Проза
-
4 октябрь 2026 - 13:00
Күрешү (хикәя)
– Хак! Әйдәгез, шуның өчен, шушы минутта, ашка дога кылыйк! – диде изолятор начальнигы Әл-Хәсән. – Бисмиллаһир рахманир рахим!.. Күрешүебез никадәр мәгънәле булды. Юкка гынамы борынгыдан килгән әйтемдә «Төрмәдән һәм соранчы кумтасыннан йөзеңне борма, – диелгән. – Дөнья бу!» -
4 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
– Галимәрдән бабай, син боларны каян беләсең? Синең бит беркайчан да хатының да, гаиләң дә, сөяркәң дә булмаган бугай. – Тормыш өйрәтә ул... -
3 октябрь 2026 - 13:00
Алаңгыр корбаны (хикәя)
Матур гына утырышуларыбызны хәвефле хәбәр чәлпәрәмә китерде: шәһәр наркоманнары әфьюн ясау өчен мәк җыярга авылларга таралган! Һәр ихатага сугылып, бакча саен үсемлек кишәрлекләрен тентеп баралар, түтәл-буразналарны таптап бетерәләр, ди – күрше-тирә салалардан ишетелгәли башлады. Зыян-зәүрәткә сизгер өлкәннәр сагаеп калдылар. Бакчаларында үскән мәкләрне йолкып, юк итәргә тотындылар... -
3 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Галимәрдән карт эскәмиясендә берничә көн күренмәгәч, әллә авырып киттеме икән дип, Кәрим аның хәлен белеп чыгарга уйлады. Капканы ачып кермәкче генә иде, чыгып килүче Гөлшат белән борынга-борын очраштылар. Бабай чыннан да чирләштереп тора икән. -
2 октябрь 2026 - 09:00
ОЗЫНБОРЫН ФИЛ БУЛАЛМЫЙ (сатирик повестьның дәвамы)
Иркә әнисенең: «Ял итәрсез әзрәк», – дигән сүзләрен исенә төшереп, күңеленнән генә елмаеп йөри иде. Ә Кәримнең чишенергә һәм йокларга ятарга уенда да булмады, ул кулына компас тотып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөренде. -
1 октябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Ташкурганнан соң юл авырлашты, кар ява, трасса тарайды, анда-санда һәлак булучы сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр күренә, бу җирләрдә совет солдатларының каны аз коелмаган шул. -
30 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Өйдәгеләргә алдагы көндә армиягә китәчәген хәбәр итәргә өлгерде Фаяз, чакыру кәгазен соңлап бирделәр, үзе кайтып килергә соң иде инде. Әти-әнисенең аны озатырга килеп җитә алмавын яхшы аңлый – авылның мәшәкатьләре чиктән ашкан, тиз генә эшләрен ташлап, юлга чыгып китеп булмый. -
29 сентябрь 2026 - 13:00
Киләчәктән кайтып килешли (хикәя)
Һичнәрсәгә күзе төшмәс борын, аның сак җаны-тәне һава җитмәгәндәй тирән сулкылдап куйды. Дөнья тып-тын иде. Тып-тын. Бу тынлыкта көтмәгән-нитмәгәндә ишеткән авазга ул сискәнеп китте... -
29 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Сирәк булса да, икәү генә калган чакларда, Фидаил белән Флүзә яшь чакларны искә төшереп, көлешеп алгалыйлар. Көлешү дисәң дә, Фидаил ул чаклардагы кыланмышларыннан оялып, кызарып та утыра. -
28 сентябрь 2026 - 13:00
Кендек апа (хикәя)
Уйлап торырга вакыт юк иде. Фельдшер, Руфиянең күзләренә карап: “Бергә табабыз, мине тыңласаң барысы да яхшы булыр”, - диде... -
28 сентябрь 2026 - 09:00
КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы)
Юлда тәмам йончылган иде. «Дембель»ләрне Термездагы мунчада юындырып, өс-башларын төзәткәләргә форсат бирделәр. Аннан самолёт белән Ташкентка, Ташкенттан Мәскәүгә очырдылар, Мәскәүдән поезд белән Казанга кайтып төштеләр. Болар барысы да төштә генә иде кебек. -
27 сентябрь 2026 - 13:00
Адашкан шәүләләр (хикәя)
«Синең әниең Мәрфуга апа мине ярата иде. Урамда күрсә, «киленем» дип мине кызартмыйча, аркамнан кытыршы куллары белән сөймичә калмый иде. Тик икенче килен алып кайттың шул син аңа. Матур, зифа, бизәнгән, заманча киенгән шәһәр кызын...» -
27 сентябрь 2026 - 09:00
Бер уч борчак (бәян)
Хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?! -
26 сентябрь 2026 - 09:00
И, карак... (бәян)
- Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде... -
25 сентябрь 2026 - 13:00
Түрә (хикәя)
– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем!