АЛИШ (романның дәвамы)
– Әйбәт шигырь! Һичшиксез истә калдырам мин бу шигырьне. Кайткач, үз Гаяныма да сөйләячәкмен. Бу мәхшәрдән котылгач, дәфтәргә дә язып куярмын әле. – Әйтәм бит, дәфтәр югалырга мөмкин, күрсәләр, тартып алулары бар. Ятлап калырга тырыш син аларны, – дип, Алиш шигырьне кабат-кабат, берничә тапкыр сөйләп чыкты.
11
Офицер бүлмәсеннән алып кайткан ризыкларын Алиш Седльцега
килгәч танышып, серләшеп йөри башлаган Газыйм исемле дусты
белән бүлешергә булды.
Шулай бер көнне сәндерә тактасына кәгазен куеп, әкият язарга
утырган җиреннән, аны бүлдереп, каршы яктагы сәндерә хуҗасы
сүз катты:
– Хат язарга утырдыгызмы әллә?
– Утырдым әле менә, хат булырмы, нәрсә килеп чыгар, белгән
юк, – диде Алиш.
– Алай да була микәнни?
– Хат язсам, барып җитмәс, әкият язсам, укучы булмас. Шуңа күрә
утырам менә, нәрсә язарга да белмичә, аптырап.
– Кызык кеше икәнсез. Сезне Баязит язучы дигән иде. Дөресме шул?
– Баязит әйткәч, дөрестер инде. Ул белмичә сөйләмәс.
– Әкият язасыз инде, алайса. Сез теге әкиятче Абдулла Алишмы
әллә?
– Шул үзе. Укыганыгыз бармы әллә минем әкиятләрне?
– Булмыйни! «Сертотмас үрдәк»не, «Нечкәбил»не укып үстердем
улымны. Быел мәктәпкә киткәндер инде. Сезнең «Ана әкиятләре»
китабыгыз бөтен ата-аналарның кулыннан төшми.
– Баязитны беләсезмени?
– Беләм дип, монда күп бит без – татарлар.
– Шулай бугай шул. Әллә бөтен татарны бирегә җыйганнар инде?
Карале, баядан бирле сөйләшәбез, юкса, танышмадык та бугай. Мине
беләсең икән инде.Үзеңне кем дип белик?
– Газыйм атлы кеше мин, Кадыйров Газыйм. Белүемчә, сез бит Болгардан. Мин дә шул тирәдән, Апас якларыннан. Куллар
авылыннан мин. Сез Иделнең сул ягында, без каршы якта. Кама
Тамагы районыннан тагын бер егет бар әле безнең белән. Уразлы
авылыннан Хатыйп Шәмсиев.
– Әйтәм бит, бөтен татар егетләрен җыйганнар бугай бу лагерьга...
Алиш кайтып кергәндә, полякларга эшләргә дип чыгып киткән
тоткыннар да кайтып, сәндәрәләренә менеп кунаклаганнар иде инде.
Алиш, сәндерәсенә менеп, кесәсендәге ризыкларын кеше-карага
күрсәтмичә генә, баш астына салып йоклый торган биштәренә
күчерде. Аннары Газыймны үз янына килергә чакырды.
– Кайда булдың? Беркайда да күренмәгәч, бер-бер хәл булганмы
дип курка башлаган идем, – диде Газыйм.
Алиш аны үз янына, сәндерәгә менеп утырырга чакырды. Биштәр
ягынарак күченеп, аңа урын бирде дә, Газыйм менеп утыргач, мәзәк
итеп үзе белән булган хәлне сөйләргә кереште.
– Бер фашист белән сугышып кайттым әле, – дип шаяртты Алиш.
– Чынмы? Сөйлә, ничек исән калдың?
– Сез паннарга эшләргә киткәч, миңа да эш таптылар. Бер офицерның
бүлмәсен җыештырырга куштылар. Кызыклы гына информацияләр
ишетеп кайттым. Эшләгән өчен мул итеп түләделәр дә.
– Йә, йә, сөйлә, ниләр булды?
– Фашистлар бит безне дә, үз армияләренә алып, СССРга каршы
сугышырга җибәрмәкче булалар икән.
– Ничек итеп?
– Гитлер төрле милләт әсирләреннән милли легионнар төзеп, безне
шул легион солдатлары итеп, сугышка җибәрергә дигән карар чыгарган.
– Алай була микән ул? Кем барыр икән ул сугышка?
– Волхов фронты командующие Власов анда, рус азатлык армиясе
төзеп, сугышка хәзерләнә башлаган, ди, бит инде. Бездән дә шундый
армия төзетергә телиләр булып чыга.
– Юк инде, Алиш абый, мин тотам да качып китәм лагерьдан.
Кызганыч, сез кача алмассыз, аягыгыз авырта. Поляк паннарына
эшкә барганда көн саен шундый уйлар килә башка. Качучылар да
бар. Куркыта гына. Легион төзи башласалар, куркып тормаячакмын.
– Качмыйча да булмас. Югыйсә кем булабыз без, корал тотып үз
Ватаныбызга каршы сугышка күтәрелсәк?! Совет халкы гына түгел,
хатыннарыбыз, балаларыбыз, әти-әниләребез нәрсә әйтер?! Шуларны
юк итәргә тиеш булабызмыни?
– Нәрсә, Алиш абый, күп кызыклар ишетеп кайттым дигәнегез
шушы булдымыни инде?
– Юк, Газыйм, болар гына түгел, күчтәнәчләр дә төяп җибәрделәр, –
дип, Алиш биштәрен ачып, андагы бәрәңге, ит кисәкләрен, ипи телемнәрен
күрсәтте. – Менә бит, офицерлар табыныннан калган ризыкларны җыештырып алып кайттым. Югыйсә себереп, чүпкә түгәселәр иде. Миңа
шуларны җыештырырга кушканнар иде. Икебезгә генә күп булыр, тагын
берәр дустыңны чакырмыйсыңмы?
– Дусларны эзләп торырга түгел, әнә бит, күрше сәндерәләрдә күпме
дус-иш ята ачтан тилмереп, шуларны дәшик, сыйлансыннар бер.
Газыйм шулай диде дә күршеләренә дәште:
– Егетләр, бирегә килегез әле, сүз бар, – диде.
Шуны гына көтеп торганнар диярсең, алар янына биш-алты
тоткын килеп тә басты. Шуңа исе китте Алишның, егетләр барысы
да татарлар булып чыкты һәм барысы да аны беләләр икән.
– Нәрсә бар, Алиш абый?
– Егетләр, күп нәрсә түгел, тамак ялына эшләп кайткан идем, шуннан
алып кайткан күчтәнәчләр белән сыйламакчы булам үзегезне, – дип,
Алиш капчыгын сәндерәгә, Газыйм белән икесе арасына бушатты.
Өч-дүрт бәрәңге, ит кисәкләре, берничә телем кара ипи күз ачып
йомганчы әсирләр кулына күчте. Күп булмаса да, кичке ашка бирелә
торган бер телем бәрәңге һәм кәбестә кисәге йөзеп йөргән баба
шулпасына бер дигән өстәмә иде бу алар өчен.
– Бигрәк юмарт кыланасыз, Алиш абый. Үзегез генә ашасагыз
да яраган булыр иде. Югыйсә арада иң ябыгы – сез. Тире белән
капланган сөяк кенә. Без бит поляк паннарына барып эшләп,
тамакларны туйдырып кайтабыз, – диде Газыйм.
– Күп ашап җибәреп, эчне бозып куюым бар дип курыктым.
Минем корсак умыртка белән ябышкан бит. Бу кадәр ризыкка урын
юк анда. Миңа да бәхет елмайды бүген – эшләп кайттым. Эшләгән
җирдә ашарга да күп иде. Бер зыяны булды булуын.
– Нәрсә булды? Эчегез авырттымы әллә?
– Эч түгел, яңакка эләкте. Бер исерек офицер бүлмәсен юып чыгарган
идем. Итеген төз бастырып куярга кушып бәйләнде. Бастырган саен
авып киткән итеге эченә утын пүләннәре тыгып куйган идем, мыскыл
итәсең дип, яңакка тондырды, дуңгыз. Күздән утлар очты.
– Әйбәт булмаган икән.
– Үзләрен дә кыйнар көннәр килер әле. Әҗәтне кайтарырбыз, –
дип көлде Алиш.
– Ул көнгә ерак түгелдер инде. Икенче фронт ачылырга тиеш дип
сөйлиләр анда, – диде егетләрнең берсе.
– Ачылса, начар булмас иде дә. Тик менә ул фашист бер начар
яңалык әйтте әле. Безне, кулга мылтык тоттырып, Кызыл Армиягә
каршы сугышка җибәрмәкче булалар икән, – диде Алиш, ишетеп
кайткан яңалыгын әсир егетләргә җиткереп. – Ул чакта эш харап.
Алиш өчен яңалык булган бу хәбәрне ишеткән әсирләр дә бар
икән лагерьда. Җыелган егетләрдән берсе барысы өчен дә кызыклы
булган фикер әйтте.
– Таяк ике башлы була бит ул. Аның бер башы сиңа төшсә,
икенчесе шул таяк белән суккан кешенең үзенә төшүе дә бар. Кулыңа
мылтык тоттыралар икән, аны бит дошманыңа каршы да төбәргә була.
Шулай дип уйламыйсызмы? Бу хакта ишеттем мин. Монда килгәнче
Польшадагы Демблин лагеренда булган бер егет сөйләде. Әсирлеккә
төшкән бөтен татарларны бергә туплап «Идел-Урал» дип аталган
легион төземәкче булалар икән немецлар. Ә Демблиндагы безнең татар
егетләре легион төзелгән очракта аның солдатларын дошманның үзенә
каршы сугышка әзерләү буенча яшерен оешма оештырганнар, ди. Ә
нигә безгә дә шундый оешмага берләшмәскә? Безне дә тәккә асрап
ятмаячаклар монда, җибәрәчәкләр Кызыл Армиягә каршы сугышка.
Легион турында немец офицерыннан ишеткәч үк башына килгән
иде Алишның мондый уй. Лагерьда аның кебек уйлаучы егетләр бер
ул гына түгел икән.
– Егетләр, бу сөйләшү турында беркем дә ишетергә тиеш түгел.
Югыйсә ул оешма оешканга хәтле үк башлар киселәчәк, – диде
Алиш, сүзгә кушылып. – Яңа оешма төзү турында уйларга түгел,
инде төзелгәненә кушылырга һәм шул егетләр белән бергә яшерен
эш алып барырга. Менә шул турыда уйларга кирәк.
Шунда барак буенча дежур надзиратель кереп, кичке ашка барырга
команда бирде.
Икенче көнне иртәнге аштан соң әсирләр арасыннан киемнәренә
тегеп куелган номерлар буенча атап, татарларны гына лагерь
ишегалдындагы мәйданга җыйдылар. Гадәттә, аларны нинди дә
булса мөһим мәгълүмат җиткерергә кирәк булганда шулай чыгарып
тезәләр иде. Бу юлы да шундый бер чарадыр инде дип уйлады Алиш.
Менә лагерь идарәсе урнашкан бинадан берничә офицер һәм
гражданский киемнән ике кеше чыгып, әсирләр каршына килеп басты.
– Achtung!22 – дигән команда яңгырады.
Башта лагерь коменданты сүз алып, милли легионнар төзелү турында
әсирләр арасында йөргән имеш-мимешләрнең дөреслеген раслаган
хәбәр белән чыгыш ясады. Тылмач аның чыгышын русчага тәрҗемә
итеп барганнан соң, комендант сүзне татар фамилияле кешегә бирде.
Ул әсирләр белән очрашуга килгән гражданский киемдәге ике кешенең
берсе иде. Бер адым алга атлап, ул сүзен исәнләшүдән башлады:
– Исәнмесез, милләттәшләр! Мин Әхмәт Тимер атлы кеше булам.
Тимер – тәхәллүсем. Нәсел буенча фамилиям – Яруллин, Әхмәт
Рәшит улы. Тумышым белән Казан губернасының Бөгелмә өязендәге
Әлмәт авылыннан. 1920 елдан сигез яшемнән бирле Төркиядә яшәдем.
Германиядә, Берлин университетында укып, филология фәннәре докторы
дигән гыйльми дәрәҗәгә ирештем. Бүгенге вазифам: Германиянең
Көнчыгыш территорияләр министрлыгы каршында оештырылган «Татар арадашчылыгы» комитеты башлыгы Һайнс Унгляубе әфәнденең ярдәмчесе
булып торам.
----------
22 Игътибар!
Арадашчылык алдында торган төп бурыч: фюрер Гитлер
әмере белән, Россия әсирләреннән милләтләре буенча төрле легионнар
оештырып, элекке СССР территориясендә үз милли ватаннарын төзү
өчен рус армиясенә каршы сугышка әзерләү. Максатыбыз изге – Россиядә
инкыйлабтан соң коммунистларның әшәкелеге белән төзелмичә калган
Идел-Урал җөмһүриятен төзү. Оештырыла торган легионыбызның исеме
дә «Идел-Урал» дип аталачак. Ә бүгенге очрашуыбызның максаты –
«Идел-Урал» легионы солдаты булып язылсыннар өчен әсирләрне агитлау.
Легионга язылырга теләүчеләрне бүген үк исемлеккә теркәп, тиз көннәрдә
аның төп базасы булачак Вустрау лагерена туплый башлаячакбыз. Шуны
истә тотыгыз: Германия сезнең алда зур мөмкинлек тудыра – исән калу
мөмкинлеге. Үз ватаныгызны төзү, анда яшәүче әти-әниләрегезне,
гаиләгезне, балаларыгызны кайтып күрү мөмкинлеге. Легионга
язылмаучылар алдында бер генә юл бар – теге дөньяга олагу. Беркем дә
сезне бушка ашатып яткырмаячак. Узган кышта күпме әсир кырылды
ачлыктан, суыктан туңып җан тәслим кылды. Алда сезне шундый афәт
көтә. Үләргә теләмисез икән, рәхим итеп, легионга язылыгыз. Шуны
аңлагыз: беркем дә беркемне дә көчләми. Легионга язылу ирекле. Үз
гомерегез – үз кулыгызда.
Бик ышандырырлык итеп, ике уйларга юл калдырмаслык итеп
сөйләде Әхмәт Тимер.
Очрашу тәмамланып, әсирләргә казарма-баракларга таралырга
рөхсәт бирелгәч, теләкләре булганнарны шунда ук легионга язылуны
оештырдылар. Алиш Әхмәт Тимерне бик ышандырырлык сөйләде
дип уйласа да, язылырга теләүчеләр әллә ни күренмәде. Ләкин язылу
ирекле дип игълан итсәләр дә, легионга язылмаучыларны көндезге
ашка чакырырга «оныттылар». Алдагы көндә Алиш күчтәнәчләре
белән сыйланган егетләрнең бүген карыннары ачкан, ашыйсы килү
теләкләре көчле иде. Шулай була бит ул, бер ризык күргән ашказаны
киңәеп китә, икенче тапкырында күбрәк сорый башлый. Башкаларныкы
ничектер, Алишныкы шулай булды. Җитмәсә, лагерьдан-лагерьга йөреп,
сәламәтлеге нык какшаганлыктан, аның поляк паннарына барып эшләп
йөрергә дә хәле юк, аларда ашап, тамак туйдырып кайткан егетләр кебек
көч-куәте ташып тормый. Кичкә таба ул тәмам хәлсезләнде. Көндезге
ашсыз калган Газыймның да карыны ачкан, нык ашыйсы килә иде.
Түзмәде, Алиш янына барып, ул аны ишегалдына чыгарга чакырды:
– Алиш абый, әйдәгез, бер җиргә барып килик әле. Ашарга юнәтеп
булмасмы, – диде.
Газыйм аны ишегалдының ашханә торган башына алып китте.
– Әле иртә бит, Газыйм, ашарга чакырган кеше булмады, – диде
Алиш.
– Ашханә артында чүплек базы бар. Шунда ризык калдыкларын, бәрәңге кабыкларын чыгарып ташлыйлар. Ашарга яраклы берәр
нәрсә табып булмасмы дигән идем.
– Начар булмас иде.
Лагерьны әйләндереп алган койманың дүрт башында дүрт каланча
һәм аларга кулларына автомат тоткан сакчылар менеп баскан.
Каланчалардан лагерь ишегалдына көчле прожекторлар төбәлгән. Кич
җитеп килгәнлектән, прожекторларны инде кабызып та куйганнар.
Койма янына таба баручы шикле кеше-мазар күренсә, сакчылар ике дә
уйламый автоматтан ут ача. Шуңа күрә койма буендагы чүплек базына
бару үлем куркынычы белән яный. Ләкин ачлык көчле, ашыйсы килү
теләге бернидән дә куркып тормаска котырта иде. Алар сакчыларга
сиздермәскә тырышып, кача-поса гына базга якынлаштылар. Базда,
чынлап та, өстә үк бәрәңге кабыклары өеме күренә иде.
– Алиш абый, сез якын бармагыз, мин үзем генә шуышып барып килим,
– дип, Газыйм иелде дә базга таба мүкәләде. Ләкин шул вакыт көтмәгәндә
әллә каян гына овчарка килеп чыгып, ырылдап, аның өстенә сикерде.
Лагерьны каланчадан торып кына түгел, ишегалдыннан да
каравыллыйлар икән. Эт артыннан ук ике сакчы килеп, җирдә Газыйм
белән әүмәкләшүче этләрен муенына бәйләгән каешыннан тартып,
аерып алдылар да аларның икесен дә типкәләп кыйнарга тотындылар.
Болай да җаннары чыгам-чыгам дип торган, кыйналудан тәмам
хәлләре киткән ике ач тоткынны туйганчы типкәләгәннән соң, өстерәп
диярлек, лагерь комендатурасы урнашкан бинаның подвалына илтеп
ташладылар. Алиш һушына килгәндә, подвал кап-караңгы, өске өлеше
ишегалды ягына чыгып торган тәрәзәдән дә бернинди яктылык төшми,
күрәсең, төн җиткән. Җитмәсә, подвал идәнендәге җыелып торган су
өстендә яткан булган икән, бөтен киеме лычма су иде. Аның бөтен
гәүдәсе сызлый, башы чатнап авырта. Ул авыр ыңгырашып, иптәшенең
хәлен белергә теләде. Ләкин авызы кибеп, теле аңкавына ябышкан, аны
әйләндереп сүз әйтергә хәле булмады. Газыйм алданрак һушына килгән
иде, ахры, Алишның кымшануын сизеп, беренче булып сүз катты:
– Син исәнме, Алиш абый? – диде.
– Исән бугай...
– Бөтен тән авырта. Шәп кыйнадылар, хайваннар... Эчәсе килә.
Монда су икән, шуның белән битне юып алыргамы соң?..
Аларның сөйләшүен ишетепме, подвал ишеге ачылып китте
дә аннан, үзалдына сызгыргалап, немец сакчысы кереп басты. Үз
телендә сүгенүе булдымы, нәрсәдер әйтә-әйтә, утны кабызды. Сүрән
генә яктылык биреп янган электр лампочкасын борып алды да аның
урынына көчле яна торган зур лампочка куйды һәм:
– Schau dir diese Glühbirne an!23 – диде дә шаркылдап көлде һәм,
подвалдан чыгып, кабат ишекне бикләп алды.
-----------------
23 Шушы лампочкага карап утырыгыз!
Лампочка яктысына карарлык түгел, күз алмалары шартлап
чыгардай булып авырта башлады. Моннан да авыр җәзаның булуы
мөмкин түгел.
– Фашист, – диде Газыйм. – Күзләрне йомып утырырга туры килә.
Төнне шулай уздырырбыз микән инде?..
Бу төн мәңге бетмәс кебек тоелды. Аптырагач, Алиш яттан бикләп
алган шигырьләрен укыды.
– Минем дә яшьрәк чакта шигырь язганым бар, – диде Газыйм,
Алишны тыңлап утыра торгач. – Мәскәүдә метро төзелешендә
эшләгәндә туган авылга хатларны шигырь белән яза идем. Кечкенәдән
әнисез, ятим үскәнгәме, нечкә күңелле кеше мин. Дүрт яшемдә чакта
әнием үлеп китте. Әти икенчегә өйләнде. Әтигә тагын бер малай
табып бирде дә үги әни дә үлде. Улына Вәгыйзь исеме кушканнар
иде. Әти өченче тапкыр өйләнде. Бу хатыны да малай алып кайтты.
Заһир исеме куштылар. Тауларда яшәп яталар.
– Алайса, энекәшләргә бай икәнсең.
– Бай, Аллага шөкер. Берсенә – ун, кечесенә җиде яшь була инде.
Үги әниләрнең малайлары булсалар да, сагынам үзләрен. Үземнең
дә улым үсә. Әйттем бугай, быел мәктәпкә кергән булырга тиеш.
Башкортстанда яши идек. Балачактан ятим үсеп, күп күрдем мин
дөньяның нужасын. Урта Азия якларында да булдым. Ташкентта яшәдем.
Төзүче булып эшләдем. Белоруссиядә командирлар курсларында укып,
армиядә беренче чыныгуны Хәсән күле буйларында японнарга каршы
сугышларда алдым. Аннары фин сугышы. Аннан кайтып, кырык бернең
мартында вербовка белән Украинага, Запорожьега җибәргәннәр иде.
Хатыным Гаян исемле, Башкортстаннан. Сугышка шуннан озатып
калды. Исән-сау әйләнеп кайтып, күрергә насыйп булырмы инде үзләрен.
– Кайтырбыз, күрешербез, Алла кушса, – диде Алиш.
– Алиш абый, сез коммунист түгелме әллә?
– Нидән чыгып сорыйсың? Язучы кеше, һичшиксез, коммунист
булырга тиеш димени?
– Болай гына әйтәм инде. Алланы искә төшергәнгә.
– Алланы да искә төшерерсең монда, мулланы да. Мин муллалар
нәселеннән. Үзе мулла булмаса да, әтием дә – мулла малае, әнием
дә – мулла кызы. Итагатьле гаиләдә үстек. Биш бала...
Алар шулай үткән гомерләрне искә төшереп, бер-берсенә шигырь
укып, төнне үткәрделәр. Әле ярый, җәй уртасы, төннәр озын түгел.
Бераздан урамда яктырды. Фашистлар да уянды. Аларны бикләп
калдырган сакчы подвал ишеген ачты да:
– Wollten Sie essen?24 – дип сорады.
«Мәрхәмәте килгән, ахры, – дип уйлады Алиш. – Иртәнге ашка
чакыра бугай...»
----------------------
24 Ашыйсыгыз килгән идеме?
Ләкин фашист мыскыллы елмаеп куйды да, аларны урамга алып чыгып,
кулларына котелоклар тоттырды һәм ком җәелгән участокка алып барып:
– Mit kleinen Steinen füllen!25 – диде һәм ком өстенә тезләндерде.
Аннары: – Kochen Sie sich mit Cashewnüssen!26 – дип шаркылдап
көлә башлады.
Бу көн дә шулай ком өстендә тезләнеп вак таш чүпләп үтте.
Иртәнге аштан да, көндезгесеннән дә коры калдылар. Икесе дә тәмам
хәлсезләнделәр. Алиш, никадәр авыр булмасын, рухын төшермәскә
тырышты, моның өчен шигырьләрен искә төшерде. Газыймга шигырь
һәм нәниләр өчен язган әкиятләрен сөйләде. Газыймның хәтере яхшы,
истә калдыру сәләте бар икән. Ул Алишның кайта-кайта сөйләгән
шигырьләрен хәтеренә бикләп барган.
– Мин бу шигырьләрегезне дәфтәргә күчереп куям әле, – диде ул.
– Әйбәт булыр. Илгә әйләнеп кайтсаң, Казанга килеп, хатыныма,
Оркыяма илтеп тапшырырсың. Тик дәфтәр югалырга мөмкин. Син
аларны ятлап калырга тырыш. Искә төшкән саен кабатлап тор.
Шулай хәтердә озак сакланыр. Менә Оркыяма багышлап язган өр-
яңа шигырем, тыңла һәм исеңдә калдыр.
Алиш, ком арасыннан борчак хәтле вак таш чүпли-чүпли, үзенең
яңа шигырен хәтергә төшерде:
– Син идең ул – минем мәхәббәтем,
Күктә янар якты йолдызым.
Мин табындым сиңа, бары сиңа,
Оныттым мин хәтта Җир йөзен.
Син балкыдың күктән һәр көндезен
Уйнап үткән кояш шикелле.
Бер бөек хис синең күзләр аша
Йөрәгемә минем сикерде.
Ышаныч белән суздың кулларыңны,
Алар йомшак, җылы иделәр.
Аһ, ул куллар минем тормышыма
Чиксез бәхет алып килделәр...
– Әйбәт шигырь! Һичшиксез истә калдырам мин бу шигырьне.
Кайткач, үз Гаяныма да сөйләячәкмен. Бу мәхшәрдән котылгач,
дәфтәргә дә язып куярмын әле.
– Әйтәм бит, дәфтәр югалырга мөмкин, күрсәләр, тартып алулары
бар. Ятлап калырга тырыш син аларны, – дип, Алиш шигырьне
кабат-кабат, берничә тапкыр сөйләп чыкты. Аннары кичәге Әхмәт
Тимер белән булган очрашуны искә төшереп: – Безгә дә язылырга
кирәк ул «Идел-Урал» легионына, Газыйм. Язылырга һәм китәргә бу
каһәр суккан лагерьдан. Күпме лагерьда булдым, Седльцедагыдан да
кабахәтрәк лагерьны күрмәдем, – диде.
--------------------------------
25 Вак таш белән тутырыгыз!
26 Ботка пешереп ашарсыз!
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев