Роман рубрикасы буенча яңалыклар

  • 14 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Ул юлбарысның бугазыннан чыккан көчле ырылдау тавышын ишетте, ерткыч коточкыч тешләрен күрсәтеп авызын яртылаш ачты... Шуннан соң дөнья юкка чыкты... Ислам больницада операциядән соң гына аңына килде һәм шундук йоклап китте...
    3152
    0
    5
  • 13 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Тимур тугызынчыда гына бик кәефле, салмыш хәлдә кайтып керде. Аннары Сөмбелне кинәт күтәреп алды да ятагына салып үбәргә, чишендерергә тотынды. – Сөмбел, бәгърем, без бер-беребез өчен яратылган. Сөмбел елый-елый кычкырып җибәрде: – Әгәр якын килсәң, тәрәзәдән сикерәм!
    5899
    0
    14
  • 12 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    – Син, балам, Тимурга бик ышанып бетмә. Ул – шәһәр малае, син – беркатлы авыл кызы. Бераз күзләреңне ач. Һәрбер кеше үз мәнфәгатен кайгырта. Синең өстеңдә коточкыч йөк бар – ул чибәрлегең. Һәрбер ир-ат сине үзенеке итәргә теләячәк...
    5279
    0
    17
  • 11 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Виктория аның ике кулын кулына алып, күзләренә туп-туры карады: – Минем сиңа бер тәкъдим ясыйсым килә. – Аның куллары җиңелчә генә калтыранып алды. – Мин япа-ялгыз...
    3499
    0
    4
  • 10 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    – Егетнең сәләте, һөнәрләре күп. Мин үзем аны художник-моменталист итеп әзерләү ягында. Бездә чарлансын, ә буш вакытларында бары тик бер нәрсә – шарж, портрет ясау белән шөгыльләнсен. Һәр көнне ясаган рәсемнәрен безгә тикшереп торырга туры киләчәк. Бәлкем, өч-дүрт айдан манежга чыгарырлык булып өлгерер?
    2502
    0
    1
  • 9 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Аның өчен дөнья урталай ярылгандай булды, чөнки ул Исламнан башка яшәүне күз алдына китерә алмады. Ислам аны ташлаган... Алар бит телләре ачыла башлаган вакытларыннан ук бергә иде. – Ислам! Китмә син!
    3182
    0
    6
  • 8 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Ислам бу сөйләшүдән соң кеше яшәми торган утрауга китереп ташланган кешедәй аптырап йөрде. Беренчедән, ул бу хакта өйдәгеләргә әйтергә курыкты. Әтисенең аны бер сүз белән туктату ихтималы да бар иде...
    3235
    0
    3
  • 7 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Исламның аңа булган кичерешләре катлауланганнан катлауланды. Аралары суына башлагач кына, ул үзендә Сөмбелгә карата ниндидер аңлаешсыз бер зур тойгының барлыгын сизде. Ул аңа игътибар бирмәскә тырышты. Ләкин ул тойгы һич көтмәгәндә шундый нечкә итеп, бәгырьдән эләктереп ала торган булып китте...
    3220
    0
    6
  • 6 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Сөмбел өчен бу бөтенләй көтелмәгән хәл иде. Канатлы атны Ислам Айгөлгә биргән! Бу башка сыя торган хәл түгел иде. Димәк, аның өчен Айгөл кадерлерәк булып чыга дигән сүз. Ул шундук Исламга атылып барып, күңелендә кайнаганнарын әйтергә уйлады...
    3610
    0
    2
  • 5 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (романның дәвамы)
    Аның турында сүз чыкса, малайлар «Энҗене җиңеп булмый, әмма ул сине үзенә ничек кирәк, шулай бөкли», дип сөйлиләр. Аның ниндидер буйсындыра торган тылсымы бар. Ул бик көнче дә...
    3028
    0
    5
  • 4 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (дәвамы)
    – Безне ныклап бәйләүче нәрсә бар икән, дигән уй килде әле минем башыма, – диде Сөмбел. – Бар. Балачагыбыз. – Шул гынамы? Ислам аны коридорның аргы башына алып китте...
    3469
    0
    5
  • 3 июль 2022 - 09:00
    Сайрар чак (роман)
    Диләрә Мөхтәрне сайлап, бик нык ялгышты. Ул баш күтәрмичә эчә торган кеше булып чыкты. Ире белән икесе арасында бернинди уртаклык юклыгын аңлаганда, соң иде инде. Баштарак каты кулым белән төзәтермен, кеше итәрмен, дигән өметләре пыскып сүнде. Каты кул да, үгетләүләр дә, күз яшьләре дә төзәтми икән. Ә Диләрәнең күз яшьләре тозлы диңгез булып акты...
    5896
    0
    1
  • 1 июль 2022 - 09:00
    Язмыш җиле (ахыры)
    ..1957 ел. Яз. Яңа Бистәнең татар зираты. Мөгаен, ул көндә дә өстә, ак болытлар сурәтенә кереп, фәрештәләр сакта торгандыр. «Кара төннең ак фәрештәсен» күрергә Тукай да күкләр катына күтәрелгәндер. Ул көндә дә Җирләр – Күкләргә, Күкләр Җирләргә сәлам биреп җавап тоткандыр.«Дөньялыкта шәфкать иясе булган Өммегөлсем Мөхәммәдзакир кызын шәфкать берлә каршыладык», – дигәннәрдер...
    3618
    1
    2
  • 30 июнь 2022 - 09:00
    Язмыш җиле (дәвамы)
    Мине бик яраткан яһүд егете бар иде. Ул үзенең карточкага алган паёгын (көнлек норма – 125 грамм) миңа ашатып торды. Нигәдер аның: «Мин ач түгел», дигәненә ышанасым килде. Мин исән калдым, ә ул берничә көннән дөнья куйды. Минем хакка! Мәхәббәт хакына!
    2353
    0
    3
  • 29 июнь 2022 - 09:00
    Язмыш җиле (дәвамы)
    – Тәңрем, нигә миннән шундый бәхетне күпсендең?! Аның Зәйнәбе дә гаҗәеп бер сылу иде. Ул сылуын да, сөюен дә, улын да саклап кала алмады...
    2652
    0
    1
Реклама