АЛИШ (романның дәвамы)
– Җәмәгать, хуш килдегез! Иң әүвәл сезне бирегә җыйнавыбызның сәбәбен әйтеп үтәргә тиешмендер. Дөньяда сугыш бара. Сугышның нинди тарафларда, ничек баруы тарихына тукталып тормыйча, үзебезне борчыган мәсьәлә хакында берничә сүз. Мине, җәмәгать, әсирләр мәсьәләсе борчый. Татар әсирләре. Аларның исәнлеге.
9
Гитлер Россиягә бәреп кергән беренче көннәрдә үк Германиядә әсирләр
мәсьәләсе килеп туды. Меңәрләп-меңәрләп әсиргә төшкән рус солдатларын
немецлар нишләтергә белмәде. Басып алган җирләрдә аларның
үзләреннән үк элекке колхоз фермаларындагы абзарлардан бараклар
ясатып, чәнечкеле тимерчыбыклар белән уратып алып, концлагерьлар
оештырдылар. Немецлар, юлларындагы бөтен каршылыкны ватып-
җимереп, Мәскәүгә якынлашкан арада әсиргә төшүчеләр саны көннән-
көн арта гына барды. Ноябрь аенда инде өч миллион алты йөз мең кызыл
армияче фашист әсирлегендә иза чигә иде. Әлбәттә, инде ул әсирләрне
бернинди файдасызга асрап яту, ашату мәсьәләсе кискен торып басты.
Немец генераллары арасында әсирләрне СССРга каршы сугышта
файдалану идеясе туды. Җитмәсә, Гитлерның тиз арада Кызыл Армияне
тар-мар итеп ташлап, 7 ноябрьдә Мәскәүдә җиңү парады үткәрәм дигән
хыяллары барып чыкмады. Сугышның башында немец булмаган бер
генә солдатка да кулына корал тоттырырга ярамый дип кисәткән Гитлер
тора-бара генералларының әсирләрне СССРга каршы сугышта файдалану
турындагы идеяләрен кабул итәргә мәҗбүр булды.
Төркиядәге татар эмигрантлары әсир милләттәшләренең
гомерен саклап калу өчен махсус чаралар күрү турында сугышның
беренче көннәреннән үк кайгырта башлаганнар иде инде. Төркия
пантуранистлары Германия җиңеп чыккан очракта Россия
территориясендә төрки-татар мөселман дәүләте төзү идеясе белән
чыктылар. Кырык беренче елның октябрендә Германиянең Тышкы
эшләр министрлыгында пантуранистлар хәрәкәте өчен җаваплы
кеше итеп гарәп һәм мөселман дөньясында күренекле белгеч Вернер
Отто фон Хентиг билгеләнде. Берничә көннән революциядән соң
Төркиягә барып сыенган татар эмигрантлары арасында иң күренекле,
иң йогынтылы татар байларының берсе, Швейцариядәге «Мерседес-
Бенц» автомобильләрен җитештерүче «Ульрих Мейер» фирмасының
генераль директоры Әхмәтвәли Мәңгәр белән Германия мөселманнары
башлыгы Галимҗан хәзрәт Идриси фон Хентиг белән очраштылар. Бу
очрашудан соң фон Хентиг бернинди дә пантуранизм хәрәкәте турында
сүз булырга тиеш түгел, фәкать Казан татарларының үзләре белән генә эш йөртергә кирәк дигән фикергә килә. Һәм бу фикерне Германия
идарәче даирәләренә җиткерә. Ул татарларны барлык төрки халыклар
арасында иң белемле, акыллы, эшлекле һәм сәяси яктан хәзерлекле
халык дип белдерә. Ләкин 1942 елда әсирләрне милли легионнарга
аерып, СССРга каршы сугышта файдалану тарафдарлары җиңеп
чыккач, татарларны да пантуранизм байрагы астында махсус легионга
берләштерү буенча эш башлана. Әхмәтвәли Мәңгәр, татар әсирләренең
киләчәк язмышын кайгыртып, Гитлер фәрманы белән Көнчыгыш
территорияләр министры итеп билгеләнгән Альфред Розенберг белән
очраша. Аның белән сөйләшүдән соң, үзенең Истанбул шәһәрендәге
өенә татар эмигрантларын җыеп, киңәшмә үткәрергә ниятли.
Әхмәтвәли Мәңгәр чыгышы белән Казан артындагы Арча төбәгенең
Мәңгәр авылыннан иде. Аның атасы Мөхәммәтҗан Ибраһим да, аның
туганнары да – малтабарлар, Себер якларына китеп, сату иткәннәр.
Әхмәтвәли үзе укымышлы кеше булып, яһүдләр белән эш йөрткән,
Казакъстан, Төрекмәнстан якларыннан җыйган малларын Англия,
Италия, Германия илләренә чыгара торган булган. Әхмәтвәлигә унике
яшь тулганда, әтисе үлеп, ул каты куллы, кырыс холыклы, балаларына
карата таләпчән әнисе Бану ханым һәм абыйсы Хәлил тәрбиясендә
үсә. Үзе дә әнисе һәм абыйсы кебек үк эшчән, тырыш, алдына куйган
максатына тайпылмыйча бара торган кеше булып тәрбияләнә.
Германия Совет иленә каршы сугыш башлагач та, Әхмәтвәли әфәнде
баштарак СССР җиңелер дә инкыйлаб елларында хыялланган Идел-
Урал дәүләтен төзү мөмкин булыр дип уйлап йөрде. Германиядә Кызыл
Армиягә каршы сугышу өчен милли легионнар оештыру турында
башланган сөйләшүләр дә аны шулай уйларга этәрде. Мәҗлескә ул
үзе шикелле үк яшьлегендә Оренбург, казакъ далаларында сәүдә эше
белән шөгыльләнгән Искәндәр Яушев белән Шәфи Алмас кебек элекке
сәүдәгәрләрне, үзенең күптәнге дуслары Рәшит Рәхмәти Арат белән
Фоат Казак һәм Гаяз Исхакый әфәнделәрне чакырды.
Әхмәтвәли Мәңгәр дусларын үзенең Истанбулның Банклар урамында
«Ассикурациони Генерали» дип йөртелгән йорттагы рәсми эшләрен
алып бара торган ике бүлмәле фатирына дәште. Ул, сөйләшү җитди
һәм нигездә рәсми төстә баруы мөмкин дигән уйдан чыгып, шушы
адресны сайлады. Югыйсә аның дусларын мул табын артында, күңел ачу
рәвешендә кабул итәргә дә мөмкинлеге бар иде. Сөйләшүгә чыгарылган
мәсьәлә, дөрестән дә, гаять җитди иде. Чакырылган әфәнделәр барысы да
төгәл күрсәтелгән вакытка җыйналдылар. Әхмәтвәли әфәнде, сөйләшү
өчен фатирының олы бүлмәсен сайлап, артык купшы булмаган табын
хәстәрләтте. Табында чәй һәм гөбәдия, җимешле бәлеш, чәкчәк, сумса
кебек чәй ашларыннан гайре шәраб, хәмер ише нәрсәләр куелмады.
Бар да килеп, табын артында үз урыннарын алгач, Әхмәтвәли әфәнде
җыйналуның төп максатын игълан итте.
– Җәмәгать, хуш килдегез! Иң әүвәл сезне бирегә җыйнавыбызның
сәбәбен әйтеп үтәргә тиешмендер. Дөньяда сугыш бара. Сугышның
нинди тарафларда, ничек баруы тарихына тукталып тормыйча,
үзебезне борчыган мәсьәлә хакында берничә сүз. Мине, җәмәгать,
әсирләр мәсьәләсе борчый. Татар әсирләре. Аларның исәнлеге. Сугыш
башланганнан бирле концлагерьларда миллионлаган әсирләр кырылды.
Германиядә Басып алынган территорияләр министрлыгы каршында
милли әсирләр белән эшләү комиссиясе оештырылган. Өченче көн
мин шул комиссиянең башлыгы итеп билгеләнгән Альфред Розенберг
әфәнде белән очраштым. Ул миннән татар эмигрантлары арасыннан
шушы эш белән шөгыльләнү өчен бер кеше тәкъдим итүебезне сорады.
Аннан Гитлер әсирләрдән милләтенә карап легионнар оештырырга һәм
советларга каршы сугышка җибәрергә дигән фәрман игълан иткән.
Милли комиссия нәкъ менә шушы эш белән шөгыльләнергә тиеш
булачак, ди. Розенберг әфәнде бу комиссиягә һәм без тәкъдим итәчәк
кешегә һәрьяклап ярдәм күрсәтүебезне үтенә. Менә шул. Сездә нинди
фикерләр булыр, җәмәгать?
Әхмәтвәли әфәндене тын гына тыңлап утырган кунаклар беркавым
сүзсез тордылар да, һәммәсе бер авыздан сөйләргә керештеләр.
– Күптән кирәк иде инде бу эшне башлау.
– Күпме әсир милләттәшебез әрәм булды.
– Бик дөрес карар кабул иткән.
– Үз ватаныбызны булдыру өчен бер дигән форсат бу, җәмәгать!
Дусларын тыңлап торганнан соң, Әхмәтвәли әфәнде үз янында
утырган Искәндәр Яушевка сүз катты:
– Син ничек уйлыйсың, Искәндәр туган, бармы берәр күз аткан
кешең бу вазифага туры килерлек?
Искәндәр Яушев, Россиядә совет строен кабул итмичә, инкыйлабтан
соң чит илләргә чыгып киткән Яушевлар династиясенең бер вәкиле
иде. Ул үзе Оренбург якларында, Троицк каласында туган булса да,
борынгы бабаларының чыгышы белән Казан арты морзалары нәселенә
барып тоташа. Аның тарихта билгеле булган иң өлкән бабасы Явуш
морза әле Явыз Иван Казанны алганга хәтле үк рус хезмәтендә булса
да, тарихи елъязмаларда, 1552 елгы канлы сугышта ул Казан ханлыгын
саклап сугышкан Япанчы морзаның көрәштәше булган дип күрсәтелә.
Мәңгәр әфәнденең сорауны нәкъ менә үзеннән башлавын
көтмәгән Яушев башта аптырабрак калды. Чөнки шундый комиссия
оештырылган да анда эшләргә кемнедер тәкъдим итәргә кирәк дигән
сүз булмаган иде бит. Беркадәр уйланып торгач, ул:
– Үзем дип әйтер идем, бу эшкә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән
кеше бармыйдыр. Монда милли мәсьәләдә азау теше чыгарган, тарихны
яхшы белгән, милли мәсьәләләрдә яхшы йөзгән кеше кулайдыр. Әйтик,
менә Гаяз әфәнде кебегрәк, – дип, Исхакыйга ишарә ясады.
– Дусларым, бу бик кирәкле һәм, чынлап та, шәхсән минем үземне
бик кызыктыра торган эш, – диде Исхакый. – Чөнки мин гомерем
буе татар милләте дип яшәдем, татар дәүләтен төзү уе белән яндым.
Ләкин бер каршылык бар. Бөтендөнья сугышы башлангач, Германия
Польшаны басып алды да, анда большевикларга каршы мин оештырган
халыкара «Прометей» оешмасын һәм Берлинда мин чыгара торган
«Милли юл» журналын ябып, мине, гомумән, Германиядән дә сөреп
чыгардылар. Утыз тугызынчы елдан бирле, белгәнегезчә, Төркиядә
яшәп ятам. Ләкин бер тәкъдимем бар: ниятләнгән планнар барып
чыкса, патша Россиясе заманындагы Казан губернасы территориясендә
мин хыялланган «Идел-Урал» дәүләтен төзергә иде. Шуңа күрә милли
комитетыбызга да «Идел-Урал» дип исем бирергә, татар әсирләреннән
төзелә торган легионны да «Идел-Урал» дип атарга кирәк. Тагын бер
тәкъдим: комиссия каршында һичшиксез газета чыгару эшен башлау
мәзлүм. Газета ул – әсирләр арасында иң кулай агитация алып бару
чыганагы. Бу басма да «Идел-Урал» исеме белән чыгарга тиеш.
– Әйбәт фикер! – диде Әхмәтвәли Мәңгәр. – Ә кемне тәкъдим
итәр идең бу эшкә?
– Уйларга кирәк, егетләр, – диде дә Гаяз янында утырган Рәшит
Аратка карап куйды. – Рәшит әфәнде бу вазифага бер дигән белгеч
булыр иде дә, ул да шул минем хәлдәрәк бүгенге көндә.
Рәшит Рәхмәти Арат – эмиграциядәге күренекле татарларның
берсе, Төркиядәге Катанов китапханәсенең директоры булып эшли.
Бу вазифага Мостафа Кемаль Ататөрек фәрманы белән тәгаенләнгән
кеше буларак, бик зур, җаваплы вазифа башкара.
Әхмәтвәли җыйган бу киңәшмәдә катнашучылар арасында тагын ике
кеше – Шәфи Алмас белән Фоат Казак бар иде. Икесе дә – сәүдәгәрләр,
Фоат – Шәфи әфәнденең каенише, хатыны Әминәнең энесе. Шәфи
ул үзе Казан артыннан, борынгы Алат юлы өстендә утырган Олы
Солабаш авылыннан, урта хәлле крестьян гаиләсеннән чыккан. Үзенең
тырышлыгы, тәвәккәллеге, үҗәтлеге һәм уңышлы өйләнүе белән генә
баеп китә алган кеше. Аның чын исеме Габдрахман. Ул – Ибәтулла
һәм Гөлсем Галиуллиннарның биш кыздан соң туган төпчек уллары.
Шәфи Алмас дигән атны бабасы Шәфигулла исеменнән алган. Шулай
итеп, Габдрахман Ибәтулла улы Галиуллин 1922 елда, утыз җиде
яшенә җиткәч кенә, атаклы Казан байларыннан булган Фәхрибану
белән Габделхәмит Казаковларның Әминә исемле кызларына өйләнеп
җибәргән. Фоат Казак – менә шул Әминәнең бертуган энесе. Алар өч
бертуган – Әминә, Фоат һәм Мәрьям. Шәфи, өйләнгәндә, Мәскәүдә
Төркия илчелеге вәкиле вазифаларын башкаручы дипломат була.
Шәфигә чыгарга бер дә теләге булмаган, әле балигълык яшенә яңа
җиткән Әминәне совет властен яратмаган, аннан күп җәбер-золым
күргән әти-әнисе кияүгә көчләп диярлек бирәләр. «Төркиядә рәхәт тормышта яшәрсең», – дип үгетлиләр. Казаковлар үзләре – Казанда
танылган, затлы гаилә. Габделхәмит Казаков – заманында Казан
шәһәренең башлыгы булып торган кеше. Атаклы Апанаевлар нәселе
белән дә туганлашкан бу нәселдән бик күп күренекле шәхесләр чыккан,
һәм Шәфи Алмас бу хакта җае чыккан саен мактанып сөйләргә ярата
торган иде. Аның үзенең дә Әхмәтвәли әфәнде әйткән бу мәртәбәле
вазифаны башкарырга теләгендә бар иде дә, Гаяз Исхакый бу эшкә
Фоат Казакны тәкъдим иткәч, Шәфи үз кандидатурасын күрсәтүдән
тыелып калырга булды.
Ләкин Әхмәтвәли Мәңгәрнең дә бу вазифаны сәүдәгәр кулына
тапшырасы килми иде. Шуңа күрә ул тәкъдимнәрне тыңлап утырды
да үз араларында булмаган яңа бер кандидатурага тукталасы итте.
Ул да булса, яңа гына Берлин университетында тюркология буенча
докторлык диссертациясе яклаган яшь галим исемен атады:
– Әхмәт Тимер, – диде. – Мин бу вазифага иң лаеклы кеше дип
Әхмәт Тимер әфәндене күрәм.
– Бик лаеклы кеше. Белемле, милли мәсьәләдә суда йөзгән балык
кебек. Үзе яшь, – дип күтәреп алды аның сүзен Исхакый. – Иң мөһиме
– Германиянең үзендә яши. Алман һәм татар телләрен камил белә,
русчаны да сукалый. Бер дигән кандидатура. Университетта монгол,
кытай телләре буенча да лекцияләр тыңлаганын беләм.
Әхмәт Тимер – әле дүрт ел элек кенә, 1938 елның 15 феврелендә,
күренекле мәгърифәтче, тарихчы галим Һади Атласи җитәкчелегендәге
советка каршы оешманың әгъзасы булган дигән сылтау белән атып
үтерелгән Әлмәт авылы мулласы Рәшит Яруллинның улы. Исхакый
белән ул Берлинда укыган вакытында танышкан иде. Ул аны «Яңа
милли юл» журналына эшкә дә чакырды. Әмма, журналны чыгаручы
Фоат Казак белән кайбер мәсьәләләрдә карашлары туры килеп
бетмәгәнлектән, Әхмәт аның тәкъдимен кабул итмәде.
Әхмәтвәли әфәнденең Әхмәтне тәкъдим итүе белән килешеп
бетмәсә дә, Фоат Казак каршы дәшмәде. Шулай да ул сүз алырга булды:
– Мин, җәмәгать, бу эшне Шәфи Алмас әфәндегә тапшырырга
кирәктер дип уйлап утыра идем. Шәфи җизнине милләтпәрвәр
җанлы дип беләм. Тәвәккәл һәм тырыш эшмәкәр. Мәскәүдәге Төркия
консуллыгында эшләп, дипломатия өлкәсендә тәҗрибә туплаган белгеч.
Инде Әхмәт Тимер әфәндене тәгаенләгәнбез икән, моңа да каршы
түгелмен. Шулай да аңа Шәфи Алмас кебек бер булышчы кирәктер дип
уйлыйм. Исхакый әфәнде газета чыгару мәсьәләсен дә куя бит. Монысы
да – кирәк эш. Монда да Шәфи абзый кебек эшкуарның ярдәме сорала.
Комиссия рәисе үк булырга ниятләп утырган Шәфи Алмас бу
тәкъдиме өчен кайнишенә күз карашы белән генә рәхмәт белдерде
дә киләчәктә бәлки әле рәис урынын да биләргә җай чыгар дип уйлап
куйды һәм:
– Җәмәгать каршы булмаса, мин риза, – дип белдерде.
– Алайса, хәл иттек. Иртәгә үк, Әхмәт Тимер әфәнде белән
элемтәгә кереп, ризалыгын алам да Розенберг әфәндегә карарыбызны
җиткерәм. Каршылар юктыр бит? – диде Әхмәтвәли Мәңгәр, һәм
җыелуның икенче өлешен игълан итте: – Ә хәзер чәйләп алыйк,
җәмәгать, – диде дә алгы бүлмәдәге хезмәтче хатынга кунаклар
алдына табын ашларын чыгарырга кушты.
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев