Умарта (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Кайткач, ул бу хәбәрен хатынына җиткерде. Берәүгә дә, хәтта улларына да әйтмәскә кушты. Башта үзем тагын бер кат инаныйм әле, аннары хәстәрен күрербез, диде. Әмма Тәслимәнең теле шактый вакыттан бирле инде үзенә үзе генә хуҗа иде. Шулай итеп, Каракүл зур балык турындагы хәбәре белән тагын телгә керде.
– Тот шуны, – дип ысылдады Тәслимә Хәләфкә. – Шуны да тоталмагач, нинди балыкчы инде син? Югыйсә мин ялганчы булып калам!
Бу вакыйгадан соң уйчанланып киткән Хәләф көннән-көн үз эченә
йомылды. Көн дими, төн дими, Каракүлдән кайтмыйча, зур балыкны сагалый башлады. Бөтен эш хатыны белән балалары кулына күчте, Хәләф исә кырагай булып, күл буенда яшәргә калды. Ул инде хәзер зур балык белән сөйләшергә күнегеп китте.
– Син көчледер инде, миңа бирешмәссең. Моннан күп еллар элек синең иптәшең булдымы ул? Без аны күптән ашадык инде. Менә сиңа чират җиткәндер. Әллә соң син күл иясеме? Монда каян килеп чыктың соң? Кайчаннан бирле яшисең?
Әнә шул рәвешле күңеленнән генә зур балык белән сөйләшә-сөйләшә Каракүлне әйләнә Хәләф. «Чыгып кына күрен инде бер, минем күзгә генә күренмәгәнсеңдер бит!» – дип елардай булып ялына башлый. Кайчандыр ни Аллага, ни муллага ышанмаган кешенең зур балык белән сөйләшеп йөрүе читтән караганда юләрләнүгә охшап торса да, Хәләф үзен, киресенчә, беркайчан да булмаганча, үтә дә уяу, саф зиһенле итеп хис итә иде. Тормышының мәгънәсен менә кайчан тапты ул!
Каракүл бизнесменының күл буйларын әйләнгәләп, әллә чын, әллә күзенә генә күренгән зур балык белән сөйләшеп йөргән көннәрдә күл яныннан зур-зур машиналар үтеп йөри башлады. Хәләф аларның беренчесенә үк игътибар итте. Тикмәгә генә йөрмәгәннәрен шундук аңлады: Каракүл сазлыгына кызыгучылар күп бу араларда. Узган ел гына биредә нефть бар, дип сөйләнәләр иде, быел инде, әнә, кул суза башлаганнар, димәк.

Хәләф дөрес гоманлаган булып чыкты. Озакламый Каракүл авылы астына нефтьчеләр килеп төште, алар да күл буена вагон-йортларын тезеп куеп, шунда яши, эшли башладылар. Озакламый Тәслимә тагын интервью бирде: «Менә ул Каракүлнең зур балыгы – майлы калҗасы. Күпме кирәк, шуның кадәр суыртып алалар», – диде ул, Хәләфенә кырын карап. Әмма ләкин балык җене кагылган Хәләф моның белән генә тынычланмады.
«Халыкны алдап була, үзеңне – юк», – диде ул, җәен күргән гыйфритне тотмыйча тынычлана алмаячагын белгертеп. Ул янә күл буена төшеп китте. Хәзер анда ул үзе генә түгел, ә нефтьчеләр белән иде. Баштарак Хәләф бу чит-ят кешеләр белән бик аралашмады. Үзенә күрә бер кечкенә генә авыл хасил итеп тезелешкән вагон-йортларның хуҗалары бик аралашучан
кешеләр булып чыкмады. Шулай да Хәләф көне-төне кизү торып арыгач, тәмәкесен чәйнәп ялыккач, яңа күршеләре янына барып чыккалый башлады. Тегеләрнең ни эш бетереп йөрүләре дә кызыксындыра иде аны. Бу юлы егетләрнең балыкка төшәргә җыенып, яр буенда кайнашканнарын күргәч, кисәтергә дип алар янына ашыкты.
– Җир маен чыгарабыз, дисез инде... Алай икән... Ә аның безгә файдасы булырмы соң? Авылга, дим. Безнең авыл астыннан суырасыз бит... – дип ерактан сүз башлады ул, ничектер турыдан бәреп әйтергә кыймыйча.
– Файдасын бездән сорамагыз, без – бәләкәй кешеләр, – дип җавап бирде араларында өлкәнрәк дигәне. Анысы да 30-35 яшьләр чамасында гына әле.
Шунда Хәләф турында ишетеп белгән яшьрәге әйтеп куйды:
– Син үзең дә шушы күлләрдән балык тотып сатасың бит. Авылга
файдасы бармы соң?
Хәләфнең бу әрсезгә ачуы килде. Шулай да дәшмәде. «Маңка малай, кем белән сөйләшкәнен белми, – дип уйлады ул. – Тотсам, мин үз җиремдә тотам, кеше өлешенә кермим». Ә җавабы мондый булды:
– Анысы сез дә нефть кенә чыгарып ятмыйсыз, балыкка да төшәсез. Киңәшем шул: балык тотасыгыз килсә, башка күлләргә барыгыз. Каракүлгә кермәгез!
Егетләр бу авыл абзыйсының кисәтүен саранлык дип кабул итте.
Тәслимәсенең карунлыгы аркасында, болар турында саран байлар дигән дан бөтен тирә-якка таралырга өлгергән иде инде.
– Нәрсә, Каракүл атаң малымы әллә? – дип тупас итеп сөйләшүгә күчте теге усалрагы.
– Кермәгез, дигәч, кермәгез инде, олы кеше әйткәнгә колак салыгыз бераз, – диде Хәләф, артык сүз озайтып торасы килмичә. Үзе күлдәге зур балык турында әйтсәм, бала-чага әкияте дип кабул итәрләр дә бөтенләй ычкынган икән бу диярләр, дип уйлады. Һәм: «Берәр нәрсә кирәк булса, дәшегез, мин монда булам», – дип, таягына таянып, үзенең алачыгына атлады. Ә тегеләр череп баеп беткәннән соң, дөньясын онытып, күл буенда яшәп ятучы бу сәер абзыйның сүзләрен мыекларына да элмәделәр. Баесак, күл буенда түгел, диңгез ярында ятар идек әле, дип көлештеләр. Һәм шулай ук шаулаша-шаулаша, әйткәннең юри киресен эшләгәндәй, көймәләрен Каракүлгә этеп төшерделәр, шуннан ике егет
утырып, моторын кабызды да күз ачып йомганчы су ерып, күл уртасына таба атылдылар. Сүзен тыңламаганнары өчен Хәләфнең хәтере калса да, ул эчке бер кызыксыну белән аларны күзәтә башлады. Зур балык күргәннән соң, малайларына бу күлдә балык тотуны тыйган иде карт балыкчы. Белгәч, күңел шикләнә бит ул. Ә болар берни белми. Гәрчә ул зур балык моңа кадәр дә Каракүлдә яшәгән бит инде, берәүгә дә тими иде... Алай дисәң, балык тотам дип йөрүчесе дә аз иде инде аның, бала-чага яр буеннан кармак кына сала иде бит элек. Күлдә батып үлгән кешеләр дә булгалады элегрәк заманнарда – кем белә, бәлки, аларны шушы зур балык алгандыр?
Кичкә таба нефтьче егетләр Хәләфнең ишеген кактылар.
– Көймәңне биреп тор әле, – диде алар, аны-моны аңлатып тормыйча гына.
Тегеләрнең кайтмыйча озаклап ятуларына Хәләфнең үзенең дә эче поша башлаган иде инде. Кояш батып бара, озакламый караңгы төшәчәк, ә көймә һаман да булса күренми әле.Ул тиз генә чөйдән биноклен барып алды. Якты күздә эзли чыгарга кирәк. Каракүл бик зур бит ул, бормаланып-бормаланып, еракка ук китә. Бинокльдән ул тегеләрнең көймәләрен бер нокта рәвешендә
генә күреп алды. Кыймылдамый да шикелле, бер урында тик тора. Ярда калган иптәшләре Хәләфкә иярергә теләсә дә, ул аларны үзе белән алмады: бәласеннән башаяк. «Сез балыкчы түгел, ничу монда кыланырга. Хәзер барып алып кайтам», – дип, көймәсен күл уртасына таба борып алып китте. Эңгер-меңгердә ул көймә янына барып җиткән иде инде. Барса, көймә ялгызы гына суда чайкалып тик тора. Анда берәү дә юк, буп-буш. Тып- тын. Байтактан шулай тора, күрәсең, төбе коп-коры. Алай дисәң?.. Көймә төбендә егетләрнең киемнәре ята. Димәк, болар су коенырга уйлаганнар...
Ярга ук йөзеп чыкмадылар микән? Хәләф яр буйларын айкап-карап чыкты. Тапталган-ауган камышлар да, эз дә күренми. Барысы да садә, адәм аягы басканга охшамаган. «Ә-һә-һәй!» дип сөрән салып, бик озак эзләде ул егетләрне. Инде караңгы төште, ай калыкты. Ай яктысы күл уртасында чайкалган көймәгә сузылып, гүя үзенә чакырып тора. Үзе түзеп булмастай матур күренеш, үзе кот очарлык шомлы. Акрын искән җилдә камышлар шыбырдашканы ул шомны тагын да арттыра.
Хәләф көймәсенең уртасына баскан көйгә чарасызлыктан гасабиланып, тирә-ягына каранды. Моңа кадәр курку белмәгән карт балыкчыны әллә нинди тәкъдири бер курку алды. Ул үзен тозакка эләккән җанвар кебегрәк хис итә иде. Ни дисәң дә, хәзер ул зур балык биләмәсендә, аның стихиясендә. Менә хәзер зур балык белән бергә-бер чыгып көрәшәсе булса? Хәләф бу мизгелдә әнә шул көрәшне котылгысыз итеп сизде, каушады, дулкынланды. Көймәсен кабызып, ярга кайтасы урынга ул нәрсәдер көткәндәй, колакларын шомрайтып басып торуын дәвам итте. Моңа кадәр
күзләре күргән нәрсәгә генә ышанып яшәгән авыл агасы зур балыкка да ышанмас иде, әгәр җәй башында аны үзе күрмәгән булса. Йә акылдан шашам мин, йә зур балык чыннан да бар монда, дип уйлады ул һәм көймә читенә үк килеп кулындагы фонаре белән суга яктыртып карый башлады. Күл төбенә үк ятадыр инде ул. Каһәр! Тоттырмас инде. Хәләфнең күңелендә
комарлык дәрте уянды. Менә хәзер анда Мостафа кызының кодрәте булып, зур балыкны эләктерә алса иде ул!
Эләктермәде аны Хәләф. Киресенчә, ул шулай фонарь яктыртып
торганда, зур балык көймәнең икенче ягыннан калыкты да бу якка
сикерде. Көймә чайпалып китеп, Хәләф суга килеп төште. Балык авызына кергәндерме-юктырмы ул, су төбенә төшеп җиткәнче аның йөрәге ярылып үлгән иде инде.

Бу хәлдән соң, Каракүлне аркылыга-буйга йөзеп, батып үлүчеләрне бер атна эзләделәр. Тапмадылар. Тугызынчы көнне теге ике яшь егетнең гәүдәләре өскә калыкты. Хәләфнеке күренмәде. Халык янә үзара пышылдашып алды: аны су иясе үзенә алган, шулай буласы билгеле иде бит инде... Малайлары гына әтиләре Каракүлдә батып үлмәгәндер дигән фикергә килеп, аны шул тирәдәге сазлыклардан эзли башлады. Тапмадылар.
Бигрәк тә Хәләфнең төпчек улы бик бетеренде. Тәслимә уллары өчен кайгырып, әтиләрен эзләүне тыйса да, ул туктамады. Вакыты бармы- юкмы, өйдән чыгып китә дә көннәр буе Каракүл сазлыгын урый. Һәм көннәрнең берендә ул көзге салкыннар төшәр алдыннан соңгы тапкыр дип балыкка китте. Аңа Зиннур да иярде. «Хәләф абзыйга киңәш бирүче мин булдым, аның улына ярдәмем тисен хет», – диде ул. Ятьмәгә балык күп керде ул көнне. Сөенә-сөенә ятьмәне җыя башладылар. Шуннан Зиннур тәҗрибәсезлеге аркасында ятьмәгә уралды, аны коткарам дип кергән Әхсән дә тозакка эләккәндәй буталып, чыга алмады. Алар икесе дә вафат
булды. Каракүл халкы аһ итте. Әтисе үлү кайгысыннан олы уллары эчүгә салышкан иде. Эшләре тукталды. Кызлары тагын шәһәргә чыгып китте. Тәслимә исә үз хәле белән килешергә теләмичә, алай бәргәләнде, болай бәргәләнде. Ул язмышына үпкәләде, Хәләфенә артык кырыс булуы өчен үкенде: ни дисәң дә, яраткан бит аны ире. Яратмаса, Тәслимә әйтте дип, зур
балык артыннан чабар идеме? Бертуктаусыз карганды ул, аның гаеплене табасы, аны җәзага тартасы килә иде.
Һәм ул тапты. Улын җирләп, атна-ун көн тирәсе нәләт орып, өендә
бикләнеп ятты да көннәрдән бер көнне кичкырын җил-җил атлап, Энҗебикә өенә юл тотты. Капкасы ябылып беткәнче ишеге ачылды ялгыз хатынның: бусагада күзе акайган, чәче-башы тузган Тәслимәне күрүгә аның йөрәге жу итеп китте. Чын күңеленнән кызгана иде ул ахирәтен, баеп киткәч, аның белән исәнләшмәсә дә, кибет халкы аша төрле сүзләр ишеттереп каһәрләсә дә, бүген менә Тәслимәгә карата эчендә кинәсе дә, үпкәсе дә калмаган иде. Эчен бушатасы киләдер инде бахырның дип, Тәслимәгә таба атлавы
булды, тегесе җиң эченнән зур булмаган шешә чыгарды да: «Сихерче! Синең генә эшең!» дип, битенә әллә нинди сыеклык бөркеде. Һәм тагын бик күп кирәкмәгән әшәке сүзләр әйтте бугай. Бөтен йөзе әчетүгә түзә алмыйча, Энҗебикә битен каплап сыгылып төште. Ул арада Тәслимә чыгып та йөгерде. Беркемгә бернәрсә әйтмәде, өенә кайтты да тагын бикләнеп ятты. Энҗебикә исә бөтен йөзе-бите янган-пешкән хәлдә ярдәм сорап, урамга чыгып җиткәнче шактый вакыт узды, ярдәм күрсәткәнче соңга да
кала язганнар булып чыкты. Камил ничек кенә тырышмасын, нинди генә табибларга күрсәтеп карамасын, Энҗебикәнең йөзе куркыныч шадра, ә күзләре күрмәс булып калды. Улы аны үзе янына яшәргә чакырды, ләкин хатын Каракүлемнән башка миңа яшәү юк, дип кырт кисте. Камил нишләргә белмичә ике ут арасында калды. Ул әнисен шушы хәлгә калдырган Тәслимәне күралмый, ә аңа кадәр сихерче кушаматы таккан Каракүлгә
ачулы иде. Нахакка рәнҗетелгән әнисенең китмичә шушында калырга теләвенә ярсыды.
– Әни, алар сине тереләй кабергә тыгачаклар! – дип, йодрыгын төйнәде ул. – Ә син алардан башка яши алмыйм, дисең. Мин моны берничек тә аңлый алмаячакмын. Мин монда еллар узгач булса да, әйләнеп кайтачакмын һәм үч алачакмын! – дип ант итте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: