Проза
-
20 июль 2026 - 11:00
Таҗлы мәхәббәт
Янәшәсендәге әни сурәте исә гадәттәгечә, малаен яклап, аңа каршы төшә: «Бер генә тапкыр яшисе. Яратмыйча узган гомер гомермени! Алай орышмале малаеңны, Зиннәт!» – дия кебек. -
20 июль 2026 - 09:00
Сандык биге (дәвамы)
Рафил бу сүздән тагын да ярсыды. Кай арада Кәшифәнең иңнәреннән сөлгесен тартып алды да Сәлимнең муенына салды соң?!. -
19 июль 2026 - 16:00
Серле күгәрчен (дәвамы)
Дөнья бит ул мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле. Бәлки, чыннан да очраклы хәл түгелдер юлдашымның сөйләгәннәре. Дөньяда аңлап бетерә алмаган, акылга бирелми торган әллә нинди гаҗәп хәлләр булгалый. -
19 июль 2026 - 13:00
Геном (хикәя)
— Әтиең армиягә алынгач кына үземнең авырлы икәнемне белдем. Элек егетләр икешәр ел хезмәт итте. Нишләргә? Бала тапсам, миңа ничек карарлар? Әтиең хезмәт итеп кайткач миңа өйләнәме әле, юкмы? Менә шул. Ташкентта балам туды. Нишлисең бит, абыеңны калдырып кайттым... -
19 июль 2026 - 11:00
Башка авыл кешесе…
«Сабантуй күрке – көрәш» дип әйтсәләр дә, бала-чага көрәшкән вакытта тамаша кылучылар бик күп булмый. Мәйдан тоткан малайларның дусишләре, туган-тумачалары, көрәшнең чын җанатарлары гына җыела. -
19 июль 2026 - 09:00
Сандык биге
Хәер, кыз аңа кечкенәдән күз атты. Егет кенә, бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләк шикелле, әле бер кыз белән сөйләшә, әле икенчесе белән көлешә, әле чишмәдән кайтып килүчесе янына йөгереп барып, аның чиләкләрен күтәрешеп кайта. Ачуы килә иде лә соң Кәшифәнең... -
18 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?» Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән. -
18 июль 2026 - 13:00
Шакирның өч хатыны (хикәя)
Бер авылда яшәп, бер ирне бүлешә алмаган өч хатын өчесе дә бәхетсез иде... Алар белән бәхетен тапмаган Шакир хатыннарына үзе дә бәхет бирә алмады. Үзеңдә булмаганны башкалар белән бүлешеп булмый икән шул... Авылның беренче егете саналган Шакиргә Галия яшьли килеш кияүгә чыкты. Тик нинди бәя белән аны үзенеке иткәнен Шакир белән үзе генә беләләр... -
18 июль 2026 - 11:00
Яңгырдан соң (хикәя)
Гаилә бозып, хатын аерып, бала ятим калдыру Саклык авылы тарихында моңа кадәр юк иде. Нургата беренчесе булды. Беркемнән яшерми, ни Ходайдан, ни бәндәдән оялмый, каладан кайткан яшь, чибәр китапханәче кыз белән чуала башлады. Дөрес, баласын ташламады Нургата... Сөяркәсен өй түренә кайтарып утыртты да Гайнияне урамга куып чыгарды... -
18 июль 2026 - 09:00
Аяклы каза
Кай арададыр үзенә якын, кадерле булып өлгергән бу малайдан аерылу Искәндәргә авыр иде. Китәсе килми, аның белән җитәкләшеп, нәрсә турында булса да сөйләшә-сөйләшә, бергәләп урамнардан атлыйсы иде!.. Мондый сәер халәттән котылу өчен, кырт борылды да эре адымнар белән ишеккә таба атлады. Тик соңгы тапкыр малайны тагын бер кат күреп каласы, үзендә моңарчы барлыгы да беленмәгән хисләр өермәсен кузгаткан кечкенә кешене хәтеренә сеңдерәсе килү теләге аны тукталырга мәҗбүр итте. -
17 июль 2026 - 16:00
Серле күгәрчен
Тик әтинең ачуы, ялкынсынып, биек, сабыр ярларыннан ташып чыккан иде инде. – Китәсең килсә – кит! Хәзер үк кит! Әмма шуны исеңдә тот: китәсең икән, монда кире кайтасы булма! -
17 июль 2026 - 13:00
Ике Диләрә, ике Данир
Ә аннары... Дүртенче җәйдә мин аны танымадым. Ягымлы карашы җуелган. Көлүе дә башкача. Бу минем Диләрә түгел иде... Ахыр чиктә минем эзәрлекләүдән туйган Диләрә әйтте: − Мине оныт! Балачак уены тәмам! – диде. -
17 июль 2026 - 11:00
ЧИГҮЛЕ КУЛЪЯУЛЫК
Биш көн хастаханәдә яткач, Мәдинә кызын соңгы тапкыр имезеп, күкрәгенә кысып елады да чыгып китте. Әле берни белмәгән сабый янында күз явын алырлык, исемле кулъяулык ятып калды – «Гөлүсә». -
17 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә (ахыры)
Заһит күзләремә туп-туры карады да: – Сәбәбен әйтимме? – диде. «Әйт», – дидем. «Син аны тәмам баскансың, сиңа аның кол булуы кирәк».«Каян беләсең?!» – дип кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым. -
16 июль 2026 - 09:00
Синең белән янәшә (дәвамы)
Урыннарыбыз ерак, бер-беребезне күрерлек түгел иде. Антрактта ул мине буфетка чакырса да, баш тарттым. Дөресен әйтим, минем аның белән икәүдән-икәү генә буласым килде, халык арасыннан читкәрәк атладым.