер хатын иде. Акчаны үзеннән дә, балаларыннан да кызганды. Әтисе ике урында эшләде, өйгә кайтып кермәде. Ләкин әнисе һаман риза түгел, аның алып кайткан акчасын гел азсынды. Әтисен эшсезлектә гаепли, шул татарга чыгып әрәм иткән яшьлеген кызгана. Гаиләдә атага бернинди ихтирам булмады, әнисенең туганнары аңа твой татарин, дип кенә дәшәләр иде. Паспорт алганда, Дима әнисенең фамилиясенә язылды, милләтен урыс дип күрсәтте.

Мәктәпне тәмамлауга, илдә һөнәрле үлми, үзеңне туйдырырлык акчаң булыр дип, Диманы училищега озаттылар. Эретеп ябыштыручылар бүлегенә. Беренче практика вакытында ук Дима аңлады: бу эш аныкы түгел. Гомере буе «лох» булып, көчәнеп-тир түгеп яшәргә аның бернинди теләге юк иде. Аның кебекләр инде иномаркаларда җилдерә, төнге клубларда күңел ача. Бир дигән саен учына акча салып торучысы булмагач, егет башка юлларны эзләде. Акылны Каф тавы артыннан барып аласы юк, телевизор, интернет җиңел яшәүнең төрле юлларын көне-төне күрсәтеп, аңлатып тора. Олыгаеп барган бай, тәти түтәйләр күңел ачарга гайрәтле яшь егетләр кирәксенә икән, рәхим итегез, Дима сезнең карамакта! Кая барырга икәне күрсәтелгән, үзең теләгән адрес-телефонны сайлап ал да кунакка кит. Анда сине мул табын, назга сусаган леди-ханымнар көтә...

Дима үз шәһәрендә балкырга теләмәде, җир маенда үрчегән «гөлҗимешләр» янына юнәлде. Хәер, түтәйләр дә бик яшерен эш итәләр иде. Дима кулдан кулга китте, акча мулдан түләнде.

Улларының кайларда югалып йөргәнен өйдәгеләр белми иде. Чөнки ул әле укуда, әле практикада. Практикалары өчен яхшы түлиләр икән, Дима кай арада киемнәрен яңартты, тотылган булса да машина алып җибәрде. Ата-ана шат иде, уллары кул арасына керә, үз ипиен үзе таба.

«Абыстайлар»ыннан туйган чакта Дима тулай торакка юнәлә. Чибәр егеткә ишекләр дә, кочаклар да ачык. Егет үзенең хатын-кыз халкына ошавын белә, шуңа борын югары чөелгән, сайланып-ялындырып кына эш итә. Кайсыларыннан түләү дә сорый.

Ания янына керергә аны Катя белән Рита кыстады. Шактый кызган кызлар бүлмәдә утырып калган дусларын хурларга-кимсетергә тотындылар:

— Тоже мне принцесса! Кыз дип мактанып утыра, киявемә саклыйм, имеш!

— Что син! Ул бит безнең кебек саз бакасы түгел, патша кызы! Әнисе администрациядә эшли, баайлар!!! Йортлары сарай хәтле. Бер барган идек, шаккаттык.

— Да ну?! — дип гаҗәпләнде Дима. — Ничек сезнең арага килеп эләкте соң ул?

— Урамда йөри иде, тотып алдык. Файдасы бар, спонсор ул безнең. Башы булса, башка компания табар иде. Но она тупая, натуральная дура! Мин целка, дип масаеп утыра. Тапкан мактаныр нәрсә!

— Бүген — целка, иртәгә — юк! Анысы минутлык эш, — диде Дима, мыскыллы елмаеп. — Кыз булуына ышанмыйм, борчак сибәдер. Хәзер саф кызлар роддомда булса гына.

— Әйдә, бәхәсләшәбез! Кыз булса, синнән — штука!

— Килештек, — диде Дима һәм, кулларын уа-уа, күкрәк киереп Ания янына кереп китте.

Керде. Күрде. Кыз аңа ошамады.

Егылып китәрлек чибәр түгел. Казакъка тартым каратут түгәрәк йөзле, күмер күзле бер кыз. Карсак буйлы, кыска аяклы икәнен утырган килеш тә чамалап була. Бу кызыйның бөтен горурлыгы — атасының байлыгы да шул беркем кагылмаган җиләгедер. Дима шулай дип уйлады, шуңа күрә хәтер саклап тормыйча, үзеннән бернинди явызлык көтмәгән кыз өстенә ерткычларча кинәт ябырылып, беркем кагылмаган саф тәнне кыргый, тупас көч белән яулады...

Бүлмәдән чыгуга аның каршында Катя белән Рита пәйда булды: «Гони штуку!»

— Хо-хо! Дудки! Товарыгыз брак, кыз түгел ул! — диде Дима.

Теш арасыннан лачкылдатып төкерде дә баскычтан төшеп китте.

***

Әлбәттә, ул Аниягә гашыйк түгел иде.

Ләкин аңа өйләнергә, бу бай, җитеш гаиләнең кияве булырга теләве хак иде. Ике катлы сарай-йортта аңа да урын табылыр. Диманың моңа тулы хакы бар, чөнки Ания аныкы. Ләкин ни гаҗәп, кыз башкалар сыман аның кочагына атылмады, аны күргәч эреп төшәргә ашыкмады. Гел качты, читләште, сөйләшергә теләмәде. Әгәр авырлы булса, өметләнер идең. Бер очрашуда гына бу мөмкин түгел, кыз ул чакта нык курыккан иде. Бу кыргый җәнлекне ничек тә кулга ияләштерергә һәм үзенә бәйле итәргә кирәк. Ничек тә затлы гаиләгә үз кеше булып керергә дә Фазлыевлар кияве булып күкрәк киереп яшәргә.

Үзенең шундый ниятләрен тормышка ашырып чапкан көннәрдә Димага армиягә чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Үгез кебек таза егеткә анда юл ачык та ачык инде. Ләкин гомеренең иң матур көннәрен ике ел казармада үткәрү егетнең планнарына һич тә керми иде. Армиядән кем ничек булдыра, шулай тая. Диманың коткаручысы бары Ания генә. Аның әнисе зур кеше, өстәгеләр арасында бутала, бу эшне җайлый ала.

Шуңа Дима мәктәпкә йөгереп килде, бөтен тәкәбберлеген онытып, Ания алдында сандугач булып сайрады. Кызны кочагына алгач сизде: өмет бар, кыз үзе теләп аңа тартылды.

Дима һәр көнне Ания янында булды. Телендә — бал да ширбәт, кочагында боз таулары эрерлек иде. Бер кичне ул Анияне буш фатирга алып килде. Бу юлы кыз карышмады, егетнең назларына наз белән җавап бирде. Бәлки, авырга калыр дип өметләнде Дима, шул нияте чынга ашсын өчен, назын кызганмады, кызны кочагында эретте.

Үзеннән шактый олы хатыннар белән мәхәббәт уеннары уйный торгач, бу өлкәдә шактый шомарган, остарган иде ул. Кемне нинди канат белән, кай уңайга сыпырасын яхшы белә.

— Кадерлем син минем, назлыкаем, бердәнберем... Мин синсез бер көн дә... юк, бер минут та яши алмыйм, — дип борчак сипте ул яшь кызга. — Сихерләдең син мине, Аниякәй. Моңарчы беркемне болай яратканым юк иде. Хәзер сине уйламаган секунд юк. Озакка сузмыйк, өйләнешик, бәгърем! Минем сине югалтасым килми. Хатыным булып көтеп ал мине. Бәлки, балабыз да булыр.

Ания сискәнеп китте: бала?! Ул бит әле мәктәп укучысы гына. Нинди бала булуы мөмкин? Юк, юк...

— Димочка, сабыр итик. Мин сине көтәрмен. Ышан, чынлап көтәчәкмен. Аннары өйләнешербез.

— Минем сине ташлап китәсем килми. Ике ел синсез ничек түзәрмен, кояшым бит син минем. Ания, өйләнешик!

— Юк, миңа бит 16 гына яшь. Син армиядән кайтканда, 18 булачак. Ул чакта мәктәпне тәмамлармын. Менә шунда өйләнешербез.

— Озак шул, бәгърем, бик озак шул! Ике ел буе көтмәссең син мине. Син бит шундый чибәр. Сиңа башкалар кызыгыр. Сөйләшеп кара әле әниең белән, бәлки, мине алып калырлар, ә? Һич тә сине ташлап китәсем килми, бәгырькәем.

Дима бал-ширбәтле сүзен дә, кайнар назын да кызганмый. Кыз йөрәге чыдасын гына. Ләкин Ания бирешми:

— Юк, Дима! Син армиягә барырга тиеш. Ике ел бер-беребезне сагынып яшәрбез, хат язышырбыз. Мәхәббәтебез ныгыр. Беләсеңме, очрашу ничек күңелле булачак! Это так романтично!

Шулай итеп, Диманың тырыша-тырмаша кызны көйләүләре бушка гына булып чыкты. Ания барыбер үз сүзендә торды. Диманы армиягә озату кичәсенә килгәч, егетнең шактый салган әтисе аңа шундый сүзләр әйтте:

— Ялгышкансың, сандугач! Синең урының карга оясында түгел!

...Аниядәге үзгәрешләрне Марс та, Дамира да түгел, бер-ике атнага кунакка килгән әбисе сизде. Шикләрен кызына белдерде:

— Аниягә нидер булган, авырый бугай ул. Ашавының рәте юк, күңеле болгана, коса. Тикшертегез әле сез аны. Соңгы арада ябыгып та китте.

Дамира барысын да аңлап алды. Анияне кабат Казанга алып китте. Ике уйларга урын калдырмый:

— Тапмыйсың. Төшерәсең!!! — диде.

— Бу — минем балам! Яраткан кешемнән! Бармыйм абортка, бармыйм!!! Аның әтисе бар! Ул миңа өйләнә. Мин баламның тууын телим! — дип җан талашты, аяк терәп карышты Ания.

Ләкин аныңча түгел, әнисе теләгәнчә булды. Укол кадап, операция бүлмәсенә кертеп җибәрделәр. Дима орлыгыннан яралган ике айлык олан шундагы ак тазда, кан эчендә калды...

Ания бу хәлгә бәргәләнеп елады, тумый калган баласын кызганды, Дима алдында үзен гаепле тойды. Еракта, кайдадыр Кавказ ягында хезмәт итүче сөйгәненнән кичерү сорады. Ул аны сагына иде. Ләкин Димадан чәчәкле-чуклы өч кенә хат килде дә аннары элемтә бөтенләй өзелде...

Яраткан кешесеннән туасы баланы юк иттергәне өчен Ания әнисенә үпкәле генә түгел, нәфрәтле дә иде. Аңа үч итеп, ул кабат урам кочагына китте, бичара ананы хәсрәт утына салып, төннәр буе югалып йөрде. Ә бервакыт, көпә-көндез өйдә беркем юк чакта, кәкре куллы әшнәләрен үзләренә җыеп килде дә ашаганнары тамакларыннан кире килгәнче затлы ризыклар, тәм-том белән сыйлады. Мондый тормышны төшләрендә дә күрмәгән кавем йортны аркылыга-буйга актарып чыкты. Алар өчен барысы да кызык, яңа иде. Өйдә тотып-иснәп карамаган әйбер калмады, кайбер вак-төякләр кунаклар кесәсенә «шуды». Мондый визитлар берничә тапкыр кабатланды. Ания, үз явызлыгыннан үзе тәм тапкандай, артык рәхимсез кыланды.

Бу хәлләргә аптыраган-йөдәгән ана «йомшак җиренә урын табалмаган» кызын сакларга Кәшифә әбине чакырып китерде. Әбисе үзләрендә булганда, Аниягә бернинди тыюлар, чикләүләр кирәкми, аңа өйдә дә бик рәхәт иде. Кирәксә-кирәкмәсә дә ул гел әбисе янында кайнаша, аның һәр сүзен үтәргә әзер булып йөри. Әбисе янәшә булганда, Аниягә игътибар, җылы сүз, назлы караш мулдан эләгә. Әбисе авызыннан чыккан һәр сүз, һәр киңәш кыз күңеленә бал-май булып ягыла.

Ә аннары әниләре чирләп китте... Бөтен игътибар аңа күчте...

Без, без, без идек...

— Кызым, син бәхетлеме?

Ания сискәнеп китте.

Шулхәтле урынсыз һәм вакытсыз сорау иде бу.

Әйе, дисә, моңа кем ышаныр?! Әнисе үлем ятагында соңгы сулышын алып ятканда, кайсы бала авыз тутырып: «Әйе, мин бәхетле!» — дия ала?!

«Юк, мин бәхетле түгел...» — дисә, бер аягы белән гүрдә басып торган әнисе мәңгелеккә рәнҗеп китмәсме? Бер ана да баласының бәхетсез булуын теләми ләбаса.

Ания дөрес җавап эзләп, ярдәм өметләнеп, караватның икенче ягында утырган Клара апасына күтәрелеп карады. Ләкин ул карашта аңлау да, юату да күрмәде. Күмер төсендәге кысынкы күзләр аңа бары сынап һәм гаепләп карый иде. Артык кырыс һәм салкын иде бу караш.

Ания Клара апасыннан һәрчак шүрләп яшәде. Ул кунакка килгәндә, аның тирәсендә буталмаска тырышты. Күбрәк урамда йөрде, кайткач та тизрәк үз бүлмәсенә үтеп, шунда бикләнеп утырды. Ярый әле өйләре зур, һәркемнең аерым бүлмәсе бар. Кызым, тамагың ачкандыр, дип, әбисе аңа ашарга кертеп бирә иде...

Ләкин Клара апасының үткен күзе аны барыбер эзләп таба, башкалар белән бергә утырып ашамавына ачулана, юк-барга кисәтү ясый, акыл өйрәтүләре белән үзәккә үтә. Клара апасы үзләрендә кунак булган вакыт Ания өчен гомеренең иң күңелсез көннәренә әйләнә. Үзе өчен һич тә тансык булмаган бу кунакның әле монда, әле тегендә яңгыраган таләпчән тавышыннан, нәсыйхәт укуларыннан, бертуктамый кисәтү ясап торуларыннан гарык булып, кыз аның тизрәк китүен, күз алдыннан югалуын тели иде.

— Синең әниең усал! — дигән иде Ания Русланга.

— Аның каравы гадел! — дип әнисен яклаган иде туганнан туган абыйсы.

Руслан аз сүзле, артык җитди егет булып үсте, Аниягә аның белән аралашу рәхәт түгел иде. Бар кыяфәте белән әтисенә охшаса да, әнисе сыман үзен мәңге какшамас кагыйдәләр кысасына куып керткән, тәртибе һәрчак үрнәк булган бу егет күп укый, күп белә һәм Аниянең наданлыгыннан көләргә ярата иде...

— Бәхетлеме син? — дип кабатлады ана.

Ания бар батырлыгын җыеп, әнисенең саргаеп кипкән йөзенә, үзенә төбәлгән тонык күзләренә карады. Урында ятучы хатын аның әнисенә бөтенләй охшамаган иде. Ят иде ул, чит иде, якты, шат тормыштан артык ерагаеп, шомлы һәм билгесез томан эчендә эреп-югалып бара иде...

Кыз авыруның соравын җавапсыз калдырды.

Чөнки бу сорауга җавап юк иде...

Ания, иренен тешләп, кисәк кенә сикереп торды, артына борылып та карамыйча бүлмәдән йөгереп диярлек чыгып китте. Күзләренә генә түгел, бәгыренә яшь тулган иде. Шулай да түзде, еламады. Абыйсының бүлмәсенә атылып керде дә:

— Синдә бар, мин беләм. Бир бер тамчы гына! — диде.

Илдар компьютерга төбәлеп дөньясын оныткан иде, сеңлесенең кергәнен сизмәде, ни әйткәнен аңламады.

— Миңа авыр, невыносимо авыр, аңлыйсыңмы? Онытыласым килә! Берни күрмичә, ишетмичә, барысын онытасым килә! Синдә бар, зинһар, бир! Мин беләм! Синдә гел бар.

— Ни сөйлисең, башсыз! Кайчан күргәнең бар?

— Ә син ник кыланасың? Бар ич, бар!

Илдар ярсып сикереп торды да Анияне җилтерәтеп бүлмәсеннән төртеп чыгарды, аннары ишеген бикләп үк куйды. «Хәзер, сиңа тагы...» — дип мыгырданып, кабат компьютер каршына утырды.

Ания аш-су бүлмәсенә төшеп китте. Суыткычны ачты, әтисенең башланган коньягы урынында иде. Кыз әчкелтем эчемлекне шешә авызыннан гына берничә йотым кабып куйды. Ләкин бу гына аз булып тоелды, тагы өстәде. Бу минутта утлы эчемлекне төбенә төшкәнче дә эчәргә риза иде, ләкин әтисе аның кимегәнен сизмәскә тиеш.

Ания бүлмәсенә кереп бикләнде. Коньяк үзенекен итте. Бөтен тәнен рәхәтлек биләп алды. Үлем кочагында газапланып яткан әнисе, кайгы-хәсрәтле чынбарлык томан эченә кереп китте... Төш кенә, барысы да төш кенә...

Бер кайгысыз, татлы, рәхәт дөньядан аны Илдар тартып чыгарды:

— Тор! Тор! Әни үлде, ишетәсеңме, әни үлде!

Ания күзен ачты, елмайды.

— Үлдемени? Хы!

Шулай диде дә кычкырып көлеп җибәрде. Бәргәләнеп-бәргәләнеп көлде. Башта караватында аунап, аннары идәндә тәгәри-тәгәри көлде. Бары тик Илдар яңагына китереп суккач кына айнып китте һәм сулкылдап елап җибәрде...

***

— Ания, тынычландыңмы инде?

Ания, ашаган җиреннән туктап, сорау килгән якка борылып карады.

Клара апасының күмер күзләре туп-туры аңа төбәлгән, алар һәрвакыттагыча кырыс һәм энәле иде. Кыз кисәк кенә урыныннан кузгалды:

— Рәхмәт, мин туйдым!!!

Ләкин таләпчән тавыш аның юлын бүлде:

— Утыр! Беркем дә ризыктан өстен түгел. Алдыңа салганны ашап бетер!

Кыз боерыкка буйсынмады, әмма чыгып та китмәде. Туктап калды да, нишлим икән дигән сыман, икеләнеп-уйланып басып торды.

— Утыр, кызым, аша. Ризыкны әрәм итмик, — дип йомшак кына дәште әбисе.

Ания әбисенә каршы килә алмады. Кабат үз урынына утырды, башын иеп, ашавын дәвам итте. Ләкин шул чакта аннан берәрсе: «Ни ашыйсың, тәмлеме бу ризык?» — дип сораса, ул җавап бирә алмас иде. Чөнки ни чәйнәгәнен, ни йотканын белмичә, таш курчак кебек утырды.

Клара апасы да башка берни дәшмәде...

Әтисе эштән кайткач, кыз аның янына керде:

— Әти, нигә Клара апа һаман китми? Ник һаман бездә яши?

— Ни сөйлисең, кызым? Алар сиңа комачауламый лабаса! Башта әниеңнең җидесен үткәрик. Әбиеңнең монда булуы барыбыз өчен дә яхшы, җанга тынычлык бирә. Ул дога укып торгач, әниеңнең рухы да шаттыр.

— Әбием калсын. Ә Клара апа китсен! Аның монда булуын теләмим.

— Клара апаң инде ничә айлар әниеңне карады. Ул булмаса нишләр идек? Аңа рәхмәттән башка сүз юк.

— Ну и что?! Аның үз өе бар, китсен үзенә. Җидесен үткәрүгә китсен.

— Олылар тормышына кысылма син, кызым! Өебез иркен, һәркемгә урын җитәрлек... Сыймыйсыңмыни? Ни җитми сиңа? Әле кичә әниеңне төштә күрдем, беләсеңме, ни дип әйтте? Миңа тынычлык кирәк, диде. Күрәсең, анда да бик тыныч түгел... Без борчылгач, ул да борчыла.

— Ой, әтием, юкны сөйләмә, үлгән кешегә барыбер. Ә миңа барыбер түгел! Менә миңа тынычлык кирәк!

— Кызым, син бәләкәй чагыңда бик ягымлы, мәрхәмәтле идең. Ни булды сиңа? Ник шулай явызландың син?

— Мин үземә бәйләнгән кешеләрне яратмыйм. Кысылмасын минем тормышыма, акыл өйрәтмәсен. Это моя жизнь, как хочу — так и буду жить. Это моя жизнь!!!

***

Кларага бу йортта авыр иде. Шундый зур, иркен йорт аңа коточкыч тар булып тоелды. Әнисе белән икесенә аерым бүлмә булса да, үзенә урын табалмаган сыман йөрде. Бердәнбер туганы, авыру сеңлесен карарга дип килгән иде ул монда. Көне-төне Дамира янында булды. Кияү гел эшкә китеп югала иде. Эш вакыты бетсә дә, өенә кайтырга ашыкмады, кайдадыр күңел юатып йөрде. Күрәсең, чирле хатынын тансыклап тормагандыр. Айларга-елларга сузылган, кешенең җелеген суырып ала торган бу куркыныч авыру беркемне аямый шул. Дөньяда бер чибәр, һәрьяклап килгән, балкып торган хатын иде бит аның сеңлесе. Клара аның янында бер шәүлә, күләгә генә иде. Кая гына бармасыннар, барысы да Дамирага карап соклана, аңа мактау сүзләре яудыра. Әти-әнисе дә төпчек кызларын бик яраттылар. Аерып яраттылар. Аларның мәхәббәте апалы-сеңелле ике бөртек балага тигез бүленмәде. Тик Клара моңа көнләшмәде, шулай тиеш дип кабул итте. Чөнки үзе дә сеңлесен бик ярата иде. Шулай да аны үзе белән ияртеп йөрмәскә тырышты, чөнки Дамира артык иркә, елак бала булып үсте. Бер җәйдә, көннәр буе су буенда яланаяк чаба торгач, икесенең дә аяклары чебиләп чыкты. Кичләрен әнисе кызларны юындырып, чебиле урыннарга вазелин сөртә иде. И шул чакта Дамираның чырыйлап акырулары! Тавышы икенче урамга кадәр ишетелгән хәтта. Шул чакта әнисе: «Кызым, елама инде шул кадәр, сабыр бул. Әнә апаң түзә бит», — дигән иде. Тик Дамира анда да акланыр сәбәп тапты: «Апаныкы алай авыртмый ла! Минеке катырак авырта!» Авыртмыймы соң, анысын үзе генә белде Клара, тик әнисен борчымас өчен, тешен кысып түзде. Апалар көчле булырга тиеш дип уйлый иде ул.

Әйе, елак иде Дамира. Кем уйлаган шул иркә кызыйдан шундый зур кеше үсеп чыгар дип. Мәхәббәт кочагында үскән балаларның тормышы үзгә була шул. Алар һәркайда үзләрен кирәкле, кадерле итеп тоеп, үз көчләренә, хаклыкларына ышанып яшиләр. Шул ышаныч белән үрләр яулыйлар. Дамира математика белән дус булды, шуңа күрә мәктәпне «бишле»гә тәмамлап, Казан финанс институтына укырга керде. Клара бу вакытта университетта укый иде. Башкала юлын бергә таптадылар, бер-берсенә иптәш-терәк булдылар. Шулай гөр килеп яшәгәндә, кинәт кенә әтиләре дөнья куйды. Әниләренең саулыгы чамалы, шуңа беркайда эшләми иде. Нишләргә?! Клара укуын ташлап, әнисе янына Урманайга кайтты, эшкә урнашты. Сеңлесен ничек кирәк, алай укытып чыгардылар. Дамира укуны кызыл дипломга тәмамлады һәм Сарландагы зур бер оешмага экономист булып урнашты. Тырыш, булдыклы кызны күреп алдылар, бәяләделәр, күп тә үтмәде районның финанс идарәсе җитәкчесе итеп билгеләп куйдылар. Дәрәҗәле, абруйлы кеше иде Дамира. Эшен дә, гаиләсен дә тартты. Менә бу зур йорт та аның көче-тырышлыгы белән төзелде. Марс монда сыңар кадак та каккан кеше түгел. Ул, гомумән, хатын күләгәсендә җил-яңгыр күрми, үзен, саулыгын бик саклап яшәүче көяз, нәзберек кеше иде.

***

– Бәлки, кырыгына хәтле монда торырсың? — дип сорады ул Кларадан. — Сез биредә булганда, Дамирам да исән кебек. Сез миңа бик якын. Киләчәктә дә туганлашып яшәрбез дип өметләнәм.

Клара дәшмәде. Ни көчле хатын булса да, соңгы вакытта ул аптырашта калган иде. Дамираның авыруы, шулай вакытсыз китеп баруы әллә ничә язмышны упкын кырына китереп бастырды.

Беренчедән, Илдар. Ул инде ничә еллар наркотиклар белән мавыга. Аны бу зәхмәттән коткару өчен, Дамира күпме көч түкте, күпме көрәште! Әмма юкка. Илдар һаман шул юлда йөри бирә. Укуын ташлады, беркайда эшләми. Әлегәчә әти-әни җилкәсендә утырды, әнисеннән акча суырды. Аны инде Клара гына җиңәрлек түгел. Ә Марс улына күптән кул селтәгән. Ул, гомумән, проблемалар яратмый торган кеше. Аларны кем ярата?! Ләкин барыбер кемдер үз җилкәсенә салырга тиеш, башны комга яшереп кенә качмый ул, киресенчә артыңа китереп тибүе бар.

Икенче борчу — Ания. Бу кыз якыннарына никадәр җан газабы китерүен үзе дә белми-аңламый яши. Бик үзсүзле тәкәббер бала. Ул һәрчак хаклы. Ул беркайчан гаепле түгел. Аныкы гел дөрес. Дәресен калдырса да — ул хаклы, «икеле» алса да... Төнге бергә кадәр әллә нинди клубларда йөрсә дә — ул хаклы. Чөнки бу — аның тормышы һәм беркемнең дә бу тормышка кысылырга хакы юк. Әгәр кысылалар икән, димәк, аңламыйлар. Димәк, Аниягә начарлык телиләр. Ания хәзер бала-чага түгел, аңа инде унҗиде яшь!!! Яшь вакытта аның уйнап-көлеп, күңел ачып каласы килә. Өч елдан аңа егерме тулачак, һәм инде яшьлек үтте дип исәплә. Ә егерме яшь — ул картлык инде. Картлар яшьләрне беркайчан аңламый, чөнки аларга бүгенге рәхәтләр эләкмәгән. Алар — «отстой». Белмиләр, ә тыгылалар, өйрәтәләр. Ания шулай уйлый. Һәм ни уйлый — шуны әйтә. Бернинди киртәгә сыймаслык дорфалыгын, рәхимсезлеген гадел, туры сүзле булам дип аклый.

Анияне аңлап була, аның шундый кытыршы, энәле чагы, бер-ике ел сабыр итеп, ипләп кенә тәртәгә кертә алсалар, бәлки, басылыр...

Өченчесе — Марс. Ул беркайчан мөстәкыйль булмады, үз өстенә бернинди йөк, бурыч алмады, әзергә бәзер булып яшәде. Ләкин үзенә чәй дә ясап эчалмаган бу ир хатын-кызлар белән шаярырга ярата иде. Дамира вафат булгач, аның юлдан язып китүе, теләсә кем белән бәйләнүе бар. Ул чагында бу йортка ниндидер чәчбикә хуҗа булачак һәм балаларга урын калмаячак...

Шуңа күрә, озакка сузмый, Марсны әйбәт, ышанычлы кулга тапшырырга кирәк. Ул бар да кебек. Марс хатын-кыз күзе төшмәслек түгел, киресенчә, назлы затларны бер карашы белән кол итүчеләрдән. Сәриягә ошарга тиеш. Сәрия үзе дә бик килешле ыспай хатын, тәртипле. Ире үлгәннән соң, улы белән матур гына яшәп яталар. Икесе дә тырыш, булдыклы, тормышлары җитеш, үз кибетләре бар. Бер очрашуда, улым өйләнсә, япа-ялгызым ничек яшәрмен, берәр яхшы иптәш табасы иде, дип Кларага серен ачкан иде. Таныштырырга да бу икәүне, кавыштырырга кирәк. Дамира үз теле белән әйтте: «Апа, Марсны үзең урнаштырырсың инде, теләсә кемгә юлыкмасын. Мин сиңа ышанам», — диде.

Марс әле яшь, ялгыз яши алмас. Балаларга да хатын-кыз тәрбиясе, күз-колак кирәк. Ә Сәрия төпле, белемле кеше, Клара белгәннән бирле даруханәдә эшли. Аның белән Камил авырып ятканда танышканнар иде. Язмышлары уртак булып чыкты. Сәриянең ире дә, җиләк кебек хатынын тол калдырып, тормыштан иртә китеп барган. Сәрия улын ялгызы үстерә. Бик пөхтә, җитди, горур хатын. Марска тиң булырлык яр.

***

Клара шулай уйлады. Ул ике гаиләне кайгырта-тарта алмаячак. Быел ике йорт арасында йөреп, нык талчыкты, йончыды. Үзе турында да уйлыйсы бар, бераз хәл җыярга, ял итәргә кирәк.

Сеңлесе кебек җитеш, бай тормышта яшәмәсә дә, Клара Дамирадан бәхетлерәк булып чыкты. Чөнки менә дигән ул үстерде. Руслан аларга бернинди борчу китермәде. Әйбәт укыды, институт тәмамлады, яхшы эшкә урнашты, күрше кызы белән кешеләр сокланып көнләшерлек гаилә корды. Булганына шөкер итеп яшәделәр. Камиле дә киң холыклы, яхшы күңелле кеше иде, Кәшифә апаны үз әниседәй якын күрде. Ул чакта Урманайдагы йортны сатып, Айтүбәгә күчкәннәр иде.

Килешеп, матур гомер иттеләр. Дамира еш кына әнисен, бездә иркен, рәхәтләнеп үз иркеңдә яшәрсең, дип үзләренә алып китә. Ләкин атна да үтми, әби инде сагына, кайтам дия башлый.

— Аптырыйм мин, ник сезне шулкадәр ярата әни? Ник бездә торасы килми? — дип үпкәли иде Дамира. — Безнең йортта да бөтен уңайлыклар бар, урамга чыгып йөрисе түгел. Берүзенә кыр хәтле бүлмә, беркем комачауламый. Ни тели, шуны эшли, муллык җитәрлек.

– Безнең белән яшәргә ияләнгән инде ул, ничә ел бергә бит, — дигән була Клара.

Ләкин үзе бик яхшы белә: Дамираның бай, купшы йортында җан тынычлыгы җитми, күңел рәхәтлеге җитми. Төпчек кызыннан кайтып керүгә, әнисе андагы шау-шудан зарланып, шул тынгысыз тормышта яшәүче Дамираны кызганып сөйли иде.

Салкын йорт иде бу. Дамира исән вакытта да салкын иде. Монда кунаклар еш килде, шашлыклар кыздырып, ашап-эчеп, мунчалар кереп, куна-төнә яталар иде. Клара бу хәлләргә бик гаҗәпләнеп, атна саен бәйрәм оештыруларны өнәмичә, сеңлесен ачулана да иде. Йортыңа чит кешеләр ияләштерү кайчакта бәла булып кайта, дип кисәткән чаклары булды. Кирәкле кешеләр бит, бергә эшлисе, диер иде Дамира. Һәм аяк табаннары янганчы кеше көйләп чабар иде. Менә шул әрсез кунаклар аркасында үз балаларына, иренә игътибар аз эләкте дә инде. Һәм алар әкрен генә кайсы кай якка авышып, үзләренең серле тормышлары белән яши башладылар. Марс эшенә китеп югалса, Илдар белән Ания адашкан җаннар сыман әллә нинди шикле юлларда, лабиринтта буталып йөриләр. Ләкин икесенең дә юлы яхшыга илтә торган түгел. Әгәр туктатучы, кулларыннан тотып дөрес юлга чыгаручы булмаса, ахыр чиге упкынга барып чыгачаклар...

Боларны бер учка җыеп торырга Сәриянең көче җитсә ярый ла.

***

— Миңа башка кеше кирәкми, — диде Марс. — Дамираның үлгәненә ай да юк, син инде миңа шундый тәкъдим ясыйсың. Аннары, теләсәм, мин үзем дә хатын таба алам. Ләкин теләмим. Беләсеңме, ни өчен? Чөнки миңа башка кеше кирәкми!

— Ялгызың балаларны карый алырсыңмы? Аларга бит хәзер күз-колак булу кирәк. Икегез дә эш дип чабып, җаныгызны дәүләткә сатып, Илдарны кулдан ычкындырдыгыз. Хәзер менә Ания кайдадыр буталып йөри. Юк, Марс, бу кадәр йортны ялгыз ир-ат тарта алмый, тәртипле, ышанычлы бер хатын-кыз кирәк.

— Андый хатын-кыз бар. Ерактан эзләп йөрисе түгел.

— Шулаймыни? Алайса, таныштыр. Мин шат кына булырмын.

Марс елмаеп куйды.

— Танышыгыз. Көзгегә генә карыйсы.

Клара, аның сүзләренә буйсынып, ялт итеп көзгегә борылып карады. Анда бернинди сурәт күрмәде. Көмеш күлдән чегән хатынына охшаган кара дулкын чәчле, күмер күзле Клара гына карап тора иде...

— Әйе, син, — диде Марс бу көтелмәгән сүзләрдән үтә дә гаҗәпләнеп, каушап калган хатынга. Әлеге фикер ир башына яңа гына килмәгәнгә охшый, чөнки аның дөреслегенә бик ышанып, кистереп әйтә.

– Курыкма, мин сиңа бергә йоклыйк димим. Анысы өчен хатын-кыз табылыр. Ләкин шунда, шушы йортта бер гаилә булып яшәргә тәкъдим итәм. Синнән дә кулай кеше булмаячак, Клара. Балаларны беләсең, алар сине хөрмәт итә. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, моның бер гаебен дә күрмим. Әби дә, син дә миңа бик якын. Сез акыллы, ышанычлы кешеләр. Баҗайны ничек тәрбияләп озатканыңны беләм, ир җанлы, тугры хатын син. Миңа синең кебек иптәш кирәк. Киңәш-табыш итәргә, тормыш алып барырга. Янымда булсагыз, җаным тыныч булыр. Чынлап әйтәм, Клара, минем сезне җибәрәсем килми.

Клара бу сүзләрне сеңдерергә дә, авыз ачып бер кәлимә сүз әйтергә өлгермәде, бүлмәгә Ания атылып килеп керде:

— Юк, мәңге юк!!! Мин Клара апаны яратмыйм, аның белән яшәргә теләмим! Китегез безнең йорттан. И вообще башка монда килеп күренеп тә йөрмәгез. Әни юк, сез миңа беркем түгел! Я вас ненавижу!!!

***

Үгетли торгач, Марс Сәрия белән очрашырга ризалашты.

Клара мул итеп табын корган иде, кунакларын кара-каршы утыртты, үзе зал белән кухня арасында йөгереп йөрде. Бер-берсен тәүге тапкыр күргән ир белән хатын сынашып карый-карый, әңгәмә коргандай иттеләр. Шактый гомер кичеп, үз парларын югалткан, йөрәкләрен өшеткән бу кешеләр бик сак иде. Күңелләрендә ни кайнавын тышка чыгармадылар, хисләрен сиздермәделәр. Гадәти кунаклар кебек сабыр гына сөйләшеп утырдылар. Ике кешенең кушылып, гаилә коруы никадәр җаваплы эш икәнен егерме яшьлек егет-кызлар гына белми. Яшь чак — тиле чак дип кызу кан белән хәл итәләр дә куялар. Кырыктан узганнарны тиз генә кавыштырам димә. Марс Сәрияне озата киткәч, Клара ни булыр дип баш ватмады, Аллага тапшырган инде, үзләре хәл итсеннәр, диде дә табын җыярга кереште. Сәриянең үзен шулай тыйнак, сабыр тотуы аңа ошады. Марс — чибәр ир, кызыкмаслык түгел. Белә Клара, Дамира аз күрмәде: дус хатыннары, оялып та тормыйча, Марс алдында чытлыкланалар, бераз салып куйгач, оятны бөтенләй онытып, иргә килеп ябышырга, хатыны алдында кочып-үбәргә дә күп сорамыйлар иде. Ә Сәрия Марска бик ышанып бетми бугай, шуңа әлләни ачылып та китмәде, кая анда күз уйнату...

Марс ике сәгатьтән соң гына кайтты. Йөзендә елмаю иде.

Клараның соравын да көтмичә:

— Килештек бугай... — диде.

***

— Мин куркам... Клара, чынлап әйтәм, куркам...

Сәриянең карашында аптырау, икеләнү чагыла.

— Кинәт кенә шулай тормышыңны үзгәрт, имеш... шул яшьтә...

Клара дәшмәде. Ул аны бик яхшы аңлый иде.

— Шулай да тәвәккәлләргә кирәктер инде. Ялгыз картлыкның әлләни шатлыгы, яме булмас, әйеме, Клара?

— Марс сине ошаткан.

— Мин дә аны ошаттым. Тыныч, ипле кеше. Ул гына булса икән... Анда бит тагы икәү бар. Кечкенә балалар белән ничек тә уртак тел табар идең. Ә бу яшьтә... Мин беләм: үсмерләр рәхимсез, кыргый була. Алардан ни көтәргә белмисең... Сизеп торам, сеңлеңнең балалары мин килгәнгә кул чапмаячак, энәләрен тырпайтачак... Белмим, сабырлыгым җитәрме...

Сәрия баш чайкап, моңсу елмаеп куйды.

Клара аны юаткандай итте:

— Аларның үз тормышы. Беркем дә синнән ана мәхәббәте көтми. Әни бер генә була. Алыштыргысыз. Иң мөһиме — икегез килешкәнсез.

— Син миңа ярдәм итәрсең бит, ташламассың?

— Кулдан килгәнчә.

— Клара, сиңа үтенечем — беренче көннәрдә булса да, мин бераз ияләшкәнче, безнең янда булсаң иде. Син акыллы хатын, балаларны яхшы беләсең. Минем өчен ят җир, ят оя бит.

— Тырышырмын, Сәрия. Мин баралмасам, әни анда торыр.

— Сезнең ярдәмгә өметләнеп, Аллага тапшырам инде, алайса. Язмаган эш булмас әле. Туганнар булып, аралашып яшик, Клара. Никахны монда, үзебездә укытасым килә. Каршы булмассыз бит?

— Юк, әлбәттә. Ихтыярың, — диде Клара.

Сәрия китте.

Клара аның артыннан кызганып карап калды.

Ул яхшы аңлый иде: бу хатынны, тыныч тормышыннан йолкып алып, ут эченә, күкрәге белән ялкын капларга озата...

Ахыры хәерле булсын.

***

Ял көне Клараның туган көне иде. Табын корып, дусларын җыйды.

Бу калада аның утыз елдан артык гомере үтте. Һәм шул утыз ел эчендә ул бары өч ышанычлы дус тапты. Тапты һәм шуннан артыгын эзләмәде, кирәксенмәде. Дуслар күп булмый. Якынаерга теләүчеләрне үзеннән оста гына читләштерә белде. Мөнәсәбәтләре танышлыктан узмаганнарны тормышына якын китермәде. Сак, йомык, кырыс кеше иде Клара. Ләкин чын дуслыкны аңлый-бәяли һәм кадерли белүче зат иде. Шул өч бөртек дусты өчен ялкынга ташланырга әзер булып яшәде. Утлар-сулар кичкән, сыналган, ныгыган эчкерсез дуслык иде бу. Бергә үткән еллар эчендә уртак җырлары шактый җыелган бу бердәм квартетка читләр түгел, җил дә керерлек түгел иде.

Туган көненә дә һәрвакыттагыча өч кунак килде.

Клара төче сүзләрне өнәми иде. Йөзенә карап мактаганны беркайчан яратмады. Янына куштаннарны ияләштермәде, туры сүзле кешеләрне хөрмәт итте. Дуслары моны яхшы белә. Шуңа күрә тыйнак кына тост-теләкләр әйтелде дә, мәҗлеснең калган өлеше яңалыклар бүлешеп, фикер алышып, күрешми торган арада җыелган серләрне уртаклашып үтте.

— Мин сеңлемнең ирен өйләндердем, — диде Клара. — Үзем белгән бер хатын белән таныштырдым. «Алтынчәч» кибете хуҗасы Сәрия Шакировна. Бәлки, сезгә дә таныштыр. Киләсе атнада никахлары була.

Дуслар берара тын калды. Клара сеңлесенең соңгы елда авыр чир белән көрәшеп, интегеп ятуларын, күптән түгел мәңгелеккә китеп баруын, сарай кебек мәһабәт йортта моңарчы хатыны ышыгында иркәләнеп яшәүче ир, наркоман малай һәм дөньяда үзенә урын табалмыйча бәргәләнеп йөрүче авыр холыклы үсмер кыз калганын да беләләр иде. Яңалыкны күңелләренә сеңдергәннән соң, дуслар арасында җитди сөйләшү булып алды.

— Шулай тизме? — дип сорады Асия.

— Тиз түгел, Дамира киткәнгә ике ай узды.

— Ир-атлар озак ялгыз тора алмый шул, — диде Илсөяр.

Ә Гөлгенә кистереп әйтте:

— Ояга чит кешене кертү кирәкме икән, Клара? Миңа калса, син ялгышкансың!

— Нишләргә соң? Марс беркайчан да кайгыртучан, яхшы әти була алмады.

Балаларга күз-колак кирәк.

— Ул хатынга кеше баласы тансыкмы? Балалар аны кабул итәрме?

— Һәрхәлдә өйдә хатын-кыз булачак.

— Клара, нигә кирәк булды сезгә ул Сәрия?! Әзер байлыкка хуҗа булырга теләүчеләр табылыр ул. Син ялгыз, ул ялгыз, сезгә Марс белән кушыласы да торасы. Моның бер гаебе юк. Ни бары бергә, бер ояда булыр иде. Балалар өчен дә синнән кулай кеше табылмас.

— Дөрес фикер, — дип Гөлгенәне хуплады Асия. — Ашыккансың син, Клара.

— Юк, кызлар. Сезнең белән килешмим. Ире белән яшәсәм, Дамираның рухы рәнҗер, минем Камил дә риза-бәхил булмас... Килешә торган эш түгел. Сәрия тәртипле хатын, барысы да әйбәт булырга тиеш.

— Мин Сәрияне бераз беләм. Бер ун еллар элек больницада бергә яткан идек. Анда үзегез беләсез, хәл белүче өзелми, күчтәнәч ташып кына торалар. Ни барын уртага салып сыйлана идек. Ә Сәрия беркайчан безнең янга утырмады, ялгызы гына ашый, беркем белән берни бүлешми иде. Әллә үзе шулай саран, әллә кеше ризыгыннан шикләндеме шунда. Гел аерым, читтә йөрде. Сәер хатын. Ышанырга ашыкма әле, — дип кисәтте Илсөяр.

— Һәркемнең бер сәер ягы була инде, кеше кешегә охшамый. Ярый, хәерле булсын. Хәзер артка юл юк. Таныштылар, бер-берсен ошаттылар. Үз башлары бар. Мин алар тормышына кысылмаячакмын, — дип, Клара бу темага нокта куйды.

***

Кәшифә апа, Дамираны соңгы юлга озатканнан соң, кияве янында яшәп калды.

Марс та, Клара да шулай теләделәр. Гәрчә әбекәйгә монда бик авыр иде. Үтә дә авыр. Әбинең җаны елый иде. Бу олы йортның һәр почмагыннан ул Дамирасын эзләде. Менә-менә, болыт чәчләрен туздырып, кояштай балкып, кызы килеп керер төсле иде. Мәңгелеккә киткән кешене, башка беркайчан кайтмасын белә торып, өзгәләнеп сагыну коточкыч авыр газап. Күземә чалынмасын, югалту хәсрәтен һаман саен искә төшереп тормасын дип, Кәшифә кызының киемнәрен пакетка тутырып, чормага ук менгереп куйды. Сау-сәламәт вакытындагы кебек күп түгел иде алар. Чөнки авырып ятканда ук Дамира артык-портык киемнәрен, затлы әйберләрен Кларага тапшырды. Хәер, исән чагында да яңа күлмәкләрен бер-ике генә кия дә туганнарга, дусларына тарата иде. Мул яшәде кызы, иркен, җитеш тормышта яшәде. Артык әйбер алма, кызым, алар өчен җавап бирәсе бар, дия иде Кәшифә. «Зур кешеләр арасында эшләгәч кирәк шул, әни, башкалардан калышып булмый. Бер үк киемне кат-кат кию бездә дәрәҗә саналмый», — дип аклана иде Дамира. Кайчакта бу шау-шулы, тынгысыз тормышыннан үзе дә туеп, урман эченә китеп яшисем килә дә бит, булмый, койрык бәйләнгән, дип зарлангалап та ала иде. Арый иде бугай ул. Тик сиздерми иде, эшеннән, тормышыннан канәгать сыман гел елмаеп йөри иде. Әмма елмайганда да күзләре сагышлы-боек иде.

Кәшифә әби хәсрәттән өзгәләнде, йөрәге әрнеп, кызын сагынды, җанына урын тапмады. Йокысызлыктан интекте, авызыннан ризык үтмәде. Шулай да түзде. Аллаһыдан сабырлык сорап, авыр уйлардан арыну өчен, бер минут тик тормады. Эш аның өчен юаныч иде. Хезмәтчеләр тотмаган зур йортта, шөкер, эш җитәрлек. Кәшифә апа көннәрне санады, төннәрне санады, бу йорттан китү мизгелләрен көтте. Соңгы юанычы — Кларасы янына кайтып, каршына утырып, Дамира турында сөйләшәсе, күңелен бушатасы килә иде. Бу кадәр авыр кайгыны ялгызың ничек күтәрмәк кирәк?!

Ә бу йортта аны аңлардай, хәсрәтле җанын юатырдай кеше юк иде.

Бу йорт коточкыч салкын иде.

Кәшифә апа гаҗәпләнеп, киявен, оныкларын күзәтте. Аларның йөзләрендә, күзләрендә сагышның әсәре дә булмавына рәнҗеде. Дамира турында авыз ачып сүз әйткән, юксынып искә алучы кеше юк монда. Гүя ул булмаган да. Бу йорт хуҗалары йоклый, торалар, юыналар, әзер табынга килеп утырып, тиз-тиз кабаланып ашыйлар, аннары өчесе өч якка чыгып йөгерә. Кайткач, тагы дәшми, сөйләшми генә ашыйлар да үз бүлмәләренә кереп бикләнәләр... «Хәлең ничек, әби?» — дип сораучы юк.

Әби алар өчен гүя урамнан кергән хезмәтче генә. Ярый, кияү ашагач рәхмәт әйтә, ә тегеләрдән бер сүз тартып алалмыйсың.

Кәшифә кызын элек тә ачулана иде:

— Балаларыңны эшкә өйрәт, гомер буе артларыннан җыеп йөри алмассың.

Тик Дамира аның белән килешмәде.

— И әни, юкка борчылма әле. Вакыты җиткәч өйрәнерләр. Хәзердән үк эшкә җигелмәсәләр дә ярый.

Менә, җигелмиләр... Артларыннан әбиләре җыештырып йөри...

***

Ләкин анысы ярты бәла. Саулыгың булганда, эш шатлык кына ла ул.

Кәшифә апага тагы да зур, тагы да җаваплы эш йөкләнгән иде. Инде ничә көн бурыч булып өстендә тора. Әмма ул аңа берничек тә тотына алмады. Күңеленнән әйтер сүзләрен кат-кат барлады, ләкин тәвәккәлләргә әллә ни комачаулый иде. Әллә ни түгел, куркаклык бу, кыюсызлык һәм үз күңелендәге каршылык. Бу эшнең кирәклеген, мөһимлеген бар күңеле белән аңласа да, эчендәге икенче берәү моңа теше-тырнагы белән каршы иде. Менә шул көрәш иртән дә, кичтән дә тынмады. Кичтән, ярый мин моны иртәгә башкарырмын дип ниятләп ята да тагы икеләнеп кала, ниятеннән кире чигенә. Иртәнге ният кичкә күчә. Бер йомарлам бурыч көннән көнгә тәгәри тора, әмма сүтелми...

Һай авыр бурыч йөкләделәр аңа!

— Синнән башка тагы кем?! — диделәр. — Син иң олы кеше, синең сүз үтә, — диделәр.

Һай, балалар...

Дамиракаем, бәгырь җимешем, ник шулай иртә киттең, балам? Ник хәсрәт утларына салдың безне? Сиксән яшьлек әниең җир өстендә йөри, ә син гүрдә ятасың. Гадел хәлмени бу?!

Үз балаңны соңгы юлга озатудан да олырак газап юктыр бу дөньяда... Күргәннәргә Ходай сабырлык бирсен, күрмәгәннәргә күрергә язмасын! Шулай дип үз-үзе белән сөйләшеп йөри Кәшифә.

Ә Клара инде ничәнче кат шалтырата:

— Әйттеңме, әни? Сөйләштеңме?

— Юк... — дип җавап бирә Кәшифә апа гаепле тавыш белән. — Юк шул әле...

— Әни, сузма инде. Барыбер бер әйтәсе. Яшереп эшләнә торган эш түгел.

Марс та бер кичтә әйтеп куйды:

— Әби, сүзеңне әйт инде, сузмыйк.

***

Марска еш шалтыраталар.

Кәшифә апаны саңгырау дип уйлаучылар нык ялгыша. Ул кычкырып сөйләшкәнне генә ишетми. Ә пышылдашкан тавышлар аңа ап-ачык булып килеп ирешә.

Ә Марс гел пышылдап сөйләшә. Хәзер шундый заман: дөнья ялгыз хатын белән тулы. Барысының да бәхетле буласы, көчле иңгә, кайгыртучан иргә ышыкланып, назланып яшисе килә.

Марсның кылын тартып караучылар шактый бугай. Чөнки исемнәр төрле. Кәшифә апа колагына әле Сөммия, әле Гөлия исемнәре килеп ирешә. Таныш исемнәр. Кайчандыр шушы өйдә, Дамира янында кунак булып яткан чытлык хатыннар. Бәлки, кызы исән чакта ук кияү белән шаяра торган булганнардыр. Марс тик торучылардан түгел, хатын-кыз игътибарын ярата.

Ләкин Кәшифә апа шуны да сизә: бу арада кияү тынып-басылып калды. Чөнки аңа күңел ачар, шаярыр өчен түгел, барча борчу-мәшәкатьләрне итәк астына яшереп, үзен иңнәренә утыртып, тормышын тартучы көчле хатын кирәк. Клараның юк-бар кешене тәкъдим итмәвен белә, менә шул ышанычны югалтудан курка. Һәм шалтыратучы чәчбиләр белән, бернинди өметкә урын калдырмый, коры гына сөйләшә. Шулай да тегеләр өметләрен өзми, шалтыраталар.

Рәхмәт, өйгә килеп йөдәтүче юк.

Хәл белергә килүче дә юк...

Сарай хәтле йорт, кайчандыр гөрләп торган киң күңелле йорт, шыксызланып бушап калды, хәзер монда да кабер тынлыгы...

***

— Йә Ходаем, үзеңә тапшырдым, — диде Кәшифә.

Башка чара юк. Хәерле ният, хәерле гамәл булсын.

Клара иртән тагы шалтыратты:

— Әни, сузма!!! Бүген үк сөйләш.

Марс та янәшә басып тора иде, чөнки Клара әүвәл аның белән сөйләште, сүзнең ни турыда барганын белә.

— Минем янда түгел. Мин юкта сөйләшерсез, — дип чыгып китте.

Хәер, аның бу сүзләрне беренче тапкыр әйтүе түгел, бары кабат исенә төшерүе генә. Сиксән яшьлек карчыкның хәтеренә ышанып бетмәведер. Кәшифәнең хәтере Аллага шөкер дә анысы, кайгы-борчулардан теткәләнеп беткән йөрәгенең генә өч тиенлек тә ышанычы юк. Чак кына дулкынланды исә күкрәккә сыймый дулый, кулларына хәтле калтырата башлый.

Шулай да ул бүген тәвәккәлләргә булды. Күпме сузарга тагын?! Бурычны салырдай бүтән иңнәр юк. Клара еракта, ә Марстан булмый, ул гомергә җитди сөйләшүләрдән, җаваплы эшләрдән качты. Үлем түшәгендә яткан хатыны янына кереп, кулыннан тотып юата да алмады. Кызганам, алдында елаудан куркам, имеш...

Чирдән, үлемнән коты оча Марсның, аның үзенә дә көннәрдән бер көнне киләсен белә, ләкин кеше үлеменә кагыласы килми, йөрәген саклый. Иреннән бер ярдәм-таяныч булмаганга, Дамираны карау, больницаларда йөртү тулаем Клара өстенә төште дә инде.

Киявенә үпкә-дәгъвалары күп Кәшифәнең, әмма түзә, дәшми. Тавышланып-бозылышып яшәүнең яме юк, сабыр итәргә кала.

***

Кәшифә Ания белән Илдарның кайда, нишләп йөрүләрен белми. Ул бары шуңа рәхмәтле иде: балаларның икесе дә кичке аш вакытында өйдә булалар. Әниләре исән чакта төн уртасыз кайтмыйлар иде.

Кәшифә гел әйтеп-кисәтеп тора:

— Мине борчымагыз, вакытында кайтыгыз. Югыйсә китәм дә барам. Миннән башка нишләрсез?

Белә ул: оныкларының аны җибәрәсе килми. Оныклары әбиләрен ярата. Ләкин бу мәхәббәтне сүз белән дә, наз белән дә белдермичә, аның һәр сүзенә, үтенеченә дәшми генә буйсыналар.

Кичке ашта балалар өйдә була. Аннары Илдар чыгып китә. Әмма әбисенә әйтеп китә:

— Әбекәй, борчылма, мин унда өйдә булам.

Сүзендә тора, сәгать нәкъ унны сукканда, тышкы ишек ачыла, Илдарның адымнары ишетелә.

Дамира исән чакта аны милиция белән эзләтәләр иде...

Бу балалар әйтерсең лә Дамираның бөтен тынычлыгын алыр өчен туган затлар иде.

Дамира зур-зур кешеләр алдында дәрәҗәле иде, дус-әшнәләре бихисап. Юбилеен бөтен районны гөрләтеп үткәрделәр, купшы-купшы котлаулар гәзит битләренә сыймады. Өйгә олау-олау бүләк ташыдылар. Ул чакта Кәшифә: «Их, әтисе, күрмәдең кызыбызның нинди олы кеше булганын», — дип күңеле тулудан йомшарып та алган иде.

Бик күп кешеләргә ярый белде Дамира, әмма үз балалары күңеленә юл таба алмады...

Сәрия

— Балалар, сезгә сүзем бар, кузгалмый торыгыз әле...

Кичке аштан соң шулай диде Кәшифә. Марс ул көнне эшендә махсус озаграк тоткарланды.

Ания тынгысыз карашын әбисенә төбәде:

— Әби, әллә китәсең? Зинһар, китмә!!! Китмә, әбием!

— Юк, кызым, әле генә китмим...

— Беркайчан да китмә, әбием, бездә генә яшә. Гел-гел безнең янда бул.

Минем сине беркая җибәрәсем килми!

Аниянең карашында куркулы ялвару иде.

— И балам... Гел-гел сезнең белән яши алмам шул. Карт бит инде мин...

Ания дәшмәде, аңлыйм, дигән сыман олыларча авыр гына уфтанып куйды.

Соңгы ике елда Дамираның бар тынычлыгын урлаган бу үзсүзле тискәре оныгы Кәшифәгә бик кызганыч булып китте. Ул кыз янына килде, аркасыннан назлап сөйде. Ания, шуны гына көткәндәй, аңа сыенды, әбисен кочып алды, кечкенә вакытындагы сыман бик ихлас итеп:

— Әбием, мин сине яратам, — диде.

Күзләрендә яшь иде.

Анияне кочаклаган килеш, Кәшифә апа Илдарга төбәлде:

— Әтиегез өйләнмәкче була, балалар. Үтенечем шул: каршы килмәгез. Йортка хатын-кыз кирәк. Хатын-кызсыз йорт тарала.

Ания куырылып-сискәнеп китте. Моны хәтта Кәшифә апа да тойды, куенында гүя салкыннан калтыранган каз бәбкәсе иде.

Ә Илдар битараф һәм тыныч иде. Керфеге дә селкенмәде. Бу хәбәр аңа бөтенләй кагылмагандай, халәтен сүзләре белән дә раслап куйды:

— Мне без разницы.

Егерме яшьлек егетнең үз тормышы, ул инде шактый нәрсәне белә. Өйләнмәгән очракта да әтисенең хатын-кызсыз тора алмавын аңлый. Теләсә кайда буталып йөргәнче, әйдә, өйләнсен. Илдар бу йортта барыбер озак тоткарланмаячак.

Ә Аниянең йөзенә курку кунды. Борчулы карашын әбисенә күтәреп өметләнеп сорады:

— Әби, син китмисеңдер бит? Син бездә каласыңдыр?

Кәшифә апа өчен бу коточкыч авыр сорау иде.

Оныкларын өзелеп яратса да, аның бу йортта каласы килми.

Шулай да алдады:

— Калырмын, кызым, мин сезнең янда калырмын...

Өйдә зилзилә купмасын, ниятләгән эшләр тыныч кына хәл ителсен өчен, бу ялган кирәк иде.

Йә Аллам, аптыраганнан алдашкан-ялгышкан бәндәңне гафу кыл.

***

Никах мәҗлесенә алар Марс белән икәү генә киттеләр. Марсның бердәнбер кыз туганы барудан баш тартты. Ә Кәшифә, җаны тартмаса да, матур күлмәген киеп, ак яулыгын бөркәнеп, кияве белән юлга чыкты. Чөнки Клара телефоннан кистереп әйтте: «Әни, син киләсең! Без никахта катнашырга тиеш!» Менә шулай, кызы белән икәүләп кияүне өйләндереп йөриләр, хәерлегә булсын... Бер дә күңелле хәл түгел, бу мәҗлеснең һичбер шатлыгы юк.

Иии... Күрәчәк диген... Кызын-балакаен кияүгә биргәндә, шундый язмыш турында уйлаган идемени ул?! Туйларында һәр кунак: «Тигез гомер итегез!» — дип теләде ләса. Йөрәктән чыккан ул изге теләкләр, ияләренә барып җитмичә, бушлыкка гына оча микәнни? Таза, нык бала иде бит Дамира, салкын тиюнең, баш авыртуның ни икәнен белми иде. Каян гына килеп эләкте бу зәхмәт, әллә күз тидеме икән? Әллә бозым-фәләнгә эләктеме? Әҗәл дигәнең җиләк кебек хатынны бозлы кочагына суырып алды да, исәннәрне хәсрәткә күмеп, караңгылыкка алып китте. Кызы гүрдә ята, сиксән яшьлек анасы кияү өйләндереп йөри... Рәнҗемә, кызым, әниеңне язмыш йөртә шулай. Балалар хакы дип, йорт тузмасын дип иреңнең никахына бара менә.

Кәшифә апаның йөрәге чәнчеп куйды. Бу арада бик борчый әле ул, күкрәк белән аркасын үтәли бораулый, эчтән үтмәс пычак белән кыралармыни. Карчык кесәсеннән валидол алып капты. Сулышы җиңеләеп киткәндәй булды, ләкин йөрәк әрнүе басылмады.

Киявенең хатыны белән танышканда, ул үзен бик киеренке тотты. Булачак килен беренче карашка ягымлы, ипле күренә иде. Ләкин Кәшифә апа үзе дә сизмичә аннан гаеп-җитешсезлекләр эзли башлады. Дамира урынын аласы хатын аның кызыннан һич тә өстен булырга тиеш түгел! Әмма Марс кияү Сәриядән күзен алмый... Аның карашында кадерлесен югалту сагышы түгел, яңа бәхетенә ашкыну тантана итә.

Сәрия кунак каршылау, табын кору мәшәкатьләре белән мәшгуль иде, карчыкның үзен сынап-тикшереп утыруын сизмәде. Кәшифәне түргә, көрәк сакаллы, киң күкрәкле мулла янына утырттылар. Табын мул, ризыклары тәмле иде. Тик бавырсак кына пычак белән дә каерып алмаслык итеп катырылган булып чыкты. Әгәр никахлашучылар яшь егет-кыз булса, мәхәббәтләре көчле, бер-берсеннән аерып алмалы түгел, нык ябышканнар дип шаяртырлар иде. Ләкин бүгенге табында андый сүзләр урынсыз, килешми.

Мәҗлес матур гына үтте. Кияү, килен ягыннан килүче туган-тумача бер-берсе белән танышты. Дамираны искә алучы булмады... Аның булганын, Марс тормышында моңарчы зур урын алып торганын һәркайсы белсә дә, яра яңартып, исемен әйтергә кыенсынды.

Кайтырга кичке якта гына кузгалдылар. Кунакларны озатып, табын җыеп шактый вакыт үтте. Сәрия алып китәсе әйберләрен хәстәрләп бетермәгән булып чыкты. Кәшифә апа никтер тынгысыз иде, каядыр ашыккан-кабаланган сыман әледән-әле тәрәзәгә күз салды, калтыранган кулларына урын табалмагандай, әле кәнәфи тоткасын, әле күлмәген, әле ияген сыпырды.

Ниһаять, җыенып бетеп, юлга кузгалдылар. Марс янына Сәрия утырды, Клара белән Кәшифә артта.

Айтүбәне узып, ярты юлны үткәч, карчык кинәт кенә:

— Юл уңае Урманайга кагылып чыгыйк әле, — дип куйды. — Бабагызга әйтер сүзем бар.

Клара каршы төште:

— Кирәкмәстер, әни. Башка вакытта. Болай да соңга калдык.

— Башка вакыт кайчан була? Теләгемне үтәсәгез иде лә...

— Ярый, ерак юл түгел, кагылып чыгыйк. Бабайның да ризалыгын алыйк, — дип килеште Марс.

Урманайга җиткәндә, әби, йокымсырап китеп, башын кырын салган иде.

Клара, аның беләгенә сак кына кагылып:

— Әни, килеп җиттек, — диде.

Тик Кәшифә апа күзен ачмады...

***

Больницага кереп ятуы турында Клара беркемгә хәбәр итмәде. Җан дусларына да, улына да әйтеп тормады. Аңа тынычлык кирәк иде. Беркем белән сөйләшми-аралашмый, көннәр буе йөзен стенага борып ятты да ятты. Җан җил әсиренә эләккән ялкын теледәй бәргәләнде, ярсыган дулкыннар кочагындагы чәчкә сыман кыйналды, өзгәләнде, елады. Ул җанны тынычландырырлык дару юк бу дөньяда. Төрле уколлар кадый торгач, тән авыруы чигенде, әмма җан сызлана, әрни иде.

Дамираның үлеме Клара өчен бу кадәр авыр булмады. Чөнки Дамира озак китте, өметләр тамчылап кимеде. Хушлашуга әкренләп әзерләнделәр, ахыр чиге, бу хәсрәтнең котылгысыз булуын аңлап, югалтуга күнделәр дә. Ул көтелгән үлем иде. Хәтта, сеңлесе түзәлмәслек авырту-газаплардан ыңгырашып, бәргәләнеп ятканда, кызганып, озак интекмәсә ярар иде, дип теләгән чаклары да булды. Сеңлесен озатканда, Клара ялгыз түгел, аның янында әнисе бар иде. Әнисенең үзе өчен нинди зур таяныч булганын аны югалткач кына аңлады Клара. Аның шулай кинәт китеп баруы йөрәгенә бәрде, бу хәсрәттән ул катып калды.

Әнисен Урманайда җирләделәр. Ул гомере буе Урманайны сагынып яшәгән иде. Ире белән гомер иткән нигездән беркая китәсе килмәгән иде. Ләкин Клара белән Камил аны үгетли-үгетли китәргә күндерделәр. Ул чакта Клара әнисе турында түгел, күбрәк үзе турында уйлады. Чөнки үз гаиләсе Айтүбәдә, әнисе авылда ялгыз, ике арада чабу көннәре эш, гаилә мәшәкатьләре белән тулган хатын өчен ифрат авыр иде. Әнисенең шактый зур бакчасы бар, сыер, сарыклар асрый, каралты-кураны да гел карап торырга кирәк. Дамира муеннан эшкә баткан, айга бер кайта алса да рәхмәт. Туган йортны, әнисен карау-кайгырту тулаем Клара белән Камил өстендә булды. Бу йөктән алар әкренләп котылдылар. Әүвәл малларны бетерделәр, аннары бакчаның яртысын күршегә бирделәр. Йортны саттылар да әниләрен үзләренең өч бүлмәле фатирына, дүрт стена арасына китереп утырттылар. Әмма бирегә Кәшифә апаның тәне генә күчте, җаны Урманайда калды. Үз йортыннан йолкып алып киткән өчен, ул Кларага рәнҗи иде, рәнҗегәнен сиздереп тә куя иде. Менә шуларны уйлап ята Клара... Дамира вафатыннан соң аны мәҗбүриләп диярлек Марс янында калдыруына, соңгы көннәрендә бергә була алмауларына, әнисенә карата шулай кырыслыгына, хәтерендә яңарган һәр ялгыш сүзе-гамәленә, тагы әллә нәрсәләргә үзен гаепле тоеп, әнисен тиешенчә кадерли алмавына үкенеп ята. Җаны шуңа сызлана-әрни иде.

***

Шулай да Сәрия аны эзләп тапты. Ул Марс янына күчеп китмәгән, һаман Айтүбәдә яшәп ята икән. Клараның бу хәлгә гаҗәпләнүенә:

— Тормышымны кайгыдан башлыйсым килми, — диде.

— Кире уйламагансыңдыр бит?

— Юк ла. Марс белән атна саен күрешеп торабыз. Ял көннәрен гел монда, минем янда үткәрә.

— Ә балалар?

— И Клара... Нинди балалар инде?! Берсен бүгеннән өйләндерерлек, икенчесен кияүгә бирерлек. Сабый түгел ич алар! Үпкәләмә дә, гаепләмә дә, белмәгән-күрмәгән балалар өчен мин борчыла алмыйм. Үземнең улым өйләнергә җыена, квартирны аның исеменә күчереп йөрим. Белсәң, бөтен җирдә кот очмалы волокита, көннәрем чират саклап үтә. Очына чыкканчы синең кебек егылмасам ярый ла. Карале, мин бит сине көчкә эзләп таптым. Ник беркемгә әйтмәдең?

Клара берни аңлатып тормыйча, коры гына:

— Шулай кирәк, — диде.

Сәрия шомланып сорады:

— Иярә торган чир түгелдер ич?

— Курыкма, иярми. Иярә торган булса, башка җирдә ятар идем.

Сәрия Клараның хәлләрен сорашты, тизрәк терелеп чык инде, дип теләде. Бар эшен ташлап, монда, Клара янына килүе аның өчен авыр бурыч үтәү шикелле тоелды. Ул ашыга иде, алып килгән күчтәнәчләрен сузганда:

— Палатагызда ничә кеше? — дип сорады.

Бишәү, дигәч, мин ризыкны үзеңә генә исәпләп алып килгән идем шул, дип уңайсызланды.

— Монда ризык җитәрлек. Һәркем янына якыннары килеп тора, ашаудан бушамыйбыз, — дигән булды Клара. Никтер шулчак Илсөярнең туган көндә әйткән сүзләре искә төште.

— Әйтергә дә онытып торам, Илдарга повестка килгән анда, 25ендә китәчәк. Син озатырга килә аласыңмы?

Бу хәбәр Клараны аптырашта калдырды. Менә сиңа мә, Илдар армиягә китә... Әнисе исән булса, бу хәбәргә ут йотар иде. Илдар башсыз малай түгел, әмма мәктәптә яхшы укымады, тырышмады, чөнки теләге булмады. Шулай да Дамира аны үзе укып чыккан институтка этә-төртә булса да керткән иде. Былтыр җәй Илдар, имтиханнарын бирә алмыйча, укуын ташлап кайтты. Дамира авырып яткач, җайлап-майлап йөрер кеше булмады. Дамира улын армиядән алып калыр иде дә бит, юк шул... Димәк, Илдарга ике ел солдат боткасы ашарга туры киләчәк. Барлыкта-муллыкта иркәләнеп үскән малайга җиңел булмас. Соңгы елларда армия дигәннәре дә әллә нигә әйләнеп куйды, хезмәттәге уллары өчен аналарның котлары очып тора...

— Барырга тырышырмын, сорап булса да чыгармын, — диде Клара. — Мин пенсиядәге кеше, больничный көтеп ятасым юк.

— Яхшы булыр иде. Мин дә синең белән кайтыр идем. Чирканчык алуым шул булыр, — дип шатланды Сәрия.

Киткәндә Клараның беләгеннән тотып елмайды:

— Марс белән таныштыруың өчен рәхмәт сиңа! Өр-яңадан яшьлегемә кайткандай булдым. Бу яшьтә дә шундый кайнар хисләр буладыр дип уйламый идем.

Сәрия чынлап та яшәреп, чибәрләнеп киткән, йөзенә нур кунган, күзләре көлә иде.

Кемгә — югалту, кемгә — табыш...

Берәүнең кайгысы икенчесенә бәхет китерә ала икән...

Ания

— Өстең бөтен, тамагың тук! Тагы ни җитми сиңа?!

Бу сүзләрне гадәттә балаларга әйтәләр. Яки артык олы кешегә.

Аниягә дә эләгә иде алар. Холыксызлана, киреләнә башласа, әнисе аңа бик кырыс итеп шулай әйтеп куя иде.

Ни җитми иде соң аңа? Ания үзе дә бу хакта шактый уйлана иде. Үсмер чак адәм баласының иң уйлана, баш вата торган чорыдыр ул, мөгаен. Балачакта кеше ваемсыз, гамьсез була, аның өчен ата-анасы уйлый, яшьлек исә яңа дуслар, ачыш-яңалыклар, гыйшык-сөюләр белән янып-гөрләп үтеп китә. Урта яшьтә кеше эш, гаилә дип чаба, уйланып утырырга аның вакыты да калмый. Олыгайгач, инде уйланасы уйланган, эшләнәсе эшләнгән була...

Иң катлаулы сораулар, кайбер җавапсыз сораулар үсмер чакта бигрәк тә җанны кыйный.

Әнисенең: «Тагы ни җитми сиңа?!» — дигән соравы Аниянең үзен дә күптән борчый иде инде.

Ни җитми соң аңа? Чынлап та, барысы да бар ич. Баш өстендә түбәсе, табын тулы ризыгы, көн саен алыштырып торсаң да җитәрлек затлы, матур кием-салымы... Үзе сау-сәламәт. Тагы ни кирәк? Ләкин нидер кирәк, нидер җитми. Ни җитмәгәнен Ания үзе дә аңламый, шуны аңлыйсы килә. Күңелендә әллә нинди аңлаешсыз моң-сагыш ята. Яшәүнең яме, мәгънәсе юк кебек тоела.

«Ни җитми миңа?» — дип язып куйган иде ул көндәлегенә. Һәм бу сорау шул биттә җавапсыз, бер ялгызы тырпаеп басып калган иде...

Әбисен югалткач, кыз үзенә ни җитмәгәнен аңлады.

Аңа әбисе җитмәгән икән!!!

Әбисе үзләрендә торган чакта, ул бит өйгә йөгереп кайта иде. Әбисе булганда, бу йортта рәхәт, күңелле була иде. Чөнки әбисе Ания өчен яктылык, җылылык, шатлык, мәхәббәт иде. Ләкин бу шатлыклы көннәр бик аз булды. Әбисе аларда яшәргә теләмәде, ул гел олы кызы янына ашыкты. Әбисен тартып алган өчен, Ания Клара апасын дошман күрде. Әбисенең бары үзенеке генә булуын, гел янәшә булуын тели иде. Чөнки аны шулай эчкерсез яратучы, юатучы, аңа мәхәббәт-наз бирүче башка юк та кебек иде.

Әбисе Ания күңелендә йомарланып яткан курку-шомнарны, өметсезлекне җиңә алучы бердәнбер кеше иде.

Инде менә ул юк.

Ания бу дөньяда япа-ялгызы.

Аңа шундый куркыныч.

Тик бу турыда беркем белми...

***

Ания Сәрияне кабул итмәс, дошман күрер дип юкка гына борчылдылар. Кыз тыныч иде. Әбисе үлгәннән соң, аңа бу йортта инде кем йөрсә дә барыбер иде. Бу йортта чит кешеләрнең һәрчак күп булуына ул инде күптән өйрәнгән. Бу йортта гына түгел, инде бар дөньясында үзе өчен газиз, кадерле, иң кирәкле кеше калмаган икән, тузынудан ни файда?! Инде берни үзгәрмәячәк, югалганнар табылмаячак... Аны яратучы кеше башка юк. Монда да, башка җирдә дә. Юк...

Әмма битарафлык диңгезендә дулкын җаена тирбәлүче кызның берни дәшми, энәләрен тырпайтмый сабыр гына йөрүен астыртынлык, күләгәгә поскан мәкер дип кабул иттеләр. Ания Клара апасының сак, сынаулы карашын гел тоеп-сизеп торды. Хәер, ул теле белән дә әйтте:

— Сәрия апаңа хөрмәтле бул. Сезгә хәзер бергә яшисе. Әтиеңне дә гаепләмә, аларны юк-барга борчыма.

Әтисе үзе дә кисәтте:

— Кызым, Сәрия апаңа караңгы чырай күрсәтмә, ул хәзер минем хатыным, безнең гаилә кешесе. Әниеңне алыштыра алмаса да, синең турында кайгыртучы кеше. Беркем дә сиңа начарлык теләми.

Апасы да, әтисе дә ни өчендер Сәрияне Аниядән өстен күреп, якларга-сакларга тырышты, ә киресенчә түгел. Бу сәер иде. Әле яңа гына балигъ булып, тормыш карурманына кереп баручы кызга да яклау, җылы сүз кирәктер, ул ялгызлыктан куркып куырылган баладыр дип берсенең дә башына килмәде. Гомер юлларын кичә-кичә, шатлык-кайгы суларын эчә-эчә, ныклап аякта басып торган, шактый шомарган, үзен яклап утка-суга ташланырлык көчле хатынны канатлары ныгымаган бәбкә-баладан саклау үзе бер гаделсезлек иде.

Үсмер кыз бу хәлләрне аңлый-бәяли алмады, бары тик бу йортта иң кадерле кеше ул да, Илдар да түгел, Сәрия икән, дигән нәтиҗә ясап куйды. Һәм йомылды. Ул сүзнең яхшысын да, яманын да дәшмәс булды.

***

Илдар озату мәҗлесен үзләрендә үткәрергә теләмәде.

— Без дуслар белән кафеда утырачакбыз, — диде. — Иртән әйберләрне алырга, сезнең белән хушлашырга кагылырмын.

Ник дигән сорауларга, үгетләүләргә җавап биреп мәшәкатьләнмичә, чыкты да югалды.

Сәрия моңа борчылмады, ул киресенчә шат кына иде. Ләкин Марс белән Клара, үзләрен гаепле сизеп, уңайсызланып калдылар. Ания исә эченнән генә абыйсына кул чапты. Дөрес эшли, монда нишләп утырсын ул?!

Илдарның кайчан кайтканын Ания сизмәде. Аны Клара апасы уятты:

— Абыеңны озатырга барасыңмы? Барсаң, тор да җыен.

Военкоматка җәяү генә юнәлделәр. Алдан Илдар һәм таныш түгел бер кыз атлады, алардан чак кына калышып, Ания белән Клара, Марс белән Сәрия, култыклашып, үз җайларына арттан бардылар.

Әле артык иртә, офык алланып кына килә иде. Көзнең томанлы, дымлы салкынча иртәсе. Ә военкомат яны гөжләп тора, китүчеләр, озатучылар — барысы буталган, кайсы кычкыра, кайсы җырлый, кайсы елый... Килеп җитүгә, Илдарны дуслары чолгап алды. Шау-гөр иттеләр, күтәреп алып күккә чөйделәр. Барсыннан да сыра, тәмәке исе килә иде. Бервакыт китүче егетләрне фамилияләп чакыра башладылар. Илдар, дусларыннан аерылып, туганнары янына килде, һәркайсын кочаклагандай итте. Иң соңыннан Анияне кочты, якын итеп, кадерләп күкрәгенә кысты. Һәм пышылдады:

— Бирешмә, сеңлем! Үзеңне сакла! Хат яз, барсын да язып тор, абыең сине беркемнән рәнҗеттермәс.

Аннары үзен озата килгән кызны кочагына алып, военкомат капкасына юнәлде. Ания бер-берсенә сыенган бу икәүгә кызганып, моңаеп карап торды. Илдар кызны үбеп хушлашты да, тагы бер кат борылып, туганнарына кул болгады. Ул капкадан кереп югалырга торганда, Ания, кинәт ыргылып, абыйсының күкрәгенә барып сыенды.

— Бирешмә! — дип кабатлады Илдар һәм елмаеп күз кысты.

Ания шунда бар йөрәге белән тоеп-аңлап алды: абыйсы аны ярата! Ләкин аны яраткан кешеләр гел китәләр... Анияне ташлап китәләр...

***

Өйгә кайткач, олылар чәй эчәргә утырды. Ания баш тартты, бүлмәсенә кереп китте. Аны бүген артык иртә уяттылар, йокысы туймаган иде. Шуңа бераз йоклап алмакчы булды, тик йоклый алмады. Күз алдында һаман Илдар торды. Аның яратып кочаклавы, күз кысып елмаюы, хушлашканда әйткән сүзләре... Туганы бит ул аның, бердәнбер туганы! Бер әни, бер әти балалары, бер нигездә яшәгән, бер үк язмыш кичергән, бер үк вакыйгаларның шаһитлары булган абый һәм сеңел. Үткәннәрнең кайсы көненә күз салсаң да — анда Илдар бар.

Ләкин бер йортта яшәгән бу ике бөртек туган моңарчы бер-берсенә никтер якын була алмадылар. Ания абыйсына сыенырга, якынаерга теләсә дә, Илдар аны читкә этте, үз тормышына якын җибәрмәде, бала-чагага санады. Җитмәсә, адым саен кисәтү ясап, тәнкыйтьләп тә тора иде. Ания моңа бик кимсенә, Илдар да мине яратмый, чөнки мин начар сеңел, дип уйлый иде. Бүген, көзнең томанлы иртәсендә, абыйсы белән хушлашкан мизгелдә ул аңлады: ачулымы ул, шатмы, усалмы, ягымлымы — нинди булса да, ул бит Аниянең бердәнбер туганы!!! Һәм ул Анияне ярата, бик якын итә булып чыкты! Илдар аның өчен борчыла, ул аны ташламаячак. Әтисе аларны ташлады, аңа хәзер Ания дә, Илдар да кирәкми, ул гел яңа хатыны янында бөтерелә, күзенә генә карап тора. Ә Сәриягә Ания кирәкми дә кирәкми инде.

Бу дөньяда Аниянең иң якын, ышанычлы кешесе булып Илдар гына кала түгелме соң?! Кичә генә ул өйдә иде, шунда күз алдында йөрде. Ник шул чакта Ания аның янына кереп рәхәтләнеп сөйләшеп утырмады икән? Аларның бит иркенләп, ачыктан-ачык сөйләшкәннәре, киңәшкәннәре дә булмады. Ник иң кирәкле, мөһим сүзләр соңгы мизгелгә калды да аларны әйтергә вакыт җитмәде? Илдар армиядән кайткач, башкача булыр, алар иң якын туганнар булып яшәрләр.

Илдар кайткач... Кыз күңеленә шулчак коточкыч уй үрмәләде: әгәр абыйсы кайтмаса, әгәр аны үтерсәләр?! Бу куркыныч үлем Аниянең яраткан кешеләрен берәм-берәм чүпләп кенә тора түгелме соң?! Ник соң әле ул Илдарның үзе өчен шундый кадерле, газиз кеше икәнен аерылышкан мизгелдә генә аңлады?!

Әгәр ул кайтмаса, югалса, үлсә?!

Кыз шуларны уйлап үксеп елый башлады...

***

Ниһаять, Клара апасы аңа да игътибар итте. Югыйсә гел Сәрия янында йөргән иде. Ике хатынның гөрләшкәне зур йортның әле бер, әле икенче почмагында ишетелеп торды. Клара апасы яңа киленне хуҗалык белән таныштырып, киңәшләр, күрсәтмәләр биреп йөрде. Аш-су бүлмәсендә дә алар гел бергә маташтылар. Кичен Марс кайткач, өчәү гөрелдәштеләр.

Аларның тормышы Аниягә гүя кагылмый иде.

Ания үзен фатирда торучы чит кеше итеп тойды.

Бу көннәрдә аңа бернинди игътибар булмады...

Бары китәсе көнне генә Клара апасы аның янына кереп утырды. Каршысына утырды да, һәр сүзенә басып ясап, таләпчән тавыш белән акыл өйрәтә башлады:

— Ания, быел мәктәптә соңгы елың. Уен-муеннарны, күңел ачуларны онытып торырга туры килер. Бар игътибар укуга булырга тиеш! Аңлыйсыңмы шуны? Бүгеннән үк үзеңә максат куеп, ныклап әзерләнә башла. Әниең синең медицина институтына керүеңне теләгән иде. Үзеңнең исәпләр ничек соң?

— Белмим... Әле уйламадым.

— Уйларга кирәк. Кая барасы, нинди имтиханнар бирәсе — барысын да алдан белешеп, шул фәннәргә ныграк басым яса. Әгәр медицина икән — химия, биологиягә. Бәлки, репетитор ялларбыз. Хәзер мәктәп белеме белән генә алдырып булмый.

— Минем химиягә исем китми... — диде Ания.

— Кайсы фәнне ныграк яратасың соң?

— Әдәбиятны.

— Сеңлем, хәзер әдәбият белән ерак китеп булмый. Хыялланып йөри торган заманнар үтте. Үзем гомер буе укытучы булып эшләдем, ни икәнен беләм. Сиңа педка барырга киңәш итмәс идем. Ике юл: йә экономист, йә врач.

Ания уйга калды. Кем булу турында моңарчы бер дә уйланмаган да икән шул. Көн белән төн арасында буталып йөрүче болыт кебек хис итә үзен. Ни беркая кунмый, ни таралып югалмый, җил уңаена йөзә дә йөзә шулай... Гомумән, аның киләчәге бик томанлы әле. Ул юк та кебек... Соңгы елларда аның укуы нык начарланды. Элек дүртле дә сирәк күренгән көндәлегендә «3»леләр генә түгел, «2»леләр дә куна башлады, ләкин бу хакта Клара апасы белми. Хәер, әтисе дә белми. Аниянең ничек укуы соңгы вакытта беркемне дә кызыксындырмый. Ләкин барысы да районның бөтен акчасы белән идарә иткән Дамира Наримановна кызының урыны, һичшиксез, югары уку йортында булырга тиеш дип уйлый.

Ә Аниянең күңеле гел дә укуда түгел. Дәрес вакытында башка кирәкмәгән уйлар килә. Кайда утырганын онытып, күңеле белән әллә кайларга китеп бара. Шул чакта укытучы сорау бирсә, җавапны түгел, сорауның үзен дә аңламый җәфалана. Уйлары борчак кебек теләсә кая тәгәри дә китә. Имтиханнарын ничек бирер, бу хакта уйлавы да куркыныч хәтта. Аңа кадәр чуалган акылы тәртипкә килерме, җаны тынычлык табармы?

— Иртәгә мин китәм, — диде Клара апасы. — Син озакка сузма, ныклап уйла, бер фикергә кил. Аннары бергәләп шул юнәлештә эшли башларбыз.

Аңладыңмы мине? Йоклап йөрмә, әзерләнә башла.

Ания күндәм генә җавап бирде:

— Ярар...

***

— Син Дамира кызы бит әле?

Ания сискәнеп китте. Тавыш килгән якка борылып карады. Таныш йөзне күрде. Әйе, бу апа аларда еш кунак була иде. Көлә торган апа, дия иде аны Ания. Чөнки гел көлә-көлә сөйләшә иде ул. Менә тагы елмая. Күзләре дә елмая. Әллә чынлап, әллә юри.

— Ания балакаем! Хәлләрегез ничек? Илдардан хат киләме? Кайда хезмәт итә?

Ания ашыга иде. Ашыкмаса да, бу апа белән сөйләшәсе килмәс иде. Аның барча соравына:

— Яхшы, — дип кенә китеп барырга теләгән иде, хатын аның беләгеннән тотып алды:

— Әтиеңнең хатыны ничегрәк? Килешеп яшисезме? Рәнҗетмиме сине?

Аниягә бу сорау ошамады. Ул, гомумән, беркайчан да, беркем белән дә үги анасы турында сөйләшмәде. Ни яхшысын, ни яманын. Бу аның өчен ябык тема иде. Хәтта Илдарга да берни язмады. Шуңа җавабы кыска булды:

— Юк.

— Мин Дамираны бик ярата идем. И әйбәт тә кеше иде, мәрхүмкәем.

Кызганам инде үзеңне, бик авырдыр әнисез, бәбкәем. Шул яшьтән ятим булып яшәүләре, җитмәсә үги ана белән. Ходай ярдәм бирсен. Кунакка кил безгә, бер сөйләшеп утырырбыз. Дамира белән бик якын дуслар, сердәшләр идек. Үги ана үги инде ул, аның янында әлләни җылы юктыр. Кайчан телисең, шунда кил, балакаем, кыенсынып торма, яме.

— Ярар, — диде Ания.

Алдады, әлбәттә. Бу хатын янына ул мәңге бармаячак, урамда күрсә дә, әйләнеп узачак.

Төпченүчеләр дә, кызганучылар да, юатучылар да күп булды. Ания берсе янында да тукталып тормады. Бу кызның серләре, кичерешләре җиде кат йозак астына яшеренгән иде. Аңлый бит ул: күпме генә еласаң, зарлансаң да, әнисе дә, әбисе дә кайтмый... Беркем дә аның тормышын үзгәртә алмый. Бар сабырлыкны җыеп, түзәргә һәм бу йорттан китеп барырга. Еракка. Казанга ук. Ә монда ул беркайчан да бәхетле була алмаячак. Бу кала сукмакларында аның керле эзе ята...

Соңгы мизгелдә генә бар һаваны сулап бетерә алмыйсың дигәндәй, ни тырышса да, Ания укуда әлләни алга китә алмады. Җене сөймәгән математика аңа барыбер теш үтмәс бер башваткыч булып калды. Әлбәттә, ул институтка керә алмады. Беренче имтиханнан ук очты. Беркемгә әйтеп тормыйча, документларын һөнәри училищега илтеп тапшырды. Анда иң мөһиме — торыр урын, стипендия бирәләр иде, Ания шунысына кызыкты. Алдагысын киләчәк күрсәтер.

***

Телисеңме-юкмы, әмма каникулда туган йортка кайтырга туры килә. Кайта Ания. Сәрия апасына ул тәки якыная алмады. Киресенчә, бу хатын аннан ерагайганнан-ерагая бара. Үзе белән әтисен дә ияртте... Өйдә Сәрия хуҗа, мондагы тормыш ул теләгәнчә бара. Әтисе тулаем шул хатынга буйсынып яши, аның сүзеннән чыкмый. Алар уенча, Ания инде зур кыз, үз проблемаларын үзе хәл итәргә тиеш. Кулына акча биреп торалар, ә калганын инде, әйдә, үзең кара, җилкәңдә башың бар. Бала-чага түгел, сиңа унҗиде яшь!

Өйгә кайткан саен, Ания, нәүмизләнеп, Илдар бүлмәсенең бикле ишегенә карый. Кайчакта шул ишеккә барып сыена да ерактагы абыйсы белән сөйләшеп ала: «Илдар, мин сине сагынам, син миңа шундый кирәк! Миңа монда шундый авыр!!! Белсәң иде сине ничек көткәнемне?! Син кайтсаң, без икәү булыр идек. Беркем белми: мин бит шундый ялгыз...» Шул чакта Аниянең күзләренә яшь төелә. Күңеленнән абыйсы белән шулай ачылып, хисләнеп сөйләшсә дә, аңа язган хатлары кыска, коры. Артык бер сүз юк. Үзенең вакыйгаларга, яңалыкларга үтә дә ярлы булган бертөрле тормышы хакында берничә сүз яза да калган ярты биткә сораулар тезә.

Илдар аннары шаярып җавап бирә: «Сеңлем, су буйлык хатыңны көчкә укып чыктым, бик күңелле яшисез икән, бу кадәр яңалыкны кайдан табып бетердең?!»

Яңалык юк та шул. Яшьлек, яшьлек, диләр, ул шулай күңелсез була микәнни? Алайса ник шулхәтле сагыналар соң аны? Укы да моңай, имеш. Тулай торакта да кызык юк. Этаж саен кызлар көтүе. Дәрес әзерлиләр, китап укыйлар, гайбәт сөйлиләр.... Кайчакта ял итү бүлмәсенә төшеп, телевизор карыйлар. Бертөсле күңелсез тормыш. Ә егет халкы Анияне бөтенләй кызыксындырмый, күңелендә яңа мәхәббәт учагына урын юк. Йөрәге вакытсыз арыды, иртә картайды бугай. Өйдә дә ямь юк. Әтисе белән Сәрия, карт булсалар да, гөр килеп яшиләр әнә, кызыгырсың да. Култыклашып кунакка, концертларга йөриләр, ял йортына парлашып китеп баралар. Алардагы мәхәббәткә шаккатырлык!!! Кочаклашып, үбешеп кенә торалар.

Ә Ания ялгыз. Аниягә күңелсез...

Илдар, Әминә

Сәрия әлегә беркайда эшләми, көннәр буе өйдә. Аның гел күз алдында булуы Аниянең эчен пошыра. Бу хатын әтисенә бик кадерле булса да, Ания өчен җиде ят. Үги ананың өнәмәвен ул җаны-тәне белән сизеп тора. Бу хатынның биредә йөрүе болын хәтле йортны да тарайта, кысан итә. Кай тарафка юнәлсәң дә, караңгы чырайлы шул ят хатын килеп чыгар төсле. Үз өендә ямь табалмыйча, Ания урамга чыгып китә...

Казан белән чагыштырганда, Сарлан бигрәк бәләкәй, тыныч икән. Машиналар да, кешеләр дә аз. Шәһәрне аркылыга-буйга җәяү йөреп чыгып була. Ә бит бәләкәй чагында Ания шунда да адашкан иде.

Ул чакта биш катлы таш йортта, ике бүлмәле фатирда яшиләр иде. Әнисе Анияне үзе белән базарга ияртеп чыкты. Менә шунда халык арасында буталып, әнисен югалткан иде ул. Тирә-ягында кешеләр күп булса да, кыз үзен коточкыч ялгыз хис итте. Бик курыкканы, базар буйлап үксеп елап йөргәне хәтердә. Аннары аны бер абый җилкәсенә атландырды да: «Кем баласы бу?» — дип кычкырды. Шул чакта кайдандыр әнисе килеп чыкты, Анияне кочып алды. Шуннан соң башка алай кочканы, иркәләгәне дә булмады бугай... Ник алай икән? Яратып, кочып алыр өчен дә кешене башта югалтып карарга кирәк микәнни?!

Олылар бала күңелен аңламый шул...

Шулчак Таня сөйләгән бер вакыйга искә төште.

Балалар йортына яңа гына төрмәдән чыккан ике хатын килә. Шуларның берсе, минем кызым монда, күрсәтегез, ди. Ничә елдан соң кинәт пәйда булган ананы сынар өчен, аның каршына берне түгел, ике бала китереп бастыралар. Маша белән Таняны. Хатыннан сорыйлар: «Кайсысы сезнеке?» Теге төртеп күрсәтә, ләкин ялгыша. Үз баласын танымый. Югыйсә бутарлык та түгел, үз кызы Таня каратут йөзле, кара чәчле, ә Маша ак чырайлы, сары чәчле. Бөтенләй капма-каршы затлар. Тик хатын барыбер ялгыша. Инде Танядан сорыйлар, кайсысы синең әни? Белмим, ди Таня. Бу апа Машаның әнисе булгач, икенчесе минекедер, ди. Юк, диләр. Шуннан Таняны әнисе белән калдырмакчы булалар. «Кирәкми, теләмим! — дип ялвара Таня. — Бу апаны мин белмим. Ул ят кеше!» Теге хатын тагы килә, тик Таня аның белән очрашырга теләми. Ул чакта аңа әле тугыз гына яшь була.

— Хәзер булса, нишләр идең? — дип сораган иде аннан Рита.

— Үз баласын танымаган кеше нинди әни булсын ди?! Алдадылар мине...

Чит кеше иде ул, минем әни түгел! — дип кырт кисте Таня.

Кайда икән алар хәзер? Теге чакта йорт басканнары өчен өч ел биргәннәр иде бит.

Паркның карлы сукмагы буйлап, үткәннәре турында уйлана-уйлана атлый торгач, Ания күл буена килеп чыкты. Күл өстен дә ак юрган каплаган, бормалы-бормалы булып балыкчылар сукмагы гына сузылып ята.

— Сәлам, Ания!

Тавышка буйсынып, Ания артына борылып карады. Каршында Илдарны армиягә озатып калган кыз басып тора иде. Ялгыз түгел, балалар арбасы белән. Үзе Аниягә карый, үзе ипләп кенә шул зәңгәр арбаны тирбәтә.

Аниянең башыннан әллә ничә төрле уй йөгереп узды: «Илдарны көтми... кияүгә чыккан... инде баласы бар... шулай тиз... Илдар беләме икән? Ә бәлки үзенеке дә түгелдер, берәр туганының баласын урамга алып чыккандыр...»

Аның уйларын сиздеме, кыз арбадагы сабыйга ишарәләп елмайды:

— Таныш бул, абыеңның улы. Менә кара.

Ания гаҗәпләнеп сабыйга күз салды. Юрганга төрелгән баланың уч кадәрле йөзе генә күренеп тора. Иреннәрен бөрештереп йоклап ята. Моның кай җирен карыйсың, бигрәк нәни әле.

— Илдар үзе беләме соң? — дип сорады ул.

— Әлбәттә. Аны озатканда авырлы идем.

Сәер, Аниянең язмышы да бу кызныкына охшаш. Тик Ания сабыен саклый алмады, төшерде. Ә бу саклаган, тудырган, Илдарын якты йөз белән көтә.

Илдарның улы бар... Үзе еракта, Уссурийскида йөри, ә монда улы үсә. Кайткан җиренә әзер малай. Илдар — әти... Әти булырлыкмыни ул, бигрәк яшь бит әле... Ә бу кыз Илдарның хатыны, Аниянең җиңгәсе буламы инде?! Ышанасы да килми... Алар шулай картайдымыни?!

— Ә мин синең исемеңне дә белмим.

— Әминә мин.

— Ә аныкы? — Ания арбадагы сабыйга ымлады.

— Илназ. Илдар үзе кушты.

— Матур исем.

— Әйе. Ул гел Илдар инде. Безнең якка бөтенләй охшамаган.

Кайтыр юлга бергә борылдылар.

Әминә үзе турында сөйләде. Ул әлегә әнисе янында яши икән. Улына биш ай булуга, эшкә чыккан, баланы әнисе карый. Башкача булмый, чөнки акча кирәк. Илдар белән язылышырга өлгермәгәннәр. Ул Әминәләргә килеп йөргән, әти-әнисе белән таныш. Армиядән кайткач, язылышырлар, фатирга чыгып, аерым яшәрләр. Күп калмады инде, ярты ел гына.

— Безнекеләр берни белми... — диде Ания.

Әминә уфтанып куйды:

— Белми шул... Белергә дә теләмәсләр. Без бит сезгә тиң гаилә түгел, гади халык. Әнисез авырдыр, әйеме, Ания? Мин әнине югалтудан бик куркам. Аннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

Ания бермәл уйланып торды.

— Мин әбиемне ныграк сагынам. Ул мине ярата иде... — диде аннары.

***

Илдарның улы бар!

Бу шатлыкны кем белән уртаклашасы?! Кем белән?!

Беркем белән...

Шатлык уртаклашыр кеше юк та икән...

Шул ук кичне Ания Илдарга хат язды. Җанына тулган яңа шатлыгын шул хатка түкте. Абыйсын улы белән котлады. Ул бик матур, сиңа охшаган, дип язды. Әминәне мактады. Ул сине сагынып көтә, диде. Очрашып сөйләшүләрен бәйнә-бәйнә тасвирлады. Үзе турында да язды. Дима турында, югалткан баласы турында... Беркайчан беркемгә сөйләгәне юк иде, ә бүген никтер күңел бушатасы итте. Бу дөньяда син минем иң якын кешем, башка беркемем юк, исән-сау кайта күр, дип язды. Хат озын һәм бик җылы килеп чыкты. Аны укып чыккач, Ания бик канәгать калды. Аңа рәхәт булып китте, хатны кадерләп, китап эченә тыкты да йокларга ятты.

Илдарның җавап хаты озак көттермәде. Бу юлы ачылып китеп, күп итеп язган ул да.

«Сәлам, Ания!

Хатыңны алдым. Язып та куйгансың... Көтмәгән идем. Әминә белән танышуыңа шат. Әйе, яхшы кеше ул. Минем өчен бик кадерле. Без аның белән ярты ел гына очрашып калдык, ну шулай да аңладым: бу кыз минеке! Әминә минем тормышны үзгәртте. Яхшы якка. Соңгы вакытта мин бит почти аларда яшәдем. Рәхәт кешеләр. Жәл, әтиләре иртә үлгән, бабай белән чәкешеп утырулар насыйп булмады. Әнисе өчпочмак, бәлешләр белән сыйлый иде. Вәт тәмле, телең йотмалы! Их, хәзер дә күз алдында тора, ммм! Сиңа язганда да авыздан сулар килә. Бар иде бит бәхетле чаклар. Монда гел бертөрле ризык, ботка, кәбестә, борчак. Туйдырды инде.

Кичә акча бирделәр. Безнең дә үзенә күрә зарплата бар. Шәһәрдә булсак, бер чыгып сыйланыр идек. Конфет-шоколад ашыйсы килә. Монда бит тайга гына, язган идем. Әни исән булса, посылка салыр иде. Әйтергә онытканмын, Яңа елда Клара апа белән Русланнан посылка килеп төште, вәт бәйрәм булды! Әтинең вакыты юктыр инде. Әминәне борчыйсым килми. Алар болай да тыгын яши. Ания, 23енә, безнең «закунни» бәйрәмгә оештыр әле берәр нәрсә, корсакка да бәйрәм булыр иде. Монда посылкаларны яраталар, кемгә килсә дә, чебен кебек сырып алабыз. Бөтен нәрсә уртак. Тәмле ашыйсы килә. Кайтыр көннәрне санап ятабыз хәзер.

Әминә Илназның фотоларын салган иде, малай минеке, кәнишне. Ну тотып карамыйча ышанып булмый. Әтисен күрми үсә инде. Мин дә Әминәгә әйткән идем, үзеңә кара, дидем. Ә ул табам, диде.

Ә синеке жәл, ну син бик яшь бит, Ания. Бәлки, шулай булуы яхшырактыр. Әни белми эшләмәс. Ул чакта без берни белми калдык. Син кайгырма, яратса, Дима сине аңлар. Барысы да алда, сиңа дигәне табылыр. Дөресен әйткәндә, урыс малайлары белән бәйләнмәсәң иде.

Бездә ни хәлләр соң? Яңа мамаша ниләр майтарып йөри? Әтине биетәме? Сиңа җиңел түгелдер. Кара аны, бирешмә! Әминә белән ешрак аралаш, әйтәм бит, яхшы, ышанычлы кеше ул. Яхшы кешеләр аз хәзер.

Ания, син әтидән акча сорый алмыйсыңмы? Үзеңә дип сора, сиңа бирәләрдер. Минекеләргә бераз ярдәм итәсе иде. Әминә зарланмый, ну мин беләм, авыр аларга. Бер получкага өч кеше ничек яшәсен. Тырышып кара әле, бәлки, арттырыр. Әтинең исе китми инде, ул минем тормышка гел битараф булды... Ну шулай да сөйләшеп карале, яме. Их, әни исән булса икән, менә ул аңлар иде.

Ярый, сеңлем, исән булдык. Покеда! До встречи!»

Ания абыйсының үтенечен аяк астында калдырмады. Үзенә дип бирелгән акчадан Илдар гаиләсенә дә өлеш чыгара торды. Алдады, хәйләләде, кайчакта шыпырт кына урлады, әмма үзенекен итте. Шул акчага Әминә белән бергәләп абыйсына мул итеп посылка җыеп салдылар. Аннары абыйсы язды: «Әллә кайчан сиңа әйтәсе калган икән. Рәхмәттән башка сүз юк. Син — супер сеңел!»

...Көзнең кояшлы салкын бер көнендә Ания үзенең күңел дусты — куен дәфтәренә: «Илдар кайтты!!! Уррраааааааа!!!!» — дип язып куйды. Ул кайтканга өйдә аннан да күбрәк сөенүче дә булмады бугай. Ания абыйсының артыннан калмый, эзенә басып йөрде, гомердә булмаганча сөйләде, көлде. Әмма Илдар өйдә озак юанмады, Әминәсе янына китте...

Илдар Аниянеке түгел, Әминәнеке иде.

Аниянең борыны салынды...

Нәкъ теге Карлсон турындагы әкияттәге кебек, һәркемнең кемедер бар, ә Ания ялгыз. Менә бит ничек, Илдар армиядә чакта Аниянең якын дусты-сердәше Әминә бар иде. Һәм тагы үзенә җылы хатлар язып, боек күңелен юатып торучы абыйсы бар иде. Бу икәү бер-берсеннән еракта чакта, аерым булганда, Аниягә бик якын иделәр. Инде кушылдылар, ерагайдылар... һәм Ания тагы читтә калды... Кызның күңелен көнләшү корты кимерде. Ул абыйсын — Әминәгә, Әминәне абыйсына көнли иде...

***

Илдар кайткач, Дамира үлгәннән бирле укмаша алмаган гаилә бергә җыелгандай булды. Өйгә җан керде. Тик бик азга. Чөнки Ания кабат Казанга, ә Илдар Әминәсе янына китте. Аны якты чырай белән каршы алдылар, урынны түрдән бирделәр. Ләкин Илдар аңлый: ике бүлмәле бу кысан иске фатирда ике гаилә яши алмый. Яшь ир белән хатынга аулак почмак кирәк. Беренче атнада әби кеше, аларны бергә калдырып, танышларында-туганнарында кунып йөрде. Ләкин мәңге болай дәвам итә алмый.

Илдар әтисе белән сөйләшеп карарга булды.

— Әти, минем гаиләм бар. Без язылыштык.

— Кайчан? Нишләп мин бу хакта белмим?

Илдар барысын аңлатып сөйләп бирде.

— Хәзер шулай өйләнәләрмени? Башта бергә йоклыйлар, бала табалар, аннары язылышалар. Ә әти-әни белән киңәшләшеп тору юк. Аңламыйм, бу безне кешегә санамаумы?

Илдар башын иде. Әтисенең сүзендә хаклык бар иде.

— Гафу ит, әти, шулай килеп чыкты. Рөхсәт итсәң, хатыным, улым белән таныштырам.

— Кем ул? Нинди гаилә?

Илдар кыскача гына сөйләп бирде.

— Ярый, хәерле булсын. Алып кил, таныштыр. Карарбыз, бәяләрбез. Бала синеке булуы хакмы соң, кәкре каенга терәтү түгелме? Кеше баласын үстереп ят тагын.

— Әминә — намуслы, тугры хатын. Мин аңа ышанам.

— Хатын-кызга сукырларча ышану — тилелек. Алар елан белән бер.

Илдар, аның бу сүзен килештермичә:

— Әни дә елан идеме? — дип сорады.

— Үлгән кешегә кагылмыйк.

Ял көнне танышу мәҗлесе оештырдылар. Очрашу бик салкын үтте. Сәрия кодагыен да, киленне дә өнәмәде. Икесе дә артык гади, кыюсыз кешеләр. Ниндидер гаепләре бар сыман куркып-оялып кына сөйләшәләр. Табында киеренкелек булды. Әминә артык дулкынланды. Әнисе кызының шул хәлдә килен булып төшүенә уңайсызланды, үзен гаепле сизде. Илдар белән Анияне үз итсә дә, бу гаилә, бу ир белән хатын аңа ошамады. Артык тәкәббер, кырыс кешеләр булып тоелдылар. Эченнән генә, үз ишләрең белән кушылырга кирәк шул, монда кызыма сан булмас, дип борчылып утырды. Хәзер бит кешегә акылына карап түгел, кием-салымына, кесәсенә карап бәя бирәләр. Югыйсә аңа бу байлык бернигә кирәкми, исәнлек белән җан тынычлыгы булса, калганы табыла аның.

— Ярый, өйләнештегез. Анысы озак түгел. Кайда яшәргә уйлыйсыз?

Бу сорауны әтисе бирсә, гаҗәпләнмәс иде Илдар. Юк шул, әтисеннән узып, Сәрия апасы сорады шулай.

Ачуын эченә йотып, Илдар кистереп җавап бирде:

— Мин эшкә урнаштым гына. Үз квартирыбыз тиз генә булмаячак. Әбиләрдә кысан, ике гаилә яши алмый. Шуңа күрә монда, үзебездә яшәргә ниятлибез. Бу йортта минем дә өлеш бар, урын җитәрлек, сыярбыз дип уйлыйм.

Шөкер, әтисе аны хуплады:

— Шулай дөрес булыр. Йортка керү ир-атны бизәми. Бергә яшәрбез.

Сәрия дәшмәде.

***

Күңелең тар булса, дөньяның киңлеге дә, иркенлеге дә күренми.

Яшь гаилә төп йортка бик шатланып күчеп килде, әби йортындагы кысанлык, җайсызлык туйдырган иде. Бер-берсенә игезәктәй охшаган ул таш йортлар адәм баласына рәхәтләнеп, үзе теләгәнчә яшәр өчен түгел, әйтерсең, эштән бушаган арада кайтып тын алыр, төн үткәрер өчен генә төзелгән. Уйлап баксаң, чынлап та шулай бит, бу илдә яшәүчеләрнең ярты гомере үз оясында түгел, җан асрар өчен җай эзләп, эштә, хөкүмәт йортында үтә.

Дамираның күңел җылысын, киләчәккә якты өметләрен салып төзеткән йортта хөррият иде, икенче кат тулаем Илдар белән Әминә карамагында. Шунда ук бәдрәфе, юыну бүлмәсе. Йокы бүлмәсе дә үзләренә аерым, аерым телевизор дигәндәй. Йорт иркен. Ләкин шунда яшь килен өчен бер салкын почмак — уртак кухня бар... Сәрия белән Әминәнең юллары шунда кисешә. Сәрия башта ук таләп куйды: ашау аерым булачак. Баласы яшь булгач, Әминәгә көн буе диярлек кухняда бөтерелергә туры килә. Ә Сәрия тәртип, чисталык ярата. Бу мәсьәләдә ул үтә дә нәзберек. Әминәнең, елак баласын асып, гел аяк астында буталуы Сәрия оештырган камил тәртипне боза. Хатынның шуңа саруы кайный. Ризасызлыгын башта кырыс карашы, дәшмәве белән сиздерсә, соңра Әминәгә кимсетерлек сүзләр белән дә кагыла башлады: «Һай шапшак икәнсең! Әниең эшкә өйрәтмәгән». Өстәлдә калган ипи валчыгы, стенага чәчрәгән су тамчысы, плитәгә тамган май, урыныннан күчкән кәстрүл — барсы-барсы өчен Әминә өстенә «утлы ядрә» яуды. Һәр көне арыслан читлегендәге куян халәтендә куркып-куырылып узды. Аңа бик авыр иде. Әминә әнисен, эшен ташлап, монда күчеп килгәненә үкенә башлады. Кысан булса да, җан иркенлеге белән үзе теләгәнчә яшәгән фатирларын сагынды. Аны инде бу йортның зурлыгы да, матурлыгы да шатландырмый иде. Шулай да иренә берни сиздермәде, тешен кысып түзде.

Ләкин иң авыры җанына юк-бар өчен кадалып торган энәләр түгел, баласына булган салкын мөнәсәбәт иде. Ә бит үз улы килгәч, Сәрия Исхаковнаны танырлык түгел. Яннарында биеп йөри, йөзенә кояш куна, оныгын кулдан төшерми...

Илназны исә, кулга алып сөю түгел, аның барлыгын да танырга теләмиләр. Еласа да начар, көлсә дә... Каенанасыннан зарланмаган килен юктыр ул. Ләкин күпчелек каенаналар киленне ят итсә дә, улы, оныклары өчен өзелеп тора. Монда хәл бөтенләй башкача, бер йортта гүя чит кешеләр яши. Хәтта үз әтисе дә Илдарның улына карата шулкадәр битараф, бернинди җан җылысы юк. Өстеннән атлап үтсә-үтә, борылып та карамый. Ни Илдар, ни Әминә, ни гөнаһсыз сабый бу кешеләргә якын, кадерле түгел... Шуларны тоеп, Әминә бик рәнҗи.

Сәрия Исхаковнаның чираттагы кимсетүеннән соң аның сабырлыгы бетте.

Ике хатын да плитәгә шулпа куйган иде. Әминә, ялгышып, дөгесен Сәрия кәстрүленә китереп салды. Баш бәласе түгел югыйсә. Ләкин хуҗабикә өчен бу зур фаҗигагә әйләнде. Һәрвакыттагыча зәһәр, таләпчән тавышы белән киленне игәүләргә тотынды:

— Бар икән! Балакаем! Әниең сине бер дә тәрбияләмәдемени соң? Ай, туйдым да соң мин сездән!!! Гомер буе шулай яшәсәң, акылдан язарсың!

...Әминә Илдарны яшьле күз белән каршы алды. Үтә дә кәефсез, боек иде.

— Ни булды? — дип сорады ир.

— Илдар, мин монда яшәргә теләмим.

— Ник?

— Миңа монда бик авыр.

— Нәрсә булды?

Әминә сәбәпне ничек аңлатырга да белмәде. Сөйли башласаң, барысы да шундый вак, юк-бар гына бит. Ә шул вак-төяк җанны көннән-көн кимерә, кояшны томалый. Ирләр андый ыгы-зыгыларга әлләни әһәмият бирми, шуңа күрә Илдар аны дөрес аңламас та иде.

— Сәрия Исхаковна мине бик кага...

— Әй, исең китмәсен лә! Игътибар да итмә син аңа. Хатын-кыз мырлар да басылыр. Бел: бу синең үз йортың!!!

— Китик моннан, Илдар...

— Кая? Кабат сезгәме? Юк инде!

— Берәр фатирга керик.

— Юк, Әминә, беркая китмибез! Китсәк, кабат кайта алмаячакбыз. Аңлыйсыңмы шуны? Бу — минем йортым. Димәк, синеке дә. Беркая китмибез. Сыймаса да сыймас икән. Әни аның өчен салдымы бу йортны? Куркып утырма, хуҗа булып йөр.

— Тырыштым, Илдар... Булмый... Олы кешегә каршы дәшәргә өйрәнмәгән мин. Ә ул ни тели — шуны әйтә. Кимсетә ул мине. Юк, башка түзә алмыйм. Миңа тынычлык кадерлерәк, ач тамагым, тыныч колагым...

— Әминә, сабыр итик. Безнең башка барып төртелер урын юк. Бу йортта минем дә, синең дә өлеш бар. Без үз өебездә яшибез! Шулай диде дә Илдар кисәк кенә аскы катка төшеп китте.

Сәрия белән әтисе чәй эчеп утыра иде. Илдар алар каршына килеп басты.

Үги анасының күзенә туп-туры карап әйтте:

— Сәрия Исхаковна! Минем хатынымны кимсетергә сезнең бер хакыгыз да юк! Без үз йортыбызда яшибез!

Сәрия авызына китергән чәен йотмыйча өстәлгә куйды. Илдарның каршында кинәт пәйда булуына, ачу белән йөзенә аткан сүзләренә башта аптырап калды. Тик озакка түгел, үзен бик тиз кулга алды. Берни булмагандай иңнәрен сикертеп елмайды:

— Аңа сүз әйткән кеше юк ла. Бигрәк чебен тимәс чер итәр иркә икән...

Аннары карашын Марска күчерде:

— И-и, хәзерге киленнәр... Рәхәткә чыдый алмыйлар.

Марс, аның сүзләрен хуплагандай:

— Юк-бар өчен тәмсезләшмик, улым, — диде.

— Бүген җомга бит. Менә бик тәмле итеп кыстыбый пешергән идем. Әйдәгез, бергәләп чәй эчик әле. Чакыр Әминәне, — дип елмайды Сәрия. Шул елмаюы, шул сүзләре белән Илдарны сүзсез калдырды...

— Юаштан юан чыга, диләр ди. Әләкләшеп йөрисеңмени? Безнең араны бозмакчы буласыңмы? Сүз ташу, гауга чыгару гөнаһ икәнен беләсеңдер. Әниең өйрәткәндер. Әллә юкмы?

Иртән кухняга төшкәч, Әминә шундый сүзләр ишетте. Кичә генә Илдарның Сәрияне кисәтүен ул белми иде. Әллә безне тыңлап торган, дип шикләнде. Шуңа ни дип җавап бирергә дә аптырады, энәле сүзләрне дәшми үткәрүне кулай күрде.

— Эшләр болай барса, бу өйдә тынычлык бетә инде. Әйтәләр бит, бер шакшы сыер бөтен абзарны пычрата дип.

Әминә бу сүзләрне дә дәшми үткәрде. Аның дәшмәве Сәриянең мин-минлегенә тиде:

— Төн эчендә телеңне йотмагансыңдыр бит?

Баласына әзерләгән ботканы уттан алды да, Сәриянең соравын җавапсыз калдырып, Әминә үз бүлмәләренә менеп китте. «Илдар дөрес әйтә: дәшмәскә кирәк. Өрер, өрер дә туктар әле», — дип уйлады ул...

БӘЯННЫҢ АХЫРЫН АРХИВЫБЫЗДА УКЫП БЕТЕРЕРГӘ МӨМКИН: "КУ" 6 (ИЮНЬ), 2014.

 

"КУ" 6, 2014

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: