Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
29 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
1942 елның ноябрендә чыга башлаган атналык «Идел-Урал» газетасы редакциясен, чынлап та, яшерен оешманың үзәгенә әверелде дип әйтергә мөмкин иде. Дөрес, биредә яшерен оешма утырышларын үткәргән кеше булмады -
28 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Лагерь начальнигы янында Шәфи Алмас белән очрашудан соң Алиш белән Саттарны икенче лагерьга чыгардылар. Монда шартлар күпкә үзгә, әсир икәнеңне күрсәтеп торган буй-буй сырлы киемнән йөрүчеләр дә күренми. Әйтерсең лә фашист солдатлары хезмәт итә торган хәрби частька алып килгәннәр. -
27 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Икенче лагерьда да озак тотмадылар, Шәфи Алмаска «Идел-Урал» газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкарырга ризалык биргән Алиш белән Саттарны берничә көн Әхмәт Тимер һәм Галимҗан Идриси вәгазьләрен тыңлаттылар да, татар комитетында хезмәт итәргә әзер кадрлар буларак, февраль башларында Берлинга озаттылар. Ә Җәлил Вустрауда торып калды. -
26 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Декабрь урталарында аларны аерым камерадан чыгардылар. Шул көнне үк, Кормаш яшерен төркем егетләрен барлап, кичен подвалда җыелыш үткәрергә сөйләштеләр. Башта сөйләшкәнчә, һәр лагерьда һичшиксез яшерен оешманың биш кешедән торган үзәген төзергә кирәк дип таралыштылар. -
26 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Барысы да шигырьне тын да алмыйча тыңладылар. Укылып беткәч тә, озак кына сүзсез тордылар. Барысының да уртак хисләрен язган иде Муса шигырендә. Алар шулай саубуллашты. Башта берсе, подвалдан чыгып, шикләнерлек нәрсәләр юкмы дип, тирә-юньне күзәтеп төште. Аннары, берәмләп кенә чыгып, үз баракларына таралыштылар. -
25 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Әйбәт шигырь! Һичшиксез истә калдырам мин бу шигырьне. Кайткач, үз Гаяныма да сөйләячәкмен. Бу мәхшәрдән котылгач, дәфтәргә дә язып куярмын әле. – Әйтәм бит, дәфтәр югалырга мөмкин, күрсәләр, тартып алулары бар. Ятлап калырга тырыш син аларны, – дип, Алиш шигырьне кабат-кабат, берничә тапкыр сөйләп чыкты. -
25 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Седльце лагеренда татар, башкорт, чуваш егетләренең күплегенә ул беркадәр аптырап йөри иде. Димәк, аларны бер легион итеп тупларга җыеналар. Милли легион итеп оештырырга һәм үз ватаннарына каршы сугышка җибәрергә. Бу инде әсирлеккә төшү генә түгел. Бу инде аннан да хәтәррәк нәрсә. Бу инде илеңне, ата-анаңны сату дигән сүз! -
24 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Җәмәгать, хуш килдегез! Иң әүвәл сезне бирегә җыйнавыбызның сәбәбен әйтеп үтәргә тиешмендер. Дөньяда сугыш бара. Сугышның нинди тарафларда, ничек баруы тарихына тукталып тормыйча, үзебезне борчыган мәсьәлә хакында берничә сүз. Мине, җәмәгать, әсирләр мәсьәләсе борчый. Татар әсирләре. Аларның исәнлеге. -
24 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Ә кыш иртә килде. Ноябрьгә кергәч үк нык суытты. Көндез әле суыкны эш белән кичерергә мөмкин булса да, төнге салкын төшкәч, ачык һавада калучылар, иртәнгә хәтле чыдый алмыйча, һәр төнне дистәләп-дистәләп, туңып каткан мәеткә әйләнә башладылар. Әсирлеккә төшкәндә җәйге обмундированиедән генә булган Алиш өчен ноябрь суыклары шулай ук туңып үлү куркынычы белән яный иде. -
23 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Сезне тыңлый алмый калдык, Салих абый, – диде Оркыя, чәй эчкәндә, күңелсезләнеп, моңаеп кына утырган Сәйдәшев янына килеп. – Мин дусларга иптәш булып кына килгән идем. Фортепиано юк диделәр дә, башта килмәскә дә уйлаган идем. Мин бит җырчы түгел, Рәшит белән Җәвәһирәгә үземнең берничә җырымны аккомпанировать итәрмен дигән идем. Кызганыч, барып чыкмады. Бу малай белән шундый хәл килеп туу да әйбәт булмады әле. Нишлисең, сугыш. -
23 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Алар шулай саубуллашып аерылыштылар. Тагын бер атнадан, унберенче августта Алиш фронтка чыгып китте. Оркыя аны озатырга дип вокзалга төшкән иде, ләкин соңга калган булып чыкты – Алиш утырган эшелон кузгалган иде инде. Алиш аны ерактан күреп, исемен әйтеп кычкырып, кул изәсә дә, Оркыя ирен күрә алмыйча калды. -
22 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Мин язучы Абдулла Алиш булам, – диде ул кызга. – Ә мин медицина училищесының соңгы курс укучысы Оркыя Латыповна Тюльпанова булам. – Матур фамилия, – диде Алиш. – Чәчәк исеме икән. Лалә чәчәге. – Миңа тюльпан ошыйрак. – Шулайдыр, әлбәттә. Һәркемгә үз күлмәге якынрак була бит. Аннары Алиш кызны өенә озатып куярга рөхсәт сорады. -
22 июль 2026 - 09:00
АЛИШ (романның дәвамы)
Икенче көнне үк бара алмады Оркыя Язучылар союзына. Мартның соңгы якшәмбесе иде. Көне буе диярлек дәфтәрләрнең әле берсен, әле икенчесен укыды. «Боларны кешегә күрсәтергә ярый микән соң?» дип тә уйлады. Сердәшләре куркып тормаска, Язучылар союзына илтеп бирергә дип киңәш бирделәр бирүен. Анда бит әле ни диярләр? -
21 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (романның дәвамы)
– Йә, сөйләгез, егетләр, ниләр майтарып ята анда Галимҗан абыегыз? – диде. Карт язучының кайсы Галимҗан хакында соравын алар икесе дә шунда ук аңладылар, әлбәттә. Гафурины, чынлап та, Галимҗан Ибраһимов кызыксындыра иде. Син җавап бирәсеңме дигәндәй, Алиш Әхмәткә карап куйды. – Галимҗан ага егерме җиденче елдан бирле Кырымда яши, – диде Әхмәт. -
20 июль 2026 - 13:00
АЛИШ (роман)
– Алишның «Ике улым бар» шигырендәге батыр малайлар менә нинди икән! – дип, аларның башларыннан сыйпады һәм, кесәсеннән ике шакмак шикәр чыгарып, учларына салды. – Йә, сөйләгез инде, исәнме безнең әтиебез? – диде Оркыя, малайлар янына килеп утырган кешедән ире хакында яңалыкны тизрәк ишетергә теләп.