Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мәдинә тавы (дәвамы)

...Иртән торулары хәзер авыр. «Тор, самавыр кайнады, эшкә барасың бар», – дип әйтүче дә юк, өйдә яңа гына әзерләнгән тәмле ризык исләре дә чыкмый. Бүген Гөлшат торалмыйча озак ятты. Ул үзенең тагын япа-ялгыз икәнлеген сизде.

(Повестьне башыннан укыгыз)

...Иртән торулары хәзер авыр. «Тор, самавыр кайнады, эшкә барасың бар», – дип әйтүче дә юк, өйдә яңа гына әзерләнгән тәмле ризык исләре дә чыкмый. Бүген Гөлшат торалмыйча озак ятты. Ул үзенең тагын япа-ялгыз икәнлеген сизде. Наилә апа, Фәимә апаның кырыгы узгач, яңа гаиләсе янына Әлмәт якларына китте. Эшкә дә барасы килми. «Патша сарае»ның нур биреп торучы хуҗабикәсе юклыкка да менә инде кырык беренче көн. Гөлшат, бер ел эшләп, үзен «патша сарае»ның хуҗасы итеп сизә башлаган иде. Ләкин аның хуҗабикәсе, нур сибеп торучы гөле, Фәимә апа булган икән. Кырык көн узса да, өлкән шәфкать туташы бүлмәсенә кереп, тәртип салырга беркемнең дә кулы күтәрелмәде. Бергә эшләп йөргән кызларның да күзләре боек иде. Кызык, Фәимә апа үлгәннән бирле Гөлшатның бер тапкыр да эштә утырып чәй эчкәне булмады. «Әйдә, кызлар, колхоз эше бетмәс, чәй эчеп алыйк әле», дигән сүзләр «патша сарае»нда инде башка яңгырамас. Тиздән «патша сарае»нда урнашкан хастаханә дә юкка чыгачак. Бәлки, үз тормышын бу эшеннән, бу бинадан башка күз алдына китерә алмаган Фәимә апа шуңа да китеп баргандыр...

Гөлшат үзен көчләп торгызды, тиз генә урыннарын җыеп, самавырын куйды. Үзен тәртипкә кертеп, юынып чыкканда, самавыр гөрләп кайнап утыра иде. Фәимә апаның кичә узган кырыгыннан калган бәлешләр белән чәй эчеп, Гөлшат ашыкмыйча гына эшкә китте. Көн кояшлы булуга карамастан, иртәнгечә, салкынчарак. Каршыга очраган кешеләр юл буе исәнләшеп барсалар да, ул беркемне дә күрмәде. «Патша сарае»нда авырулар аз. Матур җәй көннәрендә авыл кешеләре барысы да эштә, бик каты авыручылар гына хастаханәгә кереп ятарга мәҗбүр. Хастаханәдә шәфкать туташы Тәнзилә үзе генә иде. Гөлшат тиз генә авыруларны карап чыкты да Тәнзиләгә күрсәтмәләр бирде, көндәлек язмаларына төрле үзгәртүләр кертте. Кабул итү бүлмәсеннән әйләнеп килде, анда беркем дә юк иде. Аннан соң Тәнзиләдән ачкыч алып, теләмичә генә өлкән шәфкать туташы бүлмәсенә керде. Кичә Рөстәм, Фәимә апаның әйберләрен җыеп, әзерләп куюын сораган иде. «Кичкә таба, бәлки, кереп тә алырмын», – дип ышандырды.

Бүлмәдә тыныч, бөтен нәрсә тәртиптә, тик өстәл өстендәге әйберләрне аз гына тузан каплаган. Гөлшат кеше әйберләренә кагылырга курыккан сыман өстәл янында торган урындыкка барып утырды. Күңеленең һаман ышанасы килмәде, бу әйберләрнең хуҗасы үзе ишекне ачып керер сыман тоелды аңа. Ләкин бүлмә хуҗасы инде юк, тик стенага эленгән фоторәсемнән ак чәчле Ефим Михайлович кына карап тора. Гөлшат ашыкмыйча гына Фәимә апаның әйберләрен кәгазь тартмаларга тутырды. Соңыннан стенадагы фоторәсемне һәм Фәимә апаның фотосын кулына алып, яңадан урындыкка барып утырды. Кинәт кемдер ишеккә шакыды һәм «керегез» дигәнне дә көтмичә, бүлмәгә керде. Гөлшатның каршысына башка киемнәр кигән Фәимә апа кереп басты. Гөлшат үз күзләренә ышанмыйча, күзләрен бер ачты, бер йомды. «Уйларымнан саташам, ахрысы инде», – дип уйлап куйды.

– Исәнмесез, өлкән шәфкать туташы сез буласызмы? Мин сезнең хастаханәгездә беркемне дә очрата алмадым, кая китеп беткәннәрдер? – дигән таныш түгел тавыш яңгырады.

– Гафу итегез, – дип, урлауда тотылкан кеше кебек Гөлшат урыныннан сикереп торды.

– Мин мондагы табиб, хәзер Фәимә апаны чакырам, түргә узыгыз, утырыгыз, – диде.

Нәрсә әйткәнен соңыннан гына аңлап һәм үзен кулга алырга тырышып:

– Сез кем буласыз? – дип сорап куйды.

– Мин – Светлана Александровна, сезгә Санкт-Петербургтан бер йомыш белән килгән идем. Кинәт бу апаның күзләре Гөлшатның кулындагы фоторәсемгә төште, һәм бу юлы ул, күзләрен йомып, аркасы белән стенага сөялде. Гөлшат моны күреп, аңа утырырга урындык тәкъдим итте.

– Гафу итегез. Мин бернәрсә дә аңламадым. Сез кем? – дип, яңадан сорады Гөлшат.

– Мин – Светлана Александровна. Бу фотода кем төшерелгән?

– Ефим Михайлович. Гафу итегез. Сез кем?

Алдында кем утырганын аңламыйча, Гөлшат фотоны әлеге ханымга сузды. Ул һаман бернәрсә дә аңламады. Аның каршысында Фәимә апа утыра иде: йөзе, чәче. Өстенә кигән киеме генә башка.

– Сез кем?

Ханым озак кына фоторәсемгә карап утырды.

– Бу – минем әтием, ә икенче фотода кем? Миңа бик ошаса да, бу мин түгел, – дип, ул Гөлшатка карады. Бу ханымны кайда күреп сөйләшергә була?

– Фоторәсемдәге хатын Фәимә апа, кызганыч, сез аның белән очраша алмыйсыз.
– Нишләп?

– Кичә кырыгын уздырдык. Авариягә очрап, вафат булды.

Көне буе үзен тыеп йөргәнгәме, Гөлшатның күңеле тулып, тагын күз яшьләре ага башлады.

– Ярагызны яңадан кузгаткан өчен гафу итегез, ул сезнең кемегез иде?

– Укытучым, апам, якын дустым, өлкән шәфкать туташым. Без бергә бер ел эшләдек. Мин монда бер ел элек эшкә килдем, ул миңа бөтен белгән осталыгын тапшырырга тырышты.

– Сез, Гөлшат Равилевна, ялгышмасам?

– Дөрес. Сез кем? Кайдан килдегез?

– Минем сезгә бер үтенечем бар. Әгәр вакытыгыз булса, минем белән зиратка барып, әтиемнең каберен карап кайта алмабыз микән? – диде ханым, Гөлшатның соравын ишетмәгәндәй.

– Гафу итегез, Светлана Александровна. Мин сезнең кем икәнлегегезне аңлап бетермәдем. Кемнең каберенә барып кайтасыгыз килә? – дип, Гөлшат, бердән, бик таныш, икенчедән, бөтенләй дә таныш булмаган бу кеше алдында үзенең бик уңайсыз хәлдә калганын сизә башлады.

– Мин сезгә Санкт-Петербургтан килдем, менә бу фоторәсемдә, уйлавымча, минем әтием Ефим Михайлович төшерелгән. Ул сезнең авылыгызда җирләнгән дип ишеттем. Шуның каберен күрергә дип, сезнең авылыгызга килгән идем. Кайгыгызны уртаклашам. Мин Фәимә апагыз турында ишеткән идем, ләкин аның үлеме хакында белмәдем. Әгәр инде вакытыгыз булса, кайдалыгын белсәгез, миңа әтиемнең каберен күрсәтә алмассыз микән? Үзем генә таба алмам дип куркам.

– Мин каршы түгел, вакытым да бар, – дип, Гөлшат, уңайсызланып, Фәимә апага бик охшаган ханымга тагын бер кат текәлеп карады.

– Алайса, мин сезне урамда көтәм, мин машина белән килдем, – дип, Светлана Александровна фоторәсемнәрне өстәлгә куйды.

– Гафу итегез, сездә әтинең башка фоторәсемнәре юктыр? Бу рәсемне сорарга уңайсызланам, – дип, сораулы күзләре белән Гөлшатка карап торды да, җавап ишетмәгәч, бүлмәдән чыгып китте.

Ишек артында ниндидер тавыш ишетелде. Гөлшат тиз генә тартмаларга тутырылган әйберләр арасыннан Ефим Михайловичның элек Фәимә апа өстәлендә торган фоторәсемен табып алды. Халатын салып, өстәлгә куйды һәм фоторәсемне алып, бүлмәдән чыгып китте. Коридор идәнендә Тәнзилә дүрт аякланган хәлдә аңына килә алмыйча утыра иде.

– Ишекне үзең бикләрсең, мин чакырулар буенча киттем, ачкыч өстәлдә калды, – дип, Тәнзиләгә бөтенләй игътибар итмичә, Гөлшат хастаханәдән чыгып китте.

Тәнзилә, күзләрен зур ачып, идәндә сүзсез генә утырып калды. Урамда Гөлшатны эшләп торган кызыл «Жигули» көтеп тора иде. – Кая, ничек барабыз?

– Шушы урам буйлап туп-туры, – Гөлшат ханымга яңадан игътибар белән карады. Алдында Фәимә апа утыра иде, шундый ук кызу, җитез.

– Нәрсә, бик охшаганмы? Җавап бирмәсәгез дә була, үзем күрдем. Мине сезгә классташыгыз Илһам җибәрде. Башта киләсем дә килмәгән иде. Мин әтиемне бөтенләй белмим дип әйтсәм дә була. Мин Казанга лекцияләр укырга килгән идем. Берничә буш көнем бар. Вакыт булгач, монда килергә уйладым. Әнием үләр алдыннан мине чакырып, гаиләбезнең тарихын, әтием турында сөйләде. Сезгә кызык та түгелдер?

– Юк, юк, зинһар өчен, сөйләгез, миңа бик кызык. Теге зәңгәр йортны узгач, сулга борылыгыз, – дип, юлны күрсәтеп, Гөлшат игътибар белән тыңларга әзерләнде.

– Ефим Михайлович Ленинградта медицина институтын тәмамлап, хирург булып эшли башлый, әни белән танышалар, ләкин әтине Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә җибәрәләр, аннан соң кырыгынчы елны Белоруссиягә күчерәләр. Алар әни белән хатлар язышалар, очрашкалыйлар, арада мәхәббәт туа. Шул мәхәббәтнең җимеше булып, мин туганмын. Әти белән әни никахлашып өлгермиләр, сугыш башлана. Әти Белоруссиядә кала, әни эвакуациягә Казанга килә. Әтидән хәбәрләр булмагач, әни икенче кешегә кияүгә чыга. Шуңа күрә минем исемем Светлана Александровна. Сугыштан соң әти, Мәскәүгә кайтып, профессор Юдин кул астында эшли башлый, 1948 елны Юдин төрмәгә ябылгач, әти озакламый Мәскәүдән китеп бара, күрәсең, монда килеп урнаша. Без яңадан Ленинградка кайтып төпләнгәч, ул минем әниемне эзләп таба. Әни минем фоторәсемне җибәреп, гафу үтенгән, ләкин гаиләне таркатмас өчен килмәскә кушкан, минем тагын ике энем бар. Ул вакытта миңа инде егерме бер яшь тулган була. Мин ул фоторәсемдә ак борчаклы күлмәк киеп төшкән идем.

– Мин ул фоторәсемне күрдем. Без килеп тә җиттек, – дип, Гөлшат зират капкасына күрсәтте.

Алар машинадан чыгып, зиратка кереп киттеләр.

...Өлкән шәфкать туташы бүлмәсеннән күптән түгел генә җирләгән Фәимә апа чыкканын күргәч, Тәнзилә кулындагы шприцларны төшереп җибәрде дә аяклары калтыраудан идәнгә чүгәләп утырды һәм Гөлшатны күргәч кенә, аңына килгәндәй булды. Тиз генә идәндә чәчелгән шприцларны җыеп, телефонга ташланды. Телефон трубкасын күтәрүгә уйга калды: «Кемгә шалтыратырга? Гөлшат Равилевна чыгып кына китте, Илдар Азатовичка шалтыратсаң, бу кыз акылдан язган диячәк. Кемгә? Кемгә? Фәимә апа кайткан бит теге дөньядан, күрәсең, монда эше бетмәгән. Шулай булгач, Фәимә апаның иренә шалтыратырга кирәк». Тәнзилә тиз генә номерны җыйды:

– Рөстәм абый, исәнмесез. Сез мине, акылдан язган бу кыз, димәгез, сезнең кайгыдан көлә дип тә уйламагыз. Мин кемгә шалтыратырга да белмим.

– Тәнзилә, синме бу?

– Әйе.

– Әйдә, әйт сүзеңне, сузма, эшем күп.

– Рөстәм абый, син мине ачуланмыйсыңмы?

– Җитәр инде, әйт сүзеңне. Әйтмәсәң, трубканы куям.

– Юк, юк, куйма. Рөстәм абый, биш-ун минут элек кенә, Фәимә апа эшкә килеп, Гөлшат апаны алып чыгып китте.

– Син нәрсә, акылыңны җуйдыңмы әллә? Тузга язмаган сүз сөйлисең.

– Рөстәм абый, мин үзем дә аңлыйм, сүзем җүләрнекенә охшаган. Ләкин алар аллы-артлы Фәимә апа бүлмәсеннән чыгып киттеләр.
– Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы син, юкмы? Кичә генә кырыгында утырдың бит.

– Гафу ит инде, Рөстәм абый, мин үзем дә аңлыйм, ләкин бит үз күзем белән күрдем, тик күлмәге генә башка иде, – дип, ник шалтыратканына үкенеп, үксеп елый башлады.

– Нинди күлмәк, Тәнзилә, тынычлан, үзең уйлап кара, теге дөньядан кайтмыйлар?

Ләкин телефонда елаган тавыш кына ишетелде һәм элемтә өзелде. Рөстәм, бернәрсә дә аңламыйча, телефон янында торган урындыкка барып утырды. Акылы белән бу хәлнең булуы мөмкин түгел икәнлеген ул яхшы аңласа да: «Бәлки, Фәимәнең җаны «патша сарае»на кайткандыр?» – дип уйлап куйды. Ләкин Тәнзилә: «Фәимә Гөлшат белән чыгып киттеләр», – диде, ахрысы. Кинәт телефон кабат шалтырады. Рөстәм уянып киткәндәй, сискәнеп куйды, трубканы алды:

– Рөстәм, сәлам! Бу – Илдус.

– Сәлам, таныдым, Илдус.

– Син мине җүләргә санама, эчүемне ташлаганга да бер атна.

– Аракым юк, сорама, эчәргә акча да бирмим, – дип, кырт кисте Рөстәм.

– Юк, миңа аракы да, акча да кирәкми. Мин теге, синең Фәимәңне күрдем.

– Кайда? Төшеңдәме?

– Юк инде, төштә түгел. Урам буйлап бара идем, күрәм таныш булмаган кызыл машина бара, кем икән дип карасам, рульдә Фәимәң утыра. Мин башта күземә күренәме әллә дип уйлаган идем, алар янымнан тизлекне әкренләтеп узып киттеләр. Безнең урамда юллар яхшыдан түгел, үзең беләсең.

– Кем алар?

– Кем булсын инде, Гөлшат Равилевна белән синең Фәимәң.

– Кая киттеләр?

– Кая булсын инде, шунда.

– Кая шунда?

– Шунда инде, кырык көн элек кая илттек, зиратка.

Рөстәм телефон төймәсенә басты. «Авылдашларым акылдан яза башлаганнар бугай, бәлки, җеннәр котыра торганнардыр. Фәимә электән дә бик кызык кеше иде, үлгәч тә, кире кайтып йөрмәс бит инде. Рөстәм, тукта, син дә Тәнзилә белән Илдус сыман юләр сатып утырма. Илдус, Гөлшат Равилевна белән зират янында күрдем, диде бит. Барып кайтыйм, үз күзем белән күрермен.  

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11,2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев