Әкиятсез балачак (повесть)

ӘНИ ТАВЫШЫ

Детдомда яши башлавыбызга атна чамасы вакыт үтте. Ничектер авыр мондагы тормышка өйрәнү. Күңелсез дә, кулга эш тә бармый. Бар уебыз – туган авылыбызга, йортыбызга тоташа. Эх, тормыш! Нигә шулай килеп чыкты икән? Нигә генә әти-әниебез безне иртә калдырып китте? Аларсыз яшәве кыен. Якыннарыбызга бәйле берәр нәрсә искә төшсә, күзгә яшь килә. Тик монда күз яшьләрен күрсәтергә ярамый. Башка малайлар сине эләкләп, оялтырга гына тора. Шуңа мин детдом артындагы каенлыкка чыгам да, берәү дә күрмәгәндә туйганчы елыйм.

Шушы арада төшләр дә әллә нинди булып керә. Имеш, әниебез тере икән! Ул кайдадыр эш белән генә киткән дә, менә-менә кайтырга тиеш. Ә без апаларым белән өйне җыештырып, аның кайтуын көтәбез. Беләм, әни берәр кая барса да, буш кул белән йөрми. Менә ул күчтәнәч тулы сумка күтәреп килеп керәчәк. Хәзер кайтыр, хәзер. Шул чак дертләп уянып китәм дә, чарасызлыктан тешләремне кысам. Кире кайтмас шул инде безнең әниебез, дим.

Берзаман бүлмәгә Алия апам атылып килеп керде:

− Ильяс, кара, нәрсә таптым! – Кулындагы соры кассетаны болгый-болгый яныма килеп басты. Үзе шултиклем куана. Шатлыгыннан нәрсә эшләргә белми, урынында сикергәләп-сикергәләп ала.

− Нәрсә соң ул?

− Хәтерлисеңме, мин элек әнинең җырлаганын яздырган идем. – Ул йотлыга-йотлыга әйтеп бирде. – Әле өйдән алып килгән әйберләремне карап утырсам, шул кассета килеп чыкты. Ышанасыңмы?

Куанычыбыздан кочаклашып алдык. Нинди бәхет! Әниебебезнең тавышы калган. Хәзер аны ишетәчәкбез. Дулкынлануымнан нәрсә әйтергә дә белмим. Куллар калтырый. Ә күңелдә шундый рәхәтлек.

− Шаяртмыйсыңмы? – дип кабаттан сорап куйдым. Апамның шушы сөенчесе шаярту булудан нык курыктым. Менә-менә минем күз алдыма әнием килеп баскандай. Хәзер ул безгә эндәшәчәк. Ә без аны йотлыгып тыңларбыз.

− Кеше шундый нәрсә белән шаяртамы инде!..

Тиз генә тәрбиячебезгә барып, магнитофон сорап алдык. Безнең төркемдә ул берәү генә, төрле бәйрәмнәрдә генә чыгаралар. Тәрбияче аны безгә бер генә сәгатькә биреп торды.

Апамның бүлмәсенә кердек, магнитофонны кабыздык та, кассетаны куйдык. Икебез генә, тын да алмый язманы тыңлый башладык. Тәүдә ниндидер шатыр-шотыр иткән тавыш ишетелде. Тик әнинең җыры гына һаман юк. Шушы минутларда йөрәгемнең ярсып тибүе. Әйтерсең лә без әниебез белән кабаттан очрашырга җыенабыз. Күз ачып йомырбыз да, иң газиз кешебез безнең алга килеп басыр.

Алия апам нинди башлы булып чыкты. Ул элек өйдә гел шулай шаяра иде. Безне йә җырлата, йә шигырь сөйләтә дә – шуны магнитофонга яздыра. Менә бит, әниебезнең тавышын яздырырга кемнең башына килсен?

О-о-о... Теге язма башланды...

“ – Әни, әйдә теге яраткан җырыңны җырла әле.

− Әй, балакаем. Гел җырлап яшәп булмый. Өй тулы эш. Менә тиздән әтиегез кайтырга тиеш.

− Ән-ни, җырла инде...

− Әбзәлил бәетенме?

− Әйе.

− Ярар, күгәрченкәем. Башта чак кына тарихын сөйләп үтим. Бу бәет безнең авылдан чыккан. Аны Шөгәеп чәчән Роза Аккучуковага багышлаган. Хәзер аны радиодан еш кына җырлаталар.”

Шушы урында язманы туктатып тордык. Тын алып өлгерергә кирәк. Тамакка төер тыгылгандай булды. Әнинең тәүге сүзен ишеткәч тә тән чымырдап китте. Икебезнең дә күзгә яшь килде, тик моны бер-беребезгә күрсәтергә тырышмадык. Күзгә-күз карамадык та. Оялдык. Бу вакытта үзебезне әниебез белән аралашкандай хис иттем. Бу безнең әни. Тере! Аның тавышы шул тиклем йомшак, ягымлы. Һәр сүзе колакны иркәли. Әниемнең “балакаем” дигән сүзен ишетер өчен тоташ җир шарын җәяүләп үтергә әзермен. Әни... Апам мыш-мыш килеп магнитофонның төймәсенә басты, һәм бүлмәгә моңлы тавыш таралды:

 

Сандугачлар тавышына нигә кинәндем икән?

Моңы барның бәхете күбен алдан күргәнмен икән!

Әй, сандугач моңнары... Йөрәгем ярсулары...

Сандугачлар сайраганда – йөрәгем янулары...

 

Бу бәетне тыңлагач, эчкә шул тиклем җылы йөгерде. Күңелгә шул тиклем җиңел булып китте! Аңлата алмаслык рәхәтлек кичердем. Барлык кайгылар да, көндәлек мәшәкатьләр дә онытылгандай булды. Менә никадәр шифалы икән әниебезнең тавышы. Күңелем белән шушы мәлдә үземне балалар йортында түгел, ә өебездә чәй эчеп утыргандай хис иттем. Хыялым белән туган йортка, якыннарым янына очтым. Ә әнинең татлы тавышы дәвам итте:

“Менә шулай, балакайларым. Иманлы булып үсегез. Шул вакытта сездән дә шәп кеше булмас дөньяда...”

Шул урында тавыш өзелде... Эх, нигә күбрәк яздырмаган икән Алия. Әнинең соңгы сүзләреннән дертләп киттем. Иреннәр калтырый. Ул сүзләрдә үгет-нәсихәт тә, сагыш та, хушлашу билгесе дә бар сымак.

Без озак кына шым утырдык. Әнине югалтуыбыз ни тиклем авыр булса да, аның тавышын ишетү – безнең өчен олы бәхет. Әйе, әни тавышы шундый кадерле икән! Аның сүзләрен ишетү белән күңел күтәрелеп китте, бу дөньяда әле без ялгыз түгелбез. Әнинең тере тавышы бар! Ә теге йөрәкне өзгеч моңлы бәет һаман баштан чыкмый. Юк, без барыбер бәхетле... Әни тавышы белән!

Хәзер безнең көннәр яктырак булып китте. Туганнарым белән бер бүлмәгә җыелабыз да теге кассетаны тыңлыйбыз. Зөлфирә сеңлебез бигрәк йотылып тыңлый аны. Чөнки әни “күгәрченкәем” дип еш кына аңа әйтә иде. Шул сүзне ишеттеме – түгелеп елый. Без дә битебезне каплыйбыз – бер-беребезгә күрсәтмәс өчен. Бәетне тыңлыйбыз, “иманлы булыгыз” дигән васыятен ишетәбез дә – тасма бетә...

− Әнине тагын ишетәсе килә, − дип Зөлфирә кабаттан куюны сорый. Кадерлебез белән “очрашу” янә кабатлана.

Әнинең “иманлы булыгыз” дип әйтүе генә дә нинди көч бирә! Укырга барсаң да шул сүз колактан чыкмый. Әни тавышы безне курчалап, бөтен җирдә озатып йөрегәндәй тоела. Шуңадыр да мәктәптә укыганда тырыш булдык, икеле алып кайту оятның-ояты иде.

Берзаман Даян безнең кассета турында ишетеп калган. Ә ул вакытта радиодан яңгыраган шәп җырларны магнитофон аша кассетага яздыралар иде. Даян тәрбиячедән магнитофон алып торган, тик кассетасы юк. Шуңа безнекенә яман кызыккан.

− Синдә кассета бар дип ишеттем. Шуны миңа бирәсең! – диде башлык каты тавышы белән боерып. Аннан ничек кенә шүрләсәм дә, тын калмадым:

− Ул кассета үзебезгә кирәк. Анда әниебезнең тавышы яздырылган.

− Кемнең тавышы яздырылган – анысы миңа кызык түгел. Әгәр тукмалмаем дисәң, тиз генә алып киләсең...

Шул чак Алия апа килеп чыкты. Күрәсең, Даянның миңа усал итеп каравыннан эшнең нидә икәнен аңлаган.

− Нигә бәйләнәсең, энемә? – Апам яклашырга тотынды.

− Ә син нигә кыз башың белән кысылып йөрисең? – Даян урыныннан сикереп торды, менә-менә сугыша башларга әзер. – Мин аңардан кассета сорадым. Табачак... Тапмый гына карасын!

− Ильяска тиеп кенә кара. Абыйларым килсә, кирәгеңне бирәчәк. Ул сиңа кассетаны каян алсын? Үземдә генә бар, тик аны үлсәм дә берәүгә дә бирмим! Әйдә, киттек моннан, − дип апам мине алып китте.

− Күрсәтерменәле... – Даян кырын карап торып калды.

...Алия апа белән шатланышып мәктәптән кайтып киләбез. Куанырлык та шул. Бүген апам “бишле”ләр алган. Минем дә көндәлеккә яхшы билгеләр кунаклады! Әгәр укулар шулай яхшы барса, “хорошист”та булырбыз әле!

− Ильяс, ә син беләсеңме бүген нинди көн? – апам имтихан алгандай сорап куйды.

− Әлләче... – кинәт нәрсә дип җавап бирергә белмәдем.

− Кит! Оят! Бүген әниебезнең туган көне!

Чынлап та, ничек шул көн баштан чыккан икән! Әйе, әнием исән булса, бүген аңа 44 яшь тулыр иде.

− Әниебез шуны күрсә, ничек куаныр иде, − дип авыр көрсенеп куйды апам.

Бу матур көнне әнине ешрак искә алырга кирәк. Шуңа төшке аштан соң, бөтенебез дә Алия бүлмәсенә җыелып, теге кассетаны тыңларга килештек. Әни тавышын көндә тыңларгада әзербез без.

Төркемебезгә кергәч, Алия үзенең бүлмәсенә юнәлде. Мин дә үземә кереп, мәктәп костюмын алыштырырга булдым. Биш минут чамасы үттеме-юкмы, кызлар бүлмәсеннән берәүнең кычкырып елаганы ишетелде. Дерт итеп калдым. Нәрсә булган икән дип, шул бүлмәгә омтылдым. Карасам, Алия апам идәнгә утырган да, нәрсәдер актарып эзли, үзе туктаусыз елый. Тумбочкадагы барлык китаплары, дәфтәрләре һәм башка әйберләре идәндә тузышып ята.

− Нәрсә булды? – дим аптырап.

− Урлаган... Шушында гына ята иде... – үзе яхшылап бер нәрсә дә әйтә алмый, туктый алмый түгелеп елый.

− Нәрсәне? Кешечә аңлат әле...

− Безнең кассета! Әнинең тавышы! Апамның бу хәбәреннән иреннәрем калтырап китте, башка эссе йөгерде. Әйтерсең дә, тәннән электр уты үткәрәләр! Шунда ук Даян искә килеп төште. Аның гына эшедер. Мондый мәлдә үземнең нәрсә эшләгәнемне белми идем. Минем белән әллә кем идарә иткән кебек тоелды. Бер минутны да югалтырга ярамый. Чаптым Даянның бүлмәсенә. Ишеген шакып тормаенча, ук кебек атылып килеп кердем. Карасам, ул караватына сузылып яткан да, музыка тыңлап кинәнә. Аңа бер сүз әйтмичә, җан көчем белән магнитофонга барып ябыштым. Башлык, аптырап, урыныннан сикереп торды.

− Син нәрсә, салага, акылдан яздыңмы?

− Бир кассетаны. Анда – әнием! – ачуымнан җан көчемә кычкырдым. Мондый гамәлемнән Даянның күзләре акайды. Йодрыкларын төйнәп, сугышырга омтылды. Ярдәмгә апам килеп керде дә, тырнаклары белән аның битенә ябышты. Китте талаш, тартыш, кычкырыш... Әгәр шау-шуга тәрбияче килеп кермәсә, бу алышның нәрсә белән бетерен белерлек түгел.

− Нәрсә өчен үлешәсез хәзер? – дип туктатырга тотынды тәрбиячебез.

− Ул безнең кассетаны урлаган. – Алия күз яшен тыя алмый сөйләп бирде. – Анда әниебезнең тавышы яздырылган.

Тәрбияченең җавабы кыска булды. Шулай да ул безнең яклы иде:

− Хәзер үк кире бир! – диде Даянга. – Ә магнитофонны башка сорап йөрмәгез. Кабинетыма бикләп куям.

Без теге соры кассетаны алып чыгып киттек. Шулай җиңел кайтара алуыбызга куанып бетә алмадык. Әгәр шунда авызыбызны йомып йөрсәк, иң кадерле әйберебездән колак кагар идек. Азак, тәрбияче булмаган чакта, Даян хет әллә нәрсә эшләсен. Тукмалсам да курыкмадым. Иң мөһиме – әниебезнең тавышы безнең белән.

Үзебездәге магнитафонны бикләп куйгач, икенче төркемгә сорап бардык. Шунда ук тыңларга булдык. Тик... без иртә шатланганбыз икән. Кассетаның теге ягын да, бу ягын да әйләндереп тыңлап карадык. Әниебезнең генә тавышы табылмады. Даян аның өстенә әллә нинди рок җырлары яздырып бетергән. Шушы мәлдә нинди тетрәнү кичергәнебезне аңлыйсыздыр.

Әнә шулай соңгы шатлыгыбыздан мәхрүм булдык. Без инде әниебезне икенче тапкыр югалттык. Мәңгегә.

СЫНАУ

 

Соңгы арада безнең төркемдәге малай-кызларның укуы хөртәйде. Я тегесе, я монысы мәктәптән “икеле” алып кайта. Моның өчен детдом директоры тәрбиячебезгә шелтә ясар, ә ул балаларның иманын укытыр. Бу юлы тәрбиячебез Рәйфә апа, барыбызны җыеп, соңгы арада икеле алганнарның кирәген бирде.

− Икмәк череткечләр сез! – диде төкереген чәчә-чәчә. Җылыда йоклаудан, эчегез шартлардай булып ашаудан башка бернәрсә дә белмисез. Хөкүмәт сезне асраганчы, берәр чучка фермасы ачса, файдасы күбрәк булыр иде. Сез бит безнең балалар күрмәгән рәхәтлектә яшисез. Ә үзегездән тырнак очындай булса да файда килсәче...

− Булыр әле берәр заман, −бу сүзне әче телле Әмилә ычкындырды.

Көтмәгәндә шулай бүлдерүләренә Рәйфә апа чыгарырыннан чыкты:

− Ах, син шайтан таягы! Мин сөйләгәндә авызыңны учың белән йомып утыр, йолкыш.

− Мин шайтан таягы түгел...

− Бияләй авызыңа хуҗа була алмасаң – мә сиңа! – Рәйфә апа тиз калын табанлы тапочкасын салды да, Әмиләгә очырды. Тәрбиячебезнең бу “коралы” чәпкә тиде, кызның кулында шак итеп калды. Авыртудан түзә алмыйча ул елап чыгып китте. Барыбыз алдында берәүнең авызын шулай япкач, аның кәефе күтәрелеп китте. Ул үзен тагын да иркенебрәк тотып, безне олы ләззәт белән әрләргә тотынды. Шулай итеп берәү дә өлешсез калмады.

− Уйлап йөредем-йөредем дә, шундый карарга килдем әле, − диде ул туктаусыз әрләшүдән тирләп беткән зур күзлеген сөртеп, − кем эшләми – шул ашамый, диләр халыкта. Мин бу мәкәлне “кем укымый – шул ашамый” дип үзгәртер идем. Шуңа күрә бүгеннән алып конкурс үткәрергә булдым. Кем дә кем шушы чирекне өчлесез тәмамлый, шул бөтен төркемнең бер көнлек полднигын ашаячак. Сез ризамы шушы шартка?

Күпләре ризалыгын белдерде. Тик Динар исемле малай гына өнсез калды. Дөресен әйткәндә, аның башы шул икелеләрдән чыкканы юк. Көндә диерлек мәктәптән аларны сумкасына тутырып алып кайта. Күпләр аңардан көлеп, “Академик” дигән кушамат та тагып куйган.

− Ә син нигә эндәшмисең, Академик? – Рәйфә апаның сорауы мыскыллы яңгырады.

− Әлләче... – Динар аптырап калды. – Әгәр дә полдникка берәр җимеш бирелсә, шулар барысы да тик ботаникка эләгәме?

− Хәлеңнән килсә, син дә ботаник бул, − диде тәрбияче.

− Ярар, Академик, инәлтмә инде. Ризалаш та куй, барыбер син җиңеп чыгасың бит, − балалар арасыннан берәүнең шулай әйтүе булды, барысы да шаркылдап көләргә тотынды.

Тәрбиячебезнең бу конкурсын берәүләр уңай кабул итсә, кемдер авыр көрсенеп куйды. Тик ничек кенә булмасын, Рәйфә апаның сүзен егып кара! Аның кигән тапочкасы, я кулындагы ачкычлар бәйләме синең арт сабагыңны укытырга әзер генә тора.

Тәмле-татлы белән балалар йортында безне әллә ни шаштырып бармыйлар. Башкаладан дәү-дәү кунаклар килгәндә генә рәхәтләнеп калабыз. Ә болай сирәк-саяк алма бирелсә дә, аны көчлерәк тартып ала, я мәктәптән соңлап килгәнче урлап ашап куялар. Кайсы вакытта алманы чиләге белән ашасы килеп китә...

Безнең төркемдә әлеге көндә егермеләп бала тәрбияләнә. Әгәр дә мәгәр мин тик яхшы билгеләргә генә чирекне тәмамласам....уй, күз алдына китерүе дә кыен. Шул кадәр алманы миңа тоттырсыннар әле! Менә мин кызарып пешкәнен алып, шатырдатып тешләем. Вәт булыр иде бәйрәм! Шушыларны күз алдыма китереп, авызыма әчкелтем сыекча йөгерде. Куй, юк белән котырынып, нәфесемне аздырмаем әле. Әллә эләгә сиңа, әллә юк. Үз өлешеңнән колак какмасаң бик хуш әле. Ничек кенә булмасын, укуда алган яхшы билгеләрең үзең өчен. Тырыштырып карарга кирәк...

Рәйфә апа игълан иткән шушы конкурс башланып китте. Кемдер укуга җаваплырак карый башлады, ә кемнәрдер өчен бу сөйләшү булды ни, юк ни. Болында үскән чәчкәләрнең күп төсле булуы кебек, безнең төркемдәге балаларның да холык-фигыле төрлечә.Арасында тәртиплеләре, эт ялкаулары да, аз сүзлеләре дә, гайбәт капчыклары да бар.

Безнекеләр мәктәпкә барган саен төрле маҗараларга очрап кына тора. Ул вакыйганың шаһитлары детдомга кайту белән барысын да түкми-чәчми ачып сала.

Бүген Академик-Динар белән булган кызыклы хәлне хәзер ишетмәгән кеше юктыр. Ул да шул укуга салкын караганы өчен шундый хәлләргә еш тарып тора. Динар мәктәпкә беркайчан да китаплар, дәфтәрләр күтәреп йөреми. Аның сумкасында ел буена бердәнбер общий дәфтәр ята. Шунда, искә төшкән дә бер, математикадан да, физикадан да, географиядан да бер-ике сөйләм язып куя. Күрәсең ул общий дәфтәр дигәнне шулай аңлый.

Математика дәресе бара икән. Динар класска кергән дә, соңгы рәткә үтеп, дүрт утыргычны янәшә куйган да, йокларга яткан. Моны укытучы да күрмәгән. Шулай итеп дәрес кызганнан-кыза, ди. Укучылар чиратлап такта алдына чыгып, төрле мәсьәлә чишә. Берзаман алар бәхәсләшеп китә. Берәү классташының эшен дөрес дип таный, кемдерисә хаталы дип исбатлый.

− Апа ул дөрес эшләде. Сез өйрәткән формула буенча да иде!

− Кит юкны сөйлисең! Шыр хата!

Укучылар арасында бәхәс әллә күпме дәвам итер иде. Шул арада иң соңгы рәттән кемдер сөрән сала:

− Нәрсә каркылдашасыз анда?! Ичмасам, кешечә йокларга пакуй бирегез!

Укытучы да, малай-кызлар да тынып кала. Эшнең нидә икәненә төшенгәч кенә, рәхәтләнеп көлергә тотыналар. Бак дисәң, безнең Академик дәрестә икәнен бөтенләй оныткан.

Динар ничек кенә булса да, дәрескә йөри әле. Ә менә Даянның уку дип исе дә китми. Исем өчен генә мәктәпкә барып кайта. Бик тә теләмәсә, барып та тормый. Иртәнчәк детдомнан чыгып китә дә, юл уңае таныш-белешләренә сугыла. Шунда туйганчы тәмәке борхылдатып ала. Анда-монда йөреп вакыт үткәрә дә, төшке ашка тып итеп кайтып та җитә.

Укуга шулай талпынып тормавының сәбәбен дә аңлата.

− Ә мин физкультура техникумына укырга барам, − ди ул исе дә китми. – Анда барыр өчен әллә нәрсә белергә кирәкми. Бары көчең генә булсын. Менә күрерсез: берничә ел башкала техникумында укырмын да, авылыбызның мәктәбенә директор булып килеп төшермен әле. Ну шул вакыт миңа “икеле” куеп яфалаткан укытучыларга көн бетәчәк. Үзләрен ялан аяк кузга бастырачакмын.

Ә менә Әмилә соңгы арада яхшы укый башлады. Өйгә эшне эшләргә ниндидер җаваплылык белән карый ул. Мәктәптә булганда сине бар дип тә белмәсә, эргәңә килеп сөйләшеп тә бармаса, өйгә эшне эшләргә тотынса, артыңнан калышмый. Күрсәтеп, аңлатып бирүне сорый.

Мәктәптә Әмилә үзен эре тота. Шуңадыр да класстагы укучылар аның белән аралашуны мәртәбә дип саный. Барысы да белә – Әмилә әкәм-төкәм белән сөйләшеп бармый. Җитмәсә, аның теле ачы.

Әмилә гәүдәгә юантык кына. Мәктәптә бер кыз аны кимсетмәкче булып болай дигән:

− Юан кызларны шул тиклем кызганам. Аларга егетләр ничек карый икән...

Әмилә һич тә югалып калмаган:

− Егетләр эт түгел, сөяккә ташланып бармыйлар.Мин, киресенчә, ябыкларны кызганам, − дигән ул исе дә китми.

Бер көнне тәнәфес вакытында Әмилә эргәмә килеп утырды. Кәефең ничек дип сорады, нинди уй-хыяллар белән йөрүемне дә кызыксынды.

− Менә мин сиңа караем да, соканып туя алмыйм, − диде классташым елмаеп, − мәктәпкә көндә вакытында киләсең. Белмәгән нәрсәң юк – укытучының һәр соравына дөрес җавап бирәсең...

− Куй, шаштырма.

− Нишләп шаштыраем, ди! Синең кебекләрне очратканым юк әле. Беләсең килсә, Ильяс, синең белән аралашуым үзе зур бәхет! – дип шаштырып җибәрде Әмилә.

Тик торганнан классташымның мине су тидерми мактавына аптырап куйдым. Бигрәк татлы телгә әйләнгән бит!

Киләсе тәнәфестә Әмилә янә яныма килде.

− Кара әле, Ильяс, синең башыңда әллә компьютерутырамы? Кайданшултиклем күпне беләсең?

− Дәресләрне калдырмасаң, аны гына барысы да белә инде...

− Әйдә, башыбызны алмашып тораек, − ди ул мут елмаеп.

Әмиләнең нигә үзен болай тотуын озак кына төшенми йөредем. Исе китеп мине мактай бит! Булмаган хәл! Берәр әтнәкесе бардыр, мөгаен. Иң соңгы дәрес – математика башланыр алдыннан гына төшендем.

− Ильяс, акыллым, сиңа бер үтенечем бар иде, − Әмилә уңайсызланган булып минем яныма килде, − хәзер математикадан имтихан булачак. Шул кайсы берформулаларда буталам да куям. Әйдә, синең белән бер партага утыраем әле. Шунда бер-ике урында ярдәмләшеп җибәрерсең...

Менә нәрсәдә икән Әмиләнең киң күңеллегенең сәбәбе. Ә мин, исәр, җылы сүзгә эреп, аның максаты турында уйлап та бирмәгәнмен. Үземне чынлап та җылы сүзләргә лаек дип ышанып йөредем. Әмма бу турыда мин соңыннан гына аңладым.

− Әйдә, утыр! Миңа бер тамчы да авырлыгы юк, − дип әйткәнемне сизми дә калдым...

Дәресләр бетер-бетмәс кемузардан детдомга йөгерәбез. Моның сәбәбе дә бар. Гадәттә, төркемдә дежур кеше төшке аш вакыты җиткәч барысына да өстәл әзерли. Ашын сала, һәр кешегә исәпләп икмәк тарата.

Соңлап килсәң – ашың күптән суынган инде. Салкын ашның ни тәме, ни бәрәкате юк. Авызыңны ачып, аягыңны көчкә сөйрәтеп йөресәң – бөтенләй ашсыз калуың бар. Шулай булгач, йөгерми кая барасың?!

Бүген классташым Әмилә тагы да сөенечле хәбәр сөйләп китте әле. Чын булса – төшке ашка груша бирәләр икән! Ур-раааа! Ууух, тизрәк кайтырга иде. Менә шул татлы җимешне рәхәтләнеп тешләячәгемне күз алдыма китерәм... Иреннәрем буйлап аның тәмле суты ага, имеш. Татлы хыяллардан авызда бал тәме барлыкка килгәндәй булды. Шундый вакытта гелән берәр каршылыгы чыгып тора. Ичмасам, дәресләре азрак түгел. Башкалар күптән кайтып китте. Ничек кенә түзәргә икән? Әллә соңгы дәрестән качып кайтыйм микән? Алай итсәң, азак укытучыдан эләгәчәк. Ә груша агачтагы алланып пешкән җимеш кебек күңелне ымсындырып тора...

Хәерчегә җил каршы дигәндәй, мәктәптән соңлап кайтырга туры килде. Өстемне дә алыштырмый ашханәгә чаптым. Ох! Хәзер теге грушаны ашаячакмын. Ашаем дигәч тә, умырып кабырга мин ул тиклем үк комсыз түгел. Җимешнең тәмен татып, ләззәтләнеп сутын суырачакмын...

Өстәл янына тиз генә килеп җиттем дә, аптыраштан катып калдым. Мин көн буена хыялланган балланып пешкән груша урынына алдымда күгәреп һәл бәлҗерәп беткән җимеш ята иде. Үз күзләремә үзем ышанмый, кулыма алган идем, җимеш сытылып китте дә, бармакларыма сыек лайла ябеште. Әйтерсең, баядан бирле йөрегән хыялым кинәт сытылды кебек. Кулымдагы эчерек җимешне өстәлгә ташладым да, ашханәдән чыгу ягына юнәлдем...

Берничә көн үткәч җимешнең эчереккә әйләнү серенә төшендем. Бак дисәң, Даянның этлеге икән. Җитмәсә, мыскыл итеп, детдомдагы чүплектән эчерек грушаны алып, өстәлемә салып куйган. Шул көндә груша ашамаганым өчен түгел, эчерек җимеш салуы өчен җаным көйде.

Ниндидер татлы ризыктан мәхрүм калутойгысы күңелдә озак сакланмый ул, кайберәүләрнең күңел эчереклегегомер буена истән чыкмый. Ярый әле ул “эчереклек” тик үзендә генә калса. Теге чактагы сытылган груша кебек исе дөньяга таралучан шул…

Уку чиреге “һә” дигәнче үтте дә китте. Груша тарихы да иртәнге томан кебек хәтер күгендә эреп, күптән юкка чыккан иде. Бер көн төшке аштан соң барыбыз да бүлмәгә җыелдык. Сәбәбе күпәтн билгеле. Рәйфә апа чирек тәмамлану уңаеннан җыелыш үткәрә.

− Мин үз сүземдә торам, − дип башлады тәрбиячебез. – Әгәр исегездә булса, бергәләп конкурс игълан иткән идек. Шунда җиңүчегә тотыш төркемнең полдникка бирелгән алмаларын тапшырырга сүз бирдек. Сез дә ризалаштыгыз. Вәгъдәне үтәем, − дип Рәйфә апа алдыма бер пакет алма куйды. – Үпкәләштән булмасын, бу чиректә Ильясның гына “өчле” ләре чыкмады. Рәхәтләнеп сыйлан, Ильяс!

Авыз ачып бер сүз дә әйтә алмый калдым, Рәйфә апа чыгып киткән иде инде. Төркемдәшләрнең барысы да миңа текәлгән. Аларның карашлары җанымны кимергәндәй тоелды. Көн саен чирекне яхшы тәмамлау хакында хыяллансам, хәзер килеп “өчле” чыкмау өчен үкенеч тойгысы биләде. Пакетны алдым да, алмаларымны таратырга тотындым. Шул чак кемдер:

− Даянга бирмә! Ул теге чакта сиңа эчерек груша салды, − дип пышылдады.

Чират иң артта утырган Даянга җиткәндә, пакетта нибары бер генә алма калган иде. Кызарып пешкән зур соңгы алманы мин аның учына салдым.

БӘЙРӘМ

 

8 март бәйрәме уңаеннан мәктәптә табын оештырырга булдылар.

− Иртәгә чәй эчәбез. Һәркем тәм-том алып килсен, − диде класс җитәкчесе. Бу сүзләрне ишеткәч, без – детдом балалары аптырашта калдык.

− Ә без коры авыз күтәреп килә алмыйбыз бит, − дип сөйләнде Әмилә. – Кем безгә кәнфит тоттырып куйсын?

Детдом директорына шалтыратып сөйләшермен. Мөгаен, берәр әмәлен табыр, − дип тынычландырды укытучыбыз.

Чынлап та, аның әйткән сүзләре раска чыкты. Келәт мөдире безне чакырып, бер кило кәнфит, бер кило печеньебирде. Башкаларалдындаүзебезне ким тоймаячакбыз хәзер. Шуңа шатланып бетә алмадык.

Әмилә, Фәрит, мин – мәктәптәге бу табын артында үзебезне бик иркен тоттык. Шулай булмыйча ни: буш кул белән килмәдек бит! И рәхәтләнеп сыйландык шунда. Кемнеңде әнисе пәрәмәчләр пешергән, икенчесенеке чәк-чәк салган, бавырсаклар, төрле бәлешләр...телеңне йотырлык! Ашап өлгер генә! Күңел булып, туенып кайттык мәктәптән. Вәт, көн дә бәйрәм булсын иде дә ул.

Бу көннән соң бер атна вакыт үтте. Ә өстәлдәге тәм-томнар һаман истән чыкмый. Бигерәк тә, кайсысын ашамый калгансың, шунысы үкендерә. Гел шулай бит. “Нигә теге мәлдә шул тәм-томны ашамадым икән, исәр” – дип уйлыйсың соңыннан.

Мәктәптән кайтып барышлый тагы ашау хакында сүз чыкты:

− Теге көнне ничек шәп бәйрәм булды, − дип ярага тоз салды Әмилә. – Өстәл сыйдан сыгылып торды. М-м-м...

− Куй, эчне кыздырып искә төшермә әле, − дидем ачу килеп.

− Инде киләсе бәйрәм кайчан булыр икән? – бу сорау Фәритне нык борчый, күрәсең.

− Ул әле генә түгел. – Әмилә кулын селтәп куйды. – 1 Май гына. Анысында да барысыда ял итә. Мәктәптә чәй кайгысы булмый анда.

Шым гына күпмедер бара бирдек.

− Башка бик шәп идея килде, − Әмилә шатланып учын-учка сукты.

− Берәр бәйрәм көнен билгеләү турында закон чыгарасыңмы әллә, − Фәрит көлеп куйды.

−Бәйрәм иртәгә булачак, − дип катгый әйтте Әмилә.

− Ничек инде алай? – аптырауымны яшерә алмадым.

− Ә менә шулай! – классташыбыз туктады да, бүтәннәр ишетеп калмасын дипме, тавышын киметте. Үзенә безне якынрак чакырып алды. – Хәзер детдомга кайткач, тагын да чәй эчү булачак дип әйтәбез. Ә тәрбиячебез шуның өчен келәттән тәм-том алып бирәчәк.

− Иртәгә мәктәптә бер нинди дә табын оештырылмый бит, − дигән булдым.

− Булмаса ни! Ә сез мин әйткәнне күәтләп торыгыз! Укытучыбызга шалтыратыпкем белешеп торсын инде?!

− Тотылмасак ярар да ул. Ә нинди бәйрәм уңаеннан чәй эчәбез соң?

Әмилә җавапны озак уйламады:

− Классыбыз республика конкурсында беренче урын алган. Шуның хөрмәтенә!

Күпме беләм шушы Әмиләне, ләкин аның үткерлегенә, җорлыгына сокланып бетә алмыйм. Чынлап та, барысы да ул әйткәнчә килеп чыкты. Тәрбиячебезгә йомыш белән ул эндәште. Шуннан безне ияртеп ияртеп келәт мөдиренә алып бардылар. Өчебезнең исеменнән гариза язырга кушты мөдир. Әмилә язмада иртәгә мәктәптә бәйрәм табыны оештырыла, шуңа кәнфит, печенье бирүләрен сорады. Булды. Үтенечебезне кире какмадылар.

Иртәгәсе көнне рәхәтләндек кенә. Төштән соң мәктәпкә бәйрәм табынына дип чыгып киттек тә – юк булдык. Авыл уАвыл урамнары буйлап тәм-том ашап тик йөредек. Эч күпкәнче ашадык. Ә тәрбиячебез, без мәктәптә утыра дип уйлагандыр әле. Шулай тегеләрне төп башына утырта алганыбызга туктый алмый, шаркылдап көлештек.

− Әнә шулай кыю булырга кирәк! – дип акыл өйрәтә Әмилә. – Әгәр оялып кына читтә йөресәгез – ач калырсыз. Мин менә бер дә тартынып тормыйм. Ашауның ояты юк...

Янә ару гына вакыт үтте. Теге хәйләбез хакында берәү дә белмәде. Ә нәфсе һаман үзенекен итә.

− Әллә тагы бәйрәм оештырыргамы? – ди мәктәптән кайтышлый Әмилә.

− Әлләче...

−Тик алдан ук әйтеп куям: бу юлы Фәритнең чираты. Гаризаны ул яза.

− Ә нинди бәйрәм диербез?

Әмилә җавапны тиз тапты:

− Классыбызда “Шаяннар һәм үткерләр” конкурсы үтәчәк. Шуннан соң чәй эчәбез. Бу класс җитәкчесенең тәкъдиме диербез.

Теге хәл янә кабатланды. Бу юлы тәрбиячегә Фәрит эндәште. Ул тәртипле, тыйнак малай, укуы да яхшы. Шундый самими бала ничек алдашып йөресен, ди?! Шуңа аңа шунда ук ышандылар, әллә нинди шик булмады.

Келәт мөдиренә бардык. Гариза яздык. Тәм-томнар белән тутырылган ике капчыкны кулыбызга эләктереп алдык. Иртәгәсе көнне “бәйрәмебез” янә кабатланды. Монысында инде авыл китапханәсенә бардык. Китап та укыдык, сыйландык та. Тик печеньены коры көенә ашау кыенрак шул.

− Киләсе тапкыр бәйрәм була калса – сут сорап алырга кирәк. Әтү болай тамак кибә, − дип көлештек.

Тагын ике атна вакыт үтте. Ә Әмиләнең теге шәп тәкъдиме һаман баштан чыкмый. Хәйләбез хакында бүтәннәрнең җиде ятып – бер төшенә дә кермидерәле. Йөриләр инде шунда кайчан чәйгә бер-ике печенье бирерләр дип. Ярый, бер аз хәрәмләшеп алдык та − җиткән. Көн дә бәйрәм, көн дә туй булмый бит. Шундый уйлар белән мин үземне тынычландырган идем. Фәрит кенә котыртып җибәрде:

− Ильяс, кәнфит ашасың киләме? – Сүзнең нәрсә хакында икәненә шунда ук төшендем. Тик чама кирәкләсә. Тотылуыбыз бар.

− Килә дә ул. Әлегә җитеп торыр инде, − дигән булдым.

− Ничек кенә котолырга уйлыйсың! – сүзгә Әмилә кушылды. – Мин дә, Фәрит тә сорады, инде синең чират.

− Сорар идем дә ул, −дидем уңайсызланып. – тик әле бернинди дә бәйрәм юк...

Әмилә әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:

− Мәктәптә сугыш ветераны белән очрашу булачак. Аксакал белән сөйләшү табын артында барачак.

Ничек кенә киреләнеп маташсам да, барыбер тегеләрнең сүзен егып булмады. Хәзер инде минем чират...

Келәт мөдиренә аяк тартмады. Ләкин ничек итәсең – классташлар алдында бурычлы калырга тиеш түгелмен. Инде тәрбиячебезне борчып тормадык – туры келәткә киттек.

− Сут сорарга онытма әле! Әтү коры көенә ашасаң, тамак кибә, − дип акыл өйрәтте тегеләр.

Ишек төбенә килеп баскач, нәрсәдер чутлап утырган мөдир өчебезгә дә сынчыл карап алды.

− Тагын килдегезме? Нәрсә кирәк?

Аның катырак эндәшүеннән буыннар җебеп төште. Нәрсә әйтергә дә белми тынып калдым. Авызыңны ачып тик торма, дигәндәй, Әмилә җиңемне тартты.

− Апа, мәктәптә классыбызда чәй эчү була. – дидем көчкә-көчкә.

Бу сүзләрне ишетеп мөдирнең коты очты. Урыныннан ыргып торды да, әрләргә тотынды:

− Нинди бетмәс табын ул.

− Әллә. Мәктәптә шулай хәл иткәннәр бит,− дип Әмилә яклашырга тотынды.

− Кара син аларны! – мөдир йомшарырга теләмәде. – Болай булса, хөкүмәтне такырына таяндырасыз бит!

Башка әйтер сүзем калмады. Юкка гына килгән көнгә калдым дип эчтән генә үземне әрләдем. Мөдирләрнең безгә тәм-том бирмиячәге көн кебек ачык. Тик эшне зурга җибәрмәскә иде. Ничек кенә булса да шушы хәлдән котылу ягын уйларга кирәк. “Шаярттык” дип кенә чыгып китеп булмый бит.

Хәерчегә җил каршыдип бушка әйтмәгәннәр икән. Нәкъ шул вакытта келәткә детдом директоры Мәүлидә Нургалиевна килеп керде. Бик теләсәң дә шулай килеп чыкмас.

− Бәй, сез монда нишләп торасыз? – дип кызыксынды ул.

Шуны гына көткәндәй, мөдир ачуын ярып салды:

− Мәүлидә Нургалиевна, шушы балалар белән нишләргә икән? Киләләр дә кәнфит сорыйлар. Классларында әллә атна саен бәйрәм оештыралар. Соңгы арада гына дүртенче тапкыр килделәр.

− Бу дөресме? – дип сорады директор.

− Әйе, − дидек бертавыштан. Башка нәрсә дип әйтәсең инде?!

Директорыбызның йөзе үзгәрде. Нәрсәдер уйлап, бераз читкә карап торды да, безгә эндәште:

− Укытучылары әллә акылдан язганмы? Хәзер мәктәпкә шалтыратып тиргим әле. Безнең балаларны шаштырып ятмасын!

Директор тыкылдата басып чыгып китте. Ә без кәеф кырылып, кире төркемебезгә киттек. Менә сиңа “мә”! Хәзер нәрсә булыр икән? Ичмасам, укытучы белән бәйләнешкә керә алмаса ярар иде, дип эчтән теләдем.

Ун минут үттеме-юкмы, төркемебезгә директор атылып килеп керде:

− Ач каргалар! Туймас тамаклар! Икмәк череткечләр!

Тәүдә залда теливизор карап утырган Әминәнең чәчен җыеп тотып алды:

− Кара син аларны! Алдап маташалар! Тагын нәрсә җитми сезгә? – Классташыбыз бары авыртудан кычкырды гына.

Шуннан зур балдаклы бармагы белән Фәрит белән минем чикәне төеп алды. Башкалар аптырап карап киткән.

− Нәрсә булды соң, апа? – дип кызыксынды берәү.

− Шушы ач бетләр сезнең айлык өлешегезне ашаган! Хәзер берегезгә дә тәм-том тәтемәячәк, − диде ярсып Мәүлидә Нургалиевна. – Инде үзегез уйлагыз нәрсә эшләтергә аларны.

Шул чак йөрәгемне нәрсәдер чеметеп алгандай булды: җимгә алданып кармакка эләккән балык сымантойдым үземне. Тәмле әйбернең дә йөрәк болгандыргыч тәмсезлеге дә була икән...

ХЫЯЛ

 

Күрше бүлмәдә берәүнең сулкылдап елаганы ишетелде. Йөрәк жу итеп калды. Нәрсә булды икән? Барыбыз да шунда атылып барып кердек. Караватның почмагында кече куллары белән тубыгын кочаклдап, башын түбән игән Рөстәм утыра иде. Ул детдомда икенче ел гына яши. Бишенче класста укый. Малайның чем кара күзләрендә һәрвакыт ниндидер сагыш чагылгандай. Аның елмайган чагын бер дә күргәнем юк.

− Рөстәм, нәрсә булды? Нигә елыйсың? – Без малайны тынычландырырга тырыштык.

− Я, берәрсе тидеме әллә? – Шешенеп беткән малай һаман селкенә-селкенә сыктавын дәвам итте.

− Кем тукмады?

− Әйт әле миңа, хәзер үзенең измәсен изәм, − дип, малайларның зуррагы, кесәсеннән чыгарып, кәнфит сузды. Әмма Рөстәм башын күтәреп тә карамады.

Шул чак шар итеп ишек ачылып китте дә , бүлмәгә тәрбиячебез Рәйфә апа атылып килеп керде.

− Монда нинди тавыш! Чак читкә китер әмәл юк, тотынасыз үтерешергә. Яныгыздан китми сезне сезне каравыллап утырыйммы? Үземнең дөньям юкмыни? Сыерларым акырышып тора. Кеше баласын кеше итәм дип, үземнекеләрне күргән дә юк. – Тәрбиячебез, көрәктәй йодырыгы белән чикәбезгә менә-менә тондырам дигәндәй, омтылып-омтылып безгә зәһәр итеп карап куйды. – Я, кемегезнең кулы кычытыптора? Хәзер бәләкәйләргә көчегез җитәме?

− Юк, апа, без тимәдек.

Рәйфә апа алга атлады да каты үкчәле итеге белән идәнгә шакылдата басты:

− Алдашмагыз! Тиктомалдан кеше елыймы?

− Үзебез елаган тавышны ишетеп кердек. Рөстәм үзе генә утыра иде. Ә нәрсә булганын без дә белмибез...

Рөстәм – йомыграк малай. Детдомга килгәч тә, авызына су капкандай, бер сүз дә эндәшми йөреде. Исемен сорасаң да, кайдан килгәнен дә белешсәң дә, я, башын ия, я бөтенләй ишетмәмешкә салыша. Әллә телсезме икән тип аптырашып куйдык. Ул акылга бер төрле шикеллерәк дигән хәбәр дә йөреде.

Соңыннан гына ишеттек. Тәрбиячебез сөйләде. Рөстәмне нәни генә көенә буранлы көндә чүплек янында урам себерүче табып алган. Песи тавышы ишетелгәнгә барып караса, төргәктә сабый ята, ти. Үзе белән бер документ та булмаган. Ул тәүдә сабыйлар йортында, соңыннан приютта яшәгән. Мәктәптә укый башлагач кына детдом күчергәннәр.

Күпме генә тырышсак та, малайның исемен барыбер белә алмадык. Ә аңа ничектер эндәшер кирәк иде бит. “Аның исеме Рөстәм шикелле”, − диде берәү, зур ачыш ясагандай.

Шулай итеп, яңа гына килгән малайны Рөстәм дип атый башладык. Алай эндәшсәк, ул безгә игътибар итә башладык. Айдан артык вакыт үткәч, малай җайлап кына сөйләшә башлады.

Тик документлар килгәч, барыбыз да аптырашта калдык. Малай Рөстәм түгел, ә Илнур Буранов булып чыкты. Исемен табып алган кеше хөрмәтенә, ә фамилиясен аҗгыр буранлы көнгә бәйләп кушканнар икән!

Детдомда бирелгән исемгә ул да, без дә өйрәнгән идек. Барыбер Рөстәм дип йөреттек.

Бер заман шундый хәл булды...

Төштән соң, ашап алгач, Рөстәм кайдадыр юк була башлады. Сәгатьтән артык йөреп, күңеле күтәрелеп кайта.Бу хәл еш кына кабатлана торды. Малайның нәрсә белән булышканын беләсем килде. Шуңа сиздерми генә аның артыннан күзәтергә булдым.

Менә Рөстәм балалар йортыннан чыкты. Шунда ук уң якка борылып, туп-туры каенлыкка юлланды. Мин шым гына артыннан бара бирдем, ул моны шәйләмәде дә. Урман эченә төпкәрәк үткәч, малай сомгыл гына каенны кочаклады да нидер пышылдарга тотынды. Ничек кенә тырышсам да, барыбер ауызыннан чыккан сүзләрен ишетә алмадым. Озак кына шулай каенга ниндидер серен сөйләде. Рөстәм берчә күккә карап елмайды, берчә аккан күз яшьләрен сөртеп алды. Мин, комаучаламаска тырышып, ипләп кенә кайту ягын карадым. Шул арада малай мине шәйләп калды. Көтмәгәндә урманда бүтәнне күргәч, сискәнеп куйды, йөзе үзгәрде.

− Агай, син бу турыда беркемгә дә сөйләмә инде. – Рөстәмнең тәүге сүзе шул булды.

− Ярар, әйтмим. Ә син монда ялгызы нишләп йөрисең?

− Детдомда мин уйларымны сөйләргә куркам. – Уңайсызлануы малайның йөзенә чыккан иде. Иреннәре калтырап, гаепле тавыш белән җавабын кайтарды. – Берәүгә теләкләремне әйтсәм, азак аптыратып, бөтен кешегә сөйләп йөриячәк. Ә шушы каенкай миңа тугры. Аңа бөтен серләремне сөйли алам. Ни өчендер урманда гына үземне иркен тотам. Монда килсәм, рәхәтләнеп хыяллана алам, киләчәгем дә күз алдына килеп баскандай.

− Ә ниндирәк хыялың бар соң? – дип кызыксынуымны дәвам иттем.

− Абый, беләсеңме, киләчәктә зу-у-ур кеше буласым килә! – Малайның күзләре очкынланып китте. – Менә мин Уфа урамыннан атлап китеп барам. Кулымда – кара төстәге портфель, өстемдә – күз явын алырлык костюм, ак күлмәк, хәтта галстук такканмын, ә инде ботинкам әллә кайдан көзге кебек ялтырап тора. – Теләкләрен әйткәндә малай калкынып киткәндәй булды. Үзен чынлап та шушы минутта зур җитәкче итеп тойды шикелле. – Таныганнары туктап исәнлек сораша, хәл-әхвәл белешә. Ә мин, шатланып, һаман атлавымны дәвам итәм. Бу дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр. Өйдә кайтуымны түземсезләнеп кәләшем белән балам көтә... – Шул чак Рөстәм тынып калды да елап җибәрде.

− Ярар, елама инде, тынычлан. Барысы да синеңчә булачак, мин әйтте диерсең. Барысы да алда бит... Малайны шулай юатырга тырыштым.

− Анысы шулай да... Тик өйдә балаларым нәнәсен таптыра башласа, нәрсә дип әйтермен?

Рөстәмне юатырлык бер сүз дә таба алмадым. Аның хәлен яхшы аңлаем да, тик ни хәл итәсең. Үз әти-әнием үлгәнгә дә байтак еллар үтте. Ә шулай да Рөстәм миннән күпкә бәхетлерәк. Аның әтисе дә, әнисе дә бар, диләр. Тик улларын таба алмый гына йөриләрдер. Бер мәл очрашырлар әле.

− Ә шулай да өметемне өзмим, Ильяс агай. – Малайның йөзе актарып киткәндәй булды. – Мине барыбер детдомнан килеп алачаклар. Чак кына көтергә генә кирәк.

− Әйе шул, синең кебек акыллы малайны ничек килеп алмасыннар ди!

− Кайчанрак килерләр икән? Алар килгән чакта лагерьдә булып калмасам ярар да ул. Югыйсә, таба алмый йончып бетерләр. Мине күрмәсә әниемә кыен булыр. – Малай иркенләп сөйләргә тотынды. – “Әни” дигән сүзне күптән әйткәнем юк. Ул сүз хәзер ничек әйтелгәнен дә оныта башладым. Шуңа кеше юкта гына шушы каен алдында килеп, “әни”, “әти” дип әйтеп карыйм. Бик матур сүзләр әйе бит, абый! – Малай яшьле күзләре белән миңа карады. Шуннан теге сүзләрне янә кабатлады. – Әти, әни, мин сезне яратам!

Рөстәмнең сүзләре йөрәгемне өтеп алгандай булды.

− Тик бу турыда берәүгә дә сөйләмә инде, − дип үтенде Рөстәм.

− Ярый, ярый.

Без әкренләп кенә детдомга карап атладык.

...Караватта елап утырган Рөстәм тынычлангандай булды. Без дә, тәрбияче дә сәбәбен белмиенчә бүлмәдән чыгырга ашыкмадык. Малай башын калкытты да, туктаусыз елаудан кызарып беткән күзләрен терсәге белән төртеп, безгә карады.

− Ыж-ди, ыж-дии… − дип нәрсәдер әйтергә теләде дә әйтеп бетерә алмады. Без аптырап калдык. Тагы да ныграк елап җибәрде.

− Я, тынычлан инде. Телисеңме, сиңа бейсболкамны бирәм. – Яңарак кына туганнары алып килгән әйберне классташым аның башына кидерде. Берәү стакан белән су алып килгәч, шуны эчеп, бераз тынычланды Рөстәм. Тынып торганнан соң, елавының сәбәбен аңлата алды:

− Телевизордан гелән “Жди меня” тапшыруын карадым. Берсен дә калдырганым юк, − диде, үпкәләгәндәй мыш-мыш итеп, малай. – Нигәдер гел кешеләрне кемдер эзли, шуны табалар. Менә баягы тапшыруда да бер малайны әнисе табып, кочагына алды. Теливизор аша мине дә эзлиячәкләр дип гел хыялландым. Тик ни өчен мине беркем дә эзләми икән? Берәүгә дә кирәк түгелмен инде...

Бүлмәдә авыр тынлык урнашты.

КОМАК

 

Класска керү белән бар!ысы да мине сырып алды. Балга омтылган сагызактай,төрле яктан өскә менеп киләләр.

− Шул хәбәр дөресме ул, Ильяс? – кызларның бересе төпченергә тотынды.

− Ничек шулай килеп чыкты соң? Әмилә өзек-өзек кенә сөйләде шунда. Бер нәрсә дә аңламадык...

− Әйе шул! – Күрше партада утырган малай кулын беләгемә салды. – Әйдә, үзең сөйләп бир әле.

− Сез нәрсә турында сорыйсыз ул? Бер нәрсә дә аңламаган булып кыландым. Тик кызыксынулары чамадан тыш ашкан классташларым күз дә ачтырмый.

− Куй! Белмәмешкә салышма!

− Инәлттермә инде...

− Нигә безне дуска санамыйсыңмы әллә?

Хәтта гел “бишле” гә укып, үтә басынкы дип йөрегән кыз да төпченергә тотынды:

− Комак белән чынлап шулай булдымы ул?

Болардан җиңел генә котыла алмасым көн кебек ачык. Ни хәл итәсең – сөйләргә туры килә. Бу турыда берәүгә дә әйтмәсмен дип уйлаган идем дә бит. Ну, шушы Әмиләне! Бер сүз тормый. Иләк авыз!Мәктәптән миннән алда килеп, бөтенесенә дә сөйләп өлгергән.

Моннан бер ай элек туган көнем булган иде. Дусларым, классташларым үзенчә котлады. Тәрбияче Хәкимә апа кызарып пешкән алма бирде. Әмилә ручка бүләк итте, берәүләре – кәнфит, икенчеләре, теләкләрен әйтә-әйтә, дәфтәр тоттырды. Бу тиклем дә котлаулардан башым әйләнеп китте хәтта.

Телгә әвәс, зирәк Фаяз исемле классташым барысын да уздырды:

− Ильяс, мәктәптән соң безнең өйгә барырбыз, − диде ул мут елмаеп. –Сиңа шундый бүләк әзерләдем! Баргач күрерсең...

Классташымның бу сүзләре түземлекне юды. Кайчан гына дәресләр бетер. Көткәндә вакыт шул тиклем җай ага. Нәрсә белән аптыратырга булды икән Фаяз? Зур әйбердер. Җиңел булса, мөгаен, портфеленә салыр иде...

Фаязның өенә кергәч тә, бер якта көтеп торырга кушты:

− Күзеңне йом! Ату кызык булмаячак. – Бераз эчке бүлмәсендә кыштырдый торгач, яныма килеп, кулыма йомшак кына нәрсә салды. – Инде карасаң да була...

Учымда кече генә җан иясенең иснәнеп утырганын күреп, куркуымнан аны идәнгә ыргытканымны да сизми калдым. Үзем читкә сикердем:

− Исә-ә-әр! Кеше шулай шаяртамы?

Кулларым туктаусыз калтырый, куркуымнан бер сүз дә әйтә алмыйм. Ә Фаяз, берни булмагандай, рәхәтләнеп көлә.

− Көлке сиңа! Тапкансың ничек шаяртырга! Тешләп алса? – бу сүзләремдә үпкә дә, ачу да бар иде.

− Кит, кеше шуннан куркамы?

− шул хәтле комак кулыңда утырса, курыкмас җиреңнән куркырсың! – Кәефем кырылып, чыгу ягына юнәлдем. Классташым туктатырга ашыкты:

− Ярый, үпкәләмә, Ильяс. Бу бит баз астында, сарайларда яшәгән комак түгел. Ә кулга ияләшкән. Диңгез аръягыннан китерелгән токым. Шәһәрдә булганың юкмыни? Һәр фатирда диерлек шушындыйларны тоталар. Мода бит!

− Кит, юкны сөйләмә! Аңардан кеше ничек котылырга белми.

− Чын, менә, күрсәтәм. – Фаяз карават астына яшеренгән ап-ак комакны чыгарды. Сөйләгәнен акларга теләгәндәй, аны сыйпап алды, беләгенә утырттты. Шуны гына көткән җан иясе, койрыгын болгый-болгый, аның башына үрмәләде. – Бер зыяны да юк. Күпләр шундыйны өендә тотырга хыяллана. Ә миндә берәү түгел – өчәү!

Үземә дә кызык булып китте. Комакның шул тиклем иркәләнүен күреп, тынычлана төштем.

− Тагын бер нәрсә күрсәтимме? – Фаяз кызып китеп сөйләргә тотынды. – Шушы бәләкәй комак су эчә белә! Үзем шулай өйрәттем. Әгәр төнен сусаса, түшеңә баса да, иреннәреңне ипләп кенә тырный. Шундый акыллы ул – су сорый.

Вәт кызык! Комакларның мондый төрен күргәнем юк минем! Алар кешегә зыян китереп, ризыкларын урлый, әйберләрне тишкәләп йөри, дип уйласам. Хәтта берәүләрнең галушынкимереп беткән, дип тә ишеткән идем.

Ничек шәп булды бу! Дусыма рәхмәтләр әйтә-әйтә, комакны портфелема тыктым да, детдомга ашыктым. Бүтәннәрне дә аптыратыйм әле.

Балалар йортына якынлашкан саен, шатлыгым сүрелә барды. Ул комакны алуын алдым да, ә кайда асрарга соң? Бездә бит бер җан иясен дә тотарга кушмыйлар. Хәтта мәчене дә кертмиләр.Санитар таләпләргә каршы килә, диләр. Шулай булгач, комакны бүлмәмдә ничек яшәтим? Тыңлап та тормаячаклар! Тәүдә чиксез шатлансам, детдом тупсасына җитер чакта шомым артты. Әгәр тәрбиячеләр аны күреп калса, үзеңне эттән алып, беткә салып әрләр, кече дусымны тышка чыгарып ыргытырга кушырлар... Нәрсә эшләргә? Йомшаккайдан һич тә аерыласы килми. Ни булса да булыр, дип, комакны беркемгә дә күрсәтми, бүлмәгә алып кердем.

Озын койрыклы, ялтыр кара күзле, мамыктай ап-ак комакны күргәч, бүлмәдәш малайлар “аһ” итеп калды. Нәрсә икәнен аңлаткач, тынычландылар. Тик бу турыда беркемгә дә сөйләмәүләрен үтендем.

Комак тиз арада безнең иң якын дусыбызга әйләнде. Мәктәпкә китсәк – аны тумбочка да бикләп калдырабыз. Ризыкны да аш бүлмәсеннән чиратлап ташыйбыз. Ә кичен, йокларга ятканда, комакны тумбочкадан чыгарабыз. Ул рәхәтләнеп бүлмә буйлап йөри. Я теге очка, я бу якка йөгерә. Караватка менеп, безгә иркәләнә: юрган астына кереп китә дә, аяк очына барып чыга. Әй кытык килә! Аның кылыкларын күзәтү – үзе бер тамаша.

Ул төндә төркемдә Тәгъзимә апа эшли иде. Апа эшкә килсә, төркемдә тынлык урнаша. Барысы да аңа ярдәмләшә, ничек булса да аңа ярарга тырыша. Моның сәбәбе дә бар. Телевизорда бик шәп сериал башланды. Бер гаиләнең язмышы турындагы киноны карарга барыбыз да экран янына җыелабыз. Берәү дә тавышланмый. Мавыктыргыч сериалны карар өчен көне буе көтеп йөрибез. Тик шунысы гына ачуны китерә: кино бик соң, сәгатьунбердә башлана. Ә режим буенча бу вакытта йокларга тиешбез.

Төнгелектә эшләгән тәрбиячеләр алышынып тора.Флүрә апа булганда – рәхәтләнеп телевизор карый алабыз. Ә менә Тәгъзимә апага ару гына инәлергә туры килә.

− Юк, юк, юк! – ди ул кул селтәп. – Нинди кино ди бу вакытта? Йокларга!..

− Апа, без шым гына утырачакбыз. Зинһар өчен каратыгыз инде, − дип инәлә кызлар.

− Детдом директоры моннан ерак яшәми, − тәрбияче тәрәзәгә ымлый. – Әнә, аның өе. Монда нәрсә булганын сизеп тора. Залда яктылыкны күрсә, шалтыратып әрләячәк. Куй, юк белән булмагыз. Ятыгыз, йокларга...

Әмма сериалның тәмен татып алган балалар да тиз генә бирешергә теләми. Җавабын шунда ук таба:

− Мәүлидә Нургалиевна бүген Уфага китте, − дип алдаштыра малайларның бересе. Директорыбызның башкалага еш йөрергә яратканын белгәнгә күрә, тәрбияче ышана. Шуннан ышана төшә.

− Соң йокларга ятсагыз, иртән укуга тора алмыйсыз бит! – ди ул.

− Тора-бы-ы-з! – шуны гына көткән балалар бер тавыштан җавап бирә.

− Әгәр кемебездер тора алмаса, ул башкача кино карамый! – дип үз шартын куючылар да табыла.

Бер аз инәлткәннән соң Тәгъзимә апа рөхсәт бирә. Тик моның өчен бурычлы булып калабыз. Аның кайсыбер эшен эшләшәбез, һәр кушканын тыңлап кына торабыз.

Бер көнне дә бик җиңел килеп чыкты. Тәгъзимә апаның йөзе нигәдер борчулы иде. Үзенә урын таба алмый.

− Берәр хәл булдымы, апа? – дип сорап куйдым.

− И, сыерым өчен борчылам, − диде ул уфтанып. – Бүгенме, иртәгәме бозауларга тиеш. Әгәр бүген төнен булса, бозау туңачак. Өйдә беркем юк.

Тышта, чынлап та, суык иде. Борчылырлык та шул. Тәгъзимә апа минем яныма килде.

− Ильяс, әйдә безгә барып килик. Сыерымны карамаенча үземә урын тапмыйм. – Мин куш куллап ризалаштым. Йоклар алдыннан тышта йөреп алсаң, рәхәт ул.

Тәгъзимә апаның сараена кердек. Авыр сулап кара сыер ята. Тәрбиячем тегенең эчен тотып карады, аркасын сыйпаштырды.

− Ни, эшне калдырып китеп булмый, − дип авыр көрсенде ул.

− Әгәр без киткәч, сыер төнен бозауласа? – дип сорадым кинәтттән. Тәгъзимә апа янә аптырашта калды:

− Кит, начарга юрама! Син кайдан беләсең? – дип ачуланды ул.

Мин мал караган кеше түгел. Шулай да эчке тоемлау бар. Әнә, малкай ничек авыр тын ала. Менә-менә бозаулар сыман. Шулай дип уйлаган булам. Тик, икеләнүемне белдермәскә тырышам. Күпне белгәндәй, сарай буйлап йөрим. Тәүдә сыерның уң ягына чыгып, эчен тотып карадым, шуннан сул ягына чыктым. Муенын сыйпаштырдым. Тын алышын да тыңлаган булдым.

− Тәгъзимә апа, сыер тиздән бозаулар! – дидем белдекле кешедәй.

− Шулай укмыни?

− Шулай. Менә мин әйтте диерсез.

− И, Аллам! Алайса, ничек итим икән? Сезне калдырып китеп булмый бит.

− Ә сез, апа, борчылмагыз. Үзегез монда калыгыз. Ә без бер дә тәртип бозмасбыз. Утларны сүндереп, шым гына йокларга ятырбыз. Ә сез иртәнчәк сменаны тапшырыр алдыннан гына килсәгез дә була.

Тәгъзимә апа бераз уйланып торды да, ризалашты.

− Тик бу турыда берәү дә белмәсен. Эш урынын калдырып киткән дип күзне дә ачтырмаслар.

Мин җан-фәрманга детдомга чаптым. И, шатланам. Минем күрәзәче сәләтем юк. Сыер бозаулармы бүген – анысын белмим. Ә менә без туйганчы телевизор карыячакбыз! Тик тәрбияче юк дип үрле-кырлы сикермәсбез. Берәр кино карарбыз да йокларга ятырбыз. Шуның өчен Тәгъзимә апаны өендә калырга күндердем дә инде.

Барысы да мин уйлаганча килеп чыкты. Ә иртәнчәк тәрбиячебез уятты. Тәгъзимә апа йөзе балкый иде:

− Ильяс, сиңа рәхмәт! – дип аркамнан тупылдатып сөеп алды. – Сыерым тәки бозаулады!

Гадәттә, иртә белән ашханәдән ашны Тәгъзимә апа үзе барып ала да һәркемгә таратып чыга. Ул өстәл әзерләгәндә беребезне дә аш бүлмәсенә кертми. Әзер булгач кына чакыра.

Нишләп алай икән? Тәгъзимә апа эшләгән көнне гел безгә аш әз эләгә. Берәр телем икмәк – анысы да йока гына, үтә күренеп тора. Май да калакның очыннан гына тәти. Булган гына ашамлыкны “һә” дигәнче йотасың да, аш бүлмәсеннән чыгып китәсең. Ярый, без ничек тә булса өйрәнәбез шуңа. Ә менә зур гәүдәле Динар этләнә. Ул юри иң соңгы булып өстәл яныннан кузгала. Берәрсе ашап бетмәдеме дигәндәй, ян якны караштыра.

− Апа, нигә ашны аз бирәләр ул? – дип сорап куябыз тәрбиячедән. Тәгъзимә апаның җавабы әзер:

− Булганына шөкер итегез! Үзегез эшли башлагач, туйганчы ашарсыз...

Бер көн иртәнгелеккә алма бирделәр. Тәгъзимә апа эшләгән вакытка туры килде. Тик аш бүлмәсенә керсәк – һәркемгә яртышар алма куелган. Моны күргәч, кәеф кырылды. Шулай булмыйча ни! Сирәк кенә тәтегән җимеш тә яртышар эләксен әле.

− Берәрне бирсәләр дә булыр иде, − дип ризасызлыгын белдерде Әмилә. Бүтәннәр эндәшмәде, чөнки моның өчен Тәгъзимә апа азак телевизор янына якын китермәячәк. Кыю кыз гына үз алдына сөйләнә бирде:

− Бер туйганчы ашаган юк, − ди ул иренен турсайтып. – Икмәкне дә чеметем генә бирәләр, кече телгә дә йокмый. Мәчеләргә дә күбрәк ашаталардыр...

Тәгъзимә апа, бернәрсә ишетмәгәндәй, савыт-саба җыештыра. Ә без, баш күтәрми ашарга тотынабыз. Тизрәк тамакны ялгарга да, мәктәпкә йөгерергә кирәк.

Бүген ботканың тозы азрак булган. Шуңа Динар тоз алам дип урыныннан торды да, шкафка үрелде. Тәгъзимә апа аны шәйләми калды. Малайның шкафны ачуы булды, идәнгә тыпыр-тыпыр алмалар тәгәрәде!

− Бәтәч, бу кемнеке ул? – дип кычкырып җибәрде Динар. Шуннан нидер эзләгәндәй, шкафның бүтән ишекләрен дә ачкалады:

− О-о-о, монда икмәк тә күп икән! – диде шатланып. Барысы да аптырап китте. Ачуы кабарган тәрбияче Динарның җиңенә ябеште.

− Ач карга, нигә кирәкмәгән җирдә чокынып йөрисең?!

Моны күреп барысы да гүләшә башлады. Эшнең нидә икәнен аңладык. Димәк, тәрбияче безгә дигән өлешне үзенә алып йөрегән.

Башкалар аптырап калганда, Әмилә урыныннан сикереп торды да, теге алмаларны җыерга тотынды.

− Бишәү, алтау, ... унау, − дип санап барды.

− Башкача телевизор дип авызыгызны да ачмагыз! Күрсәтермен мин сезгә киноны! − Тәгъзимә апа безне әрли-әрли аш бүлмәсеннән чыгып китте.

Бу вакыйга көне буена баштан чыкмады. Ничек алай килеп чыкты соң? Тәгъзимә апа бер дә андый кешегә ошамаган бит! Бәлки, ул бүлеп ашатырга булгандыр. Ә Динар шкафны ачты да, эшне бозды да куйды. Җитмәсә, Әмилә бөтенесен дә котыртып сөрән салды. Әгәр шушы уйлаганым дөрес булса, без Тәгъзимә апаны нахакка рәнҗеткәнбез бит.

Кайсы берәүләрнең балалар йортыннан ризык ташулары турында электән ишеткән бар. Тик мондый эш, гадәттә, ашханәдә эшләгән апаларның гына кулыннан килә. Ярар, бәлки артып калганын ташыйлардыр. Ә инде ашханәдән һәр балага исәпләп бирелгән тәгамьнең тагын нәрсәсен алмак кирәк? Иртәнчәк тә, төшен дә, кичен дә әлләни ашарга күп бирмиләр бит.

Уйларга чумып, әллә кайчангы вакыйгалар хәтергә төште.

Бер мәл кичен Динар менән икебезне аш пешерүче апа чакыртып алды.

− Малайлар, шушыларны өемә алып барышыгыз әле, − дип безгә пакет бирде. Үзе дә ике сумка тоткан. И, авыр иде әйберләре. Өенә алып барып җиткәнче куллар талып бетте. Шулай да теге йөкне бер кулдан икенчесенә күчерә-күчерә, көчкә барып җиттек. Аш пешерүче рәхмәт әйтеп, пакетыннан берәр уч кәнфит өләште. И, шатландык шунда! Ул көнне кичке ашка шул кәнфитне берәрне генә биргәннәр иделәр шул...

Идәнгә тәгәрәгән алмалар... Тәгъзимә апаның шундагы аптыраган йөзе һаман күз алдыннан китми. Димәк, тәрбиячебез дә шул өлешне үзенә...юк, юк! Мондый кәфер уйлар ничек керә башыма?!

Әйе, тәрбиячебез кайчак катырак та булып китә. Шулай да явыз затлардан түгел. Әгәр ипләп сорасаң, соң булса да киносын да карата. Тәүдә инәлтеп алган була инде. Нәрсә генә дисәң дә, Тәгъзимә апа әйбәт кеше. Ничәдер бөртек алма өчен апаның йөрәгенә яра салдык шикелле.

Шул ук көндә төркемдә үзара сөйләшеп алдык. Иртәнге аш вакытындагы саксыз кылануыбыз өчен гафу үтенергә булдык. Әлбәттә, Әмилә дә, Динар да озак карышып маташтылар.

− Үзе гафу үтенсен! Мин аның алмасын урламаганмын! – кырт кисте Динар.

− Әйе, аны элек тә шулай ташый диләр иде. Хәзер үзебез күрдек. – Әмилә аны җөпләп куйды. Ләкин без аларны барыбер күндердек.

Эшкә килгәндә Тәгъзимә апаның йөзендә нур юк иде. Нык үпкәләгән күрәсең.

− Апа, сез безгә ачуланмагыз инде!.. – дип сүзне башлаган идем, тәрбияче шунда ук бүлдерде:

− Кит, ачуымны китереп, өерелеп йөремәгез янымда!

− Тәгъзимә апа, барысыннан да кыюрак, моңача ачуы кабарып йөрегән Әмилә дә йомшак кына эндәште. – Бекләбез бит инде, ул алмалар свезгә кирәк түгеллеген. Икмәкне, майны да без соңрак ашасын дип шкафта калдыргансыздыр дип уйлыйм.

Бу сүзләр Тәгъзимә апаның күңелен эретмәде, киресенчә, ачуландырды гына:

− Кара син аларны! Җитмәсә, мыскыл итеп маташалар. Апа безнең өлешне ташый дип, бөтен детдомга хәбәр салгансыздыр әле. Югалыгыз күземнән!

− Юк-чы-ы, − дидем көтелмәгән җавапны ишетеп. – Алай түгел, апа!

− Рәхмәтне аңлый торганнардан түгел сез. Моннан соң телевизор дип авыз ачып кына карагыз! – Тәрбияче бармагы белән безгә янады да, урыныннан торып китте. Артабан сөйләшүнең мәгънәсе юк иде. Шул шкафны ачып, Динар безгә күпме бәла өйде.

Сәгать тугыз тулу белән Тәгъзимә апа барыбызны да бүлмәләребезгә куа башлады. Ә безнең теге шәп сериалның дәвамын карасы килә.

− Никаких! – дип кырт кисте ул. Моннан ары сезнең сымак булам. Хәзер үк йокларга ятыгыз! – Тәрбияче, шарт итеп, телевизорның шнурын тартып алды. Теләмәсәк тә, бүлмәләребезгә кереп, йокларга ятудан башка чара калмады.

− Каравыл. Кара-выл! – берәүнең җан өзгеч тавышына дерт итеп уянып киттем. Башка малайлар да сикереп торды. Нәрсә булган икән дип залга йөгереп чыктык.

− Кот-ка-ры-гыз! Үлә-әм! – Карасак, чәче тузган Тәгъзимә апа өстәлгә менеп баскан. Безне күрде дә янә кычкырды:

− Коткарыгыз! Ул монда гына яшеренде! – апаның йөзе качкан, үзе дер калтырый. Билләһи, йөрәкне яра язды бит. Аның шулай кыланышын күреп, каушап калдык.

− Нәрсә булды, апа? – уянып бетмәгән балалар эшнең нәрсә дә икәнен белергә тырышты. Ә Тәгъзимә апа, агулы еланнан качкандай, өстәлдән төшергә дә уйламый. Үзе елый, калтырана-калтырана аңлатып маташа:

− Ул кә-бә-хәт...монда! Әле генә күрдем!

− Кем тиде? – Әмилә аны тынычландырырга тырышып, кулыннан сак кына тотып алды.

− Ко-ко-мак! Комак ияләнгән монда! – апаның әйткәненнән тәннәр чымырдап китте. Минем комагым!

Берсенә дә борчылуымны белдерми, бүлмәгә йөгердем. Җәһәт кенә тумбочканы ачып карадым. Юк! Без йокларга ятканда гел ишекне яба идек. Күрәсең малайларныңбересе төнлә торып, ябырга оныткан. Качкан чукынчык.

Янә залга чыктым. Балалар барысы да Тәгъзимә апаны уратып алган. Аның кычкыруын ишетеп, беренче катта утырган вахтер да килеп җиткен. “Ашыгыч ярдәм”не дә ул чакырган.

Тәгъзимә апа йөрәген тоткан да, сыктый-сыктый күргәнен ак халатлы апага сөйли.

− Давлениегез югары! Йөрәк тә дулый. Ничек инфаркт булмаган... – ди табип.

− Нәрсәдер иренемне тырный, − дип сөйли аңа тәрбияче. − Күземне ачсам − зу-ур комак! Ул минем күкрәгемә баскан иде!

− Бәлки күзегезгә күренгәндер? − тынычландырырга тырыша табип. − Берәр мәче баласы булмадымы?

− Нәрсә, мин комактан мәчене аера алмыйммы? − шулай җикеренде дә еларга тотынды. − Корып киткере шушы детдом. Күрәселәрем бар икән...

Тәгъзимә апаны “Ашыгыч ярдәм” белән шәһәргә алып киттеләр. Төнге сәгать дүрт иде. Моннан соң озак кына йоклый алмый этләндем. Җитмәсә, хәлнең нәрсәдә икәнен төшенгән малайлар рәхәтләнеп көлә.

Менә сиңа комак! Кайдан гына алып кайткан көнгә төштем! Фаяз бүләк иткәндә, комакның авыздан су эчергә яратканы турында әйткән иде бит. Бахыркайның су эчәсе килгәндер. Котың очмас җирдән очыр! Ярый әле апаның йөрәге ярылмаган.

Бүтәннәр яткач, комакны эзләп таптым да, тумбочкага бикләп куйдым. Әгәр ул җан иясе минеке икәнен белеп калсалар, кирәкне бирерләр. Бәласеннән баш-аяк, дигәндәй, минем өчен кадерле бүләктән котылырга туры килде. Таң ату белән комакны элекке хуҗасына алып барып бирдем. Малайлардан бу турыда берәүгә дә сөйләмәвен үтендем.

Тәгъзимә апа ике атна дәваханәдә ятып чыкты. Детдомда бүтән эшләмәде, үз теләге белән китте.

− Комаклар янына комаклар ияләшә. Бүтән анда аяк басасым юк! − дигән ул документларын алырга килгәндә.

Тәгъзимә апа белән дә, теге комак белән дә шулай аерылышырга туры килде...

БУР

 

Бу юлы җәйге лагерьдә тыныч кына ял итеп булмады. Син дә мин дигәндәй яшәп ятканда көтелмәгән хәл килеп чыкты. Лагерь сакчысының әйберләре югалган! Кемдер, аның бүлмәсенә кереп, мең сум акчасын һәм пәкесен чәлдергән! Монда ял итүчеләр күп: бездән кала шәһәр балалары да, төрле районнардан килгәннәр дә байтак. Әмма угърылар хакында сүз чыккач, тәүдә детдом балаларына шик төште.

− Әгәр гаепленетабып бирмәсәгез, үзегезгә үпкәләгез! − сакчы каты кисәтеп куйды. − Сез генә шул тирәдә өереләсез, башкалар анда йөреми.

Вожатыебыз Рәфис абый да үзенә урын ала алмады. Ни дисәң дә безнең тәртип өчен ул җаваплы. Эш зурга китсә, тәүдә аннан сорау алачаклар. Детдом директоры да, лагерь җитәкчәсе дә начар карыйсың дип аны шелтәләячәк.

Рәфис абый безгә ят кеше түгел. Ул үзе дә безнең балалар йортында тәрбияләнгән. Әле шәһәрдә ГПТУ укып йөри. Ә җәйге каникулда аны безнең вожатый итеп җибәрәләр. Директорыбыз Мәүлидә Нургалиевна гел шулай итә: лагерьгә безнең тәрбиячеләрне түгел, ә элек тәрбияләнгән абыйларны җибәрә. Моның сәбәбе дә бар: беренчедән, Рәфис абый безнең белән җиңел уртак тел таба. Икенчедән, үзебезнең кеше булгач, балалар аңардан куркып тора. Әгәр ялгыш адым ясасаң, абыебыз ничек урыныңа утырту алымын яхшы белә. Элек монда тәрбияләнгәндә аның “башлык” буларак даны сеңеп калган.

Угърылык турындагы хәбәрне вожатыебыз бик авыр кабул итте. Барыбызны җыеп алды да, тиз арада бурны табу кирәклеген әйтте.

Башланды чокынулар! Һәр бүлмәгә кереп әйберләрне тентеделәр. Һәркемебездән җентекле сорау алдылар, кесәләрне капшап чыктылар, хәтта сумкаларны актардылар. Тиз эзләү нәтиҗә бирмәде: пәке дә, акча да табылмады.

Шушы эзләүләрдә Динар барысыннан да әүдемрәк булып чыкты. Чокынулар башланганнан бирле Рәфис абый тирәсендә уралды. Әллә үзенең шәплеген күрсәтергә тырышты, әллә чынлап та теге бурга нәфрәте ташып тора... Ул малай элек Даянның уң кулы булып йөреде. Шул чакта аның этлекләрен күп күрдек инде!

Кичкә тиклем карак табылмагач, мөгаен, башка балалар аю мае сөрткәннәр, дип уйладык. Ә нигә, детдом балалары гына урлашамы? Берәр нәрсә булса, гел бездән күрәләр, дип эчтән генә ачуландык. Шул сакчысын да әйтим инде! Үз әйберенә хуҗа була алмагач нинди сакчы инде ул?! Шәп булгач бөтен лагерьне тентеп үзе эзләсен. Ярый әле монда без дә бар. Без булмасак, кемнән күрер иде?

Бу сүзләр белән артык ашыкканмын икән... Иртәгәсенә таралган хәбәр күпләрне шак катырды. Бур табылган. Һәм ул безнең детдом малае булып чыккан. Зык кубып бөтенесенең дә әйберен тентегән Динар бүген иртәнчәк Альбертның ястыгы астыннан югалган пәкене табып алган!

Төшке аш алдыннан безне вожатыебыз яшәгән йорт алдына җыйдылар. Бу чарадан берәү дә читтә калмады: кечеләре дә, өлкәннәре дә килеп җиткән иде. Инде барысы да урынында булгач, вожатыебыз бүлмәсеннән Альбертны җилтерәтеп алып чыктылар.

Аны күрү белән башкалар шыркылдап көлергә, төрле әрсез сүзләр белән кычкырырга тотынды. Малайның йөзе качкан, туктаусыз елаудан бите шешенеп беткән. Бер-ике тапкыр сугып та алганнардыр, битендә уелган урыны да бар иде. Ул башкаларның күзенә күренмәскә теләптер, башын икән.

− Менә, балалар, бур табылды. Безнең исемне чыгаручы угъры шушы була инде! – дип вожатыйның әйтүе булды, башкалар гүләргә тотынды.

− У-у-у – крыса! – дип кычкырды берәү.

− Кирәген бирергә кирәк аның. Бүтән урлашмас!

− Нинди оятсыз бәндә булып чыкты! Җитмәсә, бер нәрсә дә булмагандай йөреп ята бит әле!

− Әйе, аның аркасында кемне генә гаепләп бетмәделәр. Азак үзем шуның өчен башын төеп алачакмын.

− Мин-мин ал-ма... − Калтырана-калтырана Альберт гаепсезлеген аңлатып нәрсәдер әйтергә теләгән иде, аны тыңлаучы булмады. Мондый кылыгы белән, киресенчә, Рәфис абыйның ачуын көчәйтте генә:

− Шым тор! − вожатый аның колагыннан борып алды. − Бу синең генә этлегең икәнен бөтенесе дә белә. Күргән кешеләр дә бар.

− Шуның гына эше! − сүзгә Динар да кушылды. − Кичә генә шул туймас тамакның авызын шапылдатып сагыз чәйнәп йөргәнен күрдем! Акчасы булмаса, бетенә алсынмы?

− Ул карагай саеры иде. Шуны чәйнәдем... − диде башын күтәрми Альберт.

− Ну, алдаша белә. Остарып беткән. Үзем күрдем – ап-ак сагыз иде, − дип үзенекен талкыды Динар.

Аның бу сүзләре инде бөтенесен дә куәтләп куйды. Димәк, шул малайның гына эше булып чыккан. Әнә бит, Динар сагыз чәйнәп йөрегәнен күргән. Хәзер инде Альберт нәрсә генә әйтсә дә, аңа ышанучы булмас. Шул шым гына йөрегән малай урлаша дип уйлап та бирмәгән идем.

− Нинди уңайсыз хәлгә калдык, − вожатый авыр көрсенеп куйды. − Хәзер кеше күзенә күренерлек түгел. Әнә, башка балалар бер дә кеше кесәсенә кереп йөреми. Сезгә нәрсә җитми тагын?

− Ну, абый, бер ала сыер өчен барыбызны да гаепләмәгез инде! − дип үз алдына сөйләнде Әмилә.

Рәфис абый сүзен дәвам итте:

− Мондый бурларның башыннан сыйпап куймыйбыз. Шушы хәл башкаларга сабак булырга тиеш. Беләсегез килсә, борынгы заманда урлашкан кешеләр өчен каты җәза булган. Беренче тапкыр урлашса − бармагын кискәннәр, тагы тотылса − тотыш кулын чапканнар.

− Хәтәр, әй! Альберт бер бармагың белән хушлашасың инде! − арткы рәттән кемдер мыскыллы сүз ташлады. Бүтәннәр хихылдашырга тотынды. Уртада торган карак тагын көчле итеп елый башлады.

− Ә мин Альберт өчен башкача җәза уйлап куйдым. − Вожатый пакетыннан катырка белән кара фломастер алды. Бу әйберләрнең нигә кирәк икәнен озак төшенә алмый тордым. Бүтәннәр шатлыгыннан сикергәләп вожатыйны уратып алды. Шуннан Рәфис теге катыркага зур итеп “Я – ВОР” дип язды. Малайлар тиз арада бау тапты. Һәм шул катырканы Альбертның муенына элеп тә куйдылар. Анда нәрсә язылганын күргәч, малай тагын еларга тотынды.

− Ва-уу! Шәп ысул тапкансыз, абый! – дип хуплап алдылар.

− Ха-ха, менә кайда ул бур! Акча буры! Пәке буры!

− Йөресен шулай! Башкалар белеп торсын! Урлашканда бик тә оста иде...

− Ике көн буена шушы язу белән йөрергә тиешсең, − вожатый бармагы белән кисәтеп куйды. − Әгәр чишсәң, кирәгеңне аласың. Ә сез, балалар, ул шишмәсен өчен карап йөрегез!

− Ә хәзер ашханәгә барганда да шул язу белән йөрергә тиешме? – Динар көлүеннән туктый алмый, сорап куйды.

− Әйе, йоклаганда да чишмәскә тиеш! – дигән җавап булды.

Вожатый җыелышның тәмам икәнен әйткәч, балалар җайлап таралыша башлады. Тик күпләре болай гына китергә ашыкмады. Кемдер Альбертның чәченнән тартты, икенчесе сөзешкән үгез сыман төртеп китте. Алдына килеп, “Мин – бур! Мин – бур!” дип үсекләшүче дә табылды.

− Бар − югал күземнән! Йөгер! − сулкылдап торган малайны Рәфис куып җибәрде.

Теге язу белән йөгереп киткән Альбертны Динар куып җитте дә, атр ягына шапылдатып тибеп җибәрде. Бур шул тиклем тибүдән тәкмәч атып барып төште. Әмма бер сүз дә әйтмәде. Торды да, тагын йөгерде...

Моннан соң Альбертка тынгылык булмады. Шул язу белән иртәнчәк гимнастика ясарга да чыга. Ашханәгә дә барган иде. Анда да малайга тыныч кына ашарга бирмәделәр. Өстәле яныннан үткән бере аңа кагылмый калмый. Берәүсе башына калак белән шакылдата сугып китте, икенчесе компотына бармагын тыкты, өченчесе икмәген тартып алды... Безнең детдомныкы булмаган балалар да бу хәлне күреп аптырый. Кемедер җәлләп карый, кем өчендер мәрәкә. Ә инде Альбертның гаепле башы иелгәннән иелде. Беркем белән дә сөйләшмәс булды. Сорау бирсәң дә, җавап кайтармый. Шул язуын ташлар иде, Рәфис абый кушканга бүтәннәр күзәтеп йөри. Алай гына да түгел, уңае чыккан саен сугып китәләр, төрлечә мыскыл итәләр. Ә бурны кем якласын инде? Үзе гаепле дип кенә куялар.

Өченче көнне Альберт юк булды! Качкан!.. Барысы да йоклаган чакта, шым гына чыгып тайган икән. Кайда барырын да беркемгә дә әйтмәгән.

− Кача инде! − диде берәүләр. − Мең сум акчасы бар! Аны бит карак кире кайтармады. Читкә китеп туйганчы тәмле ашарга булгандыр.

Атаклы бурның качуы лагерь тормышына тагы борыч өстәп җибәрде. Кырмыска оясына таяк тыккандай, тәрбиячеләр кемузардан йөгерешә башладылар. Шул ук көнне детдомга да шалтыраттылар, милиция дә чакырттылар. Пагонлы абый озак төпченде, барыбыздан да сорау алдылар: кемгә китәм дип әйтмәдеме, нинди туганнарын беләсез, качу турында бернинди дә хәбәр сөйләмәдеме.

− Авырмаган башка – тимер таяк! − ачуыннан кызарып беткән вожатыебыз сукранды гына. − Ну, табылсын әле. Аягын кыскартырмын!

...Бер атнадан соң Альбертны тотып алып килделәр. Күрше районда гына яшәгән әнисенә качкан икән. Ә ул ара бик ерак кына: йөз километр чамасы! Шул кадәр еракка качыр өчен нинди йөрәк, нинди батырлык кирәк!

Башкалар күрмәгән чакта аның белән сөйләшеп тә өлгердем. Янымда бүтәннәр булса, Альберта ачылып бармас иде. Мин аның былтыр болалар йортыннан олы тормышка киткән абыйсы белән яхшы аралаштым. Бәлки, шуңадыр да, ул миңа ниндидер ышаныч белән карый, җавап бирергә тартынмый.

− Нәрсә белән бардың соң? – дим төпченеп.

− Тәүдә җәяү атладым. Бүтәннәр күрмәсен өчен көне буена урманнан атладым. Артымнан эзәрлекләп чыгырлар дип курыктым. Шулай караңгы җиткәнен сизми дә калдым. Ахырда, бер каен төбенә куыш корып йокладым. Ә иртәгәсенә олы юлга чыктым да, машина туктаттым. Алар мине авылга тиклем алып барды...

− Хәтәр икән. Ә нәрсә ашадың соң? Ачыккансыңдыр?

− Кайдан! Җәй көне кеше ачыга диме? Урманда җиләктән күп нәрсә юк.

Малайның өс-башыннан үк күренеп тора, өендә аңа әллә ни яхшы карау булмаган. Киеме пычранып беткән, тырнаклары керләнгән, чәче дә майланып тора...

− Син кайтып төшкәч, әниең куангандыр, − дим малайны куандырырга тырышып.

Альбертның йөзе үзгәрде, күземә карарга уңайсызланып, башын читкә борды.

− Юк шул, − дип авыр сулап куйды ул. − Мин өйгә кайтып кергәндә өй тулы кеше иде. Әни әллә кемнәр белән эчә. Ашарга бернәрсә дә юк. Аптырагач, туганнарыма барып йокладым. Ә әнием минем кайтуга әллә ни куанмады да...

− Өйдә начар булгач, нигә качып кайтасың соң? Монда ашарга бар, киендерәләр.

− Анда ач булсам да − күңелем тыныч. Берәү дә җәберләми дә, тукмамый да. Үзеңә үзең хуҗа! Беләсеңме, Ильяс абый, мин мондый тормыштан арыдым. Хәтта кайсы вакытта яшәсе дә килми. Көн дә талаш, көн дә тартыш. Минем өчен иң яратканы − төн! Төштә генә мин иң бәхетле кеше: йөгерәм, елмаям, шаярам... Нәкъ әкияттәге кебек − барысы да яхшы, барысы да бәхетле. Шуңа уянырга куркам. Уянсам, икенче тормыш башлана. Монда әкият кайгысы юк. Арыдым мин...

− Урлашмасаң андый бәлагә тарымас идең! Нәрсәгә кирәк булды ул пәке? Үз исемеңне шуның өчен сатып...

Альберт кинәт кызарынды, менә-менә елар төсле:

− Ильяс абый, син шуңа ышанасыңмы? Урламадым мин, ур-ла-ма-дым! − Малай башын түбән иде дә чыгып китте.

Урлашканы − бер хәл, качканы өчен Альбертка эләкте генә! Рәфис абый да бер җәзасыз калдырыр иде – бүтәннәр котырачак. Балалар да, нәрсә булыр да, нәрсә булыр дип кабатлап йөриләр. Шуңа да барысы алдында качкынга сабак бирү мөһим булгандыр. Җитмәсә, вожатый янында уралып йөрегән малайлар да тик тормый. Әллә нинди этлекләр уйлап чыгарып, бүтәннәрне котыртырга гына торалар.

Альбертка кем ул җәзаны уйлап чыгаргандыр, белмим. Тик лагерьдән ул буш кайтмады. Малайлар аның җилкәсенә “ВОР” дигән наколка эшләгән. Кайдан кирәк-ярагын табырга дип тә аптырамаганнар: гади энә белән яшел төстәге ручкада җиткән. Шул энәне буяуга манчып, тәненә язу чыгарырлык итеп чәнечкәннәр.

Наколка безнең детдомда ят күренеш түгел. Күпләр эшләтә аны. Аның буенча берничә оста да бар. Кемнәрдер хәтта шуның өчен алма я киеме белән түләргә әзер. Андагы язулар да төрлечә: берәү түшенә яратып йөрегән кызының исемен яздырта, икенчесе кулына туган елын терки, өченчесе балалар йортында яшәгән елларны күрсәтә... Аҗдаһа, елан, бүре сурәтен төшергәннәре дә бар. Тәмәке тартып, гел сугышып йөрегән малайлар өчен ул ниндидер горурлык, югарылык билгесе. Төрле наколкалар бар... Тик Альбертныкы кебекне тәүге күрдем монда... Ничек котылыр икән шул язудан?

Шушы хәлдән соң Альберт безнең белән аралашып бармады. Еш кына почта ягына йөри башлады. Еракта яшәгән туганнарына бертуктаусыз хат яза дип ишеттек. Һәм Яңа ел алдыннан аның туганнары килеп төште! Әнисенең якыннары аны уллыкка алырга булган икән! Белсәгезче, малайның ни тиклем шатланганын!!!

Альбертны шуннан соң башкача күрмәдем. Теге наколка хакында да онытылды. Тик киләсе ел без янә шул лагерьгә ял итергә бардык. Шунда бер шәһәр малае белән аралашып киттем. Ул да былтыр монда ял иткән иде, тик нигәдер сөйләшкән булмады.

− Сез детдомда булсагыз да бик яхшы яшисез, − ди ул көнләшә биреп.

− Ә нигә алай дип уйлыйсың?

− Менә сез җәйге лагерьгә килсәгез, барыгызга да акча биреп җибәрәләр. Авыл магазинына барып нәрсә телисез – шуны аласыз. Ә миңа әнием акча бирмәде.

Көтелмәгән хәбәрдән аптырап калдым:

− Кит, юкны сөйләмә! Кем безгә акча биреп куйсын ди!? −Чынлап та, үзем кайчан соңгы тапкыр акча тотканны да исләмим. Ә бу әллә нәрсә сөйләп утырачы.

− Бер дә әкият сөйләмим. Күргәнем бар, шуңа әйтәм...

− Нәрсәне күрдең?

− Былтыр сезнең бер малаегыз мине үзе белән иптәш итеп магазинга алып барган иде. Кибеткә кергәч, ул өстәлгә шап иттереп мең сум акча салды. Мондый байлыкны күргәч, күзләрем чагылып китте. “Безнең детдомда һәркемебезгә җәйгә шулай акча бирделәр” − дип мактанды ул.

Нәрсә әйтергә дә белми, авызымны ачып, өнсез калдым. Шулай да көч табып, сөйләшүне дәвам иттем:

− Кем иде соң ул малай?

− Динар!..

СӨЯК

 

Уф, ачыктым! Нәрсә булса да табып ашарга иде. Эчтә ач бүреләр улый гына! Шуның өчен дә ял көнен яратмыйм.

Бүген иртәнге сигездә тордык. Ботка ашаттылар, чәй, икешәр телем икмәк эләкте. Шуннан җыелыш булды. Аннан соң малайларны кар тазартырга чыгардылар. Аны эшләп беткәч, яшәгән бүлмәләребезне җыештырырга куштылар. Паласны чыгарып кактык, шифонерларны, диваннарны күчереп бөтен җирдәге тузанны сөртеп чыктык, соңыннан идән юдык. И, хәл бетте шушы эшләр белән. Җитмәсә, шул тиклек ачыгылды. Иртәнге ризык тамакка да барып җитмәде дигәндәй. Мәктәптә булсак, дүртенче дәрестән соң ашаталар. Шуңа башка көнне бирешеп бармыйбыз. Ә менә ял иткәндә, мәктәпкә бармагач, анысы юк. Хәзер сәгать икегә кадәр төшке ашны көтергә кирәк. Әле унике генә... Ничек түзергә икән? Их, хәзер берәр ничек тамак ялгап алганда...

Шул чак бүлмәгә Айнур атылып килеп керде:

− Ильяс, әйдә ашханәгә барып килик!

− Анда нәрсәгә?

− Аш пешерүче Зилә ападан сөяк сорап алабыз...

− Юк, бармыйм. Ул барыбер бирмиячәк, − дип кулымны селтәп куйдым.

Детдом балаларының шундый гадәте бар. Әгәр ял көнне нык ачыксалар, ашханә ишеге алдында өйрелә башлыйлар. Төшке ашка әле иртә, ә менә ул вакытка ит пешкән була. Итен аерып алгач, сөяген барыбер ташлыйлар. Әнә шуңа өмет итәләр дә инде малайлар. Төшкә кадәр шул сөякне кимереп тамак ялгыйлар. Тик ул сөякне болай гына алып булмый. Кешесенә генә карап бирәләр.

Бүген Зилә апа пешерә. Ул эшләгәнен белгәч, бармыйм дип кырт кистем. Барыбер кире борып чыгарачак. Бер көнне соң:

− Директор кушмый! Әгәр шул сөяккә карлыгып ятсагыз, башымны ашарлар. Йөремәгез теләнеп! − дип куып чыгарды.

Шулай кырысрак булганы өчен балалар аңа кушамат та таккан – Карлсон. Әйе, ул әкият героена Зилә апа ничектер буй-сыны белән охшаган.

Үткән атнада бер төркем малайлар сөяк сорап барган. Ул бирмәгәч, малайлар үчектерергә тотынган. Ачның ачуы яман дип юкка гына әйтмиләрдер.

− Пропеллерың җимерелсә ярар иде...

− Гел очып йөреп ничек аккумуляторы утырмый икән?

− Пыр-пыр-пыр – дип пропеллер тавышына охшатып чыгып киткәннәр.

Шушы хәлләр хакында хәбәрләрне белә торып, ничек аңа барасың инде? Ләкин Айнур өзми дә куймый:

− Мин әйтте диярсең, бирәчәк – ди ул ныкышып.

− Ничек инде бүтәннәргә кукиш күрсәткәндә, безгә сөяк тоттырып куйсын?

− Ә минем аңа сюрпризым бар, − ди елмаеп дустым. − Хәзер баргач үзең күрерсең.

Барыбер күндерде Айнур. Киттем аның артыннан ияреп. Ашханәгә керүебез булды, Зилә апа сөйләргә тотынды:

− Сезгә нәрсә кирәк? Әле генә бишенче төркем малайларыннан чаккотылган идем. Ишек төбенә хет охрана куй...

Мин инде сүзсез генә чыгу ягына уңайладым. Ә Айнур югалып калмады:

− Апа, ә мин сезгә җыр бүләк итәм! – диде горур гына.

− Нинди җыр? − аш пешерүче йомшара биреп китте. Бу аның тавышыннан сизелә иде.

− Сезгә арналган. Моны радиодан отып алган идем...

Айнур бераз тынып торды да, яңгыратып җырлап җибәрде:

Бер карайсың йөрәгемә

Мәхәббәт күзләреңдә.

Күңелемдә тик син генә

Сагышлы йөрәгемдә.

Сине гел күрәсем килә,

Елмаеп яшә, Зилә.

Үзәгемне өзмә генә −

Гүзәлем Зилә, Зилә!

Аш пешерүче дә, мин дә тын калып тыңладык. Ничек тавышы матур икән! Җитмәсә, тап Зилә апага дип шул җырны отып алуын әйт әле. Ә Айнур туктарга да уйламый, бирелеп китеп җырлый. Берәү дә бүлдерергә кыймады.

Үзәгемне өзмә генә −

Гүзәлем Зилә, Зилә!

− дип тәмамлап куйгач кына без кул чабып җибәрдек. Бу бүләк, чынлап та, охшады аш пешерүчегә. Кәефе йөзенә чыккан иде. Уңдык болай булгач, дип эчтән генә уйлап куйдым.

− Рәхмәт, Айнур! Эчең тулы моң икән. Сиңа җырчы булырга кирәк, - дип мактап алды Зилә апа.

Шуннан безнең алга бер савыт китереп куйды. Эче тулы сөяк! Белгән инде безнең нәрсәгә килгәнне:

− Ипләп кенә кимерегез. Бүтәннәр күреп калмасын.

Вәт, ичмасам, байлык! Хәзер туйганчы сыйланачакбыз. Башкалар күреп калмасын дип, шатлыгыбыздан көлешә-көлешә тиз генә бүлмәбезгә сыпырттык.

Их, белсәгезче ни кадәр куанганыбызны! Бер савыт сөяк! Хәзер без аны рәхәтләнеп, тәмен белеп кимерәчәкбез. Ну, баш та инде Айнурда!

Без бүлмәгә кергәндә, анда дүрт малай көтеп утыра иде. Кайдан белеп калганнар икән? Мондый тансык сыйны күргәч, аларның авызы ерылып китте. Шатлыкларын яшерә алмый, төрле тавышлар чыгарып, дүртесе дүрт яктан уратып та алды. Кемедер иң эре сөякне тизрәк эләктереп, кулын савытка сузып маташты. Әмма Айнур мондый тәртипсезлеккә юл куймады. Чәп итеп теге үткернең кулына сугып җибәрде:

− Комсызланмагыз! Үзем бүлеп бирәм! – Айнур җайлап кына караватына барып утырды, савытны тумбочкасына куйды. Шуннан җайлап кына сөяк өләшергә тотынды. Бүлмәгә тәмле ис таралды.

Ризыкны тапкан кеше үзен мәхрүм итергә тиеш түгел. Шуңадыр да Айнур иң итле, зур сөякне үзенә тәгаенләп, читкә алып куйды. Ашханәгә бергә баргач.ю миңа да ару өлеш чыкты.

− Ильяс белән баргач, юл уңды, − дип арттырып алырга да өлгерде.

Калганнары кайчан аңа чират җитер дип түземсезләнеп, учын-учка ышкып ала. Һәркемнең күзе ялтырап яна, бар уйлары – тизрәк сөяк кимерү. Барысына да өлеш чыккач, тәүдә шым гына туена башладык. Моның сәбәбе дә аңлашыла. Я сөйлисең, я тамак ялгыйсың. Әгәр мин шул вакытта сүз сатып утырсам, бүтәне шул арада күбрәк сөякне кимереп өлгерә. Ә син, хәбәргә алданып, ач каласың. Шуңа безнең детдомда аш вакытында шым гына утыралар.

Савыттагы сый кими барды. Бересе дә бер тавыш чыгармый кимерүен белде. Тик безнең арадагы иң кече Рөстәм генә шым утырып түзмәде:

− Айнур абый, син сөякне дөрес кимерә белмисең, − диде ул.

− Аның нәрсәсен белергә? Тотасың да ашыйсың. Бер чеметем итен дә калдырмадым шикелле...

Рөстәм елмая биреп, яңа гына кимерелеп, читкә салынган сөякне кулына алды:

− Менә хәзер бер нәрсәгә өйрәтәм. Үзем белдем диерсез.

“Укытучыбыз” бүлмә уртасына барып басты:

− Сөякне дөрес кимерә белү – үзе зур осталык. Сез аның итен ашыйсыз, соңыннан бер нәрсә дә калмады дип ташлыйсыз. Ә ул дөрес түгел. Аның иң тәмлесе эченә яшеренгән.

Рөстәм сөякне шак та шок итеп тумбочкага суга башлады. Шуннан сөяк эченнән ап-ак куе мае агып чыкты.

− Менә шушы була инде иң тәмлесе! − зур ачыш ясагандай көлеп нәтиҗә ясады Рөстәм.

Кара син аны! Бәләкәй генә булса да, белмәгән нәрсәсе юк. Әллә шул Рөстәмнең тавышын ишетеп чит бүлмәдән, ике малай килеп керде.

− О-һо! Сездә бәйрәм икәнләсә! – дип сөрәнләде көтелмәгән кунакларның бересе. Аңа икенчесе дә кушылды:

− Кайда, безгә дә бирегез әле.

Тик савытта бер генә кисәк калган иде. Бу байлыкка Айнур хуҗа. Без ансыз бер нәрсә дә эшли алмыйбыз.

− Ашханәгә барыгыз да үзегез сорап алыгыз! Монда үземә дигәне генә калды.

− И, ул Карлсоннан алырсың! Саран бит ул, − дип авызын очлайтты кунак.

− Ипләп сорасаң – нигә бирмәсен, − дип сүзгә кушылды кечебез Рөстәм. Кире җавап алмасалар да, болар чыгырга ашыкмады:

– Ә тумбочкада нинди сөякләр ята ул? – кунак әрсезләшүен дәвам итте.

– Алар кимерелгән инде... – дип җавапладык.

– Ничек начар кимергәнсез. Итләре калган бит! – әллә үпкәләү, әллә шатлыклы булды бу сүзе. – кайда кимерергә бирегез.

– Ал, – диде Айнур.

Тегеләр кемузардан шул сөякләрне кимерергә тотынды. Без хәзер бүлмәдә сигез булып киттек. Сөйләнгән һәр сүзебез дә шул ашау хакында иде.

– Кайчан гына шушы детдомнан котылам икән! – Айнур авыр көрсенеп куйды. – Ичмасам, туйганчы бер ашар идем.

Аның сүзен кунакларның бересе күәтләде:

– Әйтмә дә инде. Ни Карлсон юньләп пешерә белми. Бер көнне аштан чәч килеп чыкты. Ә шуның өчен беркем тиргәми. Чөнки ул директорыбыз Мәүлидә Нургалиевнаның якын гына туганы...

– Көндә кәбестә бирәләр. Биздем аңардан...

– Күңелеңне киң тот. Бүген кичен дә кәбестә була, – дигәннемне сизми дә калдым.

– Без менә әле сөяк өчен талашабыз, ә өйдә яшәгәннәр ашның кадерен белми, – дип олыларча әйтеп куйды Айнур.

– Аштан олы булган кешеләр бармы соң?

– Бар шул андый исәрләр, – бүгенге сый хуҗасы сүзен дәвам итте. – Менә безнең класста бер малай бар. И, дивана да инде. “Әнием көн дә иттән аш пешерә, ялыктым. Хәзер иткә карый да алмыйм” дип сөйләнгән була. Ну, җаным көйде шул чүмечбашка. Бәреп очырырдай булдым. Үзе чучка сыман симез бит әле. Йөгергәндә корсагы селкенеп-селкенеп куя.

– Безнең класста да бар шундый сантый. – Мин дә белгәнемне уртаклашырга булдым. – Мәктәп ашханәсенә барсак – кылана башлый. Ашта суган булса – җирәнә. Тарелканы читкә этеп җибәрә. Ярый әле үзе генә ашамаса! “Фу-у, мондый помойны ничек ашыйсыз ул?” дип безне мыскыл итә.

– Анысы әле пустяк! – Рөстәм дә хәбәрдән читтә калмады, – ә минем классташым турында сөйләсәм – ышанмассыз. Ул бөтенләй туеп котырган. Ашаганы өчен акча сорый!

– Ничек була инде алай? Бер дә аңлашылмый!

– Ул шул тиклем шашкан! Иртәнчәк әнисе ботка пешерсә − ашамый инәлтә икән. Төшкесен дә юньлщп ашамый ди. Ризыкны нык сайлана икән. Бар белгәне – кәнфит, печенье. Ахырда, әти-әнисе бер хәйлә уйлап тапкан. Әгәр классташым ботка ашаса – аңа ун сум бирәләр. Төшке аш та шулай...

Көтелмәгән хәлне ишетеп, һәркем хөкемен чыгарырга ашыкты:

− Мин аның атасы булсам, түзмәс идем. Иманын укытыр идем...

− Мәктәпкә барсак, күрсәт аны. Кирәген бирермен...

− Вәт, аны берәр айга детдомга бирсеннәр иде. Талашып ашый башлаганын сизми дә калыр. − Күрше бүлмәдән килгән малай ачулы итеп әйтеп куйды. Шуннан минем яныма килеп басты:

− Кайда, Ильяс, миңа да калдыр әле. Син бит күп кимердең. − Ахырда кимерә башлаган сөякне аңа бирдем.

Тәүдә күңелле генә башланган табыныбыз шулай тоныкланып китте.

Бүлмәбезнең ишеген кемдер шап итеп тибып җибәрде. Тәүдә Даянның башы күренде, аның артыннан ияреп ярдәмчесе Динар пәйда булды.

− О-һо-о! Сез монда ресторан ачып җибәргәнсез икән! − Башлыкка җавап бирүче булмады.

− Даян абыйдан алда сөякне ния алдыгыз? – дип чәңгелдәде Динар. − Кем сезгә кушты?

Даянның ачуы кабарган. Авызы очлайган, барыбызны сөзәрдәй итеп карый. Ул кыю адымнар белән бүлмә уртасына килеп басты. Шуннан тумбочкада утырган савытның эченә күз салды.

− Крысалар! – “башлык” җан ачуына кычкырып, савытны очыра тибеп җибәрде. Аның эчендә яткан бер кимерелгән сөяк карават астына тәгәрәп китте. Динар идәнгә ятып теге сөякне китереп чыгарды да, үзе кимерә башлады.

− Безгә Зилә апа үзе бирде бит... − Айнур калтыраулы тавыш белән акланырга итте.

− Ә мин рөхсәт иттемме сезгә, салагалар? Туймастай булып вич алып киткәннәр бит әле, − дип сөйләнде Даян.

− Без генә ул сөякләрне алырга тиеш идек. Әйе бит, Даян абый? – ди авызы шапылдап Динар. Ул да шым тормый, утка керосинны өсти белә.

“Көчек”нең бу сүзләре аның ачуын арттырды гына.

− Кемегез шундый кыю? Кем барып алды? – Даян җавап эзләгәндәй, һәрберебезгә карап алды.

− Мин, − диде дә шым гына Айнур, карашын түбән төшерде.

− Бик яхшы! Хәзер акылга өйрәтәм! − диде көләмсерәп башлык. Шуннан Динарның теге сөяген кулына алды. − Ничә сөяк ашагансыз, шул кадәр башыгызга шуның белән сугам. Ә сез “башка алай итмим” дип әйтергә тиешсез. Тәүдә атаманыгыздан башлыйк... Даян Айнурның башына сөяк белән нык итеп сукты.

− Башка алай итмим дип әйт! – Ләкин Айнур аның кушканын үтәмәде. Теге тагын берне сукты. Авыртудан дустыбыз күзләрен йомды. Даян тагын сукты. Ахыры утырып түзмәдем.

− Безнең нинди гәебебез бар? Зилә апа үзе бирде бит, − дидем куркып кына.

− Шым утыр, кипкән балык! Әле сиңа чират җитмәгән.

Айнурның ныкышканына Даянның ачуы артканнан-артты:

− Башка алай итмим дип әйтмисеңме? Синнән сорыйм, маңка!

Юк, дигәндәй, Айнур башын боргалады. Даян тагын берне шак иттереп башына сукты. Айнурның түземлеге калмагандыр, мөгаен. Ыргып килеп торды да, аңа кычкырып җибәрде:

− Әйтмим! Мин шестерка түгел сиңа! Ул сөякләрне урлап алмадым!

Мондый хәлне Даян көтмәгән иде. Аңа каршы әйткән, телләшкән малайлар бездә юк диерлек.

− Ах, паразит, синең телең ачылдымы? – озынча сөякнең иң очлы ягы белән Даян Айнурның битенә сугып җибәрде. Кырт итеп калган тавыштан дертләп киттем. Айнур авыртуга түзә алмый кычкырып елап җибәрде.

− Елама дидем! − Даян янә йодырыгын йомарлады.

Бу тиклем дә ерткычлыкны күреп, эчемдә нидер өзелеп киткәндәй булды. Ни өчен алай итте соң Даян? Айнур бит урлашмады, хәйләкәрлек белән алмады. Сөяк алыр өчен нинди матур җыр откан! Ә аны бит ул безне сыйлар өчен тырышкан. Һәм шуның өчен, мә...

Айнурның бите буйлап туктамый кан ага. Ярасы зур гына күренә. Мин тастымал белән аның ярасын капладым. Кемдер су артыннан йөгерде. Ә Айнур авыртуга түзә алмый, ыңгыраша гына.

− Высох! – гадәттә кемдер еласа, күз яшен түкмәсен дип шулай боералар өлкәннәр. − Әгәр берәрсе сораса, үзем егылдым диерсең. Попробуй, эләкләшеп кара!

− Бу сезгә дә кагыла, − әшнәсе Динар да кысылып өлгерде. − Югыйсә, барыгыз да тукмаласыз.

Бер нәрсә булмагандай, тыныч кына Динар белән Даян бүлмәдән чыгып китте.

Шуннан соң детдомда малайларга сөяк бирүне тыйдылар.

− Этләр! Кешечә кимерә дә белмисез! Тамак өчен бер-берегезне ашап барасыз! – дип тиргәде безне Зилә апа.

Вакыт үтү белән бу хәл онытылды. Тик Айнур гына шул мәлне әченеп искә ала. Даян сөяк белән суккач, битендә гомерлеккә яра эзе калды.

Радиодан шул җырны ишеткән саен Айнур битен ямьсезләп торган җуелмас яра күз алдыма килә...

БӘХЕТ

 

− Тик әлегә берәүгә дә бу тырыда сөйләмә, − диде дә хушлашканда апа, трубканы салды. Бәйләнеш өзелде. Аның ягымлы тавышын ишеткәч, ничектер рәхәт булып китте. Бүлмәгә атлап түгел, кыр кәҗәсе сикеренгәләп бардым. Бүтәннәр мондый кыланышымны күрсә, әллә акылга бер төрлерәк була башлаган дип уйларлар. Малайлар чигәсе тирәсендә бармагын әйләндереп минем исәрлеккә ишарә ясый. Ярый, теләсә нәрсә уйласыннар! Анысы хәзер мөһим түгел.

Нигә шул кадәр куанганымны башкалар белми дә. Минем шундый серем бар! Әлегә берәүгә дә сөйләргә тиеш түгелмен. Берәүгә дә.

Бәхет бар икән шул дөньяда! Әллә кайдан, көтмәгән җирдән килә дә төшә. Кайсы бердә шул бәхетне көтеп әллә күпме көннәр, айлар, еллар үтә. Син зарыгып бетәсең. “Уңнан бир, сулдан бир, уйламаган җирдән бир!” дип такмаклый иде әнием. Ә ул, юри, синең чыдамлыгыңны сынагандай юк та юк. Ахырда, җиңеләсең. Нәкъ шул вакытта, көтмәгәндә-уйламаганда ул килеп чыга да инде!

Минем дә шул бәхетле мәлем җитте. Менә күрегез дә торыгыз – берничә көннән тормышым хәтәр шәп якка үзгәрәчәк.

...Бүлмәмдә китап укып утырсам, кинәт вахтага төшергә куштылар. Кемдер сине телефонга чакыра диделәр. Очтым җан-фәрманга! Моңача вахтага шалтыратып, эзләп юрүче кеше юк иде. Кем икән дип барып җиткәнче мең төрле уйга калдым.

− Саумы, Ильяс, таныйсыңмы мине? – чыбыкның теге очында ягымлы тавыш чыкты. Тәүдә аптырап калдым. Кем икәнен шунда ук аңлап җитмәдем.

− Хәзер инде савыктыңмы? Еш авырмыйсыңмы? – дип сорагач, кем икәненә төшендем. Бәй, бу бит Наилә апа! Лагерьдә медсестра! Быел җәй танышкан идек аның белән. Безне лагерьгә ял итәргә җибәргәч, нигәдер көн дә авырдым. Безнең районнан бик еракка барган идек шул. Әллә һавасы килешмәде, әллә үзебезнең якларны сагынудан. Еш температурам күтәрелгәч, медпункттан кайта белмәдем. Медсестра көн дә карый, даруын бирә, киңәшләрен дә кызганмый. Ул хәстәрлекле кеше шул Наилә апа иде. Илле яшьләр тирәсендә. Бик ягымлы, ачык кеше булып чыкты. Шулай медпунктта йөри торгач, бик якын булып китте Наилә апа. Хәтта төрле тәмлекәчләр белән дә сыйлап ала торган иде.

“Ирем белән икебез генә торабыз. Балаларыбыз юк. Әллә сине уллыкка алырга инде...” – дигән иде бер чак.

− Ә мин каршы түгел! − дидем күп уйлап тормыйча.

Шушы сөйләшүдән соң без кире кайту ягына төштек. Наилә апа белән хушлашу бигрәк авыр булды. “Ильяс, мин сиңа килермен әле”, − дип юатты ул кочаклап.

Җәй үтеп китте, укулар башланды. Детдомга килгәч тә, шул Наилә апаны искә алып бер булдым. Һәм менә әле ул үзе шалтырата!

Апа укудагы уңышларым, мондагы тормыш турында кызыксынды. Көзге каникулда нәрсә эшләргә ниятләгәнемне дә сорашты. Ә мин каникулда кайда булыйм − детдомда инде!

− Ильяс, мин сиңа тиккә генә шалтыратмыйм. Үземә алып кайтырга булдым. Ирем белән сөйләштем. Ул риза. − Наилә ападан бу хәбәрне ишеткәч, түбәм күккә тигәндәй булды. Мине моннан алып китергә уйлыйлар! Җиде ятып, бер төшемә кермәгән хәл бит!

− Каникулгамы? – дип сорадым тотлыга-тотлыга.

− Юк, бөтенләйгә. Опека хезмәте белән алдан сөйләшенгән, кирәкле документларны җыермын. Син ризамы?

− Ри-за! Ри-за! − апа әллә ишетми калыр диптер, сүземне ике тапкыр кабатладым. Маңгайга тир бәреп чыкты. Ә шатлык эчемә сыймый. Чынмы соң, әллә юриме? Төш түгелме икән?

− Алайса, киләсе атнаны мине көт, − диде медсестра. − Тик әлегә берәүгә дә бу турыда сөйләмә...

Шушы бәхет булмый, нәрсә булсын инде?! Билләһи, шатлыгым ташып килә. Наилә апага рәхәт, берәүгә дә сөйләми тор диде дә куйды. Ә син шул серне яшереп яшәп кара. Үзеңә бәйле шатлыклы хәбәрне бүтәннәргә әйтмичә ничек яшәмәк кирәк? И авыр, нык авыр бит ул! Менә шул шатлыклы яңалык ничектер эчемнән ташып чыгып барган сыман. Тизрәк балаларга сөйлисе, бөтен детдомга сайрыйсы иде. Әйдә, белсеннәр, эчләре кызсын! Күрсеннәр әле гаделлекнең барлыгын! Югыйсә, “Кипкән балык” дип миннән көлгән булалар. Әнә бит Наилә апа бүтәннәргә карамаган, ә мине сайлаган. Шул бәхет түгелме? Шатлыгымны кайда түгергә белми озак азапландым. Тик тыйдым үземне. Наилә апаның сүзен тыңларга кирәк.

Кичен телевизор карап утырганда чак серемне ачмадым.

− Ә беләсезме нәрсә... – дип сөйли башлаган идем генә, чак тыелып калдым. Башка артык сүз әйтеп куймыйм дип, учым белән авызымны капладым.

Төне буена Наилә апаның хәбәре хакында уйлап йоклый алмый чыктым. Башка төрле уйлар килә дә килә. Ничек йоклыйсың инде?

Мөгаен, Наилә апаның фатиры иркендер. Бер үземә бүлмә биреп куйсалар – хәтәр бит. Аннан да бигрәк иркенлек. Кайчан, күпме телисең – шунда ашыйсың! Матур гына киемнәр дә алып бирерләр әле.

Велосипед! Наилә апа, мөгаен, миңа велосипед алып бирер. Күптән йөрегәнеп юк. Вәт, җилдерәчәкмен. Югыйсә, мондагы малайлар иске-москыдан самокат эшләп алган, аңарда йөрер өчен дә су буе чират. Бушлай да түгел: я алма, я кәнфит бирергә кирәк.

Гайләдә яши башласам, җөн оек та кидерерләр әле. Әйе, ансыз кышны ничек чыгасың? Безнең детдомдагы төнге “няня”лар һәркемебезгә оек бәйли. Эшкә килә дә, шул шөгыльгә тотына. Ә без аңа ярдәм итәбез: җөнне тетәбез, илибез. Тик без төркемдә егермеләп, ә бәйләүче апа берәү. Моннан тыш аның башка эшләре дә бар бит. Шуңа көненә бер-ике сәгать кенә булыша. Аена өч җөн оек бәйләгән хәлдә дә, барыбызга да әзербулсын өчен күпме вакыт кирәк. Шуңа да үз чиратыбызны түземсезләнеп көтәбез. Чөнки монда бирелгән носкилар белән ерак китеп булмый. Аяклар өши. Җитмәсә, ботинкалар да әллә нинди. Суыкта тышка чыксаң, табаны ярыла да куя.

Барыбер миңа да оек эләкте. Чиратым җитте... апрель аенда. Ул вакытта көннәр җылынган иде. “Ярый, тагы әйбәт булды. Кемгә ноябрьдә эләккән, анысы тишелеп бетеп бара. Ә мин көзен киермен. Ул чакта менеке яңа гына булачак” – дип башкалар алдында үземне юаттым. Шулай дидем дә, ипләп кенә тумбочкага салып куйдым. Җәйге каникулдан соң алып караган идем, танырлык түгел. Көя ашаган, ян-яктан тишкәләп беткән. Барыбер шуны киергә язмады.

Ә инде Наилә апада башкача булачак. Җөн оекта рәхәтләнеп йөрермен әле! Шул турыда уйлана торгач, йоклап та киткәнмен.

Иртәгәсенә серне сакларлык түземлегем калмады. Иң беренче булып классташым Әмиләгә сөйләдем.

Әмилә берәр нәрсәне белеп калдымы – бетте. Радиодан сөйләп тору киракми. Иртәгәсенә үк барысы да беләчәк! Шулай килеп чыкты да. Тәүдә үземә дә кызык булып китте: барысы да төпченә, тәфсилләп сөйләүне сорый, кайберләре көнләшеп карый. Иртән дә кичен дә детдомда тикшерелгән хәбәр – Ильясны уллыкка алачаклары. Бу яңалык балалар йортының эченә генә сыеп җитмәде, мәктәпкә дә таралды.

Көтелгән хәбәргә Алия апам гына ышанмады:

− Юкны сөйләп, кеше көлдереп йөремә! – дип кулын селтәде.

Бер-ике көн шулай кукыраеп йөредем. Тора-бара серне таратуыма үкенә дә башладым. Сәбәбе дә бар иде...

Кичен бер төркем малайлар бүлмәмә җыелды. Ни өчен килүләре билгеле.

− Ә синең артыңнан кайчан киләләр? Кайсы көнне? – дип сүз башлады Динар.

Әллә. Каникул башланыр алдыннан шикелле...

Малайларның көнләшүләре йөзенә чыккан. Минем шатлыгымны әллә кичерә алмыйлар инде, һәр сүз белән кәефемне бозырга маташалар:

− Ә нигә нәкъ сине алырлар дип уйлыйсың? – сүзгә Дим исемле малай да кушылды. – Ашыкмый тор! Монда балалар күп. әгәр килгән апа бүтәннәрне күрсә, бәлки сине калдырып китер.

− Әйе шул! – Нил дә шым калмады. – Син бит, Ильяс, яман җебексең – авырыйсың да торасың. Физкультурадан да гел “өчле”, ә минеке “бишле”. Бәлки апага спортсмен ул кирәктер. Алай булса, гафу ит инде.

− Наилә апаны күптән беләм. Ул үзе килеп алам диде. Мин бит сорадым, − үземне ничектер акларга тотындым. Малайларның чәме тагын артты:

− Ярый, апа килсә, без дә үзебезне күрсәтербез.

− Ә мин җырлап җибәрсәм...

Ай, Аллам! Кайдан гына сөйләдем икән! Әнием апаларыма белми әйтмәгән икән. “Сереңне беркемгә дә сөйләмә. Әгәр бик түзмисең икән, яулыгыңа сөйлә. Яулыгыңа төен эшли бир, сереңне шуңа пышылда. Бу серле төенне синнән башка берәү дә чишә алмас. Дусыңа да сөйләмә. Дусның да дусы була” – дип сөйли торган иде апаларыма.

Малайларның һәркеме шушы бәхеттә үзен сынап карарга тели. Әйе, алар моны миннән яшерми дә. Җанымны көйдереп, нинди хәйлә уйлаганнарын әйтәләр бит әле.

Чикылдык Рөстәм җыр җырларга булган. “Мамонтенок” җырын. Аның белән ялкытты инде. Кем өйрәткән икән? Районда смотр булса, директорыбыз гел Рөстәмне җырлата. Сүзләре дә бигрәк җәлләткеч бит:

Пусть мама услышит,

Пусть мама придет,

Пусть мама меня непременно найдет!

Ведь так не бывает на свете,

Чтоб были потеряны дети…

Шул урынына җитсә, Рөстәм күз яшьләрен кызганмый еларга керешә. Бер көнне мәдәният йортында да шулай итте. Моны күреп, җюри да утырган апалар да еларга тотынды, ә халык гү килеп кул чаба. Һәм беренче урын – Рөстәмнеке! Детдомга зур-зур түрәләр килсә дә, Мәүлидә Нургалиевна шул Рөстәмгә шул “Мамонтенок”ны җырларга куша. Тыңлаганда тегеләрнең күңеле тулышып китсә, директор йомышын әйтә сала.

− Әгәр сәхнәдә еласым килмәсә, юри телемне тешлим. – дип мактанган иде ул. Шуның өчен директор аңа яңа кием дә биргән. Вәт, йомры баш! Әгәр Наилә апа алдында шулай кыланса – харап бит!

Дим дә тик кенә торырга уйламый:

− Ә мин апа төркемгә килеп керсә, идән юырга тотынам. Нинди эш яраткан малай дип уйлаячак. Ә егәрле кеше кемгә кирәкмәсен? Шул чакта миңа үпкәләмәгез...

Менә Наилә апа килде. Белсәгезче, бүтәннәрнең ничек караганнарын. Балга сарыган сагызаклар шикелле уратып алганнар. Апага юньләп атларга да ирек бирмиләр. Кунакка детдом буйлап экскурсия ясадылар. Шунда да балалар калышмады. Күзләреннән күреп торам: апа аларга игътибар итсен дип уйлыйлар. Ә Наилә апа килү белән мине генә җитәкләп алды да, кулымны ычкындырмады. Мондагы шартлар белән танышып чыккач, директор Наилә апаны һәм мине үзенең кабинетына алып керде.

− Ходай бар икән. Күптән бер бала алырга хыяллана идем. Менә бит... − апа аркамнан сөеп алды. − Әле каникулга алып кайтам. Шул арада тиешле документларны да юллармын.

Шуннан мине бүлмәмә җибәрделәр. Ә әйберләрем күптән әзерләнеп куелган иде. Сыпырттым бүлмәмә. Тиз генә куркамны кидем, сумкамны асып алдым. Залга чыксам, Алия апам белән Зөлфирә утыра. Үпкәләүләре йөзләренә чыккан. Елаганнарын да яшермиләр.

− Ильяс абый, син безне ташлап китәсеңме? Шул дөресме? – ди сыктап Зөлфирә. Ни эшләргә белми, сүзсез калдым. Ничек туганнарым турында оныттым соң? Шул тиклем кыен булып китте.

− Әти үлер алдыннан нәрсә дип әйткәнне оныткан! – Алия күземә дә карамый үз алдына сөйләнде. – Бергә булыгыз, бер-берегезне ташламагыз дигән иде әти. Ә син... – апам учы белән битен каплады да сыгылып елый башлады.

− Мин хәзер бөтенләй абыйсыз каламмы? Сине сагынсак нишләрбез? – сеңлемнең сүзләре пычактай кадалды. Җавап та биреп булмый. Нәрсә дип әйтәсең инде?

− Сатлыкҗан! Сине чыганнар таптымы әллә? Әни белән әти моны күрсә, нәрсә диерләр иде икән?

Үземне кайда куерга белмим. Ирексездән, күздән яшьләр тәгәрәде. Моңа кадәр авыз ерып йөредем дә ул, ә хәзер... Иң якын кешеләрем турында онытканмын бит.

− Ильяс, тизрәк бул. Директор көтә. – Тәрбияченең кабаландыруы булды. Хәзер директор кабинетына аягым тартмады.

Әйе, дөрес эшләмәдем шул. Сатлыкҗан дип Алия апам дөрес әйтә. Тамакка балчык кичәге тыгылдымыни! Иркенләп тын алып та, сүз әйтеп тә булмый. Аяклар да тыңлашмый. Ә күздән яшь ага да ага. Мең төрле уйларга чумып, кабинетка чак килеп җиттем. Наилә апага уллыкка барасы килә, туганнарны да ташларга ярамый.

− Нәрсә булды сиңа? – дип сорашты ул.

− Бер нәрсә дә, − дидем тынычландырып үземне. – Наилә апа, сез мине га-фу итегез. – Үзем калтыранам, сүзләрне дә тотлыга-тотлыга әйтәм. – Тик мин сезгә бара алмыйм. Монда яшәргә калам.

Директор да, медсестра да да шак катты. Алардан уңайсызланып күземне яшердем, шуннан кабинеттан җәһәт кенә юк булдым. Урамга чыккач, күз күргән якка йөгердем дә йөгердем. Көне буена урманда йөредем. Кич җиткәч кенә детдомга килдем. Наилә апа кайткан иде.

ҮКЕНЕЧ

Җәйге лагерьдән ял итеп кайтып киләбез. Балалар йорты алдына килеп төшкәч тә, безне тәрбиячебез Рәйфә апа каршы алды.

− Саумысыз, апа! – дип ихлас елмаеп аңа сәлам бирдем. Тик тәрбияче мине күрүгә әллә ни шат түгел иде. Саулык та сорашмады. Кайнап торган ачуы йөзенә чыккан. Моны мин аның нурсыз битенә карап шунда ук тоемладым.

− Юньле кеше булып кыланма, кәкре аяк! – диде тәрбиячем, сөзәрдәй итеп карап.

Мин бер ни дә аңламадым. Тиктомалдан Рәйфә апа нигә алай каты бәрелде икән?

− Нәрсә булды соң, апа? – дип кыер-кыймас кына сорадым.

Бу сүзләрем аның ачуын арттырды гына:

− Белмәмешкә салышып торма, ачык авыз! Телеңә хуҗа була алмый адым саен сайрап йөрисең, иманыңны укытырмын әле!..

− Мин нәрсә дип сөйләп йөрегәнмен соң? – үземне яклап сүз әйтүемә Рәйфә апа котырганнан-котырды. Моны күреп башка балалар да йортка керергә ашыкмады, читтән генә шушы тамашаны күзәтте. Кемдер авызын җырды, кемдер исә минем өчен борчылып торды. Детдомда шундый бер-бер хәл була калса, бүтәннәр ишетми калмыйм дип әллә кайдан килеп җитә. Азак күрми калганнарга ләззәтләнеп сөйлиләр.

Тәрбиячем беләгемнән тотып алды.

− Ятим бозау асрасаң – авызың тулы май булыр, ятим бала асрасаң – авызың тулы кан булыр, дип юкка әйтмәгәннәр икән. Менә шушы мәхлүк тә мине бер гаепсез тотыш авыл халкы алдында исемемне чыгарды. – Аның ярсуыннан маңгаена тир бәреп чыкты. – Хәзер кеше күзенә күренер әмәл юк. Кайда барма, минем багьремне чәйниләр.

Нәрсә әйтергә белми аптырадым да калдым. Рәйфә апа нигә шулай ябырылды икән? Хәтеремә төшереп карасам да, аның алдында бер гөнаһымны да тапмадым. Ахырда:

− Берәр кем белән бутыйсыздыр – дигән булдым.

− Шым гына тор, карга! – тәрбияче беләгемнән ныграк кысып тотты. – Нәрсә эшләргә белми торганда я борыныңа сугырмын.

Ярсыган тәрбиячегә берәр сүз кушу да куркыныч булып китте. Бер көнне бит кичен тыштан соңлап кергәне өчен дусымны ничек тукмады. Дәү йодрыгы белән селтәп, аның күзен күгәртә сукты. Соңыннан дусым кеше күзенә дә күренергә оялып, башын түбән иеп йөреде. Ул Рәйфә апаның юан кулларына бер эләктеңме җиңел генә котылырмын димә!

Тәрбиячем төкерекләрен чәчә-чәчә акыруын дәвам итте:

− Я әйт әле, кайчан мин детдомнан әйберне өемә урлап ташыдым? Кайда күрдең? Сезнең тарелка-калакларыгыз, чынаякларыгыз миңа ни хаҗәтемә кирәк? Синең ястыгыңны, юрганыңны, тастымалыңны урлап алып кайттыммы? Нәрсә сарык сымак өнсез торасың, җавап бир!

Рәйфә апаның талпан сыман миңа ябешеп, колагымны җырта язырдай итеп кычкыруыннан калтырана башладым. Кинәт җебедем дә төштем. Күзләремнән тәгәрәгән эре яшь тамчылары битемне өтеп алгандай булды.

− Сезнең турыда алай дип сөйләгәнем булмады, − бар көчемне җыеп әйтә салдым.

− Кара син аны, гаебен танырга да уйламый. Бөтен авыл халкы хәзер мине тикшерә. “Ильяс”ның авызын тый” дигәннәре дә булды... Синең генә этлегең бу, синең генә! Теге тапкыр безгә бәрәңге алышырга килгәндә саескан сыман йөри идең. Ревизор шикелле күзең чыгардай булып, чокчынып йөрегәнсең, димәк. Хәзер дөньямны тикшерергә булдыңмы? Не позволю! Минем белән булышканчы, әнә бугыңда чокын. – Рәйфә апаның җан көченә төртүеннән җиргә мәтәлеп барып төштем. Аяк-кулларым сызырылды.

− Мин синең бу этлегеңне беркайчан да онытмам. Үкенер көннәрең алда әле... – Рәйфә апа тамак төбе белән кычкырды да, детдомга кереп китте.

Шатланып йөрегән җиремнән кәефем тиз генә бозылды да куйды. Кайсы җирдә яңгылыш сүз ычкындырдым икән дип исләргә маташтым. Тик барыбер бер ни дә хәтергә төшмәде.

Шушы хакта борчылып, төне буена йоклый алмый чыктым. Яраларым гына түгел, күңелем дә сызлый иде. Мин бит Рәйфә апа турында беркайчан да начар сүз сөйләп йөрегәнем булмады. Киресенчә, аңа һәрчак ярдәм итергә әзер тордым. Яз җитсә төркемебез малайлары белән бәрәңге чәчәбез, көз җыеп бирәбез. Билләр арып, хәлсезләнеп кайтып тәгәрәсәк тә мыжып йөремәдек. Кышын тәрбиячебезнең ихатасыннан карын тазарту, малларына печән салуны, елгадан өенә су ташуны да бүтәннәр белми әле. Әгәр Рәйфә апаның эшен эшләргә бармыйм дисәң, тәрбиячебезнең җавабы әзер:

− Болай булгач, яңа кием дип авызыңны да ачма!

Детдомга китерелгән барлык әйберләрне дә тәрбиячебез генә келәттән алып бирә ала. Аның әйткән сүзен үтәмәсәң, йөре әйдә искереп беткән киемдә. Бүтәннәр синең күзеңне кыздырып яңа ыштан, ап-ак күлмәк кия, ә сиңа бирелер гә тиеш булса да искесе белән хушланасың. Үзенә дошман булганнар гына Рәйфә апаның сүзен колакка элмиячәк. Әмма андыйлар безнең төркемдә юк диерлек.

Шул көннән алып Рәйфә апаның миңа мөнәсәббәте үзгәрде дә куйды. Саулык сорашсаң, җавап бирми. Авызы җырылып китеп барган җиреннән, мине күреп калса, йөзе кинәт үзгәрә дә куя. Әйтерсең дә аяз көнне яшен аткандай.

Безнең төркемдә тәрбияче булгач, ничек инде сөйләшми йөрисең? Я тегене, я моны белешергә кирәк. Тик Рәйфә апа мине күрмәмеш тә, белмәмеш.

Бер көн әйбер китергәннәр дигән хәбәр ишеттем. Башкалар алганда, буш торып калмас өчен бардым тәрбиячемә.

− Малайларга яңа аяк киеме бирәләр дип әйтәләр. Апа, миңа да аласызмы? Кырыгынчы размерны киям, − дигән булдым.

Рәйфә апа көләмсерәп карады:

− Аяк киемнәрен келәттән күптән алдым. Тик сиңа җитмәде...

Бу сүзләрдән соң аптырашта калдым:

− Ничек инде алай? Барысына да бар, ә миңа − юк.

Тәрбиячебезнең исе дә китмәде. Киресенчә, бу турыда сөйләгәндә йөзендә канәгатьлек күренгәндәй булды.

− Әлләче. Синең барлыгыңны бөтенләй онытканмын. − Моны ул ниндидер ләззәт белән әйтте. − Ярый, тайгак аягың иске ботинка белән дә өзелеп калмас әле! – Башкача мине ишетергә теләмәвен белдереп, арты белән борылды да, кабинеттан чыгып китте.

Моннан соң да Рәйфә апа төчеләнеп бармады. Саулык та алмады. Келәттән барлык балаларга кием алганда, миңа иң соңгы булып чират җитә. Тәрбияченең теләге шундый. Ә калдык-постыкны үзегез аңлыйсыздыр. Аяк киеме бирелсә − я ике-өч размерга зуррак булып чыга, костюм я күлмәк булса, киресенчә, кыскасы эләгә. Соңыннан йөрисең бүтәннәр алдында оятыңнан кызарып.

− Апа бу бит кыска, − дип әйтүем була, тәрбиячем шунда ук әрләп ташлый:

− Хөкүмәт бушлай киендергәнгә рәхмәт әйт әле. Үзеңә килешлесен эшли башлагач алырсың!

− Ичмасам, чак кына озынрак җиңлесе юкмы? Монысы бигрәк бит...

− Хан баласыдай сайланып торма! Алсаң – аласың, алмассаң – вәссәләм! – Ризалашмый кайда барасың инде? Ялангач йөреп булмый бит.

Эх, шул вакытта ни тиклем гарьләнгәнемне белсәгезче! Оятыңнан җир тишегенә кереп китердәй буласың. Нигә тәрбиячем шулай итә икән? Бер зыяным да тимәде, шикелле. Тик теге көнне, лагерьдән кайтканда, ничек әрләде. Шуннан бирле башланды бит бу газаплар.

Мәктәпне тәмамлаган елны Рәйфә апа янә “хәстәрлеген” күрсәтте. Университетка керер өчен характеристика кирәк. Ә аны тәрбияче генә язырга тиеш. Менә шунда ул теләгәнен кинәнеп язды. Мондый характеристика белән университетка түгел, ГПУга да якын китермиләр.

Шулай да, кайдандыр башым җитеп, мәктәп укытучысыннан характеристика яздырттым. Шуны гына тапшырып, югары уку йортына керә алдым. Ә инде Рәйфә апаның зур кинәнү белән язган характеристикасын әле дә кадерләп саклыйм.

Менә анда нәрсә дип язылган:

“Ильяс Мөхәмәтов – бик сәер кеше. Балалар йортына йортына килгәннән үк башкалардан ничек тә булса аерылырга омтылып тора. Һаваланырга ярата. Мәкерле. Кенәчел. Үч тотучан. Үзе турында югары фикердә. Олыны да, кечене дә санлый белми.

Ильяска артык ышанып барырга ярамый. Алдашырга оста. Бик мөһим мәлдә яшьтәшләрен уңайсыз хәлдә калдыра. Балалар арасында тиктомалдан низаг куптару сәләтенә ия. Кешегә, әгәр дә берәр ярдәм күрсәтсә, шуны күргән берәүсенә арттырып сөйли. Балалар йорты җитәкчелеге һәм тәрбиячеләр арасындагы кайсыбер аңлашылмаучанлыклар да шул сәбәпле килеп чыга иде.

Аны дөрес юлга бастыру өчен нинди генә алымнар кулланмадык. Тик гаиләсендә үк алынган кире тәрбияне үзгәртү җиңелдән түгел.

Гомумән, Ильясны иң тәртипсез, авыр холыклы балаларның бересе дип атарга мөмкин. Киләчәктә мондый кешенең җәмгыятькә файда китерә алуы бик тә шикле.

Тәрбияче – Рәйфә Түлебаева.”

... Моннан соң хәтсез генә еллар үтте. Балалар йортында минем белән бер чорда тәрбияләнгәннәр күптән инде үзаллы тормыш белән яши. Мин дә университетны тәмамлап, башкалада эшләп йөрим.

Күпме генә күңелне кырган вакыйгалар булса да, детдомда узган еллар сагындыра. Бигрәк тә бер төркемдә булган һәр яшьтәшләремнең якты йөзе, сөендергән-көендергән дә шуклыклары һаман истә.

Балалар йортында элек бергә тәрбияләнгәннәр без үскән авылда очрашуга җыелдык. Тормышта үз урынын тапкан егермегә якын кеше килде. Элекке тәрбиячеләребез, укытучыларыбыз да чакырылган иде. Күрешү хөрмәтенә мул гына итеп табын әзерләнде.

Мондый очрашуга сусаган һәркем детдомдагы булган хәл-вакыйгаларны исенә төшерде. Уңышларыбыз турында сөйләдек. Бер-беребезнең мәрәкәләрен исләп, көлешеп тә алдык. Табын артында вакыт тиз үтә икән.

Көн кичкә авышкач, кызмача булып алган Рәмил яныма килде.

− Ильяс абый, сине бер генә минутка гына мөмкинме? – дип чакырып алды. Без аның белән бер бүлмәдә яшәдек. Укуга бик тырыш булды. Төрле ярышларда, олимпиадаларда аңа җитүче юк иде. Балалар йортыннан соң ниндидер һөнәрчелек училищесына укырга җибәрделәр. Аннан инде туган ягына эшләргә кайтты.

Мин чыктым.

− Абый, сиңа бер нәрсә әйтергә иде. Теге ни...− Рәмил сүзне нәрсәдән башларга белми, ык мык итеп бераз торды.

− Ничек бар, шулай әйт соң.

− Синең алдыңда үземне шул тиклем гаепле итеп тоям...

− Китчәле, юкны сөйләмә! Бер зыяныңны да күргәнем булмады.

− Тиде шул. Син үзең генә белмисең әле. – Рәмилнең бите кызарып китте. – Шул гамәлем кайчаннан бирле тынгылык бирми. Әле булса да үкенеп бетә алмыйм. Инде бу күргәндә дә синең алда гафу үтенмәсәм, тыныч йоклый алмам.

− Нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңламыйм, Рәмил.

− Авылда бердән-бер умартачы Госман абыйны хәтерлисеңдер?

− Әйе.

− Менә шул абыйга без төркемдәш Мурат белән барган идек. Шул хәтле бал ашасы килә иде. Үзең беләсең бит инде – умартачыда бал мул. Ә балалар йортында андый сыйны күргәнебез юк.

− Шуннан, бал ашадыгызмы?

− Их, ашамасам, күпкә хәерлерәк булыр иде. – Ул бераз тынып торды да, авыр көрсенеп сүзен дәвам итте. – Госман абый безнең нәрсәгә килгәнебезне белсә дә, тиз генә сыен чыгарырга ашыкмады. Тәүдә ихатасына кертте, хәл-әхвәл сорашты, ничек укуыбыз, балалар йортындагы тормыш белән кызыксынды. “Рәйфә апагыз балаларга кул күтәрергә ярата, диләр. Шул дөресме?” дип төпченде ул. Әгәр ничек бар, шулай сөйләсәк, бал белән сыйлыйм, диде” – Рәмил авыр сулап куйды.

− Ә сез нәрсә дидегез?

− Күрәләтә балдан колак кагасы килми бит! Ничек бар, шулай сөйләдек. Аның нәрсәсен яшерәсең – чыннан да шулай бит инде. Берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәң, башка ачкыч белән сукканын сөйләдек. Үзенең өенә безне эш эшләтергә йөреткәнен дә әйтеп салдык. Шуннан абый өенә алып керде. Хатыны чәй ясады. Өстәлдә яңа гына аертылган балны күргәч, күзләр ялтырап китте. Ә Госман абый төпченүен дәвам итте. “Рәйфәнең өе эчтән матурмы?” дигән була. “Уй, абый! Сез тәрбиячебезнең өен күрсәгез, башыгыз әйләнер иде.Анда нәрсә генә юк! Тик әйберләрнең күбесе – детдомныкы. Чынаяклар да, башка савыт-саба, челтәрләр дә, вазалар да, мендәр тышлыклары да безнеке. Аны тәрбиячебез ничек үзенә ташып өлгергәндер” – дип әйтеп салдым. “Ә моны син каян беләсең? Бәлки, тәрбиячең шундый ук әйберләрне магазиннан сатып алгандыр?” – диде умартачы тәрбиячемне яклап. Үземнең әйткәнемне ничек дәлилләргә дә белми калдым. Әгәр Госман абый шушы турыда Рәйфә апага әйтсә? Алайса, бетте баш. Ничектер котылыр кирәк иде. “Бу турыда безнең Ильяс яхшы белә. Ул үз күзләре белән күргән” дип алдап әйткәнемне сизми дә калдым. Тик сез бу турыда мин әйтте дип әйтмәгез инде, дип үтендем. Рәйфә ападан тукмалырмын дип курыктым. Ә сиңа, бездән зуррак булганга барыбер бернәрсә дә эшли алмас дип уйладым...

Менә сиңа, мә! Көтмәгәндә мондый хәбәрне ишеткәч, үзем дә аптырап калдым. Һәр яклап өлге булган Рәмилнең авызыннан бу сүзләрне ишетермен дип кем уйлаган?

− Гафу ит инде, абый! – Рәмил гаепле карашын читкә юнәлтте. – Бер калак татлы бал шул кадәр ачы газапка әйләнер дип уйламаган идем...

Шул чак якында гына кемнеңдер авыр итепуфтанганын ишетеп, борылып карадык. Ә анда хаклы ялдагы тәрбияче Рәйфә Түлебаева тора иде. Ул бер-ике адым артка чигенде дә, агачка сөялде.

ӘТИ КАЕШЫ

 

− Ильяс, сиңа нәрсә булды? – дип төпченергә тотынды Алия апам.

− Бер нәрсә дә булмады.

− Ә нигә һәрвакыт миннән яшеренәсең? Берәр нәрсә әйтсәм – ишетмәмешкә салышасың – апамның болай дип әйтүенә нәрсә дип җавап кайтарырга белмәдем. Үземне соңгы вакытта шулай тотуыма сәбәбе дә бар. Тик дөресен генә сөйлисем килми. Алия апа безнең өчен әти дә, әни дә сымак. Әлдә ул бар әле. Детдомда ул безне гел яклап йөртә. Әмма мондагы балаларның арасында апамның үзеннән дә көчлерәкләре күп. Әгәр минем белән шушы көннәрдә нәрсә булганын сөйләсәм – ул нык борчылачак, кыен булыр. Эчемдәге сызлануымны белдермәскә тырышам. Шуңа да уң колагымны учым белән каплап, яшерергә маташам.

Бер тотынса, Алиянең төпченергә яратканын беләм. Аның яныннан тизрәк китергә кирәк икәнен яхшы аңлыйм.

− Ярар, апа, мин ашыгам. Шигырь ятларга кирәк, − дигән булдым да, тизрәк бүлмәмә йөгердем.

Ул көнне хәтерләсәм әле дә кыен булып китә. Шул турыда уйлап ятсам, төннәр буена йоклый алмый чыгам. Апамнан яшерсәм дә, бу турыда сезгә түкми-чәчми сөйлим әле...

Безнең детдомда Даян исемле ялбыр чәчле малай бар. Аңардан барысы да курка, чөнки ул безнең “башлык”. Даян абый да, Даян абый дип ялагай малайлар аның авызына гына карап торалар. Балалар йортында Даян үзе баш, үзе түш.

Куркагырак малайлар аның бөтен йомышын да үти. Кемедер киемен юа, кемедер үз ризыгын аңа бүлеп бирә, ә берәүләре Даян кушуы буенча авСылга урлашырга йөри. Миңа да аның зыяны аз тимәде.

Балалар йортына килеп эләгүне авыр кичердем. Еш кына авырый башладым. Хәтта битемнең дә, кулларымның да тиресе кибә башлады. Төрле крем сөртеп карыйм – файдасы юк.

Ә Даян детдомда һәркемгә исеме белән түгел, ә кушамат белән эндәшә. Ул вакытта мин ару гына кушаматсыз йөреп алдым.

− Сине кем дип йөретәләр? – дип сорап куйды ул мине коридорда очраткач.

− Ильяс.

− Ул мәгънәсез исемне онытсаң да була. Сиңа хәзер икенче исем табабыз. – Мине баштан аяк күз йөгертеп алды. Тиресе кипкән кулларыма чирканып карап куйды. − Син әллә үлергә йөрисең инде? Битеңә дә, кулларыңа да нәрсә булган ул?

− Әлләче, − бу кәмсетүле сүзләрдән уңайсыз булып китте. Шулай да акланырга тырыштым. – Үзем дә белмим. Элек алай түгел иде. Детдомга килгәннән бирле шулай.

Даянның авызы ерылды. Әллә нинди зур ачыш ясагандай, учын-учка шапылдата сукты да, сөрәнләргә тотынды:

− Таптым, таптым! Бүгеннән алып синең исемең Кипкән Балык! Ишеттеңме – Кипкән Балык!

Гарьлегемнән җир тишегенә кереп китердәй булдым. Ә Даян шашынып “ачышы” белән уртаклаша бирде:

− Кипкән Балык, Кипкән Балык!..

Шул арада кайдандыр малайлар җыелып китте. Ул ялагайларга җитә генә калды. Даянга ярарга тырышып, тешләрен ырҗайтып, кемузардан хихылдарга тотындылар:

− Ну, Даян абый, хәтәр башлысың да инде! Шәп исем тапкансың бит!

Бәләкәче дә яныма килеп, терсәге белән төрткән булды:

− Карале, чынлап та, Кипкән Балык. Исеме үзенә килешеп кенә тора шул...

Менә шулай, Даян миңа кушамат та тагып куйды. Кушамат белән эндәшсәләр – игътибар итмәскә тырыштым, я бөтенләй ишетмәмешкә салыштым. Нык ачуым килде Даянга. Болай итеп котыруы үз башына булса ярар иде, дип пышылдадым эчтән генә.

Бер көнне безнең төркемдә яшәгән Дим үзенең бүлмәсенә чакырып алды. Монда аңардан башка берәү дә юк иде. Мөгаен, бәрәр кызыклы нәрсә сөйләргә уйлыйдыр.

− Монда иркенләп сөйләшер бер кеше дә юк. – дип сүзен башлады ул. – Уйлаганымны детдомда башкаларга әйтеп бармыйм. Сатлыкҗаннар күп. Койрык болгаучылар адым саен. Шунда ук эләкләшергә генә торалар. Ышанычлы кешеләр юк диерлек. Менә карап йөредем дә, Ильяс, синең белән үзара гына сөйләшеп алырга булдым. Ышанычлы малай икәнлегең маңгаеңа язылган. – Дим минем белән аралашуга шат икәнен белдереп, ихлас елмайгандай итте.

Бу сүзләрдән эчемә җылы йөгерде. Һо, шулай булмый ни! Ышанычлы малай диде бит! Үзем, чынлап та, шәп икәнмен икән дип эчтән генә куандым. Тик моны Дим нәрсәдән чыгып әйтә? Күрәсең, кешеләрне яхшы аера беләдер.

− Рәхмәт. Син дә тәрбиялегә ошагансың – дидем.

− Алай булгач, синең белән бер нәрсә дә яшерми сөйләшә алабызмы? – йөзенә җитдилек чыккан Дим урыныннан калкынып куйды.

− Була!

− Тик бу турыда сөйләшкәнебезне берәү дә белмәсен.Ярыймы? – ул бармагы белән янап куйды.

− Икмәк тотып ант итәм...

− Ярый, алай булгач, − Дим кемнәндер шүрләгәндәй тирә-ягына каранып алды. − Ильяс, син ничек уйлыйсың: детдомда кем иң көчлесе?

− Бер дә белмим.

− Ничек инде белмисең? − ул, чиксез аптыравын белдереп, күзләре чыга язып миңа текәлде. − Ә Даян абый нәрсә? Аның иң көчле икәнен белмисеңмени?

Шул Даянның исемен ишеткәч, әллә ничек булып китте. Җитмәсә, абый дип әйткән була бит әле!

− Кем-кем, тик Даян бер ничек тә көчле түгел! – дидем кинәттән. – Үзеннән кечерәкләрне тукмый, бөтенесен дә мыскыл итә, безнең ашыбызны тартып ала... Шундый кеше ничек көчле булсын? Үзеннән зурраклар алдында куян сыман дер калтырап торадыр әле! – Ачуымнан нәрсә уйлаганымны сөйләдем дә бирдем. Дим авызын ачып бер сүзсез калды.

− Әлләче, Ильяс, ничек кенә димә. – Даян абый иң көчлесе инде! Син алай дип башка берәүгә әйтә күрмә, югыйсә, аңа җиткерерләр. Шунда сиңа да, миңа да эләгер. – Аның хәстәрлекле сүзләреннән бу турыда берәүнең дә белмиячәгенә ышанычым артты.

− Шул кешенең этлеге йөзенә чыккан. Көн дә берәүне елатмаса – исеме Даян булмый. Ярый әле, син шул явыз белән бер бүлмәдә яшәмисең. Көн күрсәтмәс иде. – Бер әйтә башлагач, туктый алмадым. Чынында шулай бит. Тик бу турыда беркемгә сөйләп булмый. Ярый әле, Дим бар. Бик ышанычлы күренә. Хәзер уйлаганнарымны тик аңа гына сөйлиячәкмен. Мин сөйләгәндә, Дим башын селкеп тик утырды. “Әйе”, дип сүз белән генә әйтмәде. Ләкин аның минем белән килешүе аңлашыла иде.

− Ә шулай да Даян ничектер авыл кызларын үзенә карата. – Дим детдомның “башлыгы” белән сокланып куйды.

− Әгәр аларга хатларны Даян үзе язмаганын белсәләр, әйләнеп тә карамаслар иде. Туңбаш бит ул Даян. Бер сүз дә өч хата җибәрә. Шуңа “бишле”гә укыган малайларны бүлмәсенә чакыртып, әйтер сүзен диктовать итеп кызларга хат яздырта.

− Китчә-ле-е! Даян хаталы язмыйдыр?

− Югыйсә, билмисең! Яза шул. Бер көнне үзе язып караган, ди. Хатны “дарагая дивушка” дип башлаган − Ирексездән шаркылдап көлеп җибәрдем.

Шул чак нәрсәдер дөбер-шатыр итеп калды. Бүлмәдәге шифонерның ишекләре шар ачылып китте дә, аннан кызарып беткән Даян атылып килеп чыкты. Йөрәгем туктап калгандай булды. Бетте баш. Йөзе качкан “башлык” йодрыкларын төеп миңа ташланды:

− Үтерәм, Кипкән Балык, үтерәм! Минем турыда шулай дисеңме әле-е-е? Даянның көчле йодрыгыннан күз алдымда очкыннар чәчреп китте. Күземне күгәртә сукмасын дип, учларым белән битемне капладым. − Карале, маңка! Нәрсә дип авызын ачкан була. Мин неграмотныймы? Алай дип әле берәүдән дә ишеткәнем юк. Телеңә хуҗа булмасаң – мә! – Көчле итеп тибүдән бөерем чәнчеп куйды. Шуннан тагын селтәде. – Даян шулай дисеңме әле? Даян болаймы? – Башлык хәле беткәнче төйде. Авыртуга түзә алмыйча утыра төштем. Шуннан тәмәке исе сеңгән каты бармаклары яңагымны тотып алды.

− Нәрсә, яшисең килми әллә? – чыгарыннан-чыккан Даян әллә нинди нәфрәт белән тишердәй итеп карады. Шул чак берәү аркама нык итеп типте. Монысы дим иде.

− Даян абый турында тагын берәр нәрсә әйтеп кара! – диде ул чәрелдәп.

Нинди камауда калганымны аңлап, башыма эссе йөгерде. Бу капканнан җиңел котыла алмассың хәзер. Нык итеп тукмамыйча, үчен кайтармыйча “башлык”ның күңеле булмас. Әмма, ничек кенә авыртса да, еламадым.

− Торгыз әле шул кәлтерәкне! – Даян янында биеп торган “көчегенә” боерык бирде. Теге мине аягыма бастырырга маташып, эткәләде.

− Беләсеңме, син − бүгеннән мәет! Котыла алмаячаксың! − Даян бүлмәнең теге ягына, бу ягына сөйләнә-сөйләнә йөри бирде. Шуннан миндә нәрсәдер күреп, шып туктап калды. Тиз генә яныма килде:

− Моны кемнән алдың? – детдом башлыгы билемдәге каешка күрсәтте.

− Әти-ем-не-ке. Үлер алдыннан бүләк иткән иде. – калтыраулы тавышым шүрләвемне белдерде.

− Шиш! Бүгеннән алып ул минеке! − әтиемнән калган бердәнбер мирасны ничек башкага бирәсең? Минем өчен моннан да кадерлерәк әйбер юк. Шуны таккан саен әтием искә төшә, ул янымда йөрегән сыман хис итәм. Каешка карасам − әтиемнең ягымлы йөзе күз алдыма килеп баса. “Мә, улым, билең нык булсын!” – дигән иде бит ул аны биргәндә. Шуннан күп тә үтми үлеп тә китте. Ә матур гыа соры каешны һәрчак йөретәм.

− Юк, бирмим! – иң кыйммәтле әйберемне югалтудан куркып, ике кулым белән каешка тотындым. Болай итүемә Даян тагын ачуланды.

− Мин синнән сорап та тормыйм! Дим, шиш тиз генә! – башлык кулларымны каерып борды.

− Бирмим каешны! Ул бит әтиемнеке! – бәлки, тыңларлар дип тартып алмауларын үтендем.Даян кулларымны тагын ныграк кысты. Сөякләрем менә-менә сыныр сыман.

Ә Дим шул вакытта чишергә тотынды.

− Менә, Даян абый, булды! − әйберемне кулыма эләктергәч, авызы ерылып аңа сузды. Даян зур ләззәт белән каешны кулында әйләндереп-әйләндереп карап алды:

− Шә-ә-әп!

− Барыбер бирмим дидем! – бар көчемне җыеп каешка барып ябештем. Тик Даян аны нык тоткан, ычкындырмады. Карышуыма җаны көеп, үземне очыра төртте.

− Черки башың белән маташасыңмы, ә? Каешың кирәкме?

− Әйе.

− “Мә” бик теләсәң! – Даян каеш белән миңа селтәде. Кинәт колагым зыңк итеп калды. Каешның тимер ягы белән колагыма эләккән иде. Башым чатный. Тәнем калтырый. Түзеп булмаслык авыртудан иреннәремне тешләдем. Күзләремнән эре тамчылар бәреп чыкты. Ә Даян белән Дим бер нәрсә булмагандай бүлмәдән чыгып киттеләр. Әтиемнең каеше китте...

Чарасыздан түгелеп еладым. Юк, авыртудан түгел. Күңелгә авыр. Бу каеш белән әтием, ичмасам, бер сукканы булмады. Ә Даян мыскыл итеп сукты...

− Нигә генә шундый көчсезмен икән? Мәктәптә яхшы укыйсың дип мактаган булалар. Аннан ни файда? “Бишле”гә укыганчы, шушы икеле капчыгы Даян шикелле гәүдәле булсам иде. – дип күз яшемне тыя алмый, гомердә тәүге тапкыр яхшы укуыма үкендем.

Шул көндә үк колагым күгәреп чыкты. Алай гына да түгел, начар ишетә башладым. Апамның әйткәнен шуңа өзек-өзек кенә ишетә идем. Аңа күренмәскә тырышып, яшеренеп йөредем.

Байтак еллар үтте. Туган якларыма кунакка кайттым. Юл уңае балалар йорты урнашкан авылдагы классташыма кереп чыгырга булдым.

− Теге Даянны хәтерлисеңме әле? – Классташым күпмедер сөйләшеп утыра биргәч, кинәт шулай дип сорап куйды.

− Хәтерлисе дә килми! – теләр-теләмәс кенә җавап кайтардым. Мин шулай дип кырт кистем. Ә чынында исә аның язмышы турында яхшы беләм. Моннан бер ничә ел элек автовокзалда чүплектә чокынып йөргәнен күргән идем. Аннан соң хәле тагын хөртәйгән дип ишеттем. Урлашканы өчен төрмәдә дә утырып чыккан.

− Ишеттеңме, яңарак аның белән нәрсә булган? – Дусымның бу сүзләреннән кызыксынуым арткандай булды:

− Нәрсә булган соң?

− Даян үткән айда гына үлеп калды бит!

− Нич-чек? – көтелмәгән хәбәрдән аптырап калдым.

− Менә шулай. Авыл читендәге каенлыкта тапканнар. Үзенең соры каешы белән асылынган...

 

ТАСМА

 

− Тагын шул тасма дип килдеңме, ә? Тәкатемне генә корыттың бит! – Мәүлидә Нургалиевна мине күрү белән ярсып китте. Саулык сорашкан идем, ишетмәде дә.

− Апа, тиздән мәктәптә чыгарылыш кичәсе була. – Үземне гаепле тойгандай, ишетелер-ишетелмәс кенә эндәштем. – Класс җитәкчесе барысына да тасма алыр өчен акча җыя. Бүтәннәрнең әти-әнисе күптән тапшырган. Мин генә калдым...

− Шуннан ничек итим? – Директор мыскыллы итеп елмайды да, аннан чәнчеп карады. – Тугызынчыдан соң ГПУга бар дип әйттеме? Әйттем! Ә син карышкан булдың. Имеш, университетка бара берәү. Ике ел элек чыгып киткән булсаң, күптән берәр төзелештә эшләп акча табыр идең. Йөремәс идең монда мыжып, соранып. Хәзер тасма дип миемне черетәсең. Никаких, башкача берәр нәрсә сорап авызыңны ачма!

− Мәүлидә апа, бөтен мәктәп алдында ялгызым тасмасыз торыйммы? Уңайсыз бит...

− Тор, нишләп уңайсыз булсын. Син бит бүтәннәрдән аерылырга яратасың. Детдомдагы башка балалар тугыз классны бетеп, шатланып ПТУга укырга бара. Ә син әллә кем баласыдай кыланып, университетка барам дип ныкыштың. Минем өстемнән эләкләп, министрга да яздың. Синең аркада чокымаган җирне калдырмадылар. Үзеңә, ичмасам, читтән карар идең. Чак җил иссә очып китергә торсаң да, һаман Уфа дип авыз ачасың. Берәү артист, я галим була, имеш. Йөрисең шунда кеше көлдереп. – Директорның бу сүзләреннән гаепле башым иелә төште. – Мин сиңа тасмага акча бирмим. Сорама да. Әнә, бик аерылып торасың килгәч, бөтен мәктәп алдында тасмасыз тор. Йөре шунда ала карга булып!

− Апа, биреп торыгыз инде...

Директор мине тыңлап та тормады. Ачуы кабарып, кулларын селти-селти, нәфрәтле күзләре белән тишердәй булып кабинетыннан куырга тотынды:

− Куй, хәстрәш, башымны каңгыртма. Күземнән югал!

Мин башымны иеп, гарьлегемнән кызарып чыгып киттем. Нигә генә директорга кердем дип үземне битәрләдем. Ишекне япкач та, директорның тынычлана алмый кычкыруы колакка ачык ишетелде:

− Кайчан гына котылам инде шушы бәндәләрдән. Тәмам арыттылар бит. Эчкече әти-әнисенә кирәкмәгәннәрне мин карарга тиешмендер шул... Бар белгәннәре – теләнчү. “ Апа, шул кирәк, апа бу кирәк”, дип ашап баралар. Кайчан гына өннәре тыгылыр икән...

Болай булгач, директордан тасмага акча өмет итеп булмый. Халык алдында гарьлеге ни тора! Ничек тә берәр әмәлен табырга кирәк. Шушы уйлар төнен дә тынгылык бирмәде. Их, кайдан гына табырга икән шул йөз сумны?

Башыма бик шәп уй килде әле! Әһә! Таптым! Аскы урамда бер абый тимер-томыр җыя. Ә авылда алар урам тулы. Бүтән малайларның аңа тимер ташыганын күргәнем бар. Минем кулдан килмимени? Әгәр шуларны җыеп алып барсам, тасма өчен акча кесәмә үзе кереп ятачак.

Иртәгәсен мәктәптән соң авыл буйлап чыгып киттем. Безнең малайлар тимер кабул иткән теге абыйга нәрсәдер алып барган. Соңыннан акчасына тәм-том алып, мактанып йөриләр иде. Менә хәзер үзем дә шул эшне башкармакчымын. Ә тимерне кайдан алырсың дип уйлыйсызмы? Авыл урамыннан үтсәм, елга буен караштырсам, табылыр әле. Кемгә кирәк соң ул эшкә ярамаган калай? Ә минем өчен зур табыш. Малайлардан шул шөгыль турында бераз сораштырып та алган идем. Бак дисәң, ул тимернең ике төре бар икән. Тәүгесе “кара металл” дип атала. Күпчелек тракторлар, йорт кирәк-яраклары шуннан эшләнә. Тагын “төсле металл” дигәнен җыялар. Анысы исә сирәгрәк очрый: алюминь, бакыр, латунь. Әле шул “кара металл” табырга йөрүем.

Шул уйлар белән елга буена киттем. Ару гына араны үттем. Караеп яткан нәрсәләрне күрсәм, су эченә кереп тә карадым. Тик юньле әйбер табылмады. И, нигә гел шулай икән? Кирәкмәгән чакта шул тимер-томыр юлда тулып ята, ә эзли башласаң – тапмыйсың.

Әле вакыт бар: мөгаен, буш кул белән кайтмасмын. Кешеләрнең бакчалары буйлап киттем. Я берәр консерва очрый, я сынган көрәк. Алардан гына нәрсә чыга инде? Берәр авыррак әйбер табырга иде. Көтмәгәндә, калайлар өеменә юлыктым. Күрәсең, кемдер өй түбәсен алыштырган да, искеләрен чыгарып ыргыткан. Ничек җайлы булды әле! Аларны матур итеп кенә бер-берсенә салдым, шуннан төреп куйдым. Таралмасын өчен бау белән бәйләдем. Менә бит, тырышсаң була! Мондагы бөтен калайларны да бер юлы алып китеп булмый, шуңа көчем җиткәнче алдым. Монысын илтеп тапшырырмын да, тагын килермен әле! Тик берәү дә күреп калмасын.

Төрелгән калайларны күтәрдем дә, теге кабул итүче абыйның ягына юлландым. Кешеләр күрмәсен өчен урам буйлап бармыйм, арткы очтан атлыйм. Әгәр берәр таныш кеше күреп калса, оятыңнан ят та үл! Унбиш кило чамасы иде бу йөгем. Әгәр килосы бер сум торса, унбиш сум кесәгә кереп ятачак. Шуннан тагын барырмын.

Көч-хәл белән теге йортка барып җиттем. Капканы шакыдым..Лауылдап эте өргәнгә хуҗасы килеп чыкты:

− Нәрсә кирәк? – диде ул җитди генә.

− Абый, менә металл алып килдем. Сез кабул итә, диләр, − зур эш башкаргандай, ышаныч белән әйттем.

Теге абый калайларны күрде дә елмаеп җибәрде:

− Юк, энем. Мондый нәрсәне ала алмыйм. Миңа калын металл кирәк. Ә калайның файдасы юк.

Көтелмәгән җаваптан аптырап калдым:

− Ә нигә бу да тимер түгелме соң? – дидем.

− Тимер дә ул. Тик аның сыйфаты түбән. Кабул итү пунктында шундый шарт куялар. Так что, ала алмыйм...

Шатланып, зур планнар корып килгән идем, кинәт барысы да юкка чыкты. Җитмәсә, ерактан күтәреп йөрече шуны! Ә хәзер аны нишләтим?

− Сезгә калдырып китим. Бәлки, кирәге тиер – дип “сыйфатсыз” йөктән котылу ягын карадым. Бу сүзләр абыйны куандырмады.

− Юк, юк! Кирәкми, − дип кырт кисте ул – Чүп-чарыңны монда калдырма. Алып барып ташла.

Хәзер инде тагын да авыррак булып тоелган йөкне алдым да кире килгән ягыма юлландым. Башка чара калмады. Көнем бушка үтте.

Детдомга кайтып кергәндә караңгы төшкән иде. Яман нык арытылган. Җитмәсә, шул тиклем ачыктым! Шуңа да иң тәүдә аш бүлмәсенә йөгердем. Мөгаен, миңа дигән аш суынган булса да өстәлдә торадыр. Булсын, суык дип сайланып тормам инде. Ичмасам, эчемә берәр төен төшсә дә, күңел күтәрелеп китер.

Ул көнне дежур булган Гәүһәр савыт-саба юып йөри иде. Карыйм: өстәлдә бер нәрсә дә юк. Ахырда:

− Минем өлешне әллә алып куйдыңмы? – дип эндәштем.

− Тагын да соңрак килергә кирәк иде! – дип кырт кисте дә Гәүһәр, бер ни булмагандай эшен дәвам итте.

Ач кешенең – ачуы яман дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Кызның сөйләнүенә ну җаным көйде! Ничек килештереп тора! Әллә кем дип әйтерсең. Тәрбиячеләр сымак кына чирттерә. Кызып киткәнемне сизми дә калдым:

− Соңлап килүемдә синең ни эшең бар? Минем ризыгым торсын иде... Сиңа тиямени?

− Әллә, белмим! Әнә, тәрбиячедән сора! Син булмаганга ачуы килеп, ашыңны чиләккә түкте...

Берәр сынык икмәк калмаганмы икән? Ымсынып өстәл тирәсен караштырдым. Юк, шул. Ач килеш йокларга ятудан башка чара калмады. Бер булмаса – булмый икән. Ни акча да таба алмадым...

Иртәгә дә акча табу нияте баштан чыкмады. Тизрәк нәрсәдер эшләргә кирәк. Югыйсә, соңгы кыңгырау көнендә торырсың тасмасыз. Гарьлеге ни тора! Күрәсең, кичә минем нәрсә белән булышуым турында малайлар яхшы белә. Күргәннәрдер инде урамда. Бишенче төркемдәге Нил шулардан ишеткәндер.

− Ильяс, сиңа бик шәп нәрсә әйтәм, - дип башлады сүзен күзләрен уйнатып. − Акча кирәкме?

− Кирәк тә ул...

Шул җавапны гына көткән Нил елмаеп җибәрде. Учын-учка сугып, сүзен дәвам итте:

− Алайса, бик җилле тәкъдимем бар. Колхозның гаражы кайда икәнен беләсеңме?

− Беләм... Идел буенда тора бит. Аскы урамда.

− Дөрес. Сиңа әйтер сер бар – тик бүтәннәр белмәсен! – башкалар ишетмәсен диптер, егет пышылдауга күчте. – Гаражның эченә безнең төркем малайлары кереп караган. Уй-йй, анда тимернең күплеге!!! Ул алюминь, ул бакыр… Тик торганнан баерга була бит!

− Тимер күп булса ни, аның хуҗалары бар бит, − дигән булдым.

− И бигрәк беркатлы икәнсең! Кемгә кирәк шул тимер-томыр? Әнә, бөтен авыл халкы шуннан ташый. Әйдә безнең белән бар.

Нилнең бу сүзләре сагайтып куйды. Ничек кеннә булмасын, барыбер иясез түгел бит ул гараж. Каравылчысы да бар икәнен беләм. Икенче яктан, бу гамәлем турында белеп калсалар... Мәктәптә күзне дә ачтырмаслар. Җитмәсә, угъры балаларны исәпкә кую турында ишеткәнем бар. Шуны белә торып, ничек урлашып йөрергә кирәк?

− Куй, кулымнан килмәс. Үзегез генә барыгыз, − дип котылу ягын карадым.

− Ки-и-т! – Нил ачуыннан җиргә лычкылдада төкерде. − Шул кадәр куркак кеше булырсың икән! Берәрсе тотыр дип шүрлисеңме? Бер нәрсә булмый: керәбез дә, алабыз да чыгабыз. Акча аяк астында ята. Мәктәп тасмасы гына түгел, әллә нәрсәләр алырсың әле. Авылдан бер малай тимер-томыр җыеп, велосипед алган, ди. Без кайсы җиребез белән кәм?

Шуннан зур хәстәрлек күрсәткәндәй, Нил кулын җилкәмә салды.

− Сине якын күреп кенә әйтүем инде. Детдомда башкаларга эндәшсәм, артымнан ябырылып барырлар иде, сызгыруымны гына булсын. Ә син, исәр, инәлтеп маташасың...

− Әлләче, моңа тиклем алай итеп йөремәгәч, рәтен-чиратын да белмим бит.

− Ну, тапкансың, баш ватыр бәла! Ярый, беренче тапкырга син ишек төбендә торырсың. Өйрәнерсең. Ә акчасын сиңа да бүлербез. Әллә тасма аласың килмиме?

И, шул мәктәп тасмасы дип хыялый булдым бит. Әле дә Нилнең шул сүзне әйтүе булды, йөрәк леп-леп итеп куйды.Соңгы кыңгырау көне җитеп килә шул. Ә акча таба алмасам? Ул чакта нәрсә буласын күз алдына да китерәсе килми. Ә бит Нил яманлыктан шушындый тәкъдимне әйтмидер. Әллә барырга да куерга микән? Ишек төбендә генә торырсың диде бит.

− Безнең белән барасыңмы-юкмы? Башка инәлеп тормыйм! – Нил кабаландырып куйды.

Бераз шым гына уйланып тордым. Урлашасы да килми, тасмасыз да калырга теләмим. И, ни булса да булыр, дидем дә, ризалаштым.

Эңгер төшкәч, шул гараж ягына юлландык. Мин, Нил һәм тагын өч малай идек. Ару гына араны тын гына бардык. Детдом артта калгач та, Нил тәмәкесен борхылдатып җибәрде.

Без аның белән әллә ни аралашып барган кешеләр түгел. Ул минем елгы, тик ике класска түбән укый. Мәктәптә әллә ни яхшыдан укымый. Аның төрле мутлыклары хакында, качып йөрүе хакында барысы да белә. Аның белән шуңа дуслашып та бармадым. Ә менә хәзер мин аның белән урлашырга китеп барам. Урлашырга! Шуны аңлап, үземә оят булып китте. Бәлки, берәр башка урында тимер-томыр бардыр? Нәкъ, гаражга төшергә димәгән бит.

− Ә башка җирдә төсле тимер юкмы соң? – дип сорап куйдым юлдашымнан.

Нил авызын кыйшайтып елмайды. Аннан миңа текләп:

− Ба-а-ар! – дип сузып әйтте ул. − Агач башында!

− И, шаяртырга дисәң, сиңа куш инде.

− Бер дә шаярмыйм. Детдом артындагы каенлыкка барсаң – алюминь туп-тулы. Һәр агач башында диерлек...

− Юкны сөйләмә! Аны агач башына кем ташыган соң?

Нил әллә акыллы күренергә тырышыпмы, әллә белгәнен җиткерергә теләгәннәнме, тавышын көчәйтте дә, сүзен дәвам итте:

− Үзен син, Ильяс, бер нәрсә дә белмисең. Һәр агач башында кеше тимер ташып йөремәс инде. Ә менә саесканнар ташый. Алар оя кора. Ояларында алюминь күп була. Үзем күрдем.

Нилнең сөйләгәнен ишеткәч, кызык булып китте. Артабан сөйләвен сорадык. Хәзер бар игътибар анда иде.

− Шуннан, шуннан? – дип төпченде малайларның бересе. Әйтерсең безнең алдыбызда ике капчыгы түгел, ә заман батыры басып тора!

− Саесканнар тимер-томырдан оя коруы турында өлкәннәрдән ишеткәнем бар иде. – Нил кабаланмый гына сөйли. − Ул кошның ялтыр-йолтыр җыйганы турында күп сөйлиләр. Хәтта берәү аның оясыннан алтын балдак та табып алган! Миңа да кызык булып китте. Үземнең төркемнән ике малайны иярттем дә, киттек урманга. Көз көне иде. Чынлап та, каен башында оялар күренә. Тик анда менәргә кирәк. Ни аста ботаклары юк. Әй, агачны кисеп төшерергә мөмкин бит. Ә пычкыбыз юк. Авылга килеп, электрик абыйдан пычкы сорап алдык. И, кисәбез моны, и, кисәбез. Тиргә батып хәлсезләнеп беттек. Ял итәбез дә, тагын эшкә тотынабыз. Ару гына вакыт этләнгәч, теге каен дөбер-шатыр авып китте.

− Ояда тимер бар идеме? − малайлар түзми тизрәк беләселәре килә.

− Бар, кәнишнә! – Нил күкрәген киереп җибәрде. − Анысы гел алюминь чыбыклардан тора иде. Тиз генә җыеп алдык. Ару гына чыкты. Тик бер килога җитми.

− Шуннан аны нишләттегез?

− Бүлдермәгез! – Нил кинәнеп күргәннәрен сөйләде. − Бер агачны еккач, кыздык та киттек. Икенче каенга бардык. Аны да кисә башладык. Күпмедер вакыт этләнә торгач, ул да гөрселдәп җиргә ауды. Тагын тимерен җыеп алдык. Тагын бер каенны кисеп ташладык! Ну, тимерне җыйдык кына! Башкалар ничек шуны белми йөргәннәр икән? Акча бит – баш очында!

− Алай булгач, акчаны күп эшләгәнсездер? – дип сорашам “тимер патшасыннан”. Нил тынып калды:

− Эшләде сиңа! − Ул авыр көрсенде дә, кул селтәп куйды. − Лесник килеп чыкты да, бөтен планны бозды. Кайдан белеп калгандыр ул? Әллә сагалап йөргән. Хәзер милициягә алып барам, ди. Ну, кот очты. Пычкыны шунда ук тартып алды. Пакетка салынган тимер-томырны да алды. Ярый, җиңел котылдык әле. Башкача алай итеп йөрү юк.

Нил сөйләп беткәннән соң бераз шым гына бардык. Гараж да якында гына иде. Барысы да яхшы килеп чыкса ярый да ул. Анда якынлашкан саен йөрәк дөп-дөп тибә. Хәерлегә булсын.

Тәүдә тимер кәртә аша сикереп, колхоз биләмәсенә кердек. Шуннан гаражның зур ишеге астыннан шуышып эчкә үттек. Нил бөтенебездән алда йөри, берәр нәрсә әйтәсе килсә, я ымлай, я кулы белән ишарәләй. Эчтә иске трактор тора, төрле запчастьләр тулып ята. Кергәч тә нәрсә эшләргә белми ишек төбендә торып калдым. Малайлар кемузардан эшкә тотынды. Кемдер тракторны актара, ә Нил бетенләй өскә менеп китте. Маймыл кебек үрмәләде дә.ю озын кабельне суыра башлады. Мин генә аптырап тик торам.

− Ата-а-с! – кемдер яман кычкырып җибәрде. Йөрәк жу итеп калды. Куркыныч килә, качыгыз дигәнне аңлата ул сүз. Нил шулай дип алдан ук әйтеп куйган иде. Күз ачып та өлгермәдем − әле генә тимер җыйган малайлар юк булды. Алар яшен тизлеге белән фырт-фырт итеп тәрәзәдән чыгып качты. Шул тәрәзәгә үрелеп карадым да тик менә алмадым. Тегеләй дә маташам, болай да – килеп чыкмый. Күтәрелергә көчем җитми. Ә ишекнең йозагын шыгырдатып кемдер ача башлады! Бетте болай булгач. Ялгызым гына камауда торып калдым. Күрәсең, каравылчы бурларны шәйләп калган. Нәрсә эшләргә? Шунда ук башка бер уй килде: гаражның теге як очында ике бүлмә бар. Шунда яшеренергә! Юкса, тотып алса, каравылчы баштан сыйпамас.

Бер абый, гаражның зур ишеген ачып, эчкә керде. Мин кече генә бүлмәнең ишек артында качып торам. Ул нәрсә эшләгәнен күрмим, әмма нык итеп сүгенгәнен, такылдап йөргәнен яхшы ишетәм. Йөрәк яман нык дулый. Калтыранам. Ходай ярдәм итеп, җиңел котылсам ярар иде.

Тук, тук... Тавыш бу якка килә. Әһә, менә ул якында гына. Һәр адымын, тын алышын шул тиклем сизәм. Куркуымнан кычкырып җибәрмим дип, үземне тынычландырырга тырышам. Каравылчы гараждан чыгарга уйламый. Нщрсщдер эзли. Тук, тук, тук... менә ул минем янымнан гына үтә. Бүлмәгә кермәсә ярар иде! Ул тагын якынлашты. Әһә бүлмә яныннан үтеп китте! Тик иртә куанганмын икән. Кинәт ул туктады. Кире килде. Бүлмәгә керде дә, ишек артына үрелде! Безнең күзләр очрашты!

− Ах, чукынчык, менә син кайда! – сакчы көрәк кебек куллары белән якамнан тотып алды. Буыннарым җебеп төште.

− Ми-мин-мин ти-мә... – калтыравымнан әйтер сүземне әйтә алмадым. Тәнгә эссе булып китте. Баш әйләнә. Харап булдым бит!

− Шым дидем, тварь! – абый зур йодрыгы белән башыма тондырды. Күз алларым караңгыланып китте. − Монда нәрсәңне карап йөрисең, ә? Хәзер күрсәтермен инәңне...

Каравылчы мине, җилтерәтеп, үзенең постына алып китте. Юлда качырга теләгәнемне сизеп, кулымнан каерып тотып алды. Бәләкәй генә бүлмәсенә керткәч тә, аркама тибеп җибәрде.

− Утыр, дидем! – ачуыннан шашкан ир утыргычка күрсәтте. Утырдым. Башым иелде. Аның күзенә карарга да куркам. Хәзер нәрсә эшләр икән?

− Син детдомныкымы? – диде кычкырып. Әйе, дигәндәй, баш селектем. – Беләсеңме, сездән күпме этлек күрдем! Гаражны вич урлап бетереп баралар, этләр!

Ир озак нәрсәдер хакында җикеренде, өстәлгә шапылдата, суга-суга мине әрләде. Нәрсә дигәнен куркуыннан онытып та беттем. Тәүдә ничә яшь икәнен сорашты. Аннан минем алдыма кәгазь кисәге, ручка салды:

− Үзеңнең әшнәләреңнең исем-фамилияләрен шушында тезеп яз! Иртәгә сезнең белән милиция сөйләшер!

Тагын котым очты. Ничек язырга соң аларны? Әгәр исемнәрен тезеп язсам, кайткач, теге малайлар кирәгемне бирәчәк. Язмасам, бу абый иманымны укытыр. Күрәләтә үзебезнекеләрне сатасы килми, эләкләүче дигән даным чыгуы бар. Ручканы кулымда әйләндереп утырганымны күзәтеп, абый түзмәде, янә берне тондырды. Иренемә эләкте. Өстәлгә кан чәчрәде.

− Язасыңмы, юкмы? Хәзер үзеңне милициягә алып барам! – дип янады ул.

Хәзер үземне Ильяс Мөхәмәтов дип язсам, бөтен мәктәп беләчәк. Оянты ни тора! Нилгә дә, аның ярдәмчеләренә дә эләгер. Шул чак башка бик шәп уй килде! Сакчыны алдарга! Детдомда бөтенләй булмаган исемнәрне күрсәтергә!

Калтырана-калтырана язырга тотындым. Үземне “Илдар Мәхмүтов” дип күрсәттем. Нилнең исемен Варис дип яздым. Фамилияләрен дә алдап яздым. Ничек җиңел килеп чыкты! Хәзер кайтарса, котылам бит бәладән. Ә азак Илдар исемле малайны эзләп карасыннар!

Кааравылчы исемлекне алды да, игътибар белән укып чыкты. Берчә миңа ачулы караш ташлады, берчә кәгазьгә текәлде. Шуннан телефонга үрелде!

− Сез, жуликларга, ышанып булмый! Детдомга шалтыратыйм әле. Алдашмыйсыңмы икән?!..

Ай, Аллам! Нигә генә ризалаштым икән шул Нилгә? Хәзер абый шалтыратса, алдаганым өчен, кирәгемне бирер инде! Йөрәк күкрәкне ертып чыгырдай тибә. Елап җибәрмим дип, үземне чак тыеп утырам. Ул детдомның саннарын җыйды да, җавап көтә башлады. Шуннан трубканы ачулы итеп салды:

− Занято икән. Ничего, яңадан шалтыратып карармын.

Бер-ике минут шым гына сөйләшми утырдык. Бу минутлар минем өчен елдай тоелды. Йөрәк кенә тынгы бирми. Абый янәтелефонга үрелде. Тагы теге санннарны җыйды. Эчтән генә телефонны алмасалар ярар иде, дип теләдем. Каравылчы кабат трубканы ташлады:

− Корып киткерләр! Нигә шулай озак телефоннан сөйләшәләр икән?

Шуннан миңа текәлде:

− Ә син чынлап та Илдар буласыңмы?

− Әйе, чынлап.

− Теге егетләр дә дөрес күрсәтелдеме?

− Әйе.

− Ярар, алайса – югал күземнән! Иртәгә сезнең белән милиционер сөйләшер. − Яшен тизлеге белән чыгып сыздым. Гараж территориясеннән чыккач, тын алуы җиңелләште. Юл уңае елгага төшеп, канаган битемне юып алдым. Ярай да җиңел котылдым. Ә телефонга җавап бирсәләр, андый малайлар бездә юк дисәләр?! Мондый начар эшкә ияреп барганым өчен үземне әрләп бетә алмадым. Менә, шулай табыла икән җиңел акча!

Мәктәп тасамасы алуга өмет югалды. Кәеф юк, башкалар белән сөйләшәсе дә килми. Нигә миңа дигәндә гел киресенчә килеп чыга икән?

Бер көн мәктәптән кайтып килгәндә безнең детдом завучы Нәсихә апа белән сөйләшеп киттем. Ул шундый ачык, ихлас кеше. Белемле, итәгатьле булганы өчен аны авылда барысы да хөрмәт итә. Аның малае да тәртипле. Мәүлидә Нургалиевнаныкы кебек урамда эчеп-тузынып йөрми.

− Ильяс, нигә кәефсез йөрисең? – дип кызыксынды завуч.

− Мәктәп тасмасын ала алмыйм, − дидем. Бүтән кеше булса, бәлки дөресен дә әйтеп тормас идем. Ә Нәсихә ападан яшерәсе килмәде. Барыбер, беләчәк.

− Бу турыда беләм, − диде ул. – Тик шуның өчен бетеренергә ярамый. Әйдә, сиңа акча биреп торам, − завучның бу сүзләреннән авызны ачып, аптырап калдым! Мин сорамадым бит, ә апа бирәм ди. Күпме йокысыз төннәрем, тынгысыз көннәрем үтте шуны хәстәрләп. Ә хәзер шулай җиңел генә килеп чыксын әле.

− Сез шаяртмыйсызмы? – аның әйткәннәренә һаман ышанып бетә алмый идем.

− Юк, шаяртмыйм. − Нәсихә апа башымнан сыйпап алды. − акча килә дә китә ул, ә күңел ярасы мәңгегә кала. Тик, Ильяс, сиңа акча бирүем хакында берәүгә дә әйтмә. – Завуч кесәсеннән йөз сум чыгарды да миңа сузды.

Шатлыгымнан күккә күтәрелердәй хәлдә идем. Мәңге яшәсен инде Нәсихә апа!

− Апа, зу-ур рәхмәт! Алла бирсә, сезгә бурычымны кайтарырмын, − дидем куанычымнан.

− Ярар, борчылма. Ә соңгы кыңгырауга сине карар өчен киләм! Тасма килешер үзеңә!..

Соңгы кыңгырау бәйрәмендә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Алып баручы микрофоннан безнең исемнәрне әйтә, ә без мәйданга чыгып басабыз. Халык алдына ниндидер горурлык белән чыктым, чөнки мәктәпне яхшы тәмамладым. Икенчедән, чыгарылыш укучылары өчен тасма күкрәгемне бизи. Нигәдер барысы да шул тасмага караган төсле тоела иде. Еллар үткәч тә, иң кадерле мирастай шул тасманы саклап йөрттем.

...Бер чак детдомга юлым төште. Сәбәбе дә бар: күп еллар завуч булып эшләгән Нәсихә апаның юбилейы иде! Кыен чакта изгелек күрсәтеп, канат куйган кешене ничек онытасың? Күптән аңа ниндидер бүләк эшләү хыялы белән янам. Менә вакыты да җитте. Чит илгә сәфәргә барганда бер остадан үзе эшләгән ваза сатып алдым.

Шуны матур имза салдым да, тышыннан бәйләп куйдым. Мәктәптәге теге тасмам белән...

ЭПИЛОГ УРЫНЫНА

 

Без бәләкәй чакта әкият яраттыгызмы? Әлбәттә, мондый сихри дөньяны үз итмәгән кеше юктыр җирдә! Мин дә әкиятне үлеп яраттым. Әгәр чак кына тыңлашмасам, апам “бүген сине әкият тыңлатмыйбыз” дип куркыта иде. Беләм, һәр кич әнием матур итеп төрле әкиятләр сөйли. Кем үзен начар яктан күрсәтә, әнә шул кеше бу тамашадан мәхрүм була. Шуңа әллә ни котырырга, шундый “җәза” алырга тырышмыйсың.

Эх, шул матур чорны искә төшерсәм, күңел җилкенеп китә! Булган бит тормышымда чагу көннәр... Әнигә бәйле ул хәсрәтсез мәлләр. Дөньяда күпме әкият бардыр − анысын белмим. Ә менә әнинең “сандыгында” алар иксез-чиксез. Шуңа кич җиттеме, аңардан әкият теләнчи башлыйбыз. Караватның ян-яктан уратып алабыз да, нәрсә сөйләр икән дип йотлыгып тыңлыйбыз.

− Булганнарын сөйләп беттем инде, − дип аклана әни. – Йокларга кирәк.

Белеп торабыз, ул бүген арыган. Шуңа да “әкиятләр бөтте” дип котылмакчы була. Ә без ай-ваена куймый, үзебезнекен талкыйбыз. Болардан җиңел генә котылып булмастыр дип инде, әни әкият йомгагын сүтергә тотына. Шул тиклем тәмләп торып сөйли. Әйтерсең лә үзең шул патшалыкта йөрисең, үзең явыз дөюләр белән алышасың, үзең бахыр төлкене коткарышасың...

Тик әни бер әкиятен сөйләп бетсә, шунда ук ятырга ашыкмыйбыз.

− Тагы берәр әкият сөйлә инде, − дип аптыратабыз.

− Юк, балаларым, хәзер әкият тә йоклый – дип юата ул.

− Ничек инде йокласын, әле күпләрнең уты сүнмәгән. Әнә күрше Юнирнең әнисе әле сөйлидер...

Ахырда, әни тагын берәр кыскарак әкиятне сөйли. Без тагы авыз ачып, һәр сүзен йотып тыңлыйбыз. Тик анысы бетү белән, әни яраткан сүзен әйтеп сала:

− Бүгенгә җитеп торыр. Әкияткә дә ял кирәк. Әгәр аны күп сөйләсәң, кыш озын булачак...

Шул әкиятле көннәрдән генә торса иде тормыш... Әниебез безнең арадан киткәннән соң, әкият тыңлаганым булмады. Нык сагындыра шул мәлләр.

...Детдомда минем белән бергә үскән дусларымның язмышы сезне кызыксындырадыр. Тормыш нык үзгәртте шул аларны. Кемнедер бәхет тауына күтәрелде, икенчеләре тормыш упкынына тәгәрәде.

Мәүлидә Нургалиевна... Балалар йортында ул хәзер эшләми. Моның сәбәбе дә бар. Җәйге ял мәлендә директор, гадәттәгечә, элек тәрбияләнеп чыккан бер “башлыкны” лагерьгә вожатый итеп җибәргән. Анысы Уфада ташчыга укып йөрегән икән. Вожатый балаларны көн дә интектергән, бүтәннәр алдында мыскыл иткән. Көннәрнең берсендә йоклар алдыннан бер малайга аның өчен җырларга кушкан. Тик малай җырны матур итеп башкара алмаган. Моның өчен “тәрбияче” бахырны тукмап ташлаган. Кемдер вожатыйның бу гамәлен видеога төшереп, интернетка салган. Китте шау-шоу... Телевизордан да, радиодан да көне буе шул турыда сөйләделәр. Детдомда тикшерүләр башлана, директорга һәм кул күтәргән егеткә карата җинаять эше ачыла. Бик күп җитешсезлекләр ачыклангач, Мәүлидә Нургалиевнаны эшеннән җибәрделәр.

Әмилә... Классташым белән һәрчак горурландым. Аның һәрвакыт үз сүзе, үз максаты булды. Кемгәдер ошарга тырышып, ялагайланып йөремәде. Әгәр ниндидер гаебебез табылса, җаваплылыкны бергә күтәрдек. Тугызынчы класстан соң училищега тегүчегә урнаштырган иделәр. Аны яхшы укып бетте, әмма тукталып калмады. Үз теләге белән университетка укырга керде. Хәзер Әмилә Уфада яши, аралашып торабыз. Матур гаилә корды. “Мин күргән михнәтләрне балам күрмәсен. Шуңа тырышам” – дигән иде ул бер очрашканда.

Нил... Кайчандыр аның белән гаражга тимер-томыр урларга йөрегән идек. Шунда тотылгач, бүтән бер кайчанда урлашмыйм дип үземә сүз бирдем. Ә Нилгә бу шөгыль охшап калган, күрәсең. Калада укып йөрегән чакта бигрәк әвәсләнеп киткән диләр. Көннәрнең бересендә магазинга төшкән, кассадан ару гына акча чәлдергән. Моның өчен, әлбәттә, башыннан сыйпап куймадылар. Төрмәгә яптылар...

Дим... Хәтерлисездер, Даян белән икәүләп әтиемнән калган каешны тартып алган иделәр. Кем генә ялгышмый инде. Ул да шул Даянның коткысына бирелеп, аның уңаена йөреде. Димне дә детдомнан соң училищега укырга керттеләр. Болай тәртипле генә укып йөреде. Ятимнәргә дип бирелгән пенсия аларның махсус исәбенә җыелып ята. Балалар йортыннан чыгып, аңа унсигез яшь тулса гына, аны кулына ала. Димнең дә исәбенә ару гына җыелган булган. Алдан барып тикшертсә, ике йөз меңнән артык акчасы ята! “Тиздән бай булам! Киләсе айда унсигез яшем тула, шунда кулыма ике йөз мең сум алачакмын!” – дип тулай торакта барысына да сөйләп йөргән. Соңгы тапкыр аны банкка китеп барганда күргәннәр. Җиде ел үтсә дә, аны бүтән очратучы булмады. Хәбәрсез югалгач, эзләп йөрүче туганы да табылмады.

Динар...Җәйге лагерьдә “бурны” эзләп табучы иде шул. Тормыш аның да башыннан сөеп тормады.Калада укып йөргәндә бер иргә кереп бәйрәм иткәннәр. Нык исереп алгач, фатир хуҗасы белән талашып киткәннәр. Ике егет хуҗаны үтергәнче тукмаганнар. Шуннан мәет яткан фатирны бикләп чыгып качканнар...

Динар һәм аның әшнәсен унбишәр елга ирекләреннән мәхрүм иттеләр. Алия, Алсу, Зөлфирә... Бөтен туганнарым белән аралашып торабыз. Аларның өчесе дә шәһәрдә яши, һәркеменең үз дөньясы бар. Алия апам – өч бала әнисе, Зөлфирә сеңлем ул үстерә. Һәр хәлдә аларның бүгенгесе өчен шатланам. Гаиләбездә һәркем үз урынын тапты.

Бер түбә астында яшәп, бертөрле кием киеп, берүк ризык ашап үстек. Тик безне язмыш нигә төрле якка борды соң?

Безнең төркемне генә алыйк. Егермегә якын бала идек. Кыска гына вакыт үтте. Шул арада дүртесе якты дөньядан китеп барды. Ә сигезе – тимер рәшәткә артына эләкте...

Аларны уйласам, күңел сыктый, тамакка төер тыгыла. Нигә тормыш шундый мәрхәмәтсез булды соң аларга? Болай да авырлыкта үскән дус-ишләремнең язмышлары нигә шулай кыйралды икән? Нигә?! Бәлки, бәләкәй чакта әкият тыңлап үсмәгәнгәдер?..

 

"КУ" 10, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: