Логотип Казан Утлары
"Мәйдан - батырлар өчен!"

БЕЗ БАРАБЫЗ, УЛ КИЛМӘС... (дәвамы)

Шулай, Фәйзелхан абыйсы хак әйтә: авылның җан тамыры өзелмәсен дисәң, яшьләр кирәк шул, яшьләр, аларның күлне күккә асар елгырлыгы кирәк... 

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

***

Сабан туе килеп җиткәч, елдагыча, Гарифҗанның җаны урыныннан куба. Кем уллары дигәндә, аның уллары бил сынаша мәйданда! Шәрифҗаны, Фәйзелханы, инде менә Шәфкате үзен күрсәтте. Институтта укыган җиреннән көрәш түгәрәгенә дә йөри икән. 
Үзенең көннәре санаулы икәнен аңлаудан да сыза ата кешенең җаны. Ашказаны, диделәр. Шулайдыр... Сугыш михнәте аша узып кайтканнар Мортта 261 кеше иде, еллап, айлап кими баралар, баштан кичкәннәр үзенекен итә, авыру-сызлау булып җелекләргә төшә. Хәерле булсын.

Иртәме-соңмы бу якты дөнья торып калыр. Гарифҗан иңләгән иген кырлары, авылның елга-чишмәләре торып калыр. Шул кырда арыш-бодайлар күкрәп үссен, чишмәләр челтерәүдән туктамасын өчен авылның җан сулышы өзелмәсен өчен көрәшүче булырмы? Әллә, убыр авызыдай үзенә суырган ташкалага киткән җирләреннән, киткән бере шунда берегеп калырмы? Ул чагында... ул чагында... тамырың синдә өзелсә, яшәдем дип яшәвеңнең ни мәгънәсе? Татарның тамыры ташкалада була алмый, булса да, җиргә түшәгән таш плитәләр арасыннан баш калкыткан зәгыйфь үлән булып кына калка ул. Колач җәйгән, түбәләре күккә ашкан мәгърур наратлар, чыршылар, имәннәр, әнә, Морт урманында күкрәп утыра, туган туфрактан көч алып, җәйрәп утыра. Малайларында көч бар. Акыл да җитәрлек. Шәрифҗаны, ветеринария институтын бетереп, Түбән Камада үз һөнәре буенча эшләп ята. Фәйзелханы бөтенесенә терәк, җитмәгән җире юк. Былтыр җәен, күр, уч тутырып акча алып кайткан. «Алабугага барып кайтыйк, сугыш ветераны буларак, машинага чиратка басарсың», ди. Коты очты Гарифҗанның: ул, гомер буе эшләп, мотоцикл гына ала алды. Ә монда – машина!

– Әллә кеше талап йөрисеңме? – диде, улының күзенә туп-туры карап.

Төзелеш бригадасы белән өч ай буе колхоздан-колхозга йөргәннәр. Өч айга өч мең тәңкә акча эшләгән! Галәмәт! Ул чакта да беркемгә күрсәтми утырып елаган иде кеше арасында гомер буе «усал» атын йөрткән Гарифҗан.

Төпчегенең Алабуга батыры булып калуын ишеткәч тә, барысыннан качып, рәхәтләнеп елады. Шәфкать үзе кайтып кереп кенә эшне бозды, әтисенең мондый йомшаклыгын күреп, аптырауга төште.

– Мин сине институтта биеп-җырлап кына йөрисеңдер дип уйлаган идем, улым. Батыр калдың бит, батыр! – диде әтисе, инде күз яшьләреннән бер дә оялмыйча.

Күз яшьләренә барысы да сыйган иде. Имәндәй ир-егетләр үстергән ата горурлыгы да, яшьлеген, саулыгын илне яклау өчен сарыф иткән фронтовик хәтере дә, туган туфракны, туган авылны тиңсез хәзинә күреп, аны саклау өчен маңгай тирен түккән авыл иренең гомер турында уйланулары да. Китәр көннәрнең якын икәнен чамалау ни кырыс тоелган бәгырьнең дә йомшак җирен эзләп таба икән дә, уй диңгезенә илтеп сала икән... Янәшәсендә гел кеше булды, җор теле белән күз уңыннан, усал дигән даны белән телдән төшмәде. 17 яшендә Алабуга МТСы каршында оештырылган алты айлык курсларда укып, тракторга утырган иде. Сугыштан кайткач та, шунда бригадир итеп эшкә куйдылар. МТСларның куәтле чагы, дүрт-биш төркем булып, тракторлар белән төрле колхозларга чыгып китәләр. Шуларның барысының «тоткасы» – Гарифҗан. Гончарны җигеп, тарантасына утырып яннарына килеп туктый, басымнарны үзенчә каты куеп, катлы-катлы сүгенеп ала – тракторчылар да, кайчак, аныңча тырышып карыйлар, юк, атнакы, килеп чыкмый, болай Гарифҗан гына булдыра. Теге юлы да... теге юлы да... тозлы-борычлы сүзләре аркасында аздан гына партбилетыннан колак какмады... Армалы авылының чәчүлек җиренә килеп туктаган иде, урыс тракторчылар исерек, эшкә тотынмаганнар. Үзенең дә тамак чылаткан чагы булгандыр инде, теле белән «кыйный» да башлады. Шул мәлдә әллә каян гына яннарында пәйда булган колхоз рәисе Фёдор Дмитриевич тавыш-гауганы туктатырга маташып өтәләнде:

– Гриша, успокойся, Гриша, успокойся...

Үзе дә сугыш кичеп, кулын имгәтеп кайткан фронтовик, Гарифҗанны тынычландырырга маташкан уңайга, машинадан төшкән ак күлмәкле, галстук таккан ят иргә уңайсызлангандай карап-карап та алды.

– Что это такое? Бөтенегез исерек! Кем монда старший? – Ак күлмәкле ирнең «гонор» белән шулай диюе Гарифҗанның горурлыгына тими калмады. «Мин, шуннан нәрсә?» – дия-дия, аңа таба атлады. Болай да йөрәк янган чак, көннең һәр минуты кадерле, тракторлар тик тора, чәчү тукталган, ә монда кемдер нәрсәдер ачыклап вакыт әрәм итмәкче...

– Коммунистмы син? – Таныш түгел ир-егет, Гарифҗан аның кем икәнен дә, чәчү барышы белән танышып йөргәнен дә белмәгән шикелле, Гарифҗанның эчендә ни кайнаганын белми иде.

– Коммунист!

– Мин синең партия билетыңны алам!

– Нәрсәәә? Мине партиягә син алмадың, пошшол вон...

Бетте, кырыйда болай да өтәләнеп торган Фёдор Дмитриевичның ярты җаны күккә ашты. Ул, Гарифҗанның контузиядән соң юньләп ишетеп бетермәгән колагына иелеп: «Гриша, ты чё? Бу бит Усманов, Гомәр Исмәгыйлевич, министрлар советы председателе», – дип пышылдаганда, чәчү өстендә «буталып» йөргәннәргә әйтергә теләгән бөтен әчкелтем сүзләр теш арасыннан чыгып очкан иде.

Ярый әле бу юлы җиңел котылды Гарифҗан. Алайса, йодрыгын эшкә җиксә, тагын таш капчыкка илтеп тыгарга да күп сорамаслар иде. Гомер булгач, анысын да күрде. Колхоз җыелышында районнан килгән вәкилләрнең әллә кем булып сөйләнеп утыруын сабыр гына тыңлап тора белмәде, «Ерунду не несите», – дип төзәтеп җибәрде. Бронь алып, сугышка бармый калган тәти егетләр авыл халкы өстеннән үзләрен патша итеп хис итәргә күнеккәннәр, әле генә япуннарны тукмап кайтып кергән Гарифҗанның исә аларны дөнья кендеге дип санарга исәбе юк. Җыелыш беткәч, ишек төбендә эләгешеп киткәннәр иде, ул Гарифҗанның вәкилгә берне «тартуы», тегесенең баскычтан тәгәрәп төшүе белән төгәлләнде.

Озаттылар. Алты ай Алабугада төрмә шулпасы чөмереп үтте. Алты ай буе Мөкәррәмә, күкрәк баласы гына булган Раузалияне күтәреп, Алабугага «передача» ташыды – бала белән булгач, кызгануларына, ире белән күрештерүләренә өмет бар иде. Бала кочып, егерме чакрымлап килә, егерме чакрымлап кайта да иртән тракторга утыра...

Ул чакта Гарифҗанның үзәгенә үткәне ирексезлек кенә түгел иде... Алабугага илтеп куюны күршеләрендә яшәүче милиционерга йөкләделәр. Моңарчы дус булып, барын-югын уртак итеп яшәгән, гаиләсенә Гарифҗаннан кирәк чагында ярдәм тиеп торган күрше ире, винтовка күтәреп, җәяүләп, аны өтермәнгә алып китте. Армалы тирәсендәге ялгыз нарат янына җиткәч, «Туктап бер тартып алыйм», – дип, ни сорады Гарифҗан, тыңламады, «Әйдә, атлавыңны бел», – дия-дия, ашыктыра-кабаландыра юлын дәвам итте күрше... Менә шушы хәл бәгыренә тиеп калды Гарифҗанның, кешелексезлеккә җаны көйрәде.

Һәй, уйласаң уй инде, башын-азагын табармын, димә... Эштә үтте гомер, кул кушырып түгел. Иләмсез тракторлар көнгә ике-өч мәртәбә ватыла. Ремонттан соң кул белән кабызырга кирәк. Ир-егетләргә җиңелрәк, ә менә хатын-кызларның трактор бригадасында өчәүләп, бишәүләп ручкага бау бәйләп әйләндерәләр. Алар арасында Мөкәррәмә дә бар... Колхозы да бит, оештыру җыелышы 8 Март көнендә үткәнгә, «8 Март» колхозы дип атала... Ә колхоз дилбегәсе гомер буе ир-атлар кулында булды! Шулай булырга тиеш тә! Әле менә, коммунизмга барып җиткәнче, авылны теш-тырнагың белән сөйрәп барырга кирәк, егәр кирәк, көч кирәк! Барып та җитәрләр, тик... Гарифҗан күрә алмас шул ул көннәрне. Фронтта, батырлык өчен йөз граммны йота-йота, арыслан кебек көрәшергә өйрәткәннәр иде дә соң, ул гадәт татар ирләренә ияреп, татар авылларына да кайтып төште. Тик җелегеңне киптерә торган чиргә килеп олгашканда, алай итеп кенә көрәшә торган түгел икән... Күңеле сизә Гарифҗанның: китәр көн кул сузымында. 

***

Шомырт чәчәгенең сурәте тәрәзә пыяласына күчкән. Юк, чәчәк түгел, иген башаклары икән. Тышта чатнама суык микәнни? Соңгы елларда кары да, яңгыры да, салкыны да тансыкка әверелеп бара... Башаклар бәйләм-бәйләм, мул күренә, ел әйбәт килер, игеннәр уңар, Алла боерса. Кышын, тәрәзәгә төшкән бизәкләргә карап, әтисе дә шулай ди торган иде...

Фәйзелханның өзек-өзек уйлары кырт бүленде: мендәр читендә яткан телефоны челтерәп тавыш бирде. Түбән Камадан, Геннадий Муллин икән, хәл белешеп шалтыратуы.

– Ничек, Фәйзелхан Гарифҗанович, алга табамы? – диде ул, аның да, Резиданың да хәл-әхвәлен сорашып.

– Китеп барырмын инде, Гена, – диде Фәйзелхан, тавышының йомшарып чыгуыннан кыенсынмыйча. – Алып китә бу чир мине. Озак интегеп ятарга гына язмасын инде.

– Бусы тагын нинди сүз? Үзең безне ничек дип өйрәтә идең, хәтерлә әле. Җиңүнең 50 проценты настройдан тора ди идең түгелме? – Фәйзелханнан көрәш серләренә өйрәнә башлаганда, әле яшүсмер генә булган Гена күптән инде Геннадий Николаевичка – үзе дә республикада исеме билгеле шәхескә әйләнгән, остаз һәм шәкерт арасындагы дуслык җебе беркайчан өзелмичә, бүгенгәчә сакланып калган иде.

– Сине аякка бастырырга дип күпме кеше тырыша, врачлар йөгереп йөри, без монда көне-төне теләктә торабыз. Каян килгән паника ул?

– Ансы шулай... – Трубканың теге ягындагы тавыш ныгый төште. – Настройдан күп әйбер тора... Карале, Р. ничек анда, күренгәлиме, әйбәт кенә йөриме? – Фәйзелханның элек үзендә шөгыльләнгән егет турында сорашуы иде.

– Әйбәт, әйбәт, Фәйзелхан Гарифҗанович.

– Салмыймы хәзер?

– Юк, эшләре гөрләп бара!
– Менә, малай... Салуны ташлагач, ә!.. Мине дә «валлаһи, билләһи» дип алдап китә торган иде бит заманында... Син аны ташлама инде, Гена.

– Юк инде, аралашып торабыз, борчылма.

– Флүрне күрсәң... Аңа да сәлам әйт.

– Аның белән дә күрешеп торабыз, әйтермен.

– Ут иде, ә... Кара, синең ботинканы... Трубканың теге ягында Геннадийның, шул вакыйганы искә төшереп, рәхәтләнеп көлгәне ишетелде. Ул чакта да Данил Галиев, Фәйзелхан үзе егетләрне Казанга ярышка алып барганнар иде. Күз ачкысыз буран чыгып, иске аэропортта кайталмыйча утырып калдылар, самолётларның кайчан очасы билгесез, тиз генә булмас, кичкә тынса гына инде, диләр. Вакытны ничек уздырырга белми йөдәп беткәч, Гена белән Флүр шәһәргә чыгып киттеләр. Геннадийның армия хезмәте Казанда үтте, еш кына үзәктәге «Военторг» кибетеннән штабка товар алып кайталар иде; дустын шуннан урап килергә күндерде. Сатучы кызлар аны онытмаган икән: якын туганнары килеп кергәнмени, сөенә-сөенә гәп куерткан шәйгә, үз кеше итеп кенә, кулына дефицитның дефициты булган, ялтырап торган, мех эчле, үкчәле кап-кара чех ботинкасы китереп тоттырдылар. Бәясе хутлы булса да, ботинкасы күзне кыздырырлык иде, дөньясында юк җирдән кулыңа килеп керсен дә... Моны бит көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба торган түгел! Кесәдәге бөтен акчаны-кырып себереп алса да – ярар, кич барыбер кайтып китәләр бит инде – егетнең күңеле мәтәлчек ата иде. Тик аэропортта эшләр хөрти булып чыкты, көрәшче егетләргә кичен дә очып китү тәтемәде, буранның тынарга исәбе юк иде.

– Егетләр, үзегезне үзегез кайгыртасыз инде, ашарга дип бирелгән талоннар бетте, – диде Фәйзелхан, икенче көнне дә аэропортның как эскәмиясендә төн үткәргәч, буранның һаман басылмавын күреп.

Кесәсендә сукыр бер тиен акчалары калмаган Гена белән Флүрнең кая да булса кереп тамак ялгарлык рәте юк иде. Икесе дә пошаманда, җитмәсә, иртәгә кичкә кызларның туган көненә чакырулы иделәр, барабыз дип вәгъдә биреп киттеләр. Бу буран мужыт атна буе дулар ул, ачка койрык чәнчеп монда ятсаң...

– Әйдә, синең ботинканы сатабыз! – диде Флүр, котылу чарасы тапканына куанып.

– Кит инде, андыйны бүтән мәңге таба торган түгел... – Хыялында бу ботинканы киеп, туган көн мәҗлесенә килеп кергән Геннадийның йөзе сүрәнләнде.

– Берне түгел, йөзне табарсың әле. Сатыйк дим! Башта туйганчы бер утырып ашыйбыз. Аннан вокзалга барып, поездга билет алабыз да әллүр Нижнекамскига. Самолётка ышаныч калмады, малай... Туган көн дә бар бит...

– Шулаен шулай да... – Ботинка кызганыч булса да, туган көн бар шул...

– Кемгә сатам мин аны? Гомердә дә әйбер сатканым юк.

– Һи, шул да проблемамы?! Хәзер, шушында, аэропортта үзем момент сатып бирәм... Ярар, язмаган мал булгандыр... Геннадийның моңсу күз карашы дустының култык астына кыстырылган чешский ботинканы озатып калуга күп тә үтмәде, кош тоткандай сөенеп борылып килгән Флүр аны тимер юл вокзалына алып китте.
Куян алданрак ычкынса, эт куып җитә алмый, ди, шуның шикелле, самолёт очмагач, поезд белән элдертергә теләүчеләр Гена белән Флүр генә түгел икән шул, бер генә билет та калмаган иде. Егетләрнең башка чарасы юк иде, беткән баш беткән дип, Чаллыга кузгалырга торган поездга «куян» булып кына сикерделәр. Бәхетләре бөтенләй үк юк түгел иде: плацкарт вагонның кырыенда, тар гына өске катта бер буш урын табылды. Алмаш-тилмәш йоклап алырбыз дип килешкәч, Гена менеп яткан гына иде, вагон буйлап билет тикшереп йөрүче контролёрлар пәйда булды. Чират Флүргә җиткәч, спектакль башланды. Эчкә борылып яткан Гена дустының да, контролёрның да йөзен күрми, тавышларын гына ишетә.

– Сезнең билет?

– Бар. Әнә, дус егеттә. Икебезнеке дә.

– Кая, уятыгыз.

– Юк, юк, юк, берүк уята гына күрмәгез. – Үтенүенә караганда, Флүрне идәнгә тезләнеп, кулларын үзбәк картыдай күкрәгенә кушырган дип күз алдына китерерлек. – Болай да көчкә йоклаттык үзен. Уянса, бетте баш, тагын дуларга тотынса...

– Но...

– Билет өчен борчылмагыз, икенче керүегезгә алам мин аны кесәсеннән... Түлке хәзер якын килмим... Ул уянсамы, ул уянсамы... бетте баш...

Ни хикмәт, билет тикшерүчеләр икенче тапкыр килеп борчып йөрмәделәр. Аның каравы, егетләр ничек итсәләр иттеләр – кызларның туган көненә вакытында кайтып керделәр. Ботинка саткан акча бүләккә дә бик җитә иде...

Соңыннан боларны кызык итеп, урыны белән су куша-куша, Фәйзелханга да сөйләгәннәр иде, күзеннән яшь тибеп чыкканчы рәхәтләнеп көлде ул, әтиләре шикелле аркаларыннан каккалый-каккалый көлде. Фәйзелханның мондый халәте Геннадийны гаҗәпләндереп тә куйган иде. Күңел йомшаклыгын, нечкәлеген башкаларга беркайчан күрсәтергә тормый иде бит...

Гена кайчак аны үз әтисе белән чагыштырып ала. Язмыш тез астына китереп суккач, тормыш йөге тулаем әтисенең иңнәренә өелеп калган иде. Аны тол, сигез баланы гомерлек ятим итеп, кырык алты яшендә әниләре үлеп китте. Генага – унөч, төпчекләренә – тугыз яшь. Кышкы буранда, мәктәп яшендәге биш баланы ат чанасына утырта да укуга илтә Николай. Вакыт-вакыт балаларына борылып караганда, күзләрендә тирәннән-тирән сагыш дәрьясы, мөлдерәп тамарга торган яңгыр тамчысы шәйләнә. Шушы караш – әнисезлек кайтавазы – ир-атларның да йөрәге таш түгеллекне, аларның да йомшаклыгын күрсәтергә хакы барлыкны раслап, егетнең бәгыренә гомерлеккә уелып калды.

Ә менә тренерлары таш яуса да, кеше алдында күз яшен күрсәтүчеләрдән түгел. Көрәшче ир-егеткә алай килешми, дип санавы микән.

Бүген нишләптер тавышы йомшарган кебек тоела әле... Фәйхелхан үз хәлен оныткан иде, сөенүе тавышына чыкты. Нишләтәсең, шәкертләрнең тормышы белән кызыксынып, аларны барлап тору электән канына сеңгән. Алар турында яхшы хәбәр ишетсә, куанып туялмый. Теге чакта, ялгыш юлга кереп киткән малайларны туры юлга бастырыр өчен күпме йөгерде. Язмышлары тапланмасын, тормышны чиста биттән башларга мөмкинлек бирелсен өчен байтак кешеләрнең ишеген шакырга туры килде. Бая телгә алган егеткә дә ярдәме аз тимәде, хәзер дә, тормышының көйле эзгә салынганын белсә дә, барыбер борчылып, сорашып тора.

Телефонны куйгач та, сөенечле бер тойгы хәлсез генә елмаю булып, ирен читенә таралды. Күп танышлары аңа: «Син тормыштан ике-өч адым алдан барасың, алдан күрә, сиземли беләсең», – ди. Дөрес тә әйтәләрдер... Спортклубта малайларны: «Спорт хобби булырга тиеш, дөньяга күзегезне ачып карагыз, үз юлыгызны табыгыз», – дип өйрәтә торган иде. Аның сүзенә колак салганнар берсе дә төшеп калмады. Дөнья болганып, спортчыларның да, тренерларның да кирәге калмаган бер чорда, штанга белән гердән башка берни белмәгәннәр, берьяклы гына фикер йөрткәннәр упкын читенә килеп терәлгәндәй булды. Кулы эш белгән, киң карашлылар аягында басып тора белде. Әнә Геннадийны кара: Ключ Труда дигән авылдан күрше Шәңгәлче мәктәбенә кышын чаңгыда, язын-көзен җәяү йөреп чыныккан малай тугызынчыда ук Түбән Камага, спортклубка килеп шөгыльләнә иде, армиядән кайткач та ташламады. «Бәләкәй чакта, шәп атларда, кошовкаларда гына йөргән колхоз председателен күреп, йә председатель, йә кибет директоры булам дип хыяллана идем», – дип сөйләгәне булды. Хыялына омтылган кеше, үҗәтлеге җитсә, максатына ирешми калмый ул. Механик та булды, прораб та булды, хыялын тормышка ашырып, кибет директоры да булды. 33 ел буе нинди куәтле «Медтехника» холдингын җитәкли, генераль директор! Республикадагы бөтен клиника-больницаларны медицина җиһазы белән тәэмин итеп торалар! Каныңда көрәшче рухы булмаса, базар шартларында шул биеклектә басып калу ай-һай кыенга туры килер иде.

Хәер, көрәшче рухы булу белән генә түгел, ул рухның аек акыллы булуы да кирәк шул әле. Күр, дөньяларның асты-өсте килгән теге елларда никадәр асыл егетләр бер-бер артлы харап булды... Фәйзелханны да күпме кыстадылар: безнең көч белән шәһәрне дер селкетеп торачакбыз, торгашларга крыша булыйк, тегеләй-болай, дип өзми-куймый үгетләделәр. «Юк, егетләр, алай йә үтереп бетерәчәкләр, йә төрмәгә илтеп тыгачаклар», – диде Фәйзелхан, үз сүзеннән бер адым да артка чигенмәячәген кискен аңлатып. Дөрес әйткән булып чыкты, әле 65 яшьлек юбилеена кунакка килгәч, Габбас Әхмәдиев: «Заманында бик күп малайлар юкка чыкты, без Фазылның зирәклеге аркасында исән калдык», – дип, шул чакларны искә төшергән иде.

«Что ты, мой добрый конь, рано спотыкаешься»... – Бу җыр да әтисе «репертуарыннан» иде, әллә каян гына тел очына килеп, авыз эчендә көйгә салынды. Иртәдән бирле бимазалаган җырлар, аннан Шәфкатьнең «абый, көрәшергә кирәк» дигән сүзләре, Геннадийның «җиңүнең илле проценты настройдан тора» диюе, барысы бер җепкә тезелеп, күңелен күтәрергә итә инде әллә... Фәйзелханның эчендә чыннан да көрәшче «җене» кузгалырга маташа иде. Дусны көендереп, дошманны сөендереп, бил бирергә әзерләнеп ятуы иртәрәк түгел микән соң? Әле бит эшләнмәгән күпме эшләр бар. Европа вариантында ике олы ферманы салып бетерәсе... Белгечләргә дигән йортларны рәткә саласы... Атларның баш санын арттырып булмасмы... Татар булган җирдә ничек инде атлар утлап йөрмәсен... Яннарына килеп басасың, ялларын тузгытып, кырыеңнан үтеп киткән булалар; кырыкмыш тайлар уйнаклап йөри...
Кайчандыр әтисе Гарифҗанның: «Җир хуҗасы булырсың. Синең ишеләр дә кайгыртмаса, бу кырлар кем кулына калыр», – дигән сүзләре яшьлек белән бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып киткән кебек иде дә, чыгып китмәгән икән. Буыннан буынга тапшырылган бер әманәт булып, күңел түренә язылган икән ул...

Нигә болай мәлҗерәп ята соң әле? Бүлнис түшәмен беренче тапкыр гына күргән кешедәй... Булды бит, «үләм икән» дип уйлаган көннәре булды. Әле ул чагында кырык яше генә тулган иде. Йөз дә утыз килограммлы авырлыгыннан сиксән килога калды: авыртуга чыдый алмыйча, идәндә тәгәрәп йөргән көннәре булды. Яшәргә кирәк дип, үз-үзен чәченнән йолкып чир авызыннан тартып алды. Алай гынамы... Сабан туенда түзмәде, көч-куәтен сынап карарга теләп, келәмгә чыкты. Түбән Камадагы иптәшләре, «әйдә, безгә терәк булырсың, әйткәләп, өйрәткәләп торырсың», дигән булып, күңелен күтәрергә теләп, үзләре белән Сарманның «Петровский» совхозы Сабан туена алып киткәннәр иде. Ничекләр читтә тамашачы булып кына торасың, йөрәк бар бит, дулавын тыеп булмаган йөрәк бар... Кем белә, бәлки җиңелеп тә куйган булыр иде... Көндәшләренең үзара сөйләшкәнен кемдер килеп колагына пышылдагач, эчендә арыслан кузгалгандай булды. «Иң опасный кеше бу, якын килеп көрәшмә моның белән», – дигән берсе. «Бумы? Чир бәргән, беткән бит инде», – дигән икенчесе. Шулаймы? Беткәнгә саныйсызмы?.. Карап карарбыз!.. «Беткән» дигән көндәше мизгелнең кай өлешендә чыбыркы урынына сузылып ятканын абайламый да калды.

Беренчелек өчен көрәштә Чаллы батыры, атаклы «Копчёный» – Рәкыйп Хәмитов белән кара-каршы калып, бер-берсенең биленә сөлге салдылар. Фәйзелхан аның елмайган күзләренә бер генә сынап карады: йә, син дә мине беткән, йөзләре саргайган, көчсезләнгән дип уйлыйсыңмы?.. Не дождётесь!.. Рәкыйп белән келәмдә беренче тапкыр очрашуы түгел. Чаллының, республиканың ничә тапкыр баш батыры булып калган данлыклы көрәшче! Вагон урынына гына сөйрәп китерә алдына, тегеләй китереп «сындыра», болай китереп«сындыра». Шешә авызыннан атылган бөке шикелле атылып очканыңны сизмәвең дә бар... Тәүге тапкыр икәүләп Казанның Идел буе районы Сабан туенда көрәшкәннәр иде. Ул чакта әле «Копчёный»ның ничегрәк эш иткәнен белү юк... Сыбызгы тавышы ишетелүгә, һәркем үз «тотуын» алмакчы булды. Рәкыйп физик яктан көчлерәк, ныграк каера, үзенә сөйрәп ала, Фәйзелханны янга егып та куйды, балл алды. Яңадан тотынышып көрәшкәндә, тагын бер балл яулады. Классик көрәштә туры эләктереп атарга гадәтләнгән Фәйзелхан, ни булса шул булыр, «ва-банк»ка барам дип, аның каршысына туп-туры килеп басты. Көндәше өчен көтелмәгәнрәк булдымы, якыннан тоткач, шома эләктерәсен чамалап бетермәдеме, үзен егып куйганны абайламый калды, вакыт бетеп килгәндә, бу юлы Фәйзелхан балл алды. Икегә бер исәбе белән җиңелгәндә, ул үз хаталарын да, көндәшенекен дә кыл иләктән иләргә өлгергән иде.

Икенче юлы очрашканда, шул хаталарны кабат искә төшерде: монда якыннан басу кирәк, алай көндәшенең сизгерлеге кими... Шул уй белән аны уңгарак тартты. Көндәшенең сулга тайпыласына өмет иткән иде, шулай булып чыкты да. Үзенең үк «сикерү көче» белән очырды аны Фәйзелхан.

Бүләккә бирелгән тайны һәм «Таврия» машинасын алып кайтып барганда, Фәйзелхан аны гына түгел, чирне дә, үзен дә җиңгәнне төшенгән иде.

Дөрес әйтәләр. Әле йөрәгендә яшәү көче беткәнгә охшамаган. Димәк, көрәшергә кирәк. Көрәшергә һәм җиңәргә! 

***

Казан юлыннан борылып, Мортка таба юл тоткач кына, Шәфкатьнең күңеле бераз тынычлана төште. Аңынчы юл буе абыйсының бүгенге сүзләре кайтаваз шикелле колагында чыңлап, күңелен сызлатып йөдәткән иде. Авырып ятканда, күңел төшенкелегеннән дә яманрак нәрсә юк, абыйсын андый халәттә күрү пошаманга төшергән иде.

Мәмет буасы аша салынган күперне узуга, йомшак кына, басынкы гына итеп кар иңә башлады. Әйтерсең, авыл аны үзенең ак җаны белән каршылый; авыл хуҗалыгының яңа базасы ягыннан, борынны кытыклап, әле генә пешеп чыккан икмәк исе аңкый. Шәфкать түзмәде, өйдән урап килергә дигән ниятеннән кире кайтып, машинасын сулга борды, челтәрле зур капка каршына килеп туктады. Аны гына көтеп торгандай, капкадан Фәйзелханның кияве Айрат килеп чыкты. Мондагы база аның өстендә, биредә кышын беркадәр тынычрак тоелса да, язгы кыр эшләренә әзерлек башланса, тынгы күрермен, димә. Ашлык чистарту, киптерү складлары, тегермән, икмәк пешерү зонасы, ишегалдын тутырып торган техника, дисеңме – барысына да күз-колак кирәк.

– Ничек, тәртипме? – дип сорап куйды Шәфкать, кар сырган трактор-машиналарны күз карашы белән генә айкап.

– Тәртип, – диде Айрат, гадәтенчә, тыныч кына итеп.

Дөньяга коронавирус афәте тарала башлаганнан бирле, кул сузып исәнләшү гадәте башка төсмердә иде – ирләр йодрыкка йодрык тигереп алдылар.

– Анда ничек, больницада?

– Икәүләп матур гына яталар.

 Аларның бу авыруны барыбер җиңеп, авылга үз аякларында кайтып төшәчәгенә ышана иде Шәфкать, үзе дә өметсезлеккә бирелергә, башкаларны да куркытырга җыенмады. Хәер, өметсезлеккә бирелеп, кул кушырып утырырга җае да юк, агрофирманың җаваплылыгы аның иңнәрендә. Кыек-мыек җире генә килеп чыксын, терелеп кайтуга, абыйсы утлы табада биетәчәк...

Машинасын кабызып, авыл урамына юл тотканда, багана башындагы утлар кабынды. Ут яктысында кар бөртекләренең вальс әйләнә-әйләнә салмак бөтерелгәнен күреп, Шәфкатьнең кәефе күтәрелеп китте, кайчандыр үзенең дә бии-бии Казанга тиклем барып җиткәнен, бәйгеләрдә катнашып йөргән елларын күзаллап, үзалдына елмайды. Тормыш һәркем өчен үзе дә тоташ биюдән тора түгелме соң? Әле табаның кызганчы тыпырдыйсың, әле шушы җем-җем кар бөртекләредәй, иркәләнеп кенә әйләнеп аласың; кайчак, колагыңа шәрык көйләре ишетелгәндәй, тәнеңнең, җаныңның һәр күзәнәген дер селкетеп куясың; тау бөркетедәй, канатларыңны киереп, кыя-тауның күзенә карап томырыласың... Туктап тын алырга җай эләккән мәлләрдә дә уй дәрьясы өстенә басып биергә мәҗбүр итә тормыш. Абыйсы да шулай уй чоңгылында бәргәләнеп ята булса кирәк. 

Аның бөтен нәселне тартып баручы икәнен тану Шәфкатьнең күңелен тагын да нечкәртеп җибәрде. Бәкер очына, капка төпләренә кайтып җиткәч, машинасын сүндерергә ашыкмады, ут балкыган тәрәзләргә текәлеп, кабинада утыра бирде. Күз алдына кайчандыр шушы капка төбеннән, туган йорт нигезеннән, абыйсының киңәшенә таянып, Казанга, медицина институтына имтихан бирергә дип чыгып киткән мәле килеп басты. Фәйзелхан да Казанда ярышта иде ул көнне, имтиханың беткәч, Яшьләр үзәгенә килерсең, мин шунда булырмын, дип озатып калды. Шәфкать көнозын институтта йөреп, физикадан имтихан тапшырып килгәндә, бер төркем көрәшче дуслары белән өстәл янында чәйләп утырган абыйсы аның йөзенә чыккан кәефсезлекне тиз чамалады, бер сорау да бирмәде, энесен табын янына утыртып, алдына ризык тезде. Бераздан түзмәде, колагына иелеп кенә:

– Ничек, бирәлдеңме соң? – дип сорады.

– Бирдем, – диде Шәфкать, исе китми генә.

– Ничәле? – Сорау сагаюлы иде.

– «Биш»ле. – Җавап «башкача ничек булсын» рәвешендәрәк яңгырады.

Сөенеченнән сикереп торган абыйсы «ур-ра» кычкырып җибәрде, Шәфкатьнең җилкәсен каккалады:

– Соң, нигә аны башта ук әйтми торасың? Мин сине бирәлмәгән дип торам, чыраең-мазарың юк.

– Көн буе йөреп тамак ачты, чырай кайгысы юк...

Үзе имтихан биргәндәй куанган Фәйзелханның ур-ра кычкырганын бөтен дуслары күтәреп алды. Ныклап уйласаң, әтиләре Гарифҗан вафат булганнан соң, гаиләнең бөтен йөк-мәшәкатен абыйлары үз җилкәсенә салган лабаса. Раузалиянең ире Әсләм бик яшьли йөрәк белән китеп барганнан соң аның өчен дә терәк булды, Түбән Камага, үз янына чакырды. Әниләре Мөкәррәмә авырып китә калса, аның өчен күгәрчен сөтен дә табарга әзер иде. Шәрифҗан абыйсының үлеменә инде беркадәр вакыт узса да, әле һаман шул чынбарлык белән килешә алмый тинтери. Ә Шәфкатьнең үзен соң... Авылга, ата нигезенә кайтару өчен бер генә җөмләсе җитте: «Кайт, колхоз бетә, авыл бетә бит!» – диде абыйсы. Алабугада стоматолог булып эшләгән җиреннән, күтәрәмгә калып барган колхозга рәис булып кайтты Шәфкать. Әтиләре хыялланган коммунизмга барып җитәлмәгән иде авыл, тез чүккән, тәмам бетәшкән иде. Аны аякка бастырырга, кешеләрне эшле, ашлы итәргә теләп, үзе оештырган агрофирманың кирәк-ярагы артыннан ярты саулыгын бетереп чапкан абыйсын аңлаучылар да, ярдәм кулы сузучылар да, авырлыкны бүлешергә әзер торучылар да, «алпавыт» дип, канына тоз салучылар да җитәрлек иде. Ныклы терәкне барыбер кан туганнарында күргәндер, юкса, инде авыл дилбегәсен сыйныфташы Фәиз Закировка тапшырган, башта Морт участок хастаханәсендә, аннан Алабуга район үзәк хастаханәсендә баш табиб булып эшләгән Шәфкатьне, «сәламәтлек какшады, хуҗалыкны үз кулыңа ал», дип, агрофирмага директор итеп чакырмас иде ул. «Авылны яшәтергә иде» дигән уе булмаса, Түбән Камада менә дигән эшләре, фатирлары булган килеш, кызы Фидания белән кияве Айратны, оныкларын Мортка кайтарып утыртмас иде. Финанс институтын бетергән кызы да, химия-технология институтын бетергән кияве дә агрофирманың эшләрен алып барганда, зур таяныч булып тора үзенә.

Шәфкать, уйларыннан арынып, машинасыннан төште дә, ишегалдына керүгә, беренче эш итеп, мал абзарына үтте. Гадәтенә сеңгән инде, эштән кайтышка, элек-электән аяклары шунда юл ала иде. Аның үгез асравына кайберәүләр: «Нигә кирәк ул, акча җитмимени сиңа?» – дип аптырый иде. Анысы җитә, акча да җитә, ит тә җитә. Хикмәт анда түгел. Өйдә ике малай үстер дә мал асрама, имеш. Авыл баласын эш тә тәрбияләмәсә, ничек була инде ул... Абзар чистартылган, мал асты алынган икән, димәк, җиң сызганып селкенгәннәр. Юк икән... Андый чакта, өйгә керүгә Шәфкать, уллары Адель белән Маратның күзенә туп-туры карап:

– Сез бүген кайда йөрдегез? – дип кенә сорап куя.

– Әти, әле кайттың гына бит, каян белдең? – дип аптырауга төшә малайлар. Иренең гадәтен белгән Рузиләнең күзләренә елмаю йөгерә...

Авыл урамыннан, кышкы кичнең яңа яуган карын шыгырдатып, кечкенә генә төркем булып, яшь-җилкенчәк үтеп бара иде. Аларның бар гамьне онытып шаркылдавыннан битлек кигән бүгенге дөнья берчә сискәнеп, берчә яктырып киткәндәй тоелды. Шулай, Фәйзелхан абыйсы хак әйтә: авылның җан тамыры өзелмәсен дисәң, яшьләр кирәк шул, яшьләр, аларның күлне күккә асар елгырлыгы кирәк... 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2022

Фото: unsplash

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев