Логотип Казан Утлары
"Илең турында уйла"

Җиңү таңы

Яу кырында ятып калган һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашлар истәлегенә багышлана...

Яу кырында ятып калган һәм исән-сау әйләнеп кайткан авылдашлар истәлегенә багышлана

 

Илне сөендереп җиңү килде,

Күптән көткән җиңү таңы атты.

Яу кырында калды ир-егетләр,

Исемнәре генә җиргә кайтты.

 

Бик күпләрнең күз яшьләре акты

Көтеп газизләрен, якыннарын.

Бәлки, кайтыр, дигән өмет белән

Басты алар сагыш-ялкыннарын.

 

Май кояшы җылы нурын сипте,

Бакчаларда шомырт чәчәк атты.

Ут-суларны кичеп кайтканнарның

Йортларында бәхет, шатлык артты.

 

Җиребездә Җиңү таңы атты!

 

Алия Сәйфетдинова, Яшел Үзән районы

Ачасыр төп белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы

 

Фото: pixabay

Теги: илең турында уйла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев