Онытырга хакыбыз юк (хикәя)

Авылдашым Советлар Союзы Герое

                                                                    Н.Е.Токарликовка багышлана

 

 

Улының зәңгәр тышлы  көндәлеген еш кулына ала Анна. Казан университетына  укырга киткәндә бу дәфтәрне әнисенә калдырган иде Олег.   

- Әни, мине сагынганда укырсың. Анда кызык язмалар бар. Рәхәтләнеп көләрсең дә, - диде улы, елмаеп.

Искереп, таушалып беткән булса да, улының язмаларын яттан белсә дә,   укырга ярата ана. Чөнки анда  улының йөрәк түреннән чыккан самими, сабый кичерешләре урын алган. Ул бүген дә кадерле дәфтәрне ачты...

 

12 сентябрь

Дәресләр күптән бетүгә карамастан, безнең уку бүлмәсе гөж килә. Ләйлә апа янында кайнашабыз. Кырмыска оясына таяк тыкканнар диярсең. Без - унлап бала, киләсе атна башыннан герой партасын дәгъвалаучылар. Апа ашыкмый гына атна буе алган билгеләребезне барлый. Төгәлрәк әйткәндә, журналдагы “5”леләрне саный. Кемнең “5” лесе күбрәк, герой партасына ул хуҗа. Төгәл бер атна парта аныкы. Без, сабырсызланып, шаулаша башлауга укытучы тавышын күтәреп:

- Балалар, барыгыз, кайтыгыз. Дүшәмбегә хәл ителер. Тавышта эшләү авыр! - диде.

- Тавышланмыйбыз, апа, зинһар, җиңүчене белик инде, - дип ялварабыз.

Ниһаять, апа елмаеп куйды. Җиңүче билгеле –

Владимир Брагин...

Апа Володяны котлый. Володя шатланып сикергәли, калганнарыбыз кәефсез. Сөмсерем коела. Бугазыма төер кереп урнаша. Ничек тә еламаска кирәк.  

- Апа, хата китмәдеме, яхшы санадыгызмы?-  дим.

- Хатаның булуы мөмкин түгел. Ике тапкыр санадым. Җиңү өчен ике генә “5”лең җитми калды. Икенче атнада ныграк тырыш, - диде апа, миңа карап. - Володя молодец, өченче атна инде беренчелекне бирми, - дип, Володяны мактады.

 ...Ишекне ачып керүгә әнием хәлне аңлый. Елагым тыгылган. Әнинең саксыз бер сүзе дә җитәчәк. Елый башласам, тиз генә туктый белмим, күңелем нечкә, әнинең үзенә охшагамын. (Бу әниемнең фикере.)

- Улым, кәефсезләнмә. Укытучың чыгарган нәтиҗәне кабул итәргә өйрән! Тырышасың, молодец. Син дә узган ел айлар буе утыра идең герой партасында, - диде әнием, эшнең нидә икәнен аңлап.

- Син бит белмисең, укытучылар Володяны барыбыздан да өстенрәк күрә. Аңа билгене гел арттырып куялар.  

- Булмаганны, - дип куйды әни, минем белән ризалашмыйча.  

- Аның әтисе канторда утыра, ә минем әти колхозчы. Син дә сыер савучы  гына... Чын әйтәм, аңа гел җиңел сорулар, җиңел мисаллар бирәләр.

- И улым, укытучыларыңны гаепләмә, гаделләр алар. Бигрәк тә Ләйлә апагыз.

- Ике генә бишле җитмәде миңа, - дип уфтандым.

- Әни әйткән иде диярсең, син җиңәчәксең, улым. Володядан соң ул партага апаң сине утыртыр, - дип, салпы ягыма салам кыстырды әни. 

Үзе минем арык гәүдәмне кочып аркамнан сөйде. Аның мактау сүзләре күңелемне юатты.

- Тырышырга инде, - дип елмайдым.

 Ашап алам да дәресләремә утырам, урамга чыгу юк, дип үземә хөкем  карары чыгардым.

- Син нәрсә сөйлисең, улым. Иртәгә ял, өлгерерсең әле. Бар, иптәшләрең белән уйнап кер.. Аннары мунчага утын кертерсең, казларны тыкрыкка алып чыгарсың. Яшел үлән чүпләсеннәр, - дип, йомышын да әйтми калмады әни. 

- Ярар, әни, рәхмәт, тәмле булды, - дидем, табын яныннан торып киткәндә.

- Син кушканнарны эшлим дә, уйнарга чыгармын.

Күңелемдәге кара болытларның әсәре дә калмады. Сыер савучы гына булса да, күңелдә ниләр бар икәнен бик яхшы аңлый әни. Мәктәпне дә яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Алга таба укырга мөмкинлеге генә булмаган. Тормышлары авыр булган. Бабай инвалид, эшкә ярамаган. “Гаиләгә эшче куллар кирәк иде”, - дип сөйләгән иде. Кешеләрдән ишеткәнем бар: Анна кирәкле сүзләрне таба белә диләр. “Бал-май кебек синең сүзләрең. Бөтен борчулар эреп юкка чыга”, - дип авыр чакта аңа киңәшкә киләләр. Әтине дә авызына гына каратып тота шул. Көнләшүчеләр дә юк түгел. Синдә ниндидер сихер бар ахры диючеләр дә бар. Сихере юктыр, ә менә  сабырлыгы җитәрлек аның. Авырлыкларны да күп кичерде, һәрчак шул сабырлыгы ярдәмгә килде. Әни мине дә сабыр булырга өйрәтә.  

 

12 декабрь.

Әнинең сүзләре дөрескә чыкты. Тырышлыгым ярдәм итми калмады. Герой партасы артында бик озак утырдым. Район газетасында безнең мәктәп турындагы мәкаләдә минем фамилия дә бар иде. Шатлыгым эчемә сыймады.   

- Әни, беләсеңме безнең герой Никита Евдокимов нинди булган? - дип сүз башладым шул кичтә.

- Чордашлары сөйли иде, бераз беләм, - диде әни.

- Мәктәптә безгә дә сөйлиләр.

- Горурланырлыгыбыз бар, улым, мәктәп аның исемен йөртә. Бай музее да бар. Герой исемен тапларга ярамый, тырышып укырга кирәк. Балалар саны кимеп, мәктәпкә ябылу куркынычы янаганда да, аның исеме коткарды. Герой исемен йөрткән мәктәп ябылырга тиеш түгел диделәр җитәкчеләр. Күрше авыл мәктәпләрен яптылар, андагы балалар безгә килеп укыдылар. Ул мәктәпне саклап калды, - дип горурланып сөйләде әнием.

- Ул башлы малай булган, дәрестә бирелгәннәрне йотып кына барган диләр. Тырышып укыган, әти-әнисенә йорт эшләрендә дә булышкан.

- Курсларда укып чыгып, колхозыбызда хисапчы булып эшләгән икән. Авыл халкы аның эшеннән бик канәгать булган.

Тик озак эшләргә туры килми, Никита Кызыл  армия сафларына, солдатка  китә. Гармуннар белән, җырлашып, авылны урап озаталар аны.

                          Кояшлар да чыгар әйләнеп,

                          Ак та каеннарга бәйләнеп.

                          Исәннәр дә булсам, бер кайтырмын

                          Туган-үскән илгә әйләнеп.

Яраткан кызы  бик моңаеп кала ул вакытта. Никитаны озатканда ул  болай дип җырлый: 

                        Гөр-гөр итеп гөрли күгәрчен,

                         Күрешмичә ничек түзәрсең?

Аңа каршы Никита җыр белән җавап бирә:

                        Чут-чут итеп сайрый сандугач,

                         Бик ямансу булыр аерылгач.

Аннан солдат хатлары килә. Шунда  хәрби формадан төшкән фоторәсеме  дә кайта авылга. Чордашлары хәтеренә Никита   нәкъ әнә шундый булып кереп калган, чөнки Никитаны  бүтән күрергә насыйп булмый, - дип истәлекләре белән уртаклашты әнием.

- Әни, Никита дәдәй шул канлы сугышта батырлык күрсәтү өчен тугандыр кебек тоела миңа. Каһарман булу өчен, - дидем мин. 

 - Улым, каян шундый фикер керде башыңа? Әллә берәрсе әйттеме?  

- Юк, әйтмәде. Бар кеше дә андый батырлык  эшли алмый дип уйлыйм. Ул курку белмәс, батыр булган. Авылны, әнисен бик яраткандыр ул, - дидем мин.

                                             ***

Аннаның күзләренә мөлдерәп яшь җыелды. Ул, ихтыярсыз, дәфтәрне ябып уйга чумды. Гүя көндәлек укымый, улының балачак юлындагы рәхәт мизгелләре буйлап атлый.

Бүген дә истәлекләр Аннаның хәтерен яңартты. Бөек Ватан сугышында катнашып, Советлар Союзы герое исеменә лаек булган авылдашы Никита Евдокимов турында уйлады. Герой партасы артында утыру өчен балаларның ярышып укулары... Бер караганда бу укытучылар уйлап тапкан уен кебек. Юк, уен гына булмаган икән. Мәктәптә балаларны герой үрнәгендә тәрбияләп, укытучылар, бик дөрес эшләгәннәр. Авыл балалары арасыннан начар юлга баскан бер генә кешене дә белми Анна. Барысы да тормышта үз юлын тапкан, матур тормыш корып яши. Бөек Ватан сугышына киткән 280нән артык авылдашның 100енә генә әйләнеп кайту бәхете татый. Калганнары киләсе буыннарның бәхетле тормышы өчен сугыш юлларында башларын сала. Авыл хатын-кызлар, яшүсмерләр кулына калса да, фронт өчен азык-төлек, кием-салым әзерләп, җиңү көнен якынайту өчен ничек тырышкан диеп, күңел түрендәге, хәтирәләрен яңартты  Анна.

Сугышның беренче көннәрендә фронттан бер-бер артлы күңелсез хәбәрләр агыла. Дошман ерткычларча һөҗүм итә. Сугыш беркемне дә аямый, озак та үтми Никитага дәдәсе-артеллерист Михаилның яу кырында батырларча һәлак булуын хәбәр итәләр. Бу хәлдән йөрәге ярсынган Никита үзен алгы сызыкка җибәрүләрен сорап, берничә рапорт яза.

- Ашыкма, чират безгә дә җитәр, - диләр аңа полк штабында.    

Чыннан да, озакламый аларның частен фронтка җибәрәләр. Дошман танкларын юк итүче бу дивизия иң хәлиткеч бәрелешләрдә катнаша. И Ходаем, ни генә булса да яу кырында ятып калырга дип китмәгән шул инде берсе дә. Дошманны җиңеп өйгә кайтабыз дип хыялланганнардыр.

Бөек Җииңүгә зур өлеш кертсә дә туган Җиренә әйләнеп кайту насыйп булмый шул Никитага. Күктәге кояш та, көмештәй саф сулы чишмәләр дә, туган йорты да, әнисе дә - бар да кала.

Анна аңлый, илгә җиңү китергән яз еракта калса да, халкы өчен иң кадерле, иң якын яз ул. Сугыш хәтирәләре кешеләр күңеленә бик тирәнгә сеңгән. Җиңү бәйрәме якынлашуга үзәк өзгеч вакыйгалар кабат искә төшә. Кешенең гомер юлы кисемтәгә тиң. Аның башы һәм ахыры бар. Миллионлаган батыр сугышчыларыбыз, шул күз ачып йомган араны, Ходай биргән, гомеркәйләрне дә яши алмый, яшьли, киткәннәр... Яу кырында ятып калган Никита Евдокимов та олы йөрәкле батырларның берсе! Бала яралганда, әти-әнисеннән хромосомалар гына түгел, үз-үзен саклау истинкты  да бирелә икән. Куркыныч ситуацияләрдә  карар кабул итәргә мәҗбүр итүче, һәр кешедә булган, иң көчле инстинкт ул. Гомеренең ике килмәвен дә аңлаган бит Никита. Үзе турында, үз бәхете турында уйламаган, үз-үзен саклау инстиктын да җиңә алган. Аларның яшәү мәгьнәсе дә шунда. Никита Евдокимов туган авылына һәйкәл булып кайтты. Җансыз түгел алар...

Анна, күз яшьләренә ирек бирмәскә тырышып, кабат дәфтәрне ачты. Улының язмаларын мең кат укыса да туймас ул. Укыган саен яңалык ачкандай була, чөнки анда Аннаның яшьлек еллары, үткән тормышы җанлангандай була:

7 сентябрь.  

Бүген әти белән ярышып бәрәңге алдык. Әни бәрәңгене чүпләп, капчыкларга тутырып барды. Кичкә мин бик арыган идем. Аларга арыганымны сиздермәскә тырыштым. Эш беткәч әти белән мунча кердек. Әти мине бик шәпләп каен себеркесе белән чапты. Бөтен арыганнарым эреп юкка чыкты. Мин мунчаны күбрәк шул каен себеркесе өчен яратам бугай.

17 сентябрь.

Ура!!! Ел башы белән Герой партасы артында утырам. Минем иң бәхетле көннәрем. Авылыбыз каһарманы, Советлар Союзы Герое Никита Евдокимов 1919елның 12 сентяберендә  туган. Кызык, минем дә туган көнем 12 сентябрь. Мин, Никита дәдәйдән илле ел калышып, 1969 елда туганмын. Ул исән булса, мин туганда, аңа илле яшь булыр иде! Авылның асыл улларын йоткан бит каһәр суккан сугыш!

25 ноябрь.

Ял көне. Әтием сүзендә торды: балыкка мине дә алды. Без машина белән Камага бардык. Борау белән бозны тишеп, көне буе балык тоттык. Әтием балыкны бик оста тота. Көн кичкә авышкач, арып-талып өйгә кайттык. Без алып кайткан биш чуртан балыгын күреп әни бик сөенде.

Аның елмаюын күрү рәхәт булды.   

Бәлки улы хәтирәләр тулы дәфтәренең дөньяда барлыгын да оныткандыр. Анна кайчак Олегын кызганып та куя. Хезмәте бик авыр шул улының. Күп еллар авыл советы депутаты булуы гына  җитмәгән, авыл җирлеге башлыгы итеп тә сайлыйлар үзен.

- Түрәләргә тынгы бирмим. Ишектән куып чыгарсалар, тәрәзәдән керәм, максатыма ирешми калмыйм, - дип елмая Олег.

Юллар авыл көзгесе диләр. Кызганыч, Герой урамында асфальт юл юк. Ә озакламый юбилей. Никита Евдокимов исемен йөртүче урам иң борынгысы, иң озыны - өч чакрымга сузылган. Сугыш башланганда авылда шул бер урам гына булган. Сугышка китүчеләр бар да шул урамныкылар. Газиз Ватанны сакларга алар җырлашып, елашып, шул урамнан китеп барган....

                                Безләр китәбез такырдан,

                                Безне Ватан үзе чакырган.

                                Без киткән юлларга карый-карый,

                                Язмагыз, туганнар, акылдан.

Аннаның колагына әзмәвердәй егетләрнең гөбедән чыккан кебек калын, күкрәк тавышлары ишетелгән кебек булды.

Бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтучы ветераннар да шул урамда яшәде. Инде санаулы гына калганнары әле дә шул урамда яшиләр. Яз-көз айларында резина итекләр аяктан төшмәде. Абына-сөртенә йөрсәләр дә, ветераннар урамның юлсыз булуыннан зарланмый. Күбрәк яшьләр сыкрана. Хәзер авылда сигез урам бар. Барысы да асфальт юлга мохтаҗлар. Ләкин асфальт юл беренчеләрдән булып Евдокимов урамына керергә тиеш. Авыл җыенында да шул турыда сөйләштеләр. Олегның фикерен бөтен авыл халкы хуплады, каршы килгән бер генә кеше дә булмады. Һичшиксез, Геройның юбилеена урамын асфальтлы итәргә кирәк. Районнан мәртәбәле кунаклар, журналистлар, җитәкчеләр чакырып, бәйрәмне киң колач белән үткәрергә хыяллана Олег. Ана кеше көзге яңгыр чылатып киткән, асфальт ялтырап торган Кәләй урамын күз алдына китереп, елмаеп куйды. Үзенең батырлыгы белән авылдашларын гына түгел, бөтен керәшеннәрне, татар халкын данга күмгән якташлары... Ул йөргән урам буйлап атлау, ул эчеп үскән чишмә суын тату - зур горурлык. Яшьләр шулай уйлымы икән? Уйлыйлардыр, нишләп уйламасыннар. Менә аның Олегы ничек очынып, дәртләнеп йөри бит. Аларны онытырга хаклары юк. Герой Никита һәм яу кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә ачылган мемориал да авыл уртасында,  Евдокимов урамында. “Мемориалның да буяуларын яңартасы булыр. Хәл итәсе эшләр бихисап күп әле. Иң четереклесе асфальт мәсьәләсе”, - дип борчыла улы.

Аннаның уйлары һаман көндәлек битләрендә калган малае янында бөтерелде.

Никита Евдокимовның биографиясе белән Олег балачактан кызыксына иде:

- Никита дәдәй безнең туган дигән идең. Ул бит безгә ерак туган икән, - дигән иде улы беркөнне, кәефсез генә.

Анна улының фикере белән килешмичә шунда:

- И балам, туган ерак була диме? Бик якын туганыбыз ул безнең. Бу тагын нинди сүз инде!? - диде ана.

- Бар инде шулай әйтүчеләр, - дип җавап биргән иде улы.

Шул көнне Анна, улына, Никитаның гаиләсе турында үзе белгәннәрне өстәде: “Сугышта ике улын да югалткач, әниләре бик елаган. Күпме күз яше аккандыр аның күзләреннән.” Алар мәңге кипмәс кебек иде... Кипте. Күзләре дә сукырайды”, - дип сөйли иде  чордашлары.

Улы белән сөйләшү мизгелләре Аннаның күңеленә мәңгегә уелып калган. Бүгенгедәй хәтерендә, улы, дулкынлануын яшерергә тырышса да булдыра алмады. Борчулары йөзенә чыгып кына калмаган, теленә дә күчкән иде:

Никита дә-дәй-нең әнисе Мар-фа әбине, елап кына сукырайды  диделәрме? Чынмы бу, әни? - диде ул тотлыгып.

- Тынычлан, улым, күңелеңә бик якын аласың. Дөрес. барсы да дөрес, - дигән иде ул көнне.

Улларының батырларча һәлак булуларын әйтсәләр дә, аның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Үзе үлгәнче улларын көтте. Ишектән кеше керүгә: “Мекетә, улым, син түгелме? Әллә кайттыңмы? Әллә Микайла улым кайттымы?” – дигәнен Аннаның үзенең дә ишеткәне бар иде. Ике улым, ике шатлыгым, Аудакимнарның нәсел агачының җимешләре иде бит алар”, - дип тилмерде Марфа әби. Анна үзе дә сизмәстән Марфа карчыкның җыруын көйләде:

               Күмерчеләр киткән күмергә,

               Күмерләргә түгел, тимергә.

               Мине балаларым ташлап китте,

               Айга-җылга түгел, гомергә.

Сугыш бетәр алдыннан иренең дә һәлак булуы турында “кара” кәгазь ала Марфа түти. Улларын югалту хәсрәтеннән айнымаган анага ирен югалту хәсрәте дә өстәлә. Бәхетсез хатын аяктан егыла.

 “И Микулай, соңгы өмет җепләремне кистең. Син дә кайтмыйсыңмыни инде?! Ачлык, ялангачлык ачысын күп татысак та, бу тормышта синең белән бәхетле булганбыз. Бөтен авырлыкларга түзеп яшәдек. Тормышлар да алга иде, каян гына килеп чыкты бу каһәр суккан сугыш. Ләгънәт суксын сугыш ачучы бәндәләрне, тәмуг кисәвенә әйләнсеннәр! Минем бәгырь кисәкләремне, өрлектәй улларымны алдылар. Ничекләр, кайлардан көч алып җәшәргә соң миңа? Микулай, син дә шул газраил тырнагына эләктеңмени ? - дип бертуктаусыз өзгәләнгән диделәр бичара. - Җыламагыз, без ярманнарны өч айдан җук итәбез. Нимес Акташка җитсә дә курыкмагыз, без аларны барыбер җиңәбез”, - дип киттең бит, Микулай. - Мин сине беләм, күзең акайтып, иң беренче булып кергәнсеңдер әле сугышка. Кайгымны җөрәккә дә, акылга да сыйдырышлы түгел. Кем кулына калдырдың мине? Коедан су алып керүчем дә җук. Ничекләр җәшәрмен соң мин?” – дип яшь түккән Марфа түти.

Сукыр ананың авыр язмышы турында тыңлагач:

- Әни, нигә аңа өй эшләрендә булышучы булмаган? Тимурчылар кайда булган? - дип бик гаҗәпләнгән иде улы шул вакытта.

Хәзер Олег туган нигезендә кунак кына. Гаиләсе белән аерым, үз йортында яши. Улы Казанда, университетта укый. Кызы кияүдә. Өч яшьлек уллары үсеп килә. “Илле яше тулмаган егеттән бабай ясадыгыз”, - дип елмаерга ярата Олег. Соңгы вакытта улының җиңү көненә әзерләнүен, Геройның йөз еллыгын зурлап үткәрү, урамга асфальт кертү кебек мәшәкатьләр белән янып йөрүләре тәэсир иттеме, Анна улының көндәлегеннән сугышка багышланган язмаларны эзләде, шуларны кабат-кабат укыды.

19 февраль

- Әни, Никита дәдәйнең батырлык күрсәтүе турында сөйлимме? - дип сорадым, дәресләрне карап бетергәч. Әни бик теләп риза булды. Советлар Союзы Герое дигән исем Никита Евдокимовка ни өчен бирелгәнен яхшы белсә дә, әнинең тыңлыйсы килде.

- Герой партасында утырырга лаекмы мин, юкмы - әйтерсең, - дидем әнигә, оялып кына.

- Дошманны калкулыктан бәреп төшереп, частьнең үз позициясен ныгытырга әзерләнгән чагы була. Ләкин, таң алдыннан, көтмәгәндә безнекеләр каршына немец танкларыннан һәм бронетранпортерлардан торган зур отряд пәйда була. Барган көйгә ут яудырып, алар атака ясый. Ләкин безнекеләр салкын канлылык саклап сабыр итә, дошманның якынрак килүен көтә. Танкларга 250-300 метр калгач кына, алар аяусыз ут ача. Никита үз расчетының орудиесенә таба килүче танкка төбәп ата башлый. Беренче снаряд аны үтеп китеп ярыла, икенчесе читкәрәк китеп, өченче тапкыр аткач, артиллеристлар җиңел сулап куялар: танктан куе кара төтен күтәрелә, ул дөрләп яна. Бу хәл безнең сугышчыларны гаярьләндерә, алар кыюрак сугыша башлый. Дошман чигенә. Беренче кылыч чәкештерү уңышлы уза. “Беренче көнне үк танк бәрү начар түгел”, - дип сөенә Никита. 1944 елның җәендә утлы басымга түзә алмыйча, дошман Балтыйк диңгезе ярларына таба чигенә. Совет танклары ташкын булып диңгезгә омтыла. Бу бәрелешләрдә Никитаның расчеты дошманның ут нокталарын - пушкаларын, пулеметларын сафтан чыгара. Никита чәлпәрәмә китергән танкларның саны көн саен арта бара. Гитлерчылар әле бер, әле икенче якка сугылып, камалыштан чыгу юлын эзли.

Әнә шундый максат белән беркөнне иртә таңнан дошман безнең позицияләр өстенә ут ача.

- Бер, ике, өч...егерме... - дип расчет командиры өсләренә килгән танкларны һәм үзйөрешле орудияләрне саный. Алар тимер ташкын кебек, ләкин бу үлем машиналарын күреп бер генә сугышчы да калтыранмый.

Уңайлы вакыт җиткәч Никита ”Огонь!” - дип команда бирә. Шартлаудан корыч машина чүгәләп куйгандай итә һәм дөрләп яна башлый. Аның артыннан ук икенче, өченче танкның өстеннән кара төтен күтәрелә. Сугыш кыры тәмуг эчен хәтерләтә. Пулялар сызгыра, миналар шартлый, ләкин сугышчан рух югалмый, тигезсез бәрелеш дәвам итә. Никита расчетына таба йөзләп немец һөҗүмгә ташлана. Ләкин кыю сугышчының төгәл уты аларны һаман саен чигенергә мәҗбүр итә. Шулчак бөтен дөньяны әллә нинди сәер ялкын ялмап ала, көчле шартлау ишетелә. Никита яралана һәм бер мизгелгә аңын җуя. Күзләрен ачса, иптәшләренең күбесе һәлак булган, исән калганнары яраланган, орудие җимерелгән.

Фашистлар, бөтен зәһәрлекләрен җыеп янә һөҗүмгә күтәрелә. Тик безнекеләрнең көчле утыннан зур югалтуларга дучар булып артка шуышалар. Авыр, тигезсез бәрелеш көне буе дәвам итә. Артиллеристлар яңа позициягә күчә. Евдокимовның уты тагын өч тәмуг машинасын сафтан чыгара. Бу бәрелештә Никита күз алдында бик күп сугышчан дуслары һәлак була.

Кичкә таба немецлар, соңгы көчләрен җыеп, тагын атакага күтәреләләр, янә канлы бәрелеш башлана. Никита тагын ут позициясенә баса, тешен кысып, туры наводка белән ата башлый. Бу аның соңгы сулышында соңгы сугышы була. Артиллеристларга ярдәмгә килгән яңа көчләр дошманның һөҗүмен бик тиз сүндерә. Никитаның үле гәүдәсен дуслары пушкасы янында табып ала.

Анна, мичкә аркасын терәп бишбармак бәйләп утырган килеш, улын тыңлый. Ә үзе кино караган кебек ул сөйләгәннәрне күз алдыннан үткәрә. Хәтта шартлау тавышларын да ишетә кебек. Шул гөрелтеләр, ыңгырашулар арасыннын, корымлы соры төтен эченнән салмак  кына булып Никитаның моңлы җыры агыла сыман.

                Кәләй урамнары ла озын урам,

                Баш-башында тимер лә,

                Ай-һай ла, кулиса.

                Кычкырам-кычкырам ла,

                Аваз бирми Кәләй урамнары ла,

                Ай-һай ла югыйсә...

                                                     ***

Кечкенәдән улы сәнгатьле итеп, җиренә җиткереп сөйли белә. Концертларда шигырьләрне дә бик оста укый иде. Район газетасында аның үзенең дә шигырьләрен, мәкаләләрен бик еш бастыра иделәр. Университетның тарих-филологя факультетын тәмамлады Олег. Авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгәндә бик ярата иделәр үзен.

Аннаның бүгенгедәй хәтерендә: Олег сөйләвеннән туктады да, ни әйтерсең дигәндәй, әнисенә карап тора башлады. Күңеле тулган иде улының.

- Молодец, улым. Бу кадәр беләсең дип башыма да килми иде.”5”ле сиңа, юк, улым, мин сиңа “10” лы да куяр идем, - дип улын кочты Анна. Ә җанында һаман

Аваз бирми Кәләй урамнары ла

Ай-һай ла югыйсә...

- Тагын да күбрәк белергә кирәк, әни. Ул ятып калган Литвадан хат килгән. Мәктәп директоры, Гөлчирә апа, линейкада үзе әйтте. Жагаре шәһәренә отличниклар гына бара. Совхоз директоры, Зөфәр Газизович, ярдәм итәм дигән.

25 апрель.

1984 елның 14 апрелендә күптән көтелгән, дулкынландыргыч юлга чыктык. Рига шәһәренә поезд белән барып төштек. Безне Жагаре урта мәктәбе укытучылары каршы алды. Шяуляй туризм бюросы безгә автобус бирде. Жагаре мәктәбенә якынлашабыз. Яңгыр коя, ә мәктәп укучылары чәчәкләр тотып, безне көтеп торалар. Араларында нәниләр дә бар. Укучылар безне милли киемнәрдән, ипи һәм сыр белән (аларның милли йолалары шулай икән) каршы алдылар. Без дә очрашуга алдан әзерләнгән идек. Литва гербы төшерелгән һәм өч телдә язылган тәбрикләү транспорантын күтәреп, хуҗаларга таба атладык. Кичке якта өлкән лейтенант Никита Евдокимов һәм аның сугышчан дуслары батырларча һәлак булган урынга алып бардылар. Бик авыр булды, Никита дәдәй һаман исән, якындагы куаклыктан күзәтеп торадыр кебек тоелды миңа. 1944 елның 18 августында яу кырында ялгыз калгач та, ул көрәшүен дәвам итә. Фашистларның өч “Тигр”ына каршы берүзе ут ачып, аларны юк итә. Ярдәмгә килгән артиллеристлар Евдокимовны бушап калган әрҗәсе янында табалар.

Юлыбызны дәвам итәбез. Ниһаять без туганнар каберлеге янында. Менә ул авылдашыбыз, туганыбыз, Советлар Союзы Герое Никита Евдокимов кабере. Батыр Никита дәдәйгә тере чәчәкләр бүләк итәбез. Митингтан соң мәктәпкә кайттык, музей белән таныштык. Никита Евдокимов исемен мәңгеләштереп Жагареда бер яңа урамга аның исемен биргәннәр.

Очрашу җыр-бию белән бизәлде. Без милли киемнән, татар телендә җырладык, биедек, шигырьләр сөйләдек. Алар да үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Укытучылар безне кунакка алып китте. Тәмле ашлар белән сыйладылар. Ул төнне күзгә йокы кермәде - төн буе сөйләшеп чыктык. Аерылышу минутлары да килеп җитте. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, туган якка юл тоттык.

Батырлык күп төрле була диләр. Сугыш кырында, солдат кылган батырлыкка тиңләрлеге юктыр. Яуда батырлык кылу өчен чиксез ихтыяр көче, тәвәкәллек, үз-үзеңне аямау кебек сыйфатлар кирәктер. “Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр”, - дип бик дөрес әйткән борынгылар.

Улының, “Никита дәдәй кебек, батырлык күрсәтү өчен өчен нинди булырга кирәк?” - дип сорауына да: “Кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, игътибарлы, зиһенле, җитез”, - дип җавап биргән иде Анна.

Олегның көндәлеген кысып тоткан килеш, уйлар ташкынына бирелеп, оеп, күпме утыргандыр Анна, улының 3 яшьлек оныгы Илюша, бөтерчек, йөгереп кереп  сискәндереп җибәрде.

 - Дәү әбием, син берни белми утырасың! Урамга зур машиналар килде, ”Камаз”лар да бар. Алар шундый күп. Машиналар сезнең йортка якынлашалар.

- Улым, нишләп йөриләр алар безнең урамда?

- Ул белә, син бабакайдан сора. Юлга кайнар нәрсәдер салалар. Бабай әйткән иде-оныттым. Урамга чыкма, башың авыртыр, исе тәмсез.  

- Бабаң  кайда соң, улым?

- Ул шул машиналарны карап йөри, ә миңа ярамый ди. Ә үзе көлә, - диде малай.

- И улым, болай булгач асфальт керә урамга, - дип оныгын кочты Анна. 

- Әйе, әйе, шул керә, - дип очынды бала.

 - Бабаң гына түгел, бөтен авыл халкы шатланыр, Ходайның биргәненә шөкер!   

Кеше гомере агымсудай, бик тиз узып китә. Анна, кулъялыгын алып, дымлы күзләрен сөртте. “Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмас!” дигәннәре матур яңгыравык сүз булып кына калмасын иде, дип пышылдады ана.

 

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: