Качкын (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Куркыныч адым

Кайбер адәмнәрнең комнан бау ишәргә сәләте булмаса да, юкны бар итәргә, кемнәрнедер рәнҗетергә җүнсезлеге чиктән ашкан. Ярый әле бу дөньяда андыйлар аз! Шуңа күрә җәмгыять яши, алга бара. Җир шарында әлегәчә дә цивилизацияләр булган. Дәүләтләре чәчәк аткан, халык мул һәм бәхетле яшәгән. Үзенең көчен матур-матур йортлар, шәһәрләр салуга юнәлткән. Алар яшәргә тиеш иде дә бит. Ләкин кайсыдыр бер вакытта тәхеткә азчылык вәкиле – мәкерле кеше утыра, ул кемгәдер үч итеп, йөзләгән еллар эчендә барлыкка килгән матурлыкны юкка чыгара.
Соңыннан чит мәмләкәт сугышчылары килеп, түбәсе тишелеп, нигезе чери башлаган бу дәүләтне үзенә буйсындыра, халкын юк итә. Ассирия, Хәзәр каһанлыгы... саный китсәң, бик күп андыйлар! Менә безнең илдә дә Иван Грозный, Пётр беренчеләрне иң талантлы һәм сәләтле илбашчылары дип саныйлар. Ә баксаң, аларның да үз халкы алдында гөнаһлары хәттин ашкан... Шайтан нәселендәге мәхлуклар аз санда булса да, кара эшләрен башкара шул. Әнә, Шульс белән Елдашев аркасында Автоградта гына да күпме кеше зыян күрде. Искәндәр язмышы турында әйткән дә юк.
Әшәкелек һәм аның Шульс белән Елдашев кебек варислары һәрчак үзләренә урын таба белде. Ләкин әкиятләрдәге сыман, яхшылык һәрчак начарлыкны җиңүгә иреште. Ак калага Галим Тимеркаевны шәһәр эчке эшләр идарәсе начальнигы итеп билгеләделәр. Әйтергә кирәк, ул биредә әлеге өлкәдә татар милләтеннән булган беренче җитәкче иде. Урта буйлы,
нык гәүдәле, көрәш буенча спорт мастеры. Каты куллы, әмма намуслы кеше. Эчтәге кимчелекләрне яхшы белгәнлектән, ул коллективны рухи яктан савыктыру эшенә кереште. Бер айдан соң Шульсны пенсиягә озатты, аның уң кулы Елдашевны янгын сүндерү бүлегенә күчерде. Башка урыннарга да талантлы, намуслы кешеләрне билгеләде.
Елдашев Светланага биргән вәгъдәләрен үтәмәде, гамәлләре үткәндә- барганда вак-төяк кертүдән узмады. Сөяркәсе үзенең алдануын соңлап төшенде. Кызында өянәк чире булуы ачыкланды. Табиблардан кирәкле ярдәм ала алмагач, ул күршедәге абыстайга мөрәҗәгать итте. Әби Кристинаны өшкереп карады. Дога укыганда, аның авызлары ачылды, куллары дерелдәде.
– Каргыш, кемгәдер начарлык кылганың өчен Аллаһы Тәгалә җәзасы, – диде им-томчы карчык.
Искәндәрнең армиядәге хезмәттәше Мөнәвир дә инде ничәмә тапкыр судка мөрәҗәгать итү кирәклеген әйтеп килде. Прокурор Хәернасов та шул ук фикерне алга сөрде. Әлеге хәлләр эзсез югалмады. Светлана үзенең гаебен танып, судка гариза язды... Хәернасов документның хәрәкәтен күзәтү астына алды, Искәндәргә карата оештырылган фетнә Елдашев кулы белән тормышка ашырылганга күрә, хәзер аның үзен җавапка тартачаклар иде.
Бу хакта милиция куркынычсызлык бүлеге егетләре Тимеркаевка хәбәр җиткерде. Елдашев әйләнәсендәге боҗра көннән-көн кечерәя, кысыла барды. Искәндәр иреккә чыккан тәкъдирдә, беренче чиратта, эштән куылган Елдашев белән араны тәмам өзәчәк. Погонын салган ментны беркем дә якламаячак. Ә бит әле ул җәберләгән кешеләр дә аның бу көнен көтеп кенә тора. Елдашев Шульс белән киңәшләшеп, аның язмышын колониядә үк хәл итүгә алынырга булды...
Искәндәр тоткынлыкта инде бишенче язын каршылый. Биш гасыр
буе рәнҗетелсә дә, үзенең тырышлыгы, түземлеге, иманлы булуы белән юкка чыкмаган татар халкының күркәм сыйфатларын үзенә сеңдергән милләттәшебез сынмады. Ул үзенең сәләтен эшкә җигеп, исән калды, төрле сәбәпләр белән читлеккә эләккән тоткыннарга чыгу юлын күрсәтүче, аларга ярдәм кулы сузучы, күңелләренә өмет салучы игелекле бәндәгә әверелде. Алар отрядының хезмәте турында хәтта Мәскәүдә дә беләләр. Мәңгелек туң шартларында төзелеш технологиясен үзгәртеп, күпме дәүләт акчалары янга калды. Тоткыннар арасында тәртип бозу
ише яман күренешләр бетте. Срок үткәнен көтеп яткан зэклар эшче һөнәрләрен үзләштерүче студентларга әверелде. Әнә, кулына үз гомерендә дә балта, көрәк тотмаган Сосновский арматураларны ничек оста үрә, тимер белән дә эретеп-ябыштыра. Отряд начальнигы капитан Квакуевка чираттан тыш майор званиесе бирелде. Лагерь начальнигына медаль тапшырдылар. Аларны үстерәчәкләр дигән хәбәр дә таралды. Язылган хатлар Краснокутскийның туганнарын табарга мөмкинлек бирде. Саша
Тугановка карата суд булып, аны иреккә чыгардылар. Төрмә законнары буенча ул монда нык кимсетелгән иде инде. Язгы ташулар китергән бәла аркасында читлеккә эләккән Коми егете Василийның да яхшы эшләгәне исәпкә алынып, УДО белән, ягъни вакытыннан алда азат ителде, ул туганнары янына кайтып китте.
Отряд – бригаданың уңышлары Искәндәр Хәмзиннең оста белгеч һәм җитәкче булуы нәтиҗәсендә ирешелгәнлеге күпләргә мәгълүм иде. Йөзләп тоткыннан торган төзүчеләр тырышлыгы белән сәүдә, хастаханә, спортзал, ике катлы зур кибет биналары сафка керде. Ләкин Квакуев та, Поздеев та Искәндәрне вакытыннан элек чыгару ягында түгел иде. Ул китә икән, отрядның эше элеккеге хәлгә кайтачак. Аның кебек талантлы белгечне тагын кайдан аласың?

Салкын кимүгә таба бару, поляр көннәр башлану һәр кеше күңелендә ниндидер сихри чаткылар уятты. «Холод не брат, голод не сестра» – дигән әйтем зонада юкка гына уйлап чыгарылмагандыр. Җылы яклардан килгән зэклар салкыннарны аеруча яратмый, Ташкентның түзә алмаслык эсселеген
сагына. Яз килә! Һәр туган таң иреккә чыгу көнен якынайта бара.
Әле кайчан гына зонага кайтыр алдыннан тоткыннарны барлау көчле прожекторлар астында үткәрелсә, хәзер исә яп-якты, әмма, инструкциягә нигезләнеп, утлар сүндерелми. Вертухай, автомат белән коралланган солдатлар, сарык тиресеннән тегелгән ак туннар һәм киез итекләр җылысында рәхәтлек кичереп, иренеп кенә исемлек укый: 

– Свинин!
– Я!
– Шумилов!
– Тут!
– Отвечайте как положено! Не слышу.
– Шумилов!
– Я!
– Козлитин!
– Я! ...
Иртән, кичен, йоклар алдыннан. Көненә күп тапкырлар барлау үткәрелә. Моның өстенә «шмон» – тикшерүләр. Инде бишенче ел шулай... Кичке аштан соң бригадир Краснокутский Искәндәрне үзе янына чакырды. Йөзе кырыс, сизелеп тора, нәрсәдер булган. Ул өстәлгә грузин коньягы, шоколад, кофе куйды:
– Мин сүзне нидән башларга да белмим. Бу елларда, син миңа, миңа гына түгел, барлык тоткыннарга да, вертухайларга да якын кешегә әйләндең, зэкларда киләчәккә ышаныч тудырдың, рәхмәтебез зур...
Бригадир бәллүр рюмкадан салынган хәмерен йотып куйгач, сүзен
дәвам итте:
– Иреккә чыгарга вакыт та җитте югыйсә. Ләкин сине читлеккә тыккан адәмнәр, куркыптыр инде, үтерергә заказ биргәннәр. Якын арада безнең бригадага этап белән мокрушник киләчәк. Монысын бетерсәк тә, икенчесе килер, бурлар законы шулай. Минем абруем зур булса да, коткарырга көч- куәтем җитми. Гафу ит!
Искәндәр бөтенләй югалып калды.
– Нәрсә җитми аларга? – Минем зыян китерәсем килсә, атып үтергән булыр идем. Бәлки, шулай эшлисе дә булгандыр...
– Без сине зонадан качыру планын эшләдек. Болан көтүче Василий сине шәһәрдән ун километр читтә Уса елгасы борылышында каршылар. Монда минем зоналар аша бергә үткән дустым яши. Ул сиңа документ, акча, кием- салым, кирәк-ярак әзерләп куйды инде. Вакыт җиткәч, адресын әйтермен.
Ментларның сизгерлеген югалту өчен син Акула һәм Сосновский белән бергәләп качачаксың. Монысы инде синең эш түгел. Менә-менә язгы пурга- бураны, җилле көннәр башланырга тора, әзерлән! – диде.
Искәндәр белән Краснокутский озак сөйләшеп утырды. Димәк, аны
биредә дә, иректә дә үлем көтә. Күз ачып булмый торган мәхшәрдә ничек итеп ун чакрым араны үтәргә? Искәндәр бу хакта төне буе уйланып чыкты.
«Монда җан биргәнче, иректә үлү әйбәтрәк булыр», – дигән фикергә килде ул. Бәлки әле, гомере бетмәгәндер, тәвәккәлләргә кирәк!
Буран ике көнгә сузылды. Шахтёрлар яшәгән баракларны кар күмеп китте. Халык тишекләр ясап, урамга чыкты. Юлларда туктап калган автобусларны, азык-төлек ташучы машиналарны махсус техника тартып чыгарды. Шәһәрдә тормыш дәвам итте. Чөнки табигатьнең мондый кырыслыгына халык инде күптән өйрәнгән. Эшчеләргә табигатьнең кырыс шартларында хезмәт куйган өчен илле процент өстәмә акча түлиләр. Ел саен Төньяк коэффициенты да өстәлә. Качу көне дүшәмбегә, тоткыннарны эшкә алып бару вакытына билгеләнде. Дәүләт оешмалары белән законлы бурлар элемтәсенең күп еллар яшәп килүе билгеле. Нинди генә чаралар күрелсә дә, бу куркыныч чирне берничек тә тамырыннан корыта алмадылар. Һәр заманда аларның үз кешеләре табыла тора. Бурлар хакимлек иткән зоналарны «Кара», ә законлыларын «Кызыл» дип атыйлар. Законлы бурларны ил күләмендәге авторитетлар үзләренең сходкаларында билгели. Алар арасында татарлар да бар. Бурбаш, Гриня, Чича, Саша Шамаз, Валера татарин, Афоня – аларның бурлар биргән үзатамалары.
Хезмәт белән төзәтү коллективына әверелгән отрядның вертухаена майор званиесе бирделәр һәм колония җитәкчесе итеп күчерделәр. Хәзер «кум» Квакуев эшкә УАЗ-люкс автомобилендә генә йөри. Брезент түбә аслары киез белән җылытылган, утыргычлар – болан тиресеннән. Автомобильнең арткы өлешендә махсус бүлекчә ясалган. Анда затлы кабымлыклардан башлап, җылыта торган эчемлекләргә кадәр урын алган. Болары кирәкле
кешеләр белән, кирәкле эшләрне башкарганда файдаланыла. Әйтергә кирәк, тоткынның срогын кыскарту кебек бик нечкә мәсьәләләр шунда хәл ителә. Аларны күрүче дә, тыңлаучы да юк. Мондый чакта шофёр-солдат чыгып тора яки берәр йомыш табып китә.
Яңа җитәкче буларак, колония начальнигы майор Квакуев эшкә алтыда ук килә. Ашханә, медсанчасть һәм башка урыннарга сугыла. Аннан кабинетына кереп, почта белән таныша. Мәскәүдән, Сыктывкардан килгән күрсәтмәләр, суд карарлары. Менә монысы Казаннан: «ТАССР Югары Суды карары белән, җинаять кодексының 206 матдәсе нигезендә ирегеннән мәхрүм ителгән Хәмзин Искәндәр Вәли улын гаепсез дип табарга һәм сак
астыннан азат итәргә! Дүрт ел да биш ай ирегеннән мәхрүм ителүен исәпләп, хезмәт хакы түләргә! Фидакарь хезмәте өчен бирелгән Дәүләт бүләкләрен кире кайтарырга!
ТАССР Югары Суды рәисе Беглова», – диелгән.
«Кум» Квакуев әлеге документны күргәч сөенергә дә, көенергә дә
белмәде. Ә бит шушы татар кешесе аркасында ул дәрәҗәгә иреште. Ә менә рәхмәт әйтмәде. Бүген үк чыгарырга, иреккә чыгарырга үзен...

***

Тоткын Искәндәр Хәмзин утырган автомобиль кискен борылып,
карга чумды. Артта утырган ике автоматчы солдат сикереп төшеп, хәлне ачыкларга кереште. Тышта берни күренми. Инструкция буенча солдатлар автомобильнең арткы ягыннан китмәде. Алдан хәстәрләнгән тишектән башта Сосновский, аның артыннан Акула белән Искәндәр буран аша билгесезлеккә кереп чумды...
Автомобильне тарттырып чыгарырга ике сәгатьләп вакыт үтте.
Аннан зона эчендә, гадәттәгечә, зэкларны барлау башланды. Ике
автомобильдәгеләр исән-сау, ә карга кереп чумганыннан өч кеше җитми. Углегорскийдан фәкать самолёт яки поезд белән генә чыгып була, шуңа күрә дә биредән качып китү мөмкинлеге чикләнгән. Учреждение башлыгы бу очрак хакында өскә хәбәр җибәрергә ашыкмады. Хәмзин инде ирекле кеше, Акула эчеп, ерак китә алмас, Сосновскийның да барыр урыны чамалы. Берәр көн көтәргә туры килер...
Акула читлектән чыгуга биш катлы йортның подвалына төште.
Анда берничә ханыга (йортсыз, кунар урыны булмаган мәхлукларны шулай атыйлар) җылы трубалар янында чәй эчеп утыра иде. Алар яңа таныш кешене сүзсез генә каршылап, калай банкага коңгырт төстәге сыекча агыздылар. Акуланың максаты аракы эчү иде. Туйганчы эчү. Исерткеч хакына динен, илен сатарга әзер алкаш буларак, ул азык-төлек кибетенә юл алды. Тынчу бинага үтте. Сатып алучылар күренми. Ипи камырыннан ясалган пистолетны биленнән мамык шәл уранган сатучы ханымга терәде.
– Гафу итегез... Күптән эчкән юк, Алла хакы өчен булса да, спирт һәм кабымлыклар бирсәгез иде...
Утны-суны кичкән хатын, әлбәттә, коралларны күргән кеше. Аны кара төскә буялган пистолет белән генә куркытып булмый. Теге-яки бу очрак өчен янында балтасы бар.
– Иремне дә нахакка утырттылар. Питердан килдем. Ай саен азык-төлек илтәм, очрашып торабыз. Сәламәтлеген кыйнап бетерделәр, сволота, – дип зарланып алды. Хәер булсын диптер инде, ул качкын сораган әйберләрне бирде. Акула үзен чәй белән сыйлаган танышлары янына ук барып җитә алмады, теләген йорт түбәсендә үтәргә булды. Ашады, эчте, черем итеп алды. Кичен ул инде ментовкада утыра иде...
Сосновский исә иректә чакта ире шахтада басылып үлгән бер туташ белән танышкан иде. Наз, тәмле сүзләр күрмәгән хатынның башы-күзе әйләнде, берничә мәртәбә аның белән очрашуга килде. Аларның Максим исемле малайлары туып калды. Иреккә чыккач та, ул чиркәүгә барып, әлеге хатын белән никахлашырга, Максимны күрергә ашкынып, сөйгәне яши торган фатир ишеген шакыды... Дин юлына баскан Сосновский Аллаһ алдында бурычын үтәгәч, үзе колониягә әйләнеп кайтты. Тоткыннарны
иманга китерү вазифасын үтәүгә кереште.
Искәндәр шикләнсә дә, бирелгән адрес буенча барды. Аны ыспай гына киенгән илле яшьләр чамасындагы бер ир-ат каршылады. Ул Искәндәр хакында барын да белгәнгә, сораулар биреп газапламады.
– Үзем дә читлектә утырган кеше. Аннан чыккан кешедән яман ис килә. Ачуланма, ваннага кереп юын, кырын, киемнәреңне алыштыр, – диде.
Керде, юынды, хискә, рәхәтлеккә бирелерлек мәл түгел иде. Ничек тә тизрәк биредән таю ягын карарга кирәк. Тамак ялгап, икенче кыяфәткә кергән Искәндәргә ыспай кеше яңа документлар, акча, аучылар кия торган чаңгы һәм зур гына капчык бирде дә автобус тукталышына кадәр озата барды:
– Уңышлар сиңа, брат, – дип, үз юлы белән китте.
Юнь-яга бистәсенә бара торган автобус озак көттермәде. Юл
кырыйларындагы саклану чаралары өчен куелган билгеләрне ерып, алга кузгалды. Аңа Тундра урамында төшәсе дә көнчыгыш юнәлешендә хәрәкәтләнәсе, ун-унбиш чакрымдагы Уса елгасында аны болан көтүче Василий каршыларга тиеш. Алланың рәхмәте белән, буран тынды, ә менә кар көртләрен үтү җиңел түгел иде. Өстәвенә, рюкзагы да авыр булып чыкты. Бөтен дөнья ап-ак. Кәрлә каен, талларның очларыннан башка берни чамалап булмый. Көч тиз бетә. Бәлки, көннәр яктырганны көтеп торасы да калгандыр?
Ярый әле бараклар кырыенда күмер саклау өчен төзелгән корылмалардан киң табанлы тимер чананы эләктерде. Теге ыспай кеше биргән капчыкны күтәреп, ерак китә алмас иде. Бер яктан Карский диңгезеннән салкын җил исә. Аны бездә җәяүле буран дип тә әйтәләр. Димәк, аңа көнчыгышка, Василий белән очрашу ягына барырга кирәк... Качкын Искәндәрнең көче
тәмам беткәч, чанасына утырып, ашап алды, аннан кабат юлга кузгалды. Чөнки туктау – катып үлү дигән сүз. Кире кайту – үлем, алга баруның да ышанычы юк. Очсыз-кырыйсыз тундрада ничек дөрес юл табарга кирәк? Көне көн булса ярый да әле.
– Бистәдән ун чакрым үткәч, елга булыр, Василий сине шунда көтәр, – дигән иде Краснокутский. Ул бит инде көне буе юлда, «әллә ялгыштыммы икән?» – дип, Искәндәр уйга калды. Хәер, бу үзенә күрә, караңгы бүлмәдә, анда булмаган кара мәчене эзләү белән бер иде. Бар шунда, белмим кая...
Юк, ул белә. Елга буенда аны Василий көтәргә тиеш.
Качкын барды да барды, юешләнгән киемнәре тыштан туңып, боз белән капланды, эчтәге җылы кайчандыр уннарча километр маршбрасоклар үтеп чыныккан солдатның тәненә яшәү мөмкинлеге бирде. Тоткынлыкта да һәр көнне күнегүләр ясады, үзен саклау чараларын өйрәнде ул.
Ул кинәт ниндидер каты әйбергә сөрлегеп китте дә аска тәгәрәде...
Аягындагы ау чаңгылары кайсы-кая очты, тимер чана өстенә килеп бәрелде. Искәндәрнең хәтере чуалды. «И Ходаем, нинди бәла җибәрәсең тагын, болары да җиткән иде бит!»
Аның инде кыл кыймылдатырлык та хәле калмаган иде. Ул биреште. Тәмле йокыга талды...
Берзаман, төш күргәндәй булды.
... Елдашев медальләрен чыңгылдатып, аңа таба килә. Кулында пистолет.
– Син нәрсә, авызыңны... Дөмекмәдеңме әле? Күп калмады, хәзер
менә башыңа җитәм, – дип акыра. Шулчак әнисенең елаган тавышы ишетелгәндәй булды:
– Тор, улым, тора күр! Без синең кайтуыңны көтәбез, көтәбез...
Искәндәр аңга килде, ул зур авырлык белән күзләрен ачты, кулларын, аякларын хәрәкәткә китерде, боргаланып, яткан урынын зурайтты. Кар бураны уйсулыкта туктаган, акрын гына җил исте. Алда яшел чыршы- наратлар күзгә чалынды. Димәк көчле җил, аның юлын нык үзгәрткән. Туры барасы урында, уңгарак хәрәкәтләнгән. Киемнәрнең җылы саклавы аркасындамы, әллә инде чанасы ярдәме беләнме, аңа зарар килмәгән.
Качкын чаңгыларын киде дә, чанасын алып килеп, зур чыршы төбендә урын әзерләргә тотынды. Бер метрлап карны чаңгысы белән чистартты да, капчыгын ачты. Анда бәләкәй балта, пычак, ашамлыклар. Иң аста ниндидер пакет. Боларны күргәч, качкында көч, өмет чаткылары күренде. Корыган агачларны сөйрәп китереп, учак тергезде. Краснокутский һәм теге ыспай кешегә рәхмәтләрен әйтә-әйтә чәй эчте, тушёнка ашады. Чана өстенә чыршы-нарат ботакларын түшәп, борыла-борыла тәнен җылытты. Яңадан торып, озакка җитәрлек итеп, утын әзерләү хәстәрен күрде. Сөтле
кофе эчеп алды, колбаса ашады.

Ашау-эчү бер атналык бугай. Качкын тормышы күпмегә сузылачагын чамаларга дип, ул капчыкны тикшерә башлады. Анда әле плащ-палатка, балык тоту өчен кармак та бар иде. Пакеттан номерсыз пистолет һәм аңа
шактый күләмдә патроннар, тагын акчалар килеп чыкты. Хаты да бар.

«Искәндәр! Син безне хезмәтне, тормышны яратырга өйрәттең. Аның аша киләчәккә өмет уянды. Китүеңне күп кеше белде, булдыра алганча ярдәм кулы сузды. Синең алдагы әйберләр бездән бүләк. Исән-имин кала алсаң, без шат булыр идек».
Искәндәрнең инде күптәннән мондый хәлдә калганы юк иде. Бу
мизгелгә кадәр ул аңа чокыр казыган кешеләргә, хәер, аларга гына түгел, башкаларга карата да нәфрәт белән яшәде. Ә менә зэклар диген син – нинди иманлы кешеләр! Иң авыр вакытта да рәхмәт әйтә белгәннәр. Ни эшләргә? Василийны табаргамы? Ялган документлар белән Кавказ, Урта Азиягә китәргәме, кайтып, Елдашевның башына җитәргәме? Әллә инде атылып үләргәме? Искәндәр бу сорауларга җавапны озак эзләде, өч көн үткәч, ул
этләр өргән тавышка уянып, «өненнән» тышка чыкты һәм дүртәр болан җигелгән кәрванны күреп алды. Аңа таба Василий килә иде.
Искәндәр үзен коткаручы халык турында азмы-күпме Василийдан
белергә өлгергән иде инде. Коми халкы, угро-финнар төркеменә керә. Алар гомер буе урман-тундра шартларында яшәгән. Елга буйларында, тау итәкләрендә йортлар салган, яшелчә, арыш-арпа үстергән, мал үрчеткән, сунарчылык белән шөгыльләнгән. Ә боланчылык белән бик азлар шөгыльләнә. Бу тармак Чупров, Канев, Рочев нәселе кулында. Авыллары Урал тавы итәгендә, бормаланып аккан елга буенда урнашкан. Биредә – совхоз үзәге, мәктәп, интернат. Василий гаиләләре белән боланнар көтә.
Чупровларның гомере очсыз-кырыйсыз тундра, поляр Урал чигендә, тайгада үтә. Көнкүреш-ял чум эчендә. Биредә тимер мич мөһим урын алган. Анда ашарга әзерлиләр, ул – яшәү чыганагы. Сентябрь башларында балаларын интернатка озаткач, меңәрләгән баш болан көтүе тундрадан Урал тезмәләре аша тайгага күченә. Алар артыннан тормыш итү өчен кирәк-ярак төялгән 20ләп олау бара. Дүртәр болан җигелгән чаналар
көненә ун-унбиш чакрым араны үтә. Ял итү, ашау өчен бәләкәй чум
корыла. Иртәгесен чум сүтелеп, чанага төялә һәм олаулар, көтү артыннан китә. Дүрт йөз чакрым ара үткәч, тайгада зур чумнар куела. Чаршаулар белән бүленгән торакта 2-3 гаилә яши. Барысы 10-12 кеше. Март ахырында болан көтүе кире тундрага юл ала. Көн саен ун-унбиш чакрым. Боланнар үзләрен туйдырырга азык табалар.  
Василийның ике абыйсы һәм энесе тәүлек буе көтүлек саклый. Кичләрен боланнарны зур күчкә җыялар. Караңгыдан файдаланып, бүреләр килгәли. Алардан шактый зыян килә. Качкын Искәндәр дә елдан артык инде шушы вазифаларны
башкара. Төньякта яшәүче хатын-кызлар, нәселләрен яхшырту өчендер инде, мөмкинлек булганда, чит ир-атлар белән элемтәгә керүне хуп күрә, ирләре белсә дә, дәшми. Монда, «кошлардан – һавада, балыктан – суда, еланнан – ташта, ирдән хатын-кызда эз калмый», дигән гыйбарә-аклану яшәп килә. Сөлектәй төз гәүдәле, мускуллары уйнап торган качкынга Василийның сеңлесе Анна үлеп гашыйк. Аның ире суда батып үлгән. Искәндәрне ул инде үз итә. Кавышу минутларын саный...
...Искәндәр гаепсезлегенең танылуы хакындагы суд карарын белми, болан көтә. Шактый гына комича да сөйләшә. Ләкин анда ник бер татар сүзе булсын: чолом – сәлам, аттьо – рәхмәт, проща кора – гафу ит, вай – бир, ёрт – иптәш, муса – сөеклем, мыла – матур һәм башка шуның ише сүзләрне өйрәнде ул.
Очсыз-кырыйсыз тундра, урман, боланнар яратып ашый торган сары төстәге мүк, ягель. Рәхәтләнеп яшә! Бары да бар кебек. Ләкин болан караучыларның бәдрәфләре белән мунчалары гына юк. Халык ара-тирә салкын су белән ачык җирләрен генә юа. Эх, безнең татар өе, мунчасы, чисталыгы, үзе ни тора! Искәндәр еш кына туган авылын, әти-әнисен искә төшерде. Кайтып күрергә насыйп булса иде дип, белгән догаларын укыды.
Аннаны якын күрсә дә, үзен тыеп торды. Чөнки балалары туа-нитә калса, моннан китә алмаячагын ул яхшы аңлый... Әлегә сабыр итә...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: