Мин кайттым (хикәя)

Ул иртәне Мәрзия сискәнеп уянды. Йөрәге дөп-дөп тибә, сулышы кысылган, тәне нигәдер кызыша. Булса да булыр икән! Ничәмә еллар инде аның төшенә сугышта югалып калган Хәмитнең кергәне булмады. Ә бүген... Ах Хәмит, Хәмит!

Өйләнешеп, ярты ел гына яшәп калдылар шул алар. Ярты ел! Үксеп елый-елый ирен сугышка озатканына да мең былтыр. Еламый булдыра алмагандыр, чөнки Мәрзия авырлы иде ул вакытта. Зур өметләр баглап, яратып яшәгән ирен дәһшәтле сугышка озату, аның анда һәлак буласын, туачак баласының ятим калачагын уйлап кайгырудан түзә алмый елагандыр.

Мәрзия, шулар турында уйлый-уйлый, урынына торып утырды. Күз­ләре өстәл өстендәге чәчәкләргә төште. Болын чәчәкләре! Ярата ул аларны. Хуш исләре бүлмәгә таралган, ә үзләре кояш нурларында коенып утыралар. Хәмит тә болын чәчәкләрен ярата, аларны күп итеп җыеп та кайта торган иде.

Тәрәзәдән, бүлмәне тутырырга ашкынгандай, көлтәсе белән кояш нурлары керә. Бүгенге иртә серле, гадәттәгедән ямьлерәк булып тоелды аңа. Шулай булмый ни, бүген бит аның гомер бәйрәме, туган көне. Улы Бәхтияр, килене Рухия әниләренең туган көнен онытмаганнар, рәхмәт төшкерләре! Ул яраткан чәчәкләрне җыеп кертергә дә вакыт тапканнар. Мәрзияне уятмаганнар, йокласын дигәннәрдер. Төнен йоклап китә алмый интегеп чыкты ул. Каян килсен аңа йокы? Биле, аяклары сызлавына көч-хәл белән түзеп ятты. Явым-төшем алдыннан шулай сызлана карчык. Явым буласын, көннең бозыласын барометрдан да яхшырак белә ул. Югыйсә аяклары үзенеке түгел, таккан агач аяклар кебек. Йөрергә ярамасалар да сызлый беләләр. Шулай да таң атканда гына черем итеп алды. Шул арада төш күрергә дә өлгерде. Менә инде төше аермачык булып күз алдына килеп басты. Яшь чаклары, имеш. Хәмите: «Туган көнең белән котлыйм, Мәрзиякәем, – дип, бит очыннан гына үбеп алды. – Сөеклем, мин кайттым», – диде дә кысып-кысып кочаклады.

Мәрзия уянгач та тәненең кызышып торуын тойгандай булды. Шулкадәр кысып кочакламаса?! Төшендә ирен күптән күргәне юк иде. Аермачык керде Хәмит: озын төз гәүдәсе, йөзе дә, зур итеп ачылган уйчан күзләре дә, коңгырт-кара бөдрә чәчләре ап-ачык иде. Имеш, Мәрзия каядыр йөгерә. Аның өстендә ире ярата торган ал чәчәкле күлмәк. Гәүдәсе шундый җиңел, янәсе. Артыннан куып тотарга теләп, Хәмит тә йөгерә. Очып китәм дигәндә генә, «Кая китәргә җыендың?» дип, ире аны күлмәк итәгеннән эләктереп ала. «Сагындым үзеңне, үлеп сагындым», – дип әйтүгә, юкка да чыкты. Китмәскә кушты аңа Хәмите, үзе китте дә югалды.

Мәрзиянең тормышы бүлмә белән чикләнгән шул хәзер. Урын өстенә калуына да ел чамасы булыр. Аның өчен тормышның яме бетте. Яшисе дә килмәгән вакытлары еш була. «Соңгы көнемә кадәр аягымда булып, үземне үзем йөртергә язсын», – дип теләгән иде. Ходайдан бар сораганы да шул иде. Тик... Бар теләкләрең дә үтәлми шул. Аяклары бик авырта аның. Табибларның да ярдәме тимәде. Чирен таба алмадылар.

– Гәүдәң чамадан тыш авыр, апа, ябыгырга кирәк, – диделәр алар.

Анысын ул үзе дә белә. Артык тазалык бетерде, шул аяктан екты Мәрзияне. Ничек ябыгырга гына белгән юк. Шөкер, бәхетенә улы белән килене игелекле булдылар. Авыр сүз әйтү түгел, кырын күз белән дә карамыйлар. Үз кирәгенә ул култык таяклары белән чыгып йөри йөрүен. Көннәре ятак өстендә үтә. «Болай яшәгәнче, үлсәм хәерлерәк», – дип уйламаган, уфтанмаган көне юк Мәрзия карчыкның. Үлемне сорап ала торган булмаган шул. «Сәгатем сукмагандыр, ашыйсы ризыгым бетмәгәндер», – дип уйланып ятканда, телефон шалтырады. Мәскәүдән оныгы Лилия икән.

– Дәү әнием, туган көнең белән котлыйм! Сине бик-бик яратам, – дип котлады саф татарча. «Карамагыз үзенә, карагызчы сүзенә», – дигәннәр борынгылар. Мәрзиянең сынаганы бар: оныгы сүзен үлчәп, төпле итеп сөйли. Бик ягымлы бала.

Карчыкның кәефе күтәрелеп китте. Олы кешегә күп кирәкми шул. Оныгының шалтыратуы аны җиде кат күккә җиткерде. Кай арада үстеләр соң аның оныклары? Лилия, университетны тәмамлап, аспирантурада укый. Галим булыр, бик акыллы бала. Уйларын тагын телефон тавышы бүлде. Ахирәте Нурия икән. Ярый әле, ул бар. Мәрзиянең хәлен белми калган көне юк аның. Серләре дә килешә шул. «Киңәшеңне мең кешегә сөйләсәң дә, сереңне бер кешегә генә сөйлә», – дия иде әнисе аңа кечкенәдән. Әнисе киңәшен онытмый Мәрзия. Бердәнбер сер капчыгы да шул Нурия. Серне тота белгән якын дусты. Бер сыйныфта укыганнар иде. Хәмит, Мәрзия, Нурия, Ирек. Нурия белән Ирек өйләнешергә дә өлгерми калдылар. Ирек сугышта башын салды, кайта алмады. Ә Нурия башка берәүне дә ярата алмады.

– Ирек кебекне очратсам, кияүгә чыгам, – дия иде ул Мәрзиягә. Юк, булмады. Ялгыз картайды Нурия.

Икесе дә укытучылар институтын читтән торып тәмамладылар да гомер буе авыл мәктәбендә балалар укыттылар. Мәрзия химия-биология фәннәрен, Нурия тарихны. Ахирәтенең туган көнен онытса, Нурия буламыни ул? Бәйрәм табынына килми калмас. Табынны килене, гадәттә, мондый көннәрдә мулдан әзерли, тәмле ризыклар пешерә.

Башка вакытта да: «Әнкәй, нәрсә ашыйсың, нәрсә эчәсең килә?» – дип сорап кына тора.

Үз әнисенә генә хөрмәт күрсәтә алмады килене. Кодагые бик иртә китте шул бакыйлыкка. Бәлки әле, ул бәхетлерәктер дә. Менә бит нинди хәлгә калды ул бүген... Кинәт аның күзләренә яшь тыгылды. Кычкырып елыйсы килде. Ләкин үзен бик тиз кулга алды. Ярамый, ярамый еларга. Килене кайтып керер дә, уңайсыз булыр. Телефон бер дә тынып тормады. Туган-тумачалары, күршеләре, мәктәп укытучылары шалтыратты. Авылдаш­лары да бик хөрмәт итәләр шул үзен. Бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмый­лар, рәхмәт төшкерләре. Авылдашлары алдында йөзе ак Мәрзия карчыкның. Бик тырышып эшләде ул, балаларга ныклы белем бирде. Укыткан укучылары арасында кемнәр генә юк хәзер. Карчыкның хәтеренә тагын иртәнге төше килеп төште. Хәмите: «Китмә, Мәрзия», – диде бит. Очып китәм дигәндә генә тотып калды.

«Очып китмәдем, димәк, гомерем бетмәгән әле», – дип юрады ул төшен. Ә нигә Хәмит тотып калды? Туган көне белән дә котлады. Менә сиңа төш. Телефон тынарга уйламый да. Яраткан оныгы, Бәхтиярның улы Наил дә шалтыратты.

– Дәү әнием, Наил онытты дип уйлый күрмә! Туган көнең белән кот­лыйм. Тазалык-саулык телим. Сине бик яратабыз. Ямансулап ятма, ял көнне кайтырбыз. Гүзәл белән Әмирдән дә күп сәлам. Туган көнеңә бүләк алып куйдык, – ди.

– Улым, бүләк кирәкми, үзегез бүләк, – дип бүлдерде әби оныгының сүзен.

Сөйләшү тәмам булгач, Мәрзия оныгының кечкенә чагын күз алдына китерде. Гел атасы Бәхтиярга охшап туды ул бала. Ул аңа, ялгышып, Бәхтияр дип эндәшә иде. Бәхтияр белән Наил икесе дә коеп куйган Хәмит инде. Охшаса да охшарлар икән. «Бүләк алдык, диләр бит әле», – дип уйланды әби. Аңа берни дә кирәкми. Бөтен әйбере дә бар: ашарга-эчәргә, кияренә дисеңме, Аллага шөкер! Бәхетле, тәүфыйклы балалар туды. Дөньялар гына буталмасын, тынычлык кына булсын халыкка.

Наил оныгы бик тырыш. Яңа фатирларын күреп тә исе китте Мәрзиянең. Барса җибәрәселәре дә килми.

– Дәү әни, яшә инде безнең белән, китмә, – дип кенә торалар. Кеше кешене таныганчы, бер пот тоз ашый, – дисәләр дә, Гүзәлне бер күрүдә ошатты, яратты ул. Наилгә пар килгән, исеменә җисеме дигәндәй, тыйнак, эш сөючән. Чибәрлеген әйткән дә юк. Хатыннан уңды Наил. Икесе дә югары белемлеләр, җаваплы урыннарда эшлиләр. Уллары Әмир балалар бакчасына йөри. Белмәгәне юк ул бөтерчекнең. Балаларның бәхетен күрү әбиләре өчен үзе зур бәхет бит.

* * *

– Бит очыннан гына үбеп тә алды ич әле Хәмит, – дип, тагын төшенә әйләнеп кайтты ул. И ярата иде аны Хәмите. Мәрзия үзе дә яратты. Арага җил дә кертми яшәгән булырлар иде. Насыйп булмаган шул. Туганнарны, әти-әниләрен шатландырып, сокландырып яшәргә, бәхетле булырга язмаган аларга. «Авырым барын белгәч шатланганнары, бахырларның», – дип искә төшерде карчык.

– Мин кайтканчы малай туса, Бәхтияр кушарсың. Кыз булса – Зөлфия. Бик матур исем. Бәлки, улым туганчы кайтып та җитәрмен әле, – дигән иде сөйгәне.

Мәрзиянең күзеннән яшь тәгәрәде. Эх, ләгънәт төшкән сугыш. Никадәр япь-яшь, таза ир-егетләрне йотты. Сугыш башланган егерме икенче июнь көнен дә Мәрзия бүгенгедәй хәтерли. Район Сабан туе иде. Кичтән Хәмит янына атлар караучы Сабирҗан дусты килгән.

– Хәмит, әйдәгез, иртәгә пар атлар җигеп чыгыйк. Бергәләшеп, хатыннар белән. Син каршы түгелме? Башкалар әнә ун чакрым дип тә тормый, җәяүләп баралар.

– Мин каршы түгел. Рәхәтләнеп ял итеп кайтырбыз.

Сабан туе көнне күк йөзендә бер генә болыт кисәге дә юк иде. Күкнең түбәсен күрим димә, очсыз-кырыйсыз, зәп-зәңгәр. Көн чалт аяз, һавасы саф. Урман якын булгангамы, хәлне алырлык эссе дә түгел. Бәйрәмгә килгән халыкның исәбе-хисабы юк, бөтен районнан җыелган, яше-карты килгән. Көтмәгәндә һавада самолёт пәйда булды. Мәйданга җыелган халык өстенә листовкалар коела башлады. Мәрзия җитез генә үрелеп янында бөтерелгән, ярты дәфтәр бите хәтле генә кәгазь кисәген эләктереп тә алды. Ул кәгазь аның кулын яндыргандай итте.

«Бүген иртәнге сәгать дүрттә Германия гаскәрләре илебез чиген басып керде. Сугыш...» – диелгән иде анда. Кешеләрнең ул шомлы хәбәрне ишетеп бәгырьләре көйгәндер. Бәйрәм бетте. Кинәт кенә күк йөзен урман ягыннан килеп чыккан кара болыт каплады. Хәлне сизгәндәй, кояш та ашыга-ашыга болытлар артына яшеренде. Халыкның бәхетсезлеге шул минутта башланды. Илгә килгән бәхетсезлекнең, фаҗиганең дә башы иде бу. Елашу, сукрану, әрнешү, ләгънәт уку һ. б. Андагы ыгы-зыгыны әйткән дә юк. Башланырга да өлгермәгән Сабан туе тәмам булды. Йөзләрен кайгы-хәсрәт баскан халык таралыша башлады. Менә шулай итеп Сабан туеннан хәсрәт төяп кайтты авылдашлар. Кыйшайган салам түбәле авыл йортларының караңгы тәрәзәләреннән, кешеләрне йотардай булып, кара кайгы карап торадыр кебек тоелды. Өйләренә кайтуларына күпләргә Хәрби комиссариаттан чакыру килгән иде. Сугыш башлануның икенче көнендә Хәмит, Ирек һәм тагын егермеләп яшь ир сугышка китеп барды. Аларны озатырга авылның яше-карты җыелган иде. Елашулар, канлы сугышны башлаган дошманга ләгънәт укулар күп булды.

Мәрзия белән Нурия сөеклеләрен озатырга район үзәгенә Хәрби комиссариатка кадәр бардылар. Хәмите: «Авылдан гына озатып кал, Мәрзиякәй», – дисә дә, тыңламады ул. Ире сугыштан кайта алмас, күрешү насыйп булмас, дигән уй яшь хатынның күңел түренә үк кереп оялаган иде. Хәрби комиссариатның тимер капкасыннан яшь офицер килеп чыкты. Кулындагы исемлеге буенча тиз генә сугышка алынучыларны барлап чыкты. Озатырга килүчеләрне тыныч булырга чакырды. Мәрзия, аерылышырга теләмәгәндәй, куллары белән ирен кысып кочаклады.

– Елама, сиңа еларга ярамый, сөеклем, – дип юатырга тырышты Хәмит. – Туасы балабыз хакына елама, – дигән иде шунда ире.

Ә үзе ник бер бөртек күз яшен чыгарсын. Мәрзиянең бөдрәләнеп торган кара чәчләреннән сыйпады. Бертуктаусыз шомырт кара күзләреннән үпте.

– Менә күр дә тор, яратканым, ике-өч айдан кайтып та җитәрбез. Дошманны оясына бик тиз куып кертербез. Көтегез генә.

– Ике-өч ай, дисең, Хәмит. Синнән башка ничек яшәрмен соң мин? – дип өзгәләнде ул.

Елый-елый шешенеп беткән Мәрзияне иреннән аерып алу бик авыр булды. Бармакларын түгел, җанын каерып алдылармыни. Ярый әле, ахирәте – Нурия янында иде. Ул юата да, кирәкле сүзләрне дә таба белде.

– Ялгыз башыңа түгел, илгә килгән бәхетсезлек бит бу, сабыр бул, дустым, – диде ахирәте.

– Көт мине, сөеклем, – дип кычкырды Хәмите ерактан һәм, күздән югалганчы, кулын изәп барды. Соңгы сүзләре шул булды: «Көт мине!»

Һаман көтә Мәрзия. Илле елга якын көтә. Әйтергә генә җиңел. Хәмитнең үлгән хәбәре дә килмәде. Хәбәрсез югалды солдат. Ирләренең үле хәбәрен алган хатыннар бәхетлеләр, күптән тынычлап яшиләр. Кайберләре каберләренә дә барып кайтты. Истәлеккә орден-медальләре калды. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга авыл уртасында куелган һәйкәлдә аларның исемнәре истәлек тактасына уеп язылган. Хәбәрсез югалган Хәмитнең генә исеме юк тактада.

Авылдашлары Җиңү көнен елда һәйкәл янында зурлап билгеләп үтәләр. Мәктәп балалары җыела, сугыш ветераннары да килә. Күкрәкләрендә сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән орден-медальләре ялтырый. Ләкин Мәрзия өчен Җиңү көне бәйрәм була алмады. Эх, беләсе иде, кайда башын салды икән аның Хәмите? Нигә Мәрзиягә шундый язмыш язылган?

 

* * *

Күңеле сизә: исән булырга тиеш аның ире. Соңгы хаты да сугыш бетәр алдыннан килде. Мәрзия өчпочмаклы солдат хатларын сандык төбендә саклый. Искереп, таушалып бетсәләр дә, аның өчен бик кадерле алар. Бигрәк тә иренең соңгы хатын алып укырга ярата ул.

«Фашистларны дөмектерер көннәр якыная. Улымны да, сине дә бик сагындым. Сезнең белән күрешү мизгелләрен уйлап юанам. Мин, һичшиксез, кайтачакмын», – диелгән иде анда. Хатны алгач, Мәрзиянең шатланганын сөйләп тә, язып та аңлатып булырлык түгел иде. Канатлар үсте диярсең аңа. Шатлыгын уртаклашу өчен, ул тизрәк Хәмитнең әти-әнисе яшәгән йортка ашыкты. Сөенечтән кочаклашып елаштылар. Шатлыгы да бермә-бер артты аның бу мизгелләрдә. Иртәрәк куанганнар шул. Алар инде исән түгел, уллары югалуны бик авыр кичерделәр. Киленнәрен үз кызлары кебек якын күрделәр. Бәхтиярны да алар үстереште. Мәрзиянең көннәре мәктәптә уза иде. Укытучы эшен тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Бәхтияр күбрәк әби-бабалары тәрбиясендә булды. Дөнья бәясе кешеләр иде, мәрхүмнәр.

– Кызым, Бәхтияр өчен борчылма, кулдан килгәнчә булышырбыз. Ул бит безнең нәсел дәвамчыбыз. Сиңа ничек кадерле булса, безгә дә нәкъ шулай, – дия иделәр. Урыннары җәннәттә булсын! Аллага шөкер, бик акыллы, тәрбияле булып үсте улы. Әти тәрбиясе эләкмәсә дә, бөтен ир-ат эшенә кулы ятып тора. Булышыр кешесе булмаса да, йорт-җирне дә яңартты. Яңа мунча, сарай – бар да яңа. Белмәгән эше юк. Әтиле егетләр арасында ялгыш юлдан китүчеләр дә җитәрлек.

Мәрзия күрәзәчеләргә, багуларга ышанмый иде. Әмма Хәмите хәбәрсез югалгач, түбән очта ялгызы яшәүче күрәзәче Вәсимә янына йөри башлады ул. «Кеше белмәсә, сизмәсә генә ярар иде», – дип борчылса да барды. Күрәзәче әйткәннәргә ышана да башлады. Вәсимә бик тәмле итеп үлән чәйләре эчерде, табын көйләде. Мәрзия дә күчтәнәчсез йөрми иде. Ул күрәзәче хатынны гел кисәтеп торды.

– Берүк, Вәсимә, кеше генә сизмәсен! Мин бит укытучы, кеше белсә, оят! – Хатын ант итте һәм биргән антын бозмады – Мәрзиянең серен берәүгә дә ачмады. Килгән саен карта ача иде. Ачкан саен шул бер үк сүз:

– Ирең исән-сау, хатыны, баласы бар. Оныт син аны, кияүгә чык. Алам, дип торучың була калса чык, Мәрзия!

Сугыштан яраланып кайтып, авыл мәктәбендә директор булып эшли башлаган Каюм гашыйк иде Мәрзиягә. Ошамаслык түгел үзе. Озын буйлы, куе кара чәчле, шомырттай кара күзле. Эшкә батыр, тыйнак, югары белемле. Ләкин берәүгә дә күз салмый.

Яшь хатынның ялгыз чагын туры китереп, директор мәхәббәтен аңлатты.

– Яратам мин сине, Мәрзия, чык миңа кияүгә. Онытырсың Хәмитне, ул кайтмаячак бит инде. Күпме көтәргә була кайтмаган ирне? Бәхтиярны да, сине дә яратам. Синең улың минем улым булыр, – дип тә әйтеп карый ул.

Юк, чыкмады Мәрзия Каюмга. Вәгъдәсендә калды. Кияүгә чыккач кына ире кайтып төшсә, ни дияр?

– Юк-юк, булдыра алмыйм, – диде ул. Оныта алмады Хәмитне. Күңеле дә сүрелмәде. Ирен көтеп картайганын сизми дә калды. Ашарга утыруга, ирен исән итеп күз алдына китереп, тамагы тукмы икән, дип хәсрәтләнде. Үлгәндер дип уйлап, аның рухына багышлап дога укыды.

 

* * *

Капка ачылып ябылды. Төш тә җиткән ләбаса. Көн узганы сизелми дә. Ул да булмады, килене, елмаеп, Мәрзия бүлмәсенә килеп керде. Аның ятагы янына килеп, иңнәреннән кочты. Килене белән аралары әйбәт, ул аны үз кызыдай күреп ярата.

– Туган көнең котлы булсын, әнкәй, – диде Рухия. Аннары караваты янындагы урындыкка утырды да сораша башлады: – Балалар шалтырат­тымы? Хәлең авыр түгелме? – Бик игътибарлы шул килене, әнисенең йөзендә ниндидер сәерлек тойды ул. Күзләре дә елаганга охшаган. – Әнкәй, бер-бер күңелсезлек бармы әллә? – дип кызыксынды.  

– Юк-юк, балам, бар да көндәгечә, үзгәрешләр юк.

Килене нидер булганын каенанасының күзләреннән күрде. «Нидер яшерә, әйтергә теләми», – дип уйлады. Рухия идарәдә хисапчы булып эшли. Төшке ашка өйгә кайтып йөри. Мәрзияне ашатып-эчертеп китә. Аны ашатмый торып, үзе ашарга да утырмый. Аш бүлмәсеннән, борынны кытыклап, тәмле шулпа исе килә. Аш-суга оста килене, пешеренергә ярата. Мәрзия авырлык белән ятагына торып утырды. Килене итле шулпа китерде. «Җылы сүз җан азыгы», – диләр.

– Тәмле пешерәсең, балам, – дип, киленен мактап алды ул.

Каенанасының мактау сүзләре Рухиянең йомшак күңелен тагын да җылытып, эретеп җибәрде. Ашап-эчкәннән соң, Мәрзияне һавага чыгарга өндәде килене.

– Көне матур, әнкәй, кояшлы, җылы. Җәй уза бит, бер генә ае калып бара. Ә синең бакчабызны да күргәнең юк, – диде ул.

– Бүген түгел, бала, бүген түгел, – диде каенанасы, кырт кисеп.

Аның ялгыз калырга теләве сизелә иде. Китап укырга ярата Мәрзия. Бүлмәсендәге китап киштәсендә нинди генә китаплар юк. Укырга яратканын белгән таныш-белешләре, туган-тумачалары, балалары да китап бүләк итәләр. Мәрзиягә китаптан да зур бүләк юк. Башлаганын, укып бетерми торып, кулыннан да төшерми ул. Яраткан китапларын кат-кат укый. Улы шуңа ачулана да инде.

– Күзсез каласың бит, әнкәй. Укымаган китабың калмады бит инде. Укыганны яңабаштан укыма, хет, – ди улы.

Соңгы вакытта Бәхтияр никтер гел әтисен искә ала башлады.

– Әнкәй, әгәр әткәй исән булса, нишләр идең? – дип сорап та куйгалый.

– Әткәң исән булса, без, һичшиксез, бергә булыр идек, – дип җавап кайтара Мәрзия.

– Ул кайта алмый калган булса, ни әйтерсең?

– Моның булуы мөмкин түгел, бәбкәм! Ул аяксыз-кулсыз булса да кайтачак иде! – ди ана, катгый итеп. Сөйләшү өзелә. Әйтеләсе сүзләр әйтелми кала.

«Балаларыма имгәк булып ятам», – дип борчылмый калган көне юк аның. Иң зур борчуы да шул. «Бакчага чыгып чүп утасам, кош-корт ашатсам да ярдәм булыр иде аларга». Күңеле белән әллә кайлардан, басу-кырлардан, болыннардан, урманнардан урап кайтырдай була. Яшьлеген, Хәмите белән уздырган бәхетле чакларын исенә төшерә. Эх, ул хыяллар. Кич тә булган, көн үткәне сизелми дә. Уйларын чуалтып, бер-бер артлы улы белән килене эштән кайттылар. Бәхтиярның кәефе шәп күренә.

– Уракка төштек, әнкәй, – ди ул. – Уңыш шәп булырга тиеш, чөнки вакытында яңгыры яуды, җәй җылы, матур килде. Хәзер яумый торсын иде. Икмәкләрне җыеп алырга бирсен.

– Барыбыз да шуны телибез, балам, – диде Мәрзия, улын хуплап. Бәхтияр колхозның бөтен техникасы өчен җаваплы. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, баш инженер булды. Шөкер, эшендә яраталар үзен. Яратмаслык түгел шул аның Бәхтияры. – Котлыйм, әнкәй, утыз җиде яшең белән сине, – диде ул, шаяртып. Әйе, саннарның урыннарын алыштырып куйсаң, шулай була икән. Мәрзия кеткелдәп көлеп җибәрде.

– Әле йөгереп йөриячәксең, әнкәй. Ятагыңнан сикереп торачаксың. Егерме беренче гасырда яшәячәксең әле син. Серләремне ачам сиңа бүген. Туган көнеңә сюрприз булсын. Озак сакладым ул серне!

Мәрзиянең йөрәге еш-еш тибә башлады. Иртәнге төшен уйлады.

– Әтиең турындамы? – дип сорады ул көтмәгәндә.

– Каян белдең, әнкәй? – диде Бәхтияр, аптырап.

Мәрзия дәшмәде.

– Әйе, әткәй турында сүзем, – диде ул озак көттерми. – Минем әткәй исән бит!

Бу сүзләрне ишетүгә, Мәрзия, куллары белән йөзен каплап, үксеп еларга тотынды. Улы башка берни дә әйтә алмады. Әнисен тынычландыру юлларын гына эзләде. Ләкин ана тынычланудан узган иде.

– Каян, кайчан белдең? Нигә әйтми йөрдең? – дип өзгәләнде ул. – Нигә сер итеп сакладың? Мин белергә тиештер бит? Куллары, аяклары бармы? Әллә гарипме? Ни хәлдә, кайда? Ялган сүз башта шикәр булса да, соңы зәһәр, дөресен сөйлә, балам! – диде Мәрзия, үксеп.

Бу хәбәр әнисенә шулай тәэсир итәр дип уйламаган да иде Бәхтияр. Күпме гомер узган бит... Әнисен кызганып, күп нәрсәләрне сөйләмәскә булды ул. Өйләнгән, баласы бар, дисәң... Юк-юк... Харап булабыз. Ул тыныч булырга тырышты. Мәрзияне дә тынычландырырга теләп:

– Әткәй сугыш ахырында әсирлеккә төшкән. Сугыш беткәч, азат ителгән, ләкин алты ел туган иленә кайту тыелган. Кыскача әйткәндә, беркая да китәргә ярамаган. Документларын да бирмәгәннәр, – дип ипләп кенә сөйләде ул, ялгыш сүз ычкындырудан куркып.

– Урал якларында яши, Хәрби комиссариат аша эзләттем, – дип сүзен тәмамлады.

Шуны гына көтеп торган ана ярсып кычкыра башлады:

– Әйт, нигә әйтмисең, өйләнгән икәнен дә әйт. Балалары бар, – диген. – Мин барысын да беләм, – диде ул, күрәзәче Вәсимәнең сүзләрен исенә төшереп. – Хыянәтче синең атаң! Нигә алты ел узгач кайтмаган, нигә? Хат язарга ярагандыр бит аңа? «Әткәй» сүзен әйтергә тилмереп үстең бит, улым! Дәү әниеңнең елый-елый күзләре сукырайды. Син аны ничек кичерерсең? Кемгә алыштырган ул безне, сөйлә, улым! Күзләреңнән күрәм, син барын да беләсең, – диде ана һәм ялгышмады.

Моңа кадәр Рухия каенанасының бу кадәр усал чагын күрмәде. «Нигә әнкәй Бәхтиярга шулай ачулана икән? Әткәйнең кайтмый калуында аның бер гаебе дә юк ич», – дип уйлады, читтән генә тыңлап торып.

– Белмим-белмим, әнкәй. Гаиләсе юк, булмаган да, – диде ул, пышылдап диярлек. – Әткәйнең бернинди гаебе юк, аңла, әнкәй, сугыш кына гаепле. Бар-с-сына ул г-гаепле, – диде улы, өзеп-өзеп. Ялганында тотылган баладай хис итте ул үзен. Әнисенә беркайчан да ялган сөйләгәне булмады аның.

Мәрзия үзен бик начар хис итте. Берничек тә тынычлана алмады. Бөтен тәне кызышты, кул-аягын көзән җыерды. Кан басымы гына түгел, тән температурасы да күтәрелде. Телен әйләндереп улына каршы сүз әйтерлеге дә калмаган иде аның. Күршедә генә яшәүче фельдшер кыз кереп, тынычландыра торган укол ясауга, Мәрзия сабый баладай изрәп йокыга китте. Өйдән бәйрәм төсе качкан иде.

* * *

Әтисе табылгач, Бәхтияр аңа бик җылы хат язып салды. «Әткәй, синең исәнлегеңне белгәч, яңадан тугандай булдым. Сине бик күрәсем килә. Күрешү мизгелләрен күз алдына китерәм. Әнкәй исән-сау, безнең тәрбиядә яши. Синең кайтуыңны телим һәм көтеп калам», – дип язды ул. Хәмитне хат тетрәндерде. Чөнки улы Михаилдан бернинди хөрмәт тә күрмәде ата.

Бала көткән чагында хатыны Нина авырып бик озак урын өстендә ятты. Бердәнбер уллары Мишаны да авырлык белән тапты. Шуннан башы алышынып калды хатынның. Бала белән авыру хатынын ташлап китә алмады Хәмит. Ул ташлап китсә, хатынны караучы булмаячак, җүләрләр йортына тапшырасылары көн кебек ачык иде. Әсирлектән азат ителгәч, аны үлем тырнагыннан Нина гына алып калды. Чөнки чире катлаулы иде. Тире белән сөяккә генә калган иде ул. Хәмит терелер, яшәр дип берәү дә ышанмаганда, Нина ышанды. Шуңа да ир хатыны алдында үзен бурычлы итеп санады. Уллары Миша гына никтер бик дорфа, тәртипсез булып үсте.

Нина үлеп киткәч, Хәмитнең туган ягына кайту теләге яңарды. «Дустыннан аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган гомер буе елар», – дип, борынгылар белми әйтмәгән. Ул гомер буе кендек каны тамган туган авылын, Мәрзиясен оныта алмады. «Кичермәс мине Мәрзия, бик горур иде» дигән уй куркытты аны. Тормышы авыр, шәһәр көнкүрешен яратмаса да түзде. Пенсия акчасына Миша хуҗа. Килене Валя да Хәмитне артык кашык итеп күрә. Аларга аталары түгел, акчасы гына кирәк булды. Ашау-эчү дә такы-токы. Бәхтиярдан хат алгач, йөрәге урыныннан купты аның. Кайту теләген белдереп, улына каршы хат язды. Ата белән ул телефон аша да аралаша башладылар.

* * *

Мәрзия бик иртә уянды. Күзләрен ачарга куркып, кичтән булган хәлләрне күз алдыннан үткәреп ятты. Исән икән, Хәмит исән икән. Йөрәге алдамаган аны. Шулчак бүлмәсенә, песи баласыдай йомшак атлап, килене Рухия керде. «Озакламый мин эшкә китәм, әнкәй», – диде. «Безгә рәнҗи генә күрмәсен» дигән уй йөгереп үтте Рухиянең башына. Аның бөтен курыкканы да кеше рәнҗеше. Ана рәнҗешләре төшмәсен, берүк... Каенанасына, гадәттәгечә, хәерле иртәләр теләде. «Рәхмәт, балам», – диде Мәрзия. Берни булмагандай тотты үзен карчык. Килене аңа ятагыннан торырга булышты. Карчык, таякларына таянып, юыну бүлмәсенә атлады.

Улы йортны шәһәрчә булсын дип тырышты. Бөтен уңайлыклар да бар.

Мәрзиянең уйларын сизгәндәй, килене телгә килде:

– Бәхтияр иртәрәк китте, урак өсте бит, эше бик тыгыз, – диде.

– Шулайдыр инде, – дип куйды Мәрзия битараф кына. «Үпкәсе зур, ахры, Бәхтиярга», – дип уйлап куйды килене.

Мәрзия юыну бүлмәсеннән чыгуга табын әзер иде. Ул табынга утырмый диярлек. Үз бүлмәсендә, ятагына утырып ашарга күнеккән. Килене табынга чакыргач, бүген теләп риза булды.

– Кызым, син миңа дөрес әйтәсең бит, миңа ашауны кысарга кирәк, – диде ана, елмаеп.

– Син нәрсә сөйлисең, әнкәй? – дип бүлдерде килене.

– Хәрәкәт юк, күп ашыйм, ярамый болай, – дип дәвам итте карчык сүзен. – Диета диләрме әле? Диетага утырт син мине, балам. Ризык күп, чамасын белми башладым, – дип шелтәләп куйды үзен.

Ашап-эчкәч тә, карчык бүлмәсенә керергә ашыкмады.

– Бакчага чыгарга булыш та, килен, эшеңә китәрсең, – диде. Рухия каенанасын, култыклап, бакчага чыгарып утыртты.

Килене киткәч, тагын уйларына чумды Мәрзия. Бакчадагы матурлыкны күрмәде ул, кошларның өздереп сайрауларын да ишетмәде. «Кара син аны, исән килеш бер хәбәр дә җибәрмәгән бит», – дип, күңеленнән ирен битәрләде. «Үләр вакыты җитә башлагач, туган ягы исенә төшкән, кайтасы килә, имеш. Ул да җитмеш өчен тутырды бит инде. Әйләндереп куйсаң, утыз җиде генә. Эх, әйләндереп булса икән...»

Бик булган, чибәр егет иде Хәмит. Сыйныфның бөтен кызы аңа гашыйк иде. Ә ул Мәрзияне сайлады. Карчык улының бөтен сүзен исенә төшереп утырды: «Әткәй кайтырга тели», – диде бит. «Мине хәзер монда берни дә тотмый», – дип әйткән ди. Нәрсә тотты икән соң аны моңарчы? Нигә хәзер генә кайтырга уйлаган, элек түгел?» Ачылмаган серләр күп иде шул Мәрзиягә. «Кайтасы килгәч кайтсын, каршы төшмим», – дигән фикергә килде ул, ниһаять.

«Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса», дигәннәр борынгылар. Мәрзия һәрчак шатлыгын да, кайгысын да ахирәте белән бүлешә, тизрәк бу шаккатыргыч яңалыгын Нуриягә җиткерәсе итте. Таякларына таянып, авырлык белән бүлмәсенә керде. «Болай булмый, аякка басарга кирәк», – дип уйлады ул. «Иркәләнеп ятам, оятсыз», – дип, үзен ачуланды. Телефон трубкасын алып, Нуриясенең номерын җыйды. Күп сөйләп маташмады, ахирәтенең тиз килеп җитүен үтенде. Сере бар икәнен дә әйтергә онытмады.

– Телефоннан сөйләргә ярамый, – диде Мәрзия, ахирәте түземсезләнеп төпченә, кыбырсый башлагач.

Дусты сукмагына үлән үстерми, килми калса, Нурия булмый бит ул. Ялгызлыктан туйган дусты очып килеп тә җитте. Гәүдәләре җиңел әле аның. Шуңа да кызлар кебек җитез. Ул, килеп керүгә, Мәрзиядә үзгәреш сизде.

– Яшәреп киткәнсең әле, ахирәт, – диде ул. – Күзләрең нурланган. Балкыгансың.

– Балкырсың, – диде Мәрзия, тыныч булырга тырышып. – Минем яңалыктан егылып китә күрмә, утыр, – дип, дустына урындык тәкъдим итте.

– Йә, ялыктырма, сөйлә тизрәк, – дип үтенде ахирәте.

– Үзем дә кичә генә белдем, Нуриякәем, – дип, улы сөйләгәннәрне дустына җиткерде. «Әсирлектән соң алты ел туган ягына кайтырга ярамаган» дигән җөмләдән «алты ел» дигән сүзләрне төшереп калдырып сөйләде.

Ахирәте катып калды. Ни әйтергә белми торганнан соң:

– Бәхетле син, Мәрзия, – дип куйды.

– Нинди бәхет турында сөйлисең син, Нурия? – дип, карчык елап та җибәрде. Иреген искә төшереп, Нурия дә күзләрен сөрткәләп алды.

– Үзең дә хат язып сал, көтәм, дип яз, – дип киңәш бирде ахирәте. – Синең урында булсам, шулай эшләр идем, – диде ул чын күңелдән. – Бәхетле син, Мәрзия, – дип кабатлады. Бераз чәйләп алгач, китәргә җыена башлады. – Массажист кыз килергә тиеш, кайтырга кирәк, – диде ул.

«Массаж» сүзен ишетүгә, Мәрзия яктырып китте.

– Мин дә ясатыр идем, вакыты булса, миңа да килсен әле, – диде ул.

– Бик рәхәтләнеп килер. «Авылыгызда массаж алырга теләүче юкмы» дип кызыксынган да иде, – диде дусты.

Нурия китеп озак та үтмәде, төшкә килене кайтты. Рухияне дүрт күз белән көткән Мәрзия:

– Нурия апаң килгән иде. Район үзәгеннән аңа массажист кыз килеп йөри икән. Мин дә чакырдым, – диде дә, ни әйтерсең дигәндәй, килененә карады.

– Бик яхшы булыр, әнкәй, аркаңа гына түгел, аяк-кулларыңа да ясасын иде, – диде килене. – Күптән кирәк иде, – дип өстәп тә куйды.

– Яңа гына табын яныннан тордым, – диеп, төшке ашны ашамады Мәрзия. Шулай булса да килене янында аш бүлмәсендә утырды. – Кызым, аякка басарга кирәк, болай ятып булмый, ялкаулык җиңә мине, иркәлек тә баштан ашкан. Күрше Габдулла хатынын күр әле, миннән биш яшькә олы. Эшләмәгән эше юк, балаларының тормышларын алашадай җигелеп тарта.

– Нишләсен соң Маһинур әби, улы юньсез булгач. Тапкансың, әнкәй, кызыгыр кеше, – дип, сак кына әйтеп куйды.

Мәрзия, «аппететым юк» дигән булып, кичке ашка да чыкмады. Балалары ашарга кат-кат чакырсалар да: «Ашап яткач йоклап булмый», – дип зарланып алды.

– Иртәгә кәбестә шулпасы пешерерсең әле, – диде Мәрзия. Әби, чыннан да, диетага утырды. Камыр ризыкларын, тәм-томнарны авызына да алмады. Яшелчәләргә басым ясады. Бик аз, үлмәслек кенә ашады ул. Ун көн буе Мәрзия янына массажист кыз килеп йөрде. Аяк-кулларына, аркасына массаж ясады. Яшь кыз булса да, куллары бик көчле булып чыкты. Массаж алу бик җиңел түгел иде. Авыртуына тешен кысып булса да түзде. Шулай тора-бара таякларын ташлады. Гәүдәсе җыелды, матурайды. Килененнән җыерчык бетерә торган кремнар кайтартты. Көн саен иртән торып, юынып ала да озаклап көзге каршында утыра. Крем сөртеп, битендәге җыерчыкларын сыпыра. Тик андагы тирән буразналарны тиз генә бетереп булмый икән. Юк шул, әле андый кремны уйлап тапмаганнар. Шулай уйлый да елмаеп куя ул. Килене белән улы базардан ак ефәк яулык, ялтыравыклы туфли, күз явын алып тора торган ак җирлектә ал чәчәкле күлмәк тә алып кайтып бирделәр.

– Кышкы пәлтәң дә искергән, тун алырга кирәк, мамык шәлең дә юкарган, – диде килене. Карчык, бу сүзләргә бик сөенсә дә:

– Аларны киеп кая гына барырмын икән, кызым? – дип куйган булды.

Ире турындагы хәбәр Мәрзияне бик үзгәртте. Иртән торуга, күнегүләр ясый. Массажист күрсәткән бер генә биремне дә калдырмый. Юынып-киенеп куя да ирен көтә башлый. «Кайтмыймы икән?» дип, койма ярыгыннан карап йөри. Менә ишек ачылыр да, Хәмите килеп керер төсле тоела аңа. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, чибәр, типсә тимер өзәрлек яшь ирне көтә күңеле. Улы белән булган сөйләшүдән соң ике айга якын вакыт узды, ләкин Хәмит күренмәде.

Урамга чыгуга: «Мәрзия апа, яшәргәнсең, матурайгансың», – дип соклана авылдашлары. Үзгәрешләрнең сәбәбен Нуриядән башка бер чит кеше дә белми. «Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма» дигәннәр борынгылар. Хәмит турындагы хәбәрне хәтта туган-тумачага да әйтмәскә булдылар. Көтеп-көтеп тә хәбәр булмагач, карчык улына сүз башлады:

– Әтиеңнән башка хәбәр булмадымы, улым? Кайтырга тели, – дигән идең.

Бәхтияр, әнисендәге уңай үзгәрешләргә сөенеп йөрсә дә, теге күңелсез вакыйгадан соң әтисе турында авыз ачып сүз әйтергә кыймады.

– Шалтыраткан идем, ул фикерен үзгәртми, кайтырга тели, – диде Бәхтияр боек кына.

– Кайтырга теләгәч, салкыннар башланганчы кайтсын, – дип ычкындырды Мәрзия, үзе дә сизмәстән.

Шул сөйләшүдән соң тагын дүрт көн үтте. Ял көн иде. Гаиләсе белән Наил дә кайткан. Наил, Гүзәл, Бәхтияр, Рухия күмәкләшеп бакчада бәрәңге алырга ниятләделәр. Көз бик матур тора. Октябрь башлары булса да, әбиләр чуагы җылы җәйне кайтарды. Һаваның сафлыгыннан башлар әйләнә. Шундый матур, җылы көнне өйдә утыра аламы Мәрзия? Әлбәттә, юк! Ул оныкчыгы Әмир белән урамда иде. Ниндидер сихри бер көч карчыкны түбән очка таба борылып карарга мәҗбүр итте. Урамның ул башыннан тишелеп беткән күн плащ кигән, төсе дә беленми торган кечкенә чемодан тоткан, бөкрәеп, көч-хәл белән атлап килүче адәмне күреп алды Мәрзия. Башына кигән салам эшләпәсе төсен дә, формасын да югалткан. Төшеп калмасын дигәндәй, карт аны маңгаена ук терәп кигән. Карт туп-туры Мәрзияләр йортына таба килә иде. Төсмерләде, таныды, – бу адәм Хәмит иде. Оныгы да шул сәер картны күзәтә иде, ахры. Картның туп-туры үзләренә килүен шәйләп:

– Дәү әнием, бомж идёт, пошли домой, – диде малай.

– Хәзер керәбез, капканы биклик, улым, – диде әбисе, каушап. Йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып шашып тибә иде аның.

Әмир йөгерә-йөгерә бакчага, бәрәңге алучылар янына чыгып чапты. Мәрзия җил-җил атлап бүлмәсенә керде дә юрганына төренеп ятты. «Кирәкми, кирәкми, ул безгә кирәкми. Ничек кайткан, шулай китәр», – дип уйлады ярсып, теге адәмне күз алдына китереп. Мәрзиянең күңелендә кызгану, ярату, күрәсе килү теләге бөтенләй калмаган иде инде, бары тик үпкә катыш рәнҗеш кенә...

Бәхтияр әтисен җылы, ничек бар, шулай кабул итте.

– Нигә телеграмма бирмәдең, каршы алган булыр идем, – диде ул, аның арык гәүдәсен кочып. Башындагы сирәкләнеп, агарып калган чәчләреннән, йөзендәге тирән җыерчыкларыннан күзен ала алмый торды. Малай чагыннан, үзен белә башлаганнан бирле бер күрергә хыялланган газиз әтисе аның кар­шында басып тора. Тормышта могҗизалар була дип ничек әйтмисең инде?

Иптәшләренең әтиләре сугыштан кайткан мәлдә мич башына сеңә иде ул. Әнисе күпме чакырса да, елап туймыйча төшми, кеше күзенә күренми иде. Аның якын сердәше дә шул мич башы булгандыр. Бик кыен чакларында шунда менеп поса иде малай. Шулай да иң авыры күршедә генә яшәүче Чәүкә Фәритенең әтисе кайтуы булгандыр. Кайтасы кешеләр кайтып беткән дигәндә булды бу хәл.

Бәхтияр белән Фәрит гел бергә иделәр. Икесенең дә әтиләре сугыштан кайтмаган, малайлар җан дуслар. Алтысы да тулмаган Бәхтиярның да хәтеренә уелып калган. Ходайның сынаулары бетмәгән булган икән бит. Фәритнең иң шатлыклы көне Бәхтияр өчен зур кайгы китергәндәй булды. «Нигә мин шундый бәхетсез?», – дип елаган иде ул. Кечкенә көчсез куллары авырткачы, мич төбен төйгән иде. «Нигә, нигә Чәүкәнең әтисе кайткан, минеке юк?! Минем әтием дә кайтса ярамыймыни?» Менә бит Ходай насыйп иткәч кайткан. Картайган, таушалган. Авыр тормыш юлы үткәнлеге йөзенә чыккан. Ә шулай да сөйкемле карт. Ниндидер сөйкемле сөяге бар.

Хәмит бик арыган иде. «Юл газабы гүр газабы» дип белми әйтмиләр шул. Бераз ишегалдында юангач, хәл алгач, Бәхтияр әтисен өйгә чакырды. Хәмит, көч-хәл белән аякларын сөйрәп, йортка узды. Улы атасының өс киемен салырга булышты. Юыну бүлмәсенә чакырды.

– Өйдә бөтен уңайлыклар бар, әткәй, йомышыңа урамга чыгып йөрисе булма, – дип, әтисен, юыну бүлмәсендә калдырып, кунак бүлмәсенә чыкты.

Мәрзиядән кала бар да кунак бүлмәсенә җыелдылар. Рухия белән Гүзәл йөгерә-йөгерә табын көйләделәр. – Бик матур яшисез, улым, – диде Хәмит, тынлыкны бозып. Әтисенең улым диеп эндәшүеннән Бәхтиярның, күңеле нечкәреп, елыйсы килде.

– Кай арада күрергә өлгердең әле, әткәй, безнең тормышны? – дип елмайды улы.

– Күренә, улым, күренә. Улың да коеп куйган үзең икән, – диде ул, Наилнең аркасыннан сөеп.

Кечкенә Әмир генә карт янына якын да бармады. Ул аны читтән генә күзәтә иде. Бабасының шул картка әткәй, дип дәшүенә бик аптыраган иде, ахры.

– Дәү әтием, дөресен генә әйт әле, бу бабай хәзер сездә торачакмы? – дип сорады шыңшып.

– Бездә торачак, улым, – диде Бәхтияр, Әмирне күтәреп алып.

– Карт әбием аннан бик курка, – диде бала, күңелсезләнеп.

Әмирнең сүзеннән барысы да көлешеп алдылар.

– Юкны сөйләмә, улым. Андый сүзне башка әйтәсе дә булма, – диде Гүзәл, улын шелтәләп.

Бәхтиярга бик якын, кадерле иде бу карт. Күңеле сизә, каны гына түгел, җаны да тарта иде. Әнкәсенең үз бүлмәсенә кереп бикләнүенә дә ачуланмады ул. Аның холкын яхшы белә, күңеле дә сизә: бар да яхшы булыр.

Улының уйларын сизгәндәй, Хәмит калтыранган тавыш белән:

– Әнкәгез кая, балалар? – дип сорап куйды.

– Бераз авырып тора, бүлмәсендә ул. Кан басымы белән интегә, – диде Бәхтияр, гафу үтенгәндәй.

Табын артында тын гына утырдылар. Хәмит табындагы тәмледән-тәмле ризыкларны авызына да алмады. Кайнар ит шулпасына кашыгын да тыкмады. Бер чынаяк чәй сорап алды ул.

– Коры чәй эчмә инде, әткәй, ризыкка үрел, – диде Бәхтияр, әтисен кыстап. «Ашавы да юк, карыны кысылып беткән икән», – дип уйлады ул, Хәмитне кызганып.

– Әниегезне күрәсем килә, улым, янына керергә ярармы миңа? – дип сорады карт, уйламаганда.

Бәхтияр әтисеннән моны көтмәгән иде. Барысы да бер-берсенә карашып алдылар. Күпне белгән Рухия, ике дә уйламыйча:

– Ярый, ярый, – диде дә, каенанасы бүлмәсенең ишеген ачып, картны кертеп җибәрде һәм артыннан: – Әнкәй, каршы ал, әткәй кайтты, – диде.

Мәрзия карчык ап-ак җәймә өстендә башыннан ук ябынып ята иде.

Хәмит, карт йомшак итеп:

– Мәрзия, мин кайттым, – диде.

Ләкин ул каршы җавап ишетмәде. Бу вакытта карчыгының хәле дистәләрчә еллар көтеп тә кайтмаган ирен каршы алудан узган – тәненнән җаны чыгып бара иде...

Зинаида Захарова. Әлмәт

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: