Алман мордары (бәян)

Айназар – чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы. Немец яу чапкан көнне, ягъни 1941 елның 22 июнендә аңа нәкъ унбер яшь тулган иде.
Малайның кендек каны тамган Күзкәй авылы Татарстанның иң читендә, Урал тау итәгендә, ике гүзәл елга – Сөн белән Агыйдел кушылган искиткеч матур төбәктә урнашкан.
Сугыш башланганга инде айдан артык вакыт үтте, тик монда дары исе әллә ни сизелми. Ул кайдадыр еракта, бик еракта булса кирәк, андагы хәлләр турындагы хәбәрләр дә ифрат дәрәҗәдә соңарып килә.
Әтисе Әбелгас та:
– Борчылмагыз, ике-өч айдан урап кайтырмын, дөньяда Кызыл Армиягә тиң гаскәр юк, – дип, күршегә йомышка кергән кебек кенә чыгып киткән иде. Ә көннәрдән бер көнне, өй борынча йөреп, ут алуга тәрәзәләрне капларга боердылар. Дошман самолётлары шуларга карап, бомбага тотарга мөмкин икән. Менә шунда авыл чын-чынлап пошаманга төште дә инде. Сугыш дигән
каһәрле сүз шушы көннән ныклап телгә керде.
Самолёт дигәннән, бу җәһәттән бер шау-шу да булып алды. Оятына, аны кузгатып җибәрүче Айназар иде.
Әлеге хәл кырга башак җыярга чыккач булды.
Көзге күркәм көн. Тыныч. Яфрак селкетерлек тә җил исми. Җиһанны гүя алтынсу төскә манып алганнар, тирә-як гөлт итеп тора. Күк кенә үз дөньясында хозурлана, көзме-җәйме-язмы – ул һаман зәңгәрлеген җуймый. Бүген ашлырак та, пакь күренә иде.
Бервакыт бал корты безелдәвенә охшаш гүелдек тавыш ишетелгәндәй булды. Башта игътибарга алмаганнар иде дә, тора-бара безелдәү көчәеп, ниндидер хәвефле төсмергә керде.
Айназар шомланып, күккә күтәрелеп карады. Анда исә чиксез зәңгәр галәм бушлыгы, таяныр урын юк. Ә гүләү көчәйгәннән-көчәя, шуңа бәрабәр шом да арта... Шунда ул Имәнлек тавы ягында көймә шикеллерәк очлы борынлы бер җисемне күреп алды. Самавырдай ялтырый үзе, артыннан ак тасма сузылып
кала. Аннан төтендәй таралып, түбәнгә җәелә... Ул үзен-үзе белештермичә:

– Газ! Га-а-аз! – дип сөрән салды.
Сугыш психозына төренгән балаларга шул җитә калды. Капчык-чиләкләрен җиргә томырдылар да кычкырыша-кычкырыша, салам эскертенә таба йөгерешә башладылар.
– Газ! Газ! Газ!
Озын сүзнең кыскасы, бу – яңа төр реактив самолётларның сынау очышлары икән.
Алай да, Айназарга тел-теш тигезүче булмады, военрук хәтта уяулыгы өчен мактады да.
Фронт – еракта, ә фаҗигасе авылны инде баштанаяк чорнап алды. Һәр сулыш сугыш сөреме белән тулышкан. Дөньяда Кызыл Армиягә каршы торырлык көч юк, ике-өч айдан сугыш тәмамланачак, дип шапырынулар да онытылды. Немец, әнә, Мәскәү капкасын кага. Кайгы – һәр өйдә. Ул Айназарларны да уратып узмады.
Әбелгас солдатның үле хәбәре теркәлгән пичәтле конвертны аның үз хаты белән бергә китерделәр. Айназар өйдә үзе генә иде. Әнисе – эштә, сеңлесе – мәктәптә. Почтальон улы Шәмси озын-озак юанып тормады, ниндидер кәгазьгә имза салдырды да ишекне киереп ачып чыгып та китте. Артыннан бөтерелеп калган бер көлтә салкын һава эченнән: «Пичәтлесенә тимә, әнкәң ачар», – дигән кисәтүе генә яңгырап калды.
Айназар шуңа күрә анысын кучкарга куеп, моңарчы килеп тора торган таныш өчпочмак рәвешендәге хатны сүтте.
Гадәти хат. Әлбәттә, элеккечә үк башта сәлам сүзләре тезелешкән. Әбелгас аларны һәркемгә атап, исемләп яза, кардәш-ыруга, кода-кодагыйларга, күрше- күләнгә, таныш-белешләргә, барысына-барысына да өлеш чыгара – ярты авыл. Җор телле, уен-көлкегә маһир, бик тә аралашучан аның әтисе. Моннан алдагы хатында кәгазьгә кул сурәтен төшереп җибәрүен сораган иде. Инде шуңа җавап та язган.
«Сөендердең, улым, – дигән, – унбер яшьтә үк өй хуҗасы булгансың лабаса, маладис, йодрыгың минеке сыңар, түмәрдәй. Борынгылар хак әйткән – атадан ул туса иге, ата юлын куса иге, биленә садак буса иге; битенә килер оятны үзе белеп юса иге. Бозауны кышлатырга да әмәлен табарсың, шәт».
Соңгы җөмлә әнисенең, азык чамалы, бозауны сатарга туры килер, ахры, дигән зарына читләтеп кенә белдергән мөнәсәбәте иде. Янә дә, кар базын иртә ачмагыз, баллы бәрәңгедән саруым кайный дип тә өстәгән.
Үзенең хәле турында ләм-мим, фәкать җыры гына фронтка ишарәле:
Алмачуар бизәк төшкән Мәскәү батисларына; Бирмәбез Совет властен Герман фашистларына.
Авылда хәбәр җилдән дә тизрәк йөри бит ул. Йөгерә-атлый әнисе дә кайтып җитте. Калтырана-калтырана пичәтле конвертны ачты да андагы уч төбе чаклы гына кызгылт кәгазь кисәгенә текәлде.
Шул килеш, каккан казыктай, селкенмичә дә бик озак утырды. Яшьләре тып-тып кәгазьгә тама, тавышсыз гына, бәгыре белән генә елый, ара-тирә генә тыны кысылып, үксештереп алгалый иде. Аннан айнып китеп, өннәре качкан балаларын кочагына кертте дә:
– Җан кисәкләрем, мин сезне ятим итәргә тырышмам, – диде. – Әтиегез...
Ишек уемында Шәмсебәдәр карчык пәйда булды. Ул шулай өй борынча кереп, шәһид киткән авылдаш солдатлар рухына дога укып йөри.
– Аллаһу ләә иләәһә илләә һүвәл...
***
Нәкъ шушы көнне, ягъни 1941 елның 25 декабрендә, Айназар шикелле 1930 елның 22 июнендә дөньяга аваз салган Адольф исемле алман малаен ялык-йолык килеп торучы затлы лимузинда Берлинның иң мәшһүр бинасында урнашкан рейхстагка алып килделәр.
Каршы алучы офицер – мәһабәт гәүдәле яшь обер-лейтенант – машинаның ишеген ачып, аны төзгә каткан хәлдә сәламләде.
Малай да:
– Һайл Һитлер! – дип җаваплады.
Адольфның тавышы көр, йөрәге, капкынга эләккән кош кебек талпынып-талпынып тибә иде. Әмма йөзе җитди, болай да юка иреннәре җептәй кысылган. Шулай булмыйча, ул бүген фюрерга чакырулы.
Фюрер әнә шулай һәр елны Раштуа бәйрәме уңаеннан рейхның югары катлам түрәләре балаларын кабул итә, бүләкләр өләшә, алар белән фотога төшә. Адъютант ым кагып кына келәмгә ишарә итте. Артык дулкынланудан булса кирәк, ул читкәрәк тайпылган иде. Алай да сер бирмәде.
– Беләм, өйрәтмә, – дип ысылдады.
Зал күз явын алырдай купшы һәм матур итеп җиһазландырылган. Тузан бөртеге дә посып кала алмастай якты. Чөнки фюрер, барлык үтә шикчел кешеләргә хас булганча, тирә-юньне, үз чолганышындагы кешеләрне генә түгел, хәтта утырган урындыгын да үтәдән-үтә күрергә күнеккән, шул чакта гына үзен тыныч һәм ышанычлы хис итә иде.
Балаларның да, ата-аналарның да күзе түр ишек өстендәге сәгатькә төбәлгән. Һәммәсе тирән бер дулкынлану белән сәгать телен күзәтә, кулларыннан килсә, тын өреп тизләтерләр дә иде, шәт.
Фюрер төгәллекне дә яктылык кебек үк бик мөһим фал дип саный иде. Ниһаять, сәгать телләре унике саны өстендә очрашты.
– Зең-зең...
Шул ук мизгелдә ишекләр ачылды һәм пружинадан ычкынган шардай
атылып, фюрер килеп чыкты да кунакларны сәламләде... – Һайл!
Зал бер тында кубарылды һәм диварларны яңгыратып, җавап кайтарды.
– Һайл Һитлер! Һайл Һитлер! Һайл Һитлер!
Фюрер әүвәл нотык тотты.
– Безне, немецларны, Тәңре иң югары раса вәкилләре итеп яраткан, – диде, меңәрләгән теләктәшләре алдында чыгыш ясагандай төкерекләрен чәчә-чәчә. – Безнең тамырларда саф зәңгәр кан ургыла. Димәк, дөнья белән без, аксыл йөзле ариецлар идарә итәргә тиеш. Шул максаттан бу көннәрдә җиңүле орышлар алып барабыз. Русия инде табада. Килер бер көн, без бу дәрәҗәле эстафетаны сезнең кулларга тапшырырбыз. Шуңа лаек булып үсегез! Һайл!
– Һайл Һитлер!
Табын янында фюрер һәр бала янына килеп, әңгәмә корды, башларыннан сыйпады, бүләкләр тапшырды. Аны Адольфның әтисе, Һитлер оештырган национал-социалистлар фиркасенең канцелярия җитәкчесе, Мартин Борман озатып йөрде. Чират кече Борманга да җитте.

– Җә, ничек, адаш, яңа исемеңә күнегәсеңме инде? – дип сорады фюрер.
– Ничек кенә әле, бу аның өчен горурлык кына түгел, фюрер, зур җаваплылык та, – дип, улыннан алда әтисе җавап тотты.
Малаена әүвәл ул үз исемен – Мартин дип куштырган иде. Һитлер даирәсенә кергәч, үзеннән рөхсәт алып, фюрер исеменә – Адольфка рәсмиләштерде.
Борман үзе дин тотмый, динне, гомумән, кире кага иде. Бервакыт кызы Маргаританың уен барышында башына тәре сурәте төшерелгән яулык бәйләгәнен күргәч, шашар хәлгә җитеп:
– Бу тәреле яулыгыңны күземә күрсәтәсе булма, – дип акырды.
Шулай да аның Алласы бар иде. Бу Алла – Һитлер! Ул Һитлерга табынып, һәр кылган гамәлен хуплап, нинди генә хәлдә дә аның хаклыгына ышаныч белдереп яши иде.
Улының: «Национал-социализм ни ул?» – дигән соравына да дәресен ятлаган укучыдай:
– Национал-социализм фюрер теләкләренең тормышка ашырылуы ул, – дип җавап бирде.
Бәйрәм ура-патриотизм, фюрерга мәдхия җырлау, югары арий расасын күккә чөю шаукымында узды. Очрашу соңында Борман, хуҗасы кушуы буенча, чакырылган балаларга «Һитлер-югенд» оешмасы таныклыкларын тапшырды.
Фюрерның бу бүләге аны чиксез дәрәҗәдә канатландырган иде. Мәһабәт буй- сыны тагын да тураебрак китте, чибәр йөзе нурланып балкыды. Үзе погонсыз булса да, энәдән-җептән генә чыккан хәрби киемнән, тузан да кунарга өлгермәгән итекләре шоп-шома, китель төймәләренә чаклы ялык-йолык килеп тора.
Сүз дә юк, әлеге затлы залның бизәге иде Борман. Кипкән балыктай юка гәүдәле кәтәнә фюрер аның янында хаста чебеш кенә булып күренә. Әмма хикмәт буй-сында түгел шул, хикмәт – хакимлектә. Хаким алдында боргаланасың да, сыргаланасың да.
– Һитлер оныклары, сез фюрер өчен корбан булырга әзерме? – диде ул, балаларга карап.
Югендлар һәрвакыттагыча, яшелле-зәңгәрле тавышлары белән беравыздан тәрәзә пыялаларын зеңгелдәтеп.
– Һайл Һитлер! Без һәрвакыт әзер! – дип җавап бирделәр.
Шунда Борманның үзен дә шаккатырып, Һитлер алдына СС гаскәрләре башлыгы, гестапо шефы генерал Һиммлерның улы Гудрун килеп ауды.
– Фюрер, шушы минутта ук алыгыз җанымны! – дип оран салды. да:Һитлергә бу ошады булса кирәк, малайны кочаклап, урыныннан торгызды
–– Рәхмәт, югенд, мин сиңа ышанам, – дип, башыннан сыйпады. Аннан әтисенә мөрәҗәгать итте: «Молодец, Генрих, Германиягә тиң малай үстерәсең», – диде.
Борманның чырае, күзгә күренеп көл төсенә керде. Соңыннан: «Ул малай урынында син булырга тиеш идең», – дип, улын да битәрләде.
Бу хәл Адольфның күңеленә тиде, билгеле. Ул, һичшиксез, хатасын төзәтәчәк, фюрер теленә барыбер керәчәк. Әтисенә дә вәгъдәсен җиткерде:
– Борчылма, әтием, – диде бәбәкләрен очкынландырып, – улың коры сүз белән түгел, кылган гамәлләре аша фюрерга тугрылыгын исбат итәчәк.
Һитлер хакимиятне үз кулына алгач та, башкаланы яһүдләрдән, коммунистлардан арындырып, аны саф алман шәһәре, арийлар бишегенә әверелдерү бурычын куйган иде. Нигездә, бу бурыч үтәлде инде, ләкин идән ярыгына поскан кандалалардай берән-сәрән генә булса да, әле барыбер табылгалап торалар. Адольф таныш югендлардан махсус «Үч» төркеме оештырып, игътибарын шул өлкәгә юнәлдерергә карар итте.
Шәһәр ишегалларына таралып, югендлар балаларны күзәтү астына алдылар. Чөнки кемнең кем икәнлеген нәкъ менә балалар аша ачыклау күпкә отышлырак.
Тик ничек кенә өзгәләнмәсеннәр, яһүдләргә юлыгу бәхете тәтемәде. Күрәсең, аларның тамырын, чыннан да корытып өлгергәннәр иде инде.
Ә бер көнне эшчеләр бистәсендә бер малай әтиең кем, дип сорагач, Маркс, дип җавап бирде. Дөрес, ата коммунист үзе күптән вафат, тик иярченнәре әле күп, рейхстагка шулар ут төртте ич. Әлеге адәм Маркс исеменнән баш тартмаган икән, димәк, ул аның җанатары.
Адольф табышын ашыгыч рәвештә гестапога җиткерде.
Инвалид слесарьны шул ук төнне кулга да алдылар.
Борманның да авызы ерылды.
– Уяулыгыңны фюрер да хуп күрә, – дип, улының башыннан сыйпады, – рәхмәт.
– Һайл Һитлер!
***
Айназарның хәлләре дә әлеге алман слесаре хәлләренә тиң иде. Дөрес, бюргер агай бернинди гаеп гамәлләр дә кылмаган. Фәкать ата-анасы кушкан сансыз исеме өчен генә төрмә кошына әверелгән бәндә.
Ә Айназар баштанаяк гаепле. Әле ничек кенә?!
Тәнәфес вакытында кәгазь йомарламнары атышып уйнаганда, аныкы Сталин портретына барып тимәсенме! Нәкъ күз төбенә. Кылыйланды да калды юлбашчы. Кашы да киселде.
Класс аһ итте. Барысы да шомга калды. Дусты Илгиз генә:
– Исең китмәсен иске чикмәнгә, кәгазь портрет ертыла инде ул, – дип пышылдады.
Ул арада укытучы керде. Артыннан ишек ябылырга да өлгермәде, иң алгы партада утыручы кычыткан чыпчыгыдай тиктормас Мияссәмә яңалыкны очыртып та җибәрде.
– Апа, Айназар Ысталинның күзен чыгарды, – диде.
Ошбу хәвефле хәбәрдән мөгаллимәнең дә аяклары атламас булды, ахры, ярты юлда туктап калды.
– Пәртриткә кара, апа, – дип ярдәмгә ашыкты әләкче бетчә. – Иптәш Ысталин югары оч Әбелмәлих исәргә охшап калды бит, ыстырам...
– Әйдә, директорга! – диде мөгаллимә үтә бер кискенлек белән, җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкты.
Юлбашчы аларны исән күзе белән сөзеп карап озатып калды.
Директор кечерәк кенә буйлы, мул гәүдәле ирдәүкә ханым иде. Башында һәрвакыт – кубанка. Кавалерист булган дип сөйлиләр иде аның турында. Булса булгандыр, теле кылычтан да үткен. Мәктәпне генә түгел, бөтен авылны дер селкетеп тота.
Ул укытучының аңлатып бетерүен дә көтмәде, кыска кулын һавада уйнатып алды да өстәлгә китереп сукты. Бу шулай көтелмәгәндә булды ки, хәтта кара савытлары да сикерешеп, идәнгә тәгәрәште.
– Аһ, син, кулак көчеге!

Директор кабат йодрыгын йомарлады. Тик бу юлы өстәлне тынычлыкта калдырды, кулын авырттырган иде булса кирәк.
– Син бит, көчек, бу җинаятьне Әкрәм кулак коткысы буенча башкардың, шулаймы?
Ул яшькелт күзләреннән ут чәчеп, Айназарга текәлде.
Бу зәһәрле карашны күтәрү мөмкин түгел иде, башы үзеннән-үзе күкрәгенә салынып төште.
– Әкрәм кулак – әле хак җәзасын алачак, бу минем сүз, парторг сүзе, төшендеңме, көчек?
Әкрәм кулак – Айназарның картәтисе. Аның башка колхозчылардан бер генә аермасы бар – авылда алардан ары берәү дә мунчада яшәми. Элек бай булган анысы, әнә, капма-каршы салынган алты почмаклы ике зур өендә «Яңа тормыш» күмәк хуҗалыгы идарәсе, авыл Советы, агроүзәк урнашкан. Ләфкәсе дә исән-сау, тик ул хәзер совет карамагында.
Директор дошманга чыгарса да, халык Әкрәм картны үз итә. «Юмарт, хөсетсез, ярдәмчел ул, – ди картыйсы, – бөтен авылны бөтәйтеп яшәде».
Шуңа күрә булса кирәк, халык Әкрәм кулакны сөргенгә сөрүдән саклап калган, дәррәү яклаган.
Өстәвенә, фронтка гөрнәдирдәй дүрт улын биргән ата да әле ул.
Әлеге хәлләрнең шаукымы шактый озакка барды.
– Үзеңне түгел, ил өстендә абруйлы әткәңнең данлы Заһретдиннар ыруын хур итәсең бит, шунлык та акылың юкмыни соң синең? – дип орышты әнисе Айназарны.
Ул ирен һаман исән итеп күрә иде, хәлбуки, кара язуны былтыр ук алган булса да.
Кара язулар Әкрәм кулакның башка улларына да килде. Үзе дә, директор әйткәнчә, җәзасын алды, төрмәдә вафат булды. Заготзернога ашлык тапшырганда, җилләткәннән соң, кило ярым бодае өстенә чыккан, имеш. Хакимияткә, шулай итеп, теге вакытта җибәргән хатасын төзәтергә җай чыкты.
Кайгы багана башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Ә Ходай, шөкер, бәндәгә түземлек вә сабырлык насыйп иткән. Әйтәләр бит, газапны әүвәл тауга биргәннәр – күтәрә алмаган, ишелгән, аннары кешегә чиратлаганнар – күтәргән, сыгылмаган адәми зат.
Сугыш чоры кайгысы күмәк кайгы иде. Ул бер капканы да урап узмады. Кайгыны да кайгы баса иде. Шуңа күрә аны хәл кадәр җиңелрәк үткәргәннәр. Сталинга бәйле теге хәвефле гамәлнең файдасы да тиде, шуннан соң, мәктәптә барлык портретларны да пыялалы рамкаларга куйдылар.
Тормыш елгасы бернигә карамый, ага бирә. Аңа кайгы-хәсрәт тә, шатлык-куанычлар да киртә куя алмый. Көннәр көннәрне саный, атналар – атналарны,
айларга айлар алмашка килә, елларга – еллар...
Менә 1945 елның 9 нчы май таңы да атты. Көн искиткеч матур, нәкъ оҗмах көне. Кояш җиһанны җылы, мәрхәмәтле, илаһи нурлары белән иркә кочагына алган, балкыпмы-балкый!
Быел яз иртәрәк аваз салды шул. Әнә, инде алмагачлар да шау чәчәктә куанышып утыра. Тирә-як хуш искә төренгән, гүя табигать балга манчылган. Дәрес башланырга күптән вакыт, тик нигәдер кыңгырау һаман шалтырамый. – Күрегез дә торыгыз, эшкә алып китәчәкләр, – диде Илгиз белдекле кыяфәттә. – Директорның идарәгә кереп киткәнен үз күзләрем белән күрдем,
атлы эш булмаса, ике аягымның берсен дә атламыйм.

– Мактанчык, әле дә телең бар...
– Малайлар, карагыз әле: директор апа, – дип әңгәмәне өзде Харис. – Ни булган аңа, әллә?..
Башлар урам якка борылды.
Чыннан да, директорның кыска юантык гәүдәсе тук ана үрдәк сыны шикелле як-якка чайкала, үзе ашыга да кебек, тик алдыра гына алмый.
Шулай да җаен тапты, тавышы үзеннән алданрак килеп иреште.
– Сугыш беткән, сугыш бет-кә-ә-н!
Бу куанычлы вакыйга уңаеннан укучылар, укытучылар сафларга тезелеп, әләмнәр күтәреп, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, урам әйләнделәр. Уттай эш өсте, шуңа күрә авыл буп-буш иде, ашкын колоннаны урам тузанында хозурланган тавыклардан, ишегалларындагы бәйле этләрдән гайре күрүче булмаса да, директор әледән-әле карлыккан тавышын өзгәли-өзгәли
өндәмә-лозунглар очырды: – Иптәш Сталинга дан! – Ура-а-а!
– Кызыл Армиягә дан! – Ура-а-а!
Кичен болында сыер суеп, бөтен авылны итле аш белән сыйладылар.
***
Адольф тыны чыгарылган куыкка охшап калган иде. Унбиш яшьлек үсмер егет, димәссең, җилкәләре салынып төшкән, йөрүе дә атлар-атламас кына, әйтерсең лә, зәгыйфь бер карт адәм. Чыраена да карарлык түгел, саргаеп каткан. Күзләре генә, ниндидер дуамал курку катыш шөбһәлек шаукымы эчендә тозакка эләккән әрлән сыман, үз орбитасында бәргәләнә иде.
Чынында ул үзен кулга алуларын көтә иде. Тик, советлардан аермалы буларак, янкилар нигәдер ашыкмыйлар, автоматларын аркаларына асканнар да, хәрабәле Берлин урамнарын таптап-изеп йөриләр.
Берлинга Америка кул астындагы союздаш илләр һәм Россия хуҗа. Алманның кояшы сүнде. 8нче май көнне Германия җиңелүен танып, капитуляция договорына имза салды. Һитлер үзе казыган базга мәтәлде, немец халкының ышанычын акламады, ярык тагарак алдында калдырып, дөньядан китеп барды.
Адольфның әтисе Мартин Борман да эзсез-хәбәрсез, мөгаен, тотып япканнардыр. Әнисе белән сеңлесе ниндидер авылда качып яталар булса кирәк, шундыйрак сүз ишеттерделәр.
Хәзер аның ЗАГСтан кайтып килүе. Ни гаҗәп, шәһәр дошман кулында, ә ЗАГС эшли. Бу инде немец төгәллеге.
– Мин Адольф исеменнән баш тартам, – диде ул, – шуны рәсмиләштерергә килдем.
– Гариза языгыз, – диде хезмәткәр калын күзлеге аша текәлеп, – менә ручка. – Минем үземнеке бар.
– Гариза кара төстәге кара белән язылган очракта гына кабул ителә, – диде хезмәткәр, – пошлина да түләргә кирәк булачак.
Бу шартлар да үтәлде.
Ул хәзер Мартин Борман. Яңа паспортка шулай теркәлде.
Ниндидер сәер көч аны чиркәү янына тартып китерде. Пастор да, гүя көтеп кенә торган, ишекне киереп ачып каршы алды.
– Рәхим ит, лютеран кавемем, хәзер немецларның бөтен юанычы Аллаһыга табыну, – диде, чал сакалын сыпыргалый-сыпыргалый. – Нишләмәк кирәк, алгарышыбызны тәүбәдән башларга мәҗбүрбез, чөнки гөнаһларыбыз хәттин ашкан.
Дөрестән дә, Мартин чиркәүдә үзенә таяныч тапты, җитди рәвештә дин тәгълиматын өйрәнә башлады. Шулай да, аның дине үз мәнфәгатьләрен генә күздә тотучы шәхси дин иде. Гыйбадәтләр дулкынында ул үз эченә бикләнде, йомырка сарысы хәленә калып, дөнья мәшәкатьләреннән тәмам читләште. Тик ил өстенә төшкән кара афәт сөременнән тәвә кошы кебек башыңны комга чумдырып кына котылып буламы соң?
Көннәрдән бер көнне чиркәүгә озын торыклы, аксыл йөзле, кисек кашлы, чәче коела башлаган бер кеше килеп керде. Шәүлә дә – шәүлә, ул да – шәүлә, яныңнан китүгә онытыла торган төссез кемсә.
Мартинның карашы да аның өслегендә тукталып тормады, йөгереп кенә узды, чөнки чиркәү – ул җыен гарип-гораба, тормышта таянычларын югалткан мескен вә бәхетсез бәндәләрнең, Ходай акыл өләшкәндә, читтә калган исәр затларның сыену урыны. Алар монда шактыйга җыела.
Ул аның килеш-килбәтен дә үзе сүз кушкач кына абайлап алды.
– Мин элекке вермахт солдаты Курт Мейер буламын, – дип тәкъдим итте керүче үзен, – сезнең ярдәм кирәк, яклауга мохтаҗмын.
Мартин: «Үзем дә сезнең хәлдә», – дияргә авызын ачкан иде дә, тегенең шакаюлы әфә карашы әлеге ниятеннән көчлерәк булып чыкты. Һәм ошбу караш тора-бара аның язмыш карашына әверелде. Ә хәзерендә:
– Сәбәбе нинди, шәрехләгез! – дип әйтергә мәҗбүр булды.
– Польшадагы Варшава восстаниесе вакытында безгә бункерларны дошманнан чистарту бурычы йөкләнде, – дип сөйләп китте Курт. – Шунда сыену урыныннан биш-алты яшьләр тирәсендәге бер кыз бала атылып чыкты. Тик ерак китә алмады, абынып егылды.
– Штыгың белән чәнче, нәрсә катып калдың, – дип акырды ефрейтор. – Һәм мин әмерне үтәдем.
Ул баланың коңгырт-кара күзләрендәге ялварулы карашы әле дә күз алдымда. Көне-төне тынгы бирми. Яшәвем яшәү түгел, өйләнмәдем дә, чөнки балаларга күтәрелеп тә карый алмыйм. Бу явызлыгымны Ходай кичермәстер, мөгаен, ярдәм итегез...
Мартин солдатны юатырдай сүз әйтә алмады. Ә атна узгач, Куртның үле гәүдәсен ул асылынган агач ботагыннан кисеп төшерделәр.
Солдатның фаҗигасе Мартинга авыр тәэсир итте, әмма бу немец халкы үзе сайлаган язмыш иде. Фюрер булып фюрер да үзенә кул салган. Әтисе өлкән Борман да ут булды да су булды.
Беркөнне Курт аның төшенә керде. Ниндидер шыксыз болытлы көн. Күктә сөңге башлы очлы болытлар йөзә, җир җебешкәктәй сазланган, гүя боламык, аяк атлармын, димә. Алар ашъяулык кадәрле генә таш өстендә басып торалар.
– Менә бу алман халкының хак язмышы инде, – диде ул нигәдер хихылдап, – һәр күсе үз койрыгын үзе сөйри, без дә кылган гамәлләребезгә бәрабәр җәза алырга тиеш...
– Бар халык турында сөйләү урынсыз, – дип бүлде аны Мартин, – мин, шәхсән, сугышта катнашмадым...
– Ха-ха, ә атаң, наци-No2? – Атам Борман партбосс...

– Ха-ха, канлы куллы партбосс, – дип бүлде аны үз чиратында Курт, – атаң җинаяте – синең дә җинаять!
Мартин тирләп-пешеп, шушы урында уянып китте. Аннан әле ярый төш кенә дип, тынычланып, дога укыды да, янә йокыга талды.
Әлеге төш очраклы гына кермәгән иде, күрәсең. Чөнки шуннан соң күп тә үтми, аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде.
Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр. Немецларга гына хас төгәллек белән, тип-тигез итеп, җентекләп, тәртипләп... Зурлар аерым, балалар аерым...
Йа Ходай!
Аңлатмасы да бар. Анда: «Түбән раса» дип мөһер сугылган бу әсирләр партгеноссе Мартин Борман фәрманы нигезендә һәм үзенең күзәтчелеге белән яндырылды», диелгән.
Ошбу мәгълүматтан Мартинның йөрәге козгын томшыгына эләккән кошчыкныкы сыман санаусыз тәртиптә өзгәләнеп алды да аяк табанына төшеп чатнады. Шул халәттә мәрткә киткән кебек каккан баганадай кымшанмыйча да төн чыкты.
Кешелеге калмаган Мартинны күргәч, пастор да куркуга төште.
– Бер-бер зур кайгыга юлыктыңмы әллә? – дип, кулларыннан тотып алды. – Уртаклаш кайгыңны, җиңелрәк булыр.
Ир көченнән килгәнчә хәлен аңлатты. Сүзен: «Мин монда яши алмыйм, монда миңа бик авыр, киңәш бирегез», – дип төгәлләде.
– Ходайның рәхмәте киң, юлы да табылырга тора, – диде пастор. – Африкага миссионерлар җыю бара, бәлкем, сиңа да тәвәккәлләргәдер?
Өч айдан Мартин Конго дигән экзотик ил җиренә аяк басты. Биниһая зур Африка юрганы картасында Конго дип исемләнгән бу ил кечкенә генә бер ямаулыкны хәтерләтә иде. Халкы нибары миллион ярым чамасы кеше тәшкил итә, әлеге кыйтга өчен бик аз, әлбәттә. Әмма урыны, табигате, байлыгы – искиткеч. Аңлашыладыр, теш кайраучылары да шул байлыкка тиң булган. Алай да, французлар алданрак җитешкән. Шуңа күрә Мартин ана теле дәрәҗәсендә белгән француз теле – монда дәүләт һәм дә аралашу теле дә иде.
Дин касәфәтендә исә вазгыять катлаулырак икән. Халкының күбесе җирле гореф-гадәтләр нигезендә яшәүне өстен күрә. Динне күнегелгән рухи кыйммәтләрдән тыелу, үз-үзеңә тышау салу ысулы рәвешендә кабул итәләр. Шуңа күрә дин камыты кияргә атлыгып тормыйлар. Бу җөмләдән Мартинның хәле кулайрак иде. Ник дисәң, ул – протестант. Католиклар, православлар белән чагыштырганда, протестантизм күпкә либералрак. Ул катлаулы чиркәү иерархиясен танымый. Шулай ук дин әһелләрен никахтан тыю да юк. Тылсымлы йола – фәкать чукыну гына.
Мартин Африка кояшына гына авырлык белән ияләште. Ул туган Алман илендә кояш – романтик символ. Игелеклелек, мөкатдәс биеклек, эчкерсез мәрхәмәтлелек билгесе. Ә Африка кояшы – иләмсез казалы вә котсыз һәм дә искиткеч мәрхәмәтсез җисем.
Тәүге сәфәрендә үк бу җисем үзенең тәмуг кисәве икәнен күрсәтте. Ихтималдан ихтираз халәтендә эссе сугып, аңын югалтты.
Күпме яткандыр, монысы мәгълүм түгел, айнып киткәндә, аңа таш җамыяктай түгәрәк, корым шүреседәй чем-кара ике күз төбәлгән иде.

– Кай җиреңә аттылар? – дип сорады күз иясе саф француз телендә. Ул сигез- тугыз яшьләрдәге туптай тыгыз гәүдәле, табак битле, шома иренле негр малае иде.
– Башым...
– Башыңда җәрәхәт юк, – диде малай аны җентекле карашы аша үткәреп, – каны күренми.
– Авырта, косасы килә...
– Акчаң бармы? – дип малай сүзне икенче юнәлешкә борып җибәрде.
– Бар...
– Алайса, әйдә, киттек, безнең маман фельдшер, – диде. – Яралылар аңа килеп тезләнә. Мин үзем Мугаба булам, синең исемең ничек? – Мартин.
Мартин шулай да әлеге халәтеннән риза иде. Шөкер, Ходай минем мөрәҗәгатемне ишетте, менә тәүге сынавын да ирештерде дип, күңеленнән догага оеды. Африкага ул Тәңренең сынаулары аша әтисенең гөнаһларын ярлыкау өчен килде бит.
Конгоны да шушы мәсләктән сайлады. Бу илдә менә ничәнче ел инде гражданнар сугышы бара иде, сыналуларга мәйдан киң.
Мугаба аны өйләренә алып кайтты. Тик әнисе якты чырай күрсәтмәде. – Йомби кайтты, вакытым юк, – диде.
– Аның кесәсе калын, европеец...
– Кем ул калын кесәле европеец?
Ишек уемында алып гәүдәле, нык бәдәнле, типсә, тимер өзәрдәй баһадир негр күренде.
– Аның исеме Мартин, – диде малай. – Башы авырта.
– Миссионер, димәк ки?
– Әйе, миссионер, – диде Мартин. – Кояш сукты, хәлем начар...
Баһадир аның зарын колак очыннан гына үткәреп җибәрде, игътибарга алмады. – Менә нәрсә, миссионер, – дип якасыннан тотып, үзенә таба тартып китерде
дә хәмер исе аңкыган тынын өрде. – Мин командир Йомби буламын, ферштейн? Без сатлык җан Нгуабиның марксистик революциясен кире кагабыз. Шуңа күрә үзен дөмектердек тә. Тиздән, бик тиздән хакимиятен дә туздырып ташлаячакбыз. Безгә алданган халыкны үз ягыбызга аудару кирәк. Менә бу эштә миссионерларга да өмет тотабыз. Чөнки бер Аллалы дин халыкны берләштерү, аны дәүләт кысаларына тарту максатында сыналган алым, үтемле гамәл.
Командир ат башыдай алагаем зур йодрыгын Мартинның борын төбенә китереп терәде.
– Тик шуны колагыңа киртлә, вәгазьләрен без кушканча алып барган миссионерлар гына исән калачак. Ферштейн?
– Ферштейн.
– Алайса, әйдә, уз, кунак булырсың.
– Рәхмәт, командор, сезнең үз юлыгыз, минем үз юлым, рөхсәт итсәгез,
китәр идем, – дип, Мартин тизрәк бу йорттан таю ягын карады. – Башым да рәтләнеп килә...
– Ихтыярың, тик мин әйткәнне генә исеңнән чыгарма, безнең куллар озын, бик озын!
Хак, баш күтәрүчеләрнең куллары озын иде.
Шулай бервакыт хәтта үзләренә теләктәш миссионерларны да кулга алдылар. Аякларына тышау салдылар да эштән чыгарганчы тукмый-тукмый ундүрт чакрымдагы җыелу урынына бездәй очлы вак таш өстеннән ялантәпи кудылар.
Сүгенү, кычкырыш-бакырыш, ахылдау, ялвару, күз яшьләре...
Бәгъзеләр бу газапларга чыдый алмыйча тузан эчендә аунап калды. Мартин да егылыр хәлгә җитте. Җәза менә кайда сагалап торган икән аны. Ул күңеленнән туктаусыз догада иде.
– Ходаем, мин синең тугрылыклы вә эчкерсез холыклы колың, атамның кылган гөнаһлары өчен саф һәм пакь җанымны ал...
Ходай Мартинның җанын кабул итмәде, иртәрәк иде әле, күрәсең. Нәкъ шушы вакытта саф каршына үзенең отряды белән командор Йомби килеп басты. – Миссионерларның гаебе юк, араларындагы бер провокатор агент өсләреннән торган, – диде, – ул сатлык җанны без тотып алдык, хәзер
барыгызның да күз алдында җәзасын да күрер.
Әлеге коткы таратучы яшерен агентны читкә тибеп чыгардылар да маңгаена пуля чәпеделәр. Исәннәр исән калды.
***
Бу хәлләрдән соң бик күп сулар акты, бик күп җилләр исте, бик күп фаҗигаләр булып узды. Тик инсаният кенә үткәннәрдән сабак алырга ашыкмый, галәм белән чагыштырганда, тузан бөртеге кадәр генә Җир дигән илаһи йортыбызда әле һаман туплар шартлый, гомерләр өзелә.
Ә дөньяны Ходай шулай яраткан ки, ул бернинди хәвеф-хәтәрләргә карамый, яшәвен дәвам итә, аны Раббәнәбездән гайре туктап алырдай көч юк.
Сәнәи милади ел хисабы белән исәпләгәндә, менә тарих ике мең дә унөченче ел сәгате дә сукты. Ошбу бәяныбызның әһле каһарманнары, шөкер, сиксән өчне ваклап, әле дә көн күреп киләләр. Айназар да, Мартин да. Тиздән, мөгаен, очрашырлар да. Чөнки язмыш җиле Айназар мөгаллимне очыртып кына Алман иленә, Хердекке шәһәренә китереп төшерде. Әлеге шәһәрдә аның Айдар атлы оныгы яши. Ул тумыштан йөрәк хасталы иде. Буй җиткергәндә, хәле бик авырлашты, операция зарурлыгы туды. Андый операцияне исә Германиядә генә ясыйлар иде. Көч-хәл белән акча җыеп, Айдарны Германиягә озаттылар. Шул китүдән ул инде әйләнеп кайтмады. Шунда медицина институтында укыды. Хәзер үзе танылган кардиолог.
Бабасын ул: «Күреп тә китәрсең, дәваланырсың да», – дип, күптәннән чакыра иде. Айназарның исә Германиягә күңеле ятмый. Бу юлы, ниһаять, уртак тел таптылар.
Хердекке зур түгел, әмма бик күркәм, яшеллеккә чумып утыра. Диварлары да төзек, уңайлы, матур. Айдар клиникасы урнашкан бина да игътибарны җәлеп итеп тора. Нәфис шәфталу төсенә буялган. Балконы тәүге кардай ап-ак. Читтән караганда, ул җилкәнле корабны хәтерләтә иде, менә җил кузгалыр да йөзеп китәр төсле.
Хәлбуки, 1945 елда Англия самолётлары шәһәргә өч көн буе бомба койган. Тернәкләнгәннәр.
Германиядә татарлар да күп яши икән. Муса Җәлил исемендәге Татар милли үзәген оештырганнар. Айдар әлеге Үзәкнең җитәкчесе вазифасын да алып бара. – Күптән түгел генә Казаннан килгән яшь галим, тарихчы Искәндәр Аяз улы белән очрашу кичәсе уздырдык, – диде. – Бик мәгънәле, эчкерсез очрашу булды.
– Чакырдыгызмы, үзе килдеме? – дип кызыксынды Айназар.
– Искәндәр әфәнде монда киң күләмле гыйльми эшләр алып бара. Ул Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән татар солдатларының яшәү рәвешен өйрәнә.

– Әсир әсир инде, – дип кулын селтәде Айназар. – Аларда нинди рәвеш булсын?
– Алай кистереп әйтмә, мөгаллим, – диде Айдар. – Алар тулы иректә яшәгән, үзләренең театры булган, газет-журналлар чыгарганнар, гаилә дә корганнар. Немецлар миһербанлы халык.
– Немецның миһербанлыгы сугыш инде аның, айть-два!
Айдарның фикерен тәфсилләбрәк аңлатасы килде, күрәсең, сөйләп китте: – Сугыш-орышларны, бабакай, сәясәтчеләр башлый, – диде. – Син әйткән
айть-двалар фәрман гына үти. Гомумән, сәясәт – бөек алман философы Иммануил Кант билгеләп үткәнчә – кешелек уйлап тапкан иң шакшы, иң сатлык гамәл ул. Билгеле, бу гаделсезлекләрдә халыкның да гаебе бар. Күпләр сарык бәрәннәре мисалында алны-артны уйламыйча шуларга иярәләр, шулар сүзен сөйлиләр. Аңга киләләр, анысы хак, ләкин бу акыл бик соңлап килә. Немецлар хәзер менә шул халәттә. Безнең үзебезнең дә хәлләр ташка үлчим. Сталинны, әнә, Һитлер белән тәңгәл куя башладылар...
– Болар чәйнәлгән хакыйкать инде, оныккай, – дип бүлдерде аны бабасы. – мине бөтенләй башка нәрсә борчый. Хәтереңдәдер, без синең белән мин килүгә үк Кормашлар, Җәлилләр, Алишлар эзеннән аларның гомере өзелгән Плетцензее төрмәсенә барырга сүз куешкан идек...
– Хәтеремдә, хәтеремдә, – дип, бабасының сүз арасына керде Айдар. – Тик аңа кадәр анализлар ясап, кирәге чыкса, дәваланып та алырга кирәк булыр, дигән фикердә торам.
– Мин риза, – диде Айназар. – Шулай кулайрак булыр, мөгаен.
– Клиникада сине бер сюрприз да көтә, – дип дәвам итте Айдар. – Яшьтәшең алманлы Мартин Борман белән бер палатада булачаксың. Сез икегез дә 1930 елның 22 июнендә дөньяга аваз салган кешеләр.
– Мартин Борман?
– Һитлерның уң кулы рейхсляйтер Борманның улы, кече Мартин.
***
Усал яхшы булмас, тычкан мөгезле булмас дигәндәй, Айназар бу очрашуны зур кызыксыну, шул ук вакытта ниндидер дуамал җирәнгеч шом һәм нәфрәт хисе белән көтте. Немец – фашист. Бу аның канына балачактан сеңеп, артта калган дистәләгән еллар да, дәүләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә барлыкка килгән глобаль тәрәккый яңалыклар да әллә ни үзгәртә алмаган тотрыклы тойгысы иде.
Борман – ата фашист, әһле хәйләкәр бәндә. Нюренберг халыкара суды аны үлем җәзасына хөкем иткән иде бит. Дөнья матбугаты Латин Америкасында яши дип шауласа да, койрыгын барыбер тоттырмады. Улы да шул каннан оешкан бит инде аның.
Ә үзе җил дә очыртып алып китәрдәй салам торыклы, ябык йөзендә ыргаклы зур борыны гына эленеп торган килбәтсез дин әһелен күргәч, аптырабрак калды. Тегесе дә «русиш» бүлмәдәше турында хәбәрдар иде, әлбәттә. Беренче булып:
– Сдрастфуйте, – дип сәлам бирде.
Күр, урысча да пупалый бу, дип уйлап куйды Айназар, әмма сәламенә
җавап кайтарырга ашыкмады. Паузаны үзенчә шәрехләде булса кирәк: «Йа снай русиш плуха, – дип акланды тегесе, – франке карошо, а вый как?»
Мартин тутыклы зур зәңгәр күзләре белән бүлмәдәшенә текәлде. Карашы әсәрүле, сүрән һәм юаш иде.
Бу Айназарның туңын бераз эретеп җибәрде. Институтта француз телен өйрәнгән иде ул. Шуңа күрә яңа танышы алдында ким-хур түгеллеген күрсәтәсе килеп:
– Бонжур, мсье, – диде.
Мартинның какча ябык чыраенда елмаюга тартым чаткылар күренеп куйды. Айназарның сугыш еллары хәтере барыбер ташыган сөттәй өскә кабарып
чыкты.
– Безнең авылда сугышка киткән ике йөз утыз кешенең йөз туксаны фронтта һәлак булды, – диде. – Шәхсән үземнең дә әткәем, аның өч туганы сугыш кырында ятып калды... фашист...
Ярым-йорты французча-урысча гәп шушы урында өзелде, динамикта Мартинны процедурага чакырган тавыш яңгырады.
Аның артыннан ук ишек уемында Айдар пәйда булды.
– Фашист пубын чеметеп алырга иде исәп, бүлделәр, – дип зарланды Айназар. – Канына тоз салам әле мин аның...
Оныгы керфек очлары белән генә көлемсерәп, кунагына күз тегеп торды да әйтте:
– Бабакай, пасторга кара да, сиңа кара, җир белән күк аермасы бит, ул үз яшеннән дә картрак күренә, ә синең, тьфү-тьфү, күз тимәсен, битең тавык йомыркасыдай шоп-шома, чәчләрең дә үз урынында, көмеш төс нәзыйг күркәмлек, зыялылык кына өсти. Тот та кәләш катына керт, һич тә ким-хур булмассың.
Мартин исә – үлем эзләп, шул хәлгә төшкән инсан. Алай гынамы, ул Өченче рейхның Гесс, Геринг, Гиммлер кебек вәхши лидерлары токымнарыннан аермалы буларак, атасын акламый, киресенчә, ачыктан-ачык фаш итә.
– Ничек?
Айдар бабасын партайгеноссе улының тәрҗемәи хәле белән таныштырды. Айназар аны зур, якты тәрәзә янына басып тыңлады. Тынып калгач та, сүз
әйтергә ашыкмады, үз уена батып, тышкы якка күз салды.
Анда төтен алкалары сибә-сибә машиналар тыз-быз чаба иде. Урам тулы халык, йөзләре кояштай балкый, әйтерсең лә, дөнья шатлык-куанычлардан гына үрелгән. Сугышлар да үтмәгән баштан, миллионлаган кешеләр дә кырылмаган, ач-ялангач ятимнәр дә булмаган.
Менә мин – шундый үксезләрнең берсе – фашист илбасарларының оясында, Германиядә кәеф-сафа корып йөрим. Оныгым шушында яши, эшли. Һәм тормышыннан бик канәгать.
Яу кырында гомерләре өзелгән утызы да тулмаган әткәем Әбелгас, Әмирҗан, Галимҗан, Әбелхан абыйларым хуплар иде микән бу хәлләрне? Мөгаен, хупламаслар иде. Чөнки алар – немецлар белән бугазга-бугаз килгән иң авыр чакта фашист зобанилары кулыннан шәһид киткән гаскәриләр. Моны гафу итеп була, димени?
Ә ул үзе якыннары хәтеренә хыянәт итмиме соң?
– Йә, нигә авызыңны йомдың? – дип шаярткандай итте оныгы. Ул бабасының күңелендә нинди тойгы бураннары уйнаганын белми иде, әлбәттә.
– Бик үлем эзли торгач, ни пычагыма сырхауханәдә дәваланып ята соң ул Мартин дигән поп фәрештәсе? – диде Айназар.
– Мартин дәваланмый, дару эчми, укол кадатмый, физтерапияләргә дә йөрми, – диде Айдар. – Бердәнбер процедура – массаж. Анысы да форма өчен генә.
– Алай, юкәдә икән чикләвек...
– Шулай, бабакай, – дип, оныгы кулын Айназарның җилкәсенә салды, – 
кешеләр генә түгел, дөньясы да бөтенләй башка хәзер, глобальләштерү бара, дәүләтләр, милләтләр шуңа ярашып, зур үзгәрешләр кичерә. Көн тәртибендә – толерантлык.
– Толерантлык?!
Айназар ачу белән оныгының кулын читкә этәрде дә йодрыкларын төйнәде. – Тартар илен: Алтын Урда мәмләкәтен, соңыннан Казан, Әстерхан, Касыйм,
Себер, Кырым ханлыкларын шул син телгә алган толерантлык харап иткән дә инде. Татар – беркатлы, ышанучан, гадел халык. Ул вакытлы дан белән мавыгып, үзенең үткәндәге җиңүләрен мәңгеләштерү турында уйламаган, толерантлык күрсәткән. Башкалар шуннан бик оста файдаланган...
– Бабакай, бу бит...
– Бүлдермә, тыңла! – дип, кулы белән һаваны ярды Айназар, – Сарай, Кырым, Дәште Кыпчак кануни ханы Олуг Мөхәммәд, Казанны башкала ясап, аның мөстәкыйльлеген һәм татарлар, һәм фин-угор халыклары, һәм урыслар, вә дә Ауропа, Азия кыйтгалары таныган дәүләт үзәгенә әверелдергән.
Әлеге дә баягы, модага кергән толерантлык шаукымы белән саташып, тарихны яңадан язу омтылышлары белән яшәүче бәгъзе кайнар башлар инде хәзер үк Казан ханлыгының яулануын уңай күренеш дип саный башладылар, әнәтрәк, прогресс, янәсе.
– Бабакай...
– Үзең башладың, инде тыңлап бетер!
Айназар яңа алгарыш белән дәвам итте.
– Ләкин мөстәкыйль дәүләтен югалтса да, татар милләт буларак барыбер сакланып калачак. Ул Феникс кошы кебек үз көленнән дә ярала ала торган халык. Татарның үз-үзен саклау инстинкты – канында. Әле сез үзегез дә, чит илдә яшәсәгез дә, әнә, ни-нәрсәләр майтарып куандырасыз...
– Болар турында иркенләп гәпләшербез әле, – диде Айдар, – шуны гына исеңә төшерәм, татар дәүләте дигәндә, аның четерекле яклары да шактый, әйтик, немецлар Идел-Урал штатын яклаганнар бит...
Айназар туп шикелле тәгәрәп, оныгы өстенә килде. – Фашист ирегеме?!
– Гаяз Исхакый фашист түгел...
– Тукта, тукта...
– Дөрес, бабакай, – дип кәнәфиеннән кузгалды Айдар, – шушы урында туктыйбыз, безне процедурныйда көтәләр.
Адәм белән адәм бер түгел инде анысы, дип уйланып ятты Айназар процедурадан соң, һәркемнең үз тараканы. Хәтта бүлмәдәшенә киңәш бирүдән дә тартынмады.
– Мсье, – диде белдекле кыяфәттә, – безнең Ислам динендә шулай ассызыкланган: әгәр бәндә зур гөнаһ кылган икән, үзе тәүбәгә килергә тиеш. Вафат икән инде, аның дөньялыктагы белеп тә, белмичә дә кылган гөнаһлары өчен якын кешесе гафу сорарга бурычлы.
– Христиан динендә дә шундый ук кагыйдә, – диде Мартин. – Истигъфар- тәүбә – фарыз гамәл. Тик моның өчен әүвәл Ходайдан гафу үтенү зарур.
– Хак, ак тәүбә барысыннан да өстен.
– Менә-менә, – дип элеп алды Мартин, – атамның гаебе белән үлемгә дучар ителгән яһүдләр, урыслар, полякларның рухы өчен мин, фаразан, һәр көнне гыйбадәткә ойыйм. Беләм, бу гамәл генә аз...
Система куярга дип, шәфкать туташы килеп керде. Бал кашыгына гына 
салып йотардай чибәр, кылгандай аксыл-сары чәчле бу чын алман сылуы, өстәвенә, шук-шаян, авызына саескан төкергән такылдык та иде.
– Господин чакырылмаган кунак, рәхим итеп, урыныгызга ятыгыз, – дип, Айназар алдында артистларча тез чүгеп алды.
Мартинның чырае сытылды.
– Ай-һай, телегез, туташ, нинди чакырылмаган кунак ул, – дип кызны битәрләп алды, – хәзер үк гафу үтенегез.
Тегесе иреннәрен турсайтып, җилкәләрен җыерып куйды да әйтте:
– Бу минем җөмлә түгел, мөхтәрәм пастор. Пушкин атлы урыс әдибенең «Капитан кызы» әсәрендә акка кара белән «чакырылмаган кунак татардан хәтәррәк» дип куйган эпиграф бар. Аннан болай, мөхтәрәм пастор, шаярмагач та көлмәгәч, бу дөнья нәмәрсәгә? Шулай бит, фон Айназар?
Айназар шәфкать туташына күз очтан гына карап алды да кылын тартмак итте.
– Сеңлем, синең Икенче бөтендөнья сугышы сабакларына мөнәсәбәтең нинди? – дип сорады.
Кызның рәвеше дә, үз-үзен тотышы да үзгәрмәде.
– Карагыз, фон Айназар, көн нинди матур, җылы, якты, кояшлы, – дип күз атты, – ә сезнең телдә сугыш, сабак, бр-р-р, аларны онытыгыз, зинһар, яшәү нинди күңелле!
Ул арада Мартинга табиб язуларын керттеләр.
– Машина сезне көтеп тора, – диде администратор. – Киләсе елга да көтеп калабыз. Хушыгыз.
Мартин тиз-тиз генә җыенды да, бүлмәдәшенең ятагы янына килеп басты.
– Айназар фон Әбелгас, сезнең белән аралашу миңа әйтеп бетергесез дәрәҗәдә файдалы булды, – диде. – Ни өчен Ходай минем җанымны кабул итмәгәнен, ниһаять, аңладым. Совет халкыннан гафу үтенми торып, Хак Тәгалә үз катында мин фәкыйренә урын бирмәячәк. Шуңа күрә миңа ашыгыч рәвештә Мәскәүгә барып, Кызыл мәйданда догага оерга, атамның гөнаһлары өчен халык алдында гафу үтенергә, истигъфар-тәүбәгә килергә кирәк.
– Ля лихөб-би Гали – ин биллибогзый Могавия1, – дип пышылдады Айназар.
***
Айназар уяну белән тәрәзәгә карады. Әле таң атып кына килә. Җиһан эңгер- меңгер кочагында назлана. Көн матур булырга охшый. Болытлар, әнә, кыйбла тарафына шуыша. Димәк, явым-төшем көтелми. Яхшыгамы-начаргамы, быел үктәбер коры килде. Халык әле һаман җәй җылысын тоеп яши.
Шушы галиҗәнап манзарага илаһи азан тавышы килеп ялганды.
– Алла-а-а-һу әкбәр! Алла-а-а-һу әкбәр!
Айназар тәһарәтләнеп, намазга басты. Аннан соң динебез вә мәмләкәтебез хакын хаклап, 1552 елда шәһид киткән милләттәшләребез рухына озаклап һәм тәфсилләп, дога кылды.
– Раббым Аллаһ, бу эчкерсез каһарманнарыбызның рухларын рәхмәт дәрьясына шәфәгать белән хөрмәтлә!..
Бүген Хәтер көне. Ул шунда җыена. «Жигули»ен кичтән үк карап-чистартып куйган иде инде. Юл шактый ерак, шуңа күрә машинаның ышанычлы булуы шарт.

Китәргә җыенганда гына, хат ташучы килеп керде.
– Рәхмәт, Айназар абый, синең аркада гына Муса Җәлил дан җырлаган почтальоннар арасында районда бер мин «Хат ташучы» дигән онытылып барган исемне аклап йөрим, – дип җорланып алды.
Тимербулат хат ташучы, Бригадир кыз Фәйрүзә...
Аннан: «Хәзер бит смска җибәреп кенә аралашалар», – дип сөйләнә-сөйләнә хуҗага зәңгәр тышлы конверт тоттырды.
– Смска дигәннәре – мәгълүмат ул, ә хат – документ, – диде Айназар, – аерма бик зур.
Әйе, алар оныгы Айдар белән хат алышып яшиләр.
Бу хаты шактый озын иде. Ул иң әүвәл: «Пастор Мартин Борман иртәгә Россиягә сәфәргә чыгасы төнне ишегалларындагы олы ябалдашлы агач ботагына асылынып, җан тәслим кылган», – дигән хәбәргә килеп төртелде.
Бу хәбәр шактый уйландырды аны. Моңарчы Мартин аның өчен фашист көчеге генә иде. Югыйсә бөтен гомерен атасының гөнаһларын ярлыкауга багышлаган кеше башка, йомшаграк мөнәсәбәткә лаек лабаса. Аннан соң, пасторның үз-үзенә кул салуы да бик үк ышандырмый. Ник дисәң, бер әңгәмә вакытында Мартин: «Бәндәгә гомерне Ходай бирә, алуын да ул үзе ала, инсанның бу вазифага катнашуы зур гөнаһ», – дигән иде.
Тик нишләмәк кирәк, адәм сөйли, язмыш көйли, ди. Ул да, һич көтмәгәндә, шушындый гайре табигый хәлгә дучар булды.
Бу ант оруы идеме, атасы кул салган шәһидләр бәддогасы идеме – билгесез. Ә тарихы болай.
Мартинны гомере буе бала үтерү хәсрәт-фаҗигасен күтәрә алмыйча асылынып үлгән солдат эзәрлекләде. Йокыга китүгә, каршысына шул солдат килеп баса. Башта акай күзләрен җәядәй киереп, керфекләрен дә җилпемичә бик озак сөзеп карап тора. Аннан сөрән сала:
– Кайчан минем үчне кайтарасың?
– Тиздән, – ди Мартин, – тиздән!
– Иисус Христос белән ант ит!
Мартин бу таләпне дә үти. Ләкин нинди үч, аны кемнән кайтарырга – ул аны белми, тегесе әйтми.
Фаҗига буласы төнне, антыңны бозасың дип, солдат аны буа башлады... Мартин боргаланды-сыргаланды, бастырылды, саташты. Шулай шактый ара
азапланганнан соң, үзен-үзе белешмичә, күптәннән омтылган бакый дөньяга аяк басты.
***
Айназар Казанга килеп җиткәндә, кала читендә Хәтер көненә багышланган митинг башланырга тора иде. Елдагыча шул ук таныш йөзләр, күбесе үзе кебек пенсия яшендәге өлкәннәр.
Ерак та түгел, төркем-төркем булып, тук йөзле, нык бәдәнле ОМОН гаскәриләре тезелешкән. Бер катнашучыга – ике-өч гаскәри.
Менә ярым буш мәйданда туксанынчы еллардан ук күңелгә якын таныш өндәмә яңгырады:
– Азатлык! Азатлык! Азатлык!

"КУ" 2, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: