Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Ил солдаты

Рәхмәт, улым, батырым син!

Әлегә таң атмаган,

Тирә-як уянмаган.

Сугыштан кайтып килүче –

Ил солдаты – җиңүче.

 

Кайтадыр ул шатланып,

Ерактан, чит  җирләрдән.

Юл читендә ак каеннар

Сәламләп баш ияләр.

 

Дулкынланып каршылады

Таныш кырлары аны.

Тулган бодай, арышлары

Баш кагып сәламләде...

 

Таң әтәче дә уянды,

Туган өйгә җитәрәк.

Әнкәсе капка төбенә,

Чыгып баскан иртәрәк.

 

Ана улына сарылды,

Күз яшен тыялмады.

Бәгырьгә җыйган сагышы

Таралды, тыелмады.

 

"Рәхмәт, улым, батырым син,

Җиңдең ил дошманнарын!

Ватан өчен каның түгел,

Җаныңны кызганмадың.

 

Күрсәткән батырлыгыңны

Туган илең онытмас.

Каһарманнар һәйкәленә

Эзне һич тә суытмас!"

 

Гималтдинов Данир,

 

Чувашстан Республикасы Комсомол районы,

Тукай урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

 

Фото: Марк Редькин («Здравствуй, сынок!». Лето 1943 года); waralbum.ru

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев