Логотип Казан Утлары
Роман

АЛИШ (романның дәвамы)

Лагерь начальнигы янында Шәфи Алмас белән очрашудан соң Алиш белән Саттарны икенче лагерьга чыгардылар. Монда шартлар күпкә үзгә, әсир икәнеңне күрсәтеп торган буй-буй сырлы киемнән йөрүчеләр дә күренми. Әйтерсең лә фашист солдатлары хезмәт итә торган хәрби частька алып килгәннәр.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

14
«Идел-Урал» легионында Кызыл Армиягә каршы сугышыр өчен
дүрт батальон төзеләчәге һәм аларның кайсы лагерьларда тупланачагы
билгеле булганнан соң, яшерен оешма үзенең эшчәнлеген бермә-бер
көчәйтеп җибәрде. Легионерларның дошманга каршы нәфрәтен тагын
да күтәрү өчен листовкалар чыгаруга игътибар көчәйде. Аларда, бер
яктан, фашистларның вәхшилекләре турында язылса, икенче яктан,
аларның фронтлардагы уңышсызлыклары хакында хәбәрләр даими
бирелеп барылды.
Декабрь урталарында Седльце әсирләрен, милләтенә карап, төрле
лагерьларга озата башладылар. Тоткыннар арасында татар әсирләрен
Едлино лагерена җыялар, «Идел-Урал» легионы шунда оештырыла
икән дигән имеш-мимешләр таралган иде. Алиш дуслары Газыйм
һәм Баязит белән, инде тәмам легионга язылырга дигән фикергә
килеп, кайчан Едлинога алып китәрләр икән дип көтеп йөргәндә,
аларны бөтенләй төрле лагерьларга таратып ташладылар. Моңа кадәр
Чехословакия, Польша, Франция, Голландия лагерьларында булган
Газыймны яңадан Франциягә озаттылар. Баязитның кая җибәрелгәнен
Алиш белмичә дә калды. Ә аның үзен Германиягә җибәреләчәк
төркемгә керттеләр һәм гыйнвар башында аларны шундагы Вустрау
лагерена илтеп тә куйдылар.

Вустрау дигәнең Берлиннан бер сәгать чамасы ераклыктагы
бәләкәйрәк кенә шәһәрчек булып чыкты. Лагерь дигәне дә башкаларына
охшамаган: бер-берсеннән ерак та урнашмаган ике лагерьдан
гыйбарәт икән. Беренчесе башка лагерьлар шикелле үк чәнечкеле
тимерчыбыклар сузылган берничә рәт койма белән уратып алынган.
Баш-башларында каланчалар урнашкан. Һәр каланчага эт җитәкләгән
автоматлы сакчылар бастырып куйганнар. Гаҗәпләндергәне шул:
лагерь бәләкәй, чама белән йөз әсир сыйдырышлы. Бараклары да
тәбәнәк, кысан. Монда әсирләр озак тормый, лагерь начальнигы,
шәхсән кабул итеп, әңгәмә үткәргәннән соң, милли комитетта эшләргә
яраклыларны икенче лагерьга күчерәләр. Начальникның ышанычын
акламаганнар төрле лагерьларга озатыла. Легионда хезмәт итәргә
яраклы дип табылганнары Едлинога җибәрелә. Икенче лагерьда
бары тик бараклар гына урнашкан, чәнечкеле чыбыклар да, саклау
манаралары да күренми. Вустрауның тагын бер үзгә ягы – биредә
әсирләрне эшләтмиләр, бары тик Советлар Союзына, коммунистларга
каршы нотыклар сөйлиләр, лекцияләр укыйлар. Германиянең баш
мөфтие Галимҗан Идриси вәгазьләр укый. Әхмәт Тимер милли
мәсьәләләргә кагылышлы лекцияләр алып бара. Кыскасы, монда
әсирләрне төрле яклап сынау, аларның Гитлер Германиясенә карата
мөнәсәбәтләрен ачыклау, лояльлектә тикшерү үткәрелә.
Лагерьга китерелгән сәгатьтә үк Алиш койкасы янына утыз яшьләр
тирәсендәге бер егет килеп:
– Исәнмесез, Алиш абый, – дип дәште.
– Исәнмесез, – дип җавап кайтарды Алиш. – Танып бетермим.
Күрешкәнебез юк иде шикелле.
– Татар әсирләренең башлыгы мин, Шиһабетдин Нигъмәтуллин
булам. Шиһап Нигъмәти дип атый аласыз. Сезнең кебек үк шагыйрь
мин. Шигырьләр язгалыйм. Һәр яңа китерелгән әсирнең документлары
минем кулдан үтә. Сезне сугышка хәтле үк белә идем. Язучылар бит
– милләтнең каймагы. Күз өстендә каш.
– Алай ук дип әйтеп бетереп булмый инде.
– Балалар язучыларын шундый дип әйтергә ярый. Сез бит –
үзегезнең матур әсәрләрегез белән киләчәк буынны тәрбияләүчеләр.
Милләтебез сакчылары.
«Нәрсәгә ялагайлана икән бу егет?» дип уйлап куйды Алиш.
– Укытучы кеше мин. Себердән. Омск өлкәсендәге Речник дигән
татар авылыннан. Мәктәп директоры булып эшләдем. Былтыр ноябрь
аенда ук пленга төшкән идем. Төрле лагерьлар үтеп, унберенче
сентябрьдән бирле Вустрауда менә. Татар әсирләрен «Идел-Урал»
легионында хезмәт итәргә әзерлибез.
– Алай икән... – дип куйды Алиш.
– Тагын бар әле монда язучылар – Муса Гомәров белән Рәхим Саттар әзерлек курслары үтәләр. Берничә көннән Едлинога
җибәрелергә тиешләр. Татар легионы шунда. Сезне Шәфи Алмас
«Идел-Урал» гәзите редакциясендә эшләтергә тели. Мин дә шунда
эшләргә дип уйлап торам. Шәфи әфәнде баш редактор итеп куям дип
ышандырды. Бергә эшләячәкбез, Алла боерса.
Алишның бу егеткә бик ачылып китәсе килми иде. Әсирләрнең
башлыгы итеп тә куелган булгач, бик үк ышанычлы кеше түгелдер
дип уйлады.
– Күз күрер, – дип кенә куйды. – Карарбыз. Седльцеда үзен Татар
әсирләре комитеты башлыгы дип Әхмәт Тимер дигән кеше чыгыш
ясаган иде. Аның урынында кем дисең әле, Шәфи дисеңме?
– Шәфи Алмас.
– Анысы кем тагын?
– «Идел-Урал» легионының башлыгы шул инде. «Татар
арадашчылыгы» комитетының башлыгы Һайнс Унгляубе әфәнденең
ярдәмчесе.
– Власть алмашынганмыни?
– Әхмәт әфәнде дә икенче лагерьда, булачак легионерларга
лекцияләр укый. Ә легионның президенты – Шәфи әфәнде.
– Алай икән... – диде Алиш тагын бер тапкыр, сәерсенеп.
Шәфи Алмас, татар эмигрантлары Әхмәтвәли Мәңгәр әфәнде өендә
җыйналып, татар арадашчылыгы комитетында эшләргә Әхмәт Тимер
тәкъдим ителгәндә, бу урынга кызыгып калган иде. Әхмәт Тимергә
исә бу урын гына аз булып күренгән дә, Үзбәк комитеты башлыгы
Вәли Каюм хан белән очрашып, төрки халыкларның уртак дәүләтен
төзик дип тәкъдим ясаган. Шәфи Алмас, соңыннан ул дәүләтнең
башында утырырга өметләнгән Әхмәт өстеннән немецларга әләк
язып, аның урынына үзе менеп кунаклаган. Бу хәлләр хакында
Алишка икенче көнне Муса Җәлил сөйләде.
Иртәгесен Шиһабетдин Алишны Муса белән Саттар урнашкан
баракка илтте. Баракта әсирләр юк диярлек, берән-сәрән генә күренә.
Шиһап моны әсирләрнең Галимҗан Идриси хәзрәт вәгазьләрен
тыңларга беренче баракка китүләре белән аңлатты.
Лагерьда әсирләрне милләтләре буенча төрле легионнарга бүләләр
икән. «Идел-Урал» легионына тәгаенләнүчеләр көнне әнә шулай
хәзрәт вәгазеннән башлыйлар иде.
Алиш Саттарны баракка килеп керүгә үк күреп алды. Алар
сугышка бер үк көннәрдә киткәннәр иде. Саттар – Казанда танылган
журналист, «Кызыл яшьләр» гәзитендә мәкаләләре, шигырьләре,
әдәби тәрҗемәләре басылып тора. Сугыш башланганда, ул гәзитенең
мөхәррир урынбасары вазифасында эшләп йөри иде. Сугышка
Алиштан берничә көн алдарак кына китте.
Алиш баракка килеп керүгә, туры янына барып, Саттар белән кочаклашып күрештеләр. Алиш үзе лагерьларда йөреп нык ябыккан,
йөзен кап-кара сакал баскан, сул аякка аксаклап йөри торган иде. Өстендә
һаман да шул Баязит дусты үлгән әсирдән салдырып алган иске шинель.
– Алиш, синме?! – диде Шиһапка ияреп килеп кергән әсирнең
туп-туры үзенә таба килүен күреп алган Рәхим.
– Шул үзе, – диде Алиш, Саттарны кочаклаган килеш. – Менә
кайда күрешергә язган икән. – Аннары Шиһапка күрсәтеп: – Менә бу
иптәш лагерьда Муса Гумеров дигән шагыйрь дә бар диде. Кем ул,
мин белмәгән нинди Гумеров атлы шагыйрь бар тагын? – дип сорады.
– Мин ул! – диде шунда Саттар янында басып торган, йөзен
сакал баскан, Алиш шикелле үк чыра сөяккә калган тәбәнәк кенә
буйлы, урта яшьләрдәге ир. Сугышка кадәрге төптән юан чыккан,
нык бәдәнле, һәрчак кырынып, ыспай киенеп йөргән Җәлил белән
бу кеше арасында җир белән күк аермасы иде. Алиш аптырап карап
торды да, аның йөзендә Җәлил чалымнарын күреп:
– Җәлил, синме соң?! – диде.
– Мин, Муса Гумеров! – диде Җәлил, Алишны кочаклап.
Аларны карап торган Шиһап әллә ишетмәде Җәлил дигәнне, әллә
аңламый калды, дуслар очрашуына үзенең дә шатлануын белдергән
булып:
– Менә очраштыгыз, – диде. – Ярый, сез сөйләшегез. Мин киттем,
икенче лагерьдагылар алдында чыгыш ясыйсым бар, – дип, барактан
чыгып китте.
– Мин монда Муса Гумеров дип таныттым үземне. Шуңа күрә
Җәлил исемен бүтән ычкындыра күрмә берүк, – диде Җәлил. – Йә,
сөйлә, ничек эләктең әсирлеккә? Мин сугышка киткәндә, синнән
хатлар килгәне юк дигән иде Оркыяң.
– Нибары ике ай сугышта булырга өлгердем мин, Казаннан
11 августта киткән идем бит. 12 октябрьдә инде Брянск астында
чолганышта калып, пленга да төштем. Брянск фронтында сугышучы
армия тулысы белән төштек без. Алитус лагере безнең армия
солдатларыннан гына тора иде. Кышкы суыкта, ачлыктан хәлсезләнеп,
бөтенебез кырылып беттек. Җаным чыкмаган мин генә торып калдым.
Лагерьдан-лагерьга күчеп йөри-йөри, Вустрауга китереп җиткерделәр
менә. Ә үзең соң, үзең? Ничек итеп бу хәлгә төштең?
– Һәй, егетләр, сөйләсәң, озынга китә. Мин дә шул, быел февральдә
сугышка кереп, 24 июньдә Волхов фронтында, без дә шулай ук,
армиябез белән дип әйтсәң дә була, чолганышта калып, пленга
төштек. Менә ярты ел йөрим лагерьдан-лагерьга.
– Икебез бер үк вакытта төшкәнбез икән пленга, – дип куйды
Рәхим, Мусаны бүлдереп. – 27 июньдә Вязьма районында фашистлар
тылына десант итеп ташланган вакытта эләктерделәр безне бөтен
группабыз белән. Бер елга якын сугышып йөреп, шул көнге операция уңышсыз килеп чыкты. Ничәмә тапкыр үлемнән котылып калып, шул
көнне килеп, бугаздан ала язды әҗәл. Һавада чакта ук ата башладылар
астан. Десантта хезмәт иттем мин. Кирәк бит, дошманның нәкъ
оясына ташлады ул көнне безнең бригаданы самолёт – Угра дигән
авылга. Смоленск, Борисово, Берлин лагерьларында булдым. Эләккән
көннән үк фашистлар мине диверсант дип шикләнәләр. Шагыйрь
икәнемне белгәч, Шәфи Алмас дигән бәндә «Идел-Урал» гәзитенә
эшкә килергә үгетли башлады.
– Мине дә шул гәзиткә җибәрмәкче була икән ул Шәфи, – дип, сүзгә
Алиш кушылды. – Мине монда алып килгән Шиһап әйтте. Шиһап
үзе дә шунда эшләячәк икән. Баш мөхәррир булып. Мин дә шигырь
язам дигән булды хәтта.
– Ә нәрсә, егетләр, эшләргә кирәк ул гәзиттә, – диде Муса. –
Ләкин бу Шиһап белән саграк булырга кирәк. Нишләптер бик шикле
кешегә охшаган ул. Шома кешегә. Аның белән артыгын сөйләшмәскә
тырышыгыз. Егетләр, бүгенгә хәтле бер-беребез белән очрашканыбыз
юк иде. Мин сезгә шуны әйтәм, Демблинда мин Гайнан Кормаш
атлы егет белән булдым. Беләсез микән сез аны, ул да шигырьләр яза.
Утыз тугызынчы елда очрашкан идек без аның белән. Аңа хәтле дә
хат алышканыбыз булды. Мәскәүдә яшәгәндә «Октябрь баласы»на
шигырьләр җибәрә иде. Мари АССРдан ул, Бәрәңге районындагы Куян
авылыннан. Бәрәңгедә техникум тәмамлап, Казакъстанда, үзе туган
Актүбә каласында укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән. Утыз
тугызынчы елда армиягә киткәндә, Казанда минем янга кереп чыккан
иде. Кече командирлар мәктәбендә укып, кече лейтенант дәрәҗәсе алган.
Аннан соң Фин сугышында катнашкан. Ул Демблинда яшерен төркем
оештырган. Башта уйлары әсирләрнең лагерьдан качуын оештыру
гына булган. Без, алар белән җыелып сөйләшкәч, легиончыларны
фашистларның үзләренә каршы сугышырга өндәү белән шөгыльләнергә
кирәклеге турында килештек. Максат – легионны сугышка җибәрсәләр,
коралларын немецларга каршы юнәлтеп, аларны юк итеп, партизаннар
ягына чыгу. Безне монда калдырмаячаклар. Берлинда Көнчыгыш
территорияләр министрлыгы каршында «Татар арадашчылыгы» дигән
комитет төзегәннәр. Менә шул комитет шөгыльләнә икән «Идел-Урал»
легионын оештыру белән. Комитет каршында «Идел-Урал» дигән
гәзит тә чыгара башлаганнар. Безне менә шул гәзит редакциясенә
җибәрәчәкләр. Ә легионерларны Едлинога җыялар. Безгә, Берлиннан
торып, дөресрәге, лагерьларга йөреп, Кормаш башлаган эшне алып
барырга кирәк. Кормаш – молодец, тәвәккәл егет, эшне башлап җибәргән.
Безгә, шул гәзиттән файдаланып, эшне колачлырак, активрак алып
барырга кирәк булачак. Листовкалар чыгарып таратырга. Аннан соң без
Кормаш белән сөйләштек, легионерлар арасында концерт куеп йөрер
өчен бригада оештырырга кирәк. Гайнан аны үзе оештырырга булды, музыкаль капелла итеп. Бу өлкәдә дә таланты бар икән. Мин үзем
дә мандолинода уйныйм бит. Гайнан анда шактый егет тапкан инде.
Ышанычлы, үзебезнең егетләр. Абдулла Батталны беләсездер, безнең
Салих Баттал дусның бертуган энесе.
– Ул да плендамыни? – диде Алиш, уфтанып. – Беләм мин ул
егетне. Абыйсы кебек бик тәвәккәл егет. Кирелеге дә бар.
– Аның каравы, дөрес егет! – диде Рәхим. – Аллы-артлы сөйләп,
койрык болгап йөрми.
– Гали Корбанов, Фәрит Солтанбәков, Фоат Сәйфелмөлеков...
Болар да – ышанычлы егетләр...
Муса, яшерен эштә таянырлык егетләр дип, белгән дусларының
исемнәрен саный башлауга, Идриси хәзрәт вәгазен тыңларга күрше
баракка киткән әсирләр кайта башлады. Алар артыннан ук Шиһап
Нигъмәти кереп, әсирләрнең исемнәрен атап, берәм-берәм лагерь
начальнигы оберштурмфюрер Френцельнең аларны үз хозурына
чакыруы хакында белдерде. Беренче булып очрашуга Җәлил китте.
Френцель бүлмәсендә начальникка каршы урындыкта җәелеп,
Шәфи Алмас утыра иде. Мусаның аны бер тапкыр күргәне бар.
Демблинда чакта милли комитет рәисе Әхмәт Тимер белән
әсирләрне легионга язылырга үгетләп килгәннәр иде. Ә бу юлы үзе
легион башлыгы булып, дәрәҗәсен белеп кенә, түр башына менеп
кунаклаган. Яннарында тагын бер егет – тылмач. Мусаның моңа кадәр
күргән-белгән кешесе түгел. «Татар арадашчылыгы» комитетының
башлыгы Һайнц Унгляубеның тәрҗемәчесе булып йөрүче Гариф
Солтанов атлы татар егете. Уфа педагогика институтында укыган,
татар теле буенча белгеч, немец телен дә яхшы үзләштергән булган.
Сөйләшүне исәнләшү белән Шәфи Алмас башлады.
– Ничек хәлләрегез, Муса әфәнде? Лагерь җитәкчелегенә
дәгъваларыгыз юкмы?
– Тоткынның хәле ничек булырга мөмкин? Күреп торасыз,
кыяфәтем мактанырлык дип әйтә алмыйм.
– Бик әйбәт түгел кебек шул. Лагерь җитәкчелеге куйган таләпләрне
төгәл үтәсәгез, безнең тәкъдимнәргә каршы килмәсәгез, яхшырыр
хәлегез, Алла боерса.
– Нинди таләпләр куясыз, нинди тәкъдимнәр ясыйсыз бит. Үтәп
булырлык булса, каршы килмәбез.
– Таләпләр әллә ни катлаулы түгел. Куркырлык берни дә юк.
Вустрауга сезне милләтебезнең талантлы улы, татар язучыларының
башлыгы булып торган, оештыру сәләтенә ия кеше буларак китердек.
Юкка йөрисез үзегезне Муса Гумеров атлы кеше дигән булып. Җәлил
икәнегез дә, Советлар Союзында ниләр белән шөгыльләнгәнегез дә
безгә бик яхшы мәгълүм. Мин бит сезне, Муса әфәнде, Демблин
лагеренда беренче очрашкан көннән бирле беләм. Шунда, лагерь начальнигыннан алып, әсирләр исемлеге белән танышканда, сезнең
документлардан Оренбургтан икәнегезне күргәннән соң, кызыксынып
китеп, җентекләбрәк карагач, үземнең Оренбургта яшәгән елларны
хәтерләдем. Мин бит сәүдәгәр кеше. Әтиегез Мостафа абзый
Җәлиловны яхшы белә идем. Ул да сәүдәгәр иде. Шәхси эшегездә
бу фактны күрсәтмәгәнсез күрсәтүен. Ләкин сәүдә эшендә Мостафа
абзый белән безнең юлларның берничә мәртәбә кисешкәне булды.
Хәтердә әле, унөченче елда Мостафа агай төрмәдә дә утырып чыккан
иде. Сез әле ул чакта бала-чага гына булгансыздыр. Менә шундый
танышымның улы булганга, үзегезгә ярдәм итәсе килү теләге белән
дә комитетта эшләргә киңәш бирергә уйлаган идем, Муса туган.
Бераз адәм рәте керер үзегезгә. Карагыз инде, нинди хәлгә төшкәнсез
лагерь баландасы чөмереп кенә яшәп...
Октябрь революциясеннән соң Төркиягә качып котылган эмигрант
Шәфи Алмасның әтисе Мостафа агай белән тормышта юллары
кисешкән булуына ышаныргамы-ышанмаскамы дип уйланып утырды
Муса, аның дәлилләрен тыңлаганда.
– Яхшы беләсез, Германия Россияне тар-мар итеп ташлагач, аның
территориясендә шунда яшәгән халыкларның мөстәкыйль үз дәүләтләре
төзеләчәк. Шуларның берсе безнең «Идел-Урал» җөмһүрияте булачак,
Алла боерса, – дип, нотыгын дәвам итте Шәфи. – Әсирлеккә төшкән
барлык солдатларның да Сталин тарафыннан «халык дошманы» дип
игълан ителүен дә яхшы беләсездер дип уйлыйм. Әгәр Россия җиңсә,
халык дошманнарын ни көткәнен сезгә әйтеп торырга кирәк түгелдер.
Утызынчы елларда аларның гомерләре ни белән чикләнгәнлеге шулай
ук сезгә, бигрәк тә язучы халкына яхшы мәгълүм. Менә шул рус иле
дошманнары Германия җиңсен һәм киләчәктә үз милли дәүләтләрен
төзи алсыннар өчен Германиягә ярдәм күрсәтергә тиеш дип уйлыйбыз.
Ә сездән, Муса әфәнде, безгә шул эшне оештыруда булышлык итүегез
сорала. Бу безнең тәкъдим дә, таләп тә.
Муса Шәфи Алмасның озын һәм ялыктыргыч бу нотыгын дәшми генә
тыңлады. Аннары җавап бирәсе урынга сүзен сорау белән кайтарды:
– Миннән нинди ярдәм сорала соң, Шәфи әфәнде? Мылтык тотып,
Кызыл Армия солдатларына каршы китәргәме?
– Кулына мылтык тоттырырга егетләр җитәрлек, Муса әфәнде.
Сез шул егетләргә ни өчен бу сугышка барырга кирәклеген аңлату
эшен алып барырга тиеш буласыз. Моның ике юлы бар: беренчесе –
әсирләр арасында нотык тотып, әңгәмәләр үткәрү. Икенчесе – газета
чыгару. Без милли комитет каршында «Идел-Урал» дигән газета да
чыгара башладык. Менә шул матбаганың мөхәррире вазифасын сезгә
тапшырсак дигән идек.
– Бу эштә тагын бер бик үтемле юл бар, Шәфи әфәнде.
– Әйтеп бак. Нинди юл икән ул?

– Кеше күңеленә үтеп керә торган иң үтемле корал – ул җыр,
Шәфи әфәнде. Җыр ул – кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтә,
бәгырьләрне айкап чыгара торган илаһи көчкә ия корал! Концерт
бригадасы төзеп, әсирләр алдында чыгышлар ясап йөрүдән дә
уңышлы үгет-нәсихәт булмас.
Бу киңәш Шәфи Алмасны, чынлап та, кызыксындырып җибәрде.
Ул үзе дә, кәефе кырылган мизгелләрдә, кулына гармун алып, милли
җырларыбызны исенә төшереп моңланып утырырга ярата торган иде.
– Эшебездә концерт кичәләре оештыруны да читтә калдырмабыз.
Ләкин сезгә шулай да гәзит эшен җайга салуны тапшырсак, каршы
килмәсәгез иде, Муса әфәнде!
– Мин концерт куюны легион оештыру эшендә нәтиҗәле бер юл дип
кенә әйтергә теләдем. Ә гәзит чыгару өчен миннән башка да кадрлар
табып булыр дип уйлыйм, Шәфи әфәнде. Абдулла Алиш, Рәхим Саттар,
Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал... Боларның һәркайсы – гәзит чыгару
эшендә азу теше чыгарган егетләр. Ә мин легионга солдатлар туплау
буенча ярдәмемне Вустрау лагеренда торып та күрсәтә алырмын дип
уйлыйм. Лагерьга китерелгән һәр егет белән сөйләшеп, аларны сайлап
алуда катнашсам, башкача шуннан да зур ярдәм китерә дә алмас идем,
Шәфи әфәнде, – диде Муса, ышандырырлык итеп.
Шәфи, беркадәр уйланып торганнан соң:
– Ә нәрсә, уйлап карарга кирәк, – дип куйды һәм үзе үк Мусаны
хәзергә лагерьда калдырып торырга кирәклеге турында тәкъдимен
оберштурмфюрер Френцельгә тәрҗемә итәргә тотынды.
Мусадан соң Шәфи Алмас янына Алишны керттеләр.
– Балалар язучысы Абдулла Алиш син буласың инде алайса, – диде
Шәфи, Абдулла лагерь начальнигы бүлмәсенә килеп кергәч тә.
– Мин булам.
– Бик әйбәт. Мине беләсеңдер инде. Шәфи Алмас абзаң булам.
Казан арты татарларыннан мин, Төбьҗаз якларыннан, Олы Солабаш
дигән авылдан. Ишеткәнең бардыр бәлкем?
– Ишеткәнем генә түгел, күргәнем дә бар авылыгызны, Шәфи
абзый. Шул авылдан бер дустым бар иде. Мин үзем Болгар
якларыннан. Көек дигән авылдан.
– Олы Солабаштан булган дустың кем атлы соң? Мин белгән-мазар
кеше баласы түгел микән?
– Галимҗан Мөхәмитшин исемле егет иде.
– Нишләп иде? Мәрхүммени? «Иде» дип сөйлисең.
– Мәрхүм шул. Утыз җиденче елда «халык дошманы» дип атып
үтерделәр. Бик якын дуслар идек. Бергә-бергә балалар өчен журнал
чыгардык. «Пионер каләме». Әтисе Мөхәммәтша исемле абзый иде.
– Мөхәммәтша дисең... Мөхәммәтша. – Шәфи шулай дип
кабатлады да, беркадәр уйланып, искә төшерергә тырышып тор һәм шатлыклы тавыш белән: – Галимулла хәзрәт малае! Яшьти! – дип
куйды һәм искә төшерүен дәвам итте: – Сигез йөз сиксән бишенче
елгылар без. Аның ул малае... кем дисең әле исемен?..
– Галимҗан.
– Ие, менә шул Галимҗан унберенче елда туып кына калган иде
әле, мин авылдан Оренбург якларына чыгып киткәндә. Мөхәммәтша
үзе мулла малае иде бит ул – Галимулла хәзрәт малае. Әтисе кебек
үк бик укымышлы егет иде. Кече Солабашта, Хәсәнгата Габәши
хәзрәтләре мәдрәсәсендә укып, дин белеме алган мөәзин.
– Мин аларын ук белмим, Шәфи абзый. Сез үзегезне Олы
Солабаштан дигәнгә генә искә төшерүем.
– Йә, ярар, Абдулла туган, син немец телен белмисеңме алай-болай?
– Сукалыйм бераз. Институтта укыганда өйрәнә башлаган идем.
Тәмамлап кына булмады институтны, фашистлар сугыш башладылар.
Өзелеп калды укуым.
– Син алай каты бәрелмә әле ул немецларга. Менә шуларның
ярдәме белән үзебезнең җөмһүриятебезне төзеп булмасмы дип
йөрибез ләбаса. Менә шул, немец телен сукаласаң бераз, безнең
өчен бик кирәкле кеше булып чыгасың. «Идел-Урал» легионының үз
гәзитен чыгара башлаган идек бит. Менә шул гәзиткә немец теленнән
тәрҗемәче кирәк.
– Булдырырмын микән соң?
– Булдырырсың. Безнең анда егетләр бар. Телен беләләр, яза
белүләре генә чамалы. Язучы кеше булуы кирәк безгә тәрҗемәченең.
Менә синең шикелле.
Лагерь начальнигы янында Шәфи Алмас белән очрашудан соң Алиш
белән Саттарны икенче лагерьга чыгардылар. Монда шартлар күпкә
үзгә, әсир икәнеңне күрсәтеп торган буй-буй сырлы киемнән йөрүчеләр
дә күренми. Әйтерсең лә фашист солдатлары хезмәт итә торган
хәрби частька алып килгәннәр. Алишларны, өсләреннән анадан тума
чишендереп, мунча кебек җиргә алып кереп, душ астында яхшылап
юындырдылар. Чәч-башларын, сакал-мыекларын кыркып алдылар.
Юынып чыгуга, кулларына өр-яңа киемнәр тоттырдылар. Ул киемнәрне
киеп алгач, кыйган да куйган – Германия армиясе солдатлары булдылар
да куйдылар. Фашист солдатына охшап калган Алиш үзен уңайсыз
хис итте. Аның гимнастёркасындагы петлицаларын, погоннарын
йолкып алып, җиргә салып таптыйсы килеп китте. Ләкин нишлисең,
алга куйган бурыч аларны әнә шулай кешелекнең җирәнгеч дошманы
киемнәреннән йөрергә мәҗбүр итә иде.
Икенче лагерьда да озак тотмадылар, Шәфи Алмаска «Идел-Урал»
газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкарырга ризалык
биргән Алиш белән Саттарны берничә көн Әхмәт Тимер һәм
Галимҗан Идриси вәгазьләрен тыңлаттылар да, татар комитетында хезмәт итәргә әзер кадрлар буларак, февраль башларында Берлинга
озаттылар. Ә Җәлил Вустрауда торып калды. Ул шуннан торып,
Едлинода оештырылган «Идел-Урал» легионының беренче декабрьдә
төзелгән 825 нче батальонына җибәрелә торган татар егетләре белән
яшерен сөйләшүләр алып барды.
Шәфи Алмас белән Әхмәт Тимер лагерьларда йөреп, әсирләр
арасыннан Комитетта һәм редакциядә эшләргә дип Кави Ишмури,
Сабит Кунафин, Гариф Солтан, Афзал Фәтхиев, Кыям Галиев, Рәүф
Вафа, Галим Бахтиков кебек шикле бәндәләрне җыеп тутырганнар
иде инде. Ә Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Рәхим Саттарлар Шәфигә
легионерлар алдында комитетның абруен күтәрер өчен, пропаганда
алып барганда, исемнәре бөтен татар халкына мәгълүм шәхесләрнең
аның командасында булуы белән мактаныр өчен кирәк иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 06, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев